Күкләр мине никтер аңламады,
Нык алдады зәңгәр романтикам.
Мәңге бетмәс дип ышанган гомер
Булып чыкты бары сыңар тотам.
Боз түбәле серле пиклар булды
Яшьлектәге чиксез хыялымда.
Тик гомергә авыл башындагы
Нәни бер тау карап торды миңа.
Мавыгылды океаннар белән,
Мин тайфуннар кичкән батыр, имеш.
Гомер буе ләкин битем юды
Бакча артындагы нәни инеш.
Тропиклар белән исәрләндем,
Телләремдә булды джунгли.
Үзем йөрдем һаман әрәмәдә,
Шомырт исләренә җилли-җилли.
Чарльстоннар, роклар, джазларны
Чәчрәп-чәчрәп чыгып якладым мин.
Тик артымнан гел озата килде
Мине тик мин иткән «Баламишкин».
Байтак модный исемнәрне укып,
Бөеклек бит шушы диеп тукып,
Күпме йөрдем!
Әмма туганнарым
Булды Тукай, Сәйдәш, Туфаннарым.
Әйе, күкләр мине аңламады,
Әмма җирем мине алдамады.
Ерактагы зәңгәр яулык булып
Җилфердә син, әйдә, романтикам.
Бер дә бетмәс дип ышанган гомер
Булсын, әйдә, бары сыңар тотам —
Тик мин туган җирнең бөтенлеген,
Гүзәллеген шул тотамда тотам!
Романтикам, гафу ит син мине,
Мин бит бары шуның белән отам.
Казансу кайнап ята,
Дулкыннарын уйната.
Су төбендә чал Казанның
Сурәте калгып ята.
Казансу ярсып ята,
Бер чигенә, бер калка.
Комда ята ханбикәнең
Алтыны алка-алка.
Казансу дулап ята,
Дулкыннарын улата.
Ханлыкларның хатирәсен,
Чал тарихын уята.
Казансу бозлар вата,
Ярларын чәйнәп ята.
Таш ярларга теше үтми —
Охшый карт арысланга.
Казансу, дулама ла,
Кайт син иске ярыңа.
Оныт барын, агып кит тә
Ерак Каспий ягына.
Суың кайнап ташса да,
Дулкыннарың шашса да,
Чал тарихлар кире кайтмас,
Суың үргә акса да…
Мин Казанга керәм поезд белән:
Алда калка ап-ак биналар.
Чиркәүләрдәй ялгыз түгел алар,
Ялгыз түгел, бик тә күп алар.
Яшел таулар тулы ак биналар,
Беренче тау гүя ак болыт.
Казан тора бистәләре белән,
Әмәтләре белән ак булып.
Сөембикә әнә – кызыл орчык,
Цирк йорты гүя тәлинкә.
Тәлинкә дә түгел, бер карасаң
Охшый икән әле бәлешкә.
Үз халкының саклый бит гадәтен,
Казанның син кара рәвешен —
Поезд белән килгән һәр кунакка
Сузып тора цирк-бәлешен.
Мин поездым-нием белән бергә
(Язмышыма шулай язганга)
Кереп китәм мәңге кайнап торган
Казан дигән бик зур казанга.
Мин Казанга очып төшеп киләм,
Самолётым җайлы, өр-яңа.
Аяк астымда ук тезелеп киткән
Күпме мәйдан, урам, манара.
Аяк сузсам басып китәрмен күк
Егермешәр катлы өйләргә.
Казан радиосы мачталары
Җырлап калды милли көйләргә.
Казан шундый ерак җәелгән ки —
Чал Кремль – нәни бер чатыр.
Бишбалталар, Кәҗә бистәләре
Үзәк урам кебек тап-такыр.
Ә еракта – завод биналары,
Мәһабәтләр, зурлар, төрлеләр.
Эшче күңле сыман гап-гадиләр,
Эшче күңле сыман серлеләр.
Самолётым белән күбәләктәй
(Язмышыма шулай язганга)
Очып төшәм мәңге кайнап торган
Казан дигән чиксез казанга.
Мин Казанга йөзеп кереп киләм,
Чал Иделдә япь-яшь дулкыннар.
Муеннарын сузып, зур краннар
Сәлам бирә Казан портыннан.
Казан белән Идел язмышына
Тәңгәл минем илем язмышы.
Ишетелә Идел төпләреннән
Бурлакларның моңлы тавышы.
Шушы елга мәңге берләштергән
Татарстан белән Болгарны.
Битләремдә җылы җилләр тоям, —
Алар килгән кичеп чорларны.
Мәрмәр ярлар… Ярда неон уты…
Иделемдә Казан шәүләсе.
Тау башында очар бөркет сыман
Басып тора Җәлил гәүдәсе.
Пароходым-нием белән бергә
(Язмышыма шулай язганга)
Йөзеп керәм зур бер диңгез кадәр
Казан дигән олы казанга.
Мин Казанга җәяү кереп киләм,
Акрын гына атлыйм, җай гына.
Күрми калмыйм тагын дигән сыман
Ниләр барын тирә-ягымда.
Һәр яфрагын күреп юкәләрнең,
Укып һәрбер урам исемен,
Назлап үтәм яңа Казанымның
Һәр кирпечен, һәр өй нигезен.
Нәкышләрен иске биналарның,
Бизәкләнгән тәрәз башларын.
Музеена кереп сыйпап чыгам
Иң борынгы Болгар ташларын.
Аннан китәм Ирек мәйданына,
Газоннарга, гөлләр янына.
Университетның күккә ашкан
Яңа биналары ягына.
Мин үземне сиңа бирәм, Казан.
(Язмышыма шулай язганга.)
Әйдә, күңлем, кайна, сине салам
Казан дигән алтын казанга.
Бу шигырь 1996 елның 23 гыйнвар төнендә Болгар шәһәрендәге кунакханәдә язылды. Мин борынгы болгар бабаларыбыз яшәгән изге җирдә ялгызым төн үткәрдем…
Сез – Болгар бабалары,
Без – Болгар балалары.
Без бит тарих чылбырында
Боҗралар гына бары.
Сез – Болгарның юл башы,
Ә без – аның дәвамы.
Сездән өлге алабыз без
Һәм дә рухи дәваны.
Арабызда зур чорлар,
Әмма уртак ич җырлар!
Сездән безгә мирас булып
Калган Иделләр, кырлар.
Болыннарда сез дә күргән
Шул ук чәчәкләр үсә.
Безнең битләрне иркәләп,
Болгар җилләре исә.
Кадерлибез сезнең куллар
Корган Болгар оясын.
Таң белән каршы алабыз
Изге Болгар кояшын.
Кемнәр килгән,
кемнәр киткән —
Гасыр артыннан гасыр.
Ята милләт маңгаена
Тарих сызган күпме сыр?!
Изге Болгар изгелеге
Иманыбыз күгендә.
Сез табынган Тәңребезне
Олылыйбыз бүген дә.
Без мәҗүси… Без мөселман…
Кем сызган аермасын?!
Ходаем ата йортыннан —
Болгардан аермасын.
Без Болгарның бөеклеген
Саклаган хәлдә генә,
Азатлык яулый алабыз
Татарстан иленә.
Сез – Болгар бабалары,
Без – аның балалары.
Бөтенебез – бер чылбырның
Тарихи боҗралары.
Күз алдымда җәйрәп ята
Иске Болгар җирләре.
Быел иген мулдан булыр —
Исә Болгар җилләре.
Тракторлар сөреп йөри
Иске Болгар кырларын.
Баш очында япь-яшь тургай
Сайрый Болгар җырларын.
Пароходлар килеп туктый
Иске Болгар ярына.
Яшь бер егет Йосыф гыйшкын
Сөйли сөйгән ярына.
Ялгыз бер ат утлап йөри
Иске Болгар чирәмен.
Инде күптән салган малкай
Иңнәреннән иярен.
Яшелләнеп җәйрәп ята
Иске Болгар җирләре.
Быел илдә икмәк уңар —
Исә Болгар җилләре.
Тупырдатып ат чаптырган,
Дошманнарга ук аттырган
Йосыф – Зөләйха көе.
Туган илне сатмаган ул,
Ил намусын саклаган ул
Йосыф – Зөләйха көе.
Йөрәкләргә утлар яккан,
Гомерләрне озынайткан
Йосыф – Зөләйха көе.
Болгар илен мактаган ул,
Мәңгелеккә атлаган ул
Йосыф – Зөләйха көе.
Борынгылар җырлап йөргән,
Гашыйкларны сөендергән
Йосыф – Зөләйха көе.
Һаман да ил терәге ул,
Һаман да ил йөрәге ул
Йосыф – Зөләйха көе.
Мин Иделгә карап торам,
Су астыннан чуртан тибә.
Су астыннан чылтыр-чылтыр,
Чылтыр-чылтыр чулпы тибә.
Идел өсте – бөдрә дулкын,
Идел төбе – буп-буш упкын.
Упкын сусыз һәм коп-коры —
Анда тулган Болгар җыры.
Җыр Иделне иңсәсенә
Күтәргән дә катып калган.
Сана, заман, су төбендә
Күпме алып ятып калган.
Су буена кызлар килә,
Алкалары елтыр-елтыр.
Алкалары – алтын балык,
Чуртан карый комсызланып.
Мин Иделгә карап торам,
Идел өсте – алка-алка.
Ә төбендә чылтыр-чылтыр
Чулпы чыңы агып ята…
Болгар өне саркып ята…
Танылган татар галиме Әнвәр Хәйри туган ягы Аксубай төбәгендә борынгы болгар халкының бишеге булырдай урыннарны ачыклады.
Аксубайда булганым юк иде —
Онытылган ерак бер төбәк.
Мондый ерак, аулак төбәкләрдә
Серләр булмый калмый ул, димәк.
Әй Аксубай!
Ап-ак суларга бай,
Тарихымның йөзек кашы син.
Шәҗәрәләремне белү өчен
Ачыккан жанымның ашы син.
Син бит – бөек болгар бабаларның
Могҗизалы, серле бишеге.
Бүген әле безгә ачылмаган,
Әмма ачылачак ишеге.
Шул ишекне атлап кердем бүген.
Син – халкымның ерак ярасы.
Ап-ак сулар гына түгел, синдә
Суларның бар икән карасы.
Бөеклектән алып – җимерелү,
Бетү, сүнү, онытылулар…
Кальгаларың җиргә тигезләнгән,
Калаларың инде буш кырлар…
Карасуда, шул ук Аксубайда
Бүгенгәчә туып торалар
Сары чәчле, сылу, ап-ак йөзле
Тупырдашып торган болгарлар.
Оныкларның оныклары үсә,
Болгар оныклары бу якта!
Ник килмәдем икән моңа кадәр?!
Миңа рәхәт…
Миңа оят та…
Аксубайда булганым юк иде —
Онытылган аулак бер төбәк.
Тамырларын эзләп йөргәннәрне
Чакырачак әле,
Үзен таптырачак,
Яраттырачак әле ул, димәк!
Мәскәүнең нәкъ үзәгендә,
Якын дуста кунакта
Кызыл балык, кара икра,
Ананаслар, банан белән
Сыйланып яткан чакта,
Кинәт кенә сызып-сызып
Сагындыра башлады
Әнкәемнең чуен белән
Мичкә куйган бәрәңгесе,
Парлы өйрә ашлары.
Күрдем Мәскәү урамында
Һинд дус, негр, башканы.
Һәм сагындым гомер буе
Авылымда яшәп яткан
Шук керәшен картларын.
Яңгыр койды. Бөтен Мәскәү
Кулчатырын каплады.
Арыш кыры белән шаулап,
Хәтеремә килеп керде
Туган Шөгер яклары.
Бастым мәрмәр баскычларга,
Күрдем яшел яшманы…
Шунда күргән кебек булдым
Юл читендә тып-тын торган
Татарстан ташларын.
Әй син, Мәскәү, гүзәл шәһәр,
Ил үзәге, башкала!
Минем туган якка булган
Иң-иң назлы сөюләрем
Бүген синдә башлана.
Без тумыштан нефть якларыннан,
Төгәлрәк әйтсәк – Шөгердән.
Шөгернең дә әле иң түреннән,
Чишмәләре бәргән җиреннән.
«Шөгер» белән «йөгер» дигән сүзне
Без рифмага салдык яшь чакта.
Һәм ил буйлап чыгып йөгердек без
Уналты яшь тулыр-тулмаста.
Чабаталар киеп йөгердек без
Заводларга, шахта, далага…
Шунсы рәхәт: нинди эш тә бата
Чабаталы гади балага.
Тулып ташты хезмәт кенәгәсе
Без татыган төрле һөнәрдән.
Аннан торып чаптык белем эзләп,
Без бит йөгерергә өйрәнгән.
Ләкин менә Сабантуйларында
Җыелышып эчеп булмады
Шөгердәге Алан авылының
Бәреп торган чишмә суларын.
Берәребез әгәр ялга кайтса,
Яшьтәшләрен эзләп Шөгергә,
Икенчебез ил йомышы белән
Себерләргә чыгып йөгерә.
Йөгерәләр минем яшьтәшләрем,
Инде күптән әти үзләре.
Киләчәккә карап йөгерәләр,
Яна өмет тулы күзләре.
Йөгереп менеп китәр кебек алар,
Айда яңа эш бар дисәләр.
Йөгереп кенә качып китәр кебек,
Шыксыз үлем үзе килсә дә.
Тумышыбыз нефть якларыннан,
Төгәлрәк әйтсәк – Шөгердән.
Без – тынгысыз, без бит киң дөньяга
Шул Шөгердән чыгып йөгергән.
Әлмәт районы Шарлама авылы егете, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры булган Ренат Галиевкә һәм нефть төбәгендә туып, хәзер дә шунда ут уйнаткан күренекле якташ егетләргә
Җәйрәп ята илем киңлегендә
Әлмәт, Шөгер, Баулы, Бөгелмә,
Азнакае, Зәе, Шушмалары —
Чал тарихны салган иңенә.
Тугайларда яшел әрәмәләр,
Әрәмәдә яшел балтырган.
Шул балтырган шулпасыннан гына
Арык тәндә бер уч җан торган.
Тик тупылдап кына торган җаннар,
Тик сулкылдап кына типкән каннар
Безне исән-имин саклаган.
Чөнки сине, минем бөек халкым,
Үзеңә хас ирләр яклаган.
Туган халкы мул яшәсен өчен,
Җирнең маен сыгып ала торган,
Туган халкы инде яңадан да
Ашамасын өчен балтырган,
Бөтен җанын-тәнен фида кылган
Фидакярләр туган бу якта.
…Үз җирендә үз җырларын тапкан
Ирләр алган илне кочакка.
Ватанпәрвәр егетләр сез бүген,
Туган якның патриотлары!
Нефть якларының титаннары,
Алга табан барыр хутлары!
Инде Әлмәт, Шөгер, Баулы, Зәйләр,
Азнакайлар, Шушма, ямьле җәйләр
Артка таба юл алмаячак!
Илдә сездәй ирләр яшәгәндә,
Туган халкым югалмаячак!..
Татар халкы югалмаячак!..
О проекте
О подписке