© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Рәхим Г. В., 2017
Тышлык рәссамы һәм бизәлеш мөхәррире Р. Х. Хәсәншин
Мин – табылдыклар өстәле.
Моңын югалтучылар,
Телен югалтучылар,
Илен югалтучылар, –
Килмәгез дә!
Табалмассыз сез аларны
Минем табылдыклар өстәлендә.
Чөнки аларның сездә,
Сезнең рухыгызда, күңлегездә
Булганы юк!
Андый изге әйберләре булса,
Кеше аны саклый белә –
Килмәгез дә!
Мин – табылдыклар өстәле.
Өстәлемдә —
Төргәк-төргәк сагыш,
Бәйләм-бәйләм борчылулар,
Уйлар…
Кемнәр сагышка аптырый?
Кемнәргә борчылу кирәк?
Кемнең бер башына уй юк? —
Рәхим итегез!
Сугыш елларында,
Сугыш юлларында
Югалткан назыңны
Килеп ал, карт солдат, –
Ул – миндә!
Имтиханда югалткан хәтереңне
Килеп ал, елак кыз –
Ул – миндә!
Иң кирәкле мәлдә
Югалткан пуляңны
Маңгаеңа ал, дезертир, –
Ул – миндә!
Тагын кемнәр нәрсә югалттылар?
Хиросима, син күпме югалттың?
Моабит, син күпме югалттың?
Ватаным, син күпме югалттың?
Әнием, син күпме югалттың?
Йөрәгем, син күпме югалттың?
Мин – табылдыклар өстәле.
Өстәлемдә –
Кемнәрдер югалткан акча янчыклары.
Күзлекләр,
Перчаткалар,
Төрле фасондагы таяклар…
Шунда ук
Фашист чыгарган күзләр,
Крематорийда янмый калган сөякләр,
Ядрә өзгән аяклар…
Зоопарктан качкан филләр дә бар монда,
Питоннар, маймыллар,
Югалган этләр, ташбакалар
Һәм башкалар, һәм башкалар…
Әй сез, кәнәфиен югалткан түрәләр,
Кабинетсыз президентлар,
Тәхетсез шаһлар,
Портфельсез министрлар,
Башсыз философлар,
Хөкүмәтсез илләр, –
Актарыгыз, килеп, миндәге чүп-чарны,
Бәлки, югалтканыгыз шундадыр.
Боларына без күнеккән инде.
Әле менә кичә генә
Югалган атом бомбасы,
Урланган атом көймәсе
Китерделәр өстәлемә…
Мин – табылдыклар өстәле.
Иманын югалтучылар,
Намусын югалтучылар
Килмәсен дә.
Алар берни табалмаслар
Минем өстәлемдә.
Ләкин минем
Парларын югалтканнарга парларым бар,
Ярларын югалтканнарга ярларым бар.
Мин киң күңелле –
Даннарын югалтканнарга даннарын бирәм,
Шаннарын югалтканнарга шаннарын бирәм.
Көзләрен югалтканнарга сары көзем бар,
Сүзләрен югалтканнарга җылы сүзем бар.
Киштәләрем сыгылып тора җылы сүздән,
Килегез, кешеләр, алыгыз.
Мин җыйдым ич аларны сездән.
Кешеләр киләләр,
Югалтканнарының барын да алып китәләр.
Рәхмәт әйтәләр,
Шатланалар, көләләр,
Шул мәлдә ник берсе:
«Иптәш, үзең ни югалттың?» – дисенче!
Мин – табылдыклар өстәле.
Ә шулай да
Җирдә югалганның барын да
Китермиләр миңа.
Җирдә бар туганнар каберлекләре –
Шунда илтәләр югалган чын ирләрне.
Аннан соң базарлар бар әле –
Берәү анда яшерен генә намус сата,
Берәү сата изге һөнәрен.
Сатучы бар хәтта үз тәнен.
Әнә берәү рифма сата
Һәм югалта
Изге шигырь тәмен, сүз тәмен.
Тик барыбер
Миңа килегез, кешеләр.
Әгәр өстәлемдә
Ни дә булса табалмасагыз –
Сез алырсыз минем еллар буе
Җыйган шәхси бүләкләремне –
Югалтудан сүнгән күңлегезгә
Өмет чаткылары өсти торган
Иң-иң изге теләкләремне.
Килегез,
Рәхим итегез!
1980
Чал тарихның иң-иң түреннән мин
Карыйм: юлың якты.
Бер баһадир булып күренәсең,
Бөек татар халкы.
Пугачларга әйткән бәетләрең,
Җыр-моңнарың татлы.
Батыр да син, эшчән, киң күңелле,
Бөек татар халкы.
Мактауларга мохтаҗ түгелсең син,
Тик мактауга хаклы.
Илгә Җәлил кебек уллар биргән
Бөек татар халкы.
Һәр туганың кебек көчле, зирәк,
Уңган син, талантлы,
Җир шарының шанлы бер баласы,
Бөек татар халкы.
Намусың ак тарих каршысында,
Йөзең ачык, якты.
Киләчәккә кыю атлап кер син,
Бөек татар халкы!
Туган халкым, сине борынгыдан
Әйдәп барды күпме батырлар!
Тарихыңда мифлар пәһлеваны,
Алып батыр дигән батыр бар.
Болгарыңда булды илтәбирләр,
Урдасында күпме ханнарың!
Халкым… Халкым…
Чорлар үткән саен,
Гел яңара барды каннарың.
Казаныңда тотты хан тәхетен
Кырымчагы, нугай, казанлы…
Залим ханга син бәддога әйттең,
Изгесенә – изге азанны.
Мәҗбүр булдың дүрт гасырдан артык
Йөрәгеңне бикләп – ачмаска…
Җир-суыңа, күгеңә, һаваңа
Хуҗа иде синең ак патша…
…Һәм, ниһаять!
Илнең мәйданына
Кирәк булды яңа ИР, БАТЫР!..
Әй ирекле халкым, тик УЛ сине
Яклар…
Барлар…
Әрләр…
Юатыр!..
Тарихыңда булды күпме батыр —
Алып батыр, Камыр батырлар…
Син бүген дә кысыр халык түгел —
Зирәк улың ТИМЕР[1] батыр бар!
Туа тора, димәк, батырлар!..
Синең тарих – минем гомер башым,
Киләчәгең – минем киләчәк.
Син күрексез булсаң – мин күрексез,
Һәм син чәчәк булсаң – мин чәчәк.
Мин дошманга синең җавап белән
Җавап бирдем – кайтты үчләрем.
Тик сүземне үлчәп сөйләдем мин –
Синең үлчәм белән үлчәдем.
Синең үсеш белән мин зур үстем,
Синең дәртең белән дәртләндем.
Канатларың белән канатландым,
Шатлыкларың белән шатландым.
Синең яшьлек белән яшәрдем мин,
Синең яшен белән яшьнәдем.
Синең көнең белән көн күргәнгә,
Синең гомер белән яшәрмен.
Син бит мине шундый көчле иттең,
Өстәп бирдең тагын изгелек.
Рәхмәт, илем! Инде үзем сине
Күтәрергә көчем бар кебек.
Яз язлаган, җәй җәйләгән,
Көз көзләгән илкәем!
Кыш кышлаган… Кышын туңгач,
Син җылыткан илкәем!
Таңым аткан… Көнем туган…
Шәфәкъ баткан илкәем!
Төне буе синең уйны
Уйлап яткан илкәем!
Сәгатьләрем, минутларым,
Мизгелләрем – синеке…
«Син кемнеке?..» – дип сорама,
Мин – тик Туган илнеке!..
Якын булса үз илең —
Илдә булсын үз гөлең.
Әгәр булса үз өең —
Үзеңчә күр үз көнең.
Җырлар булсаң үз көең —
Көйгә килсен үз телең.
Табалмасаң үз гөлең,
Коралмасаң үз өең,
Күралмасаң үз көнең,
Табылмаса үз көең,
Аңламасаң үз телең —
Аптырап йөрмә, гөлем,
Юк, димәк, синең илең.
«Һунчылар», «монголчылар», «болгарчылар», «татарчылар», «мишәрчеләр», «керәшенчеләр» һәм башка… «чы-че» ләр дип, туган халкыбызның гүзәл төркемнәрен бер-берсенә каршы куюны максат иткән тарихи эзләнүләр алып баручы, махсус рәвештә тарихчылар сугышы оештыручы, ягъни булмаган сугышны бар итеп күрсәтергә омтылучы галимнәрнең матбугатта дөнья күргән фәнни хезмәтләре турында уйланып.
Тарихны без төзибез бит…
Без – кешеләр, без генә!
Чып-чын тарихны беләбез
Тик без үзебез генә!
Юк, булалмый Җир йөзендә
Тарихчылар сугышы!
Тарихчылар түгел лә ич –
Халык – тарих сулышы!..
Кытай «та… та…»лары да без!
Һуннары да,
Төркиләр дә,
Болгарлар да,
Татарлар да – без генә!
Тарихчылар, буталмагыз –
Без бит үзебез генә!
Тумәне дә,
Модәсе дә,
Аттила да,
Кубрат хан да,
Чыңгыз хан да,
Батые да,
Идегәй дә,
Галимбәк тә,
Мөхәммәт тә,
Шәймиев тә,
Миңнехан да –
Без ул, бары без генә!..
Шушыны расламаучылар
Яисә аңламаучылар
Тарихчылар – сез генә…
Без булмасак, каян чыккан
Алып батыр,
Күлтәгиннәр,
Кол Галиләр,
Сараилар,
Мөхәммәдьяр,
Каргалыйлар,
Имәниләр,
Кандалыйлар,
Мәрҗаниләр,
Җәмәлҗәннәр,
Фәхреддиннәр
Һәм Тукайлар,
Дәрдемәндләр,
Кариевлар
Һәм Камаллар,
Һади Такташ,
Салих Сәйдәш,
Хәсән Туфан,
Урманчелар,
Сибгат Хәким,
Еникиләр,
Юзеевләр,
Фәйзуллиннар
Һәм башкалар, һәм башкалар?!
Чынбарлыкта була алмый
Тарихчылар сугышы…
Тарихчылар түгел лә ич —
Без бит тарих сулышы…
Халык – тарих сулышы!..
Бу катлаулы Туган илнең,
Зур тарихлы Туган телнең
Мин һаман да сабые,
Инде күптән булсам да мин
Күп илдәшнең абые.
Туган илем, Туган телем,
Әнкәмдәй сез – чын, бөтен.
Сез – ике рухи имчәгем,
Суырып имгән сөтем.
Сез генә минем яшәүне
Бар иткән иҗатчылар.
Сездән көчле, сездән бөек
Бу дөньяда йә ни бар?
Мине тудырып үстергән
Әнкәм күптән кабердә.
Ә сез миңа Туган илнең,
Туган телнең татлы сөтен
Имезәсез хәзер дә.
Мин бит сезне яклау өчен,
Мин бит сезне саклау өчен
Дөньяга килгән бала.
Җирдә иң-иң игелекле,
Җирдә иң-иң изгелекле
Нием бар сездән кала?
Туган илем, Туган телем,
Мин сезгә илчәк гелән, –
Җитмеш яшьлек бу сабыйны
Аерма имчәгеңнән!..
Болгарында болганган,
Биләрендә биртелгән,
Сараенда саргайган,
Суварында сызланган –
Синдер, татар кешесе.
Себергә себерелгән,
Чиләбедә чиләнгән,
Оренбурда орылган,
Каргалыда каргалган –
Синдер, татар кешесе.
Мәкәрҗәдә мекердәп,
Истанбулда ысланып,
Үзбәкләрдә үзгәреп,
Кырымнарда кырылып
Беттең, татар кешесе.
Французга яу чаптың,
Германга да яу чаптың —
Ул илләрдә ни таптың?
Күп вакытта үз җиреңнән,
Иделеңнән, үз өеңнән,
Илеңнән колак кактың,
Яугир татар кешесе.
Рудасын да син чаптың,
Күмерен дә син чаптың,
Балыгын да син тоттың,
Нефтесен дә син таптың.
Үз-үзеңә суыгаяк,
Зимагур дип ат тактың,
Шаян татар кешесе.
Мәскәүдә бар үз өең,
Киевта бар үз көең.
Балтыйгында балкыйсың.
Чит җирдә дә туган телне,
Туган көйне ятлыйсың,
Моңлы татар кешесе.
Фин иле, япон иле,
Болгар һәм румын иле –
Барында да килмешәк,
Күчемсәк һәм йөремсәк
Булдың, татар кешесе.
Болай каңгырап йөрмә,
Кайт син туган илеңә,
Борынгылар түренә.
Бит куй Идел җиленә,
Баш куй Болгар җиренә,
Әйдә, татар кешесе!
Йөрәкләр турында язасы бар әле —
Атылган йөрәкләр,
Ватылган йөрәкләр,
Сатылган йөрәкләр турында.
(Атылган йөрәкләр күптәннән кабердә,
Сатылган йөрәкләр исәннәр хәзер дә.)
Йөрәкләр турында язасы бар әле —
Сафланган йөрәкләр,
Тапланган йөрәкләр,
Тапталган йөрәкләр турында.
(Бит әле кайдадыр
Сафланган йөрәкләр таптала,
Тапланган йөрәкләр аклана.)
Йөрәкләр турында язасы бар әле —
Арыган йөрәкләр,
Ярсыган йөрәкләр,
Арыслан йөрәкләр турында.
(Вакыт ул рәхимсез —
Арыслан йөрәкләр арыйлар,
Арыган йөрәкләр ярсымый.)
Йөрәкләр турында язасы бар әле —
Һәм исән йөрәкләр,
Һәм үлгән йөрәкләр,
Һәм сүнгән йөрәкләр турында.
(Мин беләм:
Бер исән йөрәкнең күптәннән сүнгәнен,
Бер үлгән йөрәкнең һаман да сүнмәвен.)
Йөрәкләр турында язасы бар әле…
Йөрәкләр турында…
Йөрәкләр турында…
На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок», автора Григорий Родионов. Данная книга имеет возрастное ограничение 16+, относится к жанру «Cтихи и поэзия». Произведение затрагивает такие темы, как «сборники стихотворений», «авторский сборник». Книга «Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок» была написана в 2017 и издана в 2017 году. Приятного чтения!
О проекте
О подписке