Читать книгу «Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок» онлайн полностью📖 — Григорий Родионов — MyBook.

Ут һәм су

Ә син яшәргә куркасыңмы?

Мин дә курыкмыйм…

Рөстәм Мингалим

Беребезне күбәүләр ут диделәр,

Беребезне күбәүләр су диделәр;

Ләкин җирнең ике якын юлдашы –

Ут белән су – мәңгелеккә дуслашты.

Кайберәүләр бу дуслыктан көнләшә

(Тик куркалар бугай бераз гөнаһтан).

«Бу бит, диләр, сыймый физик законга,

Ничек инде ут белән су дуслашкан?!»

Кайберәүләр бу дуслыкка ышанмый:

«Ут белән су мәңге дошман ич!» – диләр.

Тик үзләре, сусаганда шигырьгә,

Ут белән су җырын кушып эчтеләр.

Кайберәүләр бу дуслыктан куркалар.

Курка алар дөньяны су басудан,

Курка алар без тудырган җырлардан,

Бу дөньяга дуслык уты кабудан.

Кайберәүләр бу дуслыктан көлделәр:

«Ут кабынса, су сүндерер», – диделәр.

Берәүләре батыраеп киттеләр —

Ут белән су арасына керделәр.

Тик алары бик тиз һәлак булдылар —

Утта янып, суда батып үлделәр.

Шунда гына бик күбәүләр бу җирдә

Бөек дуслык бар икәнен белделәр.

Көтмим

Кеше түземле дә…

Табигате бунтарь булса да

Көтә белә…

Рәдиф Гаташ

Түземлегем җитеп, һаман көттем —

Сабый чакта көттем җылы аш,

Егет чакта олы сөю көттем,

Бер шәп малай көттем, ир булгач.

Кая барсам, шунда көттерделәр:

Иген чәчсәм – яңгыр көттерде,

Акча алсам – кассир көттерде,

Юлга чыксам – такси көттерде.

Җылы сүзләр бик көттереп килде,

Көтеп алдым якын дусларны,

Ачу килсә көттем бер зилзилә,

Бик лаеклы көттем дошманны.

Булды вакыт, ялган бик тиз килде,

Ә дөреслек озак көттерде.

Берәү, хәтта олы бәхетне дә

Егерме ел гына көт, диде,

Һаман көттем, ләкин эндәшмәдем,

Дәшәр өчен, вакыт көттем мин.

Вакыт җитеп, түземлегем беткәч,

Киләчәккә үзем киттем мин.

Хәзер мине беркем көттералмый,

Көтүләрдән туйды заман да.

Мин бәхетне хәләл көчем белән

Карар кылдым үзем табарга.

Ике ашкыну

Ерак-еракларга

Торналар очып бара.

Ркаил Зәйдулла

Малай:

– Хыялым булып,

Болытлар оча,

Җилләр дә оча,

Кошлар да оча

Сихри якларга.

Шулар шикелле

Очар идем лә

Мин шул якларга,

Ерак-еракларга!..

Бабай:

– Хәтерем булып,

Болытлар оча,

Җилләр дә оча,

Кошлар да оча

Сихри якларга.

Шулар шикелле

Очар идем лә

Туган якларга

Ерак-ераклардан…

Галәми зат

«Әйдә, яула бу дөньяны!»[8]

Дөнья синнән калмасын.

Син аласы офыкларны

Башка берәү алмасын.

Күк-Тәңребез кемнәрнең кем

Икәнен анык белгән.

Көч-куәтне, акыл-аңны

Лаеклы, гадел бүлгән.

Синең бездән аермаң шул:

(Моны әйтү бик зарур)

Безнең өчен – дөнья бик зур,

Дөнья өчен – син бик зур!

Дөньяви зат кына түгел,

Галәми зат булдың син.

Яшәешнең иң-иң пешкән,

Алма кебек мәмрәп төшкән

Мизгелендә тудың син.

Әйдә, яула бу дөньяны,

Чат саен када әләм.

Йолдызлар, мең еллар аша

Күз кыса сиңа Галәм.

Чакыра сине Галәм.

Синдә генә

Идеал-хыялда түгел,

Түгел сурәт-рәсемдә —

Безнең гап-гади бөеклек,

Табигать, синдә генә.

Урманнар юмартлыгыннан

Үрнәкләр ала-ала,

Идеалда, хыялында

Кеше дә юмартлана.

Далалар киңлеген күргәч

Киңәя безнең җаннар.

Яктырып китә күңелләр,

Атканда аяз таңнар.

Чишмәләр сафлыгын тыңлап

Чистара кеше үзе.

Якты кояш, тулган айдан

Елмая бара йөзе.

Күкләрнең бөеклегеннән

Омтылыш, өлге алып

Үтәсе килә галәмне,

Комета кебек ярып.

Җирем, тик син бай булганда,

Бай була ала кеше.

Тик сине, сине ярату –

Аның иң төпле эше…

…Идеал-хыялда түгел,

Түгел сурәт-рәсемдә –

Безнең гап-гади кешелек,

Табигать, синдә генә.

Өч плакат
(Триптих)

1. Ышанырга

Аллага ышанырга!

Мәхәббәт алласына,

Матурлык алласына,

Көч, рух алласына!

Ышанырга

Яшел чирәм арасындагы

Энә күзедәй нәни бөҗәк алласына

Һәм динозавр, фил, кит алласына!

Ышанырга

Татарстанның Шөгер төбәге

Аланлык авылындагы чөгендер басуында

Моннан бик күп еллар элек

Әнкәм онытып калдырган көрәк алласына;

Шул ук авылда

Үзе үләсе көнне

Әткәм бүкәнгә чабып калдырган

Балта алласына!

Ышанырга

Җир өсте алласына

Һәм җир асты алласына;

Су өсте алласына

Һәм су асты алласына;

Ут һәм җил алласына;

Эт һәм кеше алласына!

Үз аллаңа һәм күршең алласына!

Ләкин ышанмаска

Өметсезлек алласына,

Җирдә бернигә дә, беркемгә дә

          ышанмау алласына…

2. Сагынырга

Сагынырга

Җир шарының тыныч киләчәген;

Юньле үлем белән үләчәгең

(Ул барыбер сиңа килми калмас);

Сагынырга

Инде күптән үлгән,

Син белмәгән һәм белгән

Әби-бабаларыңны, апа-абыйларыңны,

          эне-сеңелләреңне, әти-әниеңне;

Бик сагынган чагыңны да сагынырга –

          күзең яшьле чакны,

          сугыш елларындагы фәкыйрь

          балачакны,

          сагышлы йөзеңне —

Үз-үзеңне һәрчак сагына бел!

Һәм, әлбәттә, сагына бел

          иң бәхетле көннәреңне,

          сөйгәнең кочагында үткәргән

          төннәреңне,

          шаркылдап көлгәнеңне!

3. Кызганмаска

Кызганмаска

Җирдәге беркемне дә һәм бернине дә.

Табигать бар иткән

Һәрбер әйбер, һәр күзәнәк, һәр күренеш

Чиксез бөек.

Ә бөекләр кызганыч булмыйлар

                    беркайчан да!

Шул исәптән син үзең дә!

Үлән арасыннан йөгергән бөҗәк

Күкләрдә кояш, җирдә чәчәкле җәй.

Парланып ята болында яшь кизәк.

Диңгез-елгалар тулы җылымса су,

Үлән арасыннан йөгерә бөҗәк.

Әлсерәп ята җир июнь эссесендә,

Алты кыйтгасы – алты җылы түшәк.

Алты кыйтганың кайсына юл алдың,

Үлән арасыннан йөгергән бөҗәк?

Алты кыйтганың гаугалы бары да,

Борын-борынгыдан ил-халыклар үҗәт.

Сак бул, синең дә гомерең кыл өстендә,

Үлән арасыннан йөгергән бөҗәк.

Бикфорд шнурына юлыгырсың ялгыш,

Канатларың янар ялкында дөрләп.

Энтомолог энәсенә килеп эләгерсең,

Үлән арасында күп йөрсәң, бөҗәк.

Кинәт өстеңә химикат сибәрләр

Яки самолёттан атарлар төзәп.

Тукталган җиреңнән кузгалма, катып кал,

Үлән арасыннан йөгермә, бөҗәк!

Алты кыйтганың һәр мыскал җирен

Замана күзләре торалар күзләп.

Синең йөгерүең күптән экранда,

Үлән арасына качма да, бөҗәк.

Кайда соң Ватаның?

Вавилонмы, Риммы?

Әллә Бөек Болгармы – сыртың тулы бизәк.

Тиз генә борыл да өеңә йөгер син

Үлән арасыннан гына, бөҗәк.

Хыялый төбәктә

Бу төбәктә талгын җилләр исә,

Иренеп кенә шаулый тирәкләр.

Давыл монда килеп җитә алмый —

Тотып кала таулар-терәкләр.

Монда шундый тын елгалар ага —

Ник бер дулкын каксын ярларга!

Тузганаклар ап-ак мамыкларын

Очырталмый бөтен яланга.

Еланнар бар монда, тик агусыз,

Сандугачлар сайрый белмиләр.

Кешеләре тик картлыктан үлә,

Бәхетсезлек белән үлмиләр.

Монда солых та юк, сугышлар да,

Сөю дә юк монда, нәфрәт тә.

Киләчәккә бөек өмет тә юк,

Һәм көтелми һичбер дәһшәт тә.

Үзгәрүчән мизгелләр юк монда,

Монда – көннәр, еллар, гасырлар…

Шагыйрь монда шигырь яза алмый,

Һәм көнозын йоклый батырлар.

Әгәр ялгыш монда килеп чыксаң

Катып калыр иде йөрәкләр.

Ярый әле, хыял җимеше бу,

Ярый, җирдә юк бу төбәкләр.

Агым

Иделләргә кушылып, Чулман ага,

Аңа кушылып, нәни Зәйләр ага…

          Җәйләр ага.

Мул көзләргә кушылып, кышлар ага,

Кышка кушылып, яшел язлар ага…

          …Назлар ага.

Ага сулар, суда саллар ага,

Салга кунып, карт бер карга ага…

          …Бар да ага.

Җилләр ага, ак болытлар ага,

Нефть, руда, тимер, күмер ага…

          …Гомер ага.

Аермыйк

Аер имәнне яфрак-ботагыннан —

          ул гап-гади кискә булып калыр.

Аер ярканатны ике канатыннан —

          ул гап-гади тычкан булып калыр.

Аер Иделне дулкын-суларыннан —

          ул гап-гади чокыр булып калыр.

Аермыйк имәнне яфрак-ботагыннан,

          Ярканатны ике канатыннан,

          Иделне дулкын-суларыннан –

Дөньяда болай да

          кискәләр,

          тычканнар,

                    чокырлар җитәрлек ич.

Җирем

И Җирем син, Җир шарым,

Минем яраткан ярым!..

Мин сиңа карап торам –

Син бит илаһи бер җан.

Син үзеңә туплагансың

Бар Галәмнең уйларын,

Бар җиһанның моңнарын;

Безнең бөтен аһларны,

Аһларны, аһ-зарларны;

Иң олы шатлыкларны,

Иң кече ваклыкларны.

Синдә, тик синдә генә

Бу дөньяның өннәре.

Бөтен рәхәт көннәре,

Газап тулы төннәре,

Зәңгәр тасма Сөннәре,

Афродита сыннары,

Мәхәббәтнең чыннары,

Моңсу-татлы җырлары.

Иңнәреңдә зур таулар,

Илләреңдә зур даулар.

Ракетадан ут ачарга

Әзер торалар яулар.

Кыл өстендә тетрәп тора

Ничә миллиард җаннар!

Сукма, Җир, сукма чаңнар,

Акмасын янә каннар,

Тетелмәсен ул җаннар.

Без булмасак, кемнәр әйтер

Сиңа дөнья рәхмәтен?!

Кемнәр татыр ташып торган

Бу дөнья мәшәкатен?!

Кемнәр язар яшәешнең

Йөрәкләрдә сулгып торган

Рәхәтен, җәрәхәтен?!

Туймадык рәхәтеннән,

Ташлама рәхмәтеңнән.

Югалтма син, югалтма

Болын тулы гөлләрне,

Гөлләр төсле илләрне,

Илләр күрке телләрне;

Иминлекләр теләп искән

Дипломатик җилләрне.

«Инде сугыш булмый икән»

Дигән изге сүзләрне.

Шулар өчен канын койган

Асыл җанлы ирләрне.

И Җирем син, Җир шарым,

Минем бердәнбер ярым.

Галәмнең йөзек кашы,

Дөньяның асыл ташы;

Кояш, Ай, Венераларның —

Җиһанның акыл башы;

Адәми затның бишеге,

Чиксезлекнең киң Галәмгә

Баккан алтын бишеге.

Синдә… Синдә Ватаным,

Татлы Татарстаным!

Синдә назым-Казаным,

Бөтен зарым, язганым,

Никтер мин гомер сөрүнең

Күрмәм кебек азагын

Һәм дә үлем газабын…

…И Җирем син, Җир шарым,

Булчы мәңгелек ярым…

Әлли-бәлли бәү итмә

Әлли-бәлли бәү итә,

Балалар йоклап китә,

Балалар йоклап киткәч,

Баштан күпме уй үтә.

Аналар бишек янында

Әлли-бәлли бәү итә.

Әлли-бәлли бәү итә…

Еракларда,

Ватан өчен

Көрәш барган ят җирдә,

Ят туфракка башын куеп,

Ватандашлар, ир-егетләр

Әлли-бәлли бәү итә.

Әлли-бәлли бәү итә…

Әткәй-әнкәй, каберегездә

Тыныч йоклагыз сез дә.

Бу – улыгыз,

Көн дә шулай

Сезнең өчен яшь түгә…

Әлли-бәлли бәү итә…

Әлли-бәлли бәү итә…

Гасыр, чор тузанын кагып,

Күпме заманнар үтә.

Шауламагыз, тын торыгыз,

Зур курганнарны ябынып.

Легендалар, мифлар йоклый,

Алыплар черем итә…

Әлли-бәлли бәү итә…

Әлли-бәлли бәү итә…

Җир тормышы, сизәсеңме,

Язмышың кыл өстендә.

Җирне үк юк итү өчен,

Күпме атом, ракеталар

Аягүрә баскан көе

Әлли-бәлли бәү итә…

Әлли-бәлли бәү итмә,

Җирем, син йоклап китмә…

1
...