Читать книгу «Пьесалар / Пьесы» онлайн полностью📖 — Туфана Миннуллина — MyBook.

Өченче күренеш

Екатерина II нең ял бүлмәсе. Екатерина ялгызы. Ул кемнедер көтә. Потёмкин керә. Уң күзе кара ефәк тасма белән бәйләнгән.

Екатерина (Потёмкин каршына барып). Григорий Александрович!

Потёмкин (тез чүгеп). Мәрхәмәтле анабыз, сезнең чакыруыгыз буенча көне-төне кудым, һәм менә мин сезнең каршыгызда.

Екатерина. Торыгыз, князь. (Потёмкинны култыклап торгыза.) Сезне күрүемә шатмын. Сез минем алда түгел, мин сезнең алда тезләнергә тиеш.

Потёмкин. Ни сөйлисез, мәрхәмәтле императрица?!

Екатерина. Нигә? Россия хакимәсенең алдыгызда тезләнеп торуын күрү бәхет түгелмени?

Потёмкин. Сезнең чакыруыгызны ишеткәч, мин чиктән тыш шатландым, государыня, һәм борчылдым. Сезгә кирәк булуым мине шатландырды, ә инде сугыш кырыннан чакырып алуыгыз юкка гына түгелдер дип борчылдым.

Екатерина. Сез ялгышмагансыз, генерал, сез миңа кирәк. Сез миңа бик кирәк. Григорий Александрович буларак та, генерал буларак та. Сезнең акылыгыз, сезнең көчегез миңа кирәк. Күрәсездер, сезнең кирәклегегез минем йөземә чыккан. Ябыктым, сулдым, ямьсезләндем.

Потёмкин. Сез һәрвакыттагыча гүзәл!

Екатерина. Алдашмагыз, Григорий Александрович. Үз хәлемне үзем беләм. Мин – хатын-кыз. Ә күпме хәсрәт кичерәм, никадәр көч түгәм, ничаклы авыр йөк күтәрәм. Төркия белән сугыш дәвам итә, княгина Тараканова дигән бер дама үзен Пётр I нең кызының кызы дип, мәрхүм Пётр I не абыем дип игълан итеп, Россия тәхетен даулый. Ул хакта бөтен Европа сөйли. Һәм шуларның барысы өстенә бу афәт. Россиянең көнчыгышында ниләр эшләнгәне турында сез хәбәрдардыр дип уйлыйм.

Потёмкин. Әйе, государыня. Бу чыннан да афәт һәм бик куркыныч афәт.

Екатерина. Ниндидер бер казак, самозванец… Коралы юк, өйрәтелгән армиясе юк. Генерал Карны тар-мар итеп ташлады, полковник Чернышевның 2200 кешелек армиясен туздырып, үзен асып куйды. Польшада тәртип урнаштырган генерал Бибиков та әлегә куанычлы хәбәр җибәргәне юк. Самозванец Пугачёвка, аның иярченнәренә каршы сугышкан армия белән теләсә кайсы дәүләтне яулап алып булыр иде.

Потёмкин. Самозванецның көче нәрсәдә, государыня, шуны белергә кирәк.

Екатерина. Бибиков яза. Пугачёв үзе куркыныч түгел, кара халыкның баш күтәрүе куркыныч, ди. Урал заводларында фетнәчеләр, Казан губернасы бунтчылар белән шыгрым тулы. Уралдан Нижний Новгородка чаклы кара халык айкала, князь. Казан губернаторы фон-Брандның язуына караганда, татарлардан җыйган сугышчылар йөзәрләп, меңәрләп самозванец ягына чыгалар. Отрядларга, командаларга оешып, безгә каршы сугышалар. Аларның башлыкларына Пугачёв полковник дәрәҗәсе бирә. Коточкыч хәл бу, князь. Бу Төркия белән сугыштан куркынычрак. Киңәшчем булыгыз, Григорий Александрович. Мин сезгә ышанам. Әгәр сүзләрегез чын булса, сез миңа гүзәл дисез. Ул гүзәллек сезнең алда. Ул ярдәмгә мохтаҗ.

Потёмкин. Государыня…

Екатерина. Миңа Европа алдында оят. Европада бу хакта шаулыйлар, газеталарда язалар. Бездән көләләр.

Потёмкин. Тынычланыгыз, государыня.

Екатерина. Европа бу хәлне аңламый. Бу тарихта беренче мәртәбә. Бунтлар элек тә булган. Ләкин бу – акыл белән уйланган бунт. Самозванец үзен «патша» ди. Ул патшаның үз дәүләте бар. Ул дәүләтнең халкы аңа ышана, аңа табына. Чөнки ул патша кара халыкка безгә караганда күбрәк нәрсә вәгъдә итә. Пугачёв берәү – башлары меңәү. Пугачёв үзе Дон казагы, ә иярченнәре кемнәр? Йөз меңләгән руслар, татарлар, башкортлар һәм башка халыклар. Алар бердәм. Алар бердәм булып тәхет өстенә киләләр.

Потёмкин. Иртәгә үк хәрби коллегияне җыярга кирәк, государыня. Әгәр сез миңа ышанасыз икән…

Екатерина. Мин сезгә ышанам, Григорий. Каты куллы булуыгыз өчен мин сезне ачуланмам. Мин үзем, беләсез, табигатем белән нечкә күңелле… (Кинәт Потёмкинга төбәлеп карап.) Ышанмыйсызмы?

Потёмкин. Аллам сакласын!

Екатерина. Әмма мин мәрхәмәтсез дә була алам. Бу очракта сезнең дә мәрхәмәтсез булуыгызны телим. Минем империямдәге агачларның исәбе-хисабы юк. Кирәк икән – барысын да кисеп дар агачлары ясагыз. Һәрбер хәшәрәткә – унар дар агачы. Далаларда, юлларда дар агачларыннан урманнар калкып чыксын. Сезнең исемне ишеткән һәр хәшәрәтнең куркудан йөрәге ярылсын. Һәм сез бүләкнең зурысына лаек булырсыз.

Потёмкин. Мин шат, государыня.

Екатерина. Ә мин сезне сагындым, Григорий Александрович… Көньяк кояшы сезгә килешкән. Сез мәһабәт.

Потёмкин. Государыня…

Екатерина. Тыңлыйм, сөеклем.

Потёмкин. Чит илләрдән килгән илчеләргә әйтергә кирәк, газеталарында бунт турында азрак язсыннар. Үзләренең вазифаларын гына үтәсеннәр. Россия эшенә тыкшынмасыннар. Үзебезнең чиребезне үзебез дәваларбыз.

Екатерина. Аңлаешсыз кешеләр сез руслар. Үзегезне бөек милләт дип атарга яратасыз. Ә шул «бөек милләт», вәхшиләр белән кулга-кул тотынып, ниндидер бер каракны патша дип танып, бунт чыгара. Бу үзе вәхшилек. Вәхшиләр белән вәхшиләр генә дус була ала. О, юу-ук! Россияне вәхшиләрдән арындырыр өчен мең еллар вакыт кирәк. Милли горурлыгыгызга кагылган булсам, гафу итегез, князь.

Потёмкин. Сез хаклы, сез, әлбәттә, хаклы. Бу бунтның яманлыгы, куркыныч булуы да шунда. Ышаныгыз, государыня, Россияне фетнәчеләрдән арындыруны рус офицерлары озакка сузмаслар, вәхшиләр белән кылыч һәм камчы телендә сөйләшерләр.

Дүртенче күренеш

Сәхнәдә – җәза отрядының дистәләгән солдаты. Сәхнәне аркылыга бүлеп тезелешеп басканнар да каршыларында яткан кешеләрне камчы белән суктыралар. Прожектор уты яктысында камчыларның уйнаганы гына күренә. Камчылар чыжлавыннан башка тавыш юк. Бер офицер кылычы белән дирижёрлык итә. Сәхнәгәашыгып Теләчев керә, офицер янына килә.

Теләчев. Офицер хәзрәтләре!..

Офицер аны ишетми, кылыч белән селтәнүен дәвам итә.

Офицер хәзрәтләре!..

Офицер (селтәнүен дәвам итеп, Теләчевкә карый). Ни әйтергә телисез, мулла?

Теләчев. Ярамый болай, килешми. Мин сезгә әйттем, бу авылда фетнәчеләр юк. Гаепсез халыкны нигә кыерсытасыз?

Офицер. Кара халыкның бер мәкале бар, мулла: «Чүлмәк сатучы малайны чүлмәкне ватудан элек кыйнарга кирәк, чүлмәк ватылгач, кыйнауда ни мәгънә».

Теләчев. Зинһар, туктатыгыз. Кыйналган кеше үзенең ни өчен кыйналуын белергә тиеш.

Офицер. Сез аларга аңлатырсыз.

Теләчев. Сәбәпсезгә кыйналган кеше явызлана, усаллана.

Офицер. Читкәрәк китегез, мулла. Кылычка якын тормагыз. Тимер сузыла, беләсездер.

Теләчев (читкәрәк китеп). Йа Хода! Нинди дөнья бу, нинди дөнья?! Нигә бу чаклы кансыз бу адәм балалары?! Шушы киң җиһанга нигә сыешмыйлар? Кыямәт көне җиткәнне дә көтмичә, җир өстендә мәхшәр ясыйлар.

Атлар чапкан, кычкырган тавышларны ишетеп туктап кала. Офицер да кылычын селтәүдән туктый, солдатлар кулында камчылар күтәрелгән килеш кала. Тавышлар якыная. Ут сүнә. Ут янганда, сәхнәдә Теләчевтән башка беркем юк. Ул әүвәлге хәлендә басып тора.

Бәхтияр керә.

Бәхтияр (Теләчевне күреп). Әссәламегаләйкем, мулла.

Теләчев. Ә?

Бәхтияр. Әссәламегаләйкем, дим.

Теләчев. Кит!.. Кит!..

Бәхтияр. Онытып өлгердеңме? Мин бу, Канкай углы Бәхтияр! Кунак ит – килдем.

Теләчев. Монда сиңа хәтле дә кунаклар булды. Барысы да синең аркада.

Бәхтияр. Ничек минем аркада?

Теләчев. Исемең тирә-якка таралган, үзеңнең башкисәр булуың җитмәгән, кара халыкны котыртасың. Синең аркада халык кыйнала.

Бәхтияр. Ә син нигә кыйнатасың? Үз мәхәлләңнең халкы, яклар идең.

Теләчев. Кит, явыз! Кит, башкисәр!

Бәхтияр. Син алай йөрәкләнмә, Әбүбәкер мулла. Мин явыз да, башкисәр дә түгелмен. Без олуг импиратыр әгъзам падишаһ Питыр Фидрувич хәзрәтләренә хезмәт кылучы палкавай старшина Бәхтияр Канкай булабыз. Ышанмасаң, Питыр Фидрувич хәзрәтләренең үз кулыннан бирелгән указын күрә аласың. Анда язылган, палкавай старшина Бәхтияр Канкай диелгән, олуг импиратыр хәзрәтләренә баш салган төрле җенесле халайыкларны алып бергә йөрергә, диелгән.

Теләчев. Халык кемгә баш салырга белми. Бер илдә ике падишаһ, кайсына баш салсын.

Бәхтияр. Белә. Халыкның үз патшасы бар. Ул – олуг импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләре. Халык телендә аның исеме генә.

Теләчев. Без әлегә Әби патша Екатерина хәзрәтләрен падишаһ дип беләбез.

Бәхтияр. Әби патша – сатлык патша. Ул боярларга сатылган. Питыр Фидрувич – яхшы патша. Ул кара халыкны яклый. Хәер, син бит кара халык түгел, син аларны агартучы. Кара халыкны җиргә салып суктырганда, син сөенеп торгансың.

Теләчев. Яла ягасың, нахак сөйлисең. Аллаһы Тәгалә, мәхәллә халкы шаһит…

Бәхтияр. Ишеттем: гаебең юк. Гаебең булса, мин синең белән сөйләшеп тормас идем. Сезнең йөзбашыгыз гаепле булгач, башсыз килеш агач ботагында эленеп тора.

Теләчев. Сөйләп торма, кансызлыгың дан алган.

Бәхтияр. Кансызларга кансыз булачакмын. Импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләренең әмерен җиренә җиткерү юлында кем дә кем каршылык кыла – аямаячакмын. Минем атаемны кызганмадылар, таладылар, җиреннән кудылар. Мин ул талаучының утарын яндырдым. Качтым, нужа чиктем, бәгырем катты, төннәрен юлбасарлыкта йөрдем. Инде көн килде. Үзебезнең падишабыз исән калган. Ул безгә җир-су бирә, түләүләрдән коткара.

Теләчев. Кан тәме сеңгән җир, кан төсе иңгән су!.. Йа Хода, балаларыбыз канына җыйган ризыклары белән, эчкән сулары белән кеше каны керә. Алардан ни мәрхәмәт көтмәк кирәк.

Бәхтияр. Син белгәнне мин дә беләм, Әбүбәкер Теләч углы. Кылыч булган җирдә кан түгелә. Ләкин ул кан изге эш өчен түгелә. Сиңа да сүзем шул: изгелек кыласың килсә, миңа кушыл.

Теләчев. Йа Хода!..

Бәхтияр. Мин беләм, синең күңелең мәгърифәт юлында. Кулларың кылыч түгел, әфтияк тотарга өйрәнгәннәр. Мин синең кулыңа кылыч бирмәм. Миңа синең гыйлемең кирәк. Писарем булырсың. Минем командада илле дистә кеше. Илле дистә бик кечкенә сан. Халыкны күбрәк җыйнау өчен аларга хәбәр салу кирәк. Син хәбәр язарсың. Халык хәбәр көтә. Импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләренә рапорт язу эше дә синдә булыр. Татарлардан падишаһка килгән рапорт надан кул белән язылса, ояты безгә булыр. Муллалыгыңны куеп торырсың. Әгъзәм падишаһыбыз үз тәхетенә кире кайткач, ул сиңа мәхәлләнең яхшысын бирер, мәдрәсәңне ачарга акчаны да кызганмас.

Теләчев. Йа Алла, ни сөйләвең…

Бәхтияр. Төрле халыклар безгә үзе теләп килә. Син дә үзең теләп риза булсаң, мең шөкер. Риза булмасаң, рәнҗемә. Баш салмаганнарны баш салдырганда төрле хәлләр була.

Теләчев. Гөнаһлы бәндә, гөнаһларың болай да күп, гөнаһ җыйма…

Бәхтияр. Мин бәндә түгел – кеше. Минем гөнаһларымны да син санама, җавабын үзем бирермен. Син ризамы, шуны әйт. Мин ике сөйләмим, Әбүбәкер мулла.

Ашыгып, Василий керә.

Василий. Полковник! Бер отряд килеп чыкты. Башлыклары сине эзли.

Бәхтияр. Монда алып кил. (Василий чыгып киткәч.)

Таныдыңмы үзен? Син тиенеңне кызганган теләнче. Мине эзләп табып, аягыма егылды. Сугышканда берүзе ун кешегә тора.

Абдулла Мостаев керә.

Мостаев. Миңа палковой старшина Бәхтияр Канкай углы кирәк.

Бәхтияр. Без булабыз.

Мостаев (Бәхтиярны танып). Юлаучы?! Мосафир! Менә Ходаның рәхмәте! (Күрешергә кулын суза.)

Бәхтияр (күрешкәч). Кичерә күр, туган, сине таный алмыйм.

Мостаев. Абдулла мин, Мостай углы. Хәтереңдәме? Урманда… Лашманчылар… Син безнең янга туктадың. Шәрифҗанның балтасын алдың.

Бәхтияр. Урман хәтеремдә, ләкин синең йөзне хәтерләмим, кичер. Йә? Бу якларга ничек килеп чыктың?

Мостаев. «Яңа патша» дигән сүз дөрес булды бит. Без дә яуга чыктык. Баштарак Мамадыш янында пулкувник Мәсәгут Гумәров командасында йөрдем. Ул җиңелгәч, качып котылдым. Лашманчыларны җыйдым да бу якларга юл тоттым. Патшабыз Питыр Фидрувич хәзрәтләре Урал ягында, диделәр.

Бәхтияр. Отрядыңда ничә кеше?

Мостаев. Ике йөздән артык. Әгәр мәслихәт күрсәгез, сиңа кушылыр идек. Синең отрядыңның даны еракта йөри.

Бәхтияр. Ишетәсеңме, Әбүбәкер Теләч углы?!

1
...
...
17