Айнурның хәле авыр иде. Табиблар аны реанимация бүлегендә көне-төне саклады. Хәтта әнисе белән әтисен дә янына кертмәделәр. Күп кан югалтканга, аңа көн саен кан салырга кирәк иде. Айнурның каны сирәк очрый торган булып, аңа тиешле кан табуы мәшәкатьлерәк булды. Кан бирергә теләүчеләр күп булса да, Хәйрия Хәеровнаныкы гына туры килде. Ләкин… аның кан анализында яман шеш күзәнәкләре барлыгы ачыкланды.
Төп сәбәпне турыдан-туры әйтә алмаганга, табиблар:
– Сезнең каныгыз алга таба кирәк булыр әле, – дип акландылар.
Азатның да канын тикшерделәр. Аларның кан группасы икесенең дә бер булып чыкты. Тик табиблар, егетнең хәле стабильләшми торып, кан алуны ашыктырмаска булдылар.
Хәйрия бөтен вакытын Айнур янында үткәрде. Аны табиблар да, Рәхимә белән Ахияр да тыя алмады.
Азат белән Әлфиягә зыян тимәсә дә, табиблар аларның психикалары үзгәрүен әйтте. Егет тә, кыз да бертуктаусыз ниндидер исемлек турында тәкрарлады.
Айнур да, аңына килгәч:
– Кара исемлек… Кара исемлектә безнең дә исем бар, – дип саташты.
Табиблар аптырашта калды. Болай булгач, Әлфиянең дә, Азатның да саташулы сүзләре дөрес булып чыга. Вакытны сузмыйча, исемлек турында милициягә хәбәр иттеләр.
Тәртип саклаучылар барысын да җентекләп сораштыра башладылар. Шаһит итеп Рәфинәне чакырдылар. Башта ык-мык килеп торган кыз:
– Мин бит шаярып кына әйткән идем! Беренче апрель көне иде бит! – дип елап җибәрде.
Шахматчы егетләргә ярдәм итәргә теләүче фанатлар җитәрлек иде. Алар егетләрнең аякка басуларын көттеләр.
Менә Айнурга Азатның канын салдылар. Ә Хәйриянең үзенә:
– Сезнең каннарыгыз туры килә. Тик без аны файдалана алмыйбыз. Сезнең үзегезгә дәвалану курсы үтәргә кирәк. Күкрәгегездә бу төер күптәнме? Балагыз үле туып, имезә алмый калдыгызмы әллә? – диделәр.
– Минем балаларым юк, – диде Хәйрия, үзенең гомер юлындагы күңелсезлекләрне яшереп.
Яман шеш аның ике күкрәген дә, үрмәкүч кебек, ятьмә белән уратып алып, агуын канга ук тарата башлаган икән инде. Ә бу, табиблар теле белән әйткәндә, авыруга ярдәм итү мөмкинлеге бөтенләй үк юк дәрәҗәсендә булуны аңлата. Операциягә Хәйрия риза булмады.
– Мин болай да күкрәгемдәге бу авырлык белән бик озак яшәдем. Һәм кайчан да булса шушы хәл килеп чыгачагын белә идем. Операция ясау белән авырту бетәр дисезме? Сез минем бүгенге тормышыма карамагыз. Минем бөтен тормышым ачы хәсрәттән генә тора.
Чибәр, бар яктан да җитеш хатыннан әлеге сүзләрне ишетү бик сәер иде. Шулай шул, бу дөньяда һәркем үзенчә бәхетсез, һәм һәркем үзенчә бәхетле.
Айнурның хәле яхшыра башлагач, Хәйриянең дә кәефе сизелерлек яхшырды. Ләкин…
Үләренә бер көн кала Хәйрия Ахиярны, Рәхимәне, Фәридәне – өчесен берьюлы күрергә теләвен әйтте.
– Минем сезгә әйтер сүзем бар, – диде ул.
– Хәйрия! Кирәкми! Мине… Айнурны… Ахиярны кызган… Мин синнән риза-бәхил…
– Ахияр бу турыда Айнур туганчы ук белә иде.
Рәхимә, аптырап, Ахиярга карады.
– Белә идең?! Һәм син минем гомер буена газапланып яшәвемә тыныч кына карый алдыңмы?
Ахияр исә аның үзеннән дә ныграк гаҗәпләнде:
– Син чынлап та берни дә белмәгән идеңме? Мин бит сине бу турыда беләсең дип торам! Шуңа күрә мин, исеңә төшереп, каныңа тоз салмаска булдым. Син Хәйриянең якын дусты идең бит. Аның фаҗигасен әз генә дә сизмәдеңмени? – диде.
– Азат өчен дә миңа рәнҗемә, – диде Хәйрия, Фәридәгә карап.
– Рәнҗемим. Нишләп рәнҗим ди? Бу бала безнең гаиләгә бәхет алып килде.
– Рәхмәт сезгә!
– Син чынлап та шуны эшли алдыңмы? – диде Рәхимә, бераз айныгач.
– Алдым! Минем урында булсаң, син үзең нишләр идең икән?
– Мин әле синекеннән дә баш тарта алмадым.
– Ә мин үземнекеннән баш тарта алдым! Алар яшәсен өчен! Ул балалар үзләре туганчы ук сатылганнар иде. Бәлки, кәүсә күзәнәккә булгандыр, бәлки, бераз үскәч, йөрәген, бавырын, бөерен, күзләрен һәм бүтән органнарын алыр өчен, банкта тоткан кебек, бик әйбәтләп ашатып яшәтерләр дә иде әле! Хәзер күпме бала, үсмер югалып тора. Сәбәпсез дип уйлыйсызмы әллә?
– Мин сине барыбер гафу итә алмыйм, – диде Рәхимә. – Моны аңлар өчен, миңа вакыт кирәк…
– Мин сорамыйм да. Ләкин бу турыда балаларга белдермәгез, зинһар. Мин аларны яратам! Бик яратам! Аларны уйламаган бер генә минутым да булмады. Аллаһы Тәгалә ничек газапланганымны белә. Кабатлап әйтәм: дөреслек беленмәсен, чөнки сез аларга нинди куркыныч янавын күз алдына да китерә алмыйсыз. Әтиләре Җаббарның бурычын балалардан таләп итүләре бар. Ә ул бурыч – үзләре… Аның башына да тиккә җитмәделәр. Бурычын алга таба туасы балалар белән түләүдән баш тарткан өчен үтерделәр. Аларның барысының да эзенә һаман төшеп бетә алмыйлар… Ә мин зур тормыш юлына чыгарга ярдәм итүче җитеш тормышлы хатын гына булып калыйм…
Хәйриягә бик авыр иде. Табиблар, аның газапларын киметергә теләп, авыртуын баса торган уколлар кадарга теләсәләр дә, ул каршы килде…
Тәмам терелеп чыккач, Айнур белән Азат Хәйриянең каберенә килеп чәчәк куйдылар.
Яшьлек үлемне сөйми, аңа тормышның күңелсез яклары ят. Бирегә килергә аларга беркем дә кушмады. Тик бу кабер белән үзләре арасында ниндидер сер барын алар йөрәкләре белән сизенәләр иде.
Ә берничә көннән Айнур Азатка шылтыратты.
– Минем шундый зур шатлыгым бар. Нинди икәнен белә аласыңмы? – диде ул.
– Әллә тагын, чемпионатка барасыңдыр?
– Юк ла! Беләсеңме, минем дә сеңлем бар хәзер.
– Кит әле? Каян?
– Балалар йортыннан. Хәйрия Хәеровна анда гел барып йөргәнгә, бер бала аңа бик ияләшкән булган. «Әни» дип йөрткән. Ул булмагач, һич тә юата алмаганнар үзен. Барыбыз бергәләп киңәштек тә үзебезгә алып кайттык. «Бер ятим бала булса да кимесен, Хәйриянең дә җаны тыныч булыр», – ди әни. Ул миңа кайткан көнне үк «абыем» диде. Әти белән әни хәзер сөенечләреннән кая басканнарын да белмиләр, – диде Айнур, шатлыгы белән уртаклашып.
2002
О проекте
О подписке