Кичәге сөйләшүдән соң профессор Камалов һаман да бер ачык карарга килә алмый иде. Менә чираттагы процедураларны үткәреп кабинетына юнәлгәндә, аны бер ир туктатты.
– Сезнең белән сөйләшәсе иде. Мине оныткансыздыр да инде? – диде.
Онытамы соң! Үзенең һәр пациентын бик әйбәт хәтерли ул. Чөнки уңышлары да, уңышсызлыклары да алар белән уртак бит аның.
– Кызыгыз үскәндер инде? – диде ул.
– Үсә, бик матур, бик акыллы булып үсә. Сезгә рәхмәт әйтеп бетерә алмыйбыз.
– Мин сезнең өчен бик шат!
– Кызым гел әнисенә охшаган.
– Хәтерем ялгышмаса, сез Мусин бит әле. Исемегез… Илгизәр…
– Әйе.
Профессор, ординатурага кереп, өстәл артындагы кәнәфигә утырды һәм Илгизәргә урын күрсәтте.
– Гозерегезне тыңлыйм. Берәр борчуыгыз бармы әллә? – диде.
Ир башта кызарынды, сүзне нәрсәдән башларга белмичә торды, аннары:
– Борчу дип… Борчу түгел… Мәшәкать дисәк, дөресрәк булыр. Бер бала гына аз. Кызым үзенә энекәш йә сеңелкәш сорый, – диде.
– Бала уенчык түгел. Сабый сораган һәр уенчыкны да биреп булмый. Үсә төшкәч, самолёт сорар.
– Безнең үзебезгә дә бер генә бала аз. Бер бала бала түгел.
– Бу баланы бик кыенлык белән булдырдык ич. Ярый әле бала сау-сәламәт туды. Өр-яңадан шуны кабатлыйсыгыз киләме?
– Әйе, минем тагын бер тапкыр әти буласым килә! Кызганычка каршы, баланы ирләр тапмый. Үзем тапкан булыр идем.
– Хатыныгыз белән киңәштегезме? Аның теләгеннән башка берни дә эшләп булмавын аңлыйсыздыр…
– Ул риза.
– Ләкин мин бу очракта суррогат әни турында сүз алып барам.
– Ничек инде суррогат әни? Беренчесен үзе тапты бит.
– Бик авырлык белән. Бала тапканнан соң ныгып җитүенә шигем зур. Аның гомерен куркыныч астына куясыгыз киләмени?
– Безгә тагын бер бала кирәк! Суррогат әнинең башына ни килмәс! Баланы бирмим, дисә? Безнең тормышны бозарга теләсә? Соңыннан акча сорап интектерсә?
– Хәзер, андый хәл булмасын өчен, алдан ук бөтенесен күздә тотып килешү төзелә, һәм юрист тарафыннан рәсмиләштерелә. Ул карында чагында ук сезнеке исәпләнәчәк. Суррогат булырга теләгән кешегә сезнең бала түгел, акча кирәк.
– Бу турыда уйламадык әле без. Хатыным үзе табарга теләгән иде.
– Хатыныгыз белән тагын бер кат ныклап уйлагыз. Бәлки, әнисе баш тарткан бала гына алырсыз. Андый балалар күп хәзер. Бер сабыйны ятимлектән коткарырсыз.
– Безгә чит бала кирәк түгел.
– Бездә чит балалар юк. Без барыбыз да бер ата-анадан туып таралганбыз.
– Хатынымның кеше баласы үстерәсе килми. Кем килеп чыгуы билгесез бит аның.
– Баланың кеше булуы тәрбиядән тора. Без аларның киләчәген бүгеннән үк үзебез ясыйбыз.
Сөйләшү шушы урында бүленде. Профессор, тагын бер тапкыр ныклап уйларга киңәш итеп, Мусин белән саубуллашты.
Килерләрме? Әллә кире уйларлармы? Көнен билгеләгәч тә кире уйлаучы парлар аз түгел. Бу эш теләк кенә түгел, тәвәккәллек тә сорый. Ахыргы нәтиҗәсенең уңышлы булырына йөз процент ук ышандырып булмый. Әле балага табигый юл белән узып тапкан очракта да булырга мөмкин ул. Килгән очракта, үзләренә ярардай донорны табып булырмы? Тапкан очракта да, әллә нинди көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин бит.
Профессорның күз алдыннан егерме еллар элек булып узган бер вакыйга чагылып үтте.
Пробиркада яралгы барлыкка китерү буенча үткәрелгән тикшеренүләрдән соң аны гамәлгә кертү башланган чак иде. Әле генә бу ир утырган урында бик матур пар утырды. Алар дистә елдан артык бергә яшәсәләр дә, хатыны балага уза алмаган. Ничәмә-ничә тапкыр тикшерү үткәннәр, медицина күзлегеннән караганда, икесе дә сәламәт. Ләкин ир белән хатын сөенерлек вакыйга булмаган.
– Көтегез. Барысы да Ходай кулында, – диюдән кала башкача тынычландыра алмады ул чагында доктор Камалов. – Егерме елдан соң да балага узу очраклары бар.
– Ул чагында, беләсезме, миңа ничә яшь була? Пенсиягә чыгам! Яшьтәшләрем оныкларын сөячәкләр, ә мин? Юк, минем йә булыр, йә булмаска ышанып гомеремне үткәрәсем килми. Миңа бала кирәк! Хәзер кирәк! – Хатын, иренә карап: – Шулай бит, Айвар? – дип тә куйды.
Иренең ни уйлавын йөзенә генә карап белеп булмый иде. Ул хатынының сүзен җөпләп баш какты.
– Үземнән булмаса, донорныкы да ярый, – диде.
– Аллаһының табигый булмаган юл белән бала тудыруга каршы булуын беләсезме?
– Ә Мәрьям ана нишләп дөньяга табигый рәвештә килмәгән?
Камалов инде бу сорауга җавап бирә алмады.
– Без язмышыбызны, Аллаһыга сыенып, сезнең кулга тапшырырга булдык. Ходай безне ярлыкамый калмас.
Профессор проблеманы хәл итү алдыннан була торган очрашу көнен билгеләде.
– Без сезнең икегезгә дә, билгеле бер карарга килгәнче, медицина тикшерүе үткәрергә тиешбез, – диде ул. – Аңарчы берни дә ышандыра алмыйм. Аннан соң хатыныгызга гормоннар терапиясе үтәргә туры килер. Сезнең бер-берегезгә туры килү-килмәвегезне ачыклыйсы бар…
Үз балалары булмаган гаиләләр соңгы елларда шактый килә әлеге үзәккә. Төрлесенең язмышы төрлечә хәл ителә. Кайчандыр Әскияровлар да, балалы булу теләге белән, шушы үзәккә килгәннәр иде бит…
Менә Камалов янына, анализ нәтиҗәләрен алып, ярдәмчесе Илшат керде.
– Йә, нинди нәтиҗә белән куандырасың, – диде Камалов егеткә, кәгазьгә карамыйча.
– Әскиярованың күзәнәкләре иренекен кабул итми, – диде Илшат. – Тыныч кына торган күзәнәкләр аныкы белән очрашканда ярсына башлый хәтта.
– Кызык… Базадагы бүтән донорның күзәнәкләре белән кушып карарга кирәк.
– Анысын да эшләдек.
– Кабул итмиләрме?
– Кабул итмиләр!
– Ә ирнекен шулай иттегезме?
– Берничә донорныкы белән кушып карадык. Барысы да кабул итте.
– Алайса, алар бер-берсенә туры килмиләр булып чыга?
– Шулай кебек.
– Авыр очрак… Ярый, тәҗрибәне дәвам итегез…
Әйе, тормышта ир белән хатынның яратышмыйча гомер итү очраклары җитәрлек. Тик бу аларга барыбер бер түгел, берничә бала табып үстерергә дә комачауламый. Әмма бер-берсенең күзенә генә карап торган, бер-берсеннән башка яши алмаган бу парның нәсел калдырырга яраксыз булуын ничек аңлатырга? Югыйсә бөтен яктан сәламәт үзләре, бәйләнерлек берни дә юк. Хикмәт нидә?
Бәлки, ирнең күзәнәкләрен бүтән хатын-кызныкы белән күчереп утыртыргадыр?
Ул аларның һәркайсы белән аерым-аерым сөйләшергә булды.
– Сез бөтен яктан да сәламәт, – диде ул иргә. – Хатыныгыз да сәламәт. Тик нигәдер аның күзәнәкләре бер генә донорныкын да кабул итми. Сезнекенә, гадирәк итеп әйтсәк, теше-тырнагы белән каршы. Риза булсагыз, без бүтән донор белән сезнең күзәнәкләрдән алынган яралгыны хатыныгызга күчереп утырта алабыз.
– Юк, бу мөмкин түгел.
– Сез сәламәт, чибәр. Акыл ягыннан да хилафлыгыгыз юк. Сездән менә дигән бала туар иде.
– Әйе, мин сәламәт. Ләкин без – каргалган нәсел. Ә андый нәсел балалары гарип тууы мөмкин.
– Хәзерге медицина көчле. Ул аны бала туганчы ук белә ала.
– Юк, юк. Мин хатынымны андый сынау алдында калдырасым килми. Шулхәтле көч куеп яралгыны үстер, аннан күчереп утырт, берничә ай буе карында йөрт һәм бердәнбер көнне «Гафу итегез, сезнең балагыз туарга лаек түгел, аны юк итәргә кирәк» дияргәме? Табыгыз аңа донор. Теләсә кемнән булсын. Бары тик таза бала гына булсын. Кемнекен булса да кабул итәр бит аның күзәнәкләре? Бөтен ирләргә рәнҗеше булырына мин ышанмыйм! Тик бала аныкы булсын!
– Нинди рәнҗеше булырга мөмкин соң аның ирләргә?
– Яратмый ул ирләрне! Бөтенләй яратмый! Ә бала сөясе килә!
– Тынычланыгыз… Аналык инстинктын җуймаган икән, уңай нәтиҗә булуы мөмкин хәл.
Димәк, бу чибәр хатын, кияүгә чыкканчы, ниндидер зур фаҗига кичергән. Кайсы аны шулхәтле рәнҗеткән, ни өчен? Тән җәрәхәтләре юк, җан җәрәхәте күзгә күренми. Алар аңардан ярдәм көтә. Язмышка буйсынмаумы, әллә аның ихтыярына каршы килүме бу? Шундый матур парлар да бала сөюдән мәхрүм икән, бүтәннәр нишләргә тиеш?
Хатын белән сөйләшкәннән соң, аның бу фикере ныгыды.
– Әйе, мин ирләрне яратмыйм, – диде ул. – Шуңа күрә дә гадәти булмаган ысул белән бала табарга булдым. Сәбәбен беркемгә дә, хәтта сезгә дә әйтә алмыйм.
– Сезнең күңелегездә бик каты рәнҗү ята. Сез аңардан арынмыйча торып, бер генә табиб та проблемагызны хәл итә алмас.
– Нишләргә соң миңа?
– Кайсы динне тотуыгызга карап, мәчеткә йә чиркәүгә барып, Аллаһы Тәгаләдән үзегезне ярлыкавын сорагыз.
– Мине ярлыкавын сорау нигә кирәк? Мин үзем җәза күрүче бит.
– Күңелдә гомер буена таш йөртү – зур гөнаһ… Аннан соң үзегезне рәнҗетүчене гафу итәргә, ә сезгә кылган хаталарыгыз өчен тәүбә итәргә кирәк.
– Ул җинаятьче булса дамы?
– Әйе. Сез үткән көн белән яшисез. Адәм баласы алга карап яшәргә тиеш. Явызлыкка, бәлки, үзегез җирлек биргәнсездер? Алай да була. Сезгә үзегезне дә гафу итәргә кирәк. Әмма бүгенге халәттә нинди генә кыйбатлы процедура үтсәгез дә, барысы да юкка гына булачак.
– Минем моңа хәтле дин йортына бөтенләй дә аяк басканым юк.
– Ә сез кереп карагыз!
Һәр җомга саен бу хатынны мәчеткә нәрсә китерә, күңелен нинди шайтан кимерә? Сәдакасына дога укытканда, аның әйтер сүзе дә барлыгын күреп тора бит хәзрәт югыйсә. Тик күңелен ачарга әзер түгелме, әллә ышанып бетмиме? Хәзрәт белә, күңелдәге сызлавык бервакытны тишелеп чыгачак.
Шулай булып чыкты да.
– Хәзрәт, мин нишләргә дә белмим, – диде хатын. – Аллаһы Тәгаләгә нәрсә дип мөрәҗәгать итәргә? Үземне кичерүен, әллә үземнең кичерүемне сораргамы ул бөек көчтән?
– Иң башта үзеңне ярлыкавын сорасаң, дөрес булыр. Аннан соң гына бүтәннәр өчен ярлыкау сорый аласың, балам.
– Мин авыр гөнаһ та эшләмәдем шикелле. Кешенекен урламадым, зина кылмадым, кеше үтермәдем.
– Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез… Ул олы гөнаһны да кичерә ала, кечкенәсе өчен дә җәза бирергә мөмкин.
– Мин сорыйм… Тик ул минем ялваруымны ишетми… Мин булдыра алмыйм! Мин гафу итә алмыйм!
– Аңлавымча, син ир-ат тарафыннан рәнҗетелгәнсең…
– Алай дип әйтеп кенә булса иде…
– Гаепне ир-аттан түгел, үзеңнән дә эзләргә кирәк түгел микән?
– Үземнән?..
– Әйе, үзеңнән. Сез, хатын-кызлар, бу кыяфәтегез белән ир-ат күңелендәге шайтанны котыртасыз. Урамда булса да, ичмасам, гаурәтләрегезне яшеребрәк йөрегез! Гөнаһсыз адәм баласы юк. Олы гөнаһтан сакланырга кирәк. Белеп һәм белми эшләгән гөнаһларыгыздан тәүбә итәргә кирәк…
Әкренләп Хөмәйрәнең җанын авырттырып басып торган таш җиңеләя башлады. Хәзрәт гафу итә белергә өнди. Үзеңә карата шундый җинаять кылган кешене ничек соң гафу итәргә? Кешегә дә сөйләп булмый, ичмасам!
О проекте
О подписке