– Заманында нинди дуслар идек. Бер шәһәрдә яшәп тә очрашкан юк хәзер. Алай-болай күзеңә чалынганы юкмы? – диде.
– Юк, – диде Ахияр, күзен дә йоммыйча. – Нишләп кисәк кенә исеңә төшердең әле?
– Болай гына, – дигән булды Рәхимә. – Элек тә рәхәттә яши иде, хәзер дә рәхәттә йөзә. Ә без элек тә авырлык белән көн күрдек, хәзер дә…
– Менә бусын арттырыбрак җибәрәсең. Мохтаҗлык кичермибез. Подумаешь, олырак әйбер алгач, бераз бурычка керелә икән.
– Аласы килгән әйберләр күп шул. Күз кызыга.
– Ә син күзеңне йомыбрак тор. Мал бәхет бирми. Без башкалардан күпкә бәхетлерәк. Әй, онытып торам икән… Күрдем мин аны, күрдем…
Рәхимә, йөзенә шатлыклы елмаю чыгарган булып, Хәйрия турында сорашырга тотынды: «Хәзер дә шулай матурмы? Кайда эшли? Кем белән яши? Балалары бармы? Ире әйбәтме? Кунакка чакырмадымы?» Ә йөрәгендә ут иде.
Ахияр Хәйриянең бик әйбәт яшәвен, яхшы кешедә кияүдә булуын, тик балалары юклыгын әйтте. Моны белә иде, әмма бу турыда иренең авызыннан ишеткәч, күңеленә май булып ятты. «Димәк, ул түгел… Ирсез килеш ике бала таба калса, Хәйрия баласыз калмас иде. Бала таба алмый, димәк».
Ә үзе генә калгач, Рәхимә фотоны ныклабрак карады. Ахияр белән Хәйриянең үз-үзләрен тотышы ничә еллардан соң очрашкан дусларныкына бер дә охшамаган иде.
Фотоны Фәридәгә күрсәткәч, ул агарынды.
– Шул үзе! Үзе! Ул безнең күршедә яшәде. Ирем белән санаторийга барганда, без аңа, гөлләргә су сибәргә кушып, ачкыч калдырган идек. Димәк… ул ачкычтан дубликат ясаткан! Безнең өйдә бәби табылыр алдыннан атна-ун көн элек бүтән фатирга күченәсен әйткән иде. Димәк… Беркая да китмәгән булган ул, өйдә бәби табып яткан һәм аңардан менә ничек котылган. Күңелем сизә, баланың әнисе – ул! – диде Фәридә.
– Андый кискен карар чыгармыйк әле. Хәйрия – күптән ир хатыны, ләкин балалары юк. Менә дигән ир белән яшәп, бала тапмас идемени? Иренең беренче хатыныннан булган кызын үстерәләр…
Шушындый борчылулы көннәрдә Рәхимәнең төн йокылары да тыныч булмады. Баланың үз әнисе, әллә каян гына килеп чыгып, Айнурны дәгъвалый. Фәрештәдәй ак йөзле, ак халатлы хатын:
– Мин сиңа, йөрәгемнән өзеп, иң газиз кешемне бирдем, хәзер аны кире кайтар, – дип, тәмле йокыларыннан бүлә.
Рәхимә, улын күкрәгенә кысып:
– Юк! Ул синеке түгел, минеке! – дип кычкырып җибәрә.
Андый чакларда Ахияр, уятып, аны куркыныч төшеннән аера…
Рәхимә баланы калдырып киткән ул хатынга ачу сакламый. Үзенең борчулы бәхете өчен рәхмәтле дә әле. Аның катлаулы тормышын җиңеләйтүне сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Ана кеше үз баласыннан сәбәпсез ваз кичмәс.
Әлеге яшерен җепнең очы Хәйриягә тоташса да, аның үз баласы булмавы кабат йомгакны чуалта.
Беркөнне Айнур шахмат клубыннан бик сөенеп кайтты.
– Азат белән икебезне шәһәр яшьләр командасына алдылар, – диде ул.
Рәхимәнең күңелен горурлык хисләре биләп алды.
– Тренер безгә зур өметләр баглый. Икегез дә бер дәрәҗәдә уйныйсыз, ди. Бер-беребезне җиңә алмыйча, уенны ничьяга тәмамларга туры килә.
– Алай кызык түгел бит. Күбрәк җиңәргә тырышырга кирәк.
– Шахматта көндәшең үзеңнән көчле булса гына үсеп була, әни. Тренер безне шуңа бергә уйната да. Сез икегез дә көчле шахматчылар булачаксыз, ди. Син ничек уйлыйсың, әни, без Алисә Галләмова кебек уйный алырбыз микән?
– Тырышкан – табар, ташка кадак кагар, улым.
– Безнең икебезнең дә дөньяга карашыбыз бертөсле. Азатка ошаган миңа да ошый. Аңа ошамаса, миңа да ошамый.
– Икегез дә бер кызга гашыйк булып куймагыз тагын… – дип шаяртты ахырда Рәхимә.
Рәхимә дә Азатны бик якын күрә. Бер яшькә кечерәк булса да, аның тормышка мөнәсәбәте Айнурга караганда җитдирәк, мөстәкыйльрәк. Абый кеше булгач, сеңлесенә карата җаваплылык хисе аны олыгайтып җибәрә.
Нәни Нәзирә дә Рәхимәләр гаиләсенең тулы хокуклы кешесенә әйләнде. Айнур ни турында сөйли башламасын, ахырда сүз барыбер Нәзирәгә барып тоташа иде. Еш кына:
– Нишләп минем дә энем яисә сеңлем юк? – дип, әти-әнисен аптырашта да калдыргалады.
Рәхимә исә улын:
– Ярар, улым, үзең гаилә коргач, балаларың күп булыр, – дип кенә юата ала иде.
Әлфияне очраткач, Рәхимә берни аңламый торды. Кыз үзе елмаеп исәнләшкәч, «элек укыткан укучыларымның берәрседер әле» дип кенә уйлады.
– Рәхимә апа, мин Әлфия бит, – дип, чын күңелдән елмайды кыз. – Без Айнур белән беренче сыйныфта бергә укыдык, бер партада утырдык.
Әлфия… Хәтерләмиме соң ул аны? Кара, ничек матур кыз булып үсеп җиткән.
– Сез әле балалар бакчасында да бер төркемдә идегез, анысын онытмадыңмы? – дип елмайды Рәхимә.
– Онытаммы соң! Чәчемнән тартып интектергәч, әни толымымны кисте. Шуннан бирле озын чәч үстергәнем булмады. Мәктәптә дә малайлар гел чәчемнән тартып интектерде.
Әлфиянең куе алтынсу чәчләре теләсә кемнең күз явын алырлык шул. Кыз хәзер тагын да ныграк матурланган.
– Малайлар шулай инде алар, үзләренә ошаган кызларның чәченнән тартырга, үртәргә, кыерсытырга гына тора. Бик чая идең шул син. Хәзер дә шулаймы?
– Кем белгән инде аны. Ә Айнур һаман шулай оялчанмы?
– Оялчан дип… Бала-чага өйдә генә тәртипле була, диләр. Әнә синең чәчеңнән тартып интектергән бит әле.
Әлфия көлде.
– Ул чагында чәчемнән тартып кына җиңә алды бит ул мине. Шуклыгым белән теңкәсенә тигәч нишләсен…
– Бөтенләй җиткән кыз булгансың. Килеп эндәшмәсәң, танымый да идем.
– Ә сез бөтенләй үзгәрмәгәнсез.
Әлфия әти-әнисе белән моннан берничә ел элек чит илгә киткән иде. Шуңа күрә кызны монда күрү бераз гаҗәбрәк тә.
– Сез Казаннан киткән идегез кебек?
– Мин укырга керү өчен кайттым Казанга. Медицина институтына.
– Әти-әниеңнән башка яшәве кыендыр бит?
– Минем әти-әнием монда да бар бит, – дип көлде Әлфия.
– Алай икән…
– Айнур да студенттыр?
– Әйе, ул экономист булмакчы.
– Миннән аңа сәлам әйтегез, Рәхимә апа!
– Әлбәттә, әйтермен. Рәхмәт! Бәлки әле, үзегез дә бер күрешерсез…
Рәхимә хаклы булып чыкты. Әлфия белән Айнур икенче көнне үк очраштылар. Һәм дуслыктан башланган мөнәсәбәт ике арадагы яратуга әйләнде дә куйды. Ана кеше ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Чөнки беренче мәхәббәт бик сирәк очракта гына ике араны гомерлеккә бәйли. Ә аерылышу сагышы, тәүге тетрәнүләр хатирәсе гомер буена җиткәнен Рәхимә үзеннән белә. Булды аның да тәүге тетрәнүләре, якты сагышлары. Әмма алар аңа алга таба яшәргә һич тә комачаулык итмәде кебек.
Бераз вакыттан соң Рәхимәнең юраганнары юш килде. Беркөнне аңа Әлфия шылтыратты.
– Рәхимә апа, миндә бер яңалык бар бит әле, – диде ул.
– Кияүгә чыкмыйсыңдыр бит?
Әлфия чын күңелдән көлде.
– Миңа дигән егетләр тумаган, туса да үсмәгән, мич алдында борчак чүплиләр.
– Егетләр кызлардан соңрак өлгерә анысы. Аның каравы, хатын-кыз иртәрәк картая.
– Бөтен авыр эшне хатыннарыннан эшләткәч, картаялар инде… Беләсеңме, Рәхимә апа, мин Айнурга бик тә охшаган бер егетне күрдем бит әле.
Рәхимәнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды.
– Шуннан? – диде ул.
– Мин аның белән Айнур дип сөйләшә башлаган идем, ә ул миңа карады да катты. Бер сүз дәшми. Шунда ялгышканымны аңлап алдым.
– Кайда күрдең соң син аны?
– Шахмат клубында. Айнурга сюрприз ясамакчы идем. Үзен очрата алмадым, аның каравы, копиясе белән таныштым.
– Аптырарлык берни дә юк. Без барыбыз да бер ата-ана балалары.
– Бер клубка йөргәч, аны Айнур да беләдер.
Сүзнең кем турыда баруын бик яхшы аңласа да, Рәхимә:
– Исеме ничек соң? – дигән булды.
– Мин шулхәтле аптырап калдым, исемен сорарга да онытканмын.
Улында клуб кайгысы түгел, имтиханнар биреп йөрүен белсә дә, Рәхимә сорарга булды:
– Ә Айнур юк идемени?
– Ул көнне, көтсәм дә, Айнур клубка килмәде шул…
Айнурдагы үзгәрешне Рәхимә бер карауда ук сизде. Нәрсәнедер югалткан, балтасы суга төшкән кебек иде ул.
– Йә, нинди күңелсезлек килеп чыкты? – дип сорады ул улыннан.
Айнур аңа гаҗәпләнеп карады.
– Әни, әллә син күрәзәче инде? – диде ул.
– Күрәзәче түгел түгелен. Тормыш тәҗрибәм генә зур.
– Бу хәтле дөрес әйтерсең икән. Азатны әйтүем.
– Азатка ни булган?
– Берни дә булмаган. Тик Әлфияне аннан аерып булмый хәзер.
– Әйттем бит, беренче мәхәббәтнең сагышы озын гомерле була аның.
– Азат Әлфия белән дус булуыбызны белә иде бит!
– Дуслык берәүгә дә мәҗбүри шарт куя алмый. Ә Азатка үпкәләмә. Кызның аны сайлавына ул гаепле түгел.
Ләкин Айнур башкачарак фикер йөртә шул.
– Мин бүген үк үз өстемдә эшләргә тотынам. Күреп тор, әни, Азаттан яхшырак булырмын. Күрсен Әлфия кемне югалтканын, – дип, сүзен кыска тотты.
– Менә бусы дөрес. Һәр җиңү көрәш аша килә. Тик, улым, якын дустыңа көндәшкә караган кебек карарга ашыкма.
– Ничек инде көндәш булмасын? Дус та, көндәш тә. Элек ул миңа шахмат тактасында көндәш иде. Хәзер менә – тормышта.
– Андый көндәш булу – зур бәхет ул, улым. Ул сине үстерә, алга этәрә…
Азат Әлфиянең үзенә өстенлек бирүен күрмәскә тырышты. Билгеле, аның да йөрәге Әлфияне күрү белән, дерт итеп, күкрәгеннән чыгардай булып тибә башлый. Тик… Әлфия аның өчен ирешеп булмастай хыял гына шул әлегә. Аңа башын югалтырга һич ярамый, тормышта үз урынын табу өчен аек акыл белән көрәшү дә җиңел түгел әле. Шул сәбәпле Азат Әлфиянең күп мәгънә белдергән сүзләренә битараф калды. Сүз дә юк, Әлфия – матур кыз, акыллы. «Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә» дигәндәй, Әлфиягә икмәк түгел, хикмәт кенә кирәк. Аңа алдагы көн өчен борчыласы юк, кием дә, ризык та, торыр урын да һәм алга таба кем буласы да бүген үк хәл ителгән, үзенә кыенрак була башласа, ярдәм итүчеләре бар. Ә Азатның андый мөмкинлеге юк. Аңа үзенә юл ярырга кирәк.
Юк, кызлар белән мавыгырга аңа иртә әле.
Дөресен әйткәндә, Әлфия егетләр игътибарына аптыраган кызлардан түгел. Шуңа да зурлар кебек фикер йөртүчән, тормышта үзенә ни кирәген яхшы аңлаучы Азатның үзенә битарафлыгы кызның мин-минлегенә нык тиде. Һәм ул, егетне ничек булса да үзенә каратуны максат итеп, чын-чынлап шахматны өйрәнергә булды.
Айнур өенә кош тоткан кебек сөенеп кайтты.
– Азат белән икебезне шахмат командасына алдылар. Без тиздән бүтән шәһәрләргә дә йөри башлаячакбыз, – диде.
Рәхимә бер сөенде, бер көенде.
– Улым, ә укуың нишләр соң? – диде.
– Әни, ярышларны укуга зыян китерерлек итеп оештырмыйлар. Алар өчен каникуллар бар, – дип тынычландырды аны улы.
– Ярышларга йөрү өчен акча каян алырбыз?
– Анысы хәл ителгән, әни. Безнең клубның химаячеләре бар. Чыгымны алар күтәрә. Ә аннан соң без үзебез дә табыш китерә башлыйбыз. Клуб безгә зур өметләр баглый, – диде Айнур ныклы ышаныч белән.
Әлфия дә, ярышка бару юлларын эзләп, егетләрнең химаячесе булырга ризалашкан Хәйрия Хәеровнаны эзләп тапты. Ул ханымның кыз кечкенәдән «әни апа» дип йөрткән үги әнисе икәне беленгәч, мәсьәлә Әлфия файдасына хәл ителде.
Шахмат белән мавыгу егетләрнең укуына зыян китермәде. Ләкин көннәрнең берсендә Айнур өйгә бик күңелсезләнеп кайтты.
– Улым, ни булды? – диде Рәхимә, борчылып.
Берни дә әйтмәскә уйлаган Айнур түзмәде:
– Мине ярышка алмадылар, – диде.
– Нишләп?
– Тренер Азатны кулайрак тапты. Ничек шулай була инде, әни? Шахмат уйнарга мин өйрәттем бит аны!
– Азат ни ди соң?
– Уңайсызлана. Хәйрия Хәеровна безнең икебезне дә ярышка алып барырга кушты. Тик барыбер… Мин Азаттан начар уйнамыйм. Харап икән, ничья буласын белгәндә, уенны тизрәк бетерәм, имеш. Ул бит ярышта түгел. Әллә, чынлап та, ярыш вакытында уенны ахырына хәтле җиткерергә түземем җитмәс дип уйлый инде?
Рәхимә, улының соңгы сүзләрен тыңлап бетермичә:
– Нинди Хәйрия? Кем ул? – дип сорады.
– Безнең химаячебез. Ул безнең клубка ире белән акчалата ярдәм итә.
Хәйрия… Әйтәм, бу арада төшләре дә әллә нинди аның. Күңеле юкка шикләнмәгән икән. Акчасы күп икән, ятимнәр йортына бирсен. Бала кирәк булган аңа, бала. Ташлап китмәскә иде, алай булгач.
Хәйриянең Айнур белән Азатка катнашы барлыгына шик калмады. «Теге чагында зур суммада акча… Ә хәзер – химаяче… Акча белән кызыктырып, балаларын тартып алмакчымы әллә?!» Мизгел эчендә Рәхимәнең башыннан шундый уйлар үтте.
– Тренер хаклыдыр. Ул кайсыгызның ничек уйнавын күреп тора бит. Барсын Азат, уйнасын. Киләсендә син барырсың…
– Бу ярышта миңа булырга кирәк. Анда Әлфия дә бара…
– Кызлар командасы белән ярышасызмы?
– Юк, кызлар аерым уйный. Азат үзе генә булса, минем турыда Әлфия ни уйламас?
– И улым, юкка борчыласың. Шахмат уйныйсы килгәнгә йөримени ул? Теләгенә ирешү белән үк, сезне ташлаячак. Бер җиңел акыллы кыз өчен дустың белән көрәшәсеңме?
Улы белән сөйләшкән арада Рәхимәнең башына «Ул Хәйрия Хәеровна дигәннәрен күреп сөйләшергә иде…» дигән уй килде.
Хәйрия Рәхимәне бик тиз таныды һәм кочаклап ук алды.
– Бер шәһәрдә яшәп күрешкәнебез юк бит, – диде ул. – Дөнья басты инде әллә?!
– Сәбәбен яхшы беләсең, – диде Рәхимә коры гына. Аның качышлы уйнарга нияте юк иде.
– Нинди сәбәп?
– Мин улыбыз турында сөйләшергә килдем. Дөресрәге, улларыбыз турында.
– Улларыбыз?
– Кыланма, Хәйрия. Син барын да бик яхшы аңлыйсың! Бүтән балаң булмагач, безнекеләрне исеңә төшердеңме?
Хәйриянең ай кебек балкыган йөзе караңгыланды.
– Аллаһы Тәгалә миңа бала бирмәде шул. Акчам да җитәрлек, мөлкәтем дә бар. Шуңа да сәләтле балаларга хәзерге заманда ярдәм итәргә булдым. Мин бит аларның синең улларың булуын хәзер генә белдем.
– Минеке генә түгел, безнеке. Өчебезнеке. Синеке, минеке, Фәридәнеке.
Хәйрия кәгазь кебек агарынды.
– Алла хакы өчен, Рәхимә… Бүтән сүз әйтмә. Син миңа түгел, үзеңә генә начар итәсең.
– Үстергәнбез икән, кеше итәргә дә кулыбыздан килер. Моңарчы без кирәкмәдек. Тимә, калдыр безне, кермә тормышыбызга. Балалар җиңел яшәргә түгел, эшләп ашарга күнексеннәр. Җиңел икмәк соңыннан тамакка тыгылучан була.
Хәйрия тагын нидер әйтергә дип авызын ачса да, Рәхимә инде чыгып киткән иде.
Кич белән Айнур үзенең шахмат клубына башка бармаячагын әйтте. Рәхимә сәбәбен аңлаган иде, сорап та тормады.
Шул кичне аларга тренер килде. Керү белән үк:
– Айнур, син ярышка бармагач, Азат та, бармыйм, ди әнә, – дип сүз башлады.
– Азат бик әйбәт уйный ич, барсын, – диде Айнур.
– Уен техникасына килгәндә, аны син бик әйбәт башлап җибәрәсең, әйбәт кенә дәвам да итәсең, куркыныч башлангач бәргәләнәсең, паникага биреләсең. Сиңа сабырлыкка өйрәнергә кирәк. Ә Азат, киресенчә, уен ахырында көч җыя һәм партияне матур итеп тәмамлый. Сезгә бер-берегездән өйрәнергә кирәк. Без бу юлы гади ярышка гына түгел, үзенә күрә кечкенә генә бер чемпионатка барабыз. Азатның теләгенә каршы килмичә, мин сиңа ярышка барырга тәкъдим итәм. Катнашкан очракта, ел буена эшләгән эшеңнең нәтиҗәсе күренәчәк.
Айнур авыр сулады.
– Ярар, барырмын. Әни рөхсәт итсә әгәр, – дип өстәде.
Рәхимәгә риза булудан башка чара юк иде.
Менә ярышлар узды. Җиңү яулаган егетләргә зурлар командасына юл ачылды.
Чираттагы ярышка егетләрнең икесенең берсен генә алып барулары да мөмкин иде. Алар моны үзләре дә аңлады. Тик тренер ярышка аларның икесенең дә барачагын әйтеп куандырды. Ләкин ярыш буласы шәһәрдә егетләргә бергә күренеп йөрергә кушмады. Сәбәбен ярыш көнне генә ачты:
– Сезгә икегезгә бер кеше булып уйнарга туры килер. Көрәш каты булачак. Берегезнең – сабырлыгы, икенчегезнең елгырлыгы берләшергә тиеш, – диде.
Шулай итеп, бер көнне – Айнур, икенче көнне Азат уйнады. Уен вакытында бер-берсе белән очрашмадылар да, сөйләшмәделәр дә. Алар өчен һәрнәрсәне тренер үзе хәл итте.
Ә менә Әлфияне тренер команда исемлегеннән сызып ташлады, моның сәбәбе берәүгә дә билгеле түгел иде. Өметле генә башлап җибәргән кыз өчен шахмат дөньясына юл ябылды.
– Шахмат синең өчен түгел. Шахмат – көчле рухлылар спорты, – дип аңлатты тренер Әлфиягә.
– Ә мин көчсезмени?
– Син үзеңнең шахматтан башка яши алырыңа ышанасыңмы?
– Яши алам, билгеле.
– Ә медицина?
– Укырга кирәк бит. Шахмат ул – спорт. Медицина – һөнәр.
– Миңа шахматка спорт итеп түгел, һөнәр итеп карардай кешеләр кирәк…
Әлфия Хәйриядән дә ярдәм сорап карады.
– Мин начар уйнамыйм бит, – дип, бер сүзне тәкрарлады ул.
– Соң бит, балакаем, сүз профессиональ спорт турында бара. Анда яхшы уйнаудан тыш бүтән сыйфатлар да кирәк. Менә мин сиңа киләчәктә команданың табибәсе эшен тәкъдим итә алам. Тик профессиональ шахмат… Анысына мин хуҗа түгел!
Көйсез бала үзе сораган уенчыкны бирмәсәләр нишли? Аягын тибә-тибә елый, тешләшә. Моңарчы гел үз сүзен генә сүз итеп яшәргә күнеккән Әлфия бу очракта аяк тибенеп кенә теләгенә ирешеп булмасын аңлаган иде.
Кыз Айнур һәм Азат белән бергә төшкән фоторәсемнәрне карый башлады. Бу фоторәсемнәр берзаман тарихка ук керерләр. Шик юк, егетләр танылган шахматчы булачак. Аларның уңышларын чит ил шахмат сөючеләре дә алкышлаячак. Әлфия моңа ышана. Тик менә максатка ирештем дигәндә генә үзен командадан читләштерүләре…
Бәхетсез мәхәббәт аркасында үз-үзен харап итүче кызлар турында аның ишеткәне бар иде. Ләкин кыз үзен харап итәргә җүләр түгел. Менә ул үзен санга сукмаучыларны акылга утырту турында уйлана башлады. Тик кайсыннан башларга? Тренерданмы, Айнурданмы, Азаттанмы? Әллә аның теләкләренә каршы төшкән Хәйриядәнме? Әтисе белән рәхәттә яшәмәсен әле…
Менә тренерның фотосы. Менә «әни апа»ныкы… Менә егетләр. Менә үзе. Ул аларны рәттән тезеп куйды һәм ярсу белән берәм-берәм төя башлады. Рәсемнәр аның йодрыгыннан изелде, тәмам йолкынып беткәнче төйде ул аларны. Иң ахырдан үзенә тотынды.
– Шул кирәк сиңа! Шул кирәк! Үзеңне әллә кемгә куеп, дошманыңны бәяләмәгәнсең. Шул кирәк! Хәер, нинди дошман булсын алар?
Күңеле тынычланган бер арада иптәш кызы Рәфинә килеп керде. Ул, ертылып-изелеп беткән рәсемнәрне күргәч:
– Нинди матур фотоларны харап иткәнсең! Фоторәсемнәрен түгел, үзләренең кирәкләрен бирергә кирәк! Хәтәр егетләр исемлегендә инде алар. Дөрес, әлегә алар исемлекнең иң ахырында. Беләсең килсә, бәгърем, ул исемлектә син дә бар идең. Бәхетең, төшерделәр.
– Шаяртма әле!
– Хәзер аларның язмышы үзләреннән тора. Нихәтле тизрәк алга ыргылсалар, исемлекнең башына тизрәк җитәчәкләр.
– Нигә син мине шулай куркытасың? Безгә бу хакта милициягә хәбәр итәргә кирәк, мөгаен?! Ә аңарчы егетләрне кисәтербез. Аларның тормышына куркыныч янавын тыныч кына күзәтеп торырга ярамас, – дип борчылды Әлфия.
Бар ачуын һәм үпкәсен онытып, егетләргә шылтыратты:
– Икегез белән дә сөйләшәсе сүз бар. Хәл шаяртудан узган. Йә сез миңа килегез, йә үзем киләм.
– Чәеңне куеп тор, үзебез киләбез, – диделәр егетләр һәм очрашуга ашыктылар.
Айнур да, Азатта башта кыз шаярта дип уйладылар. Шаяртмаганын белгәч, ышанмыйча тордылар.
– Бу турыда Рәфинәнең үзеннән сорыйк әле, – диештеләр.
– Сез нәрсә? Ул бит моны сер итеп кенә әйтте. Серне чишкән өчен ни буласын беләсезме? Рәфинәнең тормышы белән шаяру бу.
– Ә безнеке белән шаярырга ярыймы?
– Юкка куркасыз. Бүген-иртәгә түгел бит әле. Исемлеккә яңа кергәнсез. Аның уртасына җиткәнче, бандадагылар бер-берсенең башына үзләре үк җитәчәк. Сез бары тик сак булыгыз.
– Юк, бу турыда милициягә әйтергә кирәк. Алар белеп торсын һәм банда андый-мондый хәлләр майтарганчы чара күрсен!
– Әти-әниләр белән киңәшик!
– Белер-белмәс килеш тавыш күтәреп, бөтен эшне бозып ташлаулары бар!
– Хәйрия Хәеровна белән сөйләшсәк? Ул берәр киңәш бирми калмас. Чит кеше мондый чакта акыл беләнрәк эш итә, төптән фикер йөртә.
Телефоннан очрашырга сүз куешып, яшьләр Хәйриягә киттеләр.
Яшьлек дуамал була. Бар нәрсә дә аңа тиз кирәк. Бу юлы да шулай булды. Алар такси тотарга булдылар. Юлны инде аркылы чыктык дигәндә, әллә каян бер машина килеп чыкты һәм арттарак калган Айнурны бәрдереп үтеп тә китте.
О проекте
О подписке