Тәнкыйтьләгәннән өрекмим дигән идем, әллә кая кереп киттем. Шулай инде мин кайвакытларда: бер яктан башлыйм, икенче яктан килеп чыгам. Безнең класста минем шигырьләрдән көләләр. Минем исем дә китми. Рәхәтләнеп көлегез, мин барыбер язасым килсә язам. Язасым килмәсә, мактасагыз да язмыйм. Әни дә миңа, үзсүзле эгоистка, ди. Китап турында аңлата алмагансыз. Кайчакларда өч яшьлек балалар аңлаганны олы кеше дә аңламый. Алар аңлаган булып кыланалар гына. Миңа әни мәхәббәт турында язылган китапларны укытмаска тырыша. Ә мин, беләсегез килсә, мәхәббәтне әнидән күбрәк аңлыйм. Ә сез, Ризван абый, беләсезме, мәхәббәт нәрсә ул? Китаплардан укып җавап бирмәгез, үзегезчә әйтегез. Унбиш яшьлек кыз гашыйк була аламы?
Менә Сезгә сораулар. Өстәмә тагын бер сорау. Бәхет нәрсә ул? Киләсе хатыгызда мин бу сорауларга тулы җавап көтәм. Белмим дип котылып калырга уйламагыз. Хатын-кыз шагыйрьләр турында да оста гына хәйләләгәнсез. Сез миннән дә артык хәйләкәр булмакчы буласыз. Ә мин хатын-кыз шагыйрьләр ни өчен бөек булмаганын беләм. Әбием әйтеп бирде инде. Беләсезме ул нәрсә диде? Әйтим микән? Юк, әйтмим, йә көләрсез. Сез аны әбиемнең үзеннән сорап языгыз әле, кызык ул минем әбием.
Ризван абый! Әгәр дә миңа язарга сүзләрегез бетсә, әйдәгез, болай эшлибез. Сез миңа үзегезнең әбиегез турында языгыз, мин үземнең әбием турында язам. Менә сүз табыла. Мин Сезгә күп-күп иҗат уңышлары телим, Ризван абый. Сау булыгыз. Чулпан.
16 ноябрь, 1970
Гутен морген! Гутен таг! Мистер Зәйнуллин! Хатның авторын әйтеп торыйммы икән. Әйтим әле, чөнки хәзергесе көндә шырдый-бырдый язучы Ризван Маликов, еллар, гасырлар үткәч, классикка әйләнәчәк бит. Аның каләме язган һәр хәрефне тикшерәчәкләр. Менә шул чакта шушы мәктүбне табып алачаклар. Кара аны, югалтма, киләчәк каршында яманатлы булырсың.
Син, кәнишне, уйлап куйдың инде, Ризван мине сагынып хат язган, дип. Өметләнмә, сагынмадым. Тәк, болай гына, форма өчен генә. Тик шулай да озакладың. Ничә айлык соң ул синең курсларың? Булган белемең җитмәгәнмени?! Аннан соң, нәмәстәгә шагыйрьгә белем? Шагыйрьне күп укытсаң, шигырь язуын ташлый. Шагыйрь профессия түгел (монысы минем афоризм, эмде). Кайт тизрәк.
Ары барыр юлыңның
Алты ай булсын арасы.
Бире килер юлыңның
Бер көн булсын арасы.
Шигырь язган дип уйлама, андый ахмаклыкка барып җиткәнем юк. Алтай тауларында яшәүче туганнарыбызның халык авыз иҗаты ул. Һәм өстәвенә ул дүртьюллык бу хатның дәвамы миңа кирәк булачак.
Тимердән булса – кыска кис, агачтан булса – озын кис дигәндәй, сүздән эшкә күчәм.
Мәсьәлә шунда тора, иптәш Зәйнуллин: мин сиңа бер кызның бер кочак шигырьләрен җибәрәм. Кем ул кыз дип сорама, күргәнем юк.
Шигырьләр миңа бик ошый. Әмма, үзең беләсең, шигырь өлкәсендә мин кем? Дөрес әйтәсең, шыр надан. (Хәер, башка өлкәдә дә әллә кем түгел. Монысы – тыйнаклык.)
Шигырьләрнең авторын күрмәсәм дә, биографиясенең кайбер моментларын беләм. Чулпанга бүгенге көндә унбиш яшь. Сигезенче классны тәмамлаячак.
Ышанмыйсыңмы? Мин дә ышанып җитмим. Унбиш яшьтә, минемчә, болай ук булмыйлардыр. Ул инде дөньяны фәлсәфи яктан тикшереп, абстрактно уйлау дәрәҗәсенә җиткән. Унбиш яшьтә мөмкинме ул хәл? Син бит яшьләр өчен бик күп шигырь, поэмалар язган кеше, аларны беләсеңдер, аңлыйсыңдыр.
Бәхет!
Килсәң, эзләп кил —
Йөрәгем чирле минем.
Кайгы!
Килсәң, күпләп кил —
Йөрәгем чирле минем.
Кара син ничек! Шигырь буларак (ягъни рифмасы, фәләне-төгәне) ничектер, ләкин фикер кызыклы бит. Һәм аңлар өчен шактый катлаулы. Янә дә кызыклы факт: мин алдарак Алтай халкының халык авыз иҗатыннан үрнәк китергән идем. Бармы охшашлык аның белән Чулпан шигыре арасында. Бар, диген, югыйсә мин сиңа беркайчан да ышанмаячакмын.
Кыскасы, Харис дус, син Чулпан кызның язганнарын җентекләп укып, анализлап, киңәшләр әйтеп, миңа хат яз әле. Авторның үзенә язсаң да була. Тик, зинһар өчен, сак кылан, әллә кем булып китеп, күсәк белән кизәнмә. Ул бит синең сыман кырыкка җитеп килә торган, шәфи шикәре сыман шомарып беткән шагыйрь түгел. Иң мөһиме, Харис дус, шигырь язуын ташламасын иде ул. Бәлки, киләчәктә безнең әдәбиятны шаккатырырлык нәрсәләр дә язмас (анысына да өметем юк түгел), әмма кызның тумыштан шагыйрь икәнлеге, минемчә, бәхәссез. Сакларга иде аны, канатларын сындырмасыннар иде. Чөнки, укыгач, үзең дә күрерсең, шигырьләрендә уйчанлык белән бергә ниндидер төшенкелек (пессимизм) бар. Шул чирдән арынсын иде ул. Син мине аңла, дускай, тиле сыман кычкырып көлеп йөреп, иха-ха да миха-ха дигән шигырьләр язсын димим, төшенкелек – яман чир. Кешене күп вакыт шул харап итә. Әгәр дә дөнья елаклар кулына калса, үз күз яшьләренә үзләре батып үләрләр иде кешеләр.
Фәлсәфә тәмам дияр идем, сорыйсы сүзләрем бар икән әле. Чулпан белән без хат алышабыз (алышабыз дип әйтү – зурдан кубу, әлегә икене генә язды).
Күрдеңме инде минем кем икәнлегемне?! Син гомерең буе шигырь тукып, кызлардан хат алганың бармы? Мин чыпчык борыны чаклы гына бер этюд язып, газетада бастырдым, һәм – кызлардан хат. Шаярма хәзер абзаң белән.
Әмма дә ләкин шунысы яман икән кызлар белән хат язышуның: алар сораулар биреп җанга тияләр икән. Мине дә Чулпан сораулар белән күмә: «Нәрсә ул бәхет?», «Нәрсә ул мәхәббәт?», «Унбиш яшьтә гашыйк булырга ярыймы?» Һәм ни дип җавап языйм ул кызга? Син беләсеңме, нәрсә ул бәхет? Мин белмим. Бәлки, мәхәббәтнең ни икәнен беләсеңдер. Мин белмим. Хатыннан сораган идем, күзләрен тутырып карады, мин сиңа әйтим, котым ботыма төште. (Син минем хатынның күзләрен беләсең инде – тәлинкә-тәлинкә.) Нигә шулай карады икән ул, Харис дус? Картаеп барган көнеңдә ни пычагыма сиңа мәхәббәт, дип әйтергә теләде микән? Теле белән әйтсә, ни була инде, әйеме? Кайбер ирләр күп сөйләшүче хатыннарыннан зарланалар, сөйләшмәгән хатын белән дә яшәүләре бик үк җиңел түгел. Ярый әле кызым үзем сыман тел бистәсе, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Иң кызыгы шунда, мистер Зәйнуллин: ул сөйләшмәгән хатынга мине беркем дә өйләндермәде ич. Үзем өйләндем. Дүрт ел буе артыннан чабып йөрдем. Ул чакта да сүзен сөзеп кенә чыгара иде. Янәмәсе, ул чакта тыйнаклыктан сөйләшмәгән, хәзер усаллыктан сөйләшми. Алай булмый бит ул. Менә сиңа дөнья, менә сиңа мәхәббәт. Унбиш яшьлек кызга ни дип җавап бирим инде, йә?
Бәлки, берәр акыллы фикер әйтерсең, ә? Хәер, миндә булмаган фикер синдә ничек булсын инде. Ха-ха! Хат яз, дускай. Исәнлек-саулык сиңа. Күңелең көр булсын, уең бер булсын: уку, уку, уку.
Ауф фезер Зейн(уллин)!
P.S. Синең җырлар дәфтәреңә ике җыр. Себергә барган идем, шунда Миңзифа Әгъләмовадан ишетеп кайттым. Ә син Ризван Маликов бүләк итте дип язып куй.
Рукавица, рукавица,
Рукавица – бияли;
Бүре түгел, ашамамын,
Якынырак кил әли.
Дайте ходу пароходу —
Первый номер киләдер;
Я люблю твою породу —
Сөйкемле күренәдер.
Үзеңә янә дә тагын бер сәлам кундырып, шагыйрь йөрәкле прозаик – иптәш Маликов.
23 ноябрь, 1970
Шагыйрь йөрәкле прозаик, иптәш Маликов!
Шигырь язудан тәмам туеп, гарык булып, бүтән ярты юл да язмыйм дип тәүбә итеп утырганда, ә башкалар язганны мәңге-мәңге укымам дип торганда, синнән бер колач шигырь килеп төште. Кансыз кеше син, иптәш Маликов. Җибәргән дәфтәрләреңне карават астына тондырдым да урамга чыгып киттем.
Баш әз-мәз генә аязлангач, бүлмәгә кайттым да сузылып яттым. Сине эт итеп сүгәргә тотындым. Кайчан туктар икән бу шигырь белән җенләнүеннән дип сүктем. Он да, җон да чыкмый бит үзеннән, нигә проза-мрозасын гына язмый, нигә белмәгән эшенә тыкшына дип җикерендем.
Шулай да карават астына керергә туры килде. Гафу ит, Ризванушка Маликушка, үзең язганнар түгел икән.
Син боларны унбиш яшьлек кыз язган дисеңме? Шигем бар! «Сәнең мөселманлыгыңда мәнем шигем бар». Син, эттән туган чучка баласы, үз шигырьләреңне унбиш яшьлек кыз псевдонимы белән сырлый башладыңмы әллә? Алай дисәм, мондый шигырь язу синең кулдан килер микән.
Синең шаяртмавыңа ышанып, җитди сүз әйтәм: әлеге дәфтәрдә нидер бар, Ризван. Борының бу юлы дөрес сизгән. Тик тикшер әле син, чынлап та унбиш яшьтә микән автор. Әгәр шулай булса – шактый ук зур табыш. Кулдан ычкындырмаска кирәк ул эре җәнлекне. Югыйсә шигърият капкынына вак-төякләр күп эләгә башлаган иде (шул исәптән, бәлки, үзем дәдер).
Әлбәттә, ул шигырьләрне шигырь итәргә кирәк әле. Ләкин унбиш яшь бит, малай, унбиш яшь. Минемчә, нормальный хәл түгел бу. Яки зур талант, яки фальсификация, яки…
Авторны син тапкансың, дәфтәрен яңадан үзеңә юллыйм. Мин – бик җыйнаксыз кеше. Йә югалтып куярмын. Шигырьләргә кул тыкмадым, әлегә ничек язылганнар, шулай торсыннар.
Бер киңәш: ул кызның үзе янына бер өлкән абзыйны (яше буенча түгел, сәләте буенча) җибәрергә яки, кызны Казанга чакырып, кара-каршы утырып сөйләшергә иде. Ничек дип атала әле ул? Индивидуальный семинар дип йөртәләр бугай.
Кыскасы, үзең кара инде. Элек мәдрәсәгә баланы илткәндә, аны хәлфә кулына тапшырганда, ничек дигәннәр? «Ите сиңа, сөяге безгә» дигәннәрме? Мәшәкате сиңа ул кызның, шигыре безгә. (Әгәр дә синең һәм минем өметне аклый алса.)
Хат тәмам. Сезне сагынып өлгердем, чучка танаулар, кайтып муллагызны (председатель була инде, безнеңчә) үбеп киләсе килә. «Үбеп» урынына «кыйнап» сүзен ишетәсең килгәндер инде синең?
Шиш!
С салямом без салям. Хариус Зайнуллин.
26 ноябрь, 1970
P.S. Сорауларга җаваплар.
1 сорау: Бәхет нәрсә ул? Җавап: Шагыйрь Харис Зәйнуллин белән дус булу.
2 сорау: Мәхәббәт нәрсә ул? Җавап: Шагыйрь Харис Зәйнуллинны төненә өч мәртәбә төштә күрү.
3 сорау: Унбиш яшьтә гашыйк булырга ярыймы? Җавап: Ярый. Әгәр дә гашыйк булган кешең шагыйрь Харис Зәйнуллин булса.
P.S. җырларың өчен спасибо. Миңзифа Әгъләмовага миннән рукавица зурлыгы сәлам!
Кызлар белән чуала башладың әле, Ризванушка. Берсеннән – җыр, икенчесеннән – шигырь. Саклан!
Ризван иптәш Маликов!
Хәтерлисездер, мин сезгә хат язган идем – Чулпанның әнисе Фәһимә Кәримуллина. Сез дә миңа җавап яздыгыз. Сез инде язучылар матур итеп сырлап-сырлап яза беләсез. Сезнең белән сүз көрәштереп буламы соң, шуңа күрә җавап бирмәдем, кирәк дип тә санамадым.
Бу хатны язуымның сәбәбе бер генә. Чулпан белән Сезнең даими хат алышуыгыз миңа ошамый башлады. Минем сизенүемчә, Сезне Чулпанның шигырьләреннән бигрәк үзе кызыксындыра. Алай дип уйларга хакым бар, чөнки мин Чулпанга килгән хатларыгызны укып барам. Сез аларда, рифма турында сөйлисе урынга, фәлсәфә сатасыз. Сезнең фәлсәфәне унбиш яшьлек кыз түгел, мин дә аңлап җиткерә алмыйм. Нигә баланың башын әйләндерергә.
Минем Сезгә киңәшем һәм үтенечем шул: Чулпанга хат язуыгызны туктатыгыз. Ул болай да буталчык бала. Бүтәннәргә охшамаган. Сез аның «Бәхет нәрсә ул?» дигән соравына мәгънәсез җавап биргәнсез, ә мәхәббәт турында аңа шундый сүзләр язарга Сезнең хакыгыз юк иде. Имештер, Сез бәхет белән мәхәббәтнең ни икәнен аңламыйсыз. Алдашасыздырмы, юкмыдыр – белмим, ләкин безнең кызыбыз аларны аңларга тиеш. Аның өчен бәхет – яхшы уку, мәхәббәт – без. Артыгын белергә әлегә кирәкми.
Иң аянычы – Сезнең белән языша башлаганнан соң, Чулпанның безгә мөнәсәбәте тагын да үзгәрде. Минем сүзләрдән көлә яки тыңлап та тормый. Классташларын санга сукмый, дус кызлары белән бөтенләй диярлек аралашмый. Шигырь белән тәмам җенләнде. Дәфтәрләренең һәрберендә шигырь. Мәгънәсез шигырьләр.
Ярый, сандугачны сары дип әйтмим ди мин, мин ахмак. Сез сары диегез, Сез акыллы. Ләкин кыланмыйча гына әйтегез, шигырь нигә кирәк. Нишләп була аның белән бу дөньяда? Без тарихтан укып беләбез – акыллы кешеләр шигырь чыгарып вакыт уздырмаганнар. Әгәр дә бөтен кеше рифма эзләп утырса, кем эшләр иде.
Шигырь язуның аракы эчү, тәмәке тартудан ни аермасы бар.
Тагын Сезнең ачуыгызны китерә торган сүзләр яздым. Әгәр киләчәктә дә шундый сүзләр ишетергә теләмәсәгез, Чулпанны һәм, гомумән, безнең семьяны тынычлыкта калдырыгыз. Үтенеп сорыйм Сездән.
Шунысын да белегез, иптәш Маликов: Чулпан Сезгә бүтән хат язмаячак. Ф. Кәримуллина.
Хөрмәтле Фәһимә ханым!
Мин Сезнең үзегезгә хат язган идем, җавап бирүне кирәк санамагансыз. Кызыгыз Чулпанга атап язылган хатка җавап бирүне кирәк санагансыз. Миңа бераз аңлашылып җитми мондый нәрсә. Ничек инде ул берәүгә атап язган хатка икенче берәү җавап яза? Шуңа күрә Сезгә язылган сүзләр Сезгә генә мәгълүм булсын өчен, адреска «лично в руки» дип яздым. Әлбәттә, Сез – ана кеше, кызыгызның ниләр эшләве, кемнәр белән аралашуы, кемнәр белән хат алышуы турында хәбәрдар булырга тиешсездер. Ләкин, беренчедән, Чулпаныгызга ышанмыйча, Сез аны тәрбияләү урынына үзегездән читләштерәсез дип уйлыйм, икенчедән, гафу итегез, мин бала-чага түгел: кемгә нинди сүзләр язарга кирәклеген әз-мәз чамалыйм. Һәрхәлдә, унбиш яшьлек кызга ни язганымны аңлап язарга тырышам. Әгәр дә Чулпанга ниләр турында язганымны белергә теләсәгез, үзеннән сорагыз. Әйтми икән, димәк, кызыгыз Сездән курка, Сезгә ышанмый. Әгәр дә инде ни әйтмәгән килеш тә кызыксынсагыз, миннән сорагыз, әйтеп язармын. Минем Чулпан мәсьәләсендә Сездән яшерен серем юк. Мин аңа мәхәббәт тә аңлатмыйм, Сезгә каршы котыртырга да җыенмыйм. Минем бердәнбер теләгем – кызыгызны шигырьдән биздермәү. Дөньяга шагыйрьләр кирәк. Бусы – бер. Икенчесе – Чулпан язган хатларны мин җавапсыз калдыра алмыйм. Әгәр дә язып та мин дәшмәсәм яки, Чулпан сеңлем, син миңа хат язма инде, сиңа җавап язасым килми дисәм, ул минем турыда, кешеләр турында ни уйлар? Дөресен әйтәм, минем вакытым бик үк иркен түгел, Чулпанга һәм Сезгә эч пошканлыктан язмыйм. Кызыгызның хатларына җавап бирүне мин бурычым дип саныйм. Кайчан да кайчан ул хат язудан туктар, мин дә… Хәер, кем белә, ул чакта да, бәлки, Чулпан, нигә югалдың, дип язарга туры килер. Сезнең кебек үк мин дә Чулпанның югалуын теләмим.
Сезнең бер җөмләгез мине уйга калдырды: «Шигырь нигә кирәк» дигәнсез. Формасы белән сорау җөмлә булса да, сорау билгесе куймагансыз, димәк, фикерегезне раслап, һаман саен шигырьгә каршы чыгасыз. Ә мин ул җөмлә артыннан сорау билгесе куям. Чыннан да, шигырь нигә кирәк? Яшермичә әйтәм, Сез аңласагыз да, мин ул сорауга төгәл җавап бирә алмыйм.
Мин бәләкәй чакта, сугыш вакытында безнең авылда Мулланур исемле егет бар иде. Җәйге кыска төн булсын, кышкы салкын төн булсын, безнең тәрәзә каршыннан җырлап үтә торган иде. Ни өчен җырлап йөргәндер, көе нинди булгандыр, белмим, хәтерләмим, әмма әниемнең: «Әле дә Мулланур бар авылда, җырлап күңелне юата», – дигән сүзләре һаман да истә. Күп нәрсәләр онытылган, Мулланур абыйның:
Өй артына суган чәчтем,
Уңды микән суганым?
Бер җырламый булмый инде,
Бар да минем туганым, —
дигән җыры онытылмаган. Тавышым булмаса да, дуслар җыелган мәҗлесләрдә мин аны җырлыйм.
Нигә кирәк? Белмим. Бәлки, Сез беләсездер.
Янә дә шунысы бар: Фәһимә ханым, адәм баласы үз гомерендә әллә никадәр кирәкмәгән нәрсәләр эшли. Уйлап-уйлап торасың да аптырашта каласың. Нигә кирәк? Кеше үлгәч, аны сабынлап юалар, ап-ак кәфенгә төреп яисә костюм, ак күлмәк кигезеп, галстук тагып кадерләп күмәләр. Нигә кирәк? Үлгән кешегә җир астында ничек ятса да барыбер түгелмени? Җитмәсә, кабере өстенә чардуган корып, таш куялар, чәчәкләр, агачлар утырталар. Нигә кирәк? Үлгән кеше аларны күрәмени?
Кешенең «җүләрлеген», кирәкмәгән эш эшләп вакытын уздырган мисалларның саны юк. Һәм шуларның барысының да нигезендә шигырь ята.
Аннан соң, һич кенә дә аңламыйм мин Сезне, Фәһимә ханым. Сүз шигырь яратмавыгыз турында бармый. Минем әни мәрхүмә дә шигырь укып кына ятмый иде. Хәтта ул шигырьнең ни икәнлеген дә белми иде бугай. Әмма бервакытны минем шигырь (хәзер беләм: аның шигырь дип әйтерлеге дә булмаган) район газетасында басылгач, әни утырып елады. Бер атна буе газетаны алъяпкыч түшенә кыстырып йөрде, эшләгән җирендә, инеш буенда, урамда шул газетаны, тартып чыгарып, кешеләргә күрсәтә иде. Минем улым язган, дип мактана иде.
Газета-журнал редакцияләренә балалардан бик күп кулъязмалар килә. Аларның кайберләрен балаларның әниләре, әтиләре җибәрә. Шатлыклары эчләренә сыймаганга җибәрәләр: балалары шигырь язган бит! Укып карасаң, шигырьләре әллә ни дә түгел:
Сара салма сала,
Гата мылтык ата.
Ләкин ни генә булмасын, ул – шигырь! Ә сез? Аңламыйм, Фәһимә ханым, үтерегез, аңламыйм! Минем дә нәни кызым бар. Әгәр дә ул, үсеп, Чулпанныкы кебек шигырьләр язсамы?
Уйлагыз әле, Фәһимә ханым, ныклап уйлагыз.
Тарихны укыганда да дикъкать беләнрәк укыгыз. Институтта әйткәннәрдер, мин Сезгә ике генә кешенең фамилиясен атыйм. Ломоносов һәм Маркс. Ярый, Хәйям, Гейне, Пушкин, Тукайны тилеләр дип атыйк ди, әмма Карл Марксны акылсыз кеше дип әйтүе печтик кенә уңайсыз. Арттырып ук җибәрмәгез инде, зинһар. Шигырьне аракы эчү, тәмәке тарту белән янәшә куюыгызга, әлбәттә, ышанмадым, юри, мине үртәр өчен язгансыз дип уйладым. Мин чынлап та үртәлдем. Юри генә дә андый сүзләрне әйтергә ярамый.
Менә шул, Фәһимә ханым. Сездән үтенеп сорыйм: зинһар, Чулпанга язылган хатларны Чулпан үзе генә укысын.
Исәнлек-саулык, сабырлык теләп, Ризван Маликов.
Иптәш Маликов!
Акыл өйрәтүегез өчен рәхмәт. Тик үз баламны үземә тәрбияләргә рөхсәт итүегезне үтенәм. Сез кайда укыгансыздыр, кызыксынмыйм. Мин – педагогия институтын тәмамлаган кеше. Сез үз кызыгызны тәрбияләгез. Нәрсәнең кирәк, ни-нәрсәнең кирәк түгеллеген дә Сездән ким белмим. Чулпанның ике абыйсын да мин тәрбияләдем. Берсе химия-технология институтын тәмамлады, икенчесе КАИда укый.
Сезгә сүзем шул: Чулпанга хат язудан туктагыз. Соңыннан үпкәләрлек булмасын. Әгәр дә шигырь турында акыл сатарга телисез икән, әнә минем каенанам белән язышыгыз. Эше юк, вакыты күп, акыл сатарга да ярата. Сездән ким түгел. Артык булмаса.
Мин бит Сезнең эшегезгә кысылмыйм, нигә безнең эшкә тыгыласыз. Үзебез ничек телибез, шулай яшибез. Менә шул.
Шигырь… Шагыйрь… Беләм мин сезнең кебекләрне. Матур сүз сөйләп, кеше башын әйләндерүчеләр. Үзәгемә үткән нәрсәләр турында әйтергә мәҗбүр итәсез. Мин дә ярата идем берәүнең шигырь сөйләгәнен. Авыз ачып тыңлый идем. Авызымны ачып калдым, ул икенче берәүгә сөйли башлады. Икебез дә әтисез балалар үстердек. Калганнары нишләгәндер – белмим. Ә ул һаман шигырь сөйләп йөри, диләр. Җенем сөйми! Ишетәсем килми!
Кем белә сезнең уегызны. Башта сеңлем-фәлән дип хат язарсыз да аннан соң… Мин кызымның акыллы булуын телим. Хәзер хыялыйлар заманы түгел. Чәчәкләр базарда сатыла торган заман.
Мине сез, әлбәттә, тупас, ахмак, надан, диярсез. Теләсә ничек дип атагыз, мин курыкмыйм. Мин бары тик кызым өчен генә куркам. Ир бала булса, көненә иллешәр хат язышсагыз да исем китмәс иде.
Сез Чулпанны белмисез. Мин беләм. Бәлки, тагын акыл өйрәтерсез, балаларның көндәлеген укырга ярамый, диярсез. Зинһар өчен, гафу итегез, зинһар өчен, кичерегез, мин кызымның көндәлеген укып барам. Кирәк булса, аның көндәлегеннән бер хат күчереп җибәрәм. Укыгач күрерсез, менә нинди ул минем кызым. Әллә кайчан үлгән Тукайга мәхәббәт хаты язганны Сезгә язмас дип ничек ышаныйм. Ярый ла Тукай өчен җавапны Чулпан үзе язган, Сез бит япь-яшь кызның мәхәббәт аңлатуын ишеткәч эреп төшәчәксез, җай чыкканын көтеп йөриячәксез.
Тагын бер кабатлыйм, Чулпанга килгән хатларны аңа унсигез яшь тулганчы мин укып барачакмын. Унсигез яшь тулгач, үзе карар. Иң яхшысы, хат язудан туктагыз. Әгәр мин язганнар гына җитмәсә, тормыш иптәшем – Чулпанның әтисе язган хатны да җибәрәм.
Ачуланышмыйк, иптәш Маликов. Югыйсә Язучылар союзына Сезнең кем икәнлегегезне әйтеп язачакмын.
Фәһимә Кәримуллина.
Агай-эне. Син анда безнең кызга хат язып ятасың икән. Ташла ул эшеңне яхшы чакта. Мин күп сөйләп тормыйм. Бер әйтәм, берәгәйле әйтәм. Кызларга хат язасың килсә, Казаныңдагы кызларга яз. Бетмәгән анда кыл койрыклар. Алдалап ятмагыз безнең кызларны. Мин күп сөйләп тормыйм. Казанга барып, муеныңны борып кайтырга да күп сорамыйм. Бер хатының гына җитмимени? Яшьрәкләр кирәкмени? Булдымы? Булса шул. Ташла ул эшеңне. Мин күп сөйләп тормыйм. Мине кем дип сорасаң, Фәйзрахман исемле булырмын. Синең ише шәләй-вәләйләргә бармагым белән генә чиртәм. Мин күп сөйләп тормыйм. Бер әйтәм, берәгәйле әйтәм. Бетте.
Чулпанның Тукайга хаты:
Исәнмесез, Тукай абый! Бу хатны сезгә таныш булмаган кыз Чулпан яза. Өйдә үзем генә. Каршымда сезнең фоторәсемегез көлемсерәп миңа карап тора. Миннән көләсездер инде. Җүләр кыз дип әйтәсездер. Мин чыннан да җүләр, Тукай абый. Әти дә миңа «җүләр» ди, әни дә миңа «җүләр» ди.
(Күрдегезме инде, иптәш Маликов, шигырьнең кая илткәнен? Без, имеш, аңа «җүләр», дибез?)
Тукай абый, Сезгә бер сорау бирергә буламы? Сезгә гашыйк булырга ярыймы, Тукай абый? Мин Сезне бик яратам. Сез миннән башка берәүне дә яратмагыз, ярыймы? Минеке генә булыгыз. Мин Сезне иркәләрмен, чәчләрегездән сыйпармын.
(Күрдегезме? Сезгә, бәлки, көлкедер, миңа көлке түгел кызымның мондый саташуы.)
О проекте
О подписке