Нигә киттең инде, Юзи?!
Шулай итәләрмени?
Тик торганнан Шигъриятне
Ташлап китәләрмени?
Син язасын кемнәр язар?
Беркем дә язмас инде.
Син янган утларда хәзер
Беркем дә янмас инде…
Син Шигырьдә алтын идең,
Алтын да көмеш идең!
Син бит болай әйтми-нитми
Китмәскә тиеш идең.
Китмәскә тиеш идең син,
Яшәргә тиеш идең.
Безне Татар Шигыренә
Дәшәргә тиеш идең!
Син бар чакта дөньясы да
Яктырак, киңрәк иде…
Нигә киттең инде, Юзи?!
Китмәскә кирәк иде.
23.01.05
Кушылып кояш чыңына
Күктә күбәләк көлә.
Бер болыт, бер акчарлак юк-
Шул бер күбәләк кенә.
Күбәләк, нәни күбәләк
Оча диңгез эчендә.
Югалып кала кайчакта
Зәңгәр дулкын төсендә…
Бернинди уй-хиссездер ул –
Талпына да җилпенә.
Җилфер-җилфер-
Җилфер-җилфер…
Белмим, кая җилкенә?
Оч да оча ул – аны
Дулкыннар алдалыйдыр.
Ул үзенең көчсезлеген
Бөтенләй аңламыйдыр…
Күзәтә диңгез үзенең
Канатлы җариясен…
Рәнҗетер микәнни диңгез
Бу нәфис җан иясен?!.
Безнең гомер хатын-кыз дип узган,
Алар өчен барсын кылганбыз.
Үзебез дә башсыз булганбыз шул,
Хәзер генә бераз тынганбыз.
Мәхәббәткә маңка мешать итми,
Ул безгә дә мешать итмәде.
Тик барсын да сөеп өлгермәдек:
Кызлар җитте, яшьлек җитмәде.
Хатын-кызлар мәсьәләсендә без
Ни акыллы инде, ни юләр…
Беләсезме, яшь чакларда калды
Сөелүләр һәм дә сөюләр.
Күпме тырышсаң да, бу картлыктан
Булмый икән, булмый качыплар…
Без яратып йөргән чибәр кызлар
Күптән инде әби-карчыклар.
Безнең яшьтә нинди гыйшык-мыйшык?
Дәрт бар ла ул, дәрман чамалы…
Безнең яшьтәгеләр күптән инде
Түбәтәйле яки чалмалы!
Безгә хәзер хатыныбыз кирәк,
Хет арканы терәп ятарга.
Туры килә хәзер бер Ходайдан
Сәламәтлек теләп ятарга.
Безнең яшьтә инде гомер дигән
Кибәнне без очлап ятабыз.
Кызлар кочып ятмыйбыз инде без,
Пенсияне учлап ятабыз.
Без күптәннән әйттек бугай инде
Мәхәббәттә үз сүзебезне.
Көзгегә дә карап-карап алыйк,
Күрер өчен үз-үзебезне.
Безнең яшьтә нинди гашыйк булу,
Безнең яшьтә нинди сөяркә?
Вакыт инде сөяркәләр түгел,
Оныкларыбызны сөяргә…
Әмма кызлар күрсәк, һәркайсыбыз
Без Дон-Жуан бераз, хан бераз.
Комачаулый ләкин яратырга
Склероз да остеохондроз…
Без, әлбәттә, яратмаслык түгел,
Без, әлбәттә, эшем иясе.
Комачаулый ләкин кан басымы,
Язвасы һәм ишемиясе…
Өйдә – хатын, эштә дә – хатын-кыз…
Алар безгә шундый якыннар.
Ә шулай да бераз олыгайдык.
Бетмәс монда кызлар, хатыннар…
Хатын-кыздан ял итәргә кирәк,
Эт еккан бу кризис чорында…
Кичерерсез мине – шигыремдә
Уенын да әйттем, чынын да.
Тик барыбер нинди тормыш инде,
Яшь чактагы төсле сөймәгәч?
Ә сез минем сүзгә карамагыз –
Шагыйрь халкы ниләр сөйләмәс…
Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез!
Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез,
Әрнетмәгез – сәбәп тапмагыз.
Әнкәйләрнең нечкә күңелләрен
Күз карасы төсле саклагыз!
Беребез дә мәңгелеккә килми,
Аларның да җаны бер тына…
Әнкәйләрне ялгыз калдырмагыз,
Тапшырмагыз картлар йортына!
Нурлы, җырлы булмас әнкәгезне
Сыйдырмаган фатир, йортыгыз.
Әнкәйләрне, берүк, ташламагыз,
Ана каргышыннан куркыгыз!
Әнкәйләрне, берүк, елатмагыз –
Күз яшьләре безгә төшмәсен.
Әнкәйләрнең ачы күз яшьләре
Ләгънәт булып төшсә, нишләрсең?!
Әнкәйләр ул безне кичерер дә,
Ходай гына ләкин кичермәс.
Әнкәйләрнең догасыннан башка,
Авыр юллар җиңел кичелмәс.
Газиз әнкәйләр дип җан атыгыз,
Газиз әнкәйләр дип яныгыз!
Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез,
Эчегездә булса җаныгыз!
Әнкәйләргә тавыш күтәрмәгез!
Һәм күтәрелмәсен кулыгыз!
Сездән әнә гыйбрәт алып тора
Яныгыздагы кыз-улыгыз.
Әнкәйләрне, берүк, онытмагыз,
Әгәр дә сез кеше икәнсез.
Онытсагыз, гөнаһларга батып,
Сез үкенеп гомер итәрсез!
Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез,
Милләткә бит аның хурлыгы.
Аналарга булган хөрмәт белән
Бәяләнә милләт зурлыгы.
Мин хурламыйм монда берәүне дә.
Әйбәт балалар бар, бар алар!..
И аналар! Үстерсәгез иде
Халкыбызга лаек балалар!
03.03.2005
Мине тапкан туфрак бит ул,
Мине баккан җир бит ул…
Туган җирен онытмаган
Ир генә чын ир бит ул!
Туган җирен онытучы
Башкалардан ким бит ул, –
Каберенә бер урын да
Тапмаска мөмкин бит ул.
Ә туган җир бик иркен ул,
Туган җир бик киң бит ул.
Иң гүзәл җир, иң газиз җир…
Туган җир – иң-иң бит ул!
Мин агызган кендек каны,
Мин тамызган тир бит ул…
Һәммәбезнең туган җире
Изге җиргә тиң бит ул!
Әнкәм кебек берәү бит ул,
Әткәм кебек бер бит ул…
Мин кайтасы туфрак бит ул,
Мин ятасы җир бит ул!
03.04.05
Әдәп саклап уза гомер.
Мин аңладым күптән:
Тәхете дә, бәхете дә
Төшми икән күктән.
Әдәпсезләр һәм әрсезләр
Чыга тора алга.
Чебеннәр шикелле алар –
Җыелалар балга.
Кайчакларда алалмыйсың
Алга килгәнне дә:
Эләктерәләр әрсезләр
Сиңа дигәнне дә.
Туа яңа комсызлары,
Яңа каруннары.
Бар ни дә юк ни аларга
Әхлак кануннары.
Була оятсызланырга,
Була кычкырырга…
Нигә әле эт шикелле
Бәйдән ычкынырга?!
Этешсеннәр, төртешсеннәр…
Андыйларга төкер!
Тамак та тук, өс тә бөтен,
Исән-саубыз, шөкер!..
Ни дисәң дә, шул ук бер сүз,
Шул ук бер зар инде…
Әдәп саклап уза гомер –
Узса узар инде.
22.09.95
Тагын сезне котлыйм инде,
Тик көлмәгез берүк сез:
Чөнки ел да бер үк җыр бит,
Бер үк котлау, бер үк сүз.
Ел саен әйтелә торган
Шул ук бер теләк инде,
Ел саен бирелә торган
Шул ук бер бүләк инде…
Былбылларны да уздырып,
И сайраган булабыз,
Сүзләрнең иң матурларын
И сайлаган булабыз…
И ярарга тырышабыз,
И булышкан булабыз.
Сез ышанган буласыздыр,
Без тырышкан булабыз.
Сезгә ныклабрак карасаң,
Сез бик гүзәлдер әле.
Сезнең ирләрегез сезгә
Ничек түзәдер әле.
Сезнең җаныгыз матурдыр,
Сезнең хисләр миллидер.
Сез сылудыр, бик нәфистер,
Сез бик нечкә билледер.
Сезгә әле унсигездер,
Сезгә инде илледер…
Безнең татарның кызлары
Илледә дә җилледер.
Сез әле Ләйлә шикелле
Ярата беләсездер.
Күптән сүнгән хисләрне дә
Яңарта беләсездер.
Яратуның әллә нинди
Серләрен беләсездер,
Ул серләрнең әллә нинди
Төрләрен беләсездер…
Кемнең генә кочагында
Ятасыздыр инде сез,
Абага күк төнлә чәчәк
Атасыздыр инде сез.
Мин белмим шул инде сезне,
Яратып карамагач.
Сезгә кем кирәктер инде –
Безләр дә ярамагач…
Мин яраталмам шул инде
Барыгызны берьюлы.
Миңа җитә берегез дә,
Миңа җитә бер җылы.
Без алай ук Мәҗнүн түгел,
Без – гади гашыйк кына.
Без бит Мәҗнүннәр янында
Бер артык кашык кына.
Шулай да матур сүз көтә
Сезнең зур, матур күзләр.
Ярар инде, котлыйм сезне –
Күп бездә матур сүзләр!
Тик дан җырлыйм бүген фәкать
Күзләрегезгә генә,
Мин дан җырлыйм алма кебек
Йөзләрегезгә генә,
Иреннәрегезгә генә,
Кулларыгызга гына…
Иң тәмле сүзне әйтермен
Колагыгызга гына.
05.03.05
Минем кебек Сөн буенда
Уйнап үскән Мурзин Даян…
Хәзер аның кем икәнен
Белеп була әллә каян!
Легендар «кара генерал»
Баян улы – Мурзин Даян!
Халкым, авыр чакларыңда,
Даян Мурзиннарга таян!
Батырлыклар, тапкырлыклар
Килгәндер ул каян аңа?
Сезгә, сезнең батырлыкка
Мин дан җырлыйм, Даян ага!
Сезнең белән горурланам,
Сезне мактыйм, сезне зурлыйм!
Барыбыз да сезнең кебек
Булалмыйбыз, Даян Мурзин.
Сезнең төсле була алсак,
Без шул башка булыр идек.
Күптән инде без бәхеттән
Күккә ашкан булыр идек.
Дәүләтле бер халык булып
Йөрер идек хәзер менә!..
Тик батырлар күп булмый шул –
Даян Мурзин да бер генә!
Без дә – егет асыллары,
Без дә төшеп калмаганбыз:
Халкыбызны кулыбыздан
Килгән кадәр данлаганбыз!
Ә шулай да, Даян ага,
Каһарманлык – синдә генә!..
Юкса син дә минем төсле
Үскәнсең бит Сөндә генә.
8.07.05
Балачак дустым Альберт Тимергазиевка
Дөньялар кызык икән ул –
Таралдык та беттек.
Гомер дигән озын юлның
Уртасын да үттек…
Кырык сигезләр авылда
Икәү генә идек.
Шуңа да без бәябезне
Бик тә белә идек.
Шәммәттән дә шәп егетләр
Бар бит алар, бар бит.
Шул егетләрнең икесе -
Роберт белән Альберт!
Ә Зиннур, Фәһим, Мөдәллиф
Бездән зуррак иде.
Шулар белән сугыштык бит –
Без дә дурак инде.
Ә Фән, Фәнил, Айрат, Тәбрик
Бала-чага иде.
Алар безнең артыбыздан
Калмый чаба иде…
Ул чакларда безгә әле
Ун яшь тулган микән?
Әткәйләр дә без үскәндә
Яп-яшь булган икән..
Әнкәйләрне әйткән дә юк…
Әй чибәрләр иде!
Шуны да белмәгәнбез бит…
Әй җүләрләр инде.
Шул чакларны уйлыймын да
Елыйсылар килә,
Шәммәтнең бер эте булып
Улыйсылар килә.
Кемнәр бар да, кемнәр юк шул…
Өлкән буын – без дә.
Сызлаштыра буыннар да,
Начар күрә күз дә.
Күзгә хәзер йокы керми,
Сезне күрәм төштә.
Тик төшләр дә өзелә шул
Иң кызыклы төштә.
Безнең балачагыбыз да
Шул төш кебек кенә.
Китәсе килә кайчак шул
Төшкә кереп кенә…
Сирәк инде очрашу да,
Хәлләр белешү дә…
Төш шикелле генә булды
Безнең күрешү дә.
01.08.04
Композитор Фасил Әхмәтовны
сагынган минутларда
Ул матур күңелле иде,
Ул моңлы Фасил иде.
Ул җырдан гыйбарәт иде,
Ул моңнан хасил иде…
Татарның моңы иде ул,
Дөньяның яме иде.
Җыр аның җегәре иде,
Җыр аның гаме иде.
Җыр аның бәгыре иде,
Җыр аның җаны иде.
Иң матур чагы – җанында
Җыр туган чагы иде.
Моң дәрьясында калды ул,
Моң дигән утта янды.
Таякка түгел, халкының
Күңеленә таянды.
Таянды татар җырына,
Татарның моңнарына.
Кагылды ул күңелләрнең
Иң нәзек кылларына…
Инде менә искә төшә
Йә моңлы, йә җор булып,
Һаман да җанда яңгырый
Онытылмас җыр булып.
Җырлары әй затлы иде,
Үзе дә асыл иде…
Башкача мөмкин дә түгел,
Чөнки ул Фасил иде.
23.11.05
О проекте
О подписке