Читать книгу «Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами» онлайн полностью📖 — Роберта Миннуллина — MyBook.
image

Без – программалар күргән халык…

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Без үз гомеребездә бик күп төрле программалар күргән халык. Заманында бишьеллыклар, җидееллыклар бар иде. Гомер булгач, коммунизмга алып баручы егерме еллык программаларны да, тирән кризистан чыгарырга тиешле биш йөз көнлекләрен дә күрергә насыйп булды. Программалар языла торды, тормышыбыз зур тизлек белән артка таба тәгәри барды. Монысы инде элеккеләре кебек булмас дип ышаныйк. Һәм булмас та. Беренчедән, тарихыбызда сабак, гыйбрәт алырлык хәлләр күп булды. Икенчедән, әлеге Программа Татарстан тарихында беренче генә булса кирәк. Һәрхәлдә, мөстәкыйль республика буларак, без үз өстебезгә бик зур йөк алабыз, халкыбызны яхшы тормышка ышандырабыз. Әгәр дә кабул ителгән Программабыз тормышка ашмый калса, без Россиягә генә бармак төртеп күрсәтә алмаячакбыз. Барысы өчен дә үзебезгә җавап бирергә туры киләчәк.

Мин чыгышымда Программаның «Культура и искусство» дигән бүлегенә кагылып үтәрмен. Ни өчен «культура и искусство» дидем, чөнки Программа русча язылган, татарчага тәрҗемә ителмәгән. Иң элек шунысын әйтергә тиешмен: әлеге китап итеп басылган Программага кертелгән кадәресе мәдәниятебезнең бүгенге торышын тирәнтен аңлап, проблемаларны белеп, төшенеп язылган.

Программада мәдәни-агарту учреждениеләренең эшенә, милли гореф-гадәтләребез үсешенә, фольклор һәм үзешчән сәнгатьне үстерүгә күп урын бирелгән, туган телне өйрәнүгә дә игътибар ителгән. «В процессе реализации Государственной программы РТ по сохранению, изучению и развитию языков народов республики следует разработать республиканскую программу комплектования библиотечных фондов национальной и краеведческой литературой», – диелә Программада. Бу – бик әйбәт фал. Шулай да телләр турындагы Законыбыз алай тиз генә үтәлмәс, дип уйлыйм. Бюджеттан бүленгән акчаның узган ел бик аз өлеше генә бирелде. Быел исә бүгенгә кадәр бер генә тиене дә бирелгәне юк! Ә ел узып бара. Аннары нинди китаплар белән тулыландырырбыз икән без ул китапханәләрне? Ул хакта Программада бер сүз дә юк. Республикада полиграфия базасының үсеше турында, татар китабын чыгару турындагы проблемалар хакында кем кайгыртырга тиеш? Сүз дә юк, телләр турындагы Законны тормышка ашырырга кирәк. Ләкин бармак белән генә санарлык татар китабы чыгарып, берничә мең китапханәне ничек тулыландырасың? Ә инде бүгенге китап кибетләрендәге китапларны күрәсездер, бәлки, укыйсыздыр да: анда рус телендәге шыплап тутырылган боевиклар, фантастика, эротика, тегенди-мондыйлар турында романнар…

Программада профессиональ сәнгатькә, кызганычка каршы, бик аз урын бирелгән. Анда да гомуми сүзләр белән генә әйтелгән. Мәсәлән: «Государственная поддержка профессиональных коллективов». Моның бит безнең өчен бер яңалыгы да юк. Шөкер, моңа кадәр дә театрларыбыз, төрледән-төрле оркестрларыбыз, ансамбльләребез бюджет исәбенә яшәделәр һәм яшиләр. «Проведение фестивалей, конкурсов, праздников искусств». Әйе, фестивальләр һәм бәйрәмнәрне без инде уздыра беләбез, күп очракта хәтта арттырып та җибәрергә яратабыз. Бюджет акчасының шактый өлеше шуларга китеп бара. «Введение новой гонорарной политики». «У кого что болит» дигәндәй, менә монысы – ярый торган эш. Тик ул ничек хәл ителер, анысын әлегә белгән юк. Бүген дә бөтенләй үк гонорарсыз утырмыйбыз, әмма бу мәсьәлә безнең иҗат кешеләрен бик тә борчый. Биредә мин иң элек язучыларны, композиторларны һәм журналистларны күз алдында тотам. Кыргый базар нәкъ менә аларны ыштансыз калдырды. Арабызда бер-ике акчалы иҗат кешесе бар икән, ул әле барыбыз да шундый дигән сүз түгел.

Бер генә мисал китерәм дә шуның белән тәмамлыйм. Үткән атнада мин «Мәдәни җомга» газетасыннан узган елгы өч материалым өчен берьюлы бик күп гонорар алдым. Бер полоса тутырып басылган бер иҗат портреты өчен – 34 848 сум, икенче бер мәкаләм өчен – 21 780 сум, бер полоса шигырьләр циклы өчен 27 878 сум акча. Ул полосада 10 шигырь иде. Димәк, минем бер шигырем 2787 сум чамасы тора. 100 шигырь язсам, 270 мең чамасы гонорар алачакмын. Ул кадәр шигырьне язар өчен, бик актив шагыйрьгә дә берничә ел вакыт кирәк булачак. Әле дә яза безнең татар язучысы, әле дә түзә дияргә генә кала.

Үземнән мисал китергән өчен, сездән гафу үтенәм һәм шуны әйтмәкче булам: «Культура и искусство» бүлеге шактый бай һәм тирән анализлы булса да, мәдәниятебезнең кайбер өлкәләре бөтенләй искә алынмаган. Ул – полиграфия, китап бастыруның торышы. Шулай ук иҗат союзлары турында да бер сүз юк. Әмма мине иң нык борчыганы – вакытлы матбугат һәм радио-телевидение. Алар турында, ни өчендер, бер генә сүз дә әйтелмәгән. Миңа калса, массакүләм информация чараларының бүгенге торышы безне бик тә борчырга тиеш, һәм ул Программада, һичшиксез, урын алырга тиеш.

Программа матур һәм сыйфатлы итеп, китап рәвешендә чыгарылган. Бер генә татар язучысы да шушындый китап чыгарудан баш тартмас иде. Тик ул бер файдасызга чиновникларның эш өстәлендә тузан җыеп ятмасын иде, шушы китап язучыларыбызның яңа китапларын чыгаруга да этәргеч булсын иде. Шул чагында гына ул безнең өчен кадерле китап, кадерле Программа булачак!

Кыскасы, файдалы зур эш эшләнгән, зур чыгымнар тотылган, хәзер инде, җиң сызганып, шушы Программаны тормышка ашырасы гына калды!

1996

Ояты үзебезгә булыр!

(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

Әгәр хәтерләсәгез, 1996 елгы бюджетны кабул иткәндә, депутатлар тырышлыгы белән мәдәнияткә, матбугатка, телевидениегә шактый гына миллионнар, миллиардлар өстәлгән иде. Без моны гомумкультурабызга зур булышлык дип кабул иттек. «Бездә дә культурага мөнәсәбәт уңай якка үзгәрә башлады», – дип шатландык. Кызганычка каршы, әлеге акчаларның күбесе адресына барып җитмәде. Авылларыбыздагы культура учаклары кызганыч хәлдә калды. Китап чыгару эше бер адым да алга китмәде, киресенчә, тагын да арткарак тәгәрәде. Татар телевидениесенең вакытын бер сәгатькә арттыру өчен, 3 миллиард сумнан артык акча таптык. Соңыннан Министрлар Кабинетының карары да булды. Ләкин татар телендәге тапшырулар бер минутка да артмады. Татар телевидениесе ул вакытны ел буена чит ил киносы әйләндерү өчен файдаланды. Шушылар турында уйлангач, кирәк микән бу кадәр тырышу дип тә куясың.

1997 елгы бюджет проектына да безнең комиссиянең тәкъдимнәре җитәрлек. Проекттагы кимчелекләрне, ялгышларны бүген үк төзәтергә кирәк, чөнки шул ук әдәбият-сәнгать әһелләре, мәдәният эшлеклеләре ел дәвамында барыбер Президентның да, Премьерның да бусагасын таптаячаклар. Ишектән кертмәсәң, алар тәрәзәдән керәчәкләр. Сезнең күңелләрегезнең йомшак чагын барыбер туры китерәчәкләр. Алып килгән хатларына «Поддержать!», «Прошу решить положительно!» дигән визаларны барыбер куйдыртачаклар.

Конкрет тәкъдимнәргә күчәм. Мәдәнияткә, һичшиксез, 7 миллиард 570 миллион сум өстәргә кирәк дип исәпли комиссия әгъзалары. Белүебезчә, бюджетны эшләү барышында тарихи һәм мәдәни хәзинәләрне реставрацияләү өчен, авыл клубларына әйберләр алу өчен планлаштырылган 7 миллиард сум «Казан Кремлен торгызу» «строка»сына кертелгән. Моның белән һич кенә дә килешеп булмый. Бу – калган тарихи-мәдәни хәзинәләребезне торгызу бөтенләй диярлек туктатылачак дигән сүз. Безне бигрәк тә «Болгар» тарихи-архитектура тыюлыгы борчый. Бабаларыбызның изге урыны болай да ташландык хәлдә. Шуңа да карамастан аннан халык өзелми. Киләсе елда Бөтендөнья татар конгрессының икенче корылтае җыелачак. Дөньяның төрле почмакларыннан татарлар кайтачак. Алар безгә рәнҗеп китмәсеннәр өчен, «Болгар»ны кичекмәстән торгызырга, тәртипкә китерергә кирәк.

Бюджет проектында иҗат союзлары өчен 851 миллион сум гына чыгым каралган. Язучылар берлегендә генә дә 250 дән артык язучы исәпләнә. Аларның шактый гына өлеше беркайда да эшләми, язучылык белән генә шөгыльләнә. Китаплары күптән инде чыкмый. Фактта алар – эшсезләр. Ләкин аларга бернинди дә эшсезлек пособиесе бирелми. Аннары юбилейлар, иҗат кичәләре уздырырга кирәк. Язучылар да китә тора. Ул язучыларны, һич югында, үзләре үлгәч булса да, хөрмәтләп озатырга кирәк. Каберләренә ташлар, һәйкәлләр куярга кирәк. Аларның берсе дә бушка эшләнми. Безнең шулай ук Рәссамнар берлегебез бар. Аның 60 ел дәверендә бюджеттан бер генә тиен дә акча алганы юк. Кайберәүләр: «Рәссамнар – бай халык», – диләр. Һич тә алай түгел. Күргәзмәләр залын тотар өчен генә дә айга 40 миллион сум акча кирәк. Шуңа күрә без аларга ярдәм итәргә, елга 100 миллион сум бюджет акчасын жәлләмәскә тиешбез.

Менә берничә ел инде республикада «Татар-информ» эшләп килә. Ул – республикадан читтә яшәүче татарлар белән турыдан-туры эшләүче, татар диаспорасына ярдәм күрсәтүче бердәнбер оешма дисәң дә була. Бюджет проектында каралган сумма аларның эшчәнлеген тәэмин итәрлек түгел. Аннары безне гаҗәпләндергән тагын бер факт: ул да булса Татарстан китап нәшриятының бюджет проектыннан бөтенләй төшеп калуы. Бу – тарихта булмаган хәл. Хәтта сугыш елларында да татар китабы чыгудан туктамаган. Бу – татар китабын үлемгә хөкем итү белән бер. Ә сүз фәкать 6 миллиард сум турында бара.

Мине борчыган тагын бер әйбер бар. Ул – кинематографиягә караган маддә. Анда нәфис фильм өчен бер генә тиен дә акча каралмаган. Хәтерләсәгез, без, депутатлар, Кинематография дәүләт комитетын яклап, саклап калдык. Аның яңа җитәкчесен хупладык. Татар киносы булыр дип өметләндек. Әмма «Болгарның җылы җилләре» тирәсендә салкын җилләр исә башлады. Хәтта үзебезнең депутатлар арасында да аңа мөнәсәбәт төрлечә. Ә комитет кешеләре, ул кинога акча бүлмәгез, дип, дәүләт җитәкчеләренең ишек төпләрен таптыйлар. Менә бу чын татарча «кино» инде. Булачак беренче татар киносына ярдәм итәргә кирәк. Башланган эшне, яртысы эшләнгән килеш ташлап, кеше көлдермик. Һәм безнең комиссиянең фикере мондый. 1996 елгы акчаның да әле 30 проценты гына тотылган. Киноның инде 60 проценты төшерелгән. Быелгы биреп бетерелмәгән 7 миллиардны булса да киләсе ел бюджетына, һичшиксез, кертергә кирәк.

Телләр турындагы Законны тормышка ашыру чаралары өчен бюджет проектында аерым «строка» бар. Узган елгы бюджетка моның өчен 5 миллиард сум каралган иде. Ул фәкать 15 процентка гына үтәлде. 1997 елга да былтыргы кадәр генә каралган. Мин моны ниндидер бер аңлашылмаучанлыктыр дип уйлыйм, һәрхәлдә, махсус уйланылган, республикадагы тотрыклы сәяси тормышны юри бозар өчен эшләнгән эш түгелдер. Әмма, иманым камил, әгәр дә әлеге сумма шушы килеш калса, җәмәгатьчелектә, бигрәк тә татар җәмәгатьчелегендә, зур ризасызлык тууы бик мөмкин. Соңгы вакытта татар телен дәүләт теле итү өлкәсендә күпмедер җанлану, кызыксыну бар, теләк бар, әмма бу – зур чыгымнар сорый торган эш. 5 миллиард ул – бүген «скромный» гына бер коттедж бәясе. Мәсәлән, Татарстан китап нәшриятында профессор Фуат Ганиев төзегән икетомлык русча-татарча академик сүзлекнең кулъязмасы ята. Аны чыгарыр өчен 1,5 миллиард сум кирәк. Ә андый сүзлекләр, дәреслекләр, китаплар йөзләгән булырга тиеш. Шуңа күрә дә Финанс министрлыгы быелгы бурычларын да биреп бетерергә бурычлы. Һәм мин 16 нчы маддәнең 14 нче пунктын 12 миллиард сум дип үзгәртергә кирәк дип исәплим.

Әгәр инде Конституция дә, телләр турындагы Закон да үтәлми икән, аларны акча юклыктан үти алмыйбыз икән, әйдәгез, Конституция белән Законга вакытлыча төзәтмә кертик. «Финанс хәлләре әйбәтләнгәнче, Татарстанда дәүләт теле булып рус теле генә исәпләнә», – дип язып куйыйк. Халыкка аңлатырбыз. Бәлки, безнең хәлгә керерләр. Ояты үзебезгә булыр!

Аннары, законнарның үтәлмәве дигәннән, безнең комиссия әгъзаларын татар милли университетының язмышы да бик борчый. Бюджет проектында ул хакта берни дә юк, ә Дәүләт Советының карары бар. Эшче комиссия төзелде. Менә-менә булачак, дидек. Булмады. Һәрхәлдә, бу хакта без тулы җавап алырбыз дип ышанам. Булачакмы ул, юкмы? Булса, кайчан булачак? Булмаса, ни өчен булмаячак?

Берничә көн элек безгә АНКОның, ягъни Татарстан Республикасының Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе, җитәкче-президенты Сәгыйть әфәнде Джаксыбаев мөрәҗәгать итте. АНКО ул – мари, удмурт, чуваш, украин, немец, яһүд һ.б. халыкларның мәдәни җәмгыятьләрен берләштергән билгеле оешма. Аларның эшләнгән эшләре да җитәрлек. Әгәр башка халыклар безгә һәм читтәге татарларга уңай мөнәсәбәттә булсын дисәк, үзебездәге азсанлы халыкларга һәрьяклы ярдәм итәргә тиешбез. Шуңа күрә әлеге ассоциациянең чыгымнарын аерым «строка» итеп бюджетка кертергә кирәк, дип уйлыйм. Алар күп тә сорамый. Сүз 150 миллион турында бара. Без акчасызлык заманында яшибез. Бюджетта акча юк! Юкка без үзебез дә тук! Әмма шунысы гаҗәп: акча ул юк та, бар да! Татар китабы өчен юк ул, миллиардлар тотып уздырылган бәйрәмнәргә бар! Татар теле өчен юк ул, чит илләргә йөрергә, юбилейларга, презентацияләргә бар! Культурага юк ул, шикарный офисларга, импортный мебельләргә бар! «Ыштансыз артка каеш бау» шул буладыр инде. «Замашка»лар безнең – европейский, мөмкинлекләр генә – татарский. Акча бар бездә, акча җитәрлек. Кирәк урынга гына тота белергә кирәк. Акчаның кайларга киткәнен, кайларга тотылганын миннән усалраклар әйтер. Хәер, сез аны үзегез дә яхшы беләсез, белмәмешкә генә салышасыз.

27 декабрь, 1996
1
...
...
18