Хөрмәтле укучылар!
Роберт Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар тамашачыларны әсир итә, шигырьләрен балалар яттан белә.
Парламентта озак еллар дәвамында безнең белән бергәләшеп башкарган эшчәнлеге дә Роберт Мөгаллим улының олы иҗатындагы үзенчәлекле бер юнәлеш дип әйтер идем. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып эшләгән чорда, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, татар һәм рус телләрендәге законнарны тәңгәлләштерү комиссиясе рәисе буларак, республика күләмендәге җитди мәсьәләләрне хәл итүгә, күпмилләтле республикабызда туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калуга, үстерүгә үзенең бәяләп бетергесез зур өлешен кертте ул. Аның сессияләрдә ясаган ялкынлы чыгышлары, берсеннән-берсе үткен публицистик язмалары, журналистлар белән алып барган эшлекле, тирән фикерле әңгәмәләре Татарстанга кагылышлы сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни вакыйгаларның да, шулай ук парламентыбызның күпкырлы һәм киеренке эшчәнлеген дә ачык чагылдыра. Милләт һәм тел язмышы, халыкның тормыш-көнкүреше аның иҗатында якты чагылыш таба.
Роберт Миңнуллинның гади эчтәлекле, халыкчан, юмор хисе белән сугарылган шигырьләре һәрвакыт депутатлык эше белән бергә үрелеп барды. Элегрәк чыккан китапларында да без аның бик җитди эшләребезнең дә төрле кызыклы һәм кимчелекле якларын яктырткан шаян котлауларын, багышлауларын, билгеле шәхесләр турындагы язмаларын сокланып укыган идек. Язучылар, тел осталары булган җирдә төрле жанрдагы иҗатка һәрвакыт юл ачык бездә…
Парламентыбызның эше, депутатларыбызның көндәлек эшчәнлеге белән рәсми мәгълүмат чаралары даими таныштырып бара. Ә менә Роберт Миңнуллинның укучыларга тәкъдим ителә торган әлеге үзенчәлекле китабында, чыгышлар, әңгәмәләр, мәкаләләр белән беррәттән, депутатлар тормышыннан кызыклы очраклар, күңелле вакыйгалар, мәзәк хәлләр дә тупланган. Бу китап сезгә автор язмалары аша аның иҗатын, тормыш юлын һәм кичерешләрен күбрәк белергә, депутатлар тормышы һәм эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирер, озак еллар Татарстан парламентында эшләгән халык шагыйренең иҗатын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итәр дип уйлыйм.
Фәрит Мөхәммәтшин,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
Хөрмәтле мәҗлес рәисе!
Хөрмәтле халык депутатлары!
Сессия алдыннан мин мондыйрак күренешне күз алдына китергән идем. Фойе. Утырышлар залы. Менә-менә сессия башланырга тора. Совет Татарстанының, татар халкының язмышы хәл ителәчәк. Зал тулы журналистлар. Күрше республикалардан, күрше өлкәләрдән килгәннәр. Мәскәүнең, чит илләрнең танылган журналистлары – фотокорреспондентлар, тележурналистлар, репортёрлар – депутатлардан интервью ала… Ни өчен дисәң, ил күләмендәге тарихи вакыйга гына түгел бу. Олы бер халык, олы бер республика бәйсезлек яулый! Әмма юк шул… Бирегә килгән журналистларның һәммәсе дә үзебезнең Казанныкылар, Матбугат йортында эшләүче коллегаларым. Күреп торасыз: безнең бүгенге республикабыз, автономия буларак, дәүләт берәмлеге буларак, хәтта Союз күләмендә дә бернигә дә тормый, беркемне дә кызыксындырмый. Бу чыннан да шулай!
Безнең татарлар 70 ел буена «совет кешесе» сыйфатында коммунизм төзеде, Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда «рус солдаты» псевдонимы белән сугышты. Хәтта зур юбилейларда да, бәйрәм тантаналарында да без фәкать күзәтүче сыйфатында гына катнаша алдык; чөнки анда иң «лаеклы» халыклар һәм милләтләр генә – унбиш союздаш республика вәкилләре генә хуҗа иде. Ә инде дөнья җәмәгатьчелеге өчен без, гомумән, беркем дә түгел. Безнең барлыкны белмиләр һәм белергә дә теләмиләр. Бу бер дә без бәләкәй халык яисә бәләкәй республика булганнан түгел, ә республикабыз хокуксыз булганга күрә шулай. Лихтенштейн дигән бер ил бар. Карлик ил. Шушы көннәрдә генә аның Берләшкән Милләтләр Оешмасы әгъзасы булачагы турында хәбәр булды. Шунда мин бернинди дә хокукы булмаган Татарстаныбызны уйладым, гарьләнү һәм кимсенү хисләре кичердем. Миңа калса, дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациягә менә мондый эчтәлекле пунктны, һичшиксез, өстәргә кирәк: «Татарстан ССР үзенең вәкаләтле вәкиллекләрен ССР Союзында, союздаш республикаларда, шулай ук чит илләрдә ача ала». Моңа мохтаҗлык бүген үк бар инде.
Мин биредә классикларыбызның, җәмәгать эшлеклеләребезнең суверен республика файдасына әйтелгән яисә язылган сүзләрен, фактларны, саннарны китереп тормыйм. Соңгы айларда матбугат битләрендә алар күп булды. Декларация проектын тикшерү кискен төстә барды. Бу мәсьәләгә битараф калучы, мөгаен, булмагандыр. Суверенлык турындагы фикерләр саллы да, төпле дә, эмоциональ дә, шул ук вакытта каршылыклы да. Бәйсезлеккә каршы язылган мәкаләләрдә еш кына, минем карашымча, сәер бер сүзтезмә очрый. Янәсе, «шәхсән мин үзем суверенлык яклы, ләкин…» Шуннан соң инде контрдәлилләр санап кителә. Ул субъектив һәм бик тә шикле фикерләр минем үземне дә, сайлаучыларымны да берничек тә ышандыра алмаслар. Нәрсә генә булмасын, без бу сессиядә суверенлык турындагы Декларацияне игълан итәргә бурычлыбыз. Кайчан да булса без дә цивилизацияле нормаль бер илдә яшәргә тиештер бит инде?!
Барыбыз да белә: соңгы вакытта, көтмәгәндә-уйламаганда, безнең белән Мәскәүдәге иптәшләр кызыксына башлады: төрле галимнәр, политологлар, социологлар, төрле партия лидерлары. Хәтта республикага Борис Николаевич Ельцин үзе килеп төште. Баксаң, без әле бөтенләй үк беткән халык түгел икән. Баксаң, без әле кемнәргәдер кирәк тә икән. Ләкин ни өчен кирәк соң әле без аларга? Аларның ни өчен килүләре безгә аңлашылды инде. Бигрәк тә Россиянең беркемгә дә ошамаган лидеры үз эшен эшләми калмады. Республика халкының бер өлеше «Ельцин синдромы» белән авырый башлады. Минем үземә Борис Николаевичның: «Күпме булдыра аласыз, бәйсезлекне шулкадәр алыгыз!» – дигән сүзләре хәтергә сеңеп калды. Башкортстанда да шул ук сүзләрне кабатлады ул, ләкин аз гына үзгәртебрәк: «Күпме «йоталасыз», шулкадәр суверенлык алыгыз!» Ирексездән әллә Пугачёвныңмы, әллә Разинныңмы (төгәл генә исемдә калмаган) әйткән сүзләре хәтеремә төште: «Мин сезгә ирек алып килдем!» Кызыгырлык сүзләр, шулай бит?! Ә безгә, чыннан да, күпме бәйсезлек кирәк соң? Безне фәкать тулы бәйсезлек, чын азатлык кына канәгатьләндерә ала. Суверенлык порцияләп алырга ит тә, сөт тә түгел. Менә шуңа күрә Татарстан язмышын Ельцин белән генә бәйләү, йомшак кына итеп әйткәндә, җитди түгел. Лидерлар, патшалар, президентлар киләләр дә китәләр, ә халык һәм дәүләт кала. Шуны онытмаска кирәк.
Аннары Россиянең зур һәм кечкенә милләтләре бездән башка да хәттин ашкан. Алар белән дә күпме мәшәкать, күпме проблема! Шуңа күрә, әйдәгез, үз проблемаларыбызны үзебез чишәргә тырышыйк! Үзеңнең бөтен җитешсезлекләреңне, эшлисе эшләреңне башкалар җилкәсенә өю, бертуктаусыз сорану, теләнү безне бер дә бизәми. Шулкадәр дә булдыксызмыни без?! Шушы экономик, политик, социаль кризистан үзебез генә чыга алмабызмыни? Башкалар ярдәменә генә таяну, шикләнү-шөбһәләнү, өметсезлеккә бирелү – начар юлдашлар.
Аннары тагын бернәрсә. РСФСР составында калуны яклаучы кайбер депутатлар: «Республика Министрлар Советының бүгенгә экономик концепциясе юк, алар әле базар экономикасына күчәргә әзер түгел», – димәкчеләр. Без бит әле базар экономикасына күчү турындагы докладны тыңламадык. Аларның нәрсә белән сөендерәселәрен, йә булмаса нәрсә белән көендерәселәрен белмибез. Шунлыктан андый фикерләр белән алдан ук сату итмәскә кирәк дип уйлыйм.
Тагын бер әйберне әйтәсем килә. Суверенлык идеясен юкка чыгарырга тырышучылар фикеренчә, ул, – янәсе, югарыдан төшкән идея. Шулай булса икән ул! Әгәр дә бу мәсьәләне ниндидер бер лидер кузгаткан булса, ул инде 1985 елның апрелендә үк хәл ителер иде. Шуңа да карамастан һәр милләт, һәр республика, иртәме-соңмы, үзенең милли проблемаларын хәл итәргә тотыначак. Бу процесс кузгалды инде. Аны туктату мөмкин түгел. Республикалар бер-бер артлы суверенлык турында декларацияләр кабул итә. Күршебез Башкортстанда да зур әзерлек бара. Башкортстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациянең БАССР Югары Советы Президиумы әзерләгән проектында беренче пункт менә нинди: «Башкортстан Совет Социалистик Республикасы – суверен совет дәүләте, ССР Союзы субъекты». Бу юлларны укыганнан соң, миңа күңелсезрәк булып китте. Күршеләрнең проекты безнекенә караганда шактый кыюрак. Бер үк вакытта СССРныңда, РСФСРның да субъекты булу – элекке хәлдә калу дигән сүз ул. Арыслан бер үк вакытта иректә дә, читлектә дә яши алмый. Аны яисә иреккә җибәрергә, яисә читлеккә ябарга кирәк. Соңгысын без инде үз җилкәбездә күп татыдык. Башкача теләмибез! Әгәр дә без, чыннан да, азатлык теләмибез икән, әгәр дә икеләтә изелү астында яшәү безгә ошый икән, әйдәгез, элекке килеш калыйк. Аның өчен суверенлык турында Декларация кабул итү мәҗбүри түгел. Үз-үзебезне алдамаска кирәк. Әгәр дә суверенлык безнең өчен һәм политик, һәм экономик, һәм милли мәҗбүрият икән (ә бу чыннан да шулай), Декларацияне кабул итү – безнең намус эшебез. Безнең бу карарны күршеләребез дә түземсезлек белән көтәләрдер дип уйлыйм.
Без кичә депутат Рөстәм Хафизовның докладын тыңладык. Декларация проектына кертелгән шактый төзәтмәләр белән килешмичә булмый. Алар – эшлекле һәм кирәкле төзәтмәләр. Дәүләт символикасы турындагы яңа пункт та, һичшиксез, кирәк. Теләсә кайсы дәүләт иң элек гербтан, флагтан һәм гимннан башлана. Республикабызга килгән рәсми кунакларны чәкчәк белән генә күпме каршыларга була инде?! Алдагы сессияләребездә утырышларны Татарстан Республикасының Дәүләт флагын хөрмәтләү тантанасы белән башларбыз, шәт.
Декларация проектын тикшерү, миңа калса, эшлекле төстә бара. Күңелдә бераз өмет тә уянды: күптән көтеп алган суверенлык турындагы Декларацияне без, мөгаен, кабул итәрбез, һәм шул чагында гына бер-беребезнең күзенә туры карый алачакбыз. Ләкин бу әле кабул иттек тә, шуның белән эш бетте дигән сүз түгел. Киресенчә, барысын да өр-яңадан башларга туры киләчәк. Безнең барыбызны да яңа проблемалар, яңа авырлыклар көтә. Аларны безгә хәл итәсе!
30 август, 1990
На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами», автора Роберта Миннуллина. Данная книга имеет возрастное ограничение 16+, относится к жанру «Современная зарубежная литература». Произведение затрагивает такие темы, как «татарская литература», «литература народов россии». Книга «Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами» была написана в 2018 и издана в 2022 году. Приятного чтения!
О проекте
О подписке