«Шартнамә безгә нәрсә бирде соң?» дигән риторик сорауны еш ишетергә туры килә. Андый чакта мин һәрвакыт: «Шартнамә Татарстанга иң элек иминлек, тынычлык, стабильлек алып килде», – дип җавап кайтарам. Ә бу безгә бик тә кирәк иде, чөнки 1990–1994 еллардагы киеренке, үтә дә катлаулы, вакыт-вакыт кыл өстендә генә торган чорларны барыбыз да хәтерли.
Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителде, үзебезнең Президентыбыз сайланды, Референдум уздырылды, Татарстанның үз Конституциясе кабул ителде. Баш очында милли Флагыбыз җилферди, Гимныбыз яңгырый башлады, дәүләт учреждениеләрен үз Гербыбыз белән бизи башладык. Суверенлыкның барлык атрибутлары да диярлек булдырылды. Фәкать Россия белән мөнәсәбәтләребез генә ачык килеш калды. Россия белән уртак тел таба алмасак, шушы елларда яулап алган казанышларыбыз, дәүләтчелегебезгә таба атлаган беренче адымнарыбыз да юкка чыгарга мөмкин иде.
Сөйләшүләр озак һәм авыр барды. Әмма Татарстан шушы сөйләшүләр процессында үзен акыллы сәясәт алып бара алырлык, өлгергән мөстәкыйль республика булуын күрсәтте. Бездә Россия белән генә түгел, башка илләр белән дә дипломатик сөйләшүләр алып барырлык төпле акыллы сәясәтчеләр, юристлар, экономистлар, дәүләт эшлеклеләре барлыгын, алар китергән дәлилләрнең теоретик һәм практик яктан да ныклы нигезләнгән булуын Мәскәү танырга мәҗбүр булды.
Шартнамә халкыбызның, гомумән, Татарстанның абруен тагын да ныграк күтәрде. Без халкыбыз алдында да, Россия алдында да, шулай ук дөнья җәмәгатьчелеге алдында да йөзебезне югалтмадык, киресенчә, күтәрдек кенә. Әлбәттә, беренче булу җиңел түгел, суверенлыкка, федерализмга юл ярып бару һәркемнең дә кулыннан да килми. Авыр чакларда, хәлиткеч моментларда ярдәм кулы сузарга теләүчеләр күренмәсә дә, Татарстанга ышыкланып баручылар, безне кабатлаучылар, хәтта беренчелеккә дәгъва итүчеләр дә Россиядә җитәрлек. Әмма без шунысына да канәгать. Безнең хаклыгыбызны раслаучы фактлар гына алар.
Шартнамә безгә, билгеле, иминлек кенә алып килмәде, үзебезчә яшәргә, үзебез теләгәнчә аралашырга, дөнья аренасына чыгарга зур мөмкинлекләр дә бирде. Дөрес, без еш зарланабыз, бер-беребезне тәнкыйтьлибез, тегесе җитми, монысы юк, дибез, һәм дөрес әйтәбез. Әмма монда Шартнамәнең гаебе дә юк. Әгәр мәдәниятебезгә, әдәбият-сәнгатебезгә игътибар җитми икән, ул фәкать культурасызлыгыбыздан. Әгәр дәүләт милкен уңга-сулга таратабыз, оятсызларча урлыйбыз икән, ул фәкать комсызлыгыбыздан. Әгәр кайсыдыр министрлыкта яисә районда эш бармый икән, ул да фәкать үзебезнең булдыксызлыгыбыздан. Безгә хәзер, элекке кебек, Мәскәүдән әйбәт кадрлар китереп бирмәсләр, Мәскәүдән килеп эшкә өйрәтмәсләр. Суверенлыкны үз теләгебез белән яулап алдык. Шартнамәгә үз теләгебез белән кул куйдык. Хәзер күбесе үзебездән тора.
Әлбәттә, бу әле Шартнамә дә, килешүләр дә идеаль дигән сүз түгел. Татарстанның хокукларын исәпкә алмаган статьялар да җитәрлек аларда. Мәсәлән, Татарстан егетләренең Россия армиясендә хезмәт итүләренең бүгенге хәле. Әгәр үз вакытында үз позициябездә ныграк торган булсак, безнең улларыбыз Чечня сугышында катнашмаган булырлар иде, йөзләгән газиз балаларыбызның кара табутлары Татарстанга кайтмас иде. Биредә Мәскәүдәге кара йөрәкле генераллар гына, Мәскәү җитәкчеләре генә гаепле түгел, билгеле.
Ә гомумән алганда, Шартнамә һәм килешүләр бүгенге көндә әйбәт кенә эшләсә дә, Россия белән Татарстан арасында каршылыклар да, проблемалар да бар һәм моннан соң да булачак. Әйтик, ике Конституция дә әлегә кадәр тәңгәлләштерелмәгән. Озакламый гражданлык турындагы законыбызны кабул итәчәкбез һ. б. Шуңа күрә, һичшиксез, Шартнамәнең үтәлешен күзәтүче, ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайга салып баручы даими бер комиссия булырга тиеш. Тора-бара ул федерализм проблемалары белән шөгыльләнүче, прогнозлар ясаучы, социологик тикшеренүләр уздыручы, килеп туган һәм килеп туарга мөмкин хәлләрне алдан күреп эшләүче җитди бер институт булырга да мөмкин. Моны нәкъ менә Шартнамәнең үзенә таянып та төзергә булыр иде. 7 нче статьяда: «Шушы Шартнамәне тормышка ашыру максатларында, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары өстәмә килешүләр төзи, тигез шартларда уртак структуралар, комиссияләр оештыра алалар», – диелгән. Форсаттан файдаланып, тагын бер статьяга мөрәҗәгать итәсем килә. Сүз 8 нче статья турында бара. Анда: «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарының һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының Казан шәһәрендә һәм Мәскәү шәһәрендә вәкаләтле вәкиллекләре бар», – диелгән. Белүебезчә, Мәскәүдә безнең, чыннан да, вәкаләтле вәкиллегебез бар. Һәм бик әйбәт эшли. Ә Казанда Россиянең шундый ук вәкаләтле вәкиллеге барлыгын минем, мәсәлән, ишеткәнем юк. Бәлки, ул кирәкмидер дә. Дипломатик нечкәлекләрне, бәлки, белеп тә бетермимдер. Әмма ничек кенә булмасын, Шартнамә үтәлергә тиеш. Сүз уңаеннан тагын шуны да әйтим: Шартнамә безгә бик күп илләрдә, республикаларда да үзебезнең вәкаләтле вәкиллекләребезне булдырырга мөмкинлек бирде. Шулай да Казан белән Уфа шәһәрләрендә әлегә кадәр Татарстан белән Башкортстанның вәкаләтле вәкиллекләре булмау һич тә аңлашылып бетми. Бу бит иң элек Татарстанның үзенә кирәк. Анда безнең миллион ярым милләттәшебез яши. Шуңа күрә инициатива да безнең яктан булырга тиеш. Әгәр дә вәкиллекләр булган булса, соңгы вакытта килеп туган ике арадагы кайбер аңлашылмаучанлыклар килеп тә чыкмаган булыр иде.
Сүземне кыскартып шуны әйтмәкче булам: без бүген, шушы Шартнамәгә таянып та, мөстәкыйльлегебезне шактый алга җибәрә алабыз. Бу хакта соңгы вакытта вакытлы матбугатта да, конференция көннәрендә дә сүз күп булды. Миңа бигрәк тә күренекле галим, Шартнамәне кабул итүдә турыдан-туры катнашкан Любовь Фёдоровна Болтенкованың бер фикере тәэсир итте. Ул – Казан кешесе дә, татар кешесе дә түгел, Мәскәү кешесе. Ул болай диде: «Шартнамә бик әйбәт, әмма Татарстан хәзер бу Шартнамәгә генә сыймый инде. Яңа адымнар турында да уйларга кирәк сезгә». Әйдәгез, без әлегә шушы Шартнамәгә таянып яшик, әгәр инде чын мәгънәсендә суверен дәүләт булып яшисебез килә икән, алгарак та карап яшик. Әгәр мәскәүлеләр үзләре Татарстанны Россия федерализмының локомотивы дип атыйлар икән, без аны акларга тиеш. Бер урында аз гына таптана башласак та, безне башкаларның узып китүе бар.
12 февраль, 1999
Көн тәртибенә куелган әлеге мәсьәлә «Татар телендәге теле-радиотапшыруларны саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күрелүче чаралар турында» дип атала. Бу проблеманы без инде соңгы елларда берничә мәртәбә күтәрергә мәҗбүр булдык. Берике тапкыр сессияләребезнең көн тәртибенә керттек, парламент тыңлаулары уздырдык, үзебезнең комиссия утырышларында тикшердек. Хәтта эксперимент рәвешендә бара торган яңа «телесетка» дигән программаны өйрәнү өчен, махсус комиссия дә төзелгән иде. Радио-телевидение – бүгенге көндә, чыннан да, рухи тормышыбызда, милли-сәяси тормышыбызда иң зур роль уйный торган өлкәләрнең берсе. Вакытлы матбугатның тиражы көннән-көн кими, китап укучылар сирәгәя. Кино, театр, китап һәм газета-журналларны да акрынлап телевидение һәм радио алыштыра бара. Телевидение исә, гомумән, монстрга әверелде. Аны хәзер уңай якка да, тискәре якка да файдаланырга була. Ә инде бөтен каналларның да тапшыруларын бергә җыеп караганда, аңыбызга тискәре яктан тәэсир итүче, аңыбызны агулаучы тапшыруларның күбрәк булуын күрербез. Мин бигрәк тә балаларны кызганам. Кайчагында бөтен педагогик коллективларның, ата-аналарның, балалар язучыларының еллар буе алып барган изге эшләрен бер юньсез тапшыру берничә минутта юкка чыгара. Андый үтерешкә, көчләүгә, порнографиягә корылган, әхлак кануннарына сыймый торган йөзләгән тапшыру агрессиясе балаларыбызның аңын томалый. Әйткәнемчә, алар күп, алар бөтен каналлардан да безгә пычрак аталар. Ә Татарстан радио-телевидениесе аларга каршы тора алмый. Беренчедән, тапшыруларның вакыты һаман да артмый. Икенчедән, тапшыруларның сыйфаты техник яктан да, професиональ яктан да, нигездә, түбән килеш кала бирә. Мәгълүматлардан күренгәнчә, ГТРКда татарча телевизион тапшырулар 55 икән. Ләкин бу дөреслеккә бик үк туры килеп бетми. Чөнки кабатлаулар белән генә тутырылган процент ул. Кайбер тапшырулар икешәр-өчәр тапкыр кабатлана. Иҗтимагый-сәяси тапшырулар һаман да юк дәрәҗәсендә. Яңа телевизион «сетка» үзен акламады. Сүз дә юк, уңай якка үзгәрешләр дә күренә. Яңа караш, проблемаларга яңача якын килү сизелә. Яңа татарча программалар да бар. Шулай да андый яңа, әйбәт тапшырулар сирәк, иҗади эзләнүләрнең нәтиҗәләре күренми. Телевидение экраннарын үзешчән эстрада җырчылары, Мәскәү каналларыннан мең тапкыр кабатлап күрсәтелгән, күптән инде «списать» ителгән русча һәм инглизчә клиплар басып алды. Татарстан радиосы, уңай якка үзгәрешләр булуга да карамастан, тоташ бер мәгълүмати тапшыруга әйләнеп бара. Телевидение күп очракта аерым шәхесләргә генә хезмәт итә шикелле. Республикадагы күренекле кешеләребезнең күбесен тамашачылар бөтенләй белми, алар экранга чыкмый. Ә кайбер эстрада җырчылары, кайбер «эстрада» депутатлары экраннан төшеп тә тормыйлар. Аеруча Дәүләт Думасының кайбер депутатларына телевидение каналларының мәхәббәте ни өчендер бигрәк тә нык сизелә. Кайбер көннәрдә бер үк кеше икешәр-өчәр тапкыр чыгыш ясый. «Әллә бу телевидениене сатып алды микән?» – дип тә уйлап куясың. Булмас димә, сайлаулар алдыннан һәркемнең экранга чыгасы киләчәк. Сайлау алды кампаниясен кайберәүләр башлады да инде.
Әлбәттә, хөкүмәт радио-телевидение белән шөгыльләнми дип әйтә алмыйбыз. Премьер-министр урынбасары Илгиз Хәйруллинның чыгышыннан да шактый мәгълүмат алдык. Телевидение җиһазларына дип бирелгән 2,3 миллион доллар – безнең өчен бик күп акча. Әгәр кирәк җиргә тотылса, телевидение өр-яңадан җиһазландырылса, менә дигән булачак. Ләкин шуннан соң да татар тапшырулары артырмы, тапшыруларның сыйфаты күтәрелерме? Безне шул сораулар борчый. Татар тапшыруларының азлыгын, аларның түбән сыйфатлы булуларын, гадәттә, кадрлар булмауга сылтыйлар. Чыннан да, шулай. Без инде бу хакта моннан дүрт-биш ел элек сүз башлаган идек. Сәнгать академиясе безнең тәкъдим белән телевидение хезмәткәрләре әзерләү буенча махсус группа да ачкан иде. Кызганыч, аның белән кызыксынучы, аның техник базасын ныгыту турында уйлаучы гына күренми.
Сүз дә юк, радио-телеканаллар бездә дә арта тора. Бигрәк тә Казанда. Ләкин аларның күбесе рус телендә. Шул ук «Эфир» каналы атнага унбиш минут татарча хәбәрләр бирә. Алтынчы канал да атнага берничә минут татарча тапшыру эшли башлаган иде. Ике ел эшләгәннән соң, аны да, табыш китерми дип, ябарга җыеналар дип ишеттек. Телләр турындагы Законга әлеге шәхси каналлар төкереп кенә карыйлар. Болар инде – болай да безнең авызны ябар өчен генә эшләнгән формаль эшләр. Ә «Курай» белән «Дулкын» каналларын Казанда гына тыңлап була.
О проекте
О подписке