Соңгы елларда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законны тормышка ашыру юнәлешендә бик күп эшләр эшләнде, татар теле дөньясында кардиналь үзгәрешләр барлыкка килде. Бу читтән генә күзәтеп торучыларга яисә акыл өйрәтергә яратучы иптәшләргә алай да тоелмыйдыр. Ләкин фактларны беркая да яшерә алмыйсың. Алар бар, алар күп. Аларның күбесе турында бүген секция утырышында да сөйләнде, пленар утырышта да әйтелер дип уйлыйм.
Рус теле турында шуны гына әйтер идем. Ул гасырлар дәвамында дәүләт теле булып килде. Без моңа күнегеп беттек, шулай булырга тиеш дип яшәдек. Рус теле – бөек тел. Ул безнең яклауларга мохтаҗ да түгел. Монда фәкать рус теленең чисталыгы, аның киләчәге өчен генә борчылырга мөмкин. Ә инде дәүләт теле буларак, татарлар да рус теленнән башка әлегә беркая да китә алмый. Республикабызда яшәүче чуваш, мари, удмурт, мордва һ.б. халыклар да үзләрен әйбәт хис итәләрдер дигән ышанычыбыз бар. Аларның күпчелеге үз ана телләрендә белем ала, үз телләрендә теләгәнчә сөйләшәдер. Уку-укыту мәсьәләсе, хәтта мин әйтер идем, күрше республикалардагыга караганда да яхшырак куелган. Әмма бу бөтен проблемалар да хәл ителгән дигән сүз түгел. Игътибар барыбер җитеп бетми. Кайбер район газеталарын, Чишмә радиотапшыруын һәм «Сувар» республика газетасын исәпкә алмаганда, әлеге халыклар мәгълүматны, нигездә, рус һәм татар телләрендә генә алырга мәҗбүр. Ә инде мәдәният һәм сәнгать мәсьәләсенә килгәндә, чувашлар, марилар, удмуртлар профессиональ коллективлардан бөтенләй мәхрүм, рухи һәм милли мохтаҗлыкларын алар фәкать фольклор, үзешчән сәнгать дәрәҗәсендә генә канәгатьләндерә алалар. Татарстан телевидениесе, күп тапкырлар мөрәҗәгать итүгә дә карамастан, бу өлкәдә әлегә битарафлык күрсәтә. Үзебезнең нәшриятларда яисә Мәгариф министрлыгы заказлары нигезендә күрше республикаларның үзәгендә Татарстан турында, аның халыклары, әдәбият-сәнгате турында чувашча, марича, удмуртча һәм башка телләрдә өстәмә әдәбият чыгарып булыр иде. Ватандашларыбызда Татарстанга карата патриотизм хисләре, дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтү – безнең изге бурычыбыз. Әгәр күрше республикалардагы, күрше өлкәләрдәге татарларга әйбәт мөнәсәбәт булсын дисәк, без үзебездә яшәүче тугандаш халыкларның үз телләрен, гореф-гадәтләрен дә саклап калырга тиешбез. Шул чагында гына Россиядән дә, башкалардан да шуны ук таләп итә алабыз.
Инде иң авырткан җиребезгә – татар телебезгә күчәм. Чөнки барыбызны да борчыган бер сорау бар. Ул авыр сорау, халкыбызның язмышы белән турыдан-туры бәйле сорау. «Татар теле Татарстанда дәүләт телеме? Әгәр булмаса, кайчан да булса берәр вакыт дәүләт теле була алырмы?» Мин бүген бу сорауның беренче өлешенә генә төгәл җавап бирә алам: фактта ул – дәүләт теле, чынбарлыкта исә татар халкының бер өлеше сөйләшә торган гади бер тел генә. Шуңа да карамастан без татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрергә тырышабыз. Бу, әлбәттә, законлы нигездә, махсус законнар, указлар, карарлар аша хәл ителергә тиеш. Бу җәһәттән курыкмыйча әйтә алам, Дәүләт Советы эзлекле эш алып бара. Монда, билгеле, безнең даими комиссиянең дә роле аз түгелдер дип уйлыйм. Сүзем дәлиллерәк булсын өчен, без башкарган эшләрнең кайберләрен исегезгә төшереп узам.
Иң элек Татарстан суверенлыгы турындагы Декларациягә күз салыйк. Анда: «Татарстан ССРда татар һәм рус телләренең дәүләт телләре сыйфатында үзара тигез хокук белән кулланылышы, башка милләтләр телләренең сакланышы һәм үсеше гарантияләнә», – дип, акка кара белән язылган. Димәк, бу – безнең тоткан мәсләгебез, сәясәтебез. Инде Татарстан Конституциясенә мөрәҗәгать итик. 4 нче статьяда болай язылган: «Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре». Ике телнең дә тулы хокуклы дәүләт телләре булуы 20 нче, 108 нче һәм 147 нче статьяларда да ачык итеп әйтелгән. 149 нчы статьяны тулысынча укып китәм: «Татарстан Республикасында суд эшләре татар һәм рус телләрендә яки шул урында яшәүче күпчелек халык телендә алып барыла. Суд эшендә катнашкан һәм суд эше бара торган телне белмәгән кешеләргә тәрҗемәче ярдәмендә эшнең барлык материаллары белән танышу, судта катнашу һәм анда туган телендә чыгыш ясау хокукы тәэмин ителә». Менә бу бик ачык итеп язылган, гади кешегә дә аңлашылып тора торган статья бездә ничек үтәлә икән? Хөкем органнарында ничә тәрҗемәче эшли икән? Минем биредә тагын бик күп сораулар куясым килә. Иң мөһиме, бу сорауларга уңай җаваплар аласым килә. Без әле бу конференциядә боларның барысын да колачлый алмадык. Шулай да киләсендә чират җитәр дип уйлыйм.
Башка законнарда да, мәсәлән, мәгариф турындагы Законда, мәдәни һәм тарихи хәзинәләрне саклау һәм файдалану турындагы Законда, мәдәният һәм китапханәләр турындагы законнарда да телгә кагылышлы статьяларны шактый табарга мөмкин. Болары әле – турыдан-туры мәдәнияткә, рухи тормышыбызга кагылышлы законнар. Ә менә кулланучыларның хокукларын яклау турындагы Законда да телгә кагылышлы статьяларның булуы – куанычлы хәл. Монысы инде – безнең өчен олы яңалык саналырга хаклы вакыйга. Чыннан да, бүгенге көндә тел белгечләренең, филологларның, язучы, шагыйрьләрнең яисә татар журналистларының тел өчен көрәшеп, батыр булып йөрүләре (мин монда, билгеле, үземне дә кертәм) бик беркатлы булып күренә. Чөнки алар үз эшләрен эшлиләр, хәләл вазифаларын башкаралар. Бу эшкә министрлар, завод яисә башка учреждение җитәкчеләре тотынсын иде. Әйтик, хокук саклау, сәламәтлек саклау, сәүдә, социаль яклау оешмалары… Ул чагында бу, чыннан да, батырлык, кыюлык саналырга хаклы булыр иде. Бу җәһәттән мин Кулланучыларның хокукларын яклау дәүләт комитетының эшчәнлеген ассызыклап китәр идем. Менә алар, татар телен дәүләт теле итү өчен, чын мәгънәсендә ихлас күңелдән эшлиләр. Ләкин, кызганычка каршы диимме, аларны да аңламаучылар бар. Шул ук дәүләт эшендә эшләүчеләр. Әйтик, кулланучылар өчен ике телдә мәгълүмат бирү турындагы үз карарын Министрлар Кабинеты үзе үк үзгәртергә мәҗбүр булды. Сәүдәгәрләрнең, ягъни мәсәлән, акчалы иптәшләрнең басымы астында, билгеле. Дөресен әйтим, без бу хакта белә идек, ләкин безнең сүзгә колак салмадылар. Шуңа күрә дә без әле бу мәсьәләгә кире кайтырга, яңартылган карарның дөрес түгеллеген дәлилләргә, комиссия утырышында тикшерергә җыенабыз.
Без, әлбәттә, контрольлек вазифаларыбызны да онытмыйбыз, телләр турындагы Законның, шулай ук Татарстан халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасының үтәлешен һәрвакыт күз уңында тотабыз.
Бу мәсьәлә Дәүләт Советы сессияләрендә берничә тапкыр тикшерелде. Республикада китап чыгаруның торышына, Татарстан радио-телевидениесе проблемаларына багышланган парламент тыңлаулары, татар теленең терминологиясе мәсьәләләренә багышланган фәнни-практик конференция уздыру да әлеге Закон белән Программаның үтәлешен тикшерү максатыннан чыгып эшләнде. Аннары безнең даими комиссия күчмә утырышлар уздыруны практикага кертте. Соңгы елларда Чаллы, Бөгелмә, Алабуга шәһәрләрендә, Спас һәм Питрәч районнарында шундый күчмә утырышлар уздырылды, кискен проблемалар тикшерелде. Комиссия эшчәнлегенең мондый формасы бермә-бер нәтиҗәлерәктер дип уйлыйм. Беренчедән, районнан килгән справканы укып утыруга яисә тыңлауга караганда, эшләнгән яки эшләнмәгән эшләрне үз күзләрең белән күрү бөтенләй башка эффект бирә. Икенчедән, моның кечкенә бер хәйләсе дә бар. Комиссия утырышы буласын районда, шәһәрдә ярты ел алдан белеп торалар. Комиссия килүгә, алар теләсәләр-теләмәсәләр дә әзерләнергә мәҗбүр булалар.
Аннары шунысын да әйтеп китим. Без әлеге утырышларның кайберләрен Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турындагы Законны гамәлгә кую комитеты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар конгрессы башкарма комитеты белән, шулай ук Дәүләт Советының башка комиссияләре белән берлектә дә уздырабыз. Ни дисәң дә, барыбыз да бер үк эш белән шөгыльләнәбез, бер-беребезне тулыландырабыз, үзара киңәш-табыш итешеп, үзара аңлашып эшлибез.
Тагын бер карар турында әйтеп китәсем килә. Узган ел Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Дәүләт Советы комиссиясе турында» махсус Карар кабул итте, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ренат Харисов җитәкчелегендә комиссия составы расланды. Хәзер барлык законнар да шушы комиссия аша уза. Әлегә законнарның фәкать рус телендә генә язылуын исәпкә алып оештырылган бу зарури комиссия күчеш чорында вакытлыча гына бер күренеш булыр дип уйлыйм. Һәм кайчан да булса берәр вакыт законнарны татарча да язарбыз әле дигән ышанычта калам.
Гомумән алганда, Дәүләт Советы карарларын бездә үтәргә тырышалар, югары мөнбәрдән әйтелгән сүзләребезгә колак салалар. Шулай булуга да карамастан башкарма хакимиятнең Дәүләт Советы карарларына битарафлык күрсәткән очраклар да юк түгел. Сүземне дәлилләр өчен, бер генә мисал китерәм. Дәүләт Советының әле узган елның май аенда ук чыгарылган бер карарында бик эшлекле тәкъдимнәр бар иде. Әмма аларның фәкать берсе генә үтәлде. Латин графикасына күчү турындагы закон проекты шушы көннәрдә Дәүләт Советына килеп керде. Калганнары турында ләм-мим. Ләкин, безгә калса, биредә үти алмаслык принципиаль мәсьәләләр юк. Мәсәлән, без күптән инде «Тел службасы» булдыру турында сүз алып барабыз. Дүрт-биш кешелек штат таба алмыйбыз. Акча юк, дибез, һәм, ни гаҗәп, бу фикер «Вечерняя Казань» газетасында чыккан бер мәкаләдәге юллар белән бик тә тәңгәл килә: «Кто же спорит: возрождать татарский язык надо. Но реализацию закона о двуязычии в полном объёме можно отложить до лучших времён…» Бу юллар турыдан-туры телләр турындагы Законга мораторий игълан итәргә чакыру түгелме? Гомумән, мин бер әйбергә игътибар иткәнем бар. Татар телен дәүләт теле итү процессы искиткеч авырлык белән бара. Телебезне яңадан мәктәпләргә кайтару, вузларга кертә башлау, психологик киртәләрне җимерү җиңел булмады. Рус телле халыкларны, Декларация кабул иткәндә, референдум уздырганда, Татарстанның мөстәкыйльлеге яисә аның халыкара субъект булуы түгел, ә татар теленең дәүләт теле булуы куркытты. Иртәгәдән безне татарча сөйләштерә башларлар дип шикләнделәр… Хәзер инде барыбыз да тынычландык, суындык… Һәм, миңа калса, икетеллелеккә күчүнең әзерлек этабы төгәлләнеп килә. Әгәр бер урында таптанасыбыз килмәсә, моннан соң безгә сәяси яктан да, фәнни һәм практик яктан да югарырак баскычка күтәрелергә кирәк булачак. Бу эш, әлбәттә, җиңел булмаячак. Киресенчә, хәлләр шактый катлауланачак. Латинга күчүнең үз авырлыклары булачак, икътисади кризис кире яктан тәэсир итәчәк. Таләпләр зуррак булган саен, каршылыклар да көчлерәк булуы мөмкин. Нишләргә соң? Бүгенге конференция шушы сорауга җавап бирергә тиештер, мөгаен. Дәүләт Советы үз чиратында бу проблеманы һәрвакыт контрольдә тотачак. Безнең алдагы бурычыбыз – латин графикасына кайту турындагы законны кабул итү. «Телләр турындагы Законны бозган өчен административ җаваплылык» турында Закон да әзерләнә. Шулай ук комиссия инициативасы белән Татарстан Республикасы географик атамалары турында берничә закон проекты эшләнә.
Без моңа кадәр «республикада тел сәясәте юк» дигән фикердә яшәдек. Бу, чыннан да, шулай иде. Мин бер төркем галимнәр тарафыннан язылган «Татарстан Республикасының телләр сәясәте концепциясе» белән танышып чыктым. Дөресрәге, ул әле – проект кына. Әйтер идем, яңа хезмәт, җитди хезмәт, бик тә вакытлы һәм мөһим, кыю хезмәт. Сезгә ошармы ул, юкмы, белмим. Ләкин аны, һичшиксез, кабул итәргә кирәк. Әгәр Министрлар Кабинеты Дәүләт программасына төзәтмәләр белән бергә шушы концепция проектын да тәкъдим итсә, без аны Дәүләт Советында бергә карап, бергә кабул да итә алган булыр идек. Һәрхәлдә, бу чакырылыш депутатлары аны кабул итәргә тиеш.
17 ноябрь, 1998
О проекте
О подписке