Тирә-ягым ап-ак юрган – бу кай төш?
Моңа чаклы күргәннәрем булган төш…
Торып чыксам, и, ни күрим, тышта – кыш!
Борчылмагыз, барыбызга җитә эш!..
…Яна учак – утын чиме – чыш та пыш.
Узган гомер, үкендерми искә төш!..
Менә көрәк – бусагаңа килгән эш,
бер чараң юк, кирәк бүген тизләнеш!
Кыш-оккупант, булыр сиңа бездән эш;
ашыккансың, әмма көтмә тезләнеш!
Әнә бүкән, менә балта: эшкә – эш!..
Дәшми генә допрос ясый миңа Кыш…
Көттем.
Сары этнең өргәнен,
миңа каршы өрә-өрә йөгергәнен.
Саумы, Сарбай!
Ничәнче ел китте синең яшеңә?
Чишмә йөгереп керә һаман Хәтергә!
Тагын бу елның бер яфрагы өзелде.
Тормыш сүрәсенең бер фигыле артты.
Кайталмадым.
Сагындым елларның алдагыларын.
…Матур конфеттилар гына сибеп
китмәдең син, күңелләргә шатлык катыш
сагыш сурәте дә элдең син бу ел!
Карлар ява. Календарьдан ап-ак көннәр коела…
Кайталмадым. Гомеремнең яшел утарына – әремнәр,
әрекмәннәр иленә,
клеверлы кырларыма, җиләкле тауларыма,
төклетуралар җиренә, кондызлы күлләргә бу
елда…
Безнең Баллы Күл сазында узган елгы байгыш торна
исән микән? Парын тапты микән,
кайтты микән язын?
Кайталмадым.
Килә алмадың каршыма, Туган ягым.
Сагындым кара урманым, сирәгәйгән
туйралыгым, тугайдагы дегет чәчәкләре,
тавык күзе, чыпчык кузгалагы, торна
борчагы, эт эчәгесе, шайтан таякларыңа
хәтле! Гүя чакрымнар артында гына түгел,
вакытның аргы ягында яланаяк, яланбаш
йолдыз асларында басып торам – синең
уйчан улың, хыял диңгезенең мәрмәр кыяларын,
галәмнең чиксез юлларын күреп
туялмаган бер инсаны, мосафиры җирнең!
Кайталмадым!..
Син дә миңа кайталмыйсың –
басу уртасында кулын болгап
саубуллашкан яшел ябалдашлы чал карама…
Кайталмадым еллар уртасында.
…Сез кайтыгыз – ерак елларның яшь,
сабый хатирәләре, дөньяга чык бөртеге
аша караган чаклар, хыял иртәләре!
Кайтыгыз сез, торна авазлары, иминлек
җыры – шатлык елларының якты сукмагыннан
үтсәк иде бергә – гомерләрдә!..
Кайтыгыз сез, мин кайталмаган
хыяллар, июнь киченең болын җырлары,
Сабантуйларының сөю тулы уйчан моңнары,
йөгерек чишмәләрнең сихәте
булып, – безнең Яшьлек булып –
алга, гомерләрне дәвамларга!
Кайтыгыз сез – ата-анам аскан
тәүге бишек сиртмәсенең кабатланмас
иркәләве, Тормышның иң беренче чаңы –
Туу Җыры булып!
Туган якта ничәнче көн
өермәле ап-ак буран.
Ак бураннар арасында
дөнья шавын тыңлап торам.
Гүя океанда һәлакәт –
дулкын кага кыяларга.
«Кошлар кайтыр микән язын
тупылдагы
шәрә калган ояларга?»
Исән-имин саклансын дип,
буш нигезгә берәр ырым
калдырганмы хуҗалары?
Дога булсын шушы җырым
арган-талган канатларга,
гарасатта, ялгыз калып,
давыл кичкән корабларга.
Җиде төннәр уртасында
күңел әзер кабатларга
шул доганы.
Ак өермә, пыран-заран
килә кошлар. Чак-чак кына
ухылдый җир, нидер ава,
имәннәрме шартлап сына:
Әйтерсең лә чаң кага Җир
бөек галәм упкынында.
Җанга килгән аврал хәлен
тоям кебек дулкынымда.
Җир чайкала. Сүнә-яна,
сүнә-яна күңел уты!
Океандагы кораб төсле
авылымның һәрбер йорты, –
һәрбер уты
сүнә-яна,
яна-сүнә…
Баганалар «SОS!» хәбәрен
китерә кебек ава-түнә
һәрбер йортка!
Бу минутта
нихәлдә сез, кәрваннарым!
Җылытамы Җир кояшы
Җилгә каршы барганнарны,
максатка юл ярганнарны?
Сез нихәлдә, һәлакәткә
күкрәк куеп алгы сафта
барган ирләр?
Җиргә хәтәр килгән чакта
ут юлына төшүчеләр,
койма булып гарасатка?
Көтмәгәндә шушы төндә
циклон тавы күмеп китте
йөрәгемне
туган якта.
Зилзиләме бик еракта?
Якындамы? Кайсы якта?
Ни сулышлы давыл-буран?
Әллә кайсыдыр тарафта
уяндымы
атом-уран?
Шуышып чыгып оясыннан
дулый мәллә тыныч атом?
Хиросима истәлеге
җанланамы балачакның?
Каян килгән бу пошаман,
нинди хәвеф бу күңелдә?
Уфтанамы атом-төпчек
әллә безнең Чернобыльдә?
Сез нихәлдә, җан төбендә
бөреләнгән үлән-яфрак?
Хәвефле төн куенында
бу җыр туа,
сезне яклап!
Саумы, Намус, – иҗат көче!
Тәвәккәллек рухы, саумы?!
Нихәл, Вөҗдан? Байрак булып
кичаламсың көрәш-дауны?!
Нихәлдә соң, и чал Анам?!
Иминлекме йөрәгеңдә?
Саумы әле хыял-бөре
гомереңнең тирәгендә?
Дәшми Ана. Һәйкәл кебек
тынып калган, карап мичкә.
Исәп чоры: гомеркәйләр
үтмәгәнме үкенечкә?
Кисәү белән дәшми-тынмый
айкый ахак күмерләрне…
Уйлый бугай ут эчендә
ялкынланган гомерләрне.
Йөздә шәүлә, күмерләрнең
чүпли җете ахакларын.
Шау күмерләр шаулаталар
гомер кичкән самавырын…
Туган йортның якты уты
ак давыллы төнне яра.
Тыныч утын саклап йортның
яши Ана
яна-яна…
Җир кояшы!
Кырларымда, әни, иминлекме,
агарамы борчак басулары?..
Тәрбелидә йөргән торналарым
кайтты микән быел? Барсы дамы?
Керләреңне, әни, җил аламы,
тәрәзәңдә миләш чайкаламы?
Каз үләнле чишмә сукмагына
чиләгеңнән сагыш чайпаламы?
Камылларга тулган зәңгәр таңмы,
кызардымы яфрак өрәңгедә?
Сибәлиме спас яңгырлары
Бәрәңгегә?!
Капкаң бик еш ачылып ябыламы,
кояшлымы һаман ишегалды?..
Эңгер төшкәч, карт-корылар гаме
биләп ала микән күрше тауны?..
Мин, тау чаклы сорау өеп, тагы
онытканмын, әни:
үзең саумы?!
Иминлекме, әни, йөрәгеңдә?!
Ак яулыгын арттан бәйләгән дә
тәрәзәдән карый ап-ак шомыртларга.
Әни,
Бу – синең Яз,
синең Язың!
Синең гомереңә
бу Яз күп түгел ул,
нур туфаны аткан
имин минутларда!..
Юлларда мин.
Гел биләмдә.
Аэродромнарда йөрдем,
космодромнарда,
йөрдем
Араларның чыгып аръягына.
Җирне күрдем давыллар,
циклоннар уртасында.
Айдан кайттым.
Ә син һаман
җирдә нәни бер йортта,
шул тәрәзә каршысында
сагынасың! –
Җирнең бер кузгалмас ноктасында.
(Ә морҗадан төтен чыга!)
Бүген өстәлемдә
бил тиңентен
тюльпан утыра көлеп суда…
Ә без, уллар,
кычкырабыз:
– Ана кадерле.
(Әнкәй, чыда!)
Кала өелеп синең хакта
тик матур сүзләр,
кәгазь өемнәре,
ә үзебез синнән еракта,
читтә һаман.
Йә ерак хыяллар сихерли, тарта…
Сине гомерлек көтүгә
дучар итә
бала!
Әнкәй!
Син яшәгән гомернең һәр мизгелендә
Җир йөзендә
игелек арта!
Сез дә картаясыз, таллар,
үзгәрәсез көз алдында.
Күз алдында
әнкәм утырып байый
(төшә кояш!),
Сеңлем ап-ак яка кайый
көзге алдында.
Кояш төшә үлән арасына,
сулар менә ярга.
Җилләр китә күчеп тау артына,
Кошлар төшә ялга…
Сез дә картаясыз, таллар,
үзгәрәсез күз алдында…
Замананың купшы кызы –
көзге алдында!..
Хатын-кызның баешыннан да моңсу
бер җыр юктыр бу дөньяда!
Узып китте август, көлтә төяп,
капчык төяп үтте ындырлардан.
Камылларны чиртеп исә җилләр,
алтын гөслә зеңли киң кырларда!
Кай җирләргә әле кул тимәгән,
сабагында тора иген басып…
Күңелемдә шулай оеп тора
урылмаган җырлар полосасы…
Ашыгырга иде: кайчан гына
юлда тузан иде – коры дары,
инде хәзер һәр сабактан коела
сентябрьнең салкын йолдызлары.
Түбәләргә сибелә учлап-учлап,
йә шыбырдый кабак яфрагына!..
Син уяндың. Бусагада – Заман.
Туган йорттан кабат чакыра юлга.
Бар да әзер, ана хәстәрләгән,
энә-җебен хәтта онытмаган.
Ул озайтыр иде сентябрен,
арчыр иде күген болытлардан,
синең хакка (үзен уйламый да),
якты булсын диеп синең юлың,
уган керен куеп озата чыга,
алъяпкычка сөртеп юеш кулын…
Усакларым дөрли аягүрә,
үч иткәндәй көзге явымнарга…
Ә мин карыйм, яшереп, әниемнең
чәчендәге көмеш чалымнарга:
Сентябре кергән! Түбәсендә
сызылып ята Киек Казлар Юлы…
Суык дулкын, сары яфрак түгел,
күзләрендә –
туар язлар моңы!..
Каеннарны үт тә сугыл миңа.
Күңелем әле утсыз йорт сыман.
Анда бар да синең җыр шикелле
исемеңне көтә, юксына.
Син кер анда. Калдыр бусагада
икеләнү тулы уйларны.
Син кер анда. Ут ал күзләремә,
уз,
тәртипкә китер дөньямны!
Анда бар да синең кулны көтә.
Үз итеп йөр. Үз ит, тарсынма.
Утлар кабыз. Чыгар гөлләреңне
коеп яуган яңгыр астына.
Бар да синең якты эзне саклый,
син кагылган әйбер кузгалмый!
Ак мендәрдә синең җылың тора,
гөлләреңнең төсен көз алмый.
Бусагада синең адымнарың,
тоткаларда – җиңел кул эзе.
Шәүләң йөри. Саклый пыялалар
еллар җуймас ике йолдызны!..
Күңелем бер йорт. Калдырып кер, йөртмә
икеләнү тулы уйларны.
Син йөр анда, ут ал күзләремә,
уз,
тәртипкә китер дөньямны!
Тарак ташлады –
карурман үсте.
Көзге ташлады –
күл булды.
Халык әкиятеннән
Ә син гүя горур болан кызы
йөгереп уздың язгы юлларны;
минем гомер җилә синең эздән,
ерып чыга ташкын суларны.
Мин бу ярда торам. Син, яз кичеп,
җәйгә кердең. Кошлар иленә.
Җәйгә керәм. Анда гөлләр яна,
иркәләнеп синең җилеңә!
Коя анда синең яңгырларың,
ак болытлар коена күлләрдә.
Ул күлләрдән миңа йотым су юк
сиңа зарыгып янган көннәрдә.
Җитеп булмый сиңа. Толымыңнан
ыргытуга алып тарагың,
эзләреңдә шаулап урман калка
карурманнар каплый араны!..
Кызыл тарак төсле, юл өстендә
янып тора көзге урманнар.
Көзгә керсәм – инде көзне уздың:
арада – кыш.
Аера бураннар!
Язга керәм. Җиттем дигән чакта,
әйтерсең лә көзге ташладың:
ялкынланды кинәт язгы күлләр,
елгаларның ярдан ашканы
юлны бүлде…
Тагын килеп җиттем
әфсенләгән утлы сызыкка…
Еллар аша сине эзләп барган
чакыру тавышым җәелә офыкка!
Яз башында күкрәп килгән яшен
яшеллеккә старт биргәндәй
атыла күктә. Җылы җәй каршына
дулкынланып йөгерә үләннәр.
Тик бер күкрәү! Җир кабара шуннан,
сандугачның теленә җыр кайта;
төнге таулар язның япь-яшь гөлен
итәгенә алып йоклата…
Хәтерләмим, кайсы яздадыр ул
тәүге яшен атылып янганы…
Ләкин истә: җылы күкрәү тулы
карашыңнан старт алганым…
Мәхәббәттән телсез калганым!
Син һәркемгә тансык, шатлык кебек,
Җилкәнгә – җил, тамчы – туфракка.
Ишетәмсең, сөйли җылы яңгыр
Синең хакта яшел яфракка?..
Күк күгәрчен менә синең юлга, –
Нурларыңның бардыр кирәге.
Ерак тавышыңнан сине эзләп,
Болытларга тия йөрәге!..
Йолдызларга сине күтәрәм мин,
Юллар ерам җилле буранда:
Иң беренче булып кулым бирәм,
Давыл күмсә дулкын-юрганга.
Синең хакта зәңгәр гөлләр сөйли,
Дулкынлатып яшел үзәнне;
Алтын кылдан күпер суза кояш
Күрер өчен синдәй гүзәлне!
О проекте
О подписке