Читать книгу «Гомер биштәре / Котомка жизни» онлайн полностью📖 — Роберт Әхмәтҗанов — MyBook.

«И йөзделәр…»

 
И йөзделәр, йөзде, йөзде алар,
киң агымны иңләп, – гашыйклар!
Йөзеп кереп китте алар
     борылышларга,
пар аккошлар
ритуал биюен биегәндәй
Йөздерде аларны
Мәхәббәт моңы.
 
 
Идел иркен колачларга!..
 
 
Бармаклары очыннан гына
артка чикте яшел утраулар…
Чалкан ятып йөзде алар,
күкне каплап йөзләренә.
 
 
Йөзде алар
ак болытлар катына.
 
 
Йөзеп китте алар
ап-ак пароходларга каршы,
Йөзеп китеп күмелделәр…
 
 
Тавышлары –
ерак юллар томанында.
 

«Синең озын җәең күгендә…»

 
Синең озын җәең күгендә
оча әле өмет карлыгачлары,
зәңгәр күккә учарланып менә
уйчан хыял агачлары!..
 
 
Көнеңә яфраклар шавы, сабыйлар авазы,
күбәләкләр лепелдәве тулган!
Көнең мөлдерәмә!
 
 
Бала кошлар утыра җирдә,
мамык кына канатларда…
 
 
Йөзьяшәр тирәкләр шаулый,
йолдызлар ява шыбырдап яфракларга –
мөмкин түгел
синең җәйне кабатларга!
Синең шәүләң – Мирәт суларында,
синең шәүләң – туган якта;
якты рухың – күк чатында!
 
 
Синең җәйдә – күрелмәгән куанычлар,
ә кайгылар әле – тау артында.
Бәхетләрең әле тик төсмердә,
яралгыда инде мең тәүбәләр…
Көнең мөлдерәмә!
 
 
Синең озын җәеңдә
кыска әле күләгәләр.
 

«Сине нинди җилләрдән сакларга…»

 
Сине нинди җилләрдән сакларга,
араларга давыллардан,
якларга нинди кайгылардан,
ут-күздән, кыен сүздән?
 
 
Бу ояда сиңа да
канат чыгар тиздән.
 
 
Сине ничек сакларга,
тидермичә ятлардан?
Китәсең кереп күк асларына, –
тере нокта!
Ничек сине сакларга
шушы олы дөньяда?
 
 
Син бөҗәк түгел,
керергә яфрак астына,
син балык түгел,
посарга
дулкын арасына,
син киек түгел,
күмелергә урманнарга.
 
 
Син – кояш астында!
Заманага туры!
 
 
Ничек кенә сакларга
Җырлы йөрәгеңне
Кыраулардан,
нәни кешем?!
 

«Бәхеткә барыр юлларның…»

 
Бәхеткә барыр юлларның
тузаннары соры…
Тереклекнең суын эчеп
арта маңгай сыры…
 
 
Бәхеткә илткән кырларның
тәҗрибәсе куе!
Йөрәкләрдә – әрем тәме –
шул кырларның сые.
 
 
Бәхеткә илткән юлларым
китә күк астына.
Аннан ул чикләрне
үтсә үтәр кояш кына…
 
 
Офыкларны безнең күзләр
эчә гомер буе!..
 
 
Еллар кичкән саен арта бездә
үз-үзеңне тою.
 

Хисап көннәре

(Кырыктагылар җыры)
 
Хисап көненә
вакыт җиткәнен
тоярга вакыт!
Көннәрне түктек,
елларны чәчтек –
җыярга вакыт!
 
 
Кояш кыекта –
иркә чак үткән,
торырга вакыт.
Хисләрне иктек,
антларны чәчтек –
урырга вакыт!
 
 
Төпкә җигелеп,
сабанда күптән
сайрарга вакыт.
Сүзләрне әллә
җилгәме сиптек,
нинди моң үсә –
сайларга вакыт!
 
 
Ындырың такыр –
ыңгыраш ятып,
ыңгыраш – вакыт!..
 

«Саумысыз, картлар, нихәлдә?..»

 
– Саумысыз, картлар, нихәлдә?
Җиңел үтәме картлык?
Яхшымы бу яссылыкта
бераз бөгелеп йөрүләр,
заманына абруй белән
иелеп сәлам бирүләр?
 
 
.......................................
– Картлык – түгел шул шатлык!..
Яшәлде, шөкер, яшәлде.
Шәүлә булып йөрегәнче,
ахры, киткәнең артык…
 
 
Ачысы да, төчесе дә
тигән безнең йөрәккә.
Йөрелсә дә, дөньягызда
йөрелгәндер кирәккә…
 
 
Йолдыз тот шәрә кул белән,
кабалан, өскә үрел…
Алмаганмы кысыр хыял
гомернең өчтән берен?..
 
 
«Яшьлек!» диеп масаймагыз,
барыгыз кыйблагызга…
Көлгән идек без дә, валлаһ,
төш кебек дөньягызда!..
 

Аргы якка!

 
Уелып-уелып аккан елга аша
дер калтырап торган тар басма.
Җилфер-җилфер әби килде ярга,
Ялвару бар сүнгән карашта…
И, чабаклар сикерә, әйтерсең лә
шаулы җәйне күреп калырга!..
«Аргы якка чыгар әле, улым!»
Чыктым аны каршы алырга.
«Аргы якка чыгыйм, аргы якка,
калсын бу яр сагынып сөйләргә…»
Шаулый июль, сары мәтрүшкәләр,
җырлый үзән бөтен көйләргә!
«Аргы якка, улым, аргы якка,
бирге якта бүтән моңлансын…»
Тар басмадан икәү дер калтырап
кичтек гүя Әҗәл елгасын.
Чыгып җиттек менә, күңел булды!
Арык кулын куеп кашына,
карап торды озак аргы якка,
колак салып гомер агышына.
И, ул яклар гүзәл! Дәшә тагын,
туеп булмас анда мең яшәп!
Анда очынып сайрый сандугачлар,
ул шомыртлар тагын! Шау чәчәк!..
Яз мәхшәре кабат ул якларда.
Кирәк туя күреп калырга!
Яшьлеге дә теге ярда. Тагын
кемнәр килсен чыгып алырга?!
Язлар гына кабатлана икән,
уртаклаштым ана сагышын…
Минем дә бит, җилләр,
еллар аша
Аргы якка чыгып барышым!
 

Кояшлы кырлар җиле

(Строфалар)
I
 
Кояшлы кырлар җилендә
җилфердәгән чак иде.
Тургайлар ике иңемдә –
минем туган як инде!
 
II
 
Бармак арасыннан төртеп
чыга яшел үлән.
Сулар идем бу киңлекне
тургайлары,
болытлары белән!
 
III
 
Як-ягымда яшел арыш
килә әйлән-бәйлән!
Туган йортка кайтып барыш, –
Җир, син тизрәк әйлән!
 
IV
 
Түшәмнән төшә үрмәкүч –
«юл җебе» сары бугай.
Инде тургай тәрәзәмдә
сөенче ала бугай!
 
V
 
Тупыллар чыга каршыма
яшел алкыш белән!
Көрсенә күңел барсына
якты сагыш белән!
 
VI
 
…Кулыннан төште орчыгы,
сарылды килеп!
Анам! Нәкъ утыз ел элек
озаткан кебек,
елап һәм көлеп…
 

Төп йорт

 
Төп йортым син, төп йортым,
адым белән үлчәнгән
яшел кәсле төп йортым –
түмгәкләр һәм билчәннәр
телен белгән төп йортым…
Төп йортым син, төп йортым,
тургайлы түбәләрем!
Тәрәзәңдә кемнең бу
ак җаны – күбәләге?
Төп йортым бу, төп йортым,
бабамнар сөйләшкән җир!
Чит җирдән бүреге белән
кайтырга киңәшкән җир…
Бәхетле кеше генә,
ятып үз түшәгенә,
багып үз түшәменә,
суың эчкән бер йотым…
 
 
Туган илем – Идел-йорт,
Татарстан – төп йортым!
 

Борынгы нигездә

I
 
Көн каршында
җилләр укый
ташка уйган сүзләрне:
«Нигезләрне, нигезләрне!..»
 
 
Печәне чабып алынган, –
буй-буй ята әрем-кура…
«Нигезләрне, нигезләрне!..»
Һәр ташыннан хәлен сора!
 
 
…Тургай,
дога укыгандай,
ап-ак болыт каршында
тибрәп тора,
тибрәп тора!..
 
II
 
Җирдә челлә.
Агачларда
яшел алкыш тынган.
Юлда – тузан.
 
 
Корылыктан
карлыккан каргалар оча
баш очыннан…
Җәйге челлә!
Күләгәдә
актан киенгән карт
утыра гомер җебенең
очын очка ялгап;
утыра, төйнәлгәнен чишеп,
чуалганын сүтеп…
Җыена: хәстәрли йөген,
бөек сәфәр көтеп!
 
III
 
Күкләрем җитен кырыдай,
арасында – көнбагыш!
Безнең дә болытлар белән
тарихка китеп барыш!
 
 
Мәңгелек бөек күкләрдән
китәбез төялешеп,
китәбез төялешеп!
Каршылагыз яңаларын,
тормагыз сөялешеп лә,
тормагыз сөялешеп!
 
 
Сөрелгән кырларга иңә
кояшның ярты ягы,
кояшның ялкын ягы!
…Алсу кырларда гомерем
бер җырга артты тагы да,
бер җырга артты тагы!
 
IV
 
Бу кырлардан
тургай җыры
ераклашып бара инде,
әллә кояш янынамы
менде ерак?
Күк читендә – чормада –
көмеш урак.
 
 
Җәй авышты.
Камыллардан зеңләп ага
көз тавышы.
 
 
Көз тавышы…
 

Хәтерләү

 
И туган җир!
Ул зәңгәр болыннар,
болында – богыллар…
 
 
Офыкта – җил,
Иңемдә – Ай.
Күзләремдә – еллар!..
 

Гомер учагы

 
Гомернең бөек учагы
шартлап яна, яна, кызып!
Шау күмерләр ахаклана, –
Яшәү рәхәт, кызык!..
 
 
Җылынырга була әле,
ялкынына кулны сузып:
калгып кына, Көн каршында
яна төтенсез ут!
 
 
Тамчыланып утка төшә –
яна йөрәк, шәмен сызып…
Учак яна! Кичелә бара
күренмәгән сызык:
 
 
тып-тын гына баш очыңнан
Кояш бара узып!
 

Җайдагатлар

(«Кичү» циклына)
 
Идел-йортның инешләрен ерып,
үзән аша
яшел тауга менә җәйдагатлар…
Кылычларын суырып кынысыннан,
тын беткәнче үбә яшь җайдаклар:
«Туфрак булыйм! –
Кочмас илне җиде ятлар!..
А, рух!..»
 
 
Тоякларда кайный яшел үлән!
Алда – сулар, алда – кызыл ярлар…
Янып калды җилдә яшь учаклар, –
очкыннары туза – кызыл карлар!
 
 
Алып китә алар заман җырын,
үткән шатлыкларны, сагышларны…
Очып бара илдә җайдагатлар,
офыкларда – кешнәү тавышлары!..
 
 
Яшел ялкын ургый тояклардан,
аякларда зеңли өзәңгеләр!..
 
 
Мәңгелекнең бөек суын кичеп,
Яшел таудан ак болытка таба
җайдагатлар менә –
узган еллар!..
 

«– Еллар аязуга булсын…»

– Төштә бүген ак ат чапты.

– Ә мин төштә су күрдем.


1
 
– Еллар аязуга булсын,
ап-ак балык сикерде!
 
2
 
– Сугыш алдыннан төшендә
ниләр күргән икән ул?
– Офыккача су күргәндер – юл төшедер –
су ул – юл…
– Очкан кошлар күрде микән,
суга төшкән кошлармы?
Төшенә җил кердеме икән,
иеп агач башларын?
 
 
– Кошлар күрсәң – кавышуга, ди,
әллә юрый белмәдем, –
күк тулы кошлар күрсәм дә,
юравым юш килмәде,
юравым юш килмәде!..
 
 
Юраганың юш килмәгәч,
инде нигә юрарсың?
Кызыл елга, кызыл дәрья –
офыккача су да су!..
 
3
 
…43 – күмелде суга,
44 – күмелде суга…
дошман сугыш ачуга,
суга китте балалар,
суга китте еллар…
тирәнгә китте яралар,
төпкә китте алар!..
 
 
Бары бер кояш калды.
Бер кояш һәм ул –
Ана!
Түшәгендә уяна,
офтана да куана…
Чал кояшка карый-карый,
төшләр юрап
юана.
И ана…
 
4
 
Бүген бөтен ил буена
төшен сөйли әбиләр:
төштә тавык тибенсә,
тары уңа, диләр…
 
5
 
Бүген төштә учак яктым.
Яшьлегемә кайттым!..
 

«Иктек иген, суктык чыпта…»

 
Иктек иген, суктык чыпта,
күрек бастык алачыкта,
суны җиктек дүрт ташка,
җилне җиктек – он тарта!..
 
 
Йорт-җир дә исәп-хисап:
киленгә – киле-кисап,
кияүгә – китмән-көрәк…
(Гомерләр итмәк кирәк!)
 
 
Кош-корт чырлый әрбәлектә,
туйра кистек тәртәлеккә,
дагаладык атларны –
каерып ачтык капканы.
Арба тулы бала-чага,
калганнары арттан чаба…
(Чаптырып китмәк кирәк!)
 
 
Гаиләдә халык арта;
ызанда – кабык арба,
арбада – йодрык бала
аваз сала дөньяга…
(Барысына икмәк кирәк!)
 
 
Эленеп тора чүпләм сөлге,
әбиләрдән калган өлге
туган йортның түрендә
кай яктан да күренә…
 
 
Ап-ак җитен читенә
җыр сурәте чигелә…
(Сөюеңне чикмәк кирәк!)
Ышнада – җитен, киндер, –
без киясе киемдер…
 
 
Кузгала тәрәш-каба, –
уңганны һәр эш таба…
Тау төбендә гәүһәр ташы –
кызларга йөзек кашы…
(Барысына җитмәк кирәк!)
 
 
Тешәдек таш, издек камыр,
«уф» димәдек, иттек сабыр…
Урдык, суктык, җилгәрдек;
бөтен миргә җитәрлек
казан асып җибәрдек,
учак ягып җибәрдек…
(Дөньялар көтмәк кирәк!)
 
 
Идел-йортта ут чәчмәдек,
дуслар белән дус яшәдек,
хәл-әхвәлне белештек,
бер тәгамне бүлештек.
Золымнардан үч алганда
усал булдык усалдан…
(Дошманны тетмәк кирәк!)
 
 
Нигез иске, йортыбыз яңа,
бусага саен бер дага –
бәхеткә зур хакыбыз!
Иминлеккә антыбыз…
Бары бергә, югы уртак,
шуннан гадел бүтән җир тап…
Туган йорттыр Иделдә,
Идел-елга – илемдә…
(Күңелгә киртмәк кирәк!)
 
1
...