1911 елның көзе. Татар укытучылар мәктәбен тәмамлап, Уфа губернасына әйләнеп кайткан Мирсәет Солтангалиев мөгаллимлек итәргә керешә. Укытучыларга ихтыяҗ зур, аеруча авыл укытучыларына. Ә инде татар авылында урыс теле укыту өчен, гомумән, белгечләр юк замана. Яңа Атҗитәр һәм Иске Атҗитәр исемле ике авыл арасында йөреп берьюлы ике мәктәптә эшләргә мәҗбүр була ул. Ә җәйләрен Уфада губерна земствосының мөселман мәктәпләре буенча тикшерүче вазифасын башкара. Аны, гомумән, бөтенләйгә шул эшендә генә калдырырга телиләр. Ләкин ул заманнарда мәгариф өлкәсендә һәркем өчен бер дәрәҗәдә катгый тәртип булган. Дәүләт исәбенә стипендия алып укыгансың икән, рәхим ит – үз белдегең белән күчеп йөрмә, дәүләт кая билгеләсә, шунда эшләргә тиешсең. Инде бик үҗәтләнәсең икән, ихтыярың, 600 тәңкәңне чыгарып түлә дә – укытучылар мәктәбендә, стипендияле һәр укучыны укытып чыгару өчен, шуның кадәр чыгым тотыла икән – дүрт ягың кыйбла. Патша заманы югыйсә, ә тәртип булган!..
Тагы күпмедер вакыттан Мирсәетне Оренбург губерна земствосы каршындагы Халык мәгарифе бүлегенә дә мөдир итеп чакырып карыйлар. Тәкъдиме шәп тә бит, әмма китәргә ярамый. Шул рәвешле, Солтангалиев, тагын бер ел Эстәрлетамак өязендә калып, авыл балаларын урыс теленә һәм урыс әдәбиятына өйрәтергә тиеш була.
Кушылганны үтәп, тиешлене генә эшләп йөргән булса, әлбәттә, Мирсәет – Мирсәет булмас иде. Халык мәгарифе өлкәсендәге вазифаларын җиренә җиткереп бару белән бергә, ул үзенең аң-белемен һәм теоретик әзерлеген күтәрү өстендә дә өзлексез, армый-талмый эшләвен дәвам иттерә. Артык зур булмаса да, революцион көрәшкә юнәлеш тоткан шәхси китапханәсе дә барлыкка килә. Анда П. Коган, Кропоткин һәм Каутский кебек байтак кына авторларның хезмәтләре тупланган була. К. Маркс, Ф. Энгельс, Ленин һәм Плехановларның исемнәре генә түгел, байтак хезмәтләре дә мәгълүм инде аңа хәзер. Шул ук вакытта, үзенең тәҗрибәсе, уй-фикерләре белән уртаклашырга ашкынып, Уфа, Оренбург, Казан, Петроград һәм Мәскәү калаларында чыгып килгән дистәләгән татар гәҗит-журналларына мәкаләләр, хикәя һәм шигырьләр юллый. Аларның күбесе, шул чордагы модага ияреп булса кирәк, псевдоним белән чыга. Үзенең урысчасы шактый ук камил булгангадыр, бер үк вакытта урысча да актив яза Мирсәет. «Уфимский вестник» та, Мәскәүдә чыккан «Народный учитель» газетасында «Сухой», «Он», «Кармаскалинец», «Сын народа» һәм «Учитель-татарин» псевдонимнары астында дистәләгән актуаль мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый. Үз хикәяләрен үзе үк урысчага тәрҗемә итеп, Петроградтагы «Мусульманская газета» да «Көлкебаш» псевдонимы белән даими басылып килә.
Казан белән дә элемтәсе өзелми аның. Әле соңгы араларда гына Фатих Әмирханнан хат алды. Бу әдипне ул 1907 еллардан ук күреп-аралашып белә. Аның киңәше белән Мирсәет, – үз вакытында Л. Толстойга хат язып, тәрҗемә кылуга графның үзеннән хәер-фатиха алган кеше.
Ф. Әмирхан белән дә аларны әдәби бәйләнешләр якынайтты. Аның «Татар кызы» һәм «Кадерле минутлар» ын иң элек урысчага күчерүче Мирсәет Солтангалиев икәнлеге мәгълүм.
«Архангельскида сөргендә булган мәшһүр Гаяз әфәнде Исхакыйдан мәктүп алдым, – дип язган иде Ф. Әмирхан әлеге хатында. – Яңа тәрҗемәләр җибәрүемне үтенгән. Максим Горький Исхакый әфәндедән татар хикәяләрен ашыктыра икән. «Габделбасыйр гыйшкы» дигән бер әсәремне синең тәрҗемәдә күрергә теләр идем. Фатих Әмирхан».
Хат эченә автор кулъязмасындагы хикәя дә салынган иде.
Ә шулай да җанында тынгылык юк Мирсәетнең, аңа һәрчак нидер җитми. Кышкы буада калын боз астында калып, һавасызлыктан бәргәләнгән балык халәтендә хис итә ул үзен. Салкын, озын кичләрдә, аягына киез итек, башына бүрек элеп, тын бакчага чыга да абзар читенә терәлеп зәңгәр күккә, анда чекрәешеп янган йолдызларга озаклап текәлеп карап тора…
Галәм нинди зур… Табигать никадәрле камил. Шул галәм, шул табигать кочагында яшәүче кешелек җәмгыяте һәм кешеләр үзләре дә нигә шул дәрәҗәдә үк камил түгел икән?! Югыйсә гомер дигәннәре берәүгә дә ике бирелми һәм мәңгелек тә түгел. Уйлый калсаң, шундый кыска бит ул кеше гомере! Тизрәк үсәсең, олыгаясың килә. Олыгаеп җитәргә өлгермисең, ул арада гомер йомгагың түбәнгә таба тәгәрәргә керешкән була. Шул санаулы еллардан гына торган гомернең дә кадерен белми бит ул кеше дигәнең. Туганда ук елый-елый туа һәм гомере буе нәрсәдәндер канәгать түгел, һаман нидер җитми аңарга. Теләгәненә ирешкән очракта да, үзенә күрә бер-бер дошман яисә борчу уйлап таба, йә туганы белән нәрсәнедер бүлешә алмый, йә булмаса күршесе белән. Ә инде кайчандыр үз ихтыярлары белән бер-берен сайлап алган ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында ни әйтәсең?! Гомерләре буе нидер бүлешәләр, бер-беренә нәрсәнедер исбат итәргә тырышалар…
Ни сәбәпле, нәрсәдән шулай килеп чыга бу? Югыйсә дөньяның матурлыгына хозурланып яшәр өчен генә яратылган түгелме соң кеше дигәнең? Сулыйм дисә – һавасы нинди, эчим дисә, челтерәп чишмәләре агып ята. Кара туфракка ни төртсәң, шул тишелеп чыга. Эшлә, уңышын җыеп ал, рәхәтләнеп яшә…
Ерак йолдызлар яктылыгыннан, бакчадагы көрт өстендә җемелдәшкән кар бөртекләренең аклыгыннан күзләр камашырлык… Акрын гына исеп куйган җил, каралты-кура түбәсендә яткан карны каз канаты белән сыпырып кына алгандай, нәни йолдызчыклар сибә. Нинди сафлык, салкын бер рәхәтлек… Ул күзләрен йома, кызыша башлаган колак яфракларын уч төпләре белән каплый… Кинәт, төнге тынлыкны ярып, тирән сагыш-моң, сүз белән әйтеп аңлату мөмкин булмаган җан сыкравы, кайгы авазлары ишетелә башлый кебек. Авылда гына түгел, бөтен илдә, бар галәмдә яңгырап тора сыман шул сыкрау авазлары. Урман тарафыннан, сузып-сузып, бүре улаганы ишетелеп куя. Сарайда атлар пошкырынып ала, сарыклар тыңгысызлана, этләр дәррәү өрергә керешә. Сагаебрак тыңлый калсаң, җил дә елаган авазлар чыгара икән бит. Өй каршында утырган ак каеннар сыкрый, әнә бакча артындагы йөз яшьлек тупылларның иңрәү тавышы…
Табигатьтәге бу шом һәм сыкрау авазлары бер дә юкка гына түгел. Кешеләр күңелендә дә тынгылык, иминлек юк ич бүгенге көндә дигән уй биләп алды Мирсәетне. Өйләренә бикләнеп ялгыз аналар елый. Түшәкләренә капланып, кызлар балавыз сыга. Мендәрләрен кочаклап, ирләр бәргәләнә. Саташып уянган сабыйларның ачыргаланып кычкыруы ишетелә… Кемнәрдер шушы мизгелдә, ыңгыраша-ыңгыраша, үрмәли-мүкәли, шахтадан күмер чыгара булса кирәк. Берәүнең ягарга утыны беткән, икенчесенең таң белән торуга балаларына куярга бер тәгам ризыгы юк…
Татар авылларына гына хас нәрсә түгел бу. Рус һәм башкорт авылларында да байтак булырга туры килде аңа. Чуваш һәм арларның да ничек яшәгәнен күрде, һәммәсенең язмышы уртак. Тел һәм гореф-гадәтләр генә бүтән…
Тоташ борчу, тоташ кайгы һәм сыкрау бу дөньяда. Ничек шул сыкраулардан арындырырга соң кешелекне?.. Туңганнарын – җылытырга, ачларын – туйдырырга, рәнҗетелгәнне— юатырга, кыерсытылганны – якларга… Ничек итеп ярдәм итәргә үзләренә? Ни чаралар күреп бәхетле итәргә һәммә кешеләрне… Юлын, әмәлен белсәң иде икән! Шундый көчкә, тылсымлы гайрәткә ия булса идең икән ул!
Берәүгә дә ярдәм итә алмый Мирсәет. Хәтта укып белем алган, буй җиткергән унтугыз яшьлек егетнең үзен карап үстергән, тәрбияләгән әти-әнисе, энеләре һәм сеңелләренә ярдәм итәргә дә мөмкинлеге булмасын әле… Шул чарасызлыктан изаланып, үзенең көчсезлеген тоеп бәргәләнә иде йөрәк. Ике як яңагын яндырып, күзләреннән яшь тамчылары йөгереште аның. Үзенең елый башлаганын сизгәч тә, берни эшли алмады. Берәүдән дә качасы, яшерәсе юк. Башын артка ташлап, карашын йолдызлы зәңгәр күккә төбәп елады ул. Елады да елады… Гомерендә һичкайчан шулкадәрле онытылып, туарылып елаганы булмагандыр аның башка.
Шул ук елны, әти-әнисе янына кунакка кайткач, ишегалдында утын ярган чакта, хикмәтле бер ачыш ясады ул. Бил язып алган арада, янәшәдә койма аша гына яшәгән күршеләренең ихатасына таба карап тора иде, болдырга, мышык-мышык борынын тартып, җиде-сигез яшьлек малай килеп чыкты. Мирсәет аңардан сорап куйды:
– Күрше… Күрше, дим, нәрсә булды, ни өчен орыштылар үзеңне?
Теге малай җиң очы белән җылык кына әллә күзен, әллә башка бер-бер төшен сыпырып алды да җитдиләнеп калды, өлкән кешегә сәлам бирде:
– Исәнме, мөгаллим абый… Кунакка кайттыңмыни?
– Әйе, – диде Мирсәет. – Менә булышып китим әле дидем…
– Әйбәт булган, – ди теге. Бер дә малай-шалай димәссең, өлкәннәрдән болайрак сөйләшә.
– Кем орышты үзеңне?
– Әти.
– Нәрсә өчен?
– Танага су эчерергә онытылган, мөгаллим абый.
– Ничек шуны онытырга мөмкин, – дигән булып, әтисе сүзен куәтләде Мирсәет.
– Сыерга эчерелгән, бозауга эчерелгән үзе, ә менә тана онытылган. Ашарларына да салдым, асларын да чистарттым югыйсә… Уйнарга ашыгылган…
Барысын, хәтта әти-әнисенең орышуын да дөрес аңлаган малай гаебен төзәтергә җил-җил китеп тә барды.
Мирсәет уйлап куйды: менә шушы күршеләрне генә алыйк. Гомер буе эштән башлары чыкмый. Гаилә башлыгы җәй буена басудан кайтып керми. Йә урманга утынга куалый атын, йә болынга печәнгә төшеп чаба. Хатыны су ташый, җиде-сигез баланың керен юа, өс-башларын хәстәрли, ашарларына пешерә. Бакча һәм өй тирәсендәге тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләрендә кул астына керә башлаган уллары, кызлары да гел булышып кына тора. Гаиләләрендә бер дистәгә якын кеше, һәммәсе исән-сау, сәламәт. Ачлыктан да интекмиләр. Әмма бәхетле дип әйтеп буламы үзләрен?..
Бер дә арткан җирләре юк, һаман нидер җитми, һаман нидер кирәк. Әле генә, кемнәндер сукранып, тавыкларын тирги-тирги, ишегалдында әниләре йөри иде. Кичә капка төбендә әтиләре дөньядан зарланып торды. Бүген әнә малайның кәефе киткән…
Балтасын дәү тумранга чабып, өйгә йөгереп керде Мирсәет, кулына каләм алды һәм башына килгән фикерләрен ашыгып-кабаланып язарга кереште: «Кешеләрнең бәхетсезлеге, чарасызлыгы һәм фәкыйрьлеге нидән? Кеше ни өчен газап күрә, төрле түбәнлекләр һәм рәнҗетүләргә дучар ителә? Кеше нигә бер-берсенә яман эш кыла, бер-берен талый яисә үтерүгә барып җитә?.. Көчле нигә көчсезне рәнҗетә? Кешеләр генә түгел, ни сәбәпле илләр, дәүләтләр сугыша?.. Миңа калса, һәммәсенең сәбәбе уртак: кешеләр бер-береннән аерылган, үзе өчен генә яшәргә күнеккән.
Әгәренки һәр кеше, үзен генә кайгыртудан ваз кичеп, бөтен кеше мәнфәгатьләре өчен яшәргә керешсә, шул көннән, шул сәгатьтән башлап дәүләтләр арасында сугышлар, кешеләр арасындагы ызгыш-талаш һәм рәнҗетешүләр юкка чыгачак, һәркем бер дәрәҗәдә үк бәхетле һәм тук булачак».
Дәфтәр битенең түбәнге почмагына «1912 сәнә 10 гыйнвар, Мирсәет Солтангалиев» дип имза куелды.
Ниятләрне тормышка ашырырга гына калды хәзер, шуңарга ирешүнең юлларын, чараларын ачыкларга. Әмма хәзергә әле ул ялгыз. Язганнары, уенда йөрткән фикерләре белән күп мәртәбәләр уртаклашырга итенеп карады, ләкин үзен аңлаучы, фикерләрен уртаклашырга җыенучы гына табылмады. Тышкы дөнья, зур шәһәрләр белән элемтәсе булмаган ерак татар авылында кем аңласын соң аны?! Синең бөтен кешелек турындагы хыялларың нәрсә аларга… Авыл мужигының тамак ягын кайгыртасы, өен җылытасы, өс-башын бөтәйтәсе бар… Акылдан шашкан дип әйтмәсәләр дә, аның кебекләр турында «хыялый» гына диләр шул…
Ниһаять, 1913 елның язы җитте. Язгы айларда Уфа шәһәренә үзенә бер ямь өстәлә.
Апрель урталары. Кыеклардан тамчы тама. Урал таудан агып төшкән гөрләвекләр буенда, кәгазь көймә агызып, малайлар йөгерешә. Каен ботакларында әле яңа гына кайтып төшкән сыерчыклар талпына. Баш очында җылы кояш, чалт аяз көн… Губерна земствосындагы мәшәкатьләреннән аерылып, урам әйләнеп, тимер юл вокзалы тирәләреннән урап кайтырга дип чыккан иде Мирсәет, вокзал янындагы аулак почмакта байтак кына кешеләр җыелып торганын күрде. Кемдер сөйли иде. Үтеп-сүтеп йөрүчеләрдән бер төркем кеше тегене уратып алган да дикъкать белән тыңлый. Сөйләүче үзе күренмәсә дә, кайбер сүзләре ишетелеп-ишетелеп китә. Сирәк-мирәк башкорт сүзләре кыстырып, татарча сөйли иде ул. Мирсәет өчен бу аеруча кызык тоелды. Казан белән хушлашканнан соң күргәне дә, катнашканы да юк иде аның мондый митингларда. Ике уйлап тормыйча, ул да әлеге төркемгә килеп кушылды.
Әйләнә уртасында таза гәүдәле мәһабәт бер ир-ат басып тора иде. Яше утыздан артык булмас. Яңаклары җәенке, күзләре кысыла төшкән, пәке белән кырылган ялангач баш. Әмма чәче, сакал-мыеклары шомырт кара икәнлеге әллә каян беленеп тора. Өстендә шактый ук таушалган хәрби гимнастёрка, аякларында күн итек. Кәгазь төргәге кысып тоткан уң кулын болгый-болгый, нотык сөйли. Онытылып, мавыгып сөйләгәнгәдер, сүзләре йөгерек, теле телгә йокмый үзенең. Аның аермачык булып ишетелгән беренче җөмләсе үк Мирсәетнең колагын үрә торгызды:
«Кеше җир йөзен буяп, былчыратып бетерде, табигатьнең ямен, җүнен җибәрде. Җир йөзендә көн күрүче кешеләрнең хәзер бәясе сукыр бер тиен. – Оратор, фикерен расларга теләгәндәй, аяк астына лач итеп төкереп куйды һәм гимнастёрка якасының ике төймәсен ычкындырды. – Якты дөньяда яшим дип йөрүчеләр – ике аяклы паразитлар – язмыш корбаннары гына. Күптән җир йотарга тиеш үзләрен…»
Очраклы рәвештә генә әлеге төркемгә килеп кушылган Мирсәет калтыранып, чирканып куйды. Үзе кебек бирегә очраклы рәвештә килеп эләккән, поезд көтеп торган авыл агайларын, шәһәргә катык-сөт сатарга килгән җирләреннән үтеп барышлый тукталырга мәҗбүр булган сала карчыкларын кызганды ул. Алар бит моны: «Сөйләгәч – дөресен сөйли торгандыр… Дөнья күргән ир уртасы кеше юкны сөйләмәс», – ди-ди тыңлыйлар һәм, авылга кайткач, һичшиксез, күргән-ишеткәннәрен туган-тумача, күрше-күләнгә җиткерәчәкләр.
Тыңлап торган җирдән үзенең ничек чәчрәп чыгып сорау биргәнлеген дә абайламый калды Мирсәет:
– Син кем?.. Мәсләгең ни?! Һәм дә үзең нәрсә тәкъдим итәсең?..
Әйләнә уртасында басып торган гайрәтле оратор сүзен бүлдерергә җөрьәт итүчегә маңгай аша, куе чем-кара кашлар астыннан сөзеп карады.
– Мин – анархист, – диде, аннары, бер горурлык белән гәүдәсен турайта төшеп. – Син әле капка астыннан йөргәндә, без инде Питерның үзендә Бишенче ел революциясен ясадык, энекәш. Ирек, азатлык яулап кан түктек… Бүлдермәгез мине! Сүземә тыгылганны өнәмим мин!
Шактый ук тәкәббер һәм кызу кеше булып чыкты бит әле оратор. Мирсәет хәтта уңайсызланып куйды. Нигә бүлдерәсең инде, энекәш, дигән сыман, бөтенесе аңарга карады… Ә шулай да ул китеп барырга ашыкмады, үзен кызыксындырган сорауга җавап ишетәсе килә иде. Ул үҗәтләнеп соравын кабатлады:
– Анархист ни-нәмәрсә тәкъдим итә инде?..
– Бары бер юл белән генә тазарту мөмкин хәзер Җир шарын, – диде оратор. Сорау бирүчегә ачуы басыла төште булса кирәк. Уйланып җитди аһәң белән аңлатырга кереште: – Ысулы бер генә. Кичекмәстән, кешелекне төрле сырхаулардан азат итәргә кирәк. Бүгенге кешенең туксан тугыз проценты җир ашлаудан бүтән бернигә ярамый. Бары бер проценты гына рухи һәм физик камиллеккә ия. Кешелек нәселен шулар дәвам иткәндә генә, табигать үзенең беренче матурлыгына ирешәчәк… Әгәр дә мәгәр, – дип, анархист бер мәлгә уйга калган атлы булып торды, – аллалар кодрәтенә ия булсам, төймәгә басуга, бар планнарым тормышка аша торган тылсым уйлап табар идем…
Анархистның тукталырга исәбендә дә юк иде. Тыңлап торучылар сафы гына сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Мирсәет белән янәшә басып торган бер агайның аты-юлы белән сүгенеп китеп баруы кызык тоелды.
– Киттек, энекәш, – диде ул, фикердәшенә дәшкән сыман, кулын Мирсәетнең җилкәсенә салып. – Моның сүләгәннәре шул төшемне сөртергә дә ярый торган түгел. Үгез урынына җигеп, тырмага чыгарырга иде үзен!..
Һәркемгә ишетелерлек итеп әйтте сүзләрен. Кызык табып, шырык-шырык көлеп алучылар да булды.
Әмма берәүгә дә иярергә ашыкмады Мирсәет. Кешелекне «сәламәтләндерү», табигатьне «сафландыру» турында яңадан-яңа идеяләр сибүченең фикерләре белән килешмәсә дә, әлеге оратор аның игътибарын җәлеп итәргә өлгергән иде. Юк, акылдан шашкан кешегә охшамаган ул, гадәти бер мавыгучан кеше. Әмма шул гадәтилегендә күпме хикмәт бар. Үз-үзенә ышанып, үз сүзләреннән бер тәм табып сөйләшүе генә ни тора? Аннары – кыюлыгы! Кара реакция елларында, вокзал янына чыгып, шундый нотык сөйләү өчен, ай-һай, байтак кыюлык кирәктер ул!..
Уендагы – телендә дигәндәй, Мирсәет шунда янә аны бүлдереп сорап куйды:
– Полицай килеп үзеңне кулга алыр дип тә курыкмыйсыңмы?
Анархист, «тагы синмени әле бу?» дигән сыман, аңа таба карап куйды. Бу юлы инде кызмады, ачуланмады да. Аңламаган атлы булып, кайтарып сорады:
– Кемнән?..
– Полицайлардан.
– Ә нигә мин алардан куркырга тиеш? Алар миннән курыксыннар. Алар түгел, мин ясарга җыенам Бөтендөнья революциясен… Мин Питерда булган кеше!
– Тылсымлы төймәгә басып ясыйсыңмы ул революцияне?
Үзе белән шулай аяк терәп сүз көрәштерергә җыенучы егетне күреп, канәгатьләнеп тамак кырып алды теге, як-ягына каранды – алар икәүдән-икәү генә торып калган иде. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр таралышып беткән.
– Нәрсә, мин сөйләгәннәр көлке тоелдымы әллә? – дип сорап куймасынмы шунда оратор. Бу инде гадәти җир кешесенең кызыксынуы иде. Әле генә югарыдан торып нотык сөйләгән зат гүя шул мәлдә аяклары белән җиргә орынды.
– Көлке икәнлеген үзең белмисеңме?
Шул рәвешле, тоташтан сорауга сорау белән җавап алышу китте болар арасында. Уйга калып торды анархист, җавапны ни рәвешлерәк кире кайтару хакында баш вата иде булса кирәк. Ихлас ачылып китәргә – иртәрәк, каршысында басып торучы егетнең кем икәнлеген белми ич әле. Эттән алып эткә салгандай тиргәп атар иде үзен – бер ялгызы торып калачак. Яхшымы-яманмы, ничек кенә булмасын, моның бит әле үзе белән сөйләшергә нияте бар күренә.
Кулындагы кәгазь төргәген, урталай бөкләп, куен кесәсенә тыгып куйды да, гел көтмәгәндә ачылып китеп, Мирсәеткә кулын сузды теге.
– Беткән баш беткән, әйдә, танышыйк булмаса. Гәрәй Кодрачев.
– Мирсәет Солтангалиев. Укытучы булам.
Исем-фамилиясенә исе китмәде. Мирсәетнең кем булып эшләвен ишеткәч, яңа танышы җанлана төште кебек.
– Бәй, туганым, – дип, авызын ерып көлеп җибәрде ул. Кочакларга җыенган кеше сыман, бер ихласлык белән, колачларын җилпеп алды. – Мин дә халык укытучысы… Син дә… Бер сукмактан йөрибез, ике чабата – бер кием икәнбез ләбаса…
Билгеле, Мирсәет аның кочагына ташланырга ашыкмады. Мөмкин кадәр җитдилеген саклап җавап кайтарды:
О проекте
О подписке