Мәктәпнең алдынгы карашлы укучылары белән, якыннан аралашып, тыгыз элемтәдә яшәде Мирсәет. Илдәге кара реакциягә нәфрәт нигезендә төзелгән яшерен түгәрәк утырышларында да даими катнашып килде. Анда, шәһәрнең югары уку йортлары студентлары, төрле социалистлар белән очрашып, әңгәмә кора иде алар. Яшерен листовкалар белән танышалар. Үзләре дә мәктәп укучыларына мөрәҗәгать белән чыктылар берничә мәртәбә. Уку һәм яшәү шартларын яхшыртуны таләп итеп баш күтәрергә чакырдылар…
Әмма бу башлангычның ахыры гына яхшы тәмамланмады. Төп оештыручы булган Насыйбуллин, Ишмурзин, Душкин һәм башкорт егете Азнабаевларны, ике сөйләшеп тормыйча, мәктәптән сөрделәр. Соңрак яраткан укытучысы Брюхановтан гына белде Мирсәет: мәктәптән куылырга тиешле укучылар исемлегенең элгәреге вариантында аның фамилиясе дә булган. Яшьлекләрен һәм тырышып укуларын искә алып, аларны – яшерен түгәрәкнең тагы җиде-сигез әгъзасын – сынау шарты белән генә мәктәптә калдырганнар.
Приказ игъланнар тактасында эленеп тора иде әле. Ә яшерен түгәрәк үзенең чираттан тыш утырышына җыелды. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә иде: «Түгәрәк җитәкчеләре һәм аларның эше турында администрациягә җиткерүче кешене ачыклау». Кем ул сатлык җан?.. Һәммәсен шул сорау кызыксындырды. «Провокатор» үзләре арасында булырга тиешле. Сөйләшүне, зур кайнарлык белән, инде мәктәптән куылган Әүһади Ишмурзин алып барды. Ул исә югарыдан, биектән очып сөйләшә:
– Бөтенроссия халыкларына азатлык китерү, татарларны гына түгел, рус, чуваш һәм башкорт фәкыйрь-фөкарәләрен дә мул тормышка алып чыгу, бәхетле итү максатын тоткан яшерен түгәрәк бүгенгесе көннән ябыла, – диде ул, кулларын баш очында болгый-болгый. – Милләтләребез тарихында зур трагедия бу. Революцион хәрәкәт булды, ул тукталып торырга мәҗбүр. Без китәбез! Казан өчен, Россия өчен генә түгел, кем белә, бәлки, Бөтендөнья революцион хәрәкәте өчен дә зур югалту буладыр бу. Без китәргә мәҗбүр, балаларын җуйган кошлар сыман китәбез без. Әмма… – дип, тукталып зур пауза ясады, каршында тын да алмый тыңлап утыручыларны бер кат күздән кичерде. Русча сөйли, мәктәп рус теле укытучылары әзерли бит. Русчасы шәп тегенең. Тавыш – гөбедән чыккандай. Куллар – канат. – Әмма сез каласыз. Ятим балалар күк торып каласыз. Тик шуны онытмагыз: арагызда сатлык җан һәм провокатор кала.
– Кем ул? Ул кем? – диешә-диешә, бер-берсенә карадылар.
– Бөтендөнья революциясен ана карынында чакта ук буарга җөрьәт иткән шпион кала арагызда.
– Кем ул, әллә беләсеңме? – дип бүлдерделәр сөйләүчене. Әйт кенә, янәсе, шундук ботарлап атачакбыз үзен.
– Тарих беләчәк! Бөтендөнья революциясе тарихына «шпион» буларак кереп калачак аның исеме. Ә безгә хәзер, бүген үк ачыкларга кирәк ул кешене, – диде Ишмурзин һәм, сүзе тәмам булуны аңлатып, урынына утырды.
Тынлык. Авыр тынлык утырып калды бүлмәдә, һәркемнең башы түбән иелгән, һәммәсе үз уена бирелгән. Бер-береңә ышанмау, шикләнүләр… Озаккарак сузылды кебек ул тынлык.
– Ә мин беләм ул шпиунны, – дип, шунда арадан берәү урыныннан калкынмасынмы.
Күзләр шул тарафка төбәлде, һәрчак ерак бер почмакта дәшми-тынмый гына посып утырырга гадәтләнгән князь Кудашев иде бу – Мирсәетнең якташы. Якташ булса да, күңелгә ятышлы адәм түгел, үзе аксак, үзенең куллары кәкре. Өстәвенә сакау тагы, сөйләшкәндә төкерек чәчеп сөйләшә. Ә иң яманы, көнчел һәм кешегә игелек кылырга гадәтләнмәгән.
– Кем ул?.. Кем, әйт инде? – дип, йөрәкләре «жу-у» итте һәркемнең. Карашлар караңгы почмакка текәлгән.
– Ул шпиун безнең арада… – диде князь, үзенең шулкадәр игътибар җәлеп итә алуыннан бер тәм табып, чөнки белә: көттерү аның файдасына, хәзергә бөтен игътибар аңарда.
– Белсәң әйт! Кем?
– Ул шпиун әнә беренче рәттә утыра, – дип бармагын төбәде Кудашев һәм һәр иҗеккә басым ясап дәвам итте. – Ул – Мирсәет Солтангалиев.
Күпләр шунда гына иркен сулыш алды булса кирәк – бүлмә, тыны чыккан шар сыман, ухылдап куйды. Карашлар Мирсәеткә төбәлде.
Ә Мирсәет үзе колагы ишеткәннәргә ышана алмый иде булса кирәк әле. Ничек итеп бер гаепсез кешегә шул дәрәҗә нахак яла ягарга мөмкин?! Әмма, урыныннан сикереп торып: «Юк, бу ялган! Ялган сөйлисең, князь Кудашев», – дип оран салырга да җөрьәт итмәде. Башы әйләнде. Гәүдәсен урындыктан күтәреп, авызын ачарлык та әмәле юк иде аның. Аяз көндә яшен сукты диярсең…
– Нәрсәгә нигезләнеп шулай дисең? Тоттыңмы? Күрдеңме? – дип, аның күңелендә бөреләнгән сорауларны башка кеше, мәктәптән куылучылар арасыннан берәү бирде.
Мирсәет ул кешенең кем булуын ачыклар, күтәрелеп карар хәлдә түгел иде инде. Гүя тау-таш ишелеп төшкән иде аның өстенә.
Яла ягучы әле булса утырырга өлгермәгән, басып торуында икән. Ул озаклап җавап эзләп тормады:
– Әллә юкка гына аны укытучылар ярата дип уйлыйсызмы? Җыен урыс, ябрәй укытучылар гел аны яклый, аңа гына «биш» ле куя. Стипендия кемгә? Иң элек аңа! Мактау тактасында кем? Ул! Сез моны юкка гына дип уйлыйсызмы?! Шпиунлык иткән өчен, әлбиттә. – Тәм табып, үз логикасына үзе хәйран калып сөйли иде князь.
– Тагы да дәлилләрең бармы? – дип сорап куйды Әүһади Ишмурзин.
– Бар… Ник булмасын! Аның атасы да – урыс теле укытучысы. Алма агачыннан ерак төшмәс, әлбиттә… Шул булмый, кем әләкләсен…
Көтмәгәндә, өстәл артыннан тау кебек калкып, яшь ягыннан араларында шактый өлкән булган Насыйбуллин торып басты. Кудашевның сүзләреннән, күрәсең, аның да косасы килә башлаган иде.
– Юк, – диде ул, йодрыгы белән өстәлгә сугып. – Кешегә нахак гаеп такма. Мирсәетне мин беренче көненнән үк күзәтәм. Андый пычрак эшкә сәләтле түгел ул!
Насыйбуллин урынына утырды. Ачылган авызы ябылмыйча калган князь Кудашев та яңадан урындыгына сеңде. Сөйләшүләр әле байтак дәвам итте булса кирәк. Мирсәетнең колагына инде башка берни кермәде. Көтмәгәндә ягылган яла тәмам кешелектән чыгарган иде аны. Үзен яклаучыга да хәтта торып рәхмәтен әйтергә кыюлыгы җитмәде.
Җүнсез белән тапма да, бүлешмә дә, дигән халык. Бөлгән князь Кудашевлар нәселенең дәвамы булган якташы белән дә күрешмәскә, белешмәскә тырышып йөрде Мирсәет. Мәктәпне тәмамлаган көннәрендә генә мәгълүм булды: теге чакта алар өстеннән администрациягә язып бирүче сатлык җан бер дә әллә кем түгел – Кудашев үзе булган икән. Аның үз кулы белән язылган хатны укыган остазы Брюханов җиткерде моны Мирсәеткә.
Көннәрнең берендә бертуган Шәрәфләр матбагасыннан чыгып килгәндә, кечерәк буйлы, талчыбыгы кебек нечкә бер егет килеп басты Мирсәетнең каршысына.
– Ни эшләп йөрисең монда? – дип елмайды ул, күптәнге танышына эндәшкәндәй итеп.
– Толстойдан берничә хикәя тәрҗемә иткән идем. Шул китапларны күрергә килдем. Берочтан килерен дә алдым, – дип елмайды ул да үз чиратында. Ни дисәң дә, беренче китап һәм гомерендә беренче мәртәбә алынган гонорар – язу эше белән җенләнгән яшүсмер өчен әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык олы вакыйгадыр.
– О-о-о, – дип, кулларын кош канатлары сыман җәеп, Мирсәетнең куанычы белән уртаклашты егет. – Бәйрәм итәбез икән болай булгач. Бәйрәм…
Алай да үзен таныган атлы сөйләшкән әлеге егетнең кем булуы белән кызыксынмый кала алмады ул. Өстәвенә шундый мөлаем һәм ачык йөзле дә бит әле үзе.
– Гафу, әфәндем, мин сезне бик төсмерләп бетерә алмыйм. Сез кем?
– Ә-ә, синең мине күргәнең юк, – дип, башын артка ташлап, ихахайлап көлеп җибәрде әңгәмәдәше. Белмәвең гаҗәп түгел: мин Зәки Вәлиди генә булам!
Бу исем ул заманда Мирсәет өчен һичнәрсә турында сөйләми иде, әлбәттә. Әмма, сүз сөрешеннән чыгып гөман кылганда, теге егет үзен бер дә төшеп калганнардан дип санамый, бәясен белә. Минем белән иртәме-соңмы хисаплашырга туры килмәгәе дип әйтергә теләвеме… «Әфәнде» дигәнне дә ошатты булса кирәк, кечкенә гәүдәле кешеләрнең һәрчак зур буласы, дәрәҗәле күренәсе килә бит. «Мин нинди әфәнде булыйм сиңа, егерме яшькә җитмәс борын әфәнде булалармыни», – димәде ич әнә. «Әфәнде» сары май булып ятты күңеленә.
Шулай да башка сыймый, аңлашылып бетми торган нәрсә бар монда. Күрешкәнебез юк, ди үзе, ә Мирсәет белән күптәнге танышлар кебек исәнләште. Исемен әйтүен әйтмәде, әмма чит-ят кеше белән очрашканда шул рәвешле җылы елмаю мөмкин түгел. Әллә башын тилегә саламы, кем очраса шуңа бәйләнеп йөрүче генәме?.. Андыйга да охшамаган тагы үзе.
– Исәнмесез, Зәки әфәнде, – дип, тегенең байтактан сузылып торган кулына җавап бирми чарасы калмады. – Мин үзем Мирсәет Солтангалиев булам. Татар укытучылар мәктәбендә укыйм.
– Беләм… Ник белмәскә, – дип элеп алды егет. Бер дә үзенә күрә түгел, талчыбыгыдай нечкә, муенсыз-нисез кәрлә генә булса да, кая ул тик тору, баскан җирендә ут уйната. Кочаклап ук алды аны. – Мирсәет Солтангалиевне дә белмәскә… Беләм, белмиләр димени. Татарская учительская школада укучы дуслар күп минем. Күргәнем дә бар үзеңне. «Шәрык клубы» сәхнәсендә чыгыш ясау теләсә кемгә тәти торган бәхет түгел ул.
Шундук көлеп тә җибәрде тагы үзе. Әллә уйный, әллә чынлап сөйли, аңламассың… Ә инде күргән, ишеткән булуы хак икән анысы.
Мирсәетнең ни дияргә, нәрсә сораштырырга белми баруы иде, Зәки Вәлиди янә үзе эләктереп алды сүзне:
– Ялгышмасам, син ул чакта башкортлар турында хикәя укыган идең кебек…
– Әйе.
– Карале, үзең дә әллә шул якларданмы соң син?
Соравын тәмамлаганчы ук, яңа танышы Мирсәетнең каршысына чыгып басты. Ни дияр ул, җавап нинди булыр…
– Кырмыскалыдан мин… Уфаның аръягыннан… Ишеткәнең бармы?
– Бәй, – дип, шапылдатып сугып алды ул Мирсәетнең иңсәсенә. – Кырмыскалыны да белмәскә. Якташлар икәнбез ич! Менә сиңа мә… Мин дә Эстәрлетамак өязеннән ич. Көзән дигән татар авылыннан… Көзәннән…
Мирсәеткә дә күңелле һәм рәхәт булып китте. Ерак бер шәһәрдә үз якташыңны очрату якын туганың белән күрешеп сөйләшүгә тиң бит ул.
– Уйламаган идем… Якташлар булып чыкканбыз шул, якташлар…
Үз-үзләрен белешмичә, бер-беренең җилкәсенә кулларын салып, кочаклашып атлый башлаган иде инде алар.
Куанычлары күңелләренә сыймый, читтән карап торсаң, нәкъ сабыйлар. Әле йөгереп-уйнап киткәндәй булалар, шунда ук шып тукталып, кара-каршы басып гәпләшергә дә керешәләр.
– Үзең ни эшләр бетерәсең Казанда, нинди язмышлар белән килеп чыктың? – дип сорады Мирсәет, бераз соңара төшеп.
Җитдиләнеп калды Зәки Вәлиди һәм уң кулының чәнти бармагын чигә тирәсендә болгый-болгый аңлатырга кереште.
– Казан – гыйлем мәркәзе. Бу заманда «син нигә Казанга килдең?» дип түгел, «син нигә Казанда түгел әле?» дип сорау хәерлерәктер… Чөнки Казан – бөтен төрек кавеменең гыйлем, мәдәният үзәге. Беренчесе Истанбул булса, икенчесе – Казан. Ә без – татарлар өчен исә монда килү газиз әнкәң янына кайту кеби бер зарури шәйдер!.. «Мондадыр безнең бабайлар, түрләре-почмаклары, мондадыр безнең кавемнең гүрләре-оҗмахлары», – дип язган әнә Тукай да… Гаҗәп бит ул безнең халык, аның шундый зур талант ияләре, олы тарихы бар, киләчәге дә булыр, иншалла…
Хәйран калып тыңлады Мирсәет Зәки атлы бу яңа танышын. Әнә ничек яратып, үз итеп сөйли бит татар һәм Казан турында. Нәкъ ул уйлаганча, гүя аның авызыннан алып сөйли. Юк, әле бая үзе килеп күрешкәндәгедәй кыска буйлы көзге чебеш булып түгел, һәр әйткән сүзе, җөмләсе саен зурая, сөйкемлерәк була бара кебек иде ул аның каршысында. Язмыш бүген аны очраклы бер адәм белән түгел, гаять кызыклы зат белән очраштырды. Чынлап та, «әфәнде» дип дәшеп һич ялгышмаган лабаса ул.
– Сез, Зәки әфәнде, шулай да кем?.. – дип, янә соравын кабатлады Мирсәет. – Бер-бер галим кеше дисәм, яшь күренәсез… Укыйсызмы, эшлисезме дигәндәй…
– Бәй, әйтмәдеммени соң әле, – дип, янә ихлас елмаеп куйды Зәки Вәлиди. – Мин, ни… Касыймиядә, Күл буе мәдрәсәсен тәмамлап киләм инде.
– Галләм хәзрәт мәдрәсәсендәме?..
Сорау урынсыз чыкты, әлбәттә. Ләкин гаҗәпсенми дә мөмкин түгел, чөнки Күл буе мәдрәсәсе ул елларда кадимлеге белән аерылып тора иде.
Укытучылар мәктәбендә укыган якташының тел төбен аңламады түгел – Зәки зиһенле егет иде. Әмма ул хакта артык сүз куертып торуны кирәк санамады.
– Мәдрәсә ул болай гына, – дип, кул селтәгәндәй итте егет. – Мин күбрәк университет китапханәсендә эшлим. – Әле дә шунда китеп барышым иде.
Менә кайда тупланган ул гыйлем чишмәсе!
Ишеткәне генә түгел, ул китапханәдә булырга да туры килгән иде Мирсәеткә. Зәки Вәлиди исә, шунда берничә ел дәвамында даими йөреп, төрек-татар тарихына караган дистәләгән китап һәм кулъязмаларны укып-күчереп чыккан икән.
– Киттек минем белән, – дип, кинәт кенә тәкъдим итте ул Мирсәеткә. – Үзеңне иллә дә бер укымышлы зат белән таныштырам.
– Кем ул?
– Улмы… – дип, махсус суза төшеп, көттерүеннән тәм тапты Зәки Вәлиди. – Һади Атласи дигән кеше хакында ишеткәнең бармы?
– Һади Атласи… Теге, Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында китаплар язучымы?
– Үзе! – дип, эре генә кистерде Зәки, менә мин кем белән таныш дигәндәй. – Үзе мулла, үзе галим, үзе Сабантуй батыры, беләсең килсә… Көрәшче! Бар ул безнең милләттә дә кешеләр!
Соңгысы яңалык иде Мирсәет өчен.
– Һади Атласи сабан туенда көрәшеп йөрмәс инде… Мулла һәм галим башы белән көрәшеп йөрмәс.
– Улмы? – дип кабынып китте Вәлиди. Бәхәсләшергә җай гына чыксын, сүз көрәштерергә ярата иде, күрәсең. – Син бернәрсә белмисең икән бит, малай. Һади абый мәйданга килеп керсәме… Ул мәйданга килеп керсә, көрәшер кеше табылмый икән үзенә. «Сарыкны алсын, барыбер аныкы була инде», – дип кенә әйтәләр икән. Көрәшү файдасыз аның белән, шул бер билеңне кызганмасаң гына инде…
– Арттырасың булыр, көрәшми генә сарык бирәләрме инде…
Күзләрен түгәрәкләндереп, иреннәрен бөреп-бөреп, Аллага ялваргандай уч төпләрен күккә чөеп аңлатты Зәки Вәлиди. Ул сөйләгәннәрнең яртысы гына хак булса да, Һади Атласи чын пәһлеван зат булып чыга инде.
– Менә ипидер, малай, синең кадәр, ким дигәндә, бер өч бар инде, – дип, тәгаенләп куйды соңыннан.
Мирсәет тә алдын-артын уйламастан әйтеп салмасынмы шунда:
– Минем кадәр өч булгач, ул, Зәки әфәнде, синең тикле биш кеше дигән сүздер инде, ә?!
Чагыштыру Вәлидигә ошап бетмәде, әлбәттә. Әмма ул сер бирмәде, җайлы-җайсыз әйтелгән сүзне йотып кына куйды. Мирсәетнең вакыты бераз бар иде әле, университет тавыннан җәт-җәт атлап, йөгереп диярлек Һади Атласи белән күрешергә менеп китте ике якташ.
Зәки Вәлидинең Һади Атласи янына атлыгып торуы юкка гына түгел, моның үз хикмәте бар икән. Университетның китапханәсенә түгел, ишегалдына да кертмәделәр тегеләрне – студентларга гына рөхсәт икән. Себерке тоткан бер агай капкага да якын җибәрмәде үзләрен. Зәкинең дә рөхсәт кәгазе юк икән. Ул кемгә эләкте шуңа ияреп керә алса гына актара икән төрек-татар тарихын. Бу юлы исә Әлмәттән килеп чыккан Һади Атласига ияреп керү турында килешкән. Университет каршындагы бакчада очрашырга тиешләр икән.
Ике якташ бакчадагы агач эскәмиягә утырып гәпләшеп алырга да өлгерделәр. Мирсәеткә унҗиде яшь, Зәкигә исә унтугыз. Билгеле инде, өлкәнрәк кеше сүз башлый андый чакта.
– Вәт, малай, – диде Зәки, бер киерелеп алгач. – Безнең замана килеп җитә бит, ә!.. Элгәре менә бу бакчаның капкаларына беләсеңме нинди язу эленгән булган?
– Белмим шул, – дип, башын чайкады Мирсәет. Әңгәмәдәшенең ни әйтергә теләвен аңламаган иде әле ул.
– «Этләргә һәм татарларга керү тыела» дигән язу эленеп торган… Ә хәзер менә, без синең белән, дөнья читендәге Уфаның да аръягыннан килеп, шул бакчада ботны ботка атландырып утырабыз. – Өлкәннәр сыман килештереп, шул мәлдә ботын ботка атландырып куйды Зәки. – Син хикәяләр язасың, граф Толстойның үзен тәрҗемә итәсең. Ә мин… – ничегрәк әйтергә икән дип, бераз уйга бирелеп торды да саллы гына әйтеп куйды: – Төрек-татар кавеменең тарихын язам. Шиһабетдин Мәрҗани үк булмасак та, Риза Фәхретдин вә Һади Атласилардан калышмаска исәп. Авылга кайтып сөйләсәң, кем дә ышанмас иде, ә, Мирсәет?!
Абайламый калганнар: аларның каршысына пәһлевандай ир-ат килеп баскан икән. Күтәрелеп караса, кояш тотылдымы әллә дип куркып китте Мирсәет. Бу тикле дә гәүдәле, киң җилкәле кеше булыр икән. Куллары көрәк сыман, җилкәләре – стена. Төз юан муен өстендә кеше затында сирәк очрый торган зур озынча баш. Кыска калдырып алынган чем-кара чәч астында ындыр табагыдай маңгай. Күзләре җитди, карашы сихерле. Шундый ук шомырт кара сакал һәм мыек астыннан калын иреннәр ялтырап күренеп тора.
– Әссәламегаләйкем, егетләр, – дип сәлам бирде ул.
– Вәгаләйкемәссәлам, – дип җавап кайтарды якташлар.
Мирсәет көтелмәгән бу очрашудан тәмам югалып калган иде. Зәкигә дә уңайсыз булып китте, әмма ул сер бирмәде. Беренче булып Һади Атласига кулын сузды. Шул мәлдә ике тарихчының күрешкәнен карап торган Мирсәетнең хәтеренә, келт итеп, баягы сөйләшүләре килеп төште: «Ай-һай, – дип уйлап куйды ул үзалдына, – биш кенә мәртәбә булыр микән боларның аермасы!»
– Ә бу асыл егет кем була инде? – дип, Һади Атласи Мирсәеткә кулын сузды. Зәки өлгеррәк булып чыкты, аның өчен ул җавап кайтарды:
– Мирсәет Солтангалиев. Минем якташым. Укытучылар мәктәбендә укый.
– Син дә тарих өйрәнәсеңме?
Бу юлы инде Мирсәет үзе дәште. Әмма уңайсызлануы, кыюсызлыгы һаман басылмады.
– Юк, Һади әфәнде, мин тарихчы түгел. Татар балаларына урыс теле укытырга җыенам.
– Яхшы, – дип, шундук хуплап та куйды Атласи, егетнең күңелен күрергә теләве булгандыр. – Урыс телен дә белү бик лазем. Тел белгән – күпне күргән, күпне белгән, диләр. Мактаулы эш белән мәшгуль икәнсең.
Зәки Вәлиди шунда Атласиның биле артыннан аңарга дусларча күз кысып куйды, янәсе, күрдеңме, кем белән таныштырдым үзеңне!
– Ул граф Толстой хикәяләрен дә тәрҗемә итә әле, – дип өстәде аннан.
– Яхшы, – дигән хуплау тапты Мирсәетнең бу шөгыле дә. Аннары Атласи: – Ниләр укыйсың, нәрсәләр өйрәнәсең тагын? – дип кызыксына калды.
– Француз һәм немец социалистларын өйрәнәм. Плеханов һәм Бакуниннарны… – дип әйтеп салмасынмы шунда. Мактанасы, ким-хур булып күренәсе килмәгәнгә шулай ачылды бугай ул. Сүзләре авызыннан чыккач кына мавыгып киткәнлеген аңлады.
– Һәммәсен өйрәнү ярый, – диде Һади Атласи, теләр-теләмәс кенә. – Әмма мавыгуың сырхауга әверелмәсен.
– Социализм – кешелекнең киләчәге, Һади әфәнде. Бәхетле җәмгыятьне башкача төзү мөмкин түгел.
– Кара аны, каш ясыйм дип, күз чыгарма тагы.
Һади абыйсы да нәкъ аның әтисе сүзләрен сөйли түгелме соң? Җавап бирергә ашыкты Мирсәет:
– Халкымның бәхете бары тик шул юлда дип беләм.
Атласи бераз уйга калып торды, хупламады да, башка бер-бер бәя бирүне дә кирәк тапмады.
– Кызык. Кара әле син аны, әкәмәт егет икәнсең бит син дә… – дип кенә чикләнде. – Әйдә, безнең белән китапханәгә керәсеңме соң? Теләгең булса – рәхим ит.
Мирсәетнең барасы җире бар, болай да тоткарлана иде инде. Гафу үтенеп, ашыкканлыгын әйтте.
– Сер булмаса әйт әле кая барасың? – дип, үз итеп сорады Атласи.
– Сер түгел, нинди сер булсын. Мин урыс теленнән дәресләр бирәм, хәзрәт Шиһап әфәнде Әхмеровларны беләсездер?..
– Белмичә… Бик яхшы беләм, – дип җанланып китте Һади Атласи. – Нәширләрне белү һәм хөрмәт итү кирәк.
– Шиһап агайларда тәрбияләнүче Салих атлы малайны урысчага өйрәтәм мин, Салих Сәйдәшевне.
– Ә-ә, теге нәни музыкантнымыни? – дип, тәмам җанланып китте ул. – Әлеге зәңгәр күзле малайны… Өйрәт, өйрәт. Урысчасын белмим, әмма бер-бер хикмәт чыгуы бар ул малайдан. Ун яшьлек малай, ә үзе менә дигән итеп гармунда уйный бит, ә?..
Белмәгәне юк икән бу Һади әфәнденең… Хәтерләп калырга тырышып, тагы бер кат аның йөзенә күтәрелеп карады Мирсәет һәм, үзенә китәргә вакыт икәнлеген искәртеп, трамвай тукталышына йөгерде. Соңарып йөрү килешми берәүгә дә, ә укытучы кеше хакында әйтеп торасы түгел инде.
– Юлларың уң булсын, – дип, дәү кулы белән аркасыннан кагып озатып калды аны Һади Атласи.
Бераздан якташы Зәки Вәлидинең дә көчәнеп кычкырган авазы куып җитте:
– Мирсәет… Без әле очрашырбыз…
О проекте
О подписке