Читать книгу «Сират күпере / Мост над адом» онлайн полностью📖 — Рината Мухаммадиева — MyBook.

VII

1917 елның 12 июнь көнендә хәрәкәттәге һәм тылдагы һәммә армиягә, гарнизоннарга Казаннан телеграмма юлланыла. Анда Бөтенроссия мөселман хәрбиләренең съезды уздырылу һәм шуңарга делегатлар сайлау зарурлыгы хәбәр ителә.

Вакытлы хөкүмәтнең хәрби министры Керенскийга да сугыла телеграмма: «Питерга. Хәрби министр А. Ф. Керенскийга. Сезгә түбәндәге үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Ошбу елның 17 июлендә Казанда Бөтенроссия мөселман хәрбиләре съездга җыела. Урыннарда делегатлар сайлау вә сайланган иптәшләрне Казанга җибәрү эшендә ясалма киртәләр тудырылмасын иде.

Хөрмәт белән, Хәрби шура рәисе Ильяс Алкин».

Вакытлы хөкүмәт әлеге үтенечкә җавап биреп торуны кирәк эш санамый. Әмма съездга әзерлек инде тәмамланып килгән көннәрдә Казан Хәрби округы командующие Коровиченкога яшерен телеграмма китереп тоттыралар. Без капчыкта ятмый. Керенскийдан була ул. «Җыелып сүз сөйли торган заман түгел. Мөселман хәрбиләренең сугышканы хәерлерәк. Шуңардан чыгып, андый съезд үткәрергә рөхсәт ителми. Әгәр килүчеләр булса, үзләрен дезертир дип санап кулга алырга һәм хәрби частьларына кайтарырга», – дигән боерык бирә хәрби министр.

Дәшмәүне ризалык билгесенә санап, съездга меңнән артык делегат менә-менә килә башлар диеп көткән хәрби шуралылар өчен бу хәбәр аяз көнне яшен яшьнәгәндәй була.

Хәрби министрга икенче телеграмма юлланыла, монысы инде шактый кырыс була:

«Питерга. Керенскийга. Мөселманнар һәрчак руслар белән кулга-кул тотынышып сугыштылар. Шул бердәмлекнең өзелүе өчен җаваплылык тулысынча хәрби министрга йөкләтелә. Съезд үз вакытында узачак.

Хәрби шура рәисе Ильяс Алкин».

Ул арада инде украин хәрбиләренең съезды узган була, финнар да җыелышырга әзерләнеп йөри. Вакытлы хөкүмәтнең, шул рәвешле, мөселманнарга бармак аша каравы хәрбиләр арасында ризасызлык һәм буйсынмау кебек күренешләр генә китереп чыгара.

Вакыйгалар барышын дикъкать белән күзәтеп торган Казан большевиклары әлеге ризасызлыкны үз максатларында файдаланырга исәпли.

«Мөселман хәрбиләре, зур һәм оешкан көч. Аларны Вакытлы хөкүмәткә каршы бору өчен – бер очкын чыгару җитә», – дип, куанып сөйли Олькеницкий яшерен киңәшмәләрнең берсендә.

Карл Грасис та килешә моның белән. Әмма әлеге мәсьәләгә аның үз карашы бар: «Аралары бозылу – яхшы нәрсә, – дип кул чәбәкли ул. – Тик дилбегәнең безнең кулда булуы хәерле. Вакытлы хөкүмәткә нәфрәтләре куандырса, мөселманнарның шулай берләшүе сагайтырга тиеш безне…»

Байтак бәхәсләрдән соң татар революцион-демократлары да «әлеге съездда актив катнашырга кирәк» дигән уртак фикергә киләләр. Җаваплылык Камил Якубовка йөкләтелә.

Әле генә Питердан килеп төшкән Мирсәет Солтангалиев башта хәйран кала: Казан чын мәгънәсендә милли һәм революцион күтәрелеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән вакыйгалар эчендә кайнап тора. Бу инде аның шәкертлек еллары үткән талгын шәһәр түгел. Татарның ничә гасырлар буена эченә җыеп, йотылып килгән хис һәм җегәре гүя кинәт берьюлы тышка бәреп чыккан. Шәкертләр һәм студентлар да үзләренең җыеннарын элгәреге еллардагы сыман качып-посып түгел, урамга, кеше иң күп йөри торган мәйданнарга чыгып үткәрәләр, һәм күзгә иң ташланганы, – әлбәттә, милли, сәяси партияләрнең активлыгы…

Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, июль урталарыннан соң шәһәрдә өч урында берьюлы өч съезд башланып китә.

Элекке Дворяннар җыены бинасында Бөтенроссия мөселманнарының II съезды ачыла. Алдан планлаштырганча, илнең төрле почмакларыннан Бөтенроссия мөселман хәрбиләренең I съездына делегатлар җыела. Өченчесе исә – дин әһелләре корылтае…

Һәркайсы зур киеренкелек һәм сәяси бәхәс шартларында узган әлеге форумнарда мөселман дине тоткан, үзара таралып яшәгән халыкларны якынайту вә берләштерү мәсьәләләре үзәккә куела. Милли республикалар төзү, милли гаскәри оешмалар булдыру юлында иң тәүге карарлар кабул ителә.

Съездлар атналыгының йөзек кашы, – һәр өч корылтай делегатларының үзара килешүе нигезендә, – июльнең 22 нче көнендә гомуми мәҗлес уздырыла. Баштарак мондый берләшү хакында уйлау да мөмкин булмый. Әмма халык һәм милләт язмышы хакындагы уртак борчу тарих тарафыннан чәчелгән, заман тарафыннан үзара капма-каршы куелган көчләрнең туплануына китерә. Күпчелеге төрки кавем вәкилләре булган делегатлар, нигездә, татар телендә сөйлиләр, татарчаны бигүк камил белмәгәннәре булса, алар үз ана телләрендә – үз төркиләрендә. Төркестан, Кавказ, Себер, Идел, Урал һәм башка төбәкләрдән җыелган мөселманнарга, үзара аңлашу өчен, тәрҗемәче кирәк булмый. Шул урында, ирексездән, мәшһүр акыл иясе Җамалетдин Әфганинең мәгълүм сүзләре хәтергә килеп төшә: «Җәмгыятьне цемент сыман ныгытып берләштерә вә туплый торган ике башлангыч бар. Боларның берсе дин булса, икенчесе – телдер. Әмма кешеләрне үзара якынайтуда тел уртаклыгының роле артыграк. Шуңадыр диннәрен алыштырган халыклар да телләрен алыштырмас. Тел үзеңнеке калыр».

Гаҗәп хәл, әлеге мәҗлестә дини вә милли хәрәкәтләргә сәяси оппозиция буларак катнашырга дип килгән Мулланур Вахитов белән Мирсәет Солтангалиев берара тәмам югалып калалар: һәркем халык, милләт һәм ватан турында кайгыртып сөйли икән бит. Илнең иминлеге, дөньяларның тынычлыгы, кешеләрнең тук тормышта яшәп рухи вә физик сәламәтлеккә ирешүенә омтыла һәммәсе. Кемне сөрергә, кемгә каршы көрәшергә, кем белән бәхәсләшергә белми аптырарсың.

Берләштерелгән утырышны ачып, мөфти Галимҗан Баруди Коръән аяте укый башлауга, Мирсәетнең күзләренә яшь килде. Дингә мөнәсәбәттә шактый аек акыллы булуына да карамастан, бу күренеш, әлеге моң балачактан ук якын һәм сихерли торган иде аны. Барудиның үз авызыннан ишеткән аять – бөтенләй башка икән. Шуның өстенә җанга ятышып торган тавышы, башка һичкемгә хас булмаган тирән бер моң… Йөрәгең тимердән булса да, битараф калу мөмкин түгелдер андый чакта.

Зур булмаган, әмма мәгънәле сәламләү сүзен дә һәр өч корылтай вәкилләренә Галимҗан Баруди юллады. Ә аннан соң театр бинасында көчле алкышлар астында ике байрак күтәрелде. Беренчесе – яшел: дин һәм милләт төсе. Икенчесе – кызыл, инкыйлаб байрагы.

Башлап сүз Садри Максудига бирелә. Меңгә якын вәкил Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни автономиясе турындагы Декларацияне аягүрә басып алкышлады. Кул чапкан вакытта, Мирсәет янәшәсендәге Мулланурга да күз салып алды: әллә үзе генә шул рәвешле куана, мавыгамы икән дисә, Мулланур Вахитов булып ул да, зал тәэсиренә бирелеп, дөньясын оныткан, аягүрә басып, башын артка ташлаган да шап-шоп учын учка суга. Кул чабуларның тынганын да көтмичә, Садри Максуди кабат сүзен ялгап алып китә: «Шушы елдан башлап бу көн – 22 июль көне – Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли бәйрәме итеп игълан ителә».

«Урра!» кычкырган тавышлар яңгырый залда. Солдат фуражкалары һавага оча. Вәкилләр бер-берен кочаклый, аркадан сөя. Балигъ булган ир-атларның, ак сакалга тиенгән ил агаларының шул рәвешле бердәм шатланганын һәм куанганын күргәне юк иде әле Мирсәетнең.

Тантаналы мәҗлес озакка сузылмый, нибарысы өч кеше чыгыш ясый анда. Тау бөркете сыман горур һәм дәрәҗәле Әхмәт Цаликов. Бөтенроссия мөселманнары советының Башкарма комитеты рәисе булып торган бу зыялы зат тау иленнән – Дагстаннан, милләте белән лезгин. Ә үзе әнә саф татар телендә – Казан төркиендә сөйләшә, авызыннан чыккан һәр сүзне залдагылар гүя йотып бара. Ул, бәйнә-бәйнә, милли-мәдәни автономияне тормышка ашыру юллары һәм принциплары турында сөйләде.

– Мулланур абый, – дип пышылдады Мирсәет, бер ара табып. – Мине Бакудан Питерга чакырткан агай шул була инде. Чиксез рәхмәтле мин аңа. Кайгыртучан, кешелекле…

– Матур сөйли, – дип баш какты Вахитов. Әмма бер дә коелып төшмәде, шундук искәртергә дә кирәк санады. – Бүген остаз, ә иртәгә сыйнфый дошманга әверелүе дә ихтимал.

Үзенең килешмәве, Әхмәт байның патша хөкүмәтенә каршы озак еллар көрәшеп яшәгән зат булуы турында әйтмәкче иде Мирсәет, әмма җай чыкмады. Ул арада сүзне Гаяз Исхакыйга биреп, зал аны да дәррәү алкышлар белән каршы алды.

– Менә кем ул милләт каһарманы, – дип, бу юлы Мулланур Вахитов үзе янтая төште Мирсәетнең колагына. – Төрмә һәм сөргеннән кайтып кергәне юк. Ә барыбер сулмады, сыгылмады… Социал-демократ булмасам, барып кочаклар, үбәр идем үзен.

Үзара дустанә елмаеп, карашып куйдылар шунда. Мирсәет тә аның белән килешүен белдереп баш какты. Сүз чыгарып тормады, чөнки Гаяз Исхакый сөйләгәннәр аның уенда бөреләнеп килгән фикерләр белән тәңгәл килә иде.

«Без бүген Россия мөселманнарының берләштерелгән съезды исеменнән Вакытлы хөкүмәткә мөрәҗәгать кабул итик, җәмәгать, – диде мәшһүр әдип. – Төркия, Мисыр, Һиндстан, Иран һәм Әфганстан вәкилләренең Стокгольм конференциясенә җибәргән үтенеченә йөз белән борылу зарур. Европалылар белән бер дәрәҗәдә үк Азия һәм Африка халыкларының да милли үзбилгеләнүгә хокуклы икәнлекләрен танырга вә шул юлда аларга хәл кадәри ярдәм кылырга кирәк.

Ирекле һәм демократик Россия бу мәсьәләгә битараф кала алмый, җәмәгать. Әлеге адым илнең дәрәҗәсен тышкы яктан гына түгел, эчтән дә бермә-бер ныгыта һәм күтәрә төшәчәк. Чөнки ул илләрдә безнең кан һәм дин кардәшләребез яши…»

– Хак әйтә ич, – дип җөпләми булдыра алмады Мирсәет. – Нәкъ мине борчыган нәрсәләр турында сөйли.

– Әмма пролетар революция хакында түгел! – дип, искәртергә кирәк тапты Мулланур һәм, ни өчендер, тынгысызланып якаларын хәстәрләргә кереште, борсаланып куйды.

Әлеге тарихи мәҗлестә чыгыш ясаган өченче кеше Хәрби Шура җитәкчесе Ильяс Алкин иде. Моңарчы ил агасы саналган мөхтәрәм затлар гына чыгыш ясаган сәхнәгә егерме ике яшьлек егет менеп баскач сәер тоелган иде башта. Дөрес, буй-сын һәм төс-кыяфәтне Ходай кызганмаган үзеннән. Өстендәге хәрби кием һәм кара мыегы да килешеп тора икән. Ә үз-үзен тотышы, дәрәҗәсен белеп кенә атлап килүе һәм төз имән баганадай басып торулары хәйран калдырырлык.

– Әфәнделәр, – дип башлады сүзен прапорщик Ильяс Алкин. Тавышы гөбедән чыккандагыдай калын, әмма тыңлау өчен рәхәт, җанга ятышлы итеп сөйли иде үзе. – Мин унсигез яшьтән, хәрби кием киеп, патша армиясендә тупчы булып сугышкан кеше… Теләкләребез яхшы анысы, монда сөйләнгән һәр сүзне аерым бер дикъкать белән тыңлап, хуплап утырдым мин үзем дә. Мәктәп-мәдәният эшен дә үз кулыбызга алу кирәк, бәхәсләшмим. Дин һәм әхлак эшләренә үзебез хуҗа булу кирәк, хуплыйм, бәхәсләшмим. Азия һәм Африка мөселманнарын кайгырту да – лазем эштер, шулай ук бәхәсләшмим. – Берара залга карап тукталып торды ул. Һәммәсе сагаеп калды, «тагы ни әйтер икән бу» дип көтә илнең төрле почмакларыннан җыелган мөэмин-мөселман. Кинәт оратор утын тукмагыдай дәү йодрыгын, югары күтәреп, баш очында кискен хәрәкәт ясап болгап алды. Һәм залның иң ерак почмагында утыручыларны да сискәндерерлек тавыш белән әйтеп салды. – Мөселман хәрби частьларын булдырмый торып пычагым да кыра алмаячакбыз. Керенскийга мин моны аңлатырмын!.. Аңламаса, үзенә үпкәләсен. Русия мөселманнарының үз хәрби частьлары булачак. Без һичкемгә каршы сугышырга җыенмыйбыз. Уртак Ватанны саклап ничек сугышкан булсак, шулай сугышачакбыз, өрекмәсеннәр. Ә үз армиябез булачак! Хәрби шура шулай кирәк кылды… Һәм бу фикердән кайту юк.

– Тыңлыйсыңмы? – дип, терсәк очы белән Мирсәеткә төртеп куйды Вахитов.

– Тыңлыйм, – диюдән башка чарасы юк иде Мирсәетнең. – Гайрәтле егет күренә.

– Хәтереңә киртләп куй: бу егет милләтнең генә түгел, җирнең астын өскә әйләндерергә сәләтле.

– Күрәм… Ишетәм… – Һәм бер-бер артлы сораулар яудырырга кереште Солтангалиев. – Фиркалеме үзе? Тоткан мәсләге ни? Социал-демократ түгелдер ич?..

– Социал-демократ. Әмма бу кешенең җегәре фирка кысаларына гына сыя торган түгел. Барын да көтәргә мөмкин үзеннән…

– Алай икән. Алкиннар турында ишеткәнем бар иде. Монысын беренче кат күрүем.

– Алкиннар – затлы нәсел. Әмма Ильяс – үзгә! Гүя эчендә җен бар, вулкан… Шуны исеңдә тот!

Мулланур Вахитовның һәр сүзен дикъкать белән тыңлады, хәтеренә салып барды Мирсәет. Әмма пышылдашу өзелеп калды шул урында, прапорщик Ильяс Алкин, үзенең чыгышын тәмамлап, Гаяз Исхакый янәшәсенә барып утырды. Өлкән әдип тә ошаткан иде аның чыгышын, ике кулын биреп тәбрик итте.

Шунда, мәҗлес рәисе урыныннан торып йомгаклау эшенә керешәм дип торганда, залның әле бер, әле икенче почмагыннан сүз сорап кычкырган авазлар ишетелә башлады. Рәис һәр өч корылтайның үз планы, үз мәшәкатьләре булуын ипле генә аңлатмак иде, тик барыбер кузгалган ыгы-зыгыны баса алмады. Икеләнеп калды теге, янәшәсендә утыручылар белән киңәшләште һәм инсафлы гына әйтеп куйды:

– Соң, алай сүз сораучылар булгач, берәр иптәшкә сүз бирик булмаса… Кем? – дип, залга карап куйды.

Мирсәет сискәнеп куйды кинәт. Янәшәсендә дәшми-нитми генә утырган Мулланур Вахитов әллә ни арада гына сикереп торды да, башкалар аны-моны абайлап өлгергәнче, сәхнәгә менеп басты.

– Мөселман социалистлары комитетыннан. Большевик Мулланур Вахитов, – диде, һәр сүзенә басым ясап. Аз сүзле, ачык һәм төгәл итеп сөйли иде ул.

Иң элек әлеге мәҗлестә катнашучыларга фиркадәшләре исеменнән сәлам күндерде. Аннары Вакытлы хөкүмәт сәясәтен теткәләп салды, аның хезмәт ияләре вә пролетариатка каршы юнәлтелгән чын асылын күрсәтте. Шунда ук мөселман кадетлары белән мөселман эсерларының да дөрес булмаган сәясәтенә эләктереп узды. Төп максаты хезмәт ияләрен коллыктан азат итү булуын ассызыклады.

Сәхнәгә ничек көтмәгәндә өермәдәй килеп чыкса, шулай җәлт-җәлт үз фикерләрен ачык итеп сөйләде дә кире урынына төшеп утырды Вахитов. Ни дияргә, ничек каршы төшәргә дә белми калдылар үзенә.

Өч съездның берләштерелгән утырышы шуның белән тәмам булды. Мирсәет белән Мулланур залдагы ыгы-зыгы һәм тантанадан тиз генә аерылу, китеп бару ниятендә иделәр. Әмма ерак китәргә өлгермәделәр – кемдер, арттан куып җитеп, Мирсәетне беләгеннән эләктереп алды.

Борылып караса, ни күрсен – каршысында Зәки Вәлиди басып тора. Авызы колакка җиткән тегенең.

– Бәй, якташ, син түгелме соң?.. Күрмәмешкә салынып китеп барасың инде әллә?

– Зәки… Зәки әфәнде, – дип кулын сузды Мирсәет, көтелмәгән бу очрашуга үзенең дә куанганлыгын белгертеп, якташын Вахитов белән таныштырды. Кул биреп күрешсәләр дә, ни сәбәпледер, аларның күрешүе бик коры килеп чыкты. Мирсәеткә бу сәер тоелган иде, әмма Вахитовтан булсын, Зәки Вәлидидән булсын, моның сәбәбе белән кызыксынырга ара табылмады.

Вахитов шунда үзенең кайдадыр барып киләсен сәбәп итеп китеп тә барды. Хушлашмадылар, чөнки кичен Казан большевиклары оешмасының җитәкчелеге белән очрашырга тиеш иде алар.

– Йә Зәки, сөйлә, нинди язмышлар китерде Казанга, – дип, беренче булып сүзне Мирсәет башлады. – Ырымбурда «Вакыт» гәҗитендә эшли дип ишеткән идем сине.

– «Вакыт» та мин язышам гына, анда Җамал әфәнде Вәлиди эшли, – дип, ачыклык кертте Зәки. – Ул – әдәбият белгече, тумышы белән Тәтеш ягыннан.

– Беләм. Җамал әфәндене дә ишетеп беләм. Аның язмаларын укып сокланмаган кеше юктыр…

Әмма Зәки Вәлиди, аңа җөмләсен тәмамларга ирек бирмичә, уенын-чынын бергә кушып сорый калды:

– Мин язганнарны укымыйм дигән сүзеңме бу?

– Нигә алай дисең?! Син татарның танылган галиме ич хәзер, – дип, салпы якка салам кыстырды Мирсәет.

Җан кергәндәй булды Зәкигә.

– Әллә минем китапларны да укыганың булдымы?

– «Төрек-татар тарихы»ң һәрчак өстәлемдә.

– Гыйльми хезмәт буларак чыкканымы, әллә мәдрәсә шәкертләре өчен дәреслекме? – дип, төпченүен дәвам итте Вәлиди.

Мирсәет ул кадәресен белми иде, әлбәттә.

– Гыйльми хезмәтең, – дип җавап бирү белән генә котылды һәм шундук, вакытның шактый кысан булуын истә тотып, Зәкинең Казанда ни эшләр бетереп йөрүе белән кызыксынды.

– Менә йөрим әле шунда, – булды җавап. Ачылырга теләмәде Вәлиди. – Тыңлыйм… Күзәтәм… Һәм тора-бара бер-бер нәтиҗә дә ясап куймагаем…

– Серле сөйләшәсең әле син. Мин белгән Зәки Вәлиди ачык, эчкерсез иде кебек…

– Заман кешене генә түгел, таш кыяларны да үзгәртә. Нишлисең, – дип, җилкә сикертеп куйды Зәки.

– Исә җилләр, күчә комлар… бетә эз…

Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез! – дип, шагыйрь Дәрдемәнд язган бит әле. Шул шигырьдәге сыман килеп чыга дисең инде, алай булгач.

– Беләм, күреп тә, укып та яхшы беләм Закир әфәндене. Милләт каһарманы! Бөек зат!

– Син бәхетле, якташ, – дип, ихластан әйтеп куйды Мирсәет. – Галимнәр, язучылар белән аралашып яшисең. Шагыйрьләрне беләсең. Көнләшеп карыйм мин сиңа.

Әмма Вәлиди, ни өчендер, дәшмәде. Әллә нәрсәдән генә кәефе кырылып, уйга калып торды гел. Йөзендәге яктылык та сүрелгәннән-сүрелә барды, бая күрешкәндәге көләчлеге дә вакытлы гына булган икән.

– Ә үзеңне нинди җилләр китереп ташлады бу якларга? – дип сорады ул бераздан, сүз югыннан сүз булсын дигән кебек кенә.

– Менә әле яңа гына социал-демократлар партиясенә кердем, – диде Мирсәет, онытып торам дигән сыман кабаланып. – Хәтерлисеңме, теге чакта Шәрәфләр матбагасы янында очрашкач, син миңа ни дигән идең?.. Сүзгә-сүз кабатлый алмамдыр, бәлки. Әмма аның мәгънәсе җанга сеңеп калды. Казанга килү татар баласы өчен ул газиз әнкәсе янына кайтуга тиң. Син нигә Казанга килдең, дип түгел, син нигә Казанда түгел әле, дип сорау дөресрәк булыр, дигән идең. Хәтерлисеңдер, Зәки әфәнде.

– Хәтерләмим, – диде Вәлиди, ул хакта сөйләшәсе килмичә. – Үсмер чакта ни әйтелмәс.

Мирсәет куертмады сүзне. Үзе дә сизмәстән «син» нән «сез» гә күчте ул.

– Әллә сез дә Казанга киләсезме, дип чакырырга теләвем иде, Зәки әфәнде.

– Монда ни эшләргә тәкъдим итәсең?

– Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерәбез һәм илдә эшче-крестьяннар җәмгыяте корабыз, Зәки әфәнде.

– Шуннан ни була?

Әллә аңламый, әллә үртәп сөйләшә иде ул. Моны күреп, Мирсәетнең дә кәефе кырылды, әлбәттә. Байтак ара дәшми атладылар. Йөри торгач, Черек күл янына килеп чыкканнар икән. Мирсәетнең китәр вакыты якынлаша иде, шуңа әледән-әле сәгатенә күз төшереп барды.