Кайберәүләр минем яшькә җитсә,
Икеләнми сайлый «мич башын».
Тели икән, әйдә сайлый бирсен;
Минем – яшьлек, амур юлдашым.
Азмы җирдә тумый картайганнар?!
Син картайгач бер ту яңадан!
Олыгайган саен, хәят телим,
Мин яшәгән саен яңарам.
Табигатьнең иркен кочагында
Иркәләнгән җанвар сыман мин.
Хыял һәм дәрт дигән йөкләр артып,
Һәр көн саен юлга чыгам мин.
Читлектәге арысландай, күңел
Арлы-бирле килә, талпына!
Мин һаман да юлда – гүя бәхет
Һаман көтә таулар артында.
Сугыш бетүен, Идел диңгезләрен,
Айга кеше менүен теләдем…
Кабул булды бары да.
Күрелмәгән
Киңлекләргә инде төбәлдем.
Туар көнне шуңа көтеп алам,
Яңалыклар алып килер дим.
Һәр таң саен торып юлга чыгам –
Мин тумыштан бирле пилигрим.
Без бишектән кабергәчә юлда –
Күпме сират күпере үтәсе!
Юл газабы гүр газабы түгел,
Һаман килә гомер итәсе!
1970
Тусам да киң казах даласында,
Үссәм дә мин атта-иярдә,
Гел ашкындым Казан каласына –
Истәлекле, изге җирләргә.
Бу туфракта минем туган илем,
Йорт корганнар монда бабамнар,
Монда минем акчарлаклы Иделем,
Үз халкым, үз республикам бар!
Көзен киткән казлар язын кайта,
Кыйгаклашып, Идел-суларга.
Киек казлар… Без дә төрле якка
Таралганбыз, охшап шуларга.
Бер кайтмаса, бер кайталар илгә,
Өмет өзми кайталмаганнар.
Идел-йортта Татарстан дигән
Үз илем, үз республикам бар!
«…Чит Җирләрдә йөреп гыйбрәт ал!»лар
Борынгыча яңгырый колакта,
Гадәт булып киткән безгә алар –
Юллар илткән безне еракка.
Гизсәләр дә башлар кайда гына,
Күңелдә гел Идел – якты яр,
Йөрәкләрдә мәңге яши торган
Үз илем, үз республикам бар!
1970
Палуба тын. Ярда агачларга
Кача-поса тулган ай чаба,
Кайчак балкый чыгып тар аланга –
Толымнары суда чайкала…
Сердәш итә аны һәрбер гашыйк,
Моңдаш итә һәрбер сагышлы.
«Сагынганда айга кара…» диеп,
Аерылганнар күпме кавышты!..
Ай – тылсымлы гаҗәп бер алиһә!
Тик кемнәр соң әфсен өрделәр? –
Аның серен ачып, космонавтлар
Туфрагына басып йөрделәр.
Илаһи дип тапкан һәрнәрсәне
Фән чыгара бара гадигә.
Булдырала икән– аның эше!
Бу хакыйкать миңа соң нигә?!
Ай шаян да миңа, сагышлы да,
Бер назлый, бер өзә бәгырьне…
Бушлыктагы җисем булып түгел,
Ай миңа ай булып кадерле!
Фирдәүсидән, Низамидан алып,
Мәхтүмколыйларга, Тукайга
Кадәр булган заманнардан бирле
Табынмаган шагыйрь юк айга!
1970
Үзең коткар бәла һәм афәттән,
Ярдәмчем бул, ниләр күрсәм дә.
Тик коткара күрмә мәхәббәттән,
Учагында көлгә дүнсәм дә.
Озак яшим инде – күп булгандыр
Гөнаһлар да, үзең ярлыка.
Тик мәхәббәт гөнаһларын калдыр,
Мин бәхетле алар барлыкка.
Яман телдән, яман күздән сакла!
Сөю хисен сайрат, телен ач!
Һич рәнҗемәм гыйш вә гашрәт хакына,
Калсам да ач һәм… шыр ялангач.
Шигең булса, Венерадан сораш,
Синнән-миннән күбрәк белә ул.
Мәхәббәткә әсир һәр газиз баш!
Шуңа бездән көлә генә ул:
Җибрил вәхый илһам китерә диеп
Көтсәм синнән зарыгып кич-иртә, –
Амурлары аның килә биеп:
Уйный-көлә, сөйдерә, исертә…
Син үзең дә тәхетең – биек күктән
Алиһәне күрсәң, мөгаен,
Гашыйк булыр идең һәм мөкиббән
Китәр идең бугай, Ходаем!..
Бу дөньяда тынгы белмәгән җан
Тегесендә, белмим, тынармы!
Кисәтеп куй әле үзең алдан
Кабер ташы язучыларны.
Ташка җамлы амур ясасыннар,
Җамда шәраб – шатлык яшьләре…
«Тыныч йокла…» түгел, ә язсыннар:
«Ул, дип, туды, сөйде, яшәде».
1970
Ике Болгар булган:
берсе – Чулман,
Берсе Балкан җирен биләгән,
Берсе илсез калган,
берсе – телсез,
Берсенә дә бәхет тимәгән.
Бүленгәнне – бүре, аерылганны
Аю ашар, дигән бабайлар.
Бабайларга нәрсә, әйткән – киткән…
Безгә калган тик… һай-вайлар.
1970
Никадәрле олы булып кыланса да,
Гомер буе сабыйлыкта яши инсан!
Мин яшьләргә карыйм – сәер нарасыйлар –
Алар да картая инде, миңа ни сан!..
Килеп җитәр беркөн котылгысыз сәгать,
Шаккатырмак булыр үлем дигән сантый;
Исем китмәс, ләкин алдан белеп торам,
Холкым белән гафилләрдән түгел андый.
Нигә кеше елап туа икән җиргә?
Алдан белеп тугангамы ни көткәнен:
Әлмисактан бирле ата-бабалары
Ирек теләп, хаклык эзләп интеккәнен?
Җанварлардан акыл белән генә өстен,
Бер карасаң, кеше дигән гаҗәп мәхлук.
Белмәгәннәр генә шушы хакыйкатьне
Үзеннән бик риза, үз-үзенә мәхбүб13.
Белә торып мәңгелек юклыгын җирдә,
Рух төшерми кешелекле горур инсан.
Аз гомердә күп тәрәккый тели күңеле,
Шуңа җаны йолдызларга омтылучан.
1970
Баштук, ахры, күзгә чалындым мин:
«Яшь, – диделәр, – яңа!» – диделәр.
Ә картайгач: «Бу яшәгән саен
Гел яшәрә бара!» – диделәр.
Таныдылар чынлап илле яшьтә,
Зурладылар фәкать алтмышта.
Берәүләргә ул да насыйп түгел,
Мин бик риза мондый язмышка.
Бирә, диләр, анар агачы да
Картайганда җимеш татлысын.
Яшькә карыймыни шагыйрь җаны –
Яна икән, әйдә яктырсын!
Фирдәүсиләр, Гомәр Хәйямнар да,
Мирас итеп гаҗәп моңнарын,
Хикмәт кунып, акыл утырганда
Язган, диләр, гүзәл җырларын.
Пәйгамбәрләр хәтта шулай икән,
Мин фәкыйрьгә ни хәл итәргә?
Бит җырчыга шагыйрь булыр өчен
Сират күпере кирәк үтәргә!
1970
Кыш патшаны җиңеп килгән атлылар
Атларына бәллүр япма яптылар.
Түбәләргә эленделәр камчылар,
Камчылардан тамып тора тамчылар:
Тып-тып, там-там-там…
Юеш карны казый маллар, җим эзләп, –
Җир теләге – колыннарын имезмәк, –
Күтәрелә сөттәй ап-ак томаннар.
Ә тамчылар тамарга бик комарлар:
Тып-тып, там-там-там…
Көзгеләрен суга салып, сылулар
Кияүләре кем буласын юрыйлар.
Көзгеләрдә умырзая чагыла…
Күз яшедәй тама тамчылар гына:
Тып-тып, там-там-там…
Атлы яулар ни гомерләр көрәште, –
Күтәрделәр байрак итеп кояшны,
Хуш исле җир җылынганнан-җылына, –
Искитәрлек тамчыларың җырына:
Тып-тып, там-там-там…
1971
Тукай кебек, син «күлмәксез» тудың, –
Күралмадың дөнья рәхәтен,
Колдан рәссам булдың, шагыйрь булдың,
Җырлап үлдең халкың хәсрәтен…
Син атылган йолдыз булып төштең
Моңсу казах далаларына…
Кара язмыш – кара таштан үстең
Һәйкәл булып!
Олы җаныңа
Мин сокланам! Карыйм уйчан сынга,
Килгән саен көн дә «Каштан»га14,
Күпме уйлар, күпме серләр, моңнар
Алып була икән таштан да!
Ни уйлыйсың? «Украинам!» – димсең?
Син куеныңда азат җиреңнең,
Иң беренче син богавын чиштең,
Тозакларын аның җимердең.
– Халкым! – дидең, Тукай кебек син дә,
Шагыйрь итте сезне халкыгыз.
Үлем белми халык!
Шуңа җирдә
Мәңгелеккә сез дә калдыгыз.
1971
Тартыша торгач, яз инде
Җиңеп чыккан кышны, –
Молдаван кызлары мине
Бер почмакка кысты.
Мэрцишорны – яз билгесен15
Миңа тага берсе,
Аңкытып рәхәт яз исен,
Шомырттай күзлесе…
«Сезнең шигырьләргә дә мул
Уңыш бирсен, ди, яз!»
Изге теләк була кабул,
Нури, син яз да яз!
Тага торгач яз бөтиен,
Мавыгып эше белән,
Үрелде дә миңа… җебен
Өзде теше белән.
Үбә дип торам… – Җеп түгел,
Үзәгемне өздең!
Әй сылу, талпынды күңел, –
Син яз идең үзең!..
1971
Каш астыннан күзен сирпеп,
Карый бигрәк серле итеп, –
Җанда дәртләр кузгала…
Яратса – яр итә белә,
Вәгъдә бирсә – көтә белә
Безнең чибәр кыз бала.
Кыз бала!
Хәтерләрен калдырырлык
Сүз әйтмәгез сез аңа.
«Ярар микән?» дия-дия,
Мини юбкалар да кия,
Калышмаска үзара:
Заманча атларга кирәк,
Әдәп тә сакларга кирәк,
Нишләсен соң кыз бала!..
Кыз бала!
Шушы тыйнак кыз баланы
Җаным-тәнем кызгана.
Казахы да, кыргызы да,
Үзбәге дә бик кызыга –
Татарлардан кыз ала:
Бигрәк матур татар кызы,
Гашыйк итә барчабызны…
Күз тидермик без аңа!
Кыз бала!
Ике бите – пешкән алма,
Кояш кебек кызара.
1971
Каркаралның16 күге – күчмә болыт,
Җире – биек таулар:
Әкияттәге кебек урманнары
Мәңге-мәңге шаулар!
Шунда, балачакта, бер иртәдә,
Көтү куган төштә,
Әллә нәрсә булды кинәт миңа, –
Бүгенгедәй истә:
Бөдрә болытларның арасыннан
Фәкать миңа гына
Балкып торды Кояш, алып мине
Алтын михрабына
Вәхый килгән чакта пәйгамбәр дә
Шулай булмагандыр:
Минем кебек бөтен җаны-тәне
Нурга тулмагандыр!..
Шул таңда, шул гаҗәп бер мизгелдә
Рухым ашты «мин»нән,
Мин матдәдән кинәт мәгънә булып
Күтәрелдем җирдән.
Бар табигать миңа баш игәндәй,
Буйсынгандай булды:
Фанилыктан өстенлеген тоеп,
Җаным оеп торды.
Кытыклады күкрәгемне шатлык,
Сулкылдады күңелем:
Беренче кат шунда шигъриятнең
Күк капусын күрдем.
Кайтар мине, хәтерем, үткәннәргә,
Кыя тауларыма,
Сабый җанга хикмәт нуры салган
Гаҗәп таңнарыма.
Элеккедәй пакьләп вөҗүдемне,
Кояш, нурыңны чәч!
Күтәр мине алтын михрабыңа,
Илһам, күгеңне ач!
1971
Туры килде атның иң асавы, –
Тәвәккәлләп мендем ияргә,
Шуннан бирле форсат табалмады
Аякларым җиргә тияргә.
Ярышларда сынды өзәңгеләр,
Тезгеннәрем шартлап өзелде.
Чапкан шәпкә кинәт ялтарды ат, –
Егып китмәк булды үземне.
Заман аты – юртак, әйдәүләрең
Кирәк түгел бер дә ул атка!
Мин үземне үзем камчыладым,
Тиң булыйм дип шушы поракка17.
Юк, ул атны явыз ният белән
Бирмәделәр, белеп бирделәр, –
Исән килеш егылмас, ул – батыр,
Бабалары кебек, диделәр.
Шул асауның чыгымчылавына,
Дулавына тәмам өйрәндем…
Килә әнә моңы ил җырлаган
Борынгы һәм яңа көйләрнең.
Борынгыдан – гыйбрәт, яңадан – дәрт
Алып чаба минем аргамак.
Чап әйдә, чап! Үтсә үтсен гомер,
Тик яшендәй калсын ялтырап!
1971
Күкчәтау, күгең дә күк, күлең дә күк,
Күк далаң буйлап йөрдем яшьлектә күп.
Кояшым карарга да өлгермәде, –
Аерылдым, балачагым, синнән иртүк.
Мәктәбем – яшел йортым, карасана,
Мөлдерәп тора миңа – баласына.
Искедән бер хатирә инде мин дип,
Сыенган биек йортлар арасына.
Җыелып килгән идек ишегеңә,
Кемнәр генә тибрәлмәде бишегеңдә!
Язмышлар, әйтәсе юк, булды хәйран…
Чыдаса чыдар безнең ише генә.
Күкчәтау, башларыңнан күч киләме?
Күч артыннан бер тайлак буш киләме?
Тайлагың булып эзләп кайткан саен,
Мөлдерәп ике күздән яшь киләде…
Күгеңнең һаман кояш таңнарында,
Күлеңнең һаман җиләс ярларында,
Күңелнең һаман иләс-миләс чагы, –
Уяна узганнарым алларымда.
Хисләрнең унсигездәй уйнаганы,
Хыялның канат кагып туймаганы!
Кызлар!
Алар инде бездән башкаларга…
Нәфесне тыеп булмый, уңмаганны!..
Күкчәтау, күгең дә күк, күлең дә күк,
Җанга газиз хатирәләр күңелдә күп…
Кайткан саен каршы ала унсигезем,
Яшьлегем шул күлеңә күмелгән күк.
1971
О проекте
О подписке