Тел тибрәтеп бер сүз әйтмим, баксаң,
Беркем аңа йозак элмәгән,
Күп уйларым тоткын булып ята,
Чыгалмыйча бу тән-төрмәдән…
Юк-бар белән бәхәсләшеп тормыйм.
Эчтән тынам, эчтән сызланам:
Гади сүзләр белән хисләремне
Әрәм итәрмен дип кызганам.
Әмма уйлар җырга әйләнсәләр,
Анда бетә минем ихтыяр:
Ул чагында илһам касәсенә,
Уйламагыз хисләр, дип, сыяр!
Дулкынланып шуңа сөйләп киләм
Серләремне мин тик җырларда;
Чөнки «җырның җыртыгы юк!» аның
Һәм бикләп тә булмый зинданга.
1968
Руслар белән сөхбәтләшә башлауга,
Күмеп ташлый алар мине «мактау»га:
– Акценты юк, шома, – диләр, – телең дә,
Мөмкин түгел татар диеп белергә.
Син татарга охшамаган һич, – диләр, –
Син бик һәйбәт, нәкъ рус кебек ич! – диләр!
Ипләп әйтәм шунда: – Тимә татарга,
Тел төбең бит илтә ямьсез хатага,
Татарның бай тарихы, ирлеге бар,
Горурлыкка аның нык җирлеге бар.
Асыл теле, гореф-гадәт, даны бар.
«Ил!» дип шушы җиргә сеңгән каны бар!
Юк, мин әйтмим татарның, дип, тиңе юк!
Тик аның бер халыктан ким җире юк!
Мактама син мине татар түгел дип.
Куанмыйм мин моңа, рәнҗи күңел тик.
Син теләгән белән мин рус булалмыйм,
Халкым татар, татар булып туган мин.
Ошасам – әйдә, кил, дустым-ишем бул.
Татармы, русмы син – әйбәт кеше бул.
Бу сүзләрем китәрмәсен исеңне,
Горур йөртсәм дә мин милли исемне,
«Милләт» диеп комнан аркан ишмәмен:
Какшамаслык бәйнәлмиләл хисләрем!
1968
Гамьсезлектән җырлый диләр мине.
Үзем генә беләм хәлемне.
Өзелеп-өзелеп сулкылдый да бәгърем,
Җырлыйм: «…Бөркән зәңгәр шәлеңне…»
Бер мин түгел, әлмисактан бирле
Халкым минем моңны ярата.
Бик күбәеп китсә хәсрәтләрем,
Җырлыйм: «…Җыру кайгы тарата».
Гамьсезлектән җырлый диләр мине,
Гамьсезгә соң җыр-моң ни аңа?!
Эчендәге сагышлары кушкач,
Җырлый башлый миндәй дивана.
1968
Булса синдә Әфләтунның акылы,
Садәлеге керсез сабыйның,
Дәрвишлеге Хуҗа Насретдиннең,
Исәрлеге Мәшрәп Сафиның,
Телгә оста булсаң чичән кебек,
Уйга – йөгерек, дала атыдай,
Гаделлектә Нәүширваннан гадел,
Юмартлыкта булсаң Хатом-Тай…
Анда да син камил түгел, шагыйрь!
Җитми әле Хәйям касәсе,
Һәрдәм тулы шатлык шәрабына!
Бар әле бер күкрәп яшьнәсе,
Салават күпере салып күңелләргә,
Коясың бар хисләр ләйсәнен,
Кирәк сиңа Мәҗнүн мәхәббәте
Һәм илһамы гүзәл Ләйләнең!..
Син кәрванбаш нар дөягә охшаш –
Күпме йөкләр сиңа артыла!
Тик истә тот: иң мөкатдәс йөгең –
Тугрылыклы булу халкыңа.
1969
Атлантида булды микән чынлап?
Тынгы бирми сорау һич кенә:
Әллә кайдан, ерак-ераклардан
Һәлакәтле бер моң ишетелә.
Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга,
Тау дулкыннар күккә ашканнар:
Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне,
Һәйкәлләрне сулар басканнар.
Океан упкан кебек Атлант җирен,
Дәүләтләрне монда җир упкан:
Дәшти Кыпчак, Болгар, Алтын Урда…
Бер-берсенең тамрын корыткан.
Ничә тапкыр килгән монда яулар,
Кичергәннәр илне кылычтан…
Калдыгын да көлгә дүндерергә
Миссионерлар күпме тырышкан.
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан…
Ә без менә, без – бар, булганбыз!
Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз:
Әллә кыпчак, әллә болгар без?
Кем булгандыр бабам? Кыпчакмы ул,
Болгармы ул? Нинди аерма?!
Татар дигән исем йөртәбез без –
Татар каны ага тамырда!
Атлантида! Атлантида баткан!
Эз калмаган бөек халыктан…
Ә без менә, без – бар, эз бар җирдә –
Без батырган саен калыккан.
Атлантида язмышы юк безгә,
Оныкларның ачык бабасы:
– Нәселең кем? – дип сорасалар әгәр,
Әйтерләр: – Без – татар баласы!
Татарстан дигән ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.
1969
Бер мизгелдә бөтен нәрсәләрнең
Юкка чыга кинәт мәгънәсе, –
Җан бушлыгы туа: кайгы, шатлык,
Сөю, нәфрәт…– буш сүз һәммәсе.
Тормыш шарты булган ыгы-зыгы
Һич кирәкмәс шәйгә әверелә,
Әхлак, вөҗдан – бер ясалма бурыч,
Кайтам кире вәхши дәверемә…
Мин каһкаһә белән көләм шунда
Мескенлеген күреп кешенең:
Ул табынган потлар – курчаклыгын,
Фанилыгын дөнья эшенең…
Ярый әле бу халәтем уза
Керфек кагар вакыт эчендә:
Мин бөтенләй айныйм һәм шатланам,
Котылгандай авыр төшемнән.
1969
– Кыйгак-кыйгак! Каз, каз…
Казның гомере аз, аз:
Бер көз, бер җәй, бер яз…
– Кыйгак-кыйгак-кыйгак!
Канатларыбыз да ак,
Сүзләребез дә хак,
Хак, хак, хак.
Күндәм йорт казлары без,
Тиз үтә язларыбыз,
Бик кыска гомеребез:
Бер яз, бер җәй, бер көз…
Суга сугып шап-шап,
Канатларың как, как,
Язмыштан йөз каплап,
Яши бир кыйгаклап.
Өмәләр ясар җиңгәй,
Булыр гадәттәгедәй…
Бик кыска шул гомеркәй:
Бер көз, бер яз, бер җәй…
– Кыйгак-кыйгак-кыйгак!
Очалмыйбыз ерак
Кыр казлары сымак.
Алар һәр яз кунак…
Каз, каз, каз!
Тик бер генә безнең яз…
1969
Исеп җилләр тараткан безне ил буйлап.
Кайчандыр бер сабый идем йөргән уйнап…
Хәзер инде, ак чәчләрем тарый-тарый,
Йөрим кабер ташларына карый-карый.
Әти – кырык биш яшьлек ир – шунда ята.
Мин – алтмышта. Гаҗәп! Ул миңа гел ата.
Ышанмыйм, юк, түгел бу телсезләр иле!
Менә әти күтәрелде, телгә килде.
Торып чыга-чыга иске кабереннән:
– Нихәл, карт! – дип исәнләште, көлеп миннән.
Булган диләр иде шаян табигатьле,
Үзгәрмәгән икән шушы көнгә хәтле!
– Һи, кем белми иде ул чагында безне,
Кызылъярның8 скрипкәче Миргазизне!
Саранланса берәү түләп уйнатырга –
Барыбер мәҗбүр иде төндә уятырга,
Алып китә иде пар ат белән килеп –
Уенсыз туй бит ул кияүсез кыз кебек…
Ләкин көн дә туйлар булмый, килере аз –
Гаиләне туйдыралмый уйнаган саз…
Шуңа күрә подрядчыда – Миңлебайда
Көндезләрен эшләдек без Меновойда9.
Беркөнне күп тире элгән сыргавылны10
(Җанның шулай әҗәл белән уйнавымы?)
Тотып калдым, ычкынганда бер очыннан,
Бавырыма кан савылды минем шуннан.
Җир алыштыр, дигәч табиб, Иртеш кичеп,
Менә монда – Кәрәкәүгә11 килдек күчеп.
Шуннан бирле ятам яшел бу кабердә…
Әйбәт булды әле, синең белән бергә
Утырдык без: күрештек тә, сөйләштек тә.
Мин үлгәндә син дүрт яшьлек бер кечкенә
Сабый идең… Ә хәзер күр – мәһабәт карт!
Синең белән бергә җирдә яшәвем хак:
Синең аша буыннарга күчә-күчә,
Дәвам итәм хәятымны элеккечә…
Ул елмая: – Син дә минем төслеме? – ди, –
Көләч, шаян, олы җанлы, көчлеме? – ди, –
Кул кысышмый саубуллашыйк, салкын кулым…
Хуш, елмаеп-көлеп яшә, бабай-улым!
Сызгыралар җилләр зират кырларында.
Уйнагандай скрипка кылларында:
Ишетәм мин бер дәртле, бер тын тирбәүле
Моңлы көйне, әти сызган «Тәфтиләү»не…
1969
Күк йөзе ачык, аяз, зәңгәр –
Синең күзең төсле.
Таң җиле йомшак, ягымлы, саф, рәхәт –
Сүзең төсле.
Көн көләч тә, якты да, нурлы да –
Шат йөзең төсле.
Син охшамаган беркемгә дә,
Фәкать үзең төсле.
Мәҗнүнең сөю шәрабын бер генә тамчы эчте
Дә исерде айнымаска! –
Инде гел сәрхуш бу башка
Бар дөнья синең төсле!
1969
Күзләремдә нурлар бетеп бара,
Бөтенләйгә сүнәр микән бер?..
Замандашлар шунда, һич булмаса,
Якын итеп сөйләр микән бер?
Горур булдым мин милләтем белән,
Рухым белән – бәйнәлмиләлче.
Тырыштылар ятлар моны миннән
Читләтергә, кулдан килгәнче.
Тыгыз иде еллар, озын – юллар,
Арылмады түгел, арылды.
Арыганга походта юк привал –
Абынсам да алга барылды.
Халкым: «Хезмәт», – диде. – Бастым сафка.
Халкым: «Көрәш!» – диде. – Мин – солдат.
Ил язмышы хәл ителгән чакта
Булалмадым сабыр вә салмак.
Зарлану да түгел, ялвару да –
Ни күрмәде безнең бу башлар!..
Төер булды бугазларда ташлар,
Өстебезгә яуды кургашлар…
Узганнардан, киләчәктән туган
Сагышларым юыла тау сыман,
Шул сагышлар ташса күкрәгемнән,
Киң дөньяны кайчак тарсынам…
Бәхет назы мине туган көннән
Тибрәтмәде алтын бишектә.
Үзең риза булсаң язмышыңнан,
Миңа, халкым, ярый ничек тә.
Язмышлары, ялгышлары белән
Әрни-әрни сөйдем илемне,
Әгәр дә ваз кичсәм илдән-телдән,
Син мине үз итәр идеңме?!
Арысланның авызын каерганда
Салсал батыр ничек хис итсә,
Мин дә шулай: нәфрәт кайный канда,
Әгәр сине берәү кимсетсә.
Сугыш аты кебек, мин, мөлдерәп,
Күзләреңә карап яшәдем.
Авыр чакта бергә була Ир, Ат,
Бергә түгә әрнү яшьләрен.
И түгимче яшьләремне мин бер.
Эчләр бушап кала еласаң.
Тар булса да күкрәк, сулыш киңдер –
Халкың белән бергә суласаң!
Болар васыять түгел, болай гына,
Мирасым юк васыять әйтерлек.
Сагышларны тик сүз уңаенда
Булсын димен җиңеләйтерлек.
Батырлыгың, яхшы атың белән
Горур улың мәңге сөенәчәк!
Миң ышанам, шул сыйфатың белән
Каршы алыр сине киләчәк.
Күзләремдә нурлар сүнеп бара, –
Аерылышыр көннәр җитәме?..
Бар иде, дип, бер ваемлы бала,
Халкым мине бер яд итәрме?!
1970
Тигез түгел шул бу фани дөнья:
Берәү зирәк, берәү томана,
Берәү матур, берәү ямьсез туа…
Уйлый китсәң, зиһен чуала.
Берәүгә гел бәхет килеп тора,
Берәү аны эзли, сорана…
Бәхет, диләр, бары язмыш кына,
Бәхет, диләр, бары шобага.
Димәгәе, әйдә, фал ачсыннар!
Син яманга бер дә юрама.
Шобагаңны, йә, тарт, нәрсә чыгар?!
Ни чыкса да ямансулама.
Бернәрсә дә төгәл түгел җирдә
Дип, хикмәтле кеше юана.
Ә дивана өмет өзми бер дә,
Килер бәхет өчен куана…
Күңелнең еш иләс-миләс чагы.
Юк, үпкәле түгел мин аңа.
И кызык та соң син, шагыйрь җаны! –
Үзең хәким, үзең дивана.
1970
Төндә торган бәндәләр солтан икәндер, белмәдем.
Һ. Салихов
Тын, караңгы бүлмә. Тып-тын акыл.
Йөрәк кенә уяу, талпына.
Өзелердәй булып үзәктә кыл
Чамасыннан чыгып тартыла…
Уята ул менә бүген тагын,
Тибә-тибә акыл-көндәшен.
Читлектәге коштай тетрән, кагын,
Тарсын, җаным, күкрәк төрмәсен!
Керфекләргә күпме яшь кунмаган,
Күпме форсат җилгә китмәгән!..
Йөрәктә дәрт һәрдәм артык булган,
Тик акыл гел җитеп бетмәгән.
Син акылны, тынычлыгын җиңеп,
Кыңгыраулар тагып, дугалап,
Җитез, асау юрга итеп җигеп,
Айлы юлдан чаптыр-юргалат!
Уңлы-суллы җигелеп шул арбага,
Кафияләр, моңнар биесен,
Ишетелмәгән җырлар тусын яңа,
Соклансын да күңел сөенсен.
Сикереп торсын шагыйрь түшәгеннән,
Яшьлек югалтуын тутырсын:
Әсәрләнеп шул илһамлы төннән,
Шашып, шигырь язып утырсын…
Тояк тавышы!.. Гүя йөрәк тавышы –
Ераклардан килгән кайтаваз.
Тын түгел төн – уяу шагыйрь сагышы,
Чыңлап тора серле, моңлы саз!
1970
О проекте
О подписке