Кәрвансарайга кайтып керүгә, Габдулла углан аларга тиз генә җыенырга кушты – барысы да хәл ителгән, олуг кенәз гаскәр бирүдән һәм берләшүдән баш тарткан. Шул гына.
– Хәерле булсын, – диде Габдулла углан, атына атлана-атлана. – Хәерле булсын, без үз вазифабызны үтәдек.
Хан оныгы Хансөяр аның өзәңгесенә килеп тотынды.
– Сабыр ит, углан Габдулла. Безгә сәүдәгәр Митрәй килергә тиеш иде. Җитди йомышым бар, диде.
– Юл озын, Хансөяр туганый. – Аның күзе кәрвансарай капкасына төште, аннан бер күчәрле арба белән урыс адәме килеп керде. – Шулмы? – дип сорады ул хан оныгыннан.
– Шул, углан. Асылгәрәй агай, каршы ал кунагыңны!
Ул арада хан оныгына атын китерделәр, ләкин ул туры кәрвансарай ишегалдына кереп туктаган сәүдәгәргә таба китте. Асылгәрәй сәүдәгәр Митрәй белән кызу-кызу сөйләшә иде инде. Митрәй арбадан төште, арбага Асылгәрәй менеп утырды, янындагы малай аңа урын бирә төшкәндәй итте.
– Сау бул, хан оныгы, – диде сәүдәгәр, аңа каршы атлап. – Без барысын да җайладык.
Алар арба янына килделәр, хан оныгы кызга күз төшереп алды һәм елмайды, күз кысты, теге дә көлемсерәп куйды.
– Гәрәй дус, гаепләп китмә, – диде сәүдәгәр. – Сакла баланы, ул минем бердәнберем.
– Митрәй, ышан Асылгәрәйгә, барын алма, югын сөйләмә.
– Хуш, Гәрәй, кыз өчен бәһа сорамыйм, ә менә арбаөчен…
Көлештеләр, алай да Асылгәрәй, янчыгыннан чыгарып, сәүдәгәр Митрәйнең учына ике алтын акча салды.
– Күрәм ич, ат-арбаны сатып алгансың.
– Ну-у, Гәрәй, ну-у, кирәкмәс иде.
– Кузгалдык! – дип кычкырды Габдулла углан.
Сәүдәгәр Митрәй арбага тотынды, кузгалып китүгә, яшьле күзләре белән кызына карады.
– Душа моя, доченька, не бойся, Гарай мой человек, говорил я тебе… Буду я там, скоро, может и мать привезу.
– Я буду ждать, тятя, буду ждать…
Кыз атасына кулын сузды, ата кеше баланың кулыннан алды да капканы чыгуга аерылып туктап калды. Хан оныгы, сикереп, атына атланды, капканы узуга туктаган Митрәй янына килде. Ул Асылгәрәйнең ике атын да алган иде.
– Асылгәрәй аганың атларын сиңа калдырам, Митрәй агай. Мә, ал. – Хан оныгы ике атның тезгенен сәүдәгәр кулына тоттырды. – Болгарда ат җитәрлек, бүләк итеп ал.
– Рәхмәт, рәхмәт, хан оныгы. Ак юл сиңа. Куандырдың син мине. Владимирга юлың төшсә сугыл, ят итмә.
– Хуш, Митрәй агай, хуш!
Илчеләр кәрвансарайны ташлап чыгып киттеләр, шактый юл алдылар, ә Митрәй сәүдәгәр, ике атның тезгененнән тоткан килеш, һаман аларга карап торды. Бары тик урам чатына җитеп, тегеләр борылып күздән язгач кына, әкрен генә өенә таба атлады. Ике төрле шатлык кичерә иде сәүдәгәр бу мәлдә— кызны Егоркадан коткару шатлыгы һәм бераз гына курку, хәвефләнү хисе күңел түрендә иде. Шул ук вакытта аның әле хатыны янына кайтасы һәм аңа ипләп кенә булган вә кылынган хәлне аңлатасы бар иде. Шуңа булса кирәк, аягы аны өйгә тартмады, мәгәр кайтмый да мөмкин түгел иде, атларны ат караучыга кайтарып бирергә кирәк.
Үткән-сүткәннәр аңа игътибар итәләр, таныганнары кычкырып исәнләшәләр, Митрәй агай аларга күтәрелеп карамый, бары тик ияк кага һәм ни сәбәпледер чукынып ала да кайтуын дәвам итә. Ул белә иде: Егорка аларда утырадыр инде, аны көтәдер. Марфа аңа атасы белән кибеткә китте дип әйткәндер.Ә Натальяны атасы тәвәккәлләп мөселманнар кулына биреп җибәрде, чөнки ул аларга ышана. Ә менә Егоркага ышанмый, гәрчә христиан булса да. Ә ул өйгә берүзе кайтып керер. Иң әүвәл аңа хатыны Марфа ябырылыр. Хатын-кызларга хас чәрелдәр, аһ-ух килә-килә елый башлар. Әмма Митрәй тыныч калыр, юкка күз яше түкмә, бала Борис абыйларыңда калды, дияр. Хатыны аңа ышанмас, чөнки басурман Гәрәй белән авызга-авыз куеп сөйләштеләр, димәк, ир-канаты кызларын басурманнарга биреп җибәргән.
Капканы ачып керде, ат караучы Фёдорга атларны бирде, арт яктагы абзарга ябарга кушты, өй тәрәзәсенә күз төшереп калды. Егорка өйдә утыра икән инде. Аягы тартмады Митрәйне өйгә, әмма чарасыз иде, ул арада болдырда Марфасы күренде, гаҗәпләнүенә каршы йомшак кына дәште:
– Атасы, атасы, дим, кызыбыз кая соң?.. Тагын теге килде бит әле…
– Тагын килдемени?!
Марфа апай ияк какты һәм күзләрен сөртеп алды.
– Килде, атасы, килде. Натальяны таптыра. Килгәндә, аттан егылдым дип утыра. Эчкән…
– Муены астына килсә әйбәтрәк булыр иде дә…
– Нигә алай дисең, ишетүе бар. Килеш син аның белән, атасы. Бирнәгә бер бәләкәй сандык көмеш тәңкәләр алып килгән. Туй чыгымнарын да үзем күтәрәм, ди. Натальягызны балда-майда гына йөздерермен, ди, аталары.
– Наталья аны яратмый, көчләп бирәсез икән, үз-үземә кул салам, дип яный. Юкка алданма, бәхетле итмәс ул баланы. Йөзендә өмет юк, йөзеннән үк кан исе килә.
– Абау, атасы, куркытмасана. Кеше янында кеше ич, сөешерләр дә килешерләр әле. Кош – канатсыз, ир хатынсыз булмый.
– Нинди кош та нинди хатын бит, Марфуша. Әллә соң килешеп тә куйдыңмы? Миннән башка дим?!
– Алай ук дип әйтмәдем әйтүен, атасы. Өметен дә өзмәдем, өзеп әйтмәдем дә. Кызыбыз җиткән, чәчкәне вакытында өзәләр, аталары.
– Кем өзә бит. Куй әле шул сүзләреңне. Әйдә, керәбез.
– Тукта әле, тукта, нигә баланы Борисларда калдырдың соң әле?.. Аның кыз теләген беләсе килә.
– Әйттем мин сиңа, кыз риза түгел. Җитте сиңа!
Марфа, ни әтәчләнсә дә, ана кеше иде, ул иренә ышанмады, ир алдына ук төште, күзләренә карады.
– Ходай хакы өчен әйт, атасы. Әллә соң балабызны басурманнарыңа биреп җибәрдеңме? Үз балаңны, үз кулың белән?!
– Сөйләмә тузга язмаганны. Борисларда калды, дим, ич… Кайтыр, сабыр итсен. – Һәм каядыр читкә карап өстәде: – Кунарга ук калмаса.
Ул арада түзмәде, алгы якка Егорка чыкты.
– Нигә озын-озак йөрисез? Көтә-көтә көтек булып беттем.
– Керәбез, керәбез, – диде Митрәй, төксе итеп, һәм алдан түр якка узды, Марфа апай иренә иярде.
Митрәй өйгә керде, эчкәре узды, баш киемен мич башына атты, җиләнен, салып, эскәмиягә ташлады, өстәл янына узды, килер һәм утырыр җайдан кружкага үрелде.
– Марфа, куасың беткән ич монда, тамак кипте, куас китер әле.
Егорка аның каршына кереп утырды, өстәлнең түр башындагы зур булмаган, әмма ялтыравык тимер тасмалар белән кыршауланган сандыкны үзенәрәк тартып китерде, шуннан соң көмешкә тулы кружканы Митрәйгә табарак этеп куйды.
– Монда катырагы да бар, батя. Эч, әйдә, сусавың бас. Җиткерделәр, басурманнарны озатып йөргәнсең икән, аңламыйм мин сине, батя, нигә сиңа ул басурманнар. Мин аларны күп кырдым, ирләрен дә, хатын-кызларын да… Тагын кырырмын, бетергәнче, юк иткәнче ул поганыйларны.
– Сөймәс халкың булыр икән, бит алар да – Алла бәндәсе, Егорка.
– Юк, батя, алар – Алла бәндәсе түгел, басурманнар алар, шәрә башлар, яман халык. Менә күрерсең, без аларны Идел буеннан куарбыз һәм сөт елгаларын, кесәлле ярларын үзебезнеке итәрбез. Күрерсең менә, батя.
– Алла диген, Егорка, Алла диген. Хак Тәгаләне синнән башка да хөкем итүче табылыр. Әүвәл Ходайдан сора. Ә ул моңа барырмы?..
– Барыр, чөнки басурманнар – ят халык, алар бетәргә тиеш.
– Ходай сине моның өчен кичермәс, Егорка. Уеңа китерсәң дә, телең әйтмәсен бу яман сүзне. Аллам сакласын! – диде Митрәй һәм, Ходага тугры калуын расларга теләгәндәй, киң итеп чукынып алды.
– Епископ Кирилл әйтә…
– Аның да синең кебек эчүдән башы чыкмый. Ни сөйләмәс ул диндар бәндә. Ни әйтсә дә, ул синең кебек үк кеше ич.
– Изге атакай ул, Митрәй сәүдәгәр. Тел тидермә син аңа!
– Кай ягы белән изге соң әле ул? Синең гөнаһларың җуйдыргангамы?! Ул үзе дә – гөнаһ капчыгы. Ни өчен кенәз аны моннан куды дисең?.. Хатыннарга кул салган өчен…
– Куәтең булса, син дә сал, батя, сал.
– Ә йөз ояты, оят кая?!
– Оят, – диде Егорка, кружкасын эчеп куйды. – Менә ул оят кайда. – Сандыкны Митрәй каршына тартып китерде, ачып җибәрде, сандык тулы көмеш тәңкәләрне, кулын батырып, бармаклары аша агызды. – Менә ул оят һәм вөҗдан, батя. Күрәсеңме, менә.
– Әйтмә миңа батя дип. Хакың юк. Әллә киявемме син миңа?!
– Мин сиңа, Митрәй сәүдәгәр, бер сандык көмеш китердем, кызың хакына.
– Сатып алырга исәбең, – диде сәүгәдәр Митрәй, тураебрак утыра-утыра. – Кыз сата торган заман түгел хәзер, Егорка.
– Сатып алмыйм, батя. Кызың өчен бирнә бу сиңа. Мә, ал, сәүдә ит.
Митрәй, үрелеп, көмеш акчаны алды, тешләп карады, тәңкә тишек һәм ниндидер хатын-кыз чәче исе килә кебек иде.
– Болгар хатын-кызларының хәситәләреннән, чәч толымнарыннан җыелган көмеш бу. Моны синнән бер генә сәүдәгәр дә алмаячак, хәрәм акча бу, Егорка, хәрәм. Ипле вә ихлас сәүдәгәр мондый акчалар белән сату итми, бигрәк тә Болгар базарларында. Башы ике булса гына инде.
– Мин сәүдәгәр түгел, мин сугышчы. Мин бу байлыкны дошманны җиңеп, талап алдым. Талау – минем кәсебем. Ходай миңа бу кәсепне үзе язган.
– Әйбәт кәсеп димәс идем, Егорка. Көннәрдән бер көнне синең халкыңны да талап китүләре бар бит. Һәм, талаубезнең кәсеп дип, хатын-кызлары алдында мактансалар. Яман, яман эш кылып йөрисең, Егорка. Моны Наталья да килештермәс.
– Басурманнар – безнең кан дошманыбыз, – дип, өстәлгә сукты Егорка һәм ачык сандыгын шап итеп япты да Митрәйнең изүенә үрелде. – Наталья минеке булыр…
– Кызлар толымын кисеп җыйган тишек акчага сатып алырга исәбеңме?! Чирканам мин ул акчалардан, кулыма алырга куркам, Аллаһы каһәреннән куркам. Беләсең килсә, ул кыз балалар аны кияүгә чыкканчы җыялар, үзенә күрә бирнә байлыгы ул, туй өлеше. Син аларның толымнарын кисеп йөрисең, капчык-капчык төяп, Владимирга алып кайтасың да мактанасың. Тфү, кеше түгел син, иуда!
– Атасы, бу ни инде тагын? Егорка кызыбызның кулын сорарга килгән, сандык тутырып акча китергән… Сәүдәгәрме син? Шул акчалар өчен көн-төн сәүдә итәсең түгелме!..
– Итәм, итәм, Марфуша, көн-төн сәүдә итәм. Ләкин Митрәй беркайчан да кеше хакына кермәде. Болгар төркиләре белән безгә сугышырга түгел, сәүдә итәргә, кызлар алышырга кирәк. Ишетәсеңме, Марфа? Тагын бер кызым булса, мин аны да Болгарга кияүгә бирер идем.
– Абау, атасы, сөйләмә юкны. Ходайдан курык.
– Әллә Ходай моңа каршымы, Марфа?!
– Юк та бит, атасы… Тукта әле, тукта, әллә тагын… Күз нурымны?.. Хакмы шул, Митрәй, дим?!
– Җибәрдем, анасы. Хет ас, хет кис, җибәрдем. Менә бу адәмгә бирмәс өчен җибәрдем! – диде тәгаен үҗәтләнеп киткән сәүдәгәр.
– Ике ат исәбенәме?
– Ике ат һәм ике алтын исәбенә, Марфа. Менә ул ике бәлеш алтын, Егорканың тишек тәңкәләренә генә торырлык бәһа. Мә, ал, җыеп куй, – диде Митрәй һәм ике алтын бәлешне өстәлгә ташлады.
Хата эшләвенә ул соңрак, Егорка сандыгын, күтәреп, аның өстенә ташлагач төшенде. Егорка мәче урынына өстәл артыннан сикереп чыкты, идәндә аунаган акчалар өстенә барып төшкән Митрәйне изүеннән эләктереп аягына бастырды.
– Җирбит, оятсыз! – дип, эшнең асылына төшенмичә, хатыны кулына уклау алды, ирнең башына сугасы итте, әмма Егорка уклауны этеп кенә җибәрде һәм, теш арасыннан ыслап:
– Мин үзем аның җанын җәһәннәмгә олактырам! – диде. Һәм шундаен иттереп сәүдәгәрнең йөзенә орды, тегенең бите-борыныннан шаулап кан китте. Менә шунда гына Марфа акылына килде, чебиләрен карчыгадан сакларга ташланган тавык кебек, Егоркага килеп ябышты. Егорка исә аны селтәп кенә җибәрде.
– Үтердең ич, үтердең! – дип чырыйлап кычкырып җибәрде Марфа. Хатын идәндә аунаган уклауны алды һәм Егоркага кизәнде, әмма Егорка аны янә селтәп кенә җибәрде, хатын арт чирәбе белән мичкә барып бәрелде һәм буш капчык кебек идәнгә сыдырылып төште. Егорка хәнҗәрен тартып чыгарды, Митрәйнең канлы йөзенә китерде.
– Әйт, кызыңны, чынлап та, басурманнарга биреп җибәрдеңме?!
Митрәй сәүдәгәр башын чайкады, ләкин Егорка аның кызны биреп җибәрүенә тәгаен ышанган иде инде. Ул сәүдәгәрне хатыны аунап яткан мичкә таба төртеп җибәрде дә йөгереп өйдән чыгып китте. Марфа апай аңына килеп торып басты һәм бите-йөзе канга баткан ире янына килде, башын, күтәреп, тезенә салды. Митрәй күзләрен ачты һәм, хатынына карамый гына:
– Иләс-миләс килеп утырма, акчаларны җый да иске мунча чормасына менгезеп яшер. Минем кузгалыр әмәлем калмады, иңбаш сөяген сындырды бугай, мөртәт, – диде.
Марфа апай, ашыга-кабалана, идәнгә сибелгән тәңкәләрне сандыкка җыя башлады, җыйды, иренә карады.
– Йә, атасы?
– Кар базына төшер, булмаса. Торма катып, кайтып керүләре бар. Кайтканда, тыкрык башында ишләрен дә күргән идем.
– Алар унлап җайдак килгән иде, тегеләре борылып киттеләр, ә Егорка өйгә үзе генә керде.
– Бар инде, кушканны эшлә.
Марфа апай сандыкны күтәреп ишеккә юнәлде, Митрәй сәүдәгәр йөзен чыта-чыта торды да, канаты каерылган каздай бер кулын салындырып, исән кулы белән ишекне барып япты. Аннары өстәл янына килде дә исән кулы белән кружкага мөлдерәмә тутырып көмешкә салды һәм, бер валчык ризык та капмый, бер сулышта эчеп бетерде.
Асылгәрәй ашыкты, ул җаны-тәне белән тизрәк Сүрә елгасын кичәргә теләде. Елганы кичүгә, Болгар кальгалары башлана, анда азамат егетләр, анда үз җире. Ул Егорканың кем икәнен белә иде инде. Аның хәлен сизенгән кебек, илчеләр башы Габдулла да ашыкты, хан оныгы Хансөяр дә. Юл таныш иде, атларны утларга бик аз гына туктап алдылар да тагын кузгалдылар. Шул җай белән барсалар, тиздән Сүрә елгасы буена килеп чыгачаклар иде. Ниһаять, елга болынына җиттеләр. Шунда, инде кичүгә якынлашып килгәндә, артта ат тояклары тыпырдавы ишетелде. Таң аткан иде инде, елга өстеннән сыек кына томан күтәрелә. Илчеләрнең бериш азамат егетләре алдан бара, бер ише арттан. Уртада арба һәм углан Габдулла, хан оныгы Хансөяр. Углан Габдулла, кичү күренүгә, ике егетне алып алдан чапты.
Арттан килгән азамат егетләрнең берсе әче итеп сызгырып җибәрде, хан оныгы артына әйләнеп карады. Ул биш егетен арбаны сакларга калдырды, калган бишесе белән куа килүчеләргә таба ат башын борды. Җәясен алды, ук куйды. Егетләре дә шуны ук эшләделәр.
Арбага җиккән ат кушаяклап чаба, Асылгәрәй аягүрә баскан да, дилбегәсен болгый-болгый, атны куалый. Ат корсагы астыннан түбәтәй-түбәтәй ак күбек очып кала.
– На, на, малкай, на! – дия-дия куалады атын Асылгәрәй. Аның тизрәк кичүгә җитәсе һәм аръякка чыгасы килә. Ул белә иде: аларны Егорка яугирләре куа. Егорка кулына эләксәләр, берәү дә исән калмас, болгарларны гына түгел, кызны да кылычтан уздырыр.
Кыю киләләр иде Егорка егетләре, ук-җәяләре юк, кылычларын баш очларында болгыйлар. Урыслар якыная башлагач, болгарлар ягыннан уклар ява башлады. Ике урыс җайдагы аттан мәтәлеп төште, атлары ияләре тирәсендә тулгана, ә ишләре гүя аларны күрмәделәр дә, һаман киләләр. Ләкин өченче урыс та ук тиеп аттан очкач, яугирләр икегә аерылдылар һәм ике яктан арбаны куа киттеләр.
– Арбаны тулганага алырга исәпләре, борылдык! – дип кычкырды хан оныгы.
Арбага җиккән ат арыган, әмма һаман кушаяклап чаба, хайван, чарасыз калып, соңгы гайрәтен бирә иде, күрәсең. Арба тизлек белән кичүгә якынлашты, урыс яугирләре арбаны тулганага алып өлгермәделәр. Шуннан алар туры арбага юнәлделәр, ләкин аларга каршы хан оныгы кузгалды. Ул бертуктаусыз уктан алды, урысларның тагын бер җайдагына ук тиде. Ә алдан килүче җирән сакаллы берәүне ук алмады, аны гүя уклар читләтеп үтә иде. Хан оныгы егетләренә җитәрәк ул атын кисәк уңга алды һәм арбага якыная башлады. Җайдак ниндидер могҗиза белән аларны узып китте. Хан оныгы Хансөяр җәясен ташлады да кылычын суырып алды, аның артыннан чапты. Ул аны бик тиз куып җитте һәм нигәдер:
– Тукта! – дип кычкырды.
Яугир туктамады, хан оныгы Хансөяр атын тагын да куа төште, җайдакны куып җитте, кылычын күтәрде, ләкин яугир аңа кылычын куйды, корычка корыч тиеп, чаткылар очты, әмма хан оныгының кылычы, кәкре булганга, шуып китеп, дошманның битен сыдырды. Бик аз тигән кебек иде, яугирнең күзенә эләккән икән, ул бакырып җибәрде һәм бер якка ауды, Кичүгә йөз адым гына ара калып бара. Хан оныгы сул якка бакты. Урыс яугирләре аның ике егетен яралаганнар, ике җайдак, томырылып, арбага таба килә иде. Хан оныгы аларга каршы чапты, ике егете аңа иярде. Дошманга каршы чапканда, ни кыласын әле ул белмәде. Уктан аласы иде, һичьюгы, берсен. Җәясен ташлады. Ул егетләренә каерылып карады, урыс яугирләрен уктан алырга, дип кычкырды. Әллә каушадылар укчылар, әллә тидерә алмадылар, җайдаклар күзгә күренеп якынайдылар. Хан оныгы Хансөяр өч яугиргә каршы китте. Ул кылычын әле уң кулына күчерде, әле сул кулына, ике кул белән дә оста орыша иде. Ләкин ул сайлаган яугир дә кылычын әле бер кулына, әле икенче кулына күчергәләп алды. Яугиргә җитәрәк ул атын кинәт уңга каерды һәм, кылычын сул кулына күчереп, тегенең муенына чапты. Алай да ике яугир арбага таба үттеләр. Аларның берсе хан оныгының укчысына сөңге ташлады, укчы күкрәгенә сөңге кадалган килеш чалкан төште. Ләкин икенчесен хан оныгының исән калган укчысы уздырмады – хәнҗәр ташлады, хәнҗәр яугирнең бугазына кадалды. Әмма бер яугир арбага якынаеп килә иде инде. Хан оныгы аның артыннан чапты, атын куалады һәм кычкырды бугай. Ул абайлап алды: Асылгәрәй атны һаман куа, менә-менә кичүгә төшә торган юлга җитәләр, вәләкин урыс яугире дә арбага бик якын иде инде. Нишләргә теләгәндер урыс яугире – ул белмәде, хан оныгы Хансөяр ияренә менеп басты һәм дошманга хәнҗәрен ташлады. Тимәде хәнҗәр, ияр тимеренә кагылып, зеңләп, читкә очты. Ат кош кебек очты, ике ара якынайды, хан оныгы Хансөяр арбадагы Асылгәрәйнең зурайган күзләрен, Натальяның куркынган йөзен күрде һәм, бүре кебек, яугир өстенә ташланды. Ул аның аркасына килеп төште һәм, үзе белән иярдән суырып алып, чирәмгә тәгәрәде. Хикмәт, икесе дә егылсалар да, сикерешеп аякларына бастылар, икесе дә кылычларына ябыштылар, ләкин икесе дә путасыз һәм кылычсыз калганнар иде. Шуннан икесе дә әтәчләр сыман бер-берсенә якыная башладылар. Беренче булып яугир һөҗүм итте, килер җайдан хан оныгы аны селтәп атты, теге әллә кая тәгәрәп барып төште. Торды һәм тагын килә башлады. Бу юлы ул хан оныгына аяк чалды, әмма хан оныгы, баш аша очып, янә аягына басты һәм сикерде дә кушаяклап яугирнең күкрәгенә типте. Яугир аһ итте һәм чалкан төште. Торырга итте, әмма башы яңадан җиргә сеңде.
Яугирне ике ягыннан тотып торгыздылар, аякка бастырдылар.
– Ты Егорка? – дип сорады хан оныгы.
Яугир башын чайкады, имеш, мин Егорка түгел.
– Егорка ты, – диде аңа хан оныгы. – Хәзер без сине убивать будем, Егорка.
Егорка дигәне урман ягына борылып карады, анда җан иясе юк иде.
– Не Егорка я.
– Но кто ты? Ты хотел жениться на девушке, которую мы увезли?
– Обманул, обманул он меня, сволочь! – диде яугир, авызына тулган канны төкереп. – Десять золотых обещал…
– Мы тебя будем убивать. Потому что ты убил мою сестру. Ты совершил большой грех, резал косы наших девушек, угонял их в рабство. На, – диде аңа хан оныгы Хансөяр һәм янында басып торган егетнең хәнҗәрен алып бирде. – Бери, достойно прими смерть. Ведь убивая других, особенно слабых, ты наслаждался их кровью. Свой грех смой своей смертью.
Яугир кулына хәнҗәрне алды, ике азамат егет аңа ук төбәгән, качып китү турында уйларга да түгел. Хак, ул Егорка түгел, ләкин Егор белән, чынлап та, кызларның толымнарын кисеп, көчләп йөрмәдемени?!
– Мин аны үзем кылычтан уздырам, меңбаш, үзем. Ике егетебезнең башына җитте, – дип атылып чыкты азамат егетләрнең берсе. Кылычын суырып алып, азамат егет әсир яугиргә таба кузгалды, шулчак әсир үз корсагына сабына кадәр хәнҗәрен кадады.
Аръякка чыгып, кызны коткарган Асылгәрәй килеп җитте, ул сулышына капкан, сүзен әйтә алмый торды. Корсагына хәнҗәр кадаган килеш яткан яугирнең йөзенә карады да:
– Егорка түгел бу, хан оныгы Хансөяр. Гөнаһсыз кешене үтергәнсез.
– Гөнаһсыз түгел ул, Асылгәрәй агай, гөнаһсыз түгел, ике егетебезне чапты.
Хан оныгы Хансөяр Асылгәрәйгә бер сүз дә әйтмәде, бары тик егетләренә:
О проекте
О подписке