Икенче катка күтәрелделәр. Кол Гали үз бүлмәсенә үтте, өстәле янына килеп утырды, каләмен алды. Кыйссаның хәтимәсе язылмаган иде, каләмен кулга алуга, көтмәгәндә берсе артыннан берсе күркәм иң кирәк сүзләр коела башлады:
Аты Гали моны тезгән бахыр колның,
Егерме дүрт иҗек итеп тезде юлын,
Ярлыка Син, йа Рәхим, мин гасый колың,
Рәхмәтеңнән өлеш өмет итәм имди.
Өмет тота бу гөнаһлы Син мәүләгә,
Син юмарт, Син рәхимле һәм Син изгегә,
Мәрхәмәт кыл, йа Рәхим, ул Кол Галигә, —
Кайгылы күңлем Син шат кыл имди…
Каләме туктады. Уйга чумды, йөрәге леперди башлады, күңеле каядыр ашкына. Күңел шикләнә, икеләнә, гасабилана, сыкрый, чарасызлана. Таптымы ул аны?.. Югалтуы шулмы?.. Бит ул һәрчак аның турында кайгыртты, хәтта төшләрендә дә гел аны сөйде, аны теләде. Хак, Ләйлә үзендә яши башлагач, ул аларны еш кына буташтырды, төшенә әле берсе, әле икенчесе керде. Соңыннан, тәгаен уянгач, төшендә булган хәленнән үзалдына оялып, кызарынып ятты. Әмма ул белә иде: болар барысы да тәүге мәхәббәткә – Зөләйхага, аннары Зөлхидәгә барып тоташа. Кыйссага тезгән энҗедәй юллар да аңа багышланды, аңа вәгъдәләнде – язган юлларының барысы да аларның сафлыгына, гыйффәтлелегенә мәдхия иде. Яшерми: ул гамәли тормышында Зөлхидәне көтте. Иң авыр, иң сагышлы, иң үкенечле мәхәббәте – Зөлхидә иде. Һәм ул бүген күктән төшкән кебек аның янында, дивар аша гына, үреләсе дә аласы кебек. Тик хакы бармы моңа аның?..
Әкрен генә өйдән чыкты, сак кына болдырдан төште, бакчага юнәлде. Күктә йолдызлар җемелди. Кай арада кояш баеган да, кич булган һәм караңгы төшкән. Мунча янына җитәрәк хатын-кыз тавышы ишетеп шым булды. Тавыш шундаен таныш һәм назлы, якын иде ки, аяклары ябышкандай атлаудан туктады, колакларын очлайтты. Тавыш Зөлхидәнеке иде. Аңа җавап итеп, Ләйлә кеткелдәп көлеп ала. Ана белән кызы бер-берсенә эч серләрен сөйлиләр. Кызыктыр ул яныңда үзең кебек үк җиткән кызың күрү…
Кол Гали басмага таба кузгалды. Ай калыкты. Бөтен тирә-юньне – бакчадагы агач ябалдашларын, түтәлләрдәге гөл-чәчкәләрне, карлыган куакларын көмеш төсенә буяды. Ләкин кояш баешы тарафындагы офык читендә алтынсу-сары төстәге шәфәкъ яна әле. Болай да саф һәм йомшак җәйге һава мул булып күкрәккә тула, күңелне тагын да пакьләндерә, чистарта, зиһенне зирәкләтә. Күк гөмбәзендәге йолдызлар, ак тавык янында йөгерешкән чебиләр кебек, әле анда, әле монда чабышалар – атылып китәләр, күздән язалар. Әнә Тимерказык йолдызы юлыгыздан адаша күрмәгез дигән кебек җемелди башлады. Тустаган, ягъни Җидегән йолдызы чүмеч сабын элеп куйды, бөтен күкне урталай ярып, Киек Каз Юлы йолдызчыклары юл салдылар. Шулар арасында аның да йолдызы бар. Ләкин ул бүген кинәт аның янына төште, аңа гамәли күренде. Ай да, аның халәтенә төшенергә теләгәндәй, әллә ничек моңсулана, сагышлана кебек. Моңсулану да, сагышлану да түгел, әллә ни шунда, ниндидер үзе аңлап җиткермәгән, йөрәкне чарасыз иткән хиссият дулкынында тибрәлә, дулкынландыра.
Ул басма янындагы өянке ябалдашлары астына килеп утырды. Талымсызланып, чикерткәләр сайрый, ай яктысындагы сихри өметкә юл алган көмеш сукмак болай да чарасыз калган күңелне үзенә әйди. Ләкин җәйге төндә тылсымлы уйларга чумып утыру адәми затны кайчандыр балачакта ук укыган әкият каһарманына әверелдерә икән. Төннең сихри кочагында, шушында, шушы бакчада, Кол Гали утырган тахтада ул да булса?.. Тик нигә килсен ул әле бирегә? Чакырмады ич ул аны. Чакырса да килмәс иде, аннары чакыра да алмас иде. Мунча кереп яталар ич. Өстәвенә ул аңа, һичьюгы, бер тапкыр, шаярып булса да: «Мин сиңа гашыйк, үлепләр гашыйк», – дип әйтә алдымы? Алмады. Мәгәр күрде, сукыр түгел иде – аңа беркайчан да битараф булмавын, нур чәчеп торган күзләрендә үзенә карата мәхәббәт чәчкәсе бөреләнә башлавын. Күрде ич, ул да аңа тартылды, тик чарасыз иде, хәләле бар, кыймады, тыелды. Үз дөньясы, үз ир-канаты белән яшәгән хатын күңеленә бәрелә-сугыла килеп кергән егетне кинәт кенә кабул итә алмады, чарасыз калудан йөзләренә ут капты, чәчкәгә кунган күбәләк канатлары кебек керфекләре лепердәде, әйтер сүзен әйтә алмады. Ләкин күз карашы белән булса да, мәхәббәтен сиздерде, якынаю ихтыяҗы туса да якынаймады, кузгалса, тыелып, ярты юлда тукталып калды. Хәләл җефете булганда, мөэмин хатын-кызларына ятларга карау, җитмәсә, гашыйк булу, гәрчә адәми зат буларак моңа хакы булса да, гореф-гадәткә генә түгел, әдәп кануннарына да сыймас бер хәл иде ләбаса. Әйе, һәммәбезгә дә мәгълүм: Аллаһы Тәгалә вә Рәсүлебез мәхәббәтне мактаган, фатиха биргән һәм изгегә санаган.
Торды, инеш басмасындагы тактага күчеп утырды. Су өсте дә көмеш тәңкәләр белән тулган, үреләсе дә аласы. Вак кына дулкыннар арасында көмеш, сары, кызгылт-сары тәңкәләр дә күзгә чалынып китә. Инеш пышылдап кына кем беләндер сөйләшә кебек. Әле тынып тора, әле янә пышылдый башлый. Киң түгел инеш, әмма тирән сулы, балыклар чупылдап чумып куя, ул да түгел, адашын югалткан кыр үрдәге бакылдап ала. Ошбу инеш Кол Гали өчен еш кына дәрьяга әверелә, ул әллә ниткән хыял диңгезенә кереп чума: әле басмага су анасы чыгып утыра, әле ниндидер койрыклы ярым адәм гәүдәле зат аңа кул суза, суга төшүен үтенә, үз янына дәшә. Ләкин шом юк, күңел әкияти бер рәхәттә дулкынлана, дымлы саф һава сискәндереп җибәрә, җил чыгып, тал ябалдашларын селкетеп, үзара серләштереп ала. «Мунчадан чыкканнардыр, миңа вакыт», – дип, Кол Гали урыннан куба, мунчага таба кузгала. Мәфтуха апасы, аның да мунча керәсен белеп, ак киемнәрен китергәндер. Хәйрулла агай яңа себерке куйгандыр. Һәм чынлап та шулай була. Ак кием инде алгы якта, сөлге дә киштәгә эленгән, ишек янына себерке куелган. Кол Гали чишенде, себеркене алды, мунчага керде. Түр яктагы шәм калтыранып, куркынып, лепелдәп алды һәм тураеп басты. Кол Гали агач табакка кайнар су алды, себеркене батырды һәм, ниндидер чиркану, өшеп киткәндәй калтырану тоеп, ләүкәгә менеп кунаклады.
Мунчадан ул соң кайтты. Үз бүлмәсенә узды да, җылырак киемнәр киеп, яңадан һавага чыкты. Ай көмешкә коендырган сукмакка басты. Аяк астыннан гына кыштыр-кыштыр килеп керпе үтеп китте, агач башындагы ниндидер кош канатларын лепердәтеп кунган урынын алыштырды. Ул да түгел, сузып-тартып, байгыш кычкырды. Кире борылды Кол Гали, капкага таба китте. Урам яклап, тәләкәсен суга-суга, гел шул бер «һай-һай» сүзен кычкыра-кычкыра, каравылчы карт үтеп китте. Кол Гали болдырга менде, икенче катка күтәрелде. Зөлхидә белән Ләйлә торган бүлмә ягында тавыш-тын юк иде. «Ятканнар, серләшәләрдер», – дип уйлады Кол Гали һәм үзенең ятак бүлмәсенә узды. Әкрен генә чишенде, бисмилласын әйтеп урынына яткач, ана белән кызның кочаклашып йоклап ятуларын күз алдына китерде. Алар икесе дә якын иде аңа. Ләкин Зөлхидәгә булган мәхәббәтен ары таба яшерә алмастыр. Бәлкем әле, иртәгә үк әйтер һәм иртәгә үк, мулла чакыртып, никах та укытырлар. Моны аның җегәри хисе тели, рухы шуңа өнди, илаһы һәм җаны, ниһаять. Ул тәвәккәлләр, иртәгә барысын да аңлатыр. Хәзер инде ул язмышның булуына, Аллаһы Тәгалә тарафыннан кылынып кавышуларына тәгаен инанды. Әллә нинди сынау һәм фаҗига-кимсенүләр, рәнҗетелүләр аша үтеп, яңадан аларның бер-берсен табулары искитмәле хәл иде. Моны фәкать Аллаһы Тәгалә тарафыннан кылынган могҗиза белән генә аңлатып була иде… Зөлхидә, – чынлап та, аның язмышы, насыйбы, хәләле.
Атасы Биккол ишектә пәйда булгач, ул илаһи дөньядан аерылмаганга тәмам инанды. Ләкин икенче караганда инде ул гамәли тереклеккә кайтты һәм, барып, Биккол атаның күкрәгенә капланды, күңеле нечкәрде, күзе дымланды. Биккол аның аркасыннан ләпәде:
– Йә-йә, тынычлан. Күрәсең, мин исән-сау, Аллага шөкер, кайтып егылдым.
– Йа Раббым, йа Хода, атам. Сине күрер көнем дә булыр икән. Мәфтуха апа, Зөлхидә, Ләйлә, – дип кычкырды ул. – Чыгыгыз әле бире, чыгыгыз тизрәк!
Зөлхидә белән Ләйлә килеп керделәр. Ләйлә:
– Бабакай, Биккол бабакай! – дип, аның кочагына килеп иңде, Биккол аның башыннан сыйпады һәм күз кырые белән генә Зөлхидәгә карап алды. – Әнием дә монда, бабакай!
– Күрәм, – диде Биккол. – Сау-сәламәтме, килен?!
– Аллага шөкер, Биккол атакай, – диде Зөлхидә һәм Кол Галигә карап алды да өй хуҗасы янына атлады, кулын бирде.
– Иншалла, иншалла. Нинди юллар белән инде дип сорамыйм, барысына да үзем шаһит. Миңа үпкәләмисеңдер, шәт, килен?
– Сезнең хәер-фатихада йөреп, кызымны таптым, атакай. Алдыгызга төшәм. – Һәм төште дә чапан чабуын үпте. – Рәхмәт сезгә, атакай.
– Тор, килен, килешми, – диде Биккол һәм хатынны күтәреп бастырды. – Язмыш бу, язмыш, килен, язмыш. Елама. Иншалла, барысы да әйбәт булыр…
Мәфтуха килеп керде, туры Бикколга таба китте, килде дә аягына төште.
– Сөбханалла, нишләвегез бу? Әле берсе, әле икенчесе, – дип, Биккол аны да аягына бастырды, күзләренә карады. – Йә, исәнме, йорт хуҗасы!
– Әй Биккол абый, китмәгән генә булсаң икән. Син булганда аякларым да кызурак йөри иде…
– Йә-йә, күз яше генә җитмәгән тагын, куанасы ит. Кайттым менә, таштай-тукмактай, исән-сау. Мунча өлгертсәгез икән, башта юынып чыгасы иде…
– Мунчага аз гына өстисе итәрбез. Җылы әле ул, кичә генә кереп чыккан иек, – диде Мәфтуха һәм – тукта әле, Хәйруллага әйтим, – дия-дия, күз яшен яулык очына сөртә-сөртә чыгып та китте.
– Язмыштан узмыш юк икән, Биккол атай, – диде Зөлхидә.– Чынлап та язмыш бу. Менә без дә бит әле сезнең йортыгызга килеп егылдык.
– Аллаһы бүләге бу, шулаймы, Кол Гали? Нигә дәшмисең? Син дә, Бүләк, син дә, Зөлхидә. Сине бит атаң, хәтереңдәме, Бүләк, Аллаһы бүләге, дип йөртер иде, мәрхүм. Йә-йә, боегып тормагыз әле. Киленкәем, мин Күнбай бәккә рәхмәтле. Малым, хатын-кызларым коткарам дип, орышка ташланмады, безне алдан җибәреп, тиз генә Җаекны кичте дә табанын ялтыратты. Сүбәдәй булса, бик күп кан коеласы иде. Ул булса, Ташбай тупчының егетләре дә һични кыла алмаслар иде. Уттан тере, судан коры чыга торган адәм бит ул, кабих җан. Ә Күнбай бәк— мөэмин кеше, баш алып, орышка ташланмады.
– Табын әзер, башта чәйләп алыгыз, булмаса, – дип ялтырап килеп керде Мәфтуха апа.
– Аштан олы булып булмый, әйдәгез, табын янында сөйләшербез, – диде Биккол һәм аскы якка төшә башлады.
Кол Гали Зөлхидәнең беләгеннән алды, күзләре белән генә безгә дә төшәргә ярый дигәндәй елмайды. Зөлхидә аның кулын кысты, үз итеп, якын итеп, рәхмәтен белдереп.
– Кил әле, кил, кызым Ләйлә, утыр әле бабакаең янына, хәтереңдәме, Үргәнечтә гел алдыма кереп утырыр идең, ә? – дип кинәнде Биккол. Ул гадәттән тыш шат иде. Шулай бергә җыелып, бер табында чәйләү хакында ул Үргәнечтә үк хыялланып йөргән иде. Әмма болай ук булыр дип уйламаган иде. Иң мөһиме: аның күңелендә хәзер курку юк. Хак, Сүбәдәй йөзбашының мөгез чыгарып ташлавы бар, әмма бу яктан ул үзенә күрә саклык чарасын да күргән иде. Ул-бу була кала икән, йөзбаш янында аның кешесе бар – хәбәр итәргә тиеш. Калганы Аллаһы Тәгалә кулында, йөзбаштан барысын да көтәргә була иде. Биккол – аның ниләр кылана алганын үз күзе белән күргән кеше. Ул егетне кулга алу – чарасыз хәл. Кесәләрендә җиде-сигез төрле корал. Кылыч, хәнҗәрдән башка кулдан сынык ук ата, өч-дүрт төрле йолдызчыклары бар, аны ташлый икән, дошманның нәкъ бугазына кадала. Кул көрәшенә вә сугышына калганда да, маймыл янында маймыл, юлбарыс янында юлбарыс, арыслан янында арыслан. Йөгерек йөзбаш гәүдәгә зур түгел, күзгә ташланырлык батырлыгы да юк сыман. Ләкин бу беренче карашка гына. Чабып барганда, аттан аякка төшү, хәнҗәр ату, елан кебек шуышу, нечкә аркан белән теләсә кемне аттан суырып алу, сөңге ташлауда, бер сугуда кешене исәңгерәтүдә, кирәк дип таба икән, муенын каерып ташлауда Сүбәдәй кишектиннәре арасында Йөгерек йөзбашка тиң юк. Йөзбаш аз сөйләшә, карап торырга тыйнак, хәтта бераз оялчан сыман. Ләкин бу беренче карашка гына. Ошбу егет канында дию пәрие көчләре, ут чаткысы, яшен ташы көче бар. Бикколга бу кешедән котылу чарасы юк иде. Әнә шул хакта уйланып, ул янәшәсендә утырган Ләйләгә күз төшереп алды. Таныштырырга кирәк Йөгерек йөзбашны Ләйлә белән, үз кешесе итәргә, моңа Илһам хан да, Кол Гали дә, бәлкем әле, анасы Зөлхидә дә каршы булмас. Сүбәдәйнең җанын-тәнен саклаучыны кулга төшерү ул ярты җиңү булыр иде.
– Бабакаем, – диде Ләйлә, – мин бигрәк тә Мәфтуха апа пешергән пәрәмәчне яратам.
– Яратсаң аша, балакай, аша, рәхим ит. – Биккол шунда табын хәстәрләп йөргән Мәфтухага күз төшереп алды һәм шундаен иттереп карады ки, үз карашыннан үзе курка калды.
– Мәфтуха, син үзеңә бер бавырчы тап әле, кирәк дип тапсаң икене дә. Ишәйдек без, сиңа авырга туры килә.
– Ярый, Биккол абзый, бүген үк Хәйретдинне җибәрермен. Тик каладан халык китә бит, Биккол абзый.
– Киткәне китәдер, китмәгәне яши, кайтканда күрдем, урам тутырып халык йөри, бала-чагасы да шунда.
– Табылыр анысы, табылыр, Биккол абзый, – диде, хуҗа белән килешеп, Мәфтуха һәм, алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә, бил бавын рәтләде, күперенке янбашларын сыпырып куйды.
– Бабакай, бабакай, шатлыктан минем елыйсым килә.
– Бер дә елыйсы юк, шатланасы ит. Иртәгә, Аллаһы боерган итсә, имам хәзрәтләрен чакырабыз. – Биккол нигәдер Кол Гали белән Зөлхидә ягына күз төшереп алды. – Әйе, Коръән чыгарырбыз. Аннары… әйе, күз күрер әле, шулай бит, Мәфтуха?
– Шулай, шулай, иям, алдан кычкырган күкенең башы тишелер, ди.
– Син дә хаклы, бүген кичкә, мин мунчадан кайткач ук, барысын да хәл итәрбез. Аннары минем Йөгерек йөзбашны да дәшәсем килә. Иртәнге якта, боерган итсә, хансарайга барып кайтырмын, шунда бер җайдан Йөгерек янына да кереп чыгармын. Товар алып килдем ич мин…
– Бәлкем, берсекөнгә, җомга көнгә Коръән чыгарбыз, атам, – диде Кол Гали.
– Бәрәкалла, мин риза, әйдә, шулай булсын. Җомга көнгә калдыру хәерлерәк тә булыр әле. Әйтәм бит, минем хан янында буласым бар, аннары Коръәнне Мәүлә Хуҗадан укытсак әйбәт булыр иде, аны дәшәрбез, дөресрәге, Хәйретдиннән китертербез. Ничек, Кол Гали, фатиха бирәсеңме?..
– Мин барысына да риза, атам. Зөлхидә дә.
– Ләйлә, син? – диде Биккол. – Мәфтуха, син?..
– Риза, риза, Биккол иям, мин барысына да риза. Менә куанып туя алмыйм әле. Рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә, чәй эчәбез. Юкса Кол Гали үз ягына чыгар иде дә бикләнер иде, көннәр буена чыкмас иде. Иншалла, аңа да җан керде.
– Зөлхидә җан кертте аңа, Мәфтуха, Зөлхидә. Кыйссаң, кыйссаң ни хәлдә соң әле, шәех хәзрәтләре?
– Тәмамлады, тәмамлады, бабакай, – диде Ләйлә Кол Гали өчен. – Хәтимәсен дә язып бирде…
– Хәтимәсен язып бетереп ятам.
– Ханга бүләк итүең хакында онытмагансыңдыр, шәт?..
– Мин сине көттем, атам.
– Рәхмәт, рәхмәт, углан. Бу хәбәрне үз авызыңнан ишетү – миңа зур шатлык. Йә, ашап-эчеп, җитешеп утырыгыз…
Ошбу мәҗлескә дә һәммәсе әзер иде инде. Иртәгә мәҗлес диясе көнне Биккол Кол Гали янына керде, каршысындагы күн мендәргә кырын төште.
– Инде укы, Гали углан, шигъриятеңне үз колагым белән ишетәсем килә. Үпкәләмә, укы. Мин бу көнне күп еллар көттем. Мунча кичә бик әйбәт булды, тәмам эреп чыктым. Теге мәлгуньнәр мунчаның ни икәнен белмиләр, баедылар, бетләгән киемнәрен утка ташлыйлар. Ә Мәүлә белән без иза чиктек, чыдар әмәлләребез калмагач, инеш-елгаларга төшеп, юынып, коенып, чистарынып чыга башладык, ә алар безгә хәйран калып карап торалар. Соңыннан, чуер таш өйдереп, шуның өстенә ут ягып, ташларны кыздыргач, өстенә тирмә корып, мунча кебек нәрсә эшләттек. Карап-карап торды да Сүбәдәй дә кереп чыкты, эреде тәмам, мунчадан соң ике көн тоташ йоклады. Бүген кичкә тагын барам әле, бергә барырбыз, аркамны да сыларсың.
– Арка сыларга сиңа, атам, кеше бар – Мәфтуха апа. Өйлән шуңа. Ул сине үлепләр көтте.
Биккол торып утырды, каш астыннан гына Кол Галигә күз төшереп алды, елмайды.
– Хәйран бу шагыйрь халкы, әллә уйларым укыдың инде. Үзем дә шул хакта сөйләшергә дип кергән идем. Син, әйтәм, Зөлхидәгә өйләнәсең дә өйләнәсең инде, әллә, мәйтәм, үзем дә… Йа Хода, талкыды ялгыз яшәү, нык талкыды, Гали углан. Соң, үзең Зөлхидәгә бу хакта сиздердеңме соң әле?.. Минем Мәфтуха тиз сынар ул, Зөлхидә ни уйлый?..
– Мин аңа ул хакта әйтә алганым юк әле, атам.
– Күр әле моны, унҗиде яшьлек егетме?! Җитмәсә, кызарынып, оялып утыра. Әйтергә кыймасаң, үзем әйтермен. Ләкин иртәгә кадәр син, шәех хәзрәтләре, Зөлхидә белән сөйләшеп куй инде… Мин аңа әйтермен, калганын үзең кара. Аннары минем ханны да күрәсем бар бит әле. Кичә Бәхтияр килеп китте инде, хан көтә, ләкин ашыктырмый икән, әзрәк ял итсен дип әйтеп әйткән. Әйе, әйе, башта кыйссаңны төгәллә, шунсыз мәҗлес тә, Коръән чыгу да юк. Килештекме?!
О проекте
О подписке