– Кызларым-былбылларым, – диде Җамалбикә, кул чаба-чаба. – Эшләрегез ташлап торыгыз әле. Һәммәгез дә туган елыгызга карап басыгыз. Әйе, әйе, төркем-төркем. Ләйлә, сиңа да кагыла. Тизрәк, тизрәк булыгыз.
Хатын-кыз хакимнәрне күргәләде Сәлахетдин, әмма Җамалбикә кебекне беренче күрүе иде. Кызлар янына кергәч, толбикәне ул яңа яктан ачты – кыю, хаким, тәвәккәл. Сәлахетдин Җамалбикәнең буй-сынына, аяк киемнәренә игътибар итте. Сәүдәгәр иде ич ул. Толбикә аягында нәкышләп тегелгән болгари читек иде. «Мин китергәндер әле», – дип уйлады Сәлахетдин һәм үзалдына елмаеп куйды, чөнки аңа толбикә абыстай торган саен ошый бара иде. Хак, юантыграк гәүдәле, үрдәк кебек ауман-тәүмәнрәк йөри, мәгәр тулы янбашлы, хакими йөзле, хәтта тавышы да күңелне тартып тора.
Кызлар төркем-төркем булып бастылар. Сәлахетдин Тычкан елыннан бер кызның кулыннан алып читкәрәк илтеп куйды, Сыер елыннан, Барс елыннан, Куян елыннан, Аждаһа елыннан, Елан елыннан һәм туктады да Җамалбикәгә карады:
– Ләйләң Барс елында туган, аннан ике кыз аласың, – диде Җамалбикә. Тавышы көр, йөзе җитди иде толбикәнең.
Барс елыннан Сәлахетдин Ләйләне алган иде инде, тагын бер кызны алып килеп төркеменә кушты. Һәм соңгы кызның кулыннан тоткач сәерсенеп калды. Кайнар иде кызның кулы, гүя утлы күмергә тотынгандай хис итте үзен һәм барыр җайдан исемен сорады.
– Атың ничек?
– Хәерниса, – диде кыз калтыравык тавыш белән, әйтерсең лә думбра кылы зеңләп китте.
– Калганнарыгыз эшегезне дәвам итегез, ә сез бүлмәләрегезгә тараласыз, җыена башлыйсыз. Иртәгәдән дә калмый кузгаласыз.
Шулай диде дә толбикә борылып чыгып китте, Сәлахетдин аңа иярде.
– Мин хәзер йомышчымны муллага җибәрәм, шаһитлыкка мөгаллимнәремне дәшәрмен, – диде барыр җайдан Җамалбикә.
– Ә мин ул арада тарханга барып акчасын түләп килермен, – диде Сәлахетдин.
– Тарханга барып йөрмәссең. Барысын да үзем эшләрмен.
Сәлахетдин толбикәнең беләгеннән тотты, күзләренә карады һәм битеннән үбеп алды.
– Син миңа тәмам Алла бүләге булдың, Җамалбикә җаным.
– Туй итеп тормабыз.
– Туйны Болгардан кайткач, Аллаһы теләсә, – диде Сәлахетдин. Ул бераз гасабилана иде. Күпне күргән кеше булса да, артык кинәт булуы белән ул үзен әкияттәге бер каһарман кебек хис итте, гүя толбикә белән сөйләшүче ул да, ул да түгел, имеш. Кызларны ул караса карады, карамаса – юк, чөнки яшьлек үзе гүзәллек иде.
Алар мәдрәсә бинасыннан чыктылар, ишегалдында йөрүче бер агайны күрүгә, Җамалбикә аны үзенә дәшеп алды.
– Мирхәйдәр агай, мәхәллә мулласы Хаҗиәхмәтне дәш әле, озакламый миндә булсын, – диде.
– Яхшы, абыстай, хәзер дәшәрмен, – дип, Мирхәйдәр дигәне китеп тә барды.
Торган саен, хәлләр чынга әверелә бара иде, әмма Сәлахетдин тынычлана төшкән иде инде. Нишләмәк кирәк, күрәсең, насыйбы шулдыр. Хәерлегә генә була күрсен. Тик менә бәхет дигәне кинәтрәк ишелмәдеме икән? Ләйләне тапты, күрде, исән-сау, Аллага шөкер, инде буй җиткергән, күзләрендә хатын-кызларга гына хас булган нур балкый. Иң хикмәтлесе вә көтмәгәне, әлбәттә, Җамалбикә булды. Менә монысын ул чынлап та көтмәгән иде. Иллә хәерлегә юрады. Өченче елга китте бит инде дуадак каз кебек тилмереп йөрүе, ичмасам, үзе турында кайгыртучысы булыр, сәүдәгә дә ярдәме тиюе бар әле. Бүген-иртәгә булмаса да, ике-өч көннән Болгарга таба олау белән кузгалачак.
– Мин, кайтып, бераз өс-башларны алыштырып килим, булмаса, Җамалбикә җаным?
– Озын-озак йөрмә, – диде Җамалбикә һәм туры күзләренә карады. Сынап, үз итеп.
Сәлахетдин белә иде: ул хатын-кызларга ошый, аңа күз аталар, бигрәк тә Болгарда, монда исә – Үргәнечтә, – гадәттә, хатын-кыз пәрәнҗә бөркәнгән. Күрер күзгә урта бәдәнле, кырыктан узган, иллегә аяк баскан дигәндәй, үзен саллы тота, аты бар, хәтта пәйҗәсе дә куенында. Сәүдәгәр буларак, ул хатын-кыз белән сөйләшә белә, теле чарланган, хатын-кыз колагы белән ярата дигәнне белмәсә дә, алар белән ипле сөйләште, ямьсезләрне гүзәл итте, гүзәлләрнең аякларына төште. Һәм язмыш аны менә кемгә китереп каптырды. Мәгәр белми иде әле ул, Биккол мөгаллиме риза булырмы? Иллә ышана, ул аның өйләнүенә каршы килмәс, иншалла.
Мулла да, шаһитлыкка килгән мөгаллим-мөгаллимәләр дә никахны тиз тоттылар. Хак, никах табыны мул иде. Никах укыганда да, укып беткәч тә, Сәлахетдин Җамалбикәнең кулыннан җибәрмәде. Соңгы мәлдә ул аңа тәмам гашыйк булды. Аннары мөгаллиме Биккол да ризалыгын бирде, гәрчә үзе килә алмаса да, авырып-сызланып торса да, фатихасын бирде.
Сәлахетдин әле муллага, әле Хәйретдин ага өләшкән акчаларны кулларына учлап тоткан мөгаллим-мөгаллимәләргә карады һәм үзалдына елмаеп куйды. Әгәр дә мәгәр аңа бер үлеп, бер терелергә булса, ул барыбер Җамалбикәне сайлар иде. Аңа нәкъ менә шундый хатын кирәк. Никах укылып, кунакларны озатып һәм икәүдән-икәү генә бер ятакта калып төнозын сөешеп чыккач, иртәнге якта чыгып килгән кояшка баккач, Сәлахетдин шундый нәтиҗәгә килде. Чөнки ул уянганда, Җамалбикә табын хәстәрләгән, ятак ягына җиз таз белән комган алып кергән һәм:
– Сәлахетдин җаным, тор инде, – дип басып тора. Иңендә чиккән сөлге, йөзе елмая, өрфия күлмәге аша тулынкы гәүдә-сыны үзенә тартып тора.
Хатынның кайнар тәне, җылы сулышы аны тәмам гаҗизләндерде, иләсләнер хәлгә китерде. Сәлахетдин үзенең яшьлегенә кайткандай булды, гүя яшьлектәге ярату-сөю хисе әйләнеп кайткан иде, ләкин тагын да югарырак хистә, кадерлерәк рәвештә.
Бу хәлләр төнлә булды. Бүген аңа торасы, юынасы, ашыйсы-эчәсе дә барысын Бикколга барып сөйлисе, ә моңа кадәр һәр кызга тарханнан барып рөхсәт аласы һәм тиешле акчаны кертәсе бар иде. Зәмзәм суыдай татлы Җамалбикәсе моны эшлим дисә дә, сәүдәгәр буларак, бу чараны үзе үткәрәсе килә иде. Кулдан-кулга күчкән җантовар гына түгел, гади товар да кадерен һәм бәһасен югалта. Сәлахетдин күзләрен тутырып тагын бер бакты Җамалбикәгә. Китәсе килми аның бу хатын яныннан, хәтта ятактан да кузгаласы килми. Тәрбияче абыстайның яшәү бүлмәсе зур түгел, әмма әйбер-җиһаздан затлылык бөркеп тора. Мамык түшәк, йомшак һәм җылы юрган, өрфия кебек тукымага төренгән ятак-чыбылдык һәм аның каршында сөлге, комган тоткан юантыграк гәүдәле алиһә. Борыны белән сизде Сәлахетдин: түр яктагы киезгә табын хәстәрләнгән, тәмле исләр килә, танау эчен кытыклый. Сәлахетдиннең ул хәтле ашыйсы килми, ә менә нинди булса да төнәтмәне чүмече белән аткарып куяр иде. Хикмәт, бу өй-бүлмәдә Бикколны, Мәүлә Хуҗаны да күрәсе килә иде аның. Тик монысы көзгә, Аллаһы боерса, Болгардан исән-имин әйләнеп кайткач.
Сәлахетдин торды, юынды, Җамалбикәнең күзләренә карый-карый, иңеннән сөлгене алды, сөртенде.
– Алгы якта зур таз бар, юынып, чистарынып чык, – диде Җамалбикә. – Өч чиләк су анда, өч тапкыр тәнеңә кой. Бисмиллаң әйтеп.
– Мин сиңа һәрчак ярарга тырышырмын, Җамалбикә. Рәхмәт. Син мине тәмам сихерләдең, Җамалбикә.
– Син үзең мине сихерләдең, кемнәр генә аягыма төшмәде, якын да җибәрмәгән идем, сине күрдем дә, әллә ни булды үземә. Бар инде, бар. Коенып чык. Син ятактан торган кеше, авыз чайкау гына җитми.
– Җанашым ятагыннан, – диде, Сәлахетдин авызын бөрештерә төшеп. Сәер хәл: аның бераз үртәшәсе килә иде.
– Коенып чык та, аша-эч тә олауларың хәстәрли башла.
– Минем тарханга барасым бар бит әле.
– Йөрмә, мин аларын үзем башкарырмын.
– Ләйләмне калдыра күрмә, аннары Биккол мөгаллимем йортка да кертмәс.
– Кызларың әзерләнәләр, кайгырма, Сәлахетдин. Ышанасыңмы син миңа, юкмы?
– Бетте-бетте… – Сәлахетдин коенырга китте.
Ләйлә аны башта танымады. Сәлахетдиннең ул вакытта мыегы да, сакалы да юк иде, ә хәзер исә битен сакал баскан. Мәгәр күзләре очрашкач, шундук таныды һәм бераз сәерсенде: Сәлахетдин сәүдәгәр тәрбияче абыстай белән бик җылы сөйләшә, бер-берсен ярты сүздән аңлашалар сыман. Ә бит монда килгән ир-атны күргәне бар Ләйләнең. Җамалбикә һәммәсе белән дә кырыс булыр, гаять җитди сөйләшер, үзен эре тотар иде, гәрчә күзгә ташланырлык итеп һаваланмаса да.
Ул аның янына килде, кулыннан алды, пышын гына:
– Мин сине алырга килдем, тынычлан. Болгарга алып китәм. Кол Гали мөгаллимең янына. Ул – анда, сине көтә. Биккол бабакаең да исән. Килеп йөрмәвенә шаккатма, монголлар аны бик каты күзәтү астында тоталар, гәрчә иректә булса да.
– Сәлахетдин агай, Сәлахетдин агай…
– Җылый күрмә тагын. Тыныч бул. Җамалбикә апаң синең белән тагын алты кыз биреп җибәрә.
Аннары ул аны кызлар төркемендә калдырды да абыстай белән чыгып китте. Ләйләнең эчендә шатлык кайный иде. Болгарга, Болгарга, Болгарга! Мөгаллиме Кол Гали янына! Ниндидер мизгелдә ул үзен кечкенә кыз итеп күрде, Кол Гали мөгаллименең аягын кочаклап елап җибәргән вакыйганы күз алдына китерде. Хәзер бит инде ул җиткән кыз, танымас та Ләйләне… Әмма Җамалбикәнең соңгы сүзләрен ап-ачык ишетте. Җыеныгыз, әзерләнегез, диде бугай. Шуннан аңа гүя канат үсте.
Үз җаенда Сәлахетдин дә, кулындагы чыпчыкны очыртып, һавадагы торнаны тоткан берәүдәй шатланды. Әкрен генә үз максатына ирешә бара түгелме соң? Бу хатынга өйләнеп, ул иң әүвәл баһадир Сүбәдәйгә якынаячак. Илһам хан аңа нәкъ шуны йөкләгән иде, Сүбәдәй тирмәсенә кереп урнашкан Биккол белән Мәүлә Хуҗаларга кереп йөрүгә ирешергә. Бу хатын исә аны нәкъ Сүбәдәй баһадирның үз кулына илтеп тоттырачак. Димәк, Ходай Тәгалә аңа Җамалбикәне үзе җибәргән, юкса болай ук гелән җай өстенә килеп тормас иде. Йа Раббым, ташлама ярдәмеңнән, ташлый күрмә. Биккол мөгаллимемне дә, Мәүлә Хуҗа хәзрәтләрен дә күрә йөрергә яздыр…
Ашап эчкәч, алар урам-ишегалдына чыктылар. Җамалбикә ат караучыга Сәлахетдиннең атын китерергә кушты, үзенә дә туры бияне иярләргә әмер бирде. Аннары борылды да:
– Пәйҗәңне бир, мин тарханга китәм, – диде.
Сәлахетдин аңа куеныннан пәйҗә тактасын чыгарып бирде.
– Бәһасе, бәһасе соң? – диде Сәлахетдин.
– Тарханга бер кыз өчен бер алтын бирәсе.
– Бәлеш алтынмы?
– Бәлеш алтын.
– Миндә бар ул, Җамалбикә, бар.
Сәлахетдин янчыгын чыгарды, актарына башлады, Җамалбикә аңа елмаеп карап торды.
– Маташма, эзләмә, барысын да үзем җайлармын. Безгә ярап торыр әле ул алтыннар. Ишетәсеңме, Сәлахетдин, дим…
– Ярамый буламы, Җамалбикә җаным, ярамый буламы, – дигәнен Сәлахетдин сизми дә калды. Һәм үзенә үзе үк шаккатты: күр инде, гелән шулай бит, нигә бүлешеп торырга, ятактагы бер мендәрне икегә бүлеп булмаган кебек, икебезнеке дә буласы акчаларны да бүлеп торасы юктыр инде.
Ходай Тәгалә аның язмышын мөгаллиме Кол Галидән аермады. Башта Раббысы аны мөгаллиме итте. Аннары аерды. Хәзер, буй җиткән кыз булгач, янә аның янына кайта. Кайта диюе шуның өчен, чөнки әти-әнисе чыгышлары белән Болгардан булганнар. Адәм баласын кан-җан һәрчак туган туфракка тартыр, ди бит. Аны да Болгар тарта, гәрчә ул анда тумаса да.
Ләйлә аны башта ишек аша күрде, өйгә кермәс борын. Кечкенә өстәл янында язып утырадыр шикелле тоелды. Күңел күзе белән күрде ул аны: өстәле терсәк биеклек кенә, үзе күн мендәрдә идәндә утыра, ә өстәлендә әзерләп-юнып куйган каурыйлар, алтын кара савыты һәм төргәк-төргәк кәгазьләр. Арырак, дивар кырындагы киштәләрдә – китаплар, китаплар. Өстәлнең ике башында ике шәмдәл. Ләкин әле көн ич, Кол Гали ут алмаган. Ул язмый, гүя аның кайтканын сизенгәндәй тора да ишек ягына карый, тора да карый. Ул болдырга менеп баручыларның аяк тавышларын ишетә һәм нигәдер ишек ачылуын көтә сыман.
Ләкин ишектә ул көткән Ләйлә түгел, капкада торучы хезмәтче Хәйрулла күренә, тамак кыра.
– Ни бар, Хәйрулла агай?
– Кһм, шәех хәзрәтләре, хан җансакчысы белән ниндидер кыз бала килгәннәр.
Кол Гали өстәлгә кулларын җәеп салды, хезмәтчегә карады.
– Хан җансакчысы?!
– Әйе, шәех хәзрәтләре. Йомышыбыз бар, хат тапшырасыбыз бар, диделәр.
– Керсеннәр.
Кол Гали кузгалды, торып басты. Асылгәрәй тамгачының улы хан җансакчысы Бәхтиярны белә иде, ул сарай мәктәбен бетерде, Кол Галидән сабак алды. Ул аңа зиһенле генә күренгән иде. Ә менә кызы кем, абайламады. Ахыр, хатыныдыр, өйләнгәндер дигән нәтиҗәгә килде. Эңгер иңеп килә, шәмгә ут саласы иде. Кичкә таба хан дәштердеме?.. Мәгәр нигә кояш баеганда?..
– Хәйрулла агай, шәмнәргә ут ал әле.
Шунда бусагада Бәхтияр белән Ләйлә пәйда булды. Әлбәттә инде, эңгер төшеп килгәндә, җитмәсә, бүлмәгә шәм генә алып ятканда, ул аны танымады, бары тик:
– Узыгыз, Бәхтияр, узыгыз. Рәхим итегез, – диде.
Аннары ничек ул аны танысын, шәм алгач та, балкып утлар яна башлагач та, кинәт кенә танымады. Бишектәге бала бишкә үзгәрә, диләр, Ләйләгә унҗиде яшь китте бит инде, ничек танымак кирәк.
– Сөйкемле туташмы, ханыммы, сез дә узыгыз. Тартынып тормагыз, – диде Кол Гали һәм туп-туры үзенә таба килгән кызга текәлебрәк карады.
– Мөгаллимем!
Таныды, әллә тавышыннан, ә тавышын анасыныкына охшатты бугай, хәтта йөзгә үзгәрде, аннары абайлады: Ләйлә ләбаса, аңардан сабак алган Ләйлә – Зөлхидәнең кызы.
– Сөбханалла, Ләйлә түгелме соң?! – Күкрәгенә кысты, күңел хисе тулышып, күзләре дымланды. – Йа Раббым, балакай, сине дә күрер көн бар икән. Нинди җилләр белән, Ләйлә? – Ике яңагыннан тотты, күзләренә карады. – Кияүгә чыктың?
– Юк, – дип, Ләйлә башын чайкады. – Синең яныңа кайттым. Биккол бабакай җибәрде, Сәлахетдин агай алып кайтты.
– Аллага шөкер, алар да исәннәр икән, югыйсә хәбәр килмәүгә борчылып тора идем. – Шуннан башын каерып кына хезмәтчегә, – Хәйрулла агай, Мәфтуха апага әйт әле, табын хәстәрләсен, Үргәнечтән кунаклар кайткан, диген, – диде.
– Мине Бәхтияр китерде, – диде Ләйлә. – Ул – хан җансакчысы, унбаш.
– Беләм-беләм. Бәхтияр, уз, әйдә, түрдән, утыр әнә теге күн мендәргә. Тартынып торма. Кайчандыр Үргәнечтә мин Ләйләгә сабак биргән идем. Әни… – Ләйләгә карады, хәтта ниндидер уңайсызлану тойгандыр, сүзсез торды. – Әниең, әтиең…
– Әтиемне монголлар кылычтан уздырдылар…
– Әниең, әниеңне, Ләйлә?!
Кол Галинең тавышыннан ук тойды Ләйлә, аның күбрәк әнисе турында беләсе килә, хәтта йөрәге леперди башлады бугай.
– Әниемне Җучи хан ыстанына алып китәләр, әмма Җучи үлгән була, шуннан әниемне Сүбәдәйнең төмәнбашы Күнбай дигән бәк ала. Ул аңарда дигән хәбәр бар, мөгаллимем.
Кол Гали көлемсерәде, ул ышанмады, бәлкем, ышанасыкилмәгәндер, чөнки Зөлхидә аның өчен изге зат иде, аңа кул күтәргән йә булмаса кул салган кеше мәсләге белән генә кеше исемен йөртергә хокуксыз булып калмас, хәтта Кыямәт көндә дә Аллаһы Тәгалә аңа ташлама ясамас шикелле иде. Көлемсерәве дә сәер чыкты аның, чөнки ихласлык юк иде, бары тик тышкы бер сурәт, тышкы бер чагылыш кына иде. Ә эчке кичереше исә башка, ләззәтле шәраб эчкәннән соң җиңеләеп киткән кешедәй тойды үзен, чөнки ни генә булмасын – ул исән. «Исән!» дигән кайтаваз дулкын-дулкын булып килде. Исән, димәк, Аллаһы Тәгалә аларны барыбер бер кавыштырыр. Кайчан да булса очрашуларына мантыйк бер раслау булып, аның җан бөртеге – кызы, наные – аның каршында.
– Әйдә, табынга утырышыгыз әле, рәхим итегез. Әйдә, Ләйлә, тартынып торма, син өеңә кайттың – Болгарыңа.
– Башта менә бу хатны алыгыз әле, мөгаллимем. Ул хат минем күкрәгем пешерә башлады. Биккол бабакай берәүгә дә күрсәтергә дә, бирергә дә кушмады. Башта ул ышанычлы шәкертегез хан оныгы Хансөяргә тапшырырга кушкан иде, аның калада булмавын белдем, һәм Ходай мине үзе сезгә китерде.
– Сез утырыгыз. Җитешә торыгыз. Ләйлә, син ия бул, чәй көйлә, Бәхтиярны кыста, ятсынып тормагыз. Ә мин, кичерә күрегез, хатны укыйм инде.
– Инәй мине өйгә кертмәс, Бүләк, – диде Бәхтияр пышын гына. – Куып чыгарыр да синең арттан җибәрер.
– Мөгаллимем җибәрсә, Бәхтияр, мин кайтып аңардан гафу үтенермен, алдына тезләнеп. Яраттым мин синең әниеңне, Бәхтияр. Ул шундый ачык йөзле, гади-садә.
– Сине бит атам алып кайта, Бүләк?
– Әниеңә кыз бала итеп, шулаймы, Бәхтияр?
– Миңа дип әйтсәм ачуланмассыңмы? Ачулансаң, хәзер чыгам да китәм. Чөнки мин…
– Бик җитди хат алып кайткансың, Ләйлә, – диде Кол Гали һәм табынга килеп утырды. – Хат тәгаен миңа түгел түгелен, шулай да рәхмәт сиңа. Шөкер кылып, ашагыз әле, җимешләреннән дә җитешегез. Мәфтуха апа, кичә Ага Базардан алып кайткан хәлвәне дә китер әле. Миңа бүген иң-иң кадерле кунаклар килгән. Җитмәсә, берсе үз шәкертем, үз… Ләйлә, Биккол ничекләр ала алды сине нойон кулыннан? Гаҗәп.
– Белмим, акча түләде бугай. Ул әниемне дә коткарырга бик теләгән иде, нойон бирмәде, нигәдер риза булмады.
– Җучи ханга билгеләнгән, шуңа бирмәгән. Нойон булса да, башы ике булмагандыр, чөнки Сүбәдәй әниеңне Җучи ханга билгеләгән булгандыр. Тик икенче бернәрсә мине аптырауда калдырды. Монголлар Үргәнечтә, сабый кыз балаларны тәрбияләү өчен, мәдрәсә ачканнар. Хәйран калмалы. Кем моны өйрәтте икән Сүбәдәйгә?..
– Кызлар буй җиткәч, аларны килеп-килеп алып киткәләделәр, мөгаллимем.
– Сине дә сорадылармы?
– Мине Җамалбикә абыстай берәүгә дә бирмәде, сорадылар. Күп акчалар тәкъдим иттеләр. Еш кына ул мине яшереп калдырды. Үз бүлмәсенә яшерер иде дә нойоннар киткәч чыгарыр иде.
– Харәземдә монгол тарханы утырамы?
– Монгол тарханы халыктан ясак җыймый, баскаклары җыя. Аннары Каракорымга озаталар. Ун егеттән бер егетне Сүбәдәй баһадир үз төмәненә ала, диде Җамалбикә абыстай. Сүбәдәй баһадир үзе Үргәнечтә еш булмый, ике-өч айга бер генә, әмма килгән саен мәдрәсәгә кагыла, кызларны күреп китә. Угланнарына кыз эзли дип тә шаярталар иде кызлар.
– Ниндирәк кеше соң үзе? Корыч баһадир дигән булалар.
– Бер күзенә чүпрәк бәйләгән, эчкә баткан яңаклы, чандыр чырайлы, шактый озын гәүдәле. Сакал-мыегы юк, әллә йолка, әллә Ходай бирми үзенә. Әмма кыяфәте үк кырыс, аз сөйләшә, таләпчән, нык бәдәнле кеше, диде Җамалбикә абыстай. Аңа барысы да буйсына, ханнар да аның белән исәпләшә, нойоннар турында әйтеп тә торасы юк.
– Димәк, атаң Баһман баһадирны Сүбәдәй әсир итә?..
– Белмим, мөгаллимем. Безне алып килгәндә, атам анда иде инде.
– Бәхтияр, ә сине Саксинга җыенасың дип әйттеләр, хакмы шул?
– Әйе, шәех, иртәгә үк кузгалам.
– Саксин камауда, без аны читләтеп үттек, Сәлахетдин агай шулай теләде.
– Мин Саксинга хан әмерен илтәм, шәех хәзрәтләре, – диде Бәхтияр һәм нигәдер Ләйләгә күз төшереп алды.
– Димәк, монголлар Саксинны алып, шул тирәләрдә бер йодрыкка әверелеп, бире таба кузгалырга исәпләре, – диде Кол Гали, үзалдына сөйләгәндәй. – Ләйлә, сине Биккол бабакаең биредә калырга дип җибәргән, минем сәркәтибем булырсың, дигән. Каршы түгелсеңдер бит, ризамы калырга?..
– Мөгаллимем, мин бу мәлне җиде ел көттем, җиде ел. Ләкин, мөгаллимем, мин бүген Бәхтиярларга кайтырмын. Атасы Асылгәрәй агай мине үзенә кыз итеп алган булган икән, мин белмәдем ич, әнисенең башы күккә тигән иде, мин дә шатланган идем. Минем аны барып юатасым килә. Мин аңа әнием дип дәшәрмен…
– Шулай итәрсең, Ләйлә. Тик мине дә онытып бетермә. Язмаларым рәткә саласы бар, күчерәсе.
– Мин сезне аңлыйм, шәех, ләкин безнең хәлгә дә керегез. Әнием бердәнбер кызын югалтты, урыс кенәзе Ашлыдан алып китте. Шуннан соң елый да елый. Ә Ләйләне гел үз кызыдай кабул иткән иде, – диде Бәхтияр. – Мин бүген Ләйләне өйгә алып кайтмасам, куркам, йөрәге ярылыр.
– Мөгаллимем, мин иртәгә үк кайтырмын. Без Бибиҗамал апа белән килешербез. Ул мине аңлар. Мин аларны ташламам. Барып йөрермен.
– Яхшы, яхшы, мине үгетләмәгезче. Мин күптән риза булдым ич инде… Бәхтияр, сиңа бер үтенеч, Саксиннан кайткач, миңа да сугылып кит әле, – диде Кол Гали.
– Сугылырмын, шәех.
– Ләйлә, мәдрәсәдә сабакны кем бирде?
– Болгардан килгән абыстай. Ул сезне белә, шигырьләрегезне укый иде безгә. Аны Каргалы кальгасыннан Сүбәдәй алып кайткан, диделәр.
– Әйе, Каргалы каласы әмире Булат һәлак була. Кызганыч, батырларыбыз кими бара, – диде Кол Гали. – Нәҗес җан, кемнәрнең генә башына җитмәде…
Ул аларны капкага кадәр озата чыкты. Атка атланыр алдыннан, Ләйләнең аркасыннан сөйде һәм:
– Хәтереңдәме, мине озаткан идең? – дип елмайды.
О проекте
О подписке