– Аллаһы Тәгалә куәт бирсен, олуг хан! – диде. Килмешәкнең куәт теләве урынлы иде. Сәлим хан, Апанайга текәлеп, бераз дәшми торды. Бу кешене белми иде, ә шулай да яу турындагы хәбәрне җиткерүче шул кеше булды.
– Утыр, кем дип белик инде үзеңне, Алла бәндәсе?
– Сәүдәгәр мин, олуг хан, һөнәрче дә, илче дә…
– Яу турында каян белдең?
– Яуга кенәз бик үк теләп килми, хан. Мәгълүмдер, Михаил кенәз үлгәннән соң, тәхеткә Всеволод утырды. Байлар Долгорук нәселенә үчле. Всеволод алар көен көйли, байлар кубызына бии. Байлар котыртуы белән башта Рәзан кенәзләренә яу чапты. Тегеләрне буйсындырды. Рәзанга үз угланын – Ярукны утыртты. Андрей кенәзнең башына җиткән тиуннар әкренләп Всеволод кенәз ягына күчә бара. Кенәзнең Болгарга яу чыгуына байлар гына түгел, тиуннары да, руханилары да гаепле, хан.
– Ул турыда без хәбәрдар. Урыс явы Сүрә елгасына якынлашып килә икән инде, көч-куәте күпме?
– Бу яуга Всеволод кенәз бөтен көч-куәтен җыйды. Аңа Кияүкала кенәзе Святослав, кенәз Изяслав, кенәз Мстислав катнаша. Мондый яуга урысның чыкканы юк иде әле, хан. Всеволод кенәзнең максатын да чамалыйм. Урыс сәүдәгәрләренең Үргәнечкә, Табгачларга үзбаш чыгасы килә. Ә юл өстендә, бугазга төртелгән сөяк кебек, Болгар сәүдәгәрләре утыра.
– Хуш, Апанай, хәбәрең өчен рәхмәт. Инде әйт, агаң белән элемтәдә торасыңмы?
– Бөек Калада агамның да кибетләре бардыр, хан.
– Хуш, Апанай, игелекле юлда бул. Инде бар, кирәк булсаң, дәштерермен.
Апанай, баш ия-ия, ишеккә юнәлде. Ул чыгып китүгә, бусагабаш килеп керде:
– Хан, җибәргән чапкынымыз Булатка фәрманны җиткергән, яшь баһадир азатлары белән илтабар Пургас иленә юнәлгән.
– Чапкынны ашатыгыз-эчерегез дә миңа килтереңез.
Түр яктан вәзир Камай чыкты, ул тыенкы гына елмайган Зәмзәмбикәне җитәкләгән иде.
– Йа Алла, килештеңезме? Бусагабаш, казнабаш Варданны дәш, – диде хан, урыныннан күтәрелми генә.
Казнабаш килеп кергәч тә, Сәлим хан аның колагына нидер әйтте. Казнабаш чыгып китте һәм бераздан әйләнеп керде дә хан кулына затлы балдак салды.
– Менә бу балдакны, вәзирем Камай, энем Мөхәммәтгалим бәккә бүләк итәрсең. Исеңдә тот, балдак бары тик энем Мөхәммәтгалим бәк кулына керергә тиеш.
– Балдакның сере нидән гыйбарәт соң, ханым?
– Анысы сиңа кирәкми. Син миннән качып киттең. Уй-ниятең вә теләгең – сабакташың Мөхәммәтгалим бәкне Болгар тәхетенә утырту.
– Ниятең аңладым, ханым. Барысын да син дигәнчә итәрмен.
– Юлдашың Хода фатихасы булсын, вәзир Камай.
Вәзир Камай белән Зәмзәмбикә чыгып киттеләр. Сәлим хан кабат бусагабашны чакырып алды, болдыр янына атын китерергә кушты.
Сәлим хан өчен авыр сынау көннәре башланды.
Вәзир Камай китеп өч көн үтүгә, кала кирмәнен урыс-кыпчак гаскәре камап алды. Камау ике көнгә сузылды, ике яктан да атыш та, сөйләшүләр дә алып барылмады. Һәр як үз эше белән мәшгуль иде. Кирмәндәгеләр диварларга сәрпи ук җайланмаларын урнаштырдылар, азамат сугышчылар белән атакайлар, меңбашлар үз урыннарын алдылар. Сәлим хан угланы Илһам белән бергә кирмән ныгытмаларын карап чыкты. Иравыл азатларын Нугай капкасы янында күреп, хан шунда туктады. Илһам углан атасына аңлатты, җай чыкса, иравыл гаскәриләр кирмәннән чыгып, дошманны борчып, кире борылып керергә тиешләр. Сәлим хан килеште.
Камауның икенче көнендә баһадир Тубыкбайдан чапкын килде. Авырлык белән булса да, кирмәнгә үтеп кергән чапкын Сәлим ханга «Тубыкбай баһадир гаскәрләре белән Чирмешән елгасы артындагы урманда яшеренеп тора» дигән хәбәр китерде. Сәлим хан, шатлыгын сиздермәсә дә, Тубыкбайның ярдәмгә килүенә шат иде. Ләкин ул тагын бер кешедән – угланы әмир Хаҗидан да чапкын көтә иде. Әмма ул яктан хәбәр килмәде дә килмәде.
Өченче көн дигәндә, дошман беренче тапкыр кирмәнгә һөҗүм итте, ләкин, су башына да җитә алмыйча, йөзләрчә мәет калдырып, чигенергә мәҗбүр булды. Камаучылар һичнинди сөйләшүләр алып бармыйлар, димәк, максатларына ирешмичә китәргә исәпләре юк иде. Бу көннәрдә Сәлим хан һаман да күзәтү манарасында булды.
Үзе янында җансакчыларын һәм табибын тотты. Әмма табибы еш кына китеп югалгалады. Сәлим ханга бу ошамады. Бер тапкыр табиб манарага менеп басуга ук:
– Кирмән камауда чакта син кая булырга тиешсең, табиб? – дип сорады.
– Хан янында, шөһрәтлем.
– Хан янында булырга тиеш булгач, хан янында бул, табиб! – диде хан, ачулана төшеп.
– Баш өсте, хан!
– Әйт әле, табиб Антоний, кенәз Всеволод ни сәбәпле Идел Болгарына яу килде?
– Мине хан белән кенәз арасындагы сәяси хәлләр кызыксындырмый, олуг хан. Мин – табиб, сезнең сәламәтлекне саклаучымын.
– Бәлкемдер, бәлкемдер, табиб. Ә шулай да ни өмет итеп килде кенәз? Һәм күрәмез, берүзе генә түгел, бөтен урыс кенәзләре белән?! Белмисең?.. Ә мин беләм, табиб. Син бит христиан, кяфер, шуңа белеп торсаң иде: бүген дин белән дин орыша, болгар белән урыс түгел. Ульдәмир кенәзенең шулхәтле гаскәр белән сәүдә итеп яшәгән күрше Болгар халкына беркайчан да яу килгәне юк иде. Бүген әнә кенәзләр җыелып мөселманнарга каршы килгәннәр, табиб Антоний. Дин белән дин орышыр бүген.
– Олуг хан, миңа калса, кенәз кирмәнне озак камап тора алмас, ташаткычлары юк, утчагырлары да, туплары да күренми.
– Утчагыр! – диде Сәлим хан, кисәк табибына таба борылып. – Утчагырлары булса, кирмәнне алырлар идеме?
– Утчагыр – яңа корал, олуг хан. Урысларда ул юк. Димәк, торыр-торыр да кенәз Всеволод, китеп барыр.
– Буш кул беләнме? Буш кул белән китсә, аны кенәз Әндрий көне көтә. Байлар вә дин әһелләре кенәзгә моны кичермәсләр. Шуның өчен кенәз Всеволод соңгы сулышына кадәр орышыр, табиб Антоний. Иллә кирмәнне ала алмас. Тиздән аңа Тубыкбай баһадирның үткен кылычын татып карарга туры килер, иравыл азатларым моннан да чыгарлар. Юк, кирмәнне мин кенәзгә бирмәм, табиб Антоний. Мине кенәз бүген борчымый, табибым Антоний, минем энем Мөхәммәтгалим бәкне алып килгән Янтак хан борчый. Кыпчак ханы Янтак – бик күп кирмәннәрнең башына җиткән кеше. Төлке дә төлке, ул да төлке. Оста орыша.
– Угланың әмир Хаҗи аны тиз куып җибәрер.
– Әмир Хаҗи углан ярдәмгә килер дип уйлыйсыңмы, табибым? Мин аның белән яңарак кына бозылыштым. Хәзер әнә тәмам чарасыз калдым.
– Килер ул углан, олуг хан, түзмәс. Ил саклау кыз саклау түгел, хан.
– Безнеңчә ару гына сөйләшә башладың әле син, табиб Антоний.
– Олуг хан, сезне ханбикә көтә, иртән авызына ризык салмый чыгып киткән иде дип борчыла.
– Табиб Антоний, ханбикә миңа кенәз янына чыгып баш ияргә куша. Килеш, солых төзе, ди. Ә минем яу белән килгән күршемә баш иясем килми. Дәүләт саклауны хатын-кыз кулына калдырсаң, аны бөтенләй югалтып куюың бар.
Хан күзәткән манарага, йөгереп, гаскәре белән килеп җиткән әмир Илһам менде.
– Атам, кенәз һаман китми, әллә чыгып орышыйкмы?
– Ашыкма, углан. Кем белә, бәлкем, кенәз белән Баян баһадир сөйләшүләр алып барадыр. Янтак хан ыстанында вәзир Камай. Ходай кушып, алар да килешеп куйсалар, Янтак хан кире борылса, йә булмаса урысларга ташланса?..
– Атам, кирмәндәге чит ил сәүдәгәрләре дә коралланырга телиләр, нә кылыйк?
– Өләшегез булган коралны. Алар – үз малларын, без калабызны саклыйбыз.
Яңа туган көн саен Сәлим хан манарага менде, дошман ягын күзәтте. Ул өстән кирмән диварындагы ташаткычларга, сәрпи ук ыстаннарына, бихисап азатларга күз төшереп ала. Берничә көн инде дошман ягында иртә таңнан хәрәкәт кузгала. Өченче көнне һөҗүм башланды. Урыслар кирмән тирәли казылган сулы чокырларга бүрәнә тутырырга тотындылар. Читән ышыкламалар артыннан аларны сакларга тырышып ук яудыра тордылар. Бүрәнәләр тутырылган күперчек аша дивар ягына якынлашкан кыюлар да табылды. Әмма, һөҗүм көнозын барса да, диварга менәргә баскычлар тоткан дошман гаскәре максатына ирешә алмады, чигенергә мәҗбүр булды. Очлап утыртылган имән баганалар арасында, чокыр буйларында меңләгән мәет ятып калды. Урыс кенәзенең һөҗүм дулкыны сүрелергә өлгермәде, Саксин капкасы яклап Янтак хан гаскәре ташланды. Сәлим хан, угланы Илһамны ияртеп, Саксин капкасына чапты. Күзәтү манарасына менүгә, коты алынды. Янтак хан азатлары су чокырын узып, диварга якынлашып килә, кулларында баскычлар, ыргаклы баулар. Сәлим хан манарадан төште, йөгереп диварга менде һәм, азатларына куәт өстәп, сәрпи ук атучыларга боерык биреп торды. Ул да түгел, кыпчаклар сөялгән баскычлар аша диварга күтәрелә башладылар, хан сугышчылары алар өстенә кайнар сумала агыздылар, утлы кисәү ташладылар, таш аттылар. Артык кыюланып киткән дошман сугышчыларын болгар мәргәннәре, укка алып, берәм-берәм чүпли тордылар. Мәгәр Янтак хан ягында да мәргәннәр күп иде, дивар өстендә йөзләрчә болгар азатлары һәлак булды. Сәлим хан сугышучылар арасыннан Мөхәммәтгалим бәкне эзләде. Ләкин ни караса да күрә алмады.
Янтак хан гаскәре кояш баегач кына ыстанына таба чигенде. Төнлә белән мәетләрне җыясы, туганнар каберлегенә күмәсе бар иде. Кирмән эчендә дә шундый берничә туганнар кабере калкып чыкты.
Шактый югалтуларга дучар булса да, Янтак хан иртәгә тагы һөҗүм итәр дип, Сәлим хан ике йөз мәргәнне, Идел капкасыннан алып, Саксин капкасы ягына күчерергә боерык бирде.
Яңа туган көннең кояшы бик акрын күтәрелде. Илбашы, кояш чыга башлауга, Хан капкасы янына юнәлде. Багучылары ханга җиткерделәр: Всеволод кенәз төн эчендә бөтен көчен шул тарафка туплаган икән.
Кояш күтәрелүгә, урыслар һөҗүм башладылар. Бер төркем кыю сугышчылар Хан капкасы янына ук килеп җитте, капкага менә башладылар. Мәргәннәр кыюларны чүпли барсалар да, дошман дулкын-дулкын агыла торды. Капка тирәсе мәет белән тулды, болгар да, урыс та күп кырылды. Бары тик кичкә таба гына һөҗүм басыла төште. Шунда гына Сәлим хан, җаны көюен тоеп, аска төшеп, кем кулыннандыр алып, бер чүмеч су эчте.
Шулчак хан янына Таймас баһадирдан чапкын килде.
– Олуг хан, капка янында яшь кенәз Изяславны каты яралаганбыз. Илче килгән, капканы ачуны сорый, кертикме?
– Бау белән тартып алыгыз! – дип боерды Сәлим хан.
Күп тә үтми, кенәз илчесен хан янына китереп тә җиткерделәр.
Сәлим хан илченең затлы киеменә игътибар итте.
– Тылмач?! – диде Сәлим хан. – Тылмач кая?
– Миңа тылмач кирәкми, – диде илче.
– Яхшы, илче. Йомышың җиткер!
– Сезгә кенәз Всеволод мөрәҗәгать итә. Бүгенге һөҗүмдә яшь кенәз Изяслав каты яраланды. Кенәз сездән табиб сорый.
– Табиб кирәкме кенәзгә? Менә бит син аны, яу килә, җитмәсә, табибымны сорый, – диде, ачуын яшерергә теләп, Сәлим хан.
Хан, чынлап та, ачулы иде, азатларының кырылуын күрүе бик кыен иде аңа, кирмәндә камауда тору җиңел түгел, ә шул кирмәнне камап торучы кенәз аңардан ярдәм сорый. Шаккатмалы хәл иде. Әмма уйлана торгач, Сәлим хан сабырлана төште.
– Кенәзнең хәле авыр, – диде илче.
– Минем хәлем җиңелме? – диде хан, әмма шунда ук: – Табиб Антоний кайда?! – дип сорады.
Ул арада хан янына табибы килеп басты.
– Мин монда, олуг хан.
– Әйтче, табибым, Болгарга кенәзне мин чакырып китердемме, үзе килдеме? Әйе, хак әйтәсең, үзе килде. Шул хәлдә мин аңа игелек кылырга тиешме?!
– Изгелек җирдә ятмый, хан, – диде илче.
– Изгелек, әйе, әмма игелек кылган кешегә яманлык кылынса… – Сәлим хан әмир Илһамга таба борылды: – Хәл ит, углан. Ил-җирем сиңа каласы. Тик әүвәл әйтер сүзем тыңла: кенәзгә ышанмыйм, табиб Антонийны кире җибәрмәс. Яшь кенәз яралангандыр, орыш корбансыз булмый. Әйе, үзең хәл ит.
– Яхшы, атам. Табиб Антоний, җый әйберләрең! – дип боерды әмир Илһам.
Сәлим хан акрын гына атына атланды, сараена таба юнәлде. Ул тәмам арыган иде, тизрәк кайтып ханбикәсен күрәсе итте, аны күрсә, аз гына булса да, җаны тынычланыр сыман иде.
Всеволод кенәз рухи атасы Савваны тыңлады да, тыңламады да. Әмма ара-тирә колагына эленеп киткән атаның сүзләре йөрәгенә шырпы сыман кадалгандай булды. Руханилар кирмәнгә һөҗүм итүне көн-төн таләп итәләр иде. Кирмән дивары янында ятып калган сугышчыларының саны һаман ишәя бара, ә рухи атакайлар өчен алар гүя адәм балалары да, туганнар да түгел иде. Кенәз баштан ук Болгарга теләп яу чыкмаган иде, берничә кече кирмәнне алсалар да, болгар-татарлар монда нык тора, бер дә бирешергә теләмиләр иде.
Хан капкасына һөҗүм иткәндә, каты яраланган бертуган агасының угланы яшь кенәз Изяславның үлем белән тартышып, ыңгырашып ятуы, үзе белән алып килгән табибның яралы белән һични кыла алмавы кенәзне чарасыз итте. Ул белә иде: ханда даны-аты Ульдәмиргә җиткән табиб бар. Кенәз Сәлим ханга, табибын бирүен үтенеп, илче җибәрергә булды. Хан әллә бирә табибын, әллә юк, ә энесе җан тартыша, үлем белән көрәшә. Рухи атакайлар исә моны гүя күрмиләр дә, кенәзне һаман һөҗүмгә өндиләр иде.
– Илгә буш кул белән кайтсак, халык сине дә, безне дә кичермәс. Андрей кенәз көненә каласың киләме әллә?!
– Кичерер, – диде Всеволод кенәз. – Мин сугышчыларымны саклап калырга тырышам. Миңа һәр сугышчы кадерле.
– Сугышчы орышыр, даны сиңа калыр. Кенәзләргә дан тәхеттә утырып килми, орышларда килә, балакай. Һөҗүмең туктатырга ниятләгәнсең икән, ханга шарт куй: тынычлыкны алтынга сатып алсын!
Кенәз Всеволод, яңак итен чәйни-чәйни, чатыр ишегеннән болгар-татарлар кирмәненә карап торды, анда һөҗүмгә ташланган сугышчылар дулкын-дулкын булып кире чигенәләр иде, ә рухи атакайлар һаман корбан таләп итә. Әтәчләнеп, хан энесен Болгар тәхетенә утыртам дип килгән Янтак хан да әллә ни кыра алмый иде, күрәсең. Чапкыннары бу хәлне хәбәр итеп торалар иде. Мондый очракта мәрхүм абасы Андрей кенәз нишләр иде икән? Юк, ул тыңламас иде рухи аталарны, кысылмагыз минем эшемә, дияр иде. Хәер, шул башбаштаклыгы, байлар белән рухи атакайларны тыңламавы аркасында башынаҗиттеләр түгелме?.. Әмма Всеволод кенәз абасы Андрейның язмышын кабатламас, чөнки Владимир-Суздаль тәхете аңа артык кыйммәткә төште. Андрейның кенәзбикәсе Рокыя да, Всеволод кенәзнең Мариясе дә Болгар кызлары иде. Болар икесе ике анадан тусалар да, Андрей абасы белән яшь кенәз баҗайлар булып яшәделәр. Гомере буенча Рокыя-Екатерина Андрейның Болгарга яу баруын теләмәде, каршы булды. Ә кенәзнең байлары, тиуннары, рухи атакайлар көн-төн «яу-яу» дип тәкрарладылар.
Всеволод кенәз үткән хәлләр турында бар нәрсәдән дә хәбәрдар иде. Ата ягыннан туган булган Андрей кенәзне кемнәр, кайда үтерәчәкләрен ул алдан белде. Белде, әмма ярдәмгә ташланмады, киресенчә, рухи атакайларга Андрей турында зарланды. Кыскасы, кенәз Всеволод рухи атакайларның теләген үтәде. Кайтарак хәлләрне искә төшерсәң – Всеволод туганы Андрейга үчле иде. Анасы Еленага Андрей көн күрсәтмәде. Ахыр килеп, Чехия короленең кызы кенәзбикә Елена, ике угланын алып, туган иленә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Анасы кенәз Андрейга карата һәрчак нәфрәт тотты, Всеволод бала чагы узган туган ягын оныта алмады, анасыннан яшереп, абасы Андрейга: «Минем туган илемә кайтасым килә», – дип, хат язды. Кенәз Андрей аңа: «Ростов тәхетенә утырырсың, кайт», – дип җавап бирде. Кайткач, ул аңа чынлап та Ростовны бирде һәм үз хатынының бертуганы Зөһрәгә өйләндерде. Зөһрәне чукындыргач, аңа Мария дип исем тактылар. Егерме яшендә Всеволод Ростов каласы кенәзе булган иде. Күп тә үтмәде, олуг кенәз дәрәҗәсенә иреште. Шушы еллар арасында Всеволод халык алдында шактый абруй казанды. Аны халык кына түгел, тиуннар, куштаннар, дружина җитәкчеләре дә, хәтта руханилар да хөрмәт итә башлады. Фәкать рухи атакай Савва гына аннан һаман да канәгать түгел иде. Рухи атакайларның күбесе Дунай буеннан килгән болгарлар иде. Шуның өчендер, ихтимал, Всеволод кенәз рухи атакайларны яратып бетермәде. Әмма бу хакта кыеп кына сүз әйтергә дә базмады. Аларны тыңлап, үзенчә эшләгән чаклары булса да, ахыр чиктә барыбер руханилар киңәшен тотты. Бүген менә, кардәше Изяслав җан тартышып ятканда, рухи атакайның үзенә басым ясавын бөтенләй дә ошатмады.
– Епископ Савва, безгә әлегә яхшы табиб кирәк, – диде ул коры гына.
– Сәлим ханда грек Антоний табиблык итә, сорат, бәлки, бирер!
– Сәлим хан моңа килешер дип уйлыйсызмы, атакай?
– Ханның табибын бирми хәле юк. Кирмән камауда, кеше түгел, кош та очып чыкмаслык.
– Ләкин Сәлим хан бер дә бирешергә җыенмый. Кичә әнә Хаҗи атлы угланы, корабчылар янына килеп, каравыл сугышчыларымны кырып киткән. Тубыкбай атлы баһадир һәр көн борчып тора. Өермәдәй килеп чыга да йөзләгән сугышчыны чәнчеп-чабып китеп бара. Куып җитеп орышыйм димә, гүя җил ала үзен. Сугышчылар сукрана, кырылып беткәнче китик, кенәз, диләр, атакай.
– Ханга илче җибәр! Табибын сорат! Соңыннан күз күрер, – диде атакай Савва һәм сүзе бетүен аңлатып кузгала башлады. – Безгә су юлларын уртак итәргә кирәк. Бөтен Рәсәй белән яу килеп, буш кул белән әйләнеп кайтырсыңмы? Һич югы, ханнан һәр һәлак булган сугышчың өчен бер алтын сора.
Сарайга кайтып кергәндә, Сәлим ханның башына янә бер уй килде. Әмир Илһам угланын илче итеп Всеволод кенәз янына чыгарса? Әйе, табиб Антоний белән үк?..
Зиһенен телеп үткән бу уеннан ул ханбикә янына кайтып кергәч тә арына алмады. Ахырдан барысын да ханбикәгә сөйләп бирде.
– Чыгар угланың, ханиям. Белеп кайтсын, ни тели кенәз?..
Сәлим хан бусагабашны чакырып алды, Илһам угланын дәштерде.
Икенче көнне таң беленер-беленмәс, Илһам углан белән табиб Антоний, кенәз Всеволод илчесенә ияреп, дошман ягына чыктылар. Чатыр ишеге янында олуг кенәз аларны үзе каршы алды.
Чатырга керү белән, табиб Антоний үз вазифасын үтәргә кереште. Кенәз Всеволод илче Илһам угланны икенче чатырга алып чыкты. Епископ Савва энәгә таккан җептәй аларга иярде.
– Урысча сүләшәсеңме? – дип сорады Всеволод, ниһаять.
– Сүләшәм, кенәз, – диде Илһам. – Хатыным Мария кенәз токымыннан, бераз өйрәтте.
– Илченең шартлары бардыр, кенәз, – диде атакай Савва.
– Бардыр, сорарым, – диде кенәз кырт кына.
Әмир Илһам сизеп алды: кенәз атакай Савваны өнәп бетерми, мәгәр, күрәсең, ансыз да яши алмыйдыр, юкса ияртеп йөрмәс иде. «Бер караганда, без якыннар ич. Син, кенәз, Болгар кияве, мин – Ульдәмир кияве. Ә менә орышабыз», – дип уйлады әмир Илһам, каш астыннан гына епископ Савваны күзәтеп.
– Йә, – диде кенәз, түмәренә җәелеп утыргач. – Ни тели Сәлим хан миннән? Мин беләм, ул китүемне телидер? Ләкин буш кул белән генә китәргә исәп тотмыйм, әмир Илһам. Минем батыр сугышчыларым күп тапкыр кирмәнгә һөҗүм итте, өч меңнән артык сугышчыны югалттым, Изяслав кенәз үлем белән тартышып ята. Димәк, иртәме-соңмы, мин барыбер кирмәнне алырмын, әмир Илһам.
– Ханның шарты бер, олуг кенәз, китүегезне үтенә. Болгарга яу килгән өчен генә түгел, эрзя-мукшы җирләрен талаган өчен дә хан сезгә рәнҗүледер.
– Юкка рәнҗемәсен хан, эрзя-мукшы җирләрен мин барыбер буйсындырырмын. Мөстәкыйль тормыш булмас аларга. Пуреш инде минем кул астымда, тиздән Пургасы да аягыма килеп егылыр. Кыскасы, әмир Илһам, һәлак булган һәр сугышчыма бер алтын биргәндә генә Всеволод кенәз Болгарны ташлап китәр.
– Мин олуг хан белән киңәшеп карармын, кенәз.
– Илче табиб Антонийны миндә калдыр, – диде Всеволод кенәз.
– Табиб ирекле адәмдер, кенәз. Тели икән, кала бирсен. Әмир буларак мин моңа үзем дә җавап бирә аламдыр. Инде безнең шартны тыңла, кенәз. Сиңа мәгълүм булса кирәк, ханның энесе, ягъни минем агам Мөхәммәтгалим бәк, Янтак хан даласына китеп, аның кызына өйләнә. Мөхәммәтгалим агам – элекке вакытта Болгар тәхетенә дәгъва тоткан адәмдер. Олуг хан бер шарт куйды: барлык гаскәрләрне алып киткәндә генә кенәзнең шарты үтәлер.
Кенәз Всеволод епископ Савва белән үзара киңәшеп алды. Ахры, әмир Илһамның шарты аларны шактый кыен хәлгә куйган иде, кенәз илчегә чатырдан чыгып торырга кушты, һәм гаҗәбе шул булды: бары тик кичке якта гына илчене чатырга чакырып алдылар.
– Әмир Илһам, – диде Всеволод кенәз, илче чатырга кереп, күрсәтелгән түмәргә утыруга. – Ханга да, сиңа да минем хөрмәтем зурдыр. Киңәшең тотып, бүген төнлә гаскәрем алып китәргә булдым. Хан табибы Антоний минем белән китәр. Алтынны хан казнабашы елга буена китерер. Без киңәштек-киңәштек тә, аталарыбыз кебек, төрки Болгары белән солых төзергә булдык. Инде җавабың көтәм, әмир Илһам. Ошбу солых битеген олуг ханга бирерсең.
– Ходай Тәгалә ярлыкый күрсен, мин ризамындыр, кенәз, – диде әмир Илһам һәм үзенә ияргән җансакчылары белән кирмәнгә юнәлде.
О проекте
О подписке