Читать книгу «Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2» онлайн полностью📖 — Мусагита Хабибуллина — MyBook.

– Юк! – диде аңа каршы моңа кадәр дәшми-тынмый утырган алостаз Дәян. – Тәңре – бердәнбер Алла. Дөньядагы бөтен җан иясен Тәңре яраткан.

– Юк! – дип, кай тарафтандыр килеп чыкты угорлар шаманы.

Моңа кадәр күренмәгәч, барысы да шаманга борылып карадылар.

– Юк, Агасике, Алла бер Изге Христос кына түгел, бер Тәңре генә дә түгел, дөньядагы һәммә җанны аю яраткан. Ул бар нәрсәгә дә ия, урманга да, елга-суларга да.

Олуг кенәз кулын күтәрде, тынычланырга кушты.

– Мин сезгә бер сорау бирәм, Агасике, алостаз Дәян, хөрмәтле шаманым. Ярый, дөньядагы барлык җан иясен Изге Христос, Тәңре, аю яратты ди. Әмма Христосны, Тәңрене, аюны кем яратты икән?

– Алла, – диде грек Агасике.

– Тәңре, – диде болгар Дәян.

– Аю, – диде угор шаманы.

Олуг кенәз кам таягын күтәрде:

– Агасике, моны ничек исбат итә аласың?

– Олуг кенәз! Аллаһы Тәгалә барлык җан иясен булдыргач, адәм баласын ясый, дөньяда йолалар күбәеп киткәч, Аллаһы Тәгалә Изге Христосны халык арасына җибәрә. Изге Христос ялгышкан халыкларны изге юлга төшәргә өнди. Аны явызлар тоталар да, агачтан тәре ясап, кул-аякларыннан кадаклыйлар. Христос җан бирә, әмма ул үлми, җаны күккә аша.

– Күрдеңме инде, грек Агасике, күк-кояш икән бит олуг Тәңреләрнең олугы! – дип сикереп торды алостаз Дәян.

– Кояшны да, айны да, дөньядагы бар нәрсәне дә аю яраткан. Кояшны, айны ул күлдән алып күккә ата, – дип, үзенекен тукый шаман.

Олуг кенәз уйга калды. Аюны, җир-күкне кем яраткан? Алла, ди Агасике, Тәңре, ди болгар Дәян… Алланың үзен кем яраткан икән соң?.. Кеше үземе?.. Әйе, катмарлы, һәркем үз Алласын мактый, һәркемгә үз Алласы, үз йоласы кадерле.

Кубрат хан угор җирләрен яулагач, олуг кенәз илендә Тәңре йоласына димләргә берәүне калдырды. Ә инде ул димләүче халыкны көчләп үз йоласына табындыра башлагач, угорлар аны, кул-аякларын бәйләп, урманга илтеп ташладылар. Алар аңа болай диделәр: «Синең йолаң өстен икән, аю сиңа тимәс, инде йолаң ялган икән, аю сине ашар. Исән кайтсаң, йолаң кабул итәрмен, аю ашаса, бигайбә, Тәңрең кичерер». Тәңре динен угорлар арасында таратырга калдырылган болгарны урманда аю ашады. Шул хәлдән соң угорлар үз йолаларында калырга булдылар. Кубрат ханга бу хәбәр барып җитсә дә, угорларга алай җибәрмәде. Бер сүз белән: «Аюга табынган угорларга төптәңре җибәрмәгез, табынсыннар үз йолаларына», – диде. Кубрат ханның бу сүзләрен, әлбәттә, олуг кенәзгә җиткергәннәрдер, бәлкем, шуңа болгарларны якты йөз белән каршы алгандыр кенәз.

Болгарларны олуг кенәз Сура елгасына кадәр озата килде. Елгага җиткәч, баһадир атыннан төште, кенәз янына килде, бил бөгеп, аңа тагын бер тапкыр рәхмәт әйтте.

Олуг кенәзгә баһадир ошады, күрәсең, атыннан төште дә муенына таккан аю сурәте төшерелгән, алтын җепләр белән чигелгән бөтиен кунак муенына такты.

– Ак юл сиңа, баһадир. Бөти сине төрле афәтләрдән саклар, – диде.

12

Соңгы ике елда греклар, урам-урам булып, Фанәгүргә күчеп утыра башладылар. Греклар – оста һөнәрчеләр, кулларыннан килмәгән нәрсә юк, җимеш үстерәләр, эчемлек ясыйлар, икмәк игәләр. Элек утрак болгарлар кырларына арыш, арпа, тары, карабодай гына чәчәләр иде, греклар аларга бодай алып килделәр. Әйе, греклар – бар яктан да оста халык. Әмма алар яу чапмадылар, җәйләүдән җәйләүгә күчеп йөрүне яратмадылар, Фанәгүргә килә башлагач та, грекларның бу гадәтләре Кубрат ханга ошады. Белгәннәрен эшләсеннәр, матур-матур әйберләр ясасыннар, таратсыннар Болгарның данын – сәүдә итсеннәр. Соңгы вакытта болгарлар да җәйләүләргә бик йөрми, кайберләре греклар кебек үк утрак яши башлады. Аерма шунда гына иде: болгарлар Тәңрегә табынса, грекларның яше-карты сурәткә табына. Әйдә, табына бирсеннәр.

Көннәрдән бер көнне Кубрат ханга патрикий Симеон килеп керде. Кич иде инде, кояш баеп килә, әмма сарайда якты иде әле. Дин әһеле килеп керде дә ханга баш орды, аннары ияреп килгән колына табгач ефәгенә төргән әйберне сүтәргә кушты, хан каршына куйдырды. Каршындагы кол тотып торган сурәтне күрде дә Кубрат хан, әкрен генә тәхетеннән күтәрелә башлады. Искитәрлек хәл иде! Аңа ханша Аппак карап тора. Ул шулхәтле чын һәм ихлас итеп ясалган ки, гүя, авызын ачып, ханына дәшәр сыман иде.

– Кем кулы ясады бу сурәтне?

Патрикий Симеон кулларына карады. Олуг хан барысын да аңлады, янә елмаеп куйды. Патрикий Симеон ханнан мондый ягымлылыкны көтмәгән иде, күрәсең, тәхеткә якынрак килде. Әмма бик үк якын килергә аңа Кубрат ханның кавханы ирек бирмәде.

– Шуннан гына әйт сүзең, – диде кавхан, ишетелер-ишетелмәс кенә.

– Сөйлә, – диде хан, аның авыз ачып сүз әйтергә кыймый торуын күреп.

– Бу сурәтне чиркәүгә куярга булдык, олуг хан. Ханша Аппак бер дә Мәрьям анадан ким түгел икән…

Олуг ханның күңеле күтәренке иде, сынап патрикий Симеонга карады, үз итеп, авыз чите белән генә елмайды.

– Чиркәүгә куярга исәбең?

– Шушы атнада, олуг хан, синең изге теләгең искә алып, Фанәгүрдә яшәгән греклар (христианнар дияргә кыймады патрикий Симеон) чиркәү чаңын ишетәчәкләр. Бу икона Аппакка багышлап язылды, чиркәүгә куелыр, олуг хан. Аны карарга бөтен Фанәгүр…

– Рәсем миндә калыр, Симеон. Чиркәү өчен икенчене ясарсың.

– Син әйткән кылыныр, олуг хан. Өлгертә алсам… – Симеон ханга бил бөкте, чыгар ишеккә чигенә башлады.

– Истәлекче! – диде хан. – Утыр, яз. Христианнар саны белән алты йөз дә кырыгынчы елда, Тычкан елында, Фанәгүрдә чиркәү эшли башлады. Чиркәү башы Симеонга олуг хан Изге Христос рухы Болгарга килгән көнне чаң кагарга рөхсәт бирде.

Олуг хан янына кавханы килде, кыеп, сүз сорады, Кубрат хан аңа ияк кагып рөхсәт итте.

– Олуг хан, бу хәбәрне ишеткәч, төптәңре үзе яклы кавханнар белән сарайга килер. Тәгәрәп киткән йомгакны җебеннән тартып җыеп булмый.

– Килсен, – диде олуг хан, кавханы ягына карамый гына. – Килә бирсен. Ахыр чиктә греклар да болгарларны данлар, Кубрат ханны да.

Бүген, чынлап та, Кубрат ханның кәефе әйбәт иде. Иртәнге яктан гына аңа Илбарыстан хәбәр ирештерделәр: баһадир Өске Кирмәнне алган, Чалбай ханның башын кисеп, Фанәгүргә җибәргән. Баһадир үзе маҗарлар белән угорларга җыена икән.

Моннан өч-дүрт ел элек грекларга чиркәү салырга рөхсәт биргәч, хан янына төптәңре Ирсан килеп кергән иде. Ул, күрәсең, Кубрат хан моңа барыр дип башына да китермәгән иде. Шуннан түгәрәк бер нәтиҗәгә килде бугай төптәңре: хан чынлап та картайган, зиһене-акылы таркаулана башлаган. Әүвәл башта ул өлкән кавханнар белән сөйләшергә булды, һәммәсенә кереп, Кубрат ханның картаюын, зиһене чуала башлавын, аның урынына илханнарның берсен утыртырга кирәклеген сиздерде. Төптәңре Ирсанның, алай ук тәфсилләп сөйләмәсә дә, тел төбен аңлаган кавханнар теге якка да, бу якка да бер сүз әйтмәделәр. Өлкән кавхан гына, төптәңре белән килешкәндәй, ияк кагып утырды, мәгәр аның да кай якны яклавын аңлавы кыен иде.

Төптәңре Ирсан ни кылырга белми гаҗизләнде, гасабиланды. Шулай берничә көн үтте, ә ул арада кала уртасында диярлек чиркәү дивары өя башладылар. Греклар биналарны, аерата чиркәүләрне оста салалар, нык итеп, җиренә җиткереп эшлиләр. Шуның өчен төптәңре тизрәк чарасын күрергә теләде. Ул көннәрдә төптәңре тәмам аштан калды, әмма һични кыла алмады. Күп уйлана торгач, сабыр итәргә булды. Әйдә, салсыннар чиркәүләрен. Салып бетерерләр, чаңнарын куярлар, иртәгә ачабыз дигәндә генә, илханнардан ут салдырыр, бөтен Фанәгүр болгарын котыртып, нигезен җир белән тигезләттерер. Әмма ул уйлаганча булмады. Әнә шулай ике ел узып та китте.

Кичә аңа таныш грек, иртәгә чиркәүне ачалар, Румнан килгән чаңнарны элделәр, диде. Бу төндә төптәңре бөтенләй йокламады. Әйе, бары бер көн. Кала уртасындагы чиркәү атна саен чаң кага башласа, болгарлар Тәңредән ваз кичәр. Чиркәү йоласы да, синагога йоласы да, Фанәгүрдә күренгәли башлаган ислам йоласы да болгарларга ят йола, барысы да кешене Алла колы дип бара. Ә кол кем? Кол – кеше күләгәсе, ике аяклы хайван. Юк, болгар беркайчан да кол булмас, Тәңре йоласы аны кол итмәс. Төптәңре болгарларны гадел юлга төшерергә тиеш. Кешене кеше итүче йола – Тәңре йоласы…

Шулай уйланып утырганда, төптәңре янына Илбарыс баһадирдан кайткан атчабар килеп керде. Сөенче әйтте. Төптәңре атчабарның учына ике алтын салды.

Илханнар барысы да Фанәгүрдә. Хәзер үк барырга да аңлатырга, үгетләргә, сорарга, үтенергә. Җәйләүләрен, ыстанкалаларын саклап калырга телиләр икән, бүген төнлә үк чиркәүне җир белән тигезләсеннәр. Шунсыз аларга җир дә, ил дә, җәйләүләр дә юк, чиркәү белән бергә үзләре дә империя канаты астында калырлар. Башкалабыз Фанәгүр әкренләп Византия империясенә әверелер.

Йулыш каганга йөз тотса, аңа күчеп китсә?.. Әмма шундук төптәңренең күз алдына алостаз Дәян килә. Төптәңре Ирсан алостаз Дәян белән беркайчан да тату яши алмады. Шул ук мәлдә кеше күзенә бәрелерлек дошман да түгелләр иде, алай да бу ике кеше арасында ихлас татулык булмады. Алостаз Дәян карусыз Тәңрегә инанды, әллә бар иде аңа төптәңре, әллә юк – күрмәде дә, белмәде дә. Ул һәрчак мәгълүматлар җыйды һәм аларны, түкми-чәчми, ханга җиткерде. Нәрсә эшләргә җыена иде Кубрат хан ул мәгълүматлар белән – бер Тәңре үзе белә. Өске Кирмәннән кайткан атчабар, әлбәттә инде, ханга алостаз Дәяннан да хәбәр алып килгәндер. Атчабарның аркасындагы дала тузаны әле булса күз алдында төптәңренең. Кирмәннән кайтып җиткәнче ничәмә ат алыштыргандыр. Хәер, ат ни аңа. Төптәңре сөенчегә ике алтын биргән булса, олуг хан уч тутырып биргәндер. Тәңре генә хәерхаһ була күрсен, Тәңрегә табынган, язмышын Тәңре белән бәйләгән һәммә кеше боларның барысын да бушлай эшләргә тиеш иде дә бит, юк, ханнан башлап сарай куштанына кадәр сөенче әйткән кешегә уч тутырып акча бирәләр. Әйтик, греклар әнә бер дә диннәренә инанган өчен кешедән акча сорамыйлар, яу чабалар икән – Алла өчен, кеше үтерәләр икән, Хода кичерер. Иоанн Фасиан тора да Тәңрене яманлый, тора да яманлый, ә хан тыңлый, дәшми. Әйт шунда Иоанн Фасианга, синең динең мескеннәр дине, дип, юк, дәшмәс була. Алла колы патрикий Симеонны әйтеп тә торасы юк. Әйе, чиркәү җимерелергә тиеш.

Төптәңре урамга чыкты. Аның йөрәге ашкына иде. Әйе, бүген ни дә булса кылыныр. Чиркәү җимерелер. Кайсы илханнан башларга?.. Кайсысын киездә күтәреп олуг хан итәргә?.. Өлкән илхан Батбай. Әйе, әйе, Батбай. Аспарух илхан күңеле белән көнбатышка баккан, Кодрак илхан Төн илләре белән саташа, Балкырның җәйләүләреннән кайтып кергәне юк. Әйе, иң ышанычлысы – илхан Батбай. Ни сәбәпледер ул баштан ук Батбайга тартылган иде. Димәк, Тәңре куша. Тапшырдык. Батбайның кул астында Кубрат буйсындырган хазар бәкләре дә бар. Аннары болай: төптәңре үзе дә Батбайны яклап чыкты. Булды андый хәл дә. Күптән түгел Йулыш каган бәкләренең берсе Батбай илханның ат көтүен куып алып киткән иде. Батбай илхан угрыларны куа бармаган, ике ат яндырып, Кубрат ханга кайткан. Үч алырга алай сорады. Ә үзендә төмән алай бар. И орышты, и орышты илханны Кубрат хан, алдына гына тезләндермәде. Шунда аны төптәңре яклап чыкты, йола буенча илхан атланып кайткан атны, чалып, корбан итсәң, иярен каплап, ияр өстенә корбан канын койсаң, языгы юыла. Шулай итеп, өлкән илхан Батбай аксакаллар һәм сарай түрәләре алдында акланды. Батбайның рәхмәте зур иде төптәңрегә. Никушса, шуны кылыр ул хәзер аңа – чиркәүне яндырыр, манарасын җимереп, чаңнарын тимерчеләргә биреп, кораллар ясатыр.

Болгарда бердәмлек югалып бара, һәр илхан үз җәйләвен кайгырта. Ханда исә бары бер максат – ничек грек утының серен кулга төшерергә… Болгар хәзер ком ярына салынган өй хәлендә, диңгездә давыл куптымы, суга убылачак. Кубрат ханга теше-тырнагы белән Тәңрегә ябышырга иде дә бит, әллә ниткән диннәргә рөхсәт бирә. Чукынасылары килә икән, греклар әнә үз илләренә кайтып чукынсыннар. Болгар Тәңрегә табына, Тәңре белән туды, Тәңре белән үләр дә. Кем болгарлы итте онагурларны?.. Тәңре!

Җимерсеннәр чиркәүне илханнар, чапсыннар яу белән төрле илләргә. Иң мөһиме – күрше-тирә илләргә тынгы бирмәү. Бүген Бөек Болгар аларга яу чапмаса, иртәгә алар Болгарга яу белән килер. Йулыш каган әнә җыена да инде. Көчәеп киткән Кубрат ханнан үч алмый калмас. Дәүләтең яшәсен дисәң – яу чап, яңадан-яңа биләмәләр булдыр, җәйләү ызаннарына балбаллар утырт, үткән-сүткән сәүдәгәрләр күрсеннәр, кем иле аша үтүләрен белсеннәр. Болгар җире, Бөек Болгар җәйләүләре аша узалар икән…

Кубрат хан Бөек Болгарны төзеп йөргәндә, Ирсанга яңа егерме биш яз тулып килә иде. Балачагы, яшьлеге аның далада, җәйләүләрдә узды. Болгарның олуг ханы Фанәгүргә утыргач та, төптәңре тиз генә калага кайтмады. Кубрат хан белән яу чапкан чаклары да булды. Хак анысы, мәргән алыплар чиратында йөрмәде, әмма аның кебекләр булмаса, Кубрат ханга ялан-ялан җиңү килмәгән булыр иде. Ун-унбиш ел буена тоташтан яу чапкан Кубрат хан үз алыпларын сынап бетергән иде инде, ул аларның һәрберсенә эш тапты: кайсын укчы итте, кайсыннан атларын каратты, бер ишесен олау йөрттерде, кайберләреннән ук ясатты. Ирсан укчылар арасында иде, мәргән исемендә үк йөрмәсә дә, уктан ул оста атты. Шул елларда Кубрат хан аны төптәңре итеп билгеләде. Ирсан аның өчен үкенми, аның каравы ул үз һөнәренә Илбарыс баһадирны өйрәтте. Шундый итеп өйрәтте – Илбарыс углан җыен саен бүләкләр алды, мәргән дәрәҗәсенә иреште. Ирсанның гомере бушка китмәде, Болгарны бөек Болгар итү өчен төптәңре кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Төптәңре итеп билгеләнгәч тә гел Болгарын кайгыртты. Әле дә ул Бөек Болгары өчен, аның киләчәге өчен өзгәләнеп йөри.

Җитәрдер, төптәңре Ирсан бик күп язлар Кубрат ханга бил бөкте, ул ни кушса, шуны эшләде. Хәзер ул Бөек Болгар башына үзе теләгән илханны куяр. Куяр да…

Аспарух илханны төптәңре Ирсан кояш баюга таба тәгәри башлагач эзләп тапты. Кылыч тотып, уңлы-суллы селтәнгән чагына туры килде ул илханның. Төптәңрене күрүгә, икенче ишектән Саксин кавхан чыгып китте. Төптәңре аны күрсә дә күрмәмешкә салышты, илханга сәлам юллады, түргә узды.

Кара чәчле, күксел кара күзле, буйчан гәүдәле Аспарух илхан төптәңрегә түмәр куйды, үзе янәшәдәге түмгәккә утырды. Чаршау артыннан караган каравыш кызга илхан:

– Кымыз китер, – диде.

– Игелекле бул, илхан. Син мине һәрчак ачык йөз белән кабул иттең. Хатының бала тапты, малай икән, игелекле булсын! – Төптәңре күкрәгенә кулын куйды, торып, бил бөкте. – Минем сиңа йомышым бар, илхан. Хәтерем ялгышмаса, атаң Кубрат синең яшеңдә көн-төн яуда булды. Ә син, күрәм, кылычың бушка селтисең. Йулыш каган алай җыя, Түбән Итилгә кирмән сала икән.

– Без дә Өске Кирмәнне салдык, төптәңре. Икенче калабыз Тимеркүк калкып чыкты.

– Түбән Итил каганда калсынмы? Күршең антлар көч җыеп ятсынмы?!

– Антлар белән Болгар килешүдә. Агабыз Ураган авар ханы Баянны тар-мар иткәндә, каганның уң кулына антлар кенәзе баса.

– Баса, баса, баса! Ашина белән Дулу да кайчандыр бер ыру булып яшәгәннәр. Хәзер әнә кан дошманнар. Кем аларны кан дошман итте?.. Дәшмисең?! Табгачлар императоры белән Рум императоры төркине икегә аердылар, үзара сугыштыралар. Император Ираклий Кубрат ханга патрикий титулын бирде. Табгачлар императоры Йулыш каганны кул астына алыр. Тагын орышыр ике кардәш халык, тагын кан коелыр, тагын императорлар ут уйнатырлар – отарлар.

– Ата – баш, без – каш, анам – муен, төптәңре. Синең кем булырга исәбең?.. Дәшмисең! Хазар кузгалса, абам Батбай хәбәр итәр, энем Балкыр да тик ятмас…

– Сиңа мәгълүм булсын, хазарлар белән болгарлар бер телдә сөйләшәләр, бер Тәңрегә табыналар…

Аспарух бик озак уйланып утырды. Төптәңре сүзләрендә хаклык бар иде. Кайчандыр Дулу ыруы да, Ашина ыруы да бер каган кулы астында яшәгәннәр. Хәзер әнә ике туган халыкны икегә аердылар. Кем аерды?.. Табгач императорымы? Әллә атасы йөз тоткан Рум императорымы?.. Юк, ыру башлары үзләре. Гасырлар буенча бер-берсен үтерешеп, суешыпяшәгәннәр. Соң инде аларны килештерергә, төптәңре, соң. Җәйләгәндә, мин Истер елгасына кадәр җиткәләдем, император тимәде. Хак, атам картайды, төптәңре, бер дә яу чабам дип тормый. Мәгәр кирәкме яу безгә? Кирәкми. Безгә булган җәйләүләребез бик җиткән.

– Сакай, – дип, артына каерылып җансакчысына дәште Аспарух. – Бар, абам Батбайны чакыр. Илханның йомышы төште, тиз килсен дип әйтте, диген.

«Сакай, – дип уйлады төптәңре, ишеккә таба китеп баручы алыпның аркасына карап. – Сакай. Көтригур алыбы, Көбер хан җибәргән алып. Яшь хан җизнәсенә ел саен алыплар җибәрептора. Җизнәсенә ярарга тырышуымы? Кем белә, бәлкем, бу алып Көбер хан тарафыннан Болгарга шымчы итеп җибәрелгәндер? Тугры хан кызына Кубрат хан өйләнеп кардәшләшсәләр дә, элек көтригурлар белән онагурлар дошманнар иде. Дөрес, дошманлыкны авар каганы Баян булдырды. Баян хәзер юк, Баян каганның башына Кубрат хан белән антлар кенәзе җитте. Әнә шулай төрки бер-берсен кыра.

Күп тә үтмәде, Батбай илхан килеп керде. Өлкән углан һаман өйләнми йөри. Кубрат хан өйлән дип кыстамады, илхан үзе ашыкмады. Аспарух илхан, атасы кебек, кәләшне көтригурлардан китерде, шуның белән биләмәләрен бермә-бер арттырды. Өлкән углан Аспарух илханга караганда буйга карсаграк, мәгәр төптән юан, киң җилкәле иде. Илханнар арасында көрәш булганда, өлкән абалары өстен чыкты. Тиле көч бар иде кебек илханда. Өлкән углан үсмер чакта ук төптәңре тиле көч күргән иде илханда. Әнә хәзер шул көч күзгә бәрелеп тора башлады. Керә-керүгә, Батбай илхан түргә узды, икесе белән дә кул биреп күреште. Аннары каравыш кыз китереп куйган чүлмәктән кымыз коеп эчте. Көчленеке замана дипме, өлкән углан һәрчак югарырак утырырга тырыша иде. Хәер, бу табигый иде – ул өлкән углан, аңа кайчан да булса бер олуг хан буласы. Дөрес, өлкән углан олуг хан булсын өчен, аксакалларның ризалыгы кирәк. Әмма моны төптәңре үз өстенә алыр иде. Аспарух илхан кебек акыллырак булса, белеклерәк булса өлкән углан, мөгаен, бүген үк тәхеттә утырыр иде инде. Мәгәр Батбайга Тәңре көчне күбрәк биреп, акылны кимрәк иткән, кызганган. Хәер, олуг хан Кубрат кебек үк акыллы булырга тиеш түгел, иң әүвәл ул төптәңре кулында уенчык булсын. Шул ук вакытта Аспарух илханга да каршы түгел иде төптәңре. Бераз кырысрак, дөнья хәлләрен күп сөйләргә яратмаган Аспарух та аның сүзеннән чыкмас. Илханнарның төптәңрегә хөрмәтләре зур. Балкыр да үз урынында дәрәҗәле илхан, икенче углан Кодрак та. Кодрак илханны Кубрат хан чит илләрдән дә кайтармый, рәтләп күзгә дә күрсәткәне юк. Ни өчен булыр икән?.. Әллә соң нәкъ менә шул илханның тәхеткә утыруыннан куркамы олуг хан? Төпчек илхан Аслан турында уйлыйсы да килмәде төптәңренең. Ул күптән инде император колына әверелгәндер, төпчек илханның хәзер язмышын бары тик император хәл итәчәк. Болгарны тәмам кул астына җыйгач, император, бәлкем, илхан Асланны Болгар тәхетенә утыртыр. Анда инде Бөек Болгар булмас, Бөек Болгар империянең бер өлкәсенә әверелер. Менә шуны булдырмаска кирәк төптәңрегә. Ә моны булдырмау өчен беренче чиратта чиркәүне җимерергә.

Бертуган илханнар янәшәдән утырдылар да орыш уеннары турында сөйләшә башладылар, гүя алар янында төптәңре бөтенләй юк та иде.

– Угланнар, атагыз Кубрат хан картайды, – дип сузыбрак башлады төптәңре. – Әйе, олуг хан картайды. Бүген төнлә минем төшемә керде. Тәңре төшкән икән. Тәңре миңа: «Олуг ханны үзем белән алам, Бөек Болгар тәхетенә олуг хан сайла, төптәңре Ирсан», – диде. «Кайсысын?» – дип сорадым… Аңлашмый калдым, кисәк кенә юкка чыкты. Колагыма чалынганы шул булды: «Чиркәүне җимергәне», – диде. Иртәгә чиркәүнең ишекләре ачылачак, илханнар! – Төптәңре илханнарга сиздерми генә күз төшереп алды, дикъкать белән тыңлыйлар иде. – Кайсыгыз кыла бу изге эшне, шул утырыр олуг хан тәхетенә.

 



















1
...
...
20