Атасының сүзләренә Сафураның исе китмәде, ул моны көткән иде инде. Җавабы шул булды: ул кисәк кенә атасының күкрәгенә капланды да үксеп елап җибәрде. Бу елауның күз яшендә атасын югалту гына түгел иде, яратып бетермәгән Бәһрамга язылган язмыш ачысы да иде. Шул мәлдә, атасы җан тәслим кылгач та, хәтта Сафура Бәһрам баһадирга күтәрелеп карамады. Сафура бу сүзләрне атасыннан көткән иде, ләкин болай ук түгел, бераз башкачарак булыр дип уйлаган иде. Ләкин нишләмәк кирәк, бу чынбарлык иде. Сарматлар ханы буларак атасы соңгы сүзен әйтте – ул Бәһрам баһадирга кияүгә чыгарга тиеш. Бәһрамның тел-дине башка, шуңа карамастан атасы аны канат астына алган иде. Ни сәбәпледер шаһиншаһ йорты сарматларга йөз тотты, шушы сәясәткә йөк итеп сарматларга үз углын җибәргән иде. Сафура атасы васыяте белән килеште, һични кыла алмады. Атасының сүзләрен Дәян атакай да куәтләде, васыятьнең хаклыгын раслап: «Туйны сузмабыз», – дип, ханны тынычландырды.
Атасы үлемен Сафура эчке бер киеренкелек белән кичерде. Аның язмышы хәл ителгән иде инде.
Алай да Сафура Бәһрамга тиз генә кияүгә чыкмады. Бары тик атасының кырыгын уздыргач кына шаһзадә Бәһрам сарматларның олуг табынында бәк титулын алды һәм, Сармат хан кызына өйләнеп, зурлап туй итте. Ләкин хан була алмады, чөнки ул хан нәселеннән түгел иде. Сарматлар кануны буенча бары тик Сафура тапкан углан гына хан була ала иде. Иң үкенечлесе шул булды: Сафура Бәһрам бәктән балага узмады. Башта моңа сарматлар шаккаттылар, чөнки сарматларда булган хәл түгел иде бу. Ахыр тора-бара күнектеләр, килештеләр, чөнки Бәһрам бәк, алан һәм гот тарафларына яу йөреп, шактый табышлы булып кайтты. Бәкнең яу йөреп тә, югалтуларсыз дияргә була, буш кул белән кайтмавын күргән сармат аксакаллары тора-бара Сафура бикәнең балага узмавына да игътибар итми башладылар. Моның өстенә Бәһрам бәк тәрбиягә алан һәм гот кызларын алып кайтты һәм бикәсе кулына тапшырды.
Әнә шулай шактый гомер узды. Әйе, балага узмады Сафура бикә, әмма Бәһрам бәк алып кайткан кызлардан куаныч һәм юаныч тапты ул. Ул аларны тәрбияләде һәм аналары сурәтендә һәммәсен дә үз вакытында кияүгә бирде. Ләкин соңгы елларда аны бу куаныч та туйдыра башлады, күңел нидер көтте, каядыр ашкынды, нидер өмет итте. Ахыр аны ялгызлык сагышы баса башлады. Ир буларак Бәһрам аңа Сафура көткән гаилә бәхете китермәде. Иллә шайтан өметсез, ди, күреме аз гына соңга калса да могҗиза көтте, ә могҗиза килмәде дә килмәде. Шуларның барысын да күреп булса кирәк, Бәһрам бәк киңәше беләнме, чарасызданмы, Бәһрам бәккә ияреп килгән карчык углы астына шаһиншаһ җибәргән кызны салды. Ә теге бичара аңа тугыз айдан таштай-тукмактай ир бала тапты. Гелән Бәһрамга тагылып йөргән шаһиншаһ җибәргән каһин Шахрай ир бала тапкан кызны көне белән каядыр озаттырды. Шул көнне үк ак кытай ефәгенә төргән баланы күтәреп, парчан Сафура янына керде.
– Килен, теге җүнсез баласын ташлап качты, ил өстенә килгән афәт түгел, ал баланы тәрбиягә. Тапкан түгел, баккан үз итәр, ди, баланы.
Сафура тәмам каушый калды, ул ни әйтергә дә, ни кылырга да белмәде. Әмма үзеннән-үзе куллары балага тартылуын сизми дә калды. Кинәт аның күзләре яшь белән мөлдерәп тулды, бите буйлап яшьләре акты. Ул бу көнне, үзе дә аңламыйча, нидер көткән иде, җитмәсә, төшендә кеше сурәтендә ап-актан киенгән Тәңренең үзен күргән иде. Тәңре аңа ак ефәккә төрелгән бала китергән иде. Тәңренең кулыннан баланы алуга, Сафура сискәнеп уянып киткән иде. Әллә соң юраган юш киләме? Уянгач, Сафура бик озак уйланып яткан иде. Төшен ул ни дип юрарга да белмәде, күргән төше аны тәмам тетрәндергән иде. Тик менә Тәңре генә ни сәбәпледер Дәян атакай сурәтендә кергән иде. Төшендә Тәңресе аңа әйтте: «Бу бала сиңа куаныч кына булыр, үз бәхетеңне син икенче иреңнән табарсың…» Шулай диде дә Тәңре юкка чыкты, уянып китсә, Тәңресе генә түгел, кулында баласы да юк. Ә менә хәзер ул бала аның кулында. Тәгаен үрсәләнүе, ни кылырга белми нәүмизләнүе бары тик шуннан гына иде.
Әнә шулай угланлы булып китте Сафура бикә. Бала хакында Бәһрам да, ул да ир-канатына бер кәлимә сүз дә әйтмәде. Баланы аңа вакыт-вакыт кына кертәләр, ләкин шул мәлдә дә ул үзе дә аңламаган тынычлану тоя һәм рәхәт булып китә иде. Ләкин үсә-исәя башлаган бала гына аның теләген канәгатьләндерә алмый башлады. Күңел янә ярсыну тойды, кемнедер көтте. Баланың Бәһрамнан килүен белгәч, ул аңардан да читләшә төште, гәрчә җен карчыгына моны күрсәтергә теләмәсә дә. Тик менә Мәңгүк ханны күргәч, җаны актарылып киткәндәй булды. Тәмам үсмер кыз чагына кайткандай хис итте үзен. Чатырда ялгызы ята, ә ул инде тома ялгыз түгел, аның янында Мәңгүк хан басып тора. Аннары хатирә юлдашы – күк йөзендә мөлдерәп тулган айны да абайларга була. Сафура янә уйлар өермәсенә кереп чума. Караңгылык – хатын-кызның хыялы, диләр, хакмы әллә? Чөнки ул да караңгыда, йокы алдыннан гына әнә шуңа охшаш уйларга кереп чумар иде.
Сафура таң алдыннан гына йокыга китте. Ул таң атканны да, туган көнне дә каршы ала алмады. Уянды һәм кичә булган хәлләрне янә бер хәтерләп, катгый бер фикергә килде: «Кызларын ул, ышандырганча, Мәңгүк ханга биреп җибәрер». Калганын Тәңресенә тапшырды. Ни кылса Тәңресе, шул булыр.
Чатырдан чыгып барганда, янә Мәңгүк хан күз алдына килде. Ни гаҗәп, ул аны күреп-күзәтеп тора сыман тоелды, гәрчә аның бу тарафларда булмавын белсә дә. Бер тапкыр ул, әле яшьрәк чагында, Дәян атакайдан: «Мәхәббәт нәрсә ул?» – дип сораган иде. Дәян атакай аңа, уйлап тормый, бер сүз белән: «Мәхәббәт ул – яраткан ир һәм аннан тапкан бала», – диде. Күптән булган хәл, әмма Дәян атакайның шул сүзе әле булса колак очында.
Сафура Иделгә таба барыр җайда асравына кызларын уятырга кушты, елгага юынырга төшсеннәр, диде. Үзе, сөлгесен иңенә салган килеш, елмая-көлемсери елгага таба атлады. Ни гаҗәп, янә аңа Мәңгүк хан карап тора сыман тоелды. Бу инде тиккә генә түгел иде, бу аның ошбу кешегә гашыйк була башлавы иде һәм самими үсмер чактагы кебек түгел, ә тулы канлы хатын-кыз буларак кызыксындырды ул ир аны.
Барыр юлда аны кызлары куып җиттеләр, «аналарына» хәерле иртә тели-тели, чинаша-чинаша, елгага таба йөгерделәр. Каядыр болын яклап ихахайлап ат кешнәп җибәрде. Сафураның йөрәге мерт итеп китте. Гүя аңа кемдер дәште, һәм ул артына әйләнеп карады. Берәү дә юк иде. Шул мәлдә бер җайдакның аңа таба килүен күрде. «Мәңгүк хан!» – дигән уй зиһенен телеп узгандай итте. Ләкин җайдак якыная башлагач күрде, атта Мәңгүк хан түгел иде.
Кызлар инде елга буенда чыр-чу киләләр, чыелдашалар, көлешәләр. Сафура бикә үз кырында йөздән артык кыз тотты, үзе тәрбияләде, үзе укытты һәм җиткән кызларын үзе кияүгә дә бирде, һәр ул укыткан һәм тәрбияләгән кыз аны анасы урынына күрде, якын һәм үз итте, Сафура бикә дә үз ягыннан кызларның берсен дә кемгәдер көчләп кияүгә бирмәде, үзләре теләгәннәргә һәм берәм-берәм генә кәләшкә бирде. Хәзер исә барысын да унукларның егетләренә биреп җибәрергә тиеш булачак, һәм Бәһрам бәк өйдә юк чакта. Бик ихтимал, Бәһрам бәкнең моңа ачуы чыгар, әмма бикәсенең битенә бәреп әйтергә кыюлыгы җитмәс. Сафура бикә, Сармат атасыдай, әйткән сүзендә калыр.
– Кызларым-йолдызларым, – диде Сафура, битләрен юып, елга ярына менеп, түгәрәкләп утырышкач. – Мин сезне бүген… Әйе, сезгә бер сөенче әйтим әле.
– Әйт, әйт, анакай, тизрәк әйт! – дип чинаштылар кызлар.
– Мин сезне бүген барыгызны берьюлы унук егетләренә кияүгә биреп җибәрәм. Барыгызны да!
Бер мәлгә генә, бары тик бер мәлгә генә кызлар аналары әйткән сүзгә ышанмыйча тордылар, әмма Сафура бикәнең күзләреннән үк күрделәр – «аналары» алдамый. Ахыр дәррәү кычкырып җибәрделәр.
– Ур-ра, ур-ра, чынмы, анакай, чынмы? – диешә-диешә, Сафура бикәне сырып алдылар. Кайсы кочты, битләреннән үпте, кайсылары, итәгенә капланып, күз яше белән елап ук җибәрделәр.
– Мин бүген сезнең барыгызны да кияүгә бирәм, балакайлар. Сусылу, сине дә, – диде һәм, үрелеп, яраткан кызының кулыннан тотты.
– Минем кияүгә барасым килми, – диде Сусылу, чәч төпләренә кадәр кызарынып.
– Җүләр, исәр, шатланасы ит, – диештеләр калганнары.
– Йә, – диде Сафура бикә, Сусылуны җавапсыз калдырып. – Кемнәр тагын риза түгел, тагын кемнең, сазаган кыз булып, сарай түшәгендә ауныйсы килә?
– Мин юри генә әйттем, анакай, – диде Сусылу һәм Сафура бикәнең алдына капланды.
– Тор, балакай, мин сине даны еракларга таралган унуклар ханы углы Биләүгә бирергә булдым. Куанасы ит!
Ул да түгел, кызлар шатлыкларыннан әйлән-бәйлән уйнарга керештеләр, Сафура бикә аларны туктатты да:
– Хәзер кайтып ашыйбыз да Кызлар тавына менәбез. Кияү егетләрегез шунда киләчәкләр.
Эшнең чынга әверелә баруын күреп, кызларның кайберләре лышык-лышык елап та алгандай иттеләр. Сафура бикә боларның берсенә дә игътибар итмәде, кызлар яше – иртәнге чык кына ул, шифа гына яшь күзгә. Ни гомер яшәп, ничәмә-ничә кызларны кияүгә биреп, кияүгә чыгарга теләмәгән бер генә кызны да белмәде ул. Күз яше кызларның кылана төшүләре генә иде. Хәер, аларга карап, Сафура бикәнең үз күзләренә дә яшь йөгерде. Ләкин шатлык яше генә иде бу. Ә шатлыкны аңа унуклар ханы Мәңгүк алып килде. Бу борын-борын заманнардан ук шулай булган: унуклар белән сармат кавемнәрен өйләндергәндә йә кызларын кияүгә биргәндә, һәрчак һәр туй бәйрәмгә әверелгән. Ә бит заманында ул үзе дә ак төрекләрнең килене булырга хыялланган иде, тик язмыш аны әнә кем кочагына ташлады. Унукларга кияүгә чыгу бәхете аны читләтеп үтте. Тик үтте микән, буй алган ир уртасы булып кайтмадымы язганы вә насыйбы?.. Бер аерма бар иде: сарматларда егетләр кызларны түгел, кызлар егетләрне сайлыйлар. Сайлыйлар да, икесе ике атка атланып, бер атнага далага чыгып китәләр. Егет белән кызны кавыштыру йоласы болай башлана: егет, атның ялыннан тотып, кыз янына килә, ә кыз атка йөгән сала һәм йөгән тезгенен егеткә бирә. Кияү егетнең атасы, атасы булмаса, туганы кызга йөгәнләгән ат китереп тоттыра. Кыз атка атлана, һәм кияү белән кыз, нәкъ менә кыз алдан далага чыгып чаба, ә егет аның артыннан. Кыз кая туктый, шунда чатыр сыман нәрсә коралар, һәм алар инде атна буена икәүдән-икәү генә калалар. Ашау-эчүне кыз кайгырта, алдан ук барысын да хәстәрләгән була. Шуларның барысын да истә тотып, Сафура бикә кызларына кат-кат әйтте:
– Чатырны, ризыкны алдан ук хәстәрләгез. Йөгән тезгенен егетнең уң кулына бирәсез. Каушамагыз, бертуктаусыз елмаегыз, кыю кыланыгыз, кыю кызны йөгәнсез ат та тыңлый, кияү егет кенә түгел.
Ашап-эчкәч, кызлары җыенгач, атлары белән кызлар Кызлар тавына юнәлделәр. Кызлар арасында Сафура кебек сары чәчлеләр дә, кара чәчлеләр дә, ак чәчлеләр дә бар иде. Сафура бикә алдан үзе кузгалды, кызлары аңа иярделәр. Уң кулында Сусылуы бара. Сафура бикә аңа әйләнә дә карый, әйләнә дә карый. Яратты ул аны, үз кызыдай күрде һәм үз кызыдай карап үстерде. Ә язган булып чыкты Мәңгүк ханның углына. Ул Сусылуга әйтеп тә куйды инде, Биләү угланны сайлар, Биләү углан исә атасы кырында булыр. Үзе алар кырында булыр, яшь чагында Мәңгүк ханның кочагын тоймаса да, ичмасам, үзе нарасый чактан ук тәрбияләп үстергән кыз «мәхәббәтенең» углы кочагында эресен. Яраткан хатын яраткан ирнең кочагында балавызга әверелер, дигән иде бер тапкыр аңа теге җен карчык.
Ниһаять, Кызлар тавы күренде. Анда төркем-төркем халык җыелган иде инде. Килеп җиткәч күрделәр кызлар, җитмештән артык егет бер тезмәгә баскан, алар каршына, Сафура бикә кушуы буенча, кызлар килеп бастылар. Китте яшьләр арасында бер-берсенә күз кысышу, каш сикертешү, һәр егет, һәр кыз үзенә тиңен сайлады.
– Син сораган йөз кызым булмаса да, җитмешне җыйдым, – диде атыннан төшеп баскан Мәңгүк ханга Сафура бикә.
– Мин сабырым төкәнеп көтәм, сылу бикә, кайчан туйлый башлыйлар? Хәлемә керче, сылу бикәм, минем тагын утызлап егетем ятим кала.
– Мин аларга тол хатыннар китерергә боердым, унуклар ханы.
– Тол хатын кыл өстеннән йөрер, ди. Мин риза. Килсеннәр, – диде кинәнә-кинәнә Мәңгүк хан. Һәм елмая төшеп, бикә ишетелерлек кенә итеп өстәде: – Тол хатыннар тол ирләргә дә ярап торырлар иде ул, сылу бикә.
– Хан кадәр ханга тол хатын йөз түгел, Мәңгүк хан.
Шаккатмалы хәл, Сафура бикә кыю кылана иде. Бит ул бары тик бикә генә, гәрчә хан кызы булса да, бар эш-гамәл Бәһрам бәк кулындадыр. Әллә соң бу бикә бөтенләй Бәһрамга буйсынмыймы?..
Ул арада кызлар егетләрне сайладылар һәм елга буена төшеп, бит-кулларын Идел суы белән юып, кулга-кул тотынышып менделәр. Менә шунда атларга йөгән салу башланды, һәр кыз үзе сайлаган егет кулына ат тезгенен бирде. Ул да түгел, алдан хәстәрләп куйганча, кызларның туганыйлары йә кардәшләре кызларга йөгәнләгән ат китереп тоттырдылар, һәм яшьләр, пар-пар булып, далага чыгып чаптылар. Ә тол хатыннар калган егетләрне үз йортларына алып киттеләр. Чөнки һәр йортка кергән егет, тол хатынның бала-чагасын гына түгел, булган байлыгын да алып китәргә тиеш иде. Сафура бикә һәр кавышкан яшьләргә үз фатихасын бирде һәм Инәй алласыннан туып килгән гаиләләргә игелек һәм иминлек теләде. Далага чыгып чапкан яшьләр кая куналар, ни ашыйлар – бу берәүне дә борчымады. Монда һәр гаилә әгъзасы үз сәләтен күрсәтә иде. Кыскасы, егет кызны сыный, кыз – егетне. Бер атнадан алар илгә кайталар, һәм Сафура бикә янә тантаналы төстә яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйли, тиешле бирнәсен бирә. Хак, яшьләр арасында далада чакта ук бер-берсе белән килешмичә аерылышканнары да була. Ләкин бу хәл бик сирәк булгангамы, бу хакта бүген хәтта искә дә алмадылар. Әгәр дә мәгәр шулай була кала икән, егет тә, кыз да икенче туйны көтәргә тиеш булалар иде.
Яшьләрнең кавышканнары барысы да далага чыгып киткәч, Кызлар тавына җыелган халык таралыша башлады. Шулай булды ки, бермәлне Кызлар тавында Сафура бикә белән Мәңгүк хан икәүдән-икәү генә калдылар. Сафура бикә һаман исә күздән язып җитмәгән яшьләргә карап тора, ә ике күзе тулы мөлдерәмә яшь. Бер мәлне сылу бикә борылды да, күз яшен Мәңгүк ханнан яшерергә теләпме, әле булса берара ераклыкта ат менеп торган җансакчысына: «Бар, кит!» – дип кул изәде. Моны күреп, Мәңгүк хан да үз багучысына китәргә ишарә ясады. Ниһаять, алар икәүдән-икәү генә калдылар һәм кая?! Кызлар тавында! Шушы тауда менә ничәмә-ничә гасырлар инде ак төрекләр белән сарматлар яшьләрне кавыштыралар. Алар инде күптән бер тән, бер җан булып беткәннәр, әмма һаман исә илләре вә җирләре икесе ике төбәктә, һәр кавем үз ханы, үз йоласы белән көн күрә, дөнья көтә. Аталары аларны гына түгел, кавемнәрен дә кушарга теләгәннәр иде – Тәңре язмаган булып чыкты.
Шулчак Мәңгүк хан атыннан төште, бикәне, кулыннан алып, җиргә бастырды һәм алдына төште:
– Сылу бикәм, бәгырь каным…
Сафура бикә аны, иңеннән тотып, аягына бастырды һәм яшьле күзләре аша күзләренә карады:
– Килешми алай хан кадәр ханга, Мәңгүк. Әйт әле, унуклар ханы, улың Биләүгә Сусылу ошадымы?
– Сылу бикәм, күрде дә кызны углан, түбәсе күккә тигәндәй кинәнде. Ничекләр ошатмасын, син сайладың ич ул кызны.
– Бәһрам бәк мине кичермәс, Мәңгүк хан, – диде Сафура бикә, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
– Үртәлмә, бикәм, син хәзер ялгыз түгел… Кулымда йөгәнсез атым булса, мин, аны ялыннан тотып, синең яныңа килер идем. Килер идем дә: «Сал йөгән тулпарыма, сылу бикәм!» – дияр идем.
Сафура бикә, ни кылырга белми, җансакчысы калдырып киткән атка карады – ат һичнигә игътибар итми утлап йөри, аның аты янында ук Мәңгүк ханның аты утлый. Атлар тыныч, ә аның йөрәге күкрәк челтәрен ярып чыгардай итеп тибә. Кисәк ул зәңгәр күккә карады һәм гүя Тәңресе авазын ишетте, ә Тәңресе аңа: «Ашыкма, бикә, сабыр ит, бер атка ике йөгән салмыйлар», – дип аваз сала иде. Син хаклы, хаклы, Тәңрем, Бәһрам бәк күптән минем атыма йөгән салды инде. Соң инде, унуклар ханы, соң!
– Мин сине әле булса өзелеп яратам, сылу бикәм!
– Чарасыз итмә мине, Мәңгүк хан. Чарасыз хатын суга ташланыр, ди. – Сафура бикә хуш исле кулы белән Мәңгүк ханның яңагына кагылып алды.
– Сылу бикәм, – дип, Мәңгүк хан аның кулын тотып алды.
– Насыйп булмадың шул, насыйп булмадың, Мәңгүк хан. Үртәлмә, мине дә чарасыз итмә. Сөйкемле ир-ат син. Бер күрүдә хатын-кыз гашыйк булырдай ир-ат. Ә сөйкемле ир-атка һәр хатынның сөеп карыйсы килә. Тик безгә, Мәңгүк хан, син уйлаганны да, мин уйлаганны да кылырга соң инде, ярамас хәлдер. Моны сиңа да, миңа да иң әүвәл үз халкыбыз кичермәс. Чишмә башы чиста булганда гына, ул чишмәгә суга йөри халык. Болганчык суны иманлы халык эчми.
– Ят кеше ич сиңа Бәһрам бәк, ят кеше!
– Ашкынулы, йөгәнсез мәхәббәт һәр чорда да адәм баласын чарасыз иткән, Мәңгүк хан. Мин бүген синең егетләреңә кызларым гына бирмәдем, гүя үзем дә алар белән бергә туй иттем, атларына йөгән салдым. Әйе, хыялымда булса да. Мин шул арада, Дәян атакайдан фатиха алып, синең белән далага чыгып чаптым. Син мине бүген хыялымда булса да бәхетле иттең, ә ир-атны чын йөрәгеннән сөйгән хатын гына ике гомерле булыр, диләр.
– Бәгыремне парә-парә телмәсәнә, сылу бикәм, мине дә үзең кебек чарасыз итмәсәнә! Инде нишләргә тиеш мин?! Миңа каладыр бер чара: сине урлап китү…
– Урлап китсәң генә инде, – дип елмайды Сафура бикә. – Урла соң. Бүген, менә хәзер!
– Мөмкин хәлме бу, бәгырь?
– Мөмкин итсәң, мөмкин хәл, Мәңгүк хан. Минем соңгарып булса да, ичмасам, бер тапкыр яшьлегемә кайтасым килә, бүген кызларым кичергән бәхетне татыйсым килә. Татлы мәхәббәтне татып үлгән хатын гына оҗмахка керер, ди.
Мәңгүк хан тәмам каушый калды, ул бикәдән моны көтмәгән иде, гәрчә бу хакта төннәр буена уйлаган булса да. Шул ук вакытта күрде, тойды, сылу бикәсе инде аның белән кинәнеп сөйләшә, тел төбендә киная ята. Әйе, сиңа да уйланырга вакыт. Моның ахыры ни белән бетәр? Бәһрам бәк аны моның өчен кичермәс, ике бертугандай яшәгән халык арасында канлы сугыш китәр, һич булмас димә. Уенын-чынын бергә кушып, уеныннан бигрәк чынга әверелүен күрергә теләп үзара киная сөйләшү, икебезне дә утлы давыл эченә алып кереп китмәсме? Ил башы ич син, ул да, каршыңда ярым елмаеп басып торган сылу бикә дә… Ни җитми сиңа тагын Мәңгүк хан?.. Үз дигәнеңә ирештең түгелме, инде һавадагы йолдызга үрелмәкчесең! Оял, оял бераз. Бу адымың ясап, кадерләнә башлаган тормышың кадерсез итмә. Төрки-Туран халкының ил данын иңнәрендә тоткан ак төрекләр кавеменнән ич син! Угыз бабабыз кылычы кем кулында?! Синең кулыңда түгелме?! Ахыр чиктә син монда Сафура бикәне күрергә дип кенә килмәдең, егетләреңне өйләндерергә дип килдең. Әнә теге инеш буендагы таллар арасыннан сиңа һәм сылу бикәләренә йөзләрчә күз карап тора. Җитмәсә, ак төрекләргә сарматлар кан кардәш халык. Әнә шул ике бертуган халыкны орышка өндәүче булып калуың бар ич! Син, Мәңгүк хан! Әйе, син Сармат ханы кызы кырында. Аңа баш иеп кызлар сорарга килдең. Ә ул сиңа аларны бирде. Хак, син хан буларак аңа өйләнә аласың, моңа хәтта тулы хокукың бар. Ул чакта каршыңдагы бикә дә көне белән ханбикә булачак. Ханбикә!..
Мәңгүк хан тагын бер тапкыр Сафура бикәнең күзләренә карап алды. Юк, яшьле түгел иде инде сылу бикәнең күзләре. Ул еракка, кызлары кереп югалган офыкка караган да уйга чумган. Күр инде, кая булды тәүге бикә?.. Кая китте сагышлы булып тоелган мәхәббәте?.. Барысы да хатын-кыз хәйләсе булган, барысы да. Ә син, син, Мәңгүк хан, аңа ихлас күңелдән ышандың. Сармат хан кызы ла ич ул, йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган Сармат хан дәвамы. Ак төрекләр дип йөртелгән «унуклар», Сармат хан кызы кул астына керүгә, тәкәббер кавем буларак, ак төрекләргә шундук үз исемнәрен тагарлар. Шуңа карамастан сылу бикә борчулы, гасабилана, сабырсызлана. Кыйгачланып килгән кашлары әле җыерыла, әле бөтен йөзендәге сипкелләрне күмеп, бит алмаларына кызыллык йөгерә. Хәтфә яшел-зәңгәр күзләре дә, күз карасы да киңәеп киткәндәй кебек. Әллә соң зәп-зәңгәр күк йөзе шулай тәэсир итәме бикәнең күңеленә, әллә соң аяк очына төшәргә торган унуклар ханымы уйга калдырды сылу бикәне?..
О проекте
О подписке