– Мин барысыннан да хәбәрдар, Мәңгүк хан. Ике хатынга өйләнеп, мәрхүмәләрне җирләвең турында да, угланнарың хакында да алхәбәрдә торам. Орыш кырында калканын калдырган яугир югалган бер угы өчен уфтанмый. Кан кардәшегез Анагай илә Мөртәт ханнарның Кытай императоры ягына чыгулары хакында да ишеттем мин, җиткерделәр. Ике туган ханның дошман ягына чыгуын, туганнары унукларны кыен хәлгә калдыруын Бәһрам бәк тә ошатмады. Иллә җаны теләгән – җылан ите ашаган, ди, үзләре теләп муеннарына элмәк элгәннәр икән— үзләренә үпкәләсеннәр. Бәйдәге адәм генә түгел, бәйдәге эт тә иреккә омтыла. Кытай императоры йөзендә мин яман сәясәт күрәм, ак төрекләр ханы Мәңгүк. Империяләр ирекле дала халыкларын кысып, ил-дәүләт чикләрен бер-берсенә китереп кушмакчылар һәм дала халыкларын мәңгелек коллары итмәкчеләр. Көнчыгышта дала халкына Кытай империясе теш кайраса, көнбатыштан Рим империясе теш кайрый. Моңа кадәр бу ике зур империя гасырлар буена дала халыклары исәбенә коллар тотты, яшәде, үсте, узынды, көн күрде. Ары таба да шулай булырмы, унуклар ханы Мәңгүк? Әллә булмаса, кем дә булса арыслан һәм юлбарыс сурәтенә кергән империяләргә чик куярмы? Күрәм-сизәм ич мин, коллар исәбенә яшәгән Рим империя чикләрен сакларга һәм империяне коллар белән тәэмин итеп торырга алынган Германрих король көч-куәтләре чамалы булган кавемнәрне кул астына җыя башлады. Ирештерделәр, даладагы вак ыруларны туздырып, халкын әсир итеп, Ольвия каласына илтеп сата башлаган. Моңа кадәр аның дала халыкларына кул сузганы юк иде әле. Узынды, узынды, Германрих король дә узынды. Кем тыяр аны, кем туктатыр?.. Кан кардәшебез Дауыт ханның бөтен халкын туздырып, Ольвия каласына илтеп, римлыларның сәүдәгәрләренә сатып җибәргән. Яман кәсеп тапкан Германрих король, бик яман. Бәһрам бәк аны акылга утыртырга йөри, һәм мин аны хупладым, Мәңгүк хан. Әле булса хәтеремдә, атам белән синең атаң да Германрих корольне кисәтә торганнар иде, әмма икесенең берсе империя чикләрен үтеп керергә кыймадылар. Берләшә алмадылар дала ханнары, һәркайсы үз мәнфәгатен кайгыртты, үз җәйләүләрен, үз биләмәләрен саклады. Ул арада Германрих король кебек Рим империясе ялчылары дала халыкларын әсир итеп, Ольвия каласы аша колбиләүчеләргә озата тордылар. Ак төрек, сармат, роксолан, алан, венед халыкларын, әсир итеп, Римга озата торалар. Татулык җитми далалыларга, дустанәлек, бер-берсенә ярдәм кулы сузу, Мәңгүк хан, бер-берсен күрмәс булдылар…
– Кһм, – дип уч төбенә тамак кырды Мәңгүк хан. – Кһм, гүзәл бикә. Син минем гүя күзем ачтың. Хак сөйләдең. Бу чынлап та шулай ич. Атам энесе Дауыт ханның ыруын Германрих король туздыра. Атам Шимбай шунда ук әйткән иде: «Көнчыгыштан кайтуга, Германрих корольгә ябырылырбыз», – дигән иде. Теләгенә ирешә алмады.
– Минем атам Сармат хан да Германрих корольдән үч алырга теләде, шул исәп белән атаң белән кушылырга дигән ниятне дә башлап җибәргәннәр иде…
Сафура бикә нәрсәдер әйтергә теләсә дә әйтмәде, тыелып калды. Мәңгүк хан аңлады, бикә аның белән киңәшә, киңәшә генә түгел, унуклар ханын Германрих корольгә каршы берләшергә чакыра, һәрхәлдә, бикәнең тел төбен шулайрак аңлады Мәңгүк хан, шул ук вакытта башлап сүз әйтергә кыймады.
– Минем чарасыз калган мәлем, сылу бикә.
– Чарасыз калмадың син, унуклар ханы, мине чарасыз иттең.
«Ни өчен, ни өчен?» – дип сорыйсы итте Мәңгүк хан, иллә янә үзенең үсмер чактагы мәхәббәтенә сүз катарга батырчылыгы җитмәде.
– Минем синең угланнарыңны Рим империясе каласында күрәсем килә, унуклар ханы. Ләкин әүвәл Германрих корольне туздырырга кирәк булыр, Мәңгүк хан. Коралларны Римга ул сатып ята. Өске готлар Римга йөз тота башлаганнар, дигән хәбәр дә иреште миңа. Әнә шул халык далалыларны җәнлекләр урынына аулап, римлыларга кол итеп сатып ята. Йөз яшен тутырып килгән Германрих корольнең сансыз күп хатыннарыннан туган угланнарын, оныкларын аталарының бу оятсыз кәсебеннән кем туктатыр?! Кем йөгән кигерер коллар исәбенәяшәгән римлыларга?! Менә шундый ирләрне эзлим мин, унуклар ханы. Ә алар далада азаеп бара. Берәүләре кытайлыларга барып елышалар, бәгъзеләре хатын-кызларын ташлап качалар, бер ишләре илләреннән качып китәләр. Мин, унуклар ханы, чарасыздан Бәһрам шаһзадәгә кулым суздым, таяныр кешем калмаганнан бардым мин моңа, унуклар ханы. Ә ул минем өметем аклап ята, бүген аланнарны буйсындырса, иртәгә өске готларга каршы кузгалачакмын, ди. Мин ышанам баһадирыма, кузгалыр да…
– Мин бөтенләй башка йөк белән килгән идем сиңа, сылу бикә.
– Кызлар сораргамы?..
– Әйе, сылу бикә, мөмкин булса…
Сафура бикә урыныннан торды, берара йөреп килде һәм Мәңгүк хан каршына туктады:
– Бу сәясәттә, Мәңгүк хан, минем яклаучым булсаң гына угылларыңа, егетләреңә кызлар булыр. Тәңре безгә кавышырга язмады… Килешик, яшьлек ике тапкыр чәчкә атмый, яшьлек ул болын чәчкәсе кебек бер ата да орлыгын коя. Син көнчыгышка китеп югалдың, ә мин туган туфрагымда язмышымны Тәңрегә тапшырдым…
Мәңгүк хан, урыныннан торып, бикә аягына төшкәнен сизми дә калды, бу хәрәкәтне кылганда, аның битенә сылу бикә йөзеннән хуш исләр дулкыны сирпелеп узды.
– Мин, сылу бикә…
– Йә-йә, әйт әйтер сүзең, унуклар ханы. Даныгыз далага таралган кавем идегез ич сез. Кайтар ата-бабаларыгызның данын, өйләндер буйдак егетләрең, җый гаскәр. Мин ышанам, Бәһрам бәк тә сиңа кулын сузар, ерактагы атасы шаһиншаһ та ярдәменнән ташламас.
– Минем дә бер шартым бар, сылу бикә.
– Мин хакыйкатьтән курыкмыйм, унуклар ханы, әйт шартың.
Сафура бикәнең артык кыю сөйләшүеннәнме, башка бер-бер сәбәп беләнме, Мәңгүк хан кипшереп киткән иреннәрен ялап алды, моны күреп, сылу бикә, артына каерылып, бавырчысына кымыз китерергә кушты. Кечкенә өстәлчек кебек җиргә тезләнеп утырдылар, ни сәбәпледер күзгә-күз карашып алдылар һәм, күз карашлары очрашкач, икесе дә, уңайсызлану тоеп, касәләрдәге кымызга үрелделәр.
Мәңгүк хан бер уртлауда диярлек касәне бушатып куйды, кымызчы шундук аңа яңадан салды. Ике касә кымызны бушатып куйгач кына, Мәңгүк хан бераз кыюлана төште.
– Ә бит, сылу бикәм, мин сиңа колак тешләшкәндә үк гашыйк булган кеше, – диде һәм, үрелеп, бикәнең өстәлдә яткан кулына кулын куйды, күзләренә карады. – Син, гүзәл бикәм, үзгәрмәгәнсең дә кебек, ә тагын да сылулана төшкәнсең. Кичерә күр, сылу бикәм, мин үземне синең алда югалып калган яшь егеттәй сизәм. Оят булса да әйтим инде, мин үземне синең алда гаепле кеше итеп күрәм, һәм мин гаепле дә, гаепле, гаепле…
Сафура бикә, бер сүз әйтми, үз кулы белән Мәңгүк ханның касәсенә кымыз койды һәм ирен чите белән генә елмаеп алды. Мәңгүк хан, коры далада йөреп сусаган кеше сыман, касәне янә күтәреп эчеп җибәрде.
– Эч, унуклар ханы. Кымызны сарматлар каты ясыйлар.
– Мин бүген дуадак каз хәлендә, сылу бикәм, үзем генә түгел, барлык халкым да. Үзем үзем инде, типсә тимер өзәрдәй угланнарымны өйләндерә алмый интегәм. Чарасыз итте безне соңгы орыш. Далада дан-шөһрәткә күмелгән кавем идек ич. Ак төрекләр кавеме синең кебек кыю хатын-кызларга мохтаҗ бүген.
– Шуңа сарматларга башкода булып килдеңме, унуклар ханы? – диде Сафура бикә һәм йомшак вә хуш исле кулы белән ханның яңагына кагылып алды.
Мәңгүк хан аның кулын эләктереп алды һәм уч төпләренә кадәр үбә башлады. Иллә икенче мәлдә инде Сафура бикә кулын тартып алды һәм торып ук китте.
– Сылу бикәм, – дип, аның артыннан ук күтәрелде Мәңгүк хан.
– Бәһрам сөйләгән иде аны, аръяктагы унукларның егетләре безнең кызларны урлаштыралар, дип, димәк, хак бу хәл.
– Хак, хак, сылу бикәм, хак. Шул дуадак казларның берсе синең алда. Әйтәм бит, кабул итсәң кабул ит, кабул итмәсәң куып җибәр. Адәм баласы ике туып бер үлми, рәнҗемәм. Илдә чыпчык үлмәгән кебек, без дә үлмәбез. Гәрчә каһәрләнгән халык булсак та…
– Йә-йә, гайрәтле ак төрекләр ханы, зарланма. Күрше булсаң, күрше бул. Күршегә гел ут сорап кына кермиләр, кызлар сорарга да киләләр. Бу дала халыкларында элек тә шулай булган, мин дә бу йоланы бозарга җыенмыйм.
– Сылу бикәм, безгә йөзләрчә кызлар кирәк ич, йөзләрчә. Аннары мин Биләү угланымны да алып килгән идем, яшермим, синнән аңа да кыз өмет итәм. Йөз чөерде бездән Инәй аллабыз, сылу бикәм, тәмам йөз чөерде.
– Рухил белән Рамул угланнарың кая? Аннары синең төпчегең дә бар дип ишеттем, аты Атилла бугай.
– Рухил белән Рамул угланнарны угор җизнәләренә җибәрдем. Төпчегем Атилла да, апам Айгөлне күрәсем килә, дип, шунда китте. Ил өстенә афәт килгәндәй, кызлар эзли хәзер унуклар.
– Уң кулыңда кем утыра?
– Угланнарым һәм Көнбаш атакай, сылу бикәм.
Сафура бикә янә бер тапкыр җилле генә берара йөреп килде, аның кытай ефәгеннән тегелгән бала итәкле күлмәген шаулатып йөрүе Мәңгүк ханга аккош хәрәкәтләрен хәтерләтте. Кисәк ул унуклар ханы каршына килеп басты һәм:
– Сөйгән ярларны ят телле кавемнәрдән эзләмиләр, Мәңгүк хан. Сөйгән ярларны кан кардәш күршеләрдән сорыйлар. Шимбай хан кызы Айгөл чибәрләрнең чибәре иде, илтотар Куришка биреп дөрес эшләдеме икән атаң, белмим. Иллә үз телеңдә сөйләшүнең үз тәме бар, Мәңгүк хан. Мин моны Бәһрам белән яши башлагач нык тойдым. Минем җанга якын сүзләр таба алмый интегә бичара, ә минем аннан җаным эретердәй сүзләр ишетәсем килә, – диде.
– Ир бәхете бер хатында гына булса икән ул, сылу бикә. Ир бәхете күршеләр белән тыныч-тату яшәүдә дә. Угорлар безнең җан күршебез, ут күршебез, Сафура бикә.
Бикәнең тел төбен күптән аңласа да, хәлнең асылына төшенергә теләп, үсмер мәхәббәтенең күзләренә карады. Күзләре тулы күл кебек зәп-зәңгәр иде бикәнең, керфекләре озын, кайтарылып тора, төз вә нәфис борыны сипкелләр белән чуарланган. Сылу бикәнең сөйләшү гадәтен аңлый башлаган Мәңгүк хан да кыюлана төште:
– Гүзәл бикәм, сарматлар һәрчак аланнар, готлар белән орышып тордылар, кыен чакта сарматларга унуклар һәрчак ярдәмгә килделәр. Хәтта ике кавемне кушарга да теләделәр. Әмма нә чара кылмак кирәк, хыяллары тормышка ашмады. Минем, сылу бикәм, егетләрем генә кызлардан мәхрүм ителмәделәр, ат күтәрердәй ир-атларым да шактый. Бәлки, сылу бикә, шушындый ирләрнең куеннарына керергә әзер торган тол калган хатыннар да бардыр сездә. Мин бахырыгыз да шул хәлдә ич, гәрчә ике хатынның куенын татыган булсам да, мин дә ир янында ир әле, хатын тансыкламаган ирнең кулы кылыч тотмас, ди. Ә минем кулымда, Тәңрем шаһит, кылычым, билемдә хәнҗәрем дигәндәй…
– Сиңа да Сакмар меңбашына ияреп китәсе булган, Мәңгүк хан. Тол калган хатыннар аңарда да бардыр, табылыр иде шунда берсе. Иләгенә күрә чиләге, дим.
– Иләгенә күрә чиләге монда минем, сылу бикәм. Әйтмә алай, сылу бикәм, рәнҗетмә яшьлек мәхәббәтең. Ялкын җилдә дулаучан. Кеше күңеле – күк йөзе, диләр, әле кара болыт белән каплана, әле чалт аяза. Сине күргән мәлдән бирле мәнем күңелем тәмам аязып китте. Мул кояш нурларына тансыклаган берәүдәй, синнән күзләрем ала алмый иза чигәм. Гәрчә бу хакта әйтергә гөнаһ-язык булса да кичерә күр, сылу бикәм, әйтми кала алмыйм, юкса күңелем тулышыр, әйтер сүзләрем йөрәгемә авыр йөк булып ятар дип курыктым.
– Их, Мәңгүк хан, Мәңгүк хан, мин дә бит сине һәрчак үз ханым итеп күрергә теләдем. Атаң Шимбай ханның да, атам Сармат ханның да безне кавыштырып, ике кардәш халыкны бер итү иде хыяллары. Иллә Тәңре язмаган булып чыкты. Без уйладык, Тәңре үзенчә хәл итте. Мин әле дә синең атаң белән атам мәрхүмнәрнең васыятен үтәргә телим. Мин сиңа кызлар бирергә булдым. Мин ышанам, Мәңгүк хан, син дә минем сәясәтем якларсың, минем һәр эшемдә юлдашым булырсың. Шушындый изге ният белән мин сиңа, Мәңгүк хан, беренче булып кулым сузам – Сармат хан кызы Сафура.
Шулай диде дә Сафура бикә чынлап та Мәңгүк ханга кулын сузды. Мәңгүк хан аның сары сандугач йоннарыдай йомшак кулын уч төбенә алды да ни әйтергә белми телсез калды. Ә бит ул аңа әллә нинди матур-матур сүзләр тезәргә дип килгән иде. Каушавы бик урынлы иде, чөнки ул Сафура бикәне болай ук кыю булыр дип күз алдына да китермәгән иде. Дустанә-тату әңгәмә ярдәм иттеме Мәңгүк ханга, хәзер инде уңайсызлану тоймады, кыюлана төште. Аннары Сафура бикәнең дә хак булуына инанган иде – алар бер-берсенә ят түгелләр, аларны үсмер чактагы самими мәхәббәт кайтаваздай йөрәкләре аша дәшә.
Мәңгүк хан, кыюланып китеп, бикәнең уң кулын алды, йөрәк турына куйды һәм самими чактагы мәхәббәтенең күзләренә карады. Шулчак чаршау артында берәү тамак кырды. Мәңгүк хан сискәнеп китте һәм ялт итеп шул якка карады. Чаршау артыннан кара йөзле карчык чыкты. Олы күренде аңа карчык. Карчыкның маңгаен гына түгел, битләрен дә кантар-кантар җыерчыклар ермачлаган иде. Алтын чылбырлы муенсасында ак сөяктән уелган җәйрән сыны. Өстендә бала итәксез чем-кара күлмәк, күлмәк башлыклы, башлыгы сул иңенә төшеп тора. Аякларында сары төстәге күн итекләр, итек башларында энҗе булса кирәк – асылташлар җемелди.
– Сарматларга кызлар эзләп килдеңмени, унуклар ханы Мәңгүк? – диде карчык һәм тагын да Мәңгүк ханга якыная төште. – Нинди йөз белән килгән унуклар ханы, килен?! Бөтен булган хатын-кызларын дошман кулына калдырып, ил-туфрагына кайткан. Далада данлы кавем түгел идеме соң унуклар? Сармат хан кызының колагын тешләдең дә качтың, хәзер шул бикә кирәк булдымы?! Дала даны тоткан унуклар кызлар аулый. Хәрәм сезгә ак төрекләр исеме, хәрәм! Ил башы Бәһрам яуда, унуклар ауда. Килешми, килешми, Мәңгүк хан. Илнең иясе өйдә юк, ә син яшьлек истәлекләрең белән киленнең күңелен аздырасың.
– Анам! – диде аңа, үртәлеп, Сафура бикә һәм Мәңгүк ханны түмәргә утыртты да карчыкка: – Күршебез ак төрекләр ханы Шимбай хан яу кырында ятып кала. Унуклар ханнары итеп Шимбай ханның баш углы Мәңгүкне, ак киезгә салып, хан итеп күтәргәннәр. Әнә шул хан, анам, безгә кызлар сорарга килгән. Яучы йөзендә. Соңгы орышта хатын-кызларын югалтканнар…
– Хатын-кыз аткан ук түгел, килен, камыш арасына төшеп югалмый. Төрекләрдә ир-атка хатын-кызны Инәй алласы тәгаенләп бирә. Күзеңне ач, килен, саклый белмәгәннәр унуклар хатын-кызларын, орыш кырыннан койрык чәнчеп качканнар. Шушы хәлдән соң, йөз ертып, сармат кадәр сарматларга кыз сорарга кил, имеш. Атаң мәрхүм: «Хан бәхете – хатында, ил бәхете – малында», – дип әйтер иде. Кызлар бик кирәк булгач, баш иеп илбашына киләләр аны, унуклар ханы, бикә каршына түгел. Теләсә кемгә кызлар биреп җибәрер вакытмы, килен?! Җитмәсә, хатын-кызларын ташлап качкан качкыннарга!
– Анам, дим, инәки, инәй, ярамас иде алай. Унуклар ханы Мәңгүк безгә изге ният белән килгән. Күршегә кыз бирү гаепме?! Аннары аның Биләү атлы углын сарматлардан өйләндермәкче, яугирләрен дә. Күрше күршегә кыз бирү язык түгел кебек, бабаларыбыз да моны кылган, безгә дә ят йола түгел, анакай.
– Язык, язык, килен, язык! Хан кадәр хан орыш кырын ташлап качкан өчен Инәй каһәрен алган кавем өчен язык, килен!
– Хак, анакай, хак, мин дә хатыннарымнан мәхрүм калдым, мин дә буйдак, хан башым белән буйдак. Хәтерем ялгышмаса, анакай, Шимбай атам абаларына ярдәмгә Сармат ханны да дәшкән иде кебек.
– Мин җибәрмәдем анда Сармат ханны, мин! Мин кушмадым Шимбай ханга иярергә. Куәте китеп тора иде Сармат ханның. Аннары аланнарның да узынып киткән чаклары иде, готлар да Кырымга кереп баралар иде. Кеше илен якларга китеп, үз илен югалткан булыр иде, унуклар кебек.
– Анам, Мәңгүк хан бары тик башкода йөзендә килгән безгә!
– Башкодамы Мәңгүк хан, сине исенә төшереп нидер өмет итеп килгәнме унуклар ханы, сиңа киңәшем шул булыр, килен: үзбаш хәл итмә, барысын да Бәһрам бәк кайткач хәл итәрсез. Мин орыш кырында хатын-кызларын дошманга ташлап киткән унукларга ышанып җитмим. Тәңре каһәре төшкән аларга, Тәңре каһәре. Соң инде безгә алар белән килешергә, килен, Бәһрам бәк атасы шаһиншаһ белән сөйләшүләр алып бара…
– Сарматларга кызлар алырга баш иеп килергә атам мәрхүм васыять итеп калдырды миңа, анакай… Мин атам васыятен генә үтәп йөрим. Аннары күрше хакы бар бит әле.
Бу хәлнең барысына да исе китеп, Сафура бикә бер мәлгә дәшми торды. Күрәсең, баштарак карчык белән тәмсезләнәсе килмәгәндер, ләкин карчык күрәләтә хан кадәр ханны мыскыл итүгә күчкәч, сабыры төкәнде бугай, колакларына кадәр кызарынып торып басты. Ул сабыр булырга теләп, әмма катгый төстә:
– Анакай, тыел! – диде, һәм бала итәкле озын күлмәген бармак очы белән генә тотып, икенче кулы белән: – Чыгып тор әле, анакай, чыгып тор, чыгып тор! – дип боерды.
Бу мәлдә Сафура бикә тагын да сылуланып киткән иде, бит очларындагы сипкелләр каядыр китеп югалды, йөзе кырысланды.
– Мин, булмаса, иртәгә керермен, Сафура бикә, – дип Мәңгүк хан утырган җиреннән торып, ишеккә таба ымсынгандай итте.
– Юк, Мәңгүк хан, син бүген үк минем җавабым аласың, хәзер үк. Анам алдында әйтәм, иртәгә син Биләү угланыңны да, килгән яугирләреңне дә өйләндерерсең. Мин аларга үз кызларымны биреп җибәрермен, туйлап, барысын да җиренә җиткереп. Моңа Бәһрам да каршы булмас. Ишетәсеңме, анакай?!
– Әйе, – диде, зәһәрләнә төшеп, карчык. – Синең, килен, асрауга җыйган кызларың биреп җибәрергә хакың бар, кырыңда үскән Сусылуыңны да хәтта. Бәһрам ул кызларны сиңа тапшырган иде. Әллә мәйтәм, киленкәем, үзең дә үсмер чакта колак тешләшкән ханга ияреп китәргә җыенасыңмы?..
– Оял, оял бераз, анакай. Тәңредән оял, Тәңре каһәреннән курык, – диде Сафура бикә, тәмам чыгырыннан чыгарга җитешеп.
– Оят миндә түгел, оят сездә, килен. Анаң сукыр түгел, барысын да күреп тора. Ирдән иргә узган бикә сыман кыланасың. Борынгылар ирдән иргә узган бикәне түш-итәге тузган бикә дигәннәр… Шулай диде дә зәһәр карчык авыз эченнән сукрана-сукрана чыгып китте.
Сафура бикә карчык чыгып китүгә, Мәңгүк ханның беләгенә килеп сарылды:
– Кичер аны, кичер, Мәңгүк хан. Акылдан язган ул. Берәүне дә яратмый. Бер сүз белән, албасты карчык. Оныт аны, син минем кунагым, вәгъдә-иманым шул булыр сиңа, Мәңгүк хан, иртәгә иртүк, көн-кояшны каршы алуга, син туктаган ыстанда булырмын.
– Кызларыңны да алып килерсеңме, сылу бикә?
– Кызларымны да алып килермен, Мәңгүк хан. Биләү углыңа дигән Сусылуымны да. Мин аларның һәммәсен дә чәчләрен чәчкә бәйләп кияүгә бирермен, унуклар ханы.
– Мин сиңа ышанам, сылу бикә, ышанам. Тәңребез синең ошбу изге юлыңа чәчәкләр сипсен. Яхшы сүз – җан азыгы, диләр, хак икән. Тәмам җаным эреп китте. Хәнҗәремә ябыша язган идем бит, сылу бикә!
– Сакчым! – дип кул чапты Сафура бикә.
Ишектә сөңге тоткан сакчы күренде.
– Унуклар ханын кунак йортына урнаштыр.
– Көнбаш атакай белән Биләү угланны дамы, бикә?
– Аларны Дәян атакай йортына илт. Ул кунак итәр.
Булган һәм булып алган хәлләргә әле генә Сафура бикә уңайсызлану тойган иде, моны Мәңгүк хан да күрде, тәүге халәттән тизрәк чыгарга теләпме, Сафура бикә унуклар ханы янына килде, күзләренә карады. Мәңгүк хан аның алдына бер тезенә төште. «Кичер мине», – диде ул, пышылдап кына. Рәхмәтле иде унуклар ханы Сармат хан кызы Сафурага. Торып баскач, дөресрәге, бикә аны үзе аягына бастырды, Сафура бикә аны ишеккә кадәр озата килде һәм бер сүз әйтми кул изәде. Мәңгүк хан Сафура бикә чатырыннан елмая-көлә килеп чыкты. Ул чынлап та шат иде. Ул үз дигәненә иреште. Сарматлардан ул буш кул белән кайтмаячак. Тәңре боерган итсә, ил-даласына кайту белән һәр өйләнгән егеткә арба бирер, йорт куйдыртыр. Яшьләр авылы булыр ул.
Сафура бикә үсмер язмышы Мәңгүк ханны озатты да үзе генә аңлаган бер көрсенү белән көрсенеп куйды. Мәңгүк ханны күргәч, кинәт кенә аңа җиңел-җиңел булып китте, гүя күңел күгендәге күк капусы ачылган иде. Ул кара йөзле карчык янына кереп тормады, гәрчә һәр кич саен аңа тыныч йокы теләргә кергәләгән булса да, бүген әллә нигә карчык йортына аягы тартмады. Сафура бикә башында мең төрле уй бөтерелде. Ул әле кылган эшләре өчен икеләнде, әле тәвәккәлләп унуклар ханына үз сүзен әйтә алганы өчен горурланды. «Моны мин кылырга тиеш идем, моны кылмаган булсам, мәңге-мәңге үкенеп яшәргә дучар ителгән булыр идем», – дип, үз-үзен юатты. Чөнки кисәк кенә, нәкъ менә Мәңгүк ханны күргәч, күңел төпкелендәге үсмер чактагы самими мәхәббәте бөтен кальбен биләп, җанын актарып ташлаган иде. Менә кем җитмәгән икән ич аңа. Ак төрекләр ханы Мәңгүк. Ләкин шунда ук үлем түшәгендә яткан атасы Сармат хан күз алдына килде. Ул, чарасыз калган берәүдәй, атасы кырына тезләнгән, аның кырында Бәһрам баһадир. Сарматлар ыруына атасы бер углан да калдырмады, ике улы да готлар белән орышта ятып калдылар. Бүген угланнарсыз калган Сармат хан үлем түшәгендә ята. Бердәнбере – Сафура кызы – Тәңре янына китәргә торган атасы өстендә яшь коя. Ул Сафура кызының ни теләгәнен белми, белергә дә теләми, ул хан, ул әле илбашы, аның сүзе һәр сармат өчен канун. Ни генә булмасын, Сарматлар ханы соңгы сүзен әйтеп дөньядан китәргә тиеш. Һәм кайчан да түгел, бүген. Соңгы көннәренә кадәр Сармат ханның уң кулында Бәһрам баһадир утырды. Ул бүген дә аның кырында, ул да ханның соңгы сүзен көтә. Бәһрамны Сармат ханга фарсылар шаһиншаһы җибәрде, һәм шуннан бирле шаһзадә аңа тугры хезмәт итә. Теге дөньяга китәргә вакыты җитүен сизепме, Сармат хан әүвәл кызының, ахыр Бәһрам баһадирның кулларын кулына алды һәм ишетелер-ишетелмәс тавышы белән: «Кызым Сафура, Тәңрем мине угылларымнан мәхрүм итте, мәгәр мәрхәмәтеннән ташламады – миңа Бәһрам баланы җибәрде. Мин Дәян атакайга әйттем инде, ошбу шаһзадәне минем вафатымнан соң бәк итеп игълан ит, дип. Син, балам, аңа кияүгә чыгарсың, туйлап».
О проекте
О подписке