– Бикә җаным, – дияргә мәҗбүр булды, сабыры төкәнүдән ни кылырга белми тавышын тыя төшебрәк, Мәңгүк хан. – Әллә соң икебез дә акылдан шаштыкмы, әллә соң Тәңребез биргән мәхәббәт шулай иттеме мине?.. Белеп калсаң иде, мин сиңа гашыйк, гашыйк, сылу бикәм, гашыйк! Инде Тәңребез безне үсмер чакта кавыштырган икән, оялма, курыкма, сылу бикәм. Баксыннар, күрсеннәр кардәшләрең, унуклар ханы чынлап та акылдан шашкан дип уйласыннар. Алып китим үзеңне хуш исле далабызга, үкенечкә калмасын…
Сылу бикәнең күзләре тулы сагыш иде. «Карале, никадәр сагыш бикәнең күзләрендә!» – дип уйлады янә бикә ягына күз ташлау белән Мәңгүк хан.
Шулай дип уйлавы булды, Мәңгүк хан тәвәккәлләде, Сафура бикәне кулына күтәрде һәм атларга таба алып китте. Ул җиңел, бик җиңел булып тоелды, шул ук вакытта сизде-тойды бикә аның муеныннан торган саен ныграк коча баруын, ул да түгел, сылу бикәнең кайнар сулышы аның битен пешереп алган кебек булды. Ул тәмам күккә ашты, бикәне җиргә бастырмады, гәрчә атларына җитсә дә, килер җайдан ук көмеш тәңкәләр белән бизәлгән ияренә утыртты, һәм үзе дә күз ачып йомганчы үз атының ияренә очып менде, һәм алар күзгә-күз карашып алдылар да далага чыгып чаптылар. Аларны таллар арасыннан чынлап та йөзләрчә күзләр карап калды, алар арасында Бәһрам бәкне углым дип йөрткән караңгы йөзле, тоташ карадан киенгән карчык та бар иде.
Бу тамашаның барысын да инеш аръягыннан күзәтеп торган Көнбаш атакай янәшәсендә басып торган сакчысына:
– Карчык Бәһрам бәккә чапкынын җибәрергә тели булса кирәк, алданрак кит тә юлына аркылы төш. Баш бирмәсә орыш. Чапкын Бәһрам бәккә үтәргә тиеш түгел. Кузгал, җитез йөр! – диде.
– Мин аны туктатырмын, – диде сакчы һәм атына сикереп менде.
– Сак бул, чапкын да төшеп калганнардан түгелдер.
– Ә сез, атакай, кайда булырсыз?
– Мин дә Бәһрам бәккә каршы чыгам. Калганы минем эш. Бар, юлыңда бул.
Җансакчысы китеп күздән югалгач, Көнбаш атакай туп-туры Дәян атакай йортына юнәлде. Дәян атакай, хак, сылу бикәнең кызларын ак төрекләргә биреп җибәрүен килештермәде, ләкин тәкәббер бикәгә каршы әйтергә дә кыймады, чөнки Сафура бикә Сармат хан кызы иде. Аннары Дәян атакай Сармат хан заманында ук унуклар белән кушылу теләген белдергән иде. Сармат хан кызы белән Шимбай хан угланының колакларын тешләтү дә шул максат белән кылынган иде. Кушыла алмадылар ике кавем. Тегесе дә, монысы да баш бирмәүдән түгел, угыл белән кызның исәюләрен көткәннәр иде. Ә язмыш дигәнең үсмерләрнең тормышларын әнә нинди юлдан алып китте.
Тавыш-тынсыз гына килеп кергән Көнбаш атакайны диндәше Дәян атакай елмаеп каршы алды. Бер уйлаганда, ул аның шәкерте иде, нәкъ менә Дәян атакай Көнбаш атакайны Шимбай ханга ияртеп җибәргән иде. Һәм алар, әнә шул хәлләрне искә төшереп, төне буена диярлек табын янында утырып чыктылар. Көнбаш атакай өчен сәере шул булды: Мәңгүк хан белән Сафура бикәнең далага чыгып китүләре хакында Дәян атакай да аның кебек үк уйлый иде. Шуның өчен икесе дә бер сүздә калып, бикә белән ханның очрашуларына комачауламаска булдылар. Ул гынамы, Дәян атакай, үзе йөрер хәле булмау сәбәпле, Бәһрам бәк кырына Көнбаш атакайны җибәрергә булды.
Әйтергә кирәк, батыр сугышчы иде Бәһрам бәк. Сармат хан чорында ук гот һәм аланнарга яу артыннан яу йөрде. Шул хәл Сармат ханны тәмам тынычландырды һәм шаһиншаһ углы Бәһрамга ышанычын арттырды. Аннары Бәһрам бәк, ичмасам, бер тапкыр да яудан буш кул белән кайтмады. Ул инде Рим империясе чикләрен саклаучы Германрих король белән күзгә-күз орыша башлаган иде, Бәһрам бәк тә даны еракларга таралган король белән күзгә-күз очрашты. Чөнки бу чорда кавем кавемне әсир итү, әсир төшкәннәрне Рим империясенә сатып җибәрү табигый һәм гадәти хәл иде. Бәһрам бәк алып кайткан бүләкләрне Сафура бикә теләп алды, моны күреп, Бәһрам бәк күзгә күренеп үсте. Ә инде Сармат хан вафатыннан соң, алар икесе, ике атка атланып, далага чыгып киттеләр. Атна буена елга-күлләрдән балык тотып, кошлар аулап, тамак туйдырып, татлы айларына «эз» салып кайттылар. Аннары, гадәттәгечә, Бәһрам бәк аланнардан ясак җыярга чыгып китте. Аның ясак җыю белән бергә үзеннән көчсез кавемнәрне туздырып, ил-мөлкәтләрен талап йөрүен Сафура бикә, белсә дә, белмәмешкә салышты, дәшмәде. Ә көннәрдән бер көнне ул аңа сары чәчле бер бала алып кайтты. Баланы күрде дә Сафура бикә таң калды. Аның каршында ул күптән теләгән ир бала басып тора иде. Сарматларның сылу бикәсе, тирә-юнендәгеләргә ни әйтергә белми, аяклары җиргә ябышкандай катып торды. Чөнки бала шулхәтле үз тоелды ки, акылына килә алмый торды. Күптәннән бирле хыялында йөргән бала ич бу! «Сиңа бу угыл, сиңа, Сафура бикә», – диде, җитмәсә, Бәһрам бәк. Ә үзе, хәрби ир-зат, тыенкы гына елмая һәм бүләгеннән канәгать калуы күзләренә үк чыккан иде. Ниһаять, Сафура бикә балага таба ымсынды, кулыннан аласы итте, әмма бала аз гына читтәрәк торган шундый ук сары чәчле үсмер кызга таба кузгалды. Иллә Сафура бикә аңа китәргә бирмәде, карчыга чыпчыкны эләктергән кебек, беләгеннән тотып алды. Һәм угыл баланың чырылдавына да игътибар итми, йортына алып кереп китте.
Икенче көнне, инде барысы да тынычлана төшкәч, Сафура бикә Бәһрам бәктән сорап куйды:
– Баланың аты ничек?
– Балаңбир, – диде.
– Германрих король угланымы?
– Германрих король баласы, бикәм. Венедлардан алган хатыннан туган бала. Анасы һәлак була. Германрих корольне угланы белән кызы хакына җибәрдем. Әсир итәсе иткән идем.
Соңгысын Сафура бикә әллә ишетте, әллә юк, бәгенең сүзләрен җөпләп тормады. Чөнки ир бала кебек үк сары чәчле кыз баланы да әсир иткән иде Бәһрам бәк. Һәм ул аны ни сәбәпледер үз йортында кундырды. Дөресен әйтергә кирәк, Сафура бикә Бәһрам бәктән беркайчан да көнләмәде, кыз баланы үзендә тота икән үзендә тотсын. Ахыр килеп, җен карчыгы шаһиншаһ җибәргән кыз баланы Бәһрам астына салганда да шаккатмады ул, аңа бу кеше гүяки барыбер иде, ә менә бүген, күзе сары чәчле үсмер кыз балага төшүгә, әллә нишләп киткәндәй булды, әйтерсең лә аның кулыннан кирәкмәгән бер әйберен тартып алганнар иде. Кирәкмәсә дә, аның кулындагы әйбер иде ич әле ул!
– Баланың исеме Балаңбир түгел, Баламбир булыр, – диде ул, Бәһрам бәкнең күзләренә карамый гына.
– Ярый, бикәм, син дигәнчә булсын, – диде Бәһрам һәм йортына кереп китте.
…Баламбир угланны тәгаен үзе үстерде Сафура бикә. Ә менә шаһиншаһ сараеннан китерелгән баланы, гәрчә ул да углан булса да, әллә нигә үз итә алмады. Ә менә бу балага җаны-тәне белән тартылды. Тәүге бала, нигездә, карчык кулында үсте, ә менә монысын, король углын, Сафура бикә карчык кулына бер тапкыр да бирмәде. Бала гүя аның колына әверелде – кая барса, үзе белән алды, үзеннән бер дә калдырмады. Тора-бара бала да аңа ияләште, хәтта «анам» дип дәшә башлады. Аннары ни сәбәпледер тәүге балага теге җен карчыгы Бәһрам исеме куштырган иде. Бу хакта ул хәтта ир-канатына үпкә белдерде: «Нигә дип балага үз исемеңне куштың инде?!» – диде.
Бәһрам бәкнең моңа бер дә исе китмәде.
– Бала минеке, бикәм, – дип кенә котылды.
– Бала синеке, хак. Ләкин, үги булсам да, аналары миндер бит?
– Синең хәзер ике углың булды, кинәнәсе ит, бикәм. Балага исем-ат атам үтенече буенча кушылды. Ике угыллы булдың, дим…
– Ике түгел, минем, Бәһрам бәк, бер генә углым – Баламбир, – диде һични булмаган кебек Сафура бикә.
Иллә моңа да Бәһрам бәкнең бер дә исе китмәде, кул гына селтәде, вакыты җиткәч, барыбер ул дигәнчә булачак, чөнки фарсыларда шаһтан туган бала гына шаһиншаһ була ала. Ә Баламбир исә гүя урамнан тапкан бала иде. Шулай дип уйлады да Бәһрам бәк Баламбир углан янында бөтерелгән Сафура бикәгә карап һәм үзалдына елмаеп куйды. Аның елмаюын Сафура бикә күреп алды.
Баламбир угланны кулыннан алды да, ачуы чыгуын сиздереп:
– Мәхәббәтсез син, Бәһрам, мәхәббәтсез! – дип, иреннәрен кысты.
Тик белмәде Сафура бикә, нәкъ менә шул сүзе Бәһрам бәкнең йөрәгенә ук булып кадалганын. Бәһрам бәкнең яңак итләре уйнаша башлады, әмма сабыр итте, ир-ат буларак чыгымсыз хатынга бер сүз әйтми борылды да чатырына кереп китте. Керде һәм король кызы алдына тезләнде дә, башын иеп, күз яше белән елап җибәрде. Кычкырып түгел, ул ирләргә хас тын гына елады. Әнә шуны күреп, сары чәчле кыз бала аның башыннан алды һәм тезләренә салды. Сәер хәл, үсмер кызның бу хәрәкәте аны кинәт үзгәртте, тынычландырды. Кыз бала әкрен генә аның чәчләреннән сыйпый башлады, гүя ул сабый бала, ә ул аны юатырга тели иде. Кыя-таулар ишелгәнне күрде ул, күкрәкләренә ук кадалып, кинәт туктап калган, йә булмаса, аттан егылып калган ир-атларны да күп күрде ул. Бәгыре әнә шулай каткан иде, ә монда үсмер баланың кагылуы булды, гүя күңел буасы ташты. Башына килгән беренче уе: «Мин ялгыз түгел, ялгыз түгел!» – булды, һәм шул уй аңа тиңе булмаган куәт бирде.
Бәһрам бәк еш кына кулына кызның ничек төшүен күзаллады. Башбирмәс алан кавемнәрен акылга утыртып, тиешле ясакны җыеп кайтып барган чагында, ул унуклар нәселеннән булган Дауыт ханны туздырган Германик консулның ерак түгел хәрәкәт итүе турында ишетә. Германик әсир иткән Дауыт хан кешеләрен Ольвия каласына илтеп, сатып кайтып килә икән. Коллар белән сәүдә итүче Германрих король белән гомер-гомерләренә дошман булган сармат яугирләренең колаклары тора. Меңбашлар белән йөзбашлар Бәһрам бәкнең аягына төшәләр. «Үч алыйк кардәшләребез өчен яман готтан». Бәһрам бәк риза булды, чөнки белә иде, моны Сафура бикә дә хуплаячак. Моның өстенә, ул җиңеп чыкканда, Ольвия каласыннан төяп кайткан товарлар да аның кулына күчәчәк. Уйлаган уй, баккан эш, тапкан мал, диләр. Бәһрам бәк тәвәккәлләде. Башта ул Германрих король үтәсе юлга багучыларын җибәрде, көтмәгәндә өсләренә ташлану өчен уңай урын табарга кушты. Багучылары тиз арада әйләнеп тә кайттылар. Алар чынлап та дошманны кулга төшерү өчен кулай урын тапканнар иде: тау кырыннан килгән юл тар тарлавыкка килеп керә. Тарлавык уртасыннан чишмә ага, ике якта да куе урман.
Бәһрам бәк инешкә әверелеп киткән төбәккә оста сөңгечеләрен урнаштырды, ә ике яклап укчыларын яшерде, ә үзе иң елгыр егетләре белән тарлавык борылмасында үскән куе таллык артына басты. Ике көн көтте ул Германрих корольне. Сабыры төкәнә башлады. Ахыр багучыларын алга җибәрде, дүрт күзләп күзәтергә кушты. Ниһаять, өченче көн дигәндә багучылары ирештерделәр: Германрих король зур олау белән ил-каласына кайта, олауларында Дауыт хан байлыгы белән ул кавемнең кешеләрен римлыларга саткан алтын-көмеш тә булырга тиеш. Буга елгасына барып койган инеш-чишмә буенда көткәндә, Бәһрам хан икеләнеп тә куйгалады. Чөнки аның Германрих корольнең көченә каршы тора алмавы да бар иде. Ләкин сармат яугирләрендә тәвәккәллек күреп тынычланды. Сармат сугышчылары ак төрекләр кебек үк батыр халыклар иде. Ничәмә-ничә тапкыр теге йә бу якка яу йөрде – буш кул белән кайтмады, бүген дә ул горур корольне җиңәр, күпме булсалар да, чөнки орыш өчен иң уңайлы урынны сайладылар. Хак, аның кул астында бары тик ат менгән сугышчылар, сарматлар, унуклар кебек, бары тик атта гына орышалар, ләкин кирәк чакта, алар, атларын теге йә бу аланда калдырып, агач артларыннан, таш артларыннан торып та бик оста укка алалар иде. Германрих корольдә исә, нигездә, җәяүле гаскәриләр генә, готлар, гомумән, атта орыша белмиләр, ләкин готлар кулында атны күтәрә алырлык озын сөңгеләр бар. Башта шул сөңгечеләрне укка алырга кирәк булыр. Һәм укчы яугирләренә ул шундый әмер бирде дә. Янә бер отышлы ягы бар иде Бәһрам бәк өчен— Германрих король аларны көтми. Һәм әнә шул көтмәгәндә һөҗүм итүгә исәп тотты Бәһрам бәк. Готлар яман сугышалар, сөңгесен йә калканын орыш кырында югалткан гот ишләре күз алдында коры кул белән булса да дошманга ташланырга тиеш; һәм моны ул ишләре күз алдында кыла, имеш, барысы да күрсеннәр. Сарматларда андый кыргый гадәт юк, шуңа карамастан сарматлар да орыш кырын ташлап качмыйлар, һәрхәлдә, мондый хәлне Бәһрам бәк күрмәде. Ул Германрих корольдән үч алыр, Дауыт хан өчен дә, шул ук вакытта Сафурасын да кинәндерер, чөнки җиңү әсирләрсез булмый. Ахыр килеп, Бәһрам бәк яхшы белә иде, бу гамәле белән ул бабасының васыятен дә үтәргә керешәчәк. Хак, Сармат хан берничә тапкыр Германрих король белән солых төзи, әмма «готлар һәрчак солыхны боза торалар» диде аңа мәрхүм Сармат хан.
Готларны боҗрага алу шулай куелды ки, аларга качарга бердәнбер юл – урман тарафы калды. Ә урман яклап Бәһрам бәкнең мәргән укчылары көтеп тора. Юк инде, бу юлы бер генә гот сугышчысы да исән китә алмаячак, шул исәптән Германрих король үзе дә. Ул аны әсир итәр, әсир итәр дә Сафура бикәсе каршына алып кайтыр, читлеккә ябып, готларның үзләренчә.
Һәм орыш нәкъ Бәһрам бәк уйлаганча булды да. Көн туып, кояш чыгып кына килә иде, борылмада Германрих корольнең сөңгечеләре күренделәр. Юлның ике ягындагы агачлар артына поскан укчылар сөңгечеләрне уздырып җибәрделәр. Готлар, һичнидән шикләнми, акрын гына киләләр. Сөңгечеләре артыннан олаулары күренде, олауга ияреп диярлек укчылар һәм җәяүле сугышчылар. Уртадагы сиртмәле арбада Германрих король үзе утыра һәм хатыны, ике баласы. Готлардан берәү дә шикләнмәде, чөнки Рим империясе җирләрендә ич алар. Кемнең хакы бар империя кадәр империя чиген бозарга!
Корольнең бизәкле арбасы узуга, укчылар дәррәү ук яудыра башладылар. Күз ачып йомганчы сөңгечеләр кырылдылар. Олау артыннан килгән готлар да, ни кылырга белми, кайсы кая кача башлады. Әмма мәргән укчылар аларны берәм-берәм чүпли тордылар. Укка алу, көтелмәгән һөҗүм готларны тәмам котсыз итте. Алдан килгән сөңгечеләр кырылуга, үгезләр җиккән олау да туктады, һични аңламаган Германрих король кылычын тотып арбадан төште, як-ягына каранды, әмма һичкемне күрмәде. Корольне шундук сакчылары уратып алдылар. Арбадан корольнең кызы, углы һәм хатыны төштеләр, король янына килеп сарылдылар. Олаучылар арасында да ыгы-зыгы купты. Бик курыккан, шаулашкан олаучыларны да укка алырга туры килде. Ап-ак башлы, чак кына бөкресе чыга төшкән Германрих корольнең йөзләрчә гаскәриләре җирдә ауный, күзгә күренгән дошман юк. Ул арада куаклар артыннан ак айгырга атланган Бәһрам бәк килеп чыкты, аның артыннан җәяләренә ук элгән йөзләрчә мәргән кузгалды. Сугыш-кырыш шулчаклы тиз булды ки, ак атка атланган Бәһрам бәк Германрих корольнең күзенә күктән төшкән Тәңре булып күренде. Олы иде инде ул, юньләп күрми дә иде. Шуңа карамастан үзе тирәли түшәлгән сугышчыларының мәетләренә күз йөртеп чыкты. Бик күп яуларда булган, йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган, исәпсез-хисапсыз кешеләрне Рим колбиләүчеләренә сатып яткан король чарасыз калган иде. Йөзьяшәр король бүген үзе әсир иде, моны ул ак атка атланган Бәһрам бәкнең үзенә таба килүен күрүгә үк аңлады, чөнки Бәһрам бәк белән очрашмаса да, Сармат ханның нинди атта йөрүен бик яхшы белә иде. Димәк, йөзьяшәр король Сармат хан баһадиры кулында. Сармат хан киявенең дә кем икәнен яхшы белә иде ул: шаһиншаһ углы – шаһзадә Бәһрам. Шаһзадә Сармат хан исән чакта ук тәхеткә утыру турында хыяллана иде, димәк, үз дигәненә ирешкән – аты ук Сармат ханныкы. Хәлнең асылына төшенгән Германрих король бик тиз исенә килде – кылычын җиргә кадады. Бу аның бирелүе иде, ягъни әсир төшүе. Ләкин кинәттән корольнең арттан килгән сугышчылары күтәрелеп киттеләр, алар тиз арада корольне уратып алдылар. Янә укка алу башланды. Корольне һәм аның гаиләсен уратып алган сугышчылар күзгә күренеп «эределәр», шулчак Бәһрам бәк кылычын күтәрде:
– Сарматлар, туктагыз!
Сугышчылары корольне боҗра эчендә тоталар. Шулчак, сугышчыларны ерып, корольнең хатыны атылып чыкты һәм урманга таба йөгерә башлады. Хатынның башына бәйләнгән зәңгәр тасмасы җилферди, тоташ актан булган күлмәге астыннан юантык чәркәләре елт-елт килә. Бәһрам бәк мәргәненә башы белән ишарә ясады. Җәядән атылган ук, сызгырып, икенче мәлдә хатынның аркасына кадалды, һәм ул, йөгергән җайдан туктап, әкрен генә җиргә ауды. Мәргән җәясенә икенче угын элде, Германрих корольне уратып алган сугышчыларга төбәде.
– Торып тор, мәргәнем, – диде аңа Бәһрам бәк.
– Мин корольне укка алмыйм, сугышчыларын гына, – диде мәргәне.
– Король белән балалары исән калырга тиеш, укчылар! – дип кычкырды Бәһрам бәк.
Сугышчылар корольне һәм аның балаларын калканнары белән капладылар, ә үзләре сармат мәргәннәренә ташландылар. Ләкин бу гадел вә тигез орыш булмады, аларның барысы да корольдән ерак китми ятып калдылар.
– Король, – диде аңа Бәһрам бәк, якын ук килеп. – Күтәрел, син тычкан түгел, тычкан гына яфрак астына кача.
Чаларган чәчләрен туздырып, күзләрен кыса төшеп, ике баласын ике ягына алган Германрих король торып басты.
– Якын килмә, яубаш, – диде ул саф фарсы телендә, Бәһрам бәкне гаҗәпкә калдырып. – Мин синең атаңда ике ел әсир булган кеше. Мин ышанам сиңа, король канын коймассың.
– Ләкин бер шарт белән, король Германрих, – диде Бәһрам бәк, аттан төшми генә.
– Нинди шарт, яубаш?
– Балаларың исән-сау миңа тапшырасың.
Германрих король кисәк көтелмәгән хәрәкәт ясады, итек кунычыннан хәнҗәрен тартып чыгарды:
– Алар минем белән үләчәк, яубаш.
Бәһрам бәкнең укчылары җәяләренә ук элделәр. Бәһрам бәк янә кулын күтәрде:
– Монда балаларның гаепләре юк, Германрих король.
– Тагын бер адым, Сармат хан яубашы Бәһрам, тагын бер адым, мин аларны юк итәм.
– Балаларны миңа тапшырган хәлдә генә, мин сине исән-имин илеңә җибәрә алам, Германрих король.
– Вәгъдә – иманмы, яубаш?!
– Вәгъдә – иман, король.
Германрих король өчен тиңсез югалту иде бу. Хатыннары бихисап булса да, беркайчан да бер генә хатынын да яу-ясак җыярга чыкканда алганы булмады. Бу юлы ул венедлар җирендә Бож кенәздән ясак җыйды һәм бер җайдан туган якларымны да күреп кайтырмын дип, балалары белән Бож кенәзнең кызы да тагылган иде. Король буларак ул каты бәгырьле кеше иде. Күптән түгел, баш бирмәгән өчен, үз углын, кыйный-кыйный, каладан кудырды. Баш алып кай тарафларга киткәндер, Германрих король кызыксынмады, чөнки угыллары һәм оныклары сансыз иде. Йөзьяшәр карт корольдә, гомумән, адәм баласын кызгану хисе юк иде. Хатыннарының ачык кына санын белмәгән, кадерле яшь хатыннарны кадерсез иткән Германрих король, Бәһрам бәктән «ирек» сүзен ишетүгә, балаларны аңа таба этебрәк җибәрде. Янәсе, ал, миңа гына тимә.
– Без әле очрашырбыз, яубаш Бәһрам, – диде Германрих король, җиңелчә яраланган ике яугире белән арбасына таба кузгалды.
Ни гаҗәп, балаларның икесенең берсе аталары артыннан ташланмадылар, Бәһрам бәк янында басып, китеп барган аталарына карап калдылар. Германрих король атлары белән кузгала башлагач, Бәһрам бәкнең мәргәне янә җәясенә ук элде һәм яубашына карады, янәсе, укка алыйммы үзен? Ни өчен икәне дә билгеле иде – «очрашырбыз» дигәне өчен. Ә бит әсир ителгән кеше иде үзе, ә дорфалык үзендә тулып ята. Ләкин Бәһрам бәк янә мәргәненә «калдыр» дигәндәй тыелырга кушты.
– Атма, китә бирсен, – диде аңа Бәһрам бәк һәм янәшәсендә басып торган балаларны Шахрай кырына илтеп куярга кушты. Соңрак беленде, әсир төшкән готлар да арада булган икән. Аларны Бәһрам бәк янына алып килделәр. Бәһрам бәк, атын башыннан тоткан килеш, әсирләрне күздән кичерде һәм, сармат яугирләрен гаҗәпкә калдырып, барлык әсирләрне корольләре артыннан иреккә җибәрде.
Күп яуларда булган, һәрдаим диярлек җиңү тантанасы кичергән, йөзләрчә, меңнәрчә әсирләрне Ольвия каласына илтеп саткан Германрих король хурлыклы рәвештә орыш кырын ташлап качты, хәтта яугирләренең мәетләрен дә күмүдән баш тартты, ул гынамы, хатыны ягына әйләнеп тә карамады. Готларның мәетләрен, шул исәптән хатын мәетен дә сарматлар җирләделәр һәм, олауда булган бар байлыкны алып, өч көннән соң гына ил-ыстаннарына таба кузгалдылар.
– Бәгем, куып җитеп, җанын җәһәннәмгә олактырыйм үзенең, – диде янә бер тапкыр кул астындагы мәргәне.
– Әйе, мәргәнем, күп явызлыклар кылган Германрих корольнең җанын җәһәннәмгә олактырсаң да ярар иде. Тик мин аны иреккә җибәрдем һәм вәгъдә иттем, мәргән. Мин Сармат хан кияве һәм яубаш йөзендә. Бу исә бабам исеменә тап төшерү булыр иде. Ә сиңа әмерем шул булыр, мәргән, корольнең хатынын кадерләп күмүдә булыш. Үзең укка алдың, үзең кадерләп җирлә дә.
О проекте
О подписке