– Кардәшләрем, инде хан әмерен тыңлагыз! – диде Мәңгүк хан, башын чөя төшеп. – Көнбаш атакай һәм үзем Биләү углан белән сарматларга барырбыз. Үзем белән ике йөз егет алырмын. Сакмар меңбаш һәм тимерчеләр башы Тугран, Рухил һәм Рамул угланнар, яраннары белән Куриш җизнәй тарафына юнәлерсез. Буш кул белән бармассыз. Куриш җизнәйгә һәрчак камил корал, җилле арбалар, ат дирбияләре җитмәде – ала барырсыз, атлар да алырсыз. Оста Тугран үзе белән өйләнергә буй алган егетләрен дә алыр. Куриш җизнәй ипле кеше, буш кул белән җибәрмәс…
Шулчак табынга тимерчеләр остасы Тугран белән Атилла олан килеп керделәр. Атилла олан туп-туры Биләү туганые янына килеп утырды, тимерчеләр остасы сул кулдан йөзбашлар кырына туктады.
– Атам, атам, – диде Атилла, аягүрә басып, – мин ишеттем, Айгөл апаларыма барабыз икән, мин дә барам Куриш җизнәйләргә.
Барысы да елмаешып алдылар, сакал-мыекларын сыпырып куйдылар.
– Атилла оланның да өйләнергә нияте юктыр бит, хан? – диде Сакмар меңбаш.
– Мин Атилла оланны оста Тугранга тапшырам, – диде, уенын-чынын бергә кушып, Мәңгүк хан. – Бер җайдан дәү апасын да күреп кайтыр, бездән имин-сәлам җиткерер. Әйе, кһм, күңеленә ошаган кыз тапса, колагын да тешләр… – «Сарматларга баргач мин Сармат хан кызы Сафураның колагын тешләгән кебек» дип өстәргә иткән иде Мәңгүк хан, тик тыелып калды.
Һәммәсе дә көлештеләр, ә Атилла олан, үрсәләнеп:
– Кирәк тапсам, колагын да тешләрмен, илгә дә алып кайтырмын, – диде.
Бу юлы Мәңгүк хан башын артка ташлап рәхәтләнеп көлде. Көлә-көлә тынычлана төшкәч кенә, яшьле күзләрен сөртә-сөртә:
– Оста Тугран, син бу баланы тәмам тимерче иттең бит. Бик теләсә, алып бар үзен Куриш җизнәйгә, апасын да күреп кайтыр. Тик кара аны, ул минем төпчегем, күздән яздырма, күз-колак бул.
– Яхшы, хан, сез дигәнчә итәрмен, – диде оста Тугран һәм, якын итеп, Атилла оланга күз төшереп алды.
Бу чорда империяләрдәге хәлләр хакында.
Гунстан. Гуннар һәм сарматлар бертуган халыклар. Алар тарих аренасына б.э.к. III гасырларда ук чыгалар. Димәк, алар 700 еллар инде күрше-кардәш рәвешендә тереклек итәләр. Безнең эраның III–IV гасырларында гуннар өстен чыга. IVгасырның 370 елларында гуннар аланнар белән сугыша башлыйлар. Гаять дәрәҗәдә хәрәкәтчән гун яугирләре Төньяк Кавказ, Каспий диңгезеннән Азов диңгезенә кадәр даланы үз кулларында тоталар. Шул ук елларда Германрих король кул астындагы Атакыр җитәкчелегендәге герулларны буйсындыралар. Көннәрдән бер көнне, 371 елда, аучы гун алайлары Таман ярымутравына килеп чыгалар. Аларның юл өстендә ана болан пәйда була. Аучылар боланны куа китәләр һәм яр кырыена кысрыклап китерәләр. Ләкин көтмәгәндә болан-сыер суга кереп китә һәм, туктап тормастан, Кырым җиренә чыга. Аучылар аның артыннан ташланалар һәм шул елда Кырым җирләренә чыгарга кичү табалар. Соңыннан гуннар өермә кебек кичү аша Кырымга үтәләр һәм көтмәгәндә Төньяк Кырымда яшәгән кавемнәрнең бер ишен тар-мар итәләр, бер ишен үзләренә буйсындыралар. Ары таба барысы да билгеле. Күп тә үтми, гуннар Перекопка җитәләр, ул вакытта валлар белән ныгытылмаган ярымутрау аша готларның тылына чыгалар. Ә готлар аланнар белән аркадашлар, бу вакытта гуннардан Дон (Тын) елгасының уңъяк ярын саклыйлар. Азов диңгезе буенда җәйләгән гуннарга берәү дә комачауламый.
Әнә шунда башлана да инде гуннарга яла ягу. V гасырда яшәгән тарихчы Евгений бу хакта болай дип язып калдыра: «Җиңелгән готларны гуннар тәмам туздырып ташлыйлар, готларның күбесе һәлак була». Тарихчы, әлбәттә, монда шактый күпертә, чөнки күп кенә остготлар (гуннар аларны «аскы готлар» дип атаганнар) гуннарга кушылалар һәм хәтта чорына күрә тиңе булмаган Каталон орышында да гуннар ягында сугышалар. Монда исә гуннар Германрих король кул астында интеккән кавемнәрне азат итәләр, аларга ирекле рәвештә көн күрергә мөмкинлек бирәләр. Гуннар гаскәрләренең артуы дабары тик шуннан гына. Ә бериш остготлар исә кан кардәшләре вестготларга (гуннар боларын, «өске готлар» дип атаганнар) барып кушылалар. Ошбу булган хәлдән соң да гуннар көнбатышка таба хәрәкәт итүдән туктамыйлар. Ниһаять, алар Днепр елгасына җитәләр, ә өске готлар аларны елганың уң ягында көтәләр. Әмма гуннар монда да тукталып калмыйлар, айлы төннәрнең берсендә елганың өске ягындагы кичүдән чыгып, готларга ташланалар. Көтелмәгән бу һөҗүмнән паника куба, готлар тәртипсез рәвештә кача башлыйлар. Бер ише, кача-кача, Дунайга кадәр барып җитә һәм Көнчыгыш Рим императоры Валенттан канат астына алуын сорыйлар. Император Валент рөхсәт итә, әмма шарт куя – чукынырга. Готлар ария юнәлешендәге христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булалар. Бу хәл 376 елда була. Һәм бу готларның тарихы шунда тәмамлана да.
Ә зур булмаган кавемнән торган Атанарих җитәкчелегендәге готлар гуннардан карурманга качып котылалар. Монда алар ыстан коралар, Өрәк аллаларын куялар һәм кул астындагы әсирләрне шул аллаларына корбан итәләр.
Днепрның уң ягына чыккан гуннар белән бу вакытта Баламбир хан идарә итә. Днепрның уң ягында берара ял иткәч, гуннар V гасыр башында янә көнбатышка таба кузгалалар һәм, иң гаҗәбе, орыш-сугышсыз Паннония даласына килеп чыгалар. Бу дала аларга Җаек-Идел-Дон буйларындагы далаларны хәтерләтә, шунда тукталалар. Аркадаш йөзендә гуннарга ияреп килгән остготлар короле Ардарихка Баламбир хан Дакия җирләрен биләргә куша. Соңрак бу король Атилла ханның иң якын дустына әверелә…
Әнә шулай гуннар тыныч кына Паннониягә килеп урнашалар. Ауропа тарихчылары язганча, «гун урдаларының коточкыч явы» әнә шулай тәмамлана. Гуннар турындагы тарихны, Авель турында Каин оныклары яза бит. Алардан тагын нәрсә көтәсең инде!
Чынында исә Византия илчеләре гуннарның башкаласы Паннониядәге калага түгел, ә Кара диңгез буендагы далада була. Менә ни өчен 412 елда Византия империясе илчеләре Паннониягә юнәлмиләр, ә Кара диңгез буендагы гуннар каласына, төп калага киләләр.
Л. Н. Гумилёв.
«Тысячелетие вокруг Каспия» китабыннан
Бу кала бүгенге Азов каласы (Азак) булган булса кирәк, император илчеләрен гуннарның олуг ханы Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә кабул иткән булырга тиеш.
Яңа көнне каршы алгач, бар өметләрен Тәңрегә тапшырып, унуклар ике төркем булып, ике якка сәфәр чыктылар. Угорлар тарафына юл алган Сакмар меңбаш һәм Тугран төркеме белән аерылышкач, Көнбаш атакай Кара Иделгә җитеп килгән Мәңгүк хан төркемен куып җитте, һәм, аты хан аты башы белән тигезләшүгә:
– Хан, табында әйтеп тормаган идем, кичә кич белән сарматларда калдырган чапкыным кайтты, Бәһрам бәк ясак җыярга аланнарга таба кузгалган икән. Кһм, ыстанда гүзәл Сафура бикә үзе генә калган. Әйе, минем хыянәткә барасым килми, Иделне кичәбезме, әллә соң Бәһрам бәк кайтканны көтәбезме? Хәер, син – хан, үзең хәл ит, – диде.
– Кичер, атакай, Сармат хан кызы Сафураны мин таш яуса да барып күрермен. Бишектәге бала бишкә үзгәрә, дисәләр дә, минем аңа булган мәхәббәтем әле булса сүрелгәне юктыр.
– Йа Тәңрем, – диде Көнбаш атакай. – Юраганым юш килде. Бәһрам бәк бер дә бикәсе сүзеннән чыкмый икән. Чапкыным сүзләренә ышансак, Сафура бикә күз алмастай чибәр, горур, татлы телле икән. Килгән кунакларны Бәһрам бәк белән тигез бүкәндә утырып кабул итә, ди. Шыттырмаса, чапкыным әйтә: «Мин тәгаен аңламадым, кем идарә итә ил белән— Бәһрам бәкме, сылу бикәме?» – ди. Вәсих белән Курсих угланнарым калдыруым да шул Сафура бикә аркасында булды, хан. Иң әүвәл угланнарымны калдырыруны бикә үтенде, бикә сорады, Бәһрам бәк аны куәтләп кенә торды. Мин моны сарматлар белән кушылу теләге белән кылдым, хан. Унукларга угорлар белән генә түгел, сарматлар белән кушылу да куәт өстенә куәт бирер. Ә син, Мәңгүк хан, атакаең киңәшен тот – тап бикә күңеленә ачкыч. Минем өмет синдә, хан. Йә Сафура бикә күңелен яулыйсың, йә без буш кул белән борылып кайтып китәбез. Бикәгә тәмле телең кызганма, хатын-кыз ирләрне колагы белән яратыр, диләр. Кирәк икән, сандугач булып сайра. Син аңа ап-ачык итеп әйт, аталарыбыз теләге турында ни уйлыйсыз, бикәм, диген. Без әле Иделне кичмәгән, кем йөзендә барабыз Сармат хан кызы Сафура кырына?
– Мин хан йөзендә барам, атакай, унуклар ханы йөзендә. Мин аңа әле булса гашыйк, гәрчә булган хәлләргә күп еллар узса да, яшьлектәге түрдә, картлыктагы чөйдә, диләр. Ул бикә туган якларыма кайта-кайтуга ук инде йөрәк түрем биләде. Яшьлек хатам үз теләгем белән кылмадым, бикә мине аңлар, аңларга тиеш. Кинәт кенә туган туфрагымда балачактагы мәхәббәтем дөрләп кабынып китте, атакай. Ятсам ул, торсам ул күз алдымда.
– Димәк, Иделне кичәбез. Кичәрбез дә ыстан туктарбыз. Яңа көн тугач кына, Тәңребездән игелекле көн теләп, ары таба китәрбез. Тик, Мәңгүк ханиям, үзем сине котыртам, үзем куркам. Без анда чакта көтмәгәндә Бәһрам бәк кайтып төшсә…
– Төшсен, мин аңа хан йөзендә барам, илче генә түгел. Ахыр килеп, мин аңа хан йөзендә яучы булып барам. Минем төп максатым – улларымны, асыл егетләремне өйләндерү.
– Сылу бикә, сылу бикә кызларын бирерме соң? Бик ихтимал, ул сине онытмагандыр. Бала хыялы – күктә, балигъ хыялы җирдә булыр, ди.
– Сылу бикә минем белән килешер, атакай, теләгемә аркылы төшеп ятмас. Мин аның каршына үсмер чактагы насыйбы йөзендә генә түгел, онытылмас хатирәсе булып та барам. Туран дөньясында даннары еракларга таралган төрекләр ич без. Кирәк икән, мин аның алдына төшәрмен, атакай, әмма үз дигәнемә ирешермен.
– Менә-менә, шундый ханны күрәсем килгән иде дә минем юлга чыкканда. Сылу бикә, үзе баладан мәхрүм булса да, сараен тутырып кызлар тота икән, диделәр. Угылларыңны да, егетләреңне дә мәхрүм итмәс, шулай дип юрыйк, Мәңгүк хан.
– Бикәне баладан мәхрүм, дисең, атакай. Бу хакта мин болай уйлыйм, димәк, сылу бикә Бәһрам бәкнең мәхәббәтен йөрәк аша уздырмаган. Мәхәббәте йөрәк аша узганда гына, хатын-кыз ир-аттан бала табар, диләр. Димәк, сылу бикә мине көткән. Инәй аллабыз, тиңгә – тиң, ишкә иш килгәндә генә, мин аларга бала бүләк итәрмен, дигән ич.
Көнбаш атакай кайнарланып сөйләгән ханны тыңлады, әмма кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Ак төрекләр ханы Мәңгүк Сармат ханы кызы Сафура янына канатланып бара, димәк, ул аңа әле булса гашыйк. Хан тәмам үз төркеменнән адашып калган очар каз, кыйгаклап кычкыра башлады. Күк алласы Тәңре булса, Җир алласы – Мәхәббәт, дияр иде мөгаллиме Дәян.
Шулай сөйләшә-сөйләшә, Кара Иделгә җиттеләр. Багучылар алдан тапкан кичүдән сарматлар ягына чыктылар да Иделгә коеп яткан инеш тугайлыгына ыстан туктадылар. Атларын утларга җибәреп, кунарга булдылар. Курыкмадылар, шуңа карамастан, гәрчә сарматларга изге ният белән килсәләр дә, каравыл куйдылар. Төн тыныч үтте. Иртән күзләрен ачсалар, янәшәләрендә атлары пошкыра, әрәмәлектә берсеннән берсе уздыра-уздыра сандугачлар сайрый. Әнә шулай каршылады Мәңгүк хан туар көнне. Тәңресенә дога кылды, изге көн бирүен теләде. Көн ачылып, елга буендагы томан таралуга, унуклар таң калдылар, аларны тыгыз рәтләр белән сармат сугышчылары уратып алган иде. Ашап-эчеп кузгалып кына киләләр иде, барысы да, сикерешеп, аякларына бастылар, ат тезгеннәренә ябыштылар. Унукларны боҗрага алучылар җәяләренә уклар элмәсәләр дә, йөзләренә багуга, унуклар күрделәр – сарматлар йөзендә бер дә дустанәлек күренми. Мәңгүк хан ат башыннан алды да, очлымына ике кош каурые кадаган (йөзбаш булса кирәк иде) йөзбашка таба кузгалмакчы итте. Әмма аны Көнбаш атакай туктатты:
– Хан, синең алда дошман. Аларның безне әсир итүләре бар.
Мәңгүк хан туктады һәм сармат яугирләрен янә бер тапкыр күздән кичерде. Хан буларак ул барысын да сүзсез аңлады. Алар – әсирләр, һәрхәлдә, әсир ителү алдында торалар. Сарматларга каршы тору һәм алар белән орышу зур ахмаклык булыр иде. Ахыр килеп, аларның максатлары сугышу түгел, алар кызлар сорарга килделәр. Шуңа күрә Мәңгүк хан кыю төстә очлымына ике каурый кадаган меңбашка таба кузгалды. Шулчак сарматлар җәяләренә ук элделәр.
– Хан, коралларың калдыр, – диде Мәңгүк ханга атакай Көнбаш.
Мәңгүк хан хәнҗәренә кадәр багучысына салып бирде һәм туп-туры сармат меңбашына таба китте. Меңбаш һәммәсеннән дә аерылып тора, һәм ул аты белән дә калкурак урынга туктаган иде. Ни тәкәббер кыланса да, Мәңгүк хан үзенә җитәрәк, хөрмәт йөзеннән булса кирәк, меңбаш атыннан төште, ат башыннан тотып, унуклар ханын көтеп алды.
– Баһадир, мин ак төрекләр ханы Мәңгүк хан, – диде, килеп җитәрәк күкрәгенә кулын куеп, илбашы. – Мине сылу бикә Сармат кызы Сафура тарафына алып барсагыз иде. Йөк-йомышым бикәдә минем, меңбаш.
– Хан, – диде баһадир, Мәңгүк ханның баш иеп сәламен алгач. – Бикәнең әмере шундый. Яугирләрегезне ыстан туктаган җирдә калдырасыз, Көнбаш атакай белән үзең миңа иярәсез.
Мәңгүк хан артына каерылып карады һәм кул ишарәсе белән Көнбаш атакайны дәшеп алды. Көнбаш атакай һәм ике сакчысы килеп җиткәч, атына атланды да сармат баһадирына иярде.
Шактый юл узгач кына, елга ярына сыенып утырган авыл күрделәр. Авыл зур, хәтта артыгы белән зур иде, Мәңгүк хан хәтта аның очын-кырыен күрмәде. Ишәйгән сармат кавеме, меңнәрчә йорт күтәрелгән төбәккә туктаган сарматлар чираттагы ыстаннарында җәйлиләр иде. Кибет-арбалары да шунда ук. Йортларны үзәккә таба боҗра-боҗра итеп куйганнар, боҗра араларында тәртәләрен югары күтәреп бәйләгән арбалар, арбалар тирәсендә бала-чага мәш килә. Арбаларның күбесендә сәрпи уклар урнаштырылган. Боҗраның иң уртасында, бер дә фарсы шаһиншаһныкыннан ким булмаган төсле, тукымадан зур чатыр. Чатырга җитәрәк, сармат баһадиры ак төрекләргә атларыннан төшәргә кушты һәм, Мәңгүк хан белән Көнбаш атакайны ияртеп, мәһабәт чатырга таба китте. Хәер, чатырны күрүгә үк, Мәңгүк хан: «Сафура бикә чатыры», – дип уйлаган иде, шулай булып чыкты да.
Чатыр матур, тоташ ак ефәктән – алтыпочмаклап куелган. Һәр почмагында җәйрән сурәте төшерелгән, түбәсендә куе зәңгәр әләм җилферди.
Чатырга җитәр-җитмәс, сармат меңбашы Мәңгүк ханны алга чыгарды, ә Көнбаш атакайга сабыр итәргә кушып, үзе белән алып калды.
– Сезне Дәян атакай көтә, – диде меңбаш һәм чак кына арырак утыртылган зәңгәр киез белән капланган йортка күрсәтте.
Мәңгүк хан артына әйләнеп карамады, аның кисәк кенә йөрәге леперди башлады, аяк астындагы җирне тоймас булды. Мәңгүк хан базынкы буйлы, зәңгәр күзле, йомры җирән сакаллы ир уртасы булырга җыенган кеше иде. Аңа һәрчак хатын-кызлар күзе төште. Шуңа карамастан атасы Шимбай кебек дүртәр-бишәр хатынга өйләнә алмады, ике хатын белән генә торып калды. Тик соңгы орышта икесеннән дә мәхрүм ителде. Хак, тәүгесе ир-канатына ике малай калдырып, үз үлеме белән Тәңре янына китсә, икенчесе ике малай тапкан булса да, Мәңгүк ханга ияреп, орыш артыннан орышка керде, ирләргә хас батырлык белән дошманга каршы сугышты һәм орышларның берсендә ятып та калды. Атилла углы, анасы уктан алынганда, бүреге белән яңа уйный башлаган иде, бүген исә, кайчандыр Сафураның колагын тешләгән кебек, колак тешләргә дип, Айгөл апасына китте. Мәңгүк хан батыр хатынны үз кулы белән җирләде. Соңгы мәлдә ул аны күз яше аша күкрәгенә кысты, гүя ишетер кебек, бәгырь канына назлы сүзләр тезде. Яраткан иде ул батыр хатынны. Тик барыбер, тәүге хатынын өзелепләр яратканда да, әллә нигә, юк-юк та, үсмер Сафура күз алдына килер иде. Яшьлектәге – йөрәктә, дип тикмәгә генә әйтмиләр икән шул.
Менә ни өчен чатыр кырына җитүгә, аягы атламас хәлгә җитеп, кинәт тукталып калган иде Мәңгүк хан. Үреләсе дә, чатыр япмасын ачасы гына югыйсә, юк, гасабилану да түгел иде бу, курку да түгел иде хәтта, ә еллар буена хыялында йөрткән чынбарлыкка аяк басу иде. Чынбарлык исә кешене һәрчак шикләндерә, икеләнергә мәҗбүр итә.
Ахыр тәвәккәлләде, япманы ачты. Керде. Күзләре тышта калган иде, бер мәлгә һични абайламый ишек яры басып торды. Ниһаять, күзләре ияләнә төшкәч, түр яктагы түмәрдә утыручы хатынны абайлады. Шулмы Сармат хан кызы Сафура? Шушы күз камашырлык гүзәллеккә күмелгән сылу беләнме ул үсмер чакта колак тешләште?..
Башта ул гүзәл затка туры карарга кыймады, төркиләргә хас гадәт буенча, бер тезенә төште:
– Гүзәл бикәгә, Сармат хан кызы Сафурага, саулык-тазалык телим! Баһадирың күндергәндер, шәт, сылу бикә, сәнең алда ак төрекләр дип аталган унуклар ханы Мәңгүк. Атам Шимбай орыш кырында ятып калды. Синең алга хан йөзендә үзем килдем. Кабул итсәң кабул ит, кабул итмәсәң куып чыгар…
Сафура бикә аңа бер сүз дә әйтмәде, каршындагы түмәрдән урын күрсәтте, имеш, әүвәл утыр. Мәңгүк хан Сафура бикә күрсәткән түмәргә утырды, кулларын тезләренә куйды һәм янә гүзәл бикәгә исәнлек-саулык теләде. Әйтер сүзем әйтә алмый калырмын дигәндәй кабаланыбрак:
– Атамны җирләгәч, сылу бикә, җәйли-җәйли, Җаекка җиттек, менә, ниһаять, борынгы Угыз бабабыз көн күргән далага килеп егылдык. Ыру-кавемем чарасыз калудан килдем мин сәнең кырыңа, сылу бикә. Соңгы орышта олауларыбызны гына түгел, кибет вә хатын-кызларыбызны да югалттык. Яугирләремнең асыллары орыш кырында ятып калды. Унуклар кавеме тәмам саташкан байгыш хәлендә хәзер. Мин, Шимбай хан углы Мәңгүк, инде хан йөзендә күп еллар элек күрше булган сарматларга килеп егылырга мәҗбүр булдым. Бабаларыбыз гына түгел, аталарыбыз кызлар алышып, дустанә-тату күрше яшәүләрне дә искә алып, сылу бикәнең мәрхәмәтенә өмет итеп, гүзәл бикә, синең аягыңа төшәм… – диде.
Шул сүзләрне әйтте дә Мәңгүк хан, күзләрен күтәреп, Сармат хан кызына карады. Карады да исе-акылы китте. Ярым караңгылыкка тәмам күнеккән күзләре каршында гелән күктән төшкән алиһәдәй Сармат хан кызы Сафура утыра. Бикәнең йөзендә нурлар биешә, бит-йөзендәге сипкелләр һавадагы йолдызларны хәтерләтеп, үзе тулган ай кебек утыра сыман тоелды. Шулчак гүзәл бикә тыенкы гына елмайды һәм, дугаланып торган иреннәрен ачып, бәхетсезлеккә дучар ителгән унуклар ханына иминлек теләде.
О проекте
О подписке