Читать книгу «Сайланма әсәрләр» онлайн полностью📖 — Мусы Джалиля — MyBook.

Тирга

 
Кояш, малай,
          бик төз атучы икән,
Нурын төртте
          туры йөрәккә.
Әйтерсең бу йөрәк мишень аңа,
Әйтерсең ул тирга эләккән.
Мин күземне кысам,
                    кояш миңа
Мишень төсле күренә кечрәеп.
Сизәм,
          мине җиңәр
                    бу йөрәкнең
«Атучы бул» диеп көчләве.
Бер шлемлы егет күргән саен,
Мине хәзер шушы уй баса.
Әхмәт туган[3],
          ташла каләмеңне,
Әйдә, киттек тирга,
                    булмаса.
 
 
Беләм сине,
Синең күз укларың
Кәгазь юлларына тегелгән.
Кара савыты сиңа —
                    мишень булып,
Каләм —
          мылтык булып күренә.
Без күптәнме әле синең белән
Яңа җиңүләргә барышлый —
Кулыбызга кыскан винтовканы
Кара-каләм белән алыштык?!
Мин ялгышам,
                    юк, юк,
                    алай түгел,
Без фронтта курыкмый-чигенми
Дошман белән күзне терәшкәндә,
Син шундый ук шагыйрь идең бит!
Без анда да күмер каләм белән
Тәмәкегә дигән кәгазьгә —
Шигырь яздык…
          Безнең җыр катышты
Туп авызыннан чыккан авазга.
Винтовкамы,
          әллә каләм микән
Ул вакытта күбрәк көч биргән?
Без җиңә алдык бары
          винтовка һәм
Каләм биргән күмәк көч белән.
 
 
Кояш, шаян,
          күзен кыскан төсле,
Җем-җем килеп карап тора да
Нуры белән туры
                    йөрәгемә
Прицел алган төсле кылана.
Без кояшлы көнне
                    винтовкалар
Уты белән алдык сугышып.
Без көрәшле көнгә
                    багышлыйбыз
Җырыбызның кайнар сулышын.
Бездә хәзер тирны тормышында
Үз итмәгән кеше сирәктер.
Көрәш безне оста атарга да,
Оста җырларга да өйрәтте.
Җырны ничек
                    дошман окобына
Оста төзәп ата белсәк без,
Винтовкадан шулай ата белик,
Бер пуля да әрәм китмәсен.
Әхмәт туган,
          әйдә, тирга киттек,
Минем киңәш шушы сиңа да,
Төз атучы булдык без җырда да,
Төз атарбыз чиксез тирда да.
 
Февраль, 1933

Исемдә

 
Беренче кат сөю дәрте белән
Елмайганың минем исемдә.
Күзләреңә карап: «Сөям», – дигәч
Оялганың минем исемдә.
 
 
Өметләрем кинәт юкка чыккач,
Йөрәк әрнеп газап эчендә,
Төннәр буе күзгә йокы керми
Сызланганым минем исемдә.
 
 
Үтте инде ул көн;
                    хәзер бар да
Күргән төсле бары төшемдә.
Яндырса да сөю, туңдырса да
Туйдырмый икән, шунсы исемдә.
 
1933

Язгы юлда

 
Кар шул инде,
          тузган чикмән кебек,
Аннан киткән,
          моннан сүтелгән.
Кар чикмәне хәзер җитми
                    кырның
Коңгырт-кара тәнен өртергә.
 
 
Кояш ашыга
          безнең калку кырны
Ак күбекле кардан әрчергә.
Безгә хәзер менә әйтергә иде:
– Даёшь, кояш,
                    иртә чәчүгә!..
Юк шул, Мотый,
                    безнең тамак кипкән,
Борын очына саркый тиребез.
Без орлыкны ташып куймаганбыз,
Сынык юлдан чана сөйрибез.
Тузган чикмән ямап йөргән кебек,
Кардан карга сикереп, әйләнеп —
Без кайтабыз авыр йөк өстендә,
Иртә чәчү безгә кайда әле!..
 
 
Тузган чикмән күпме ямасаң да
Сүтелә инде,
          без дә, кар эзләп,
Күпме сөйрәлсәк тә,
                    яз соңламас,
Яз үзенчә кышны каезлар.
Сиңа карыйм, Мотый,
                    тирләгәнсең,
Мыш-мыш килеп, атны куасың.
Син әйт инде,
                    болай безнең амбар
Уңыш белән кайчан тулар соң?
 
 
Орлык фондын җыйнап куяр көнне
Безнекеләр йөрде кинәнеп:
– Район бирер әле,
                    юк орлыкны
Каян җыйыйк? – дип сөйләнеп.
Хәзер карыйм сиңа,
                    мыш-мыш килеп,
Алып кайтасың район орлыгын.
Кышкы юллар көлеп яткан чакта,
Сез соң нәрсә карап тордыгыз?
Кар шул инде – тузган чикмән хәзер,
Аннан киткән,
          моннан сүтелгән.
Юллар сынык,
          мескен ат терлеге
Бер атлый да карга сөртенә.
Ул малкайга хәзер әйтергә иде:
– Аша, малкай, симер,
                    аннан соң,
Тырма җиткәч, кырда «эһ» тә дими,
Басуларның чәчен тарарсың.
 
 
Юк шул, Мотый,
                    хәзер безнең малкай
Кара җирдә чана өстерәп,
Иңбашлары чыга,
                    өйгә кайткач,
Аурып ятар шуның өстенә.
 
 
Кояш көлә,
          кояш кызганмый да,
Кар чикмәнен сүтә,
                    тарткалый.
Аңар зәвык, ахры,
                    колхозчының
Эш өстендә йоклап ятканы.
 
 
Юк, без хәзер, Мотый,
                    кулыбызны
Күтәрербез,
          шушы ачудан
Иртә орлык,
          иртә мал хәзерләп,
Иртә чыгып,
          иртә чәчүгә!!!
 
1933

«Таң атканчы икәү бергә булдык…»
(Соңгы кич)

 
Таң атканчы икәү бергә булдык,
Серләр сөйләп үтте ярты төн.
Син, ай төсле балкып, төн буена
Йөрәгемне минем яктырттың.
Таң сызылды,
Мине иң соңгы кат
Син үптең дә аннан кузгалдың.
Таң алдыннан баткан ай шикелле
Әллә кая киттең, югалдың.
Тәрәзәмнән кояш караганда,
Мин, ялгызым өйдә каңгырып,
Утыра идем инде авыр сулап,
Сине көтеп, сине сагынып.
 
 
Ник килдең син, кояш, күрмисеңме
Минем башым авыр кайгылы?!
Ник килдең син матур төнне куып,
Ник урладың минем аемны?!
Ник тиз үтте шулай бу серле төн,
Нигә шулай иртә атты таң?!
Кая киттең…
          миңа шундый назлар
Бүләк иткән көләч ләтыйфәм? —
Белсә идең минем, йөрәк дустым,
Белсә идең минем күңелне…
Бу соңгы кич миңа яшьлегемнең
Соңгы җыры булып күренде.
 
 
Бу соңгы кич – минем иң ялкынлы
Хисләремне үзенә яшерде…
Синең белән бергә мәңге миннән
Киткән төсле булды яшьлегем.
Әллә нәрсә булды бу күңелгә,
Ник мин болай янам, борчылам.
Кич ятсам да, һаман сине уйлыйм,
Таң атса да, сине юксынам.
Мин онталмам, ахры, синең назны,
Синең күкрәгеңнең җылысын!..
Син калдырдың миндә мәңге бетмәс,
Мәңге сүнмәс сагыну тойгысын!..
 
 
Еллар үтә…
Ә мин һаман көтәм,
Бу гомернең гөле сулганчы —
Күрсәм иде сине тагын бер кат,
Сөйсәм иде сине туйганчы!
Теләр идем хәзер…
Исергәнче
Ал иренеңнән синең үбәргә!
Үлгәндә дә сөю җырын җырлап,
Синнән ялкын эчеп үләргә!..
 
1933

Колхоз кызына

 
Мин алдым да,
          никтер, кызыксынып,
Хезмәт дәфтәреңне карадым.
Күңлем сизде —
          кинәт бөрлегәндәй
Алсуланды синең яңагың.
Кояш инде
           ерак офыктагы
Болытларга кереп күмелгән.
Сезнең сабан
          офык яктысында
Ялтыр-йолтыр чагылып күренә.
Болыт аша качып-посып кына
Нурын сузган кояш шикелле,
Керфек аша
          көләч карашыңны
Суздың миңа,
          көлеп сөйкемле.
 
 
Мин дәфтәрдә күрдем
          нормаларның
Бик еш кына йөздән ашканын,
Шуңар синең горур йөрәгеңдә
Сөенү дәрте ярсып ташкандыр.
Битләреңдә уйный
                    кызу эшләп
Арганлыктан туган кызыллык.
Ул – яшьлегең таңы —
          эш өстендә
Туа булыр шулай сызылып.
Маңгаеңа кунган тир тамчысы
Керфегеңә төшә егылып.
Ул —
          шулай ук синең яшьлегеңнең
Таң аттырып туган чагыдыр.
Шомырт чәчең, җилгә дулкынланып,
Иелеп үбә шаян кашыңны.
Син оялдың,
           кинәт, түбән карап,
Күзләреңнең көлүен яшердең.
Мин сокланам,
          зәңгәр колхоз кыры
Таудай уңыш бирү өстенә
Батыр эшләп, матур көлә белгән
Шундый сылу кызлар үстерә.
Бу кырлардан ерак китсәм дә мин,
Тирән калыр минем хәтердә —
Дулкынланып торган киң басулар,
Шул басуда йөргән батырлар.
 
 
Хуш, акыллым!
          Бик тиз күрешмәсәк,
Сагыш белән йөзең сулдырма!..
Сайраштык без язгы сабанда,
Ыңрашмабыз көзге ындырда!
 
 
Бүләк итеп миңа яулык чикмә,
Минем күңлем сине, ягымлым,
Сабан теше белән казып чиккән
Колхоз кыры белән сагыныр.
 
1933

Карлар

 
Җил изүемне чиште,
                    кар каймагын
Күкрәгемә сылап җибәрде.
Ул, ахрысы, минем йөрәк утын
Шул кар белән басыйм дигәндер.
Җил, белмисең,
                     йөрәк эссесенә
Түзә алмый синең карларың.
Күкрәгемдә һаман ялкын калды,
Син китергән карлар калмады.
Мин каерылып карыйм көнчыгышына,
Баса алмыйм күңел газабын.
Җил, сизмисең,
           минем уйлар сагына
Фәйрүзәсе булган Казанны.
Якын идем,
           поезд еракларга
Алып китте мине каныгып,
Нигә инде мине аерды ул,
Нигә инде аны калдырды?
Инде менә күңлем чәшкәләрен
Тутыра алмый хәзер саргая,
Көләч, матур Фәйрүзәсе булган
Шул Казанны өзелеп сагынам.
 
1933

«Бүген таңда ап-ак карлар яуды …»

 
Бүген таңда ап-ак карлар яуды,
Ә кич белән бар да эреде.
Мин көрсендем,
Минем сөенечем дә
Шулай эрер кебек күренде.
Иртән кояш иде,
Ә кич белән
Күк төренде ямьсез болытка.
Синең сөю әгәр шулай булса,
Мин үләрмен, җаным, хурлыктан.
 
 
Карлар язгы урам уртасыннан
Җырлый-җырлый агып китәләр…
Бу сөешү шулай агып бетсә,
Күңелем,
Безгә ни хәл итәргә?
 
 
Бик еракта минем кояшым бар,
Томан каплап тора араны,
Өзелеп сагынам
Матур кояшымның
Томаннарны ертып каравын.
Мин нишләрмен,
Шушы кояшым да
Бер көн килеп мине алдаса?
Болытлары качкан кояш төсле
Хыялымнан эз дә калмаса?
 
1933

«Еллар, еллар …»

 
Еллар, еллар…
Сезнең һәркайсыгыз
Сыйпап үтте минем битемне.
Чәчләремне күмеп ташлар өчен,
Ефәк кебек карлар китерде.
 
 
Сезнең эзләр буй-буй сызылып калган,
Җыерчыклар тулы маңгаем.
Шул эзләрдән аксын дидегезме
Яшьлегемнең алсу таңнарын.
 
 
Үпкәләмим сезгә!
Мин яшьлекне
Иң күрекле чорда кабызып,
Иң бәхетле илне төзегәндәге
Кайнар тирем итеп агыздым.
 
 
Безнең илдә тиңсез хезмәт белән
Социализм йорты төзелә.
Минем гомрем кирәк бер таш булып
Кереп ятты шул йорт нигезенә.
 
14 гыйнвар, 1934

Су буенда

 
Яр читендә,
          Агымсуда,
Кызылармеец
          Атын юа.
Ялын тарый,
          Сыртын уа
Һәм басмага
          Карап куя.
Басма өстендә
          Колхозчы кыз
Җитеннәргә
          Су эчерә.
Һәм сиздерми —
          Нитми генә
Яр читенә
          Күз төшерә.
Елга ага
          Бөдрәләнеп,
Кызның алтын
          Чәче кебек.
Кыз керфеген
          Түбән сузып,
Битен каплап,
          Сорау бирә:
– Матур егет,
          Әйтче миңа,
Кызылармеец
          Кемне сөя?
Егет аның
          Янына килеп,
Чәчен сөеп,
          Җавап бирә:
– Кызылармеец
           Синең кебек
Эшчән, батыр
          Кызны сөя.
 
Февраль, 1935

«Дим буена кайтсаң …»

Зәйтүнәгә


 
Дим буена кайтсаң,
                    мин тирбәнгән
Зифа тирәкләрне күрерсең,
Мин аунаган яшел чирәмнәрдә
Ал чәчәкләр өзеп йөрерсең.
Дим буена кайтсаң,
                    яшем тамган
Яшел камышларны өзәрсең.
Камыш төсле зифа гәүдәң белән
Дим дулкынын ярып йөзәрсең.
Мин кайталмам инде Дим буена,
Кайталмаган төсле яшьлегем.
Яшьлегемнең иң саф тойгыларын
Мин Дим ярларына яшердем.
Анда минем кайнар йөрәгемә
Дәртле сөю уты кабынды.
Мин беренче кат сине шунда күрдем,
Күңлем белән сиңа табындым.
Димнең серле яры,
                     дулкыннары
Минем сердәшләрем булдылар.
Алар минем бөтен моң-зарымны,
Уйларымны бүлешеп тордылар.
Мин күңлемнең энҗе-мәрҗән төсле
Иң кыйммәтле яшьлек серләрен —
Беркемгә дә түгел,
                    бары Димгә,
Аның ярларына сөйләдем.
 
 
Ул аңлады мине, дулкын чәчеп,
Күбекләнеп ярга сикерде.
Йөрәгемдә ярсып дулкынланган
Минем тойгыларым шикелле.
Ул тирбәтте мине дулкынында,
Ул күңелне назлап ярсытты.
Хыял белән торып, сиздермичә
Алып калды минем яшьлекне.
Хәзер менә сагынам зәңгәр Димне,
Аның уйчан серле агышын.
Димдә минем назлы мәхәббәтем,
Димдә минем яшьлек сагышым!
Хуш, Дим кызы!.. Минем сөюемне
Саклап мәңге йөрәк түреңдә,
Дим шикелле ак син тыныч кына,
Кайгы күрми гомер-гомергә.
Ә мин шулай Дим һәм син тудырган
Хыял белән ялгыз юанып
Көн итәрмен… серле истәлекләр
Томанына күмелеп, югалып.
Дим буена кайтсаң…
                     икәү бергә
Йөргән юлдан җырлап үтсәнә!..
Бик күңелле булыр, төсем итеп,
Дим чәчәген өзеп үпсәнә!..
 
1935