Солтан газета редакциясенең либералларча салкын исәбенә, мәсләгенә риза булмый: хуҗалар белән сүзгә килә. Ул, энергиясен кая куярга белмичә, әле бер нәрсә, әле икенче нәрсә язып карый. «Йолдыз» ның бер санында ул «Төрек әдибияты», икенче санында эсперантоның файдасы, өченче санында Алтын Урда хәрабәләре турында яза. Ләкин күпме генә чәчелмәсен, һәркайда ул үз идеалларына турылыклы булып кала. Ә аның идеалы – гуманизм, милләтләр дуслыгы, кешеләрнең социаль тигезлеге. Кара реакциянең, котырынып, вак милләтләрне үзара сугышка этәргән чорында ул матбугатта: «Фәлән милләт благородный, ак сөякле вә фәлән милләт «пәст» дигән кебек нәзырлар төптән кубарылып үзгәртелергә тиешләр»[39], – дип язды. Әнә шуңа күрә аның «протестчы калебе» азатлык, гуманизм җырчысы Тукай белән көннән-көн якыная бара. Тукай исә аны халык арасына – демократик рухтагы шәкертләр, журналистлар, приказчиклар, студентлар арасына алып керә.
Баштарак аерым фатирларда фикердәшләр мәҗлесләре оештыралар. Мәсәлән, М. Галинең 1943 елда чыккан бер мәкаләсендә китап бастыручы Хөсәен Әбүзәрев квартирасында уздырылган кичә телгә алына. Анда Ф. Әмирхан, Г. Тукай, танылган скрипач Гали Зәйпин, С. Рәмиев, С. Рахманколый һәм башкалар катнашалар. Зәйпиннең скрипкасына кушылып, үзенең куәтле тавышы белән башта Сәгыйть Рәмиев җырлый, аннан Солтанны җырлаталар. Күпчелек борынгы көйләр җырлана. Солтан мандолинада татар көйләрен уйный. Бу кичәдә Тукай да «Тәфтиләү» һәм «Сүнде дәрт» көйләрен җырлый[40]. Соңрак С. Рахманколый: «Тукай гомумән музыкага гаять хисле булдыкыннан, мин җырлаган вакытта, минем музыка хаталарымны табып күзәтә торган иде»[41], – дип искә алды. Шагыйрьнең соравы буенча аның «Эштән чыгарылган татар кызына» һәм «Милли моңнар» дигән әсәрләрен беренче мәртәбә Солтан җырлый. «Мин, – дип искә алды С. Рахманколый үзенең Тукайга багышланган мәкаләсендә, – шагыйрьнең бу шигырьләрен җырлап, хәтта бәгъзе вакыт елаштыргалый да торган булып калдым»[42]. Әйтергә кирәк, Солтанның җырчы буларак татар яшьләре арасында шөһрәте бишенче еллардан ук килә. Революция көннәрендәге тар күләмле мәҗлесләрдә, мәсәлән, үзенең якын дусты Аитовлар квартирасында, Әмирханнар, Гассарлар белән яшерен җыелышларга Солтанның гармун белән йөргәнлеге билгеле[43].
С. Рахманколыйның концерт эшчәнлеге үз вакытында матбугатта югары бәя ала. «Солтан әфәнде Рахманколый илә Фәүзи әфәнденең «Зиләйлүк», «Ашказар», «Җәмиләбикә» һәм «Гөлчәчәк» көйләрен тәганни итүләре, – дип яза «Йолдыз» газетасы, – тыңлаучыларның һушларына китте вә шул сәбәптән анларны тәкрар чакырып чыгардылар. Хакыйкатьтә Солтан әфәнденең хили гүзәл тавышка малик икәнлеге мәгълүм булды. Тырышып тавышын ислях кыйлган тәкъдирдә аның яхшы ук базында булуы өмид ителә»[44]. Соңрак төрле шәһәрләрдә чыккан татар газеталарында Солтанның музыка һәм җыр остасы булуы турында күп фикер әйтелде. «Вакыт» газетасында К. Бәкер аны «оста музыкант»[45] дип бәяләде. «Кармак» журналы да аны «иң оста музыкант, тәгъриф итеп булмаслык дәрәҗәдә яхшы бер җырчы»[46] дип атады. Шундый бер хәл була: яшьләр кичәсендә программа буенча Солтан җырларга тиеш икән. Конферансье, тамашачылар алдына чыгып, Солтан әфәнденең авырып китүен әйтә һәм залдан гафу үтенә. Ләкин кая ул! Халык: «Чыксын, Солтан әфәнде чыксын!» – дип шау куба, конферансьега алдагы номерны әйтергә мөмкинлек бирми. Кул чабулар, тавыш бөтен залны дерелдәтә. Зал шактый вакыт шулай тавышлангач, сәхнә уртасына аксыл йөзле, хәлсез Солтан чыгып баса. Конферансье аңа урындык китереп бирә. Солтан, халыкка карап, хәлсез генә елмая, урындыкка тотына… һәм үзенең йомшак бәрхет тавышы белән залга моң сибә:
Җәйли лә генә печән чапмадым,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Бөрлегәннәр өзеп капмадым.
Бик күп йөрдем, җаным, күпне күрдем,
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,
Синнән матурны мин тапмадым.
Зал тын алмый тыңлый… Җыр тәмамлана. Солтан, урындык терәгенә таянып, башын ия, йөрәген тота, һаман да хәлсез елмая. Зал тагын ду килә. «Афәрин! Браво, Солтан әфәнде! Рәхмәт!» дигән сүзләр яңгырый.
Андый кичәләргә Солтан үзе белән бергә кечкенә сеңлесе Мәрьямне дә алып баргалый. Кичәләрнең берсендә: «10 яшьлек бер бала (Мәрьям Рахманкулова) үзенең гүзәл нәгъмәләре илә мәҗлескә хазир булган кешеләрне хәйранга калдырды, бөтен зал аны алкышладылар, тәбрик иттеләр һәм клуб идарәсенең үзе тарафыннан бирелгән һәдия илә бәрабәр мәҗлескә хазир булган бәгъзе бер кешеләр тарафыннан да мәзкүр балага һәдияләр бирелде»[47], – дип яза газета. РСФСРның халык артисткасы Мәрьям ханым Рахманкулованың иҗат уңышлары әнә каян башланган!
1913 ел. Мәзлум мужикларның кайнар йөрәкле җырчысы Тукай үлә. Солтан Рахманколый рухи юлбашчысыз кала. 1913 елның апреленнән башлап Солтан тирән күңел төшенкелегенә бирелә, йомыла. Коточкыч җан газабы башлана. Өйдә ишекле-түрле йөреп, аның шигырьләрен яттан укый. Ләкин күңел һаман да эзләнә, борчыла. Аяклар үзеннән-үзе Яңа Бистәгә өстериләр. Татар зираты. Солтан монда бик еш килә. Үзе белән сеңлесе Мәрьямне дә алып йөри. Тукай үлә, ләкин Солтан аннан аерыла алмый. Шулай юллар аны һәрвакыт Тукай янына алып баралар…
«Йолдыз» газетасы 1911 елда берничә тапкыр шундый реклама бирә: Русча белергә теләүчеләргә зур сөенеч! Яңа гына басылып чыкты: бу көнгә кадәр татар матбугатында һич мисалы күрелмәгән, һәркем өчен бер нөсхәсе иң кирәкле вә иң файдалы китап «Русча-татарча мөкәммәл лөгать». Мөрәттипләре: С. Рахманколый вә Г. Кәрам. «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» китабы ватандашларымыз руслар илә мөгамәләдә булган зат өчен рус теленең ачкычы хөкемендә булганга иң кирәкле, хосусан: мөгаллим вә мөгаллимәләр, русча укучы әфәнделәр вә ханымнар, имамлар, рус теленнән тәрҗемә итүчеләр, ниһаять, сәүдә әһелләре өчен иң беренче ярдәм вә һәрвакыт янда булдырырга лязем бер әсәрдер»[48]. Татар газеталары, журналлары бу сүзлекнең чыгуына зур игътибар бирәләр. Теләсә кайда бу хезмәткә реклама, рецензияләр басыла. Шунысы характерлы: либераль буржуаз газеталарда бу китапның әһәмияте рус халкы белән татар халкы арасындагы мөнәсәбәтне ныгытуда дип бәяләнә. «Рус лисанының утыз биш мең кадәр сүзе» кергән бу китап «бик кирәкле вә бик файдалы», – дип яза рецензентлардан берәү[49].
С. Рахманколый бу сүзлекне бик авыр шартларда төзи. Тар гына квартираның өстәле тулы картотека, идән тулы белешмәлекләр, энциклопедия… Язган бер табак кәгазьне күтәреп, «Әхмәтгәрәй Хәсәни вә шөрякәсе» нә китәсең, аннан тамак туйдырырлык аванс аласың. Дөрес, Әхмәтгәрәй Хәсәни – алдынгы карашлы кеше. Солтанның якын дусты була. Шуңа күрә сүзлекне дөньяга чыгару өчен ул хәл кадәре ярдәм күрсәтә.
Рецензентлар һәм реклама бирүчеләр чыннан да ялгышмыйлар. «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» китабы 1911 елдан алып дистәләрчә еллар буенча татарларга рус телен үзләштерүдә өстәл китабы булып хезмәт итте. Октябрь революциясеннән соң да, 1920 елда, бу китап яңадан чыгарыла. «Лөгатьнең беренче мөрәттибе булган иптәшемез Солтан Рахманколый вафат итү сәбәпле, бу тәбгысында аның ярдәменнән мәхрүм калдык», – дип яздылар сүзлекне чыгаручылар анда. Әйе, бу китап халыкка файдалы хезмәт күрсәтте, аның һәр юлында, һәр сүзендә Солтанның соңгы энергиясе, йөрәк җылысы бар иде.
«Мөкәммәл лөгать» китап базарында тиз таралып бетә. Ә Солтан инде икенче хезмәтен яза. «Мәгариф» ширкәтендә ул 1912 елда 3000 сүзле «Учебник-самоучитель разговорного языка для русских» дигән китабын чыгара. «Бу өйрәткеч-дәреслек, – ди ул китапка сүз башында, – татар теле белән кызыксынучыларга татар теленең грамматик нигезләрен һәм практик сөйләшү мәгълүматларын бирүне күздә тота». Рахманколыйның бу китабы да эссе чүлгә төшкән яңгыр тамчысы кебек була – ул да тиз сатылып бетә. Русча өйрәнергә теләүче яшьләр шәфкатьсез: матбугат аркылы алар Солтан әфәнденең «кесә лөгате» чыгаруын сорыйлар, өмет итәләр, көтәләр. Ниһаять, 1915 елда «ике йөз сиксән биткә гүзәл рәвештә басылган вә ун мең чамасы сүзләр» белән «Русча-татарча кесә лөгате» дә дөньяга чыга.
Әгәр бездә кем дә булса берәү сүзлекләр төзү тарихын язса, шиксез, Солтан Рахманколый эшчәнлеген ул кеше беренче дәрәҗәгә куяр иде. Милләтебезгә рус телен өйрәтүдә аның хезмәте бәя биреп бетергесез! Монысын ул тарих язылганчы ук әйтеп куярга була.
С. Рахманколыйның тагын бер өлкәдәге эшчәнлеге турындагы сүзне без ахырга калдырдык. Аның язучылыгы – мәгълүм нәрсә. Заманында тәнкыйтьче К. Бәкер аны «оригинальный хикәяләр язучы» дип билгеләгән иде. Дөрес, С. Рахманколый татар әдәбиятында борылыш ясаган яки зур тавыш куптарган мәшһүр язучы түгел. Аның хикәяләре аз. Ләкин бик үзенчәлекле. Язучы буларак ул 1909 елда «Йолдыз» газетасы битләрендә күренә. Анда Рахманколыйның «Чын хыял» дигән беренче хикәясе басылып чыга. Бу хикәядә әле язучы тулысы белән романтизм тәэсирендә була.
…Кайчандыр шаулап, гөрләп торган алпавыт утары инде җимерелгән, ярым хәрабә хәленә килгән. Хикәянең герое шул утар янына барып чыга һәм, ниндидер шөбһәле, караңгы уйлар эченә батып, утарның тарихын белергә тырыша. Хикәядә чынбарлык, тормыш картиналары әле бөтенләй диярлек бирелми, ул баштан ахырга кадәр геройның хыялына, аның тәэссоратына корылган. Ләкин бу хәл С. Рахманколыйның беренче адымы өчен генә характерлы була.
Чын-чыннан язучы булып ул бик кыска вакыт эчендә – империалистик сугышның беренче елларында формалашты.
Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин империалистик сугыш чоры татар әдәбияты турында болай дип язды: «Демократик әдәбият традицияләрен дәвам иттерүче яшь язучылар… үзләренең язганнарында гуманизм һәм сугышка каршы идеяләрне яклаучылар булдылар. Болар арасында Габдулла Харис, Габдулла Сөнгати, Мөхәммәт Гали, Мирхәйдәр Фәйзи һәм Солтан Рахманкулов кебекләрнең әсәрләрен күрергә мөмкин».
Безнең өчен С. Рахманколыйның әдәби мирасыннан нәкъ менә шул өлеше – империалистик сугыш картиналарын биргән өлеше әһәмиятле. С. Рахманколый – сугышның беренче көннәрендә үк сугыш темасын күтәреп әдәбиятка чыккан татар язучысы.
С. Рахманколыйның сугыш хикәяләрендә төп геройлар – түбән катлау хезмәт ияләре. Без аларның барысын да диярлек башта тыныч шартларда һәм аннан сугыш упкынлыгында күрәбез. Язучы канкойгыч сугышның аерым картиналары фонында үз геройларының психологик эволюцияләрен бик оста күрсәтә. Менә укымышлы егет Габделхәмит. Сугышка кадәр ул штабта писер булып хезмәт итә. Русча да укый-яза белгәнгә, аның эше шактый җиңел. Сугыш башлана. Габделхәмит сугышның куркыныч икәнен белә, ләкин нинди була ул сугыш куркынычы, анысын белми. Шуңа күрә ул әле сугышның ялган романтикасы эчендә адаша. Ул, ниндидер геройлыклар эшләп, күкрәк тулы орденнар-медальләр белән өенә кайту турында хыяллана. Ул әле ялгыз шәхес буларак үз даны турында гына уйлый. Сугыш гөрелтесе ишетелү белән, бик нык дулкынланып: «Иптәш! Ишетәсеңме? Әнә аталар… Бу, агай-эне, беләсеңме? Чын сугыш инде бу… чын сугыш! Барып җитсәк иде шунда!» – ди. Ләкин бу әле сугышның үзе түгел, тавышы гына… Габделхәмит, сугыш обстановкасының бөтен детальләренә туры китереп, тәмәке кәгазе кисәгенә (!) әнисенә хат яза. Ул аны мөмкин кадәр әдәби, күтәренке язарга тырыша. Имеш, дошман бер дә ата белми. Габделхәмит, һичшиксез, үлмәячәк, ә киресенчә, күкрәге тулы медальләр белән әнисе хозурына кайтып төшәчәк…
Ләкин, алгы линиягә килеп кергәч, Габделхәмитнең хыялы бер минут эчендә күккә оча. Беренче снарядларның ярылуы Габделхәмитне тораташтай катып калырга мәҗбүр итә. Элеккеге героизм урынына анда ниндидер аңсыз омтылыш, максатсыз хәрәкәт кенә кала. Дошман армиясе дә, ул уйлаганча, ата белми торган солдатлардан гына тормый икән. Яхшы коралланган дошманның снаряд, пуля яңгыры астында, винтовкасының кая икәнен белмичә, окопта яткан Габделхәмит кинәт кенә үзенең бик көчсез бер шәхес икәнлеген аңлый.
Язучы монда сугышның тик бер генә картинасын бирә. Реалист буларак, ул сугыш дәһшәтенең кеше психологиясенә тәэсирен, һичшиксез, дөрес тотып алган. Хикәя кечкенә күләмдә, Габделхәмит хикәянең ахырында әле һаман саташу эчендә кала. Әнисенә язган хатында ул әле һаман «Без җиңәрмез, чөнки безнең йөрәкләремез гайрәт вә Ватанга мәхәббәт белән тулы» дигән ялган патриотизм хыялы эчендә кала. Ләкин, Габделхәмит тагын бер-ике мәртәбә снаряд яңгыры астына кереп чыкса, аның рухи эволюциясе тагын да зуррак үзгәрешләргә дучар булачагы инде көн кебек ачык.
Империалистик сугышның хезмәт иясе массалары өчен ят күренеш икәнлеге аның «Каргыш» хикәясендә бик нык ачыла. С. Рахманколый бу хикәясендә сугыш эчендәге яшь егетнең трагедиясен югары ноктасына җиткереп тасвирлый. Хикәянең герое Гали – Габделхәмиткә капма-каршы тип. Ул – гади кустарь улы, сугыш – аның өчен бөтенләй ят нәрсә. Салкын, юеш окоплар, көзге бураннар аның үзәгенә үтәләр. Снаряд ярылган тавышлар якынрак ишетелгән саен, күңеленә чын курку хисе тула бара… Яшь егет сугышта ике күзсез кала. Аның кайгысыннан әтисе урынга егыла һәм үлеп китә. «Атасының җеназасына Галине җитәкләп алып бардылар…» Хикәя әнә шундый фаҗига белән тәмамлана.
С. Рахманколый – гуманист язучы. Сугыш дәһшәтен ул куе буяулар белән сурәтли. Аның фикеренчә, сугыш – әрәмгә кан кою. «Хөкемдарларның бер кул изәүләре» белән башланган сугыш – крестьян өчен бөтенләй ят күренеш. Бу – С. Рахманколыйның политик зирәклеген күрсәтә. «Дөньяның хөкемдарлары, – ди ул, – бер-берсенә дошманлык игълан иттеләр. Берсен берсе суярга, Җир йөзеннән кырырга, себерергә гаһед итеп, пычакларын кайраштылар» («Каргыш»). Менә шул хөкемдарларның пычак кайрашулары нәтиҗәсендә «Дөньяның гаскәр дип аталган чуалчык шатранҗлары җансыз килешләреннән кузгалыштылар». Шул чуалчык шатранҗ эчендә крестьян агайлар Сафи һәм Нури, сугышның нәрсәгә, кемгә кирәген аңламаган хәлдә, окопта яталар, мылтык аталар. Ләкин бер-берсен бетерергә ният кылучы хөкемдарлар башлаган бу дәһшәт эчендә аларның кешелек хисләре югалмый, киресенчә, аларда, элеккеге ваклыклар, тормыш низаглары онытылып, гуманизм сыйфатлары өскә калка («Булган беткән»). С. Рахманколый бу хикәянең дә сюжет сызыгын реалистик юл белән үстерә.
М. Гафури «Юктырсың ла, Алла» дигән шигыре белән поэзиядә империалистик сугышны политик кискенлектә тәнкыйть итсә, яшь хикәяче С. Рахманколый бу тәнкыйтьне прозада башлап җибәрде.
С. Рахманколыйның берничә хикәясе шәһәр яшьләре, шәкертләр тормышын тасвирлауга багышланган. Бу хикәяләрнең барысы өчен дә уртак бер сыйфат – иске тәртипләргә корылган тормышның тирән фаҗигасе. Ләкин шул фаҗигале сурәтләр арасында да язучы үзенең гуманистик идеяләрен алгы планга куя. Бу яктан аның «Иләй» дигән хикәясе характерлы… Иләй – шәһәр бистәсендә фәкыйрь тормыш төбендә тереклек итүче зәгыйфь бер малай. Бистә мещаннары аны алдыйлар, мыскыл итәләр. Ләкин, физик һәм акыл ягыннан да зәгыйфь булуга карамастан, ул үзен чолгап алган байбәтчәләрдән әхлакый яктан өстен. Ул беркатлы, ышанучан. Ул беренче карауда да синең симпатияңне яулап ала. Шуның өстенә ул бөтен бистә халкын гаҗәпкә калдырырлык геройлык эшли, сеңлесен үлемнән коткара. Иләй ахырдан фаҗигале рәвештә һәлак була. Гомумән, язучының үз биографиясе белән геройлары биографиясе арасында тирән аналогия ята. Ул – трагизм.
С. Рахманколый хикәяләре арасында психологик яктан иң тирәне, – ихтимал, «Мәлиха куаклыгы» дыр. Бу хикәя заманында татар яшьләренең теленнән төшмәгән. Язучы монда җан тетрәткеч вакыйгалар аша мәхәббәт һәм тормыш мәсьәләсен ала һәм, Көнчыгыш әдәбияттан килгән традицияләр буенча, гашыйкларның барысын да һәлак итә. Динамикасының көчле, сюжетның серле булуы һәм табигать картиналарын сокландыргыч итеп бирүе белән әсәр укучылар күңелен тиз җәлеп итте.
С. Рахманколый сугышка мөнәсәбәттә пацифистка якын. Империалистик сугышны гына түгел, ул, гомумән, кан коюны кире кага. Ул, баш күтәргән шәхес, хөррият тарафдары буларак, бөтен төрле гаделсезлеккә каршы каләм белән көрәшкән. Ләкин үзен теге яки бу социаль төркемгә бәйләмәгән, дөресрәге, кыйбласын таба алмаган. Әнә шуңа күрә ул – бунтарь, гыйсъянчы. Бу аның иҗатында гына түгел, тормышында да сизелә. Мәсәлән, ундүртенче елгы мобилизациядән ул кискен рәвештә баш тарта. Полиция берничә мәртәбә аның өенә килә. Солтан иң якын һәм ышанычлы булган дуслары Аитовларда һ. б. урыннарда яши. Шуның өстенә анда Тукай үлеменнән соң башланган пессимизм көчәя, гомумән, ул рухани һәм җисмани авыру була (соңгы елларда ул үпкә чиреннән җәфалана). Тормыш тагы да авырлаша, чыккан китаплары өчен «бүген киченерлек» кенә түлиләр.
1916 елның 8 апреле көнне кич урамнан барган чагында, Солтан кинәт кенә үзен начар хис итә башлый. Тиз генә ямщикка утыра да аңа үз өйләренә кайтарырга куша. Күптәннән күрмәгән әнисе янына агарынып килеп керә һәм ике генә сүз әйтә: «Исмәгыйльне чакырыгыз», – ди. Исмәгыйль Аитовны алырга йөгертәләр, ләкин берничә минуттан 28 яшьлек егет күзләрен мәңгегә йома. Күмү мәшәкатьләрен Исмәгыйль Аитов үз өстенә ала.
…Без Казан газеталарының шул көннәрдә чыккан саннарын актарабыз. Уебызча, Солтан Рахманколый турында зур некролог булырга тиеш. Ләкин кая ул! Менә фәлән байның үлүе турында беренче биттә кара калын хәрефләр белән белдерү. Менә фәлән байның әнисе «дарелфәнадән дарелбәкага рихләт әйләде, җомгадан соң Юнусовлар мәйданында җеназа намазы укылачак» һ. б. Бары тик «Йолдыз» газетасының 3 нче битендә Ашыт базарында он бәяләре һ. б. хәбәрләр арасында алты-җиде юллык хәбәр басылган: «Лөгать китабы һәм башка русчадан тәрҗемә иткән әсәрләр илә танылган Солтан әфәнде Рахманкулов вафат булган». Нәкъ мәрхүм Тукай әйткәнчә инде:
Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,
Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.
Безгә билгеле булганча, бу турыда бары тик өч кенә матбугат органы аваз биргән. Болар – «Аң» (Казан), «Кармак» (Оренбург) журналлары һәм «Сүз» (Мәскәү) газетасы. Ләкин хикмәт санда түгел. Монда иң әһәмиятле момент шунда ки, бу органнарның барысы да бердәм рәвештә С. Рахманколыйның вакытсыз үлемендә иҗтимагый шартларны гаепләделәр. С. Рахманколыйның татар халкы өчен нинди кыйммәтле кеше булганлыгы, үзе үлгәч, тагын да ачыклана! «Кармак» журналының һәм «Сүз» газетасының чыгышлары аеруча үткен. «Кармак» Казан газеталарына зур гаеп ташлый. «Гәзитәләремез, хосусан, казанныкылар мәрхүмнең тәрҗемәи хәлен язарга да тәнзил итмәделәр, – дип яза ул. – Хәлбуки «Кояш» һәм «Йолдыз» да балык базарының яшерен квартираларында әллә нинди исерек…ләр…нең үлеменә дә байтак кына урын бирелгәнлеге укучыларның һәммәсенә дә мәгълүм».
С. Рахманколый ни өчен шулай үлде соң? «Кармак» моңа шактый ачык, тирән итеп җавап бирә. «Казанда печән базарының яшь эгоист интеллигентлары, гомумән, кеше тәкъдир итү истигъдадыннан мәхрүм булганга, яшь көчләргә ярдәм кулы сузу үзләренең бурычлары икәнлеген аңламаганга, арка терәкчесез яшь табигатьләрне һәлакәт чокырына өстерәүне гадәт итеп алганга, билгеле, матбугат дөньясында үзенә, гыйльми дәрәҗәсенә һәм табигый истигъдадына вә мадди хәленә муафикъ урын таба алмады, таптырмадылар. Мәрхүмнең халәте рухиясенең шундыйлыгыннан Казан матбугаты каһарманнарының һәрберсе истифадә иттеке хальдә аны кызганучы, ачык күз белән караучы вә аның истигъдадын тәкъдир итүче булмады! Мәрхүмнең еллар буенча мөхакәмә итеп тау кадәр китаплар актарып кына эшләнергә тиешле эшләрне бер-ике көн эчендә, бәгъзе берничә сәгать эчендә (…) мәйданга куярга ярарлык итеп эшләтеп алганнары хәлдә бәрабәренә аның шушы хезмәтен бүген киченерлек… кенә итеп тәкъдир итәләр иде…
Бу – Печән базарының «акыллы башлы» яшьләре тарафыннан һәлак ителгән корбаннардан икенчесе булды. Беренчесе мәрхүм Тукай иде»[50].
Шулай каты хөкем чыгарылды.
Солтан Рахманколый үлгәннән соң «Сүз» газетасы болай дип язды: «…Хәзерге көндә аның үзенә башка булган әдәби дәрәҗәсен вә урынын тоткан бер яшь тә юк. Аның югалуы хосусән Казанда нык ук сизелергә тиеш. Аның вафаты белән Казанның җинаять дәфтәрендә тагын бер исем артты»[51].
Тәнкыйтьче К. Бәкер «1916 елда милли хәятымыз» дигән еллык әдәби күзәтүендә С. Рахманколыйның үлемен милләт өчен зур югалту дип бәяләде. «Вафатлары милләт өчен гомуми заегъ саналырлык» затлар арасында ул «күп тәрҗемәләре һәм лөгать китаплары илә танылган яшь мөхәррир вә оста музыкантлардан» С. Рахманколыйны күрсәтте.
Инде йомгак ясап шуны әйтик: Мәхмүт Галәү тарафыннан чыгарылган «Кармак» журналы Солтан Рахманколый турында болай дип язган иде: «Исән чагында Казан сине никадәр җәберләсә дә, татар дөньясы үлгәнеңнән соң тәкъдир итәчәктер вә калдырган хезмәтләреңнән күз йома алачак түгелдер»[52].
Безнеңчә, хәзер, XX йөз башы әдәбиятын киң планда өйрәнү барган чорда, Солтан Рахманколыйның иҗат эшчәнлеген, чыннан да, тәкъдим итәргә бик тә вакыт җитте.
1966(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)
О проекте
О подписке