Әдәбиятчы һәм тәрҗемәче Габделмәннан һәм Солтан Рахманкуловларның исеме соңгы елларда еш кына телгә алына башлады. Бу мәкаләдә аларның татар педагогикасы өлкәсендәге прогрессив хезмәтләре турында сүз барачак.
Татар мәгърифәтчесе Габделмәннан Рахманколый 1860 елда хәзерге Арча районы Мәңгәр авылында туган. Ул – вакытында үзенең мөдәррисләре, хәлфәләре белән дан тоткан Кышкар мәдрәсәсендә белем алган һәм Казанга укытучылар мәктәбенә укырга килгән. Биредә ул рус әдәбияты белән бик нык кызыксына. Мәдрәсәне тәмамлагач, Габделмәннан хәзерге Саба районы Олы Шыңар авылына мөгаллим булып бара. Җәдитчелек тарафдары буларак, яшь мөгаллим авыл мәктәбенә зур үзгәрешләр кертә: мәктәп стенасына кара такта элә, эскәмияләр булдыра, аларга кара савыты урыннары ясап куя, география, хисап, рус теле укыта башлый. «Әлеп-би» не гыйлемлелекнең чиге дип уйлаган мәчет картларына яңа мөгаллимнең мондый кыюлыгы бер дә ошамый. Җитмәсә, яңа мөгаллимнең кара тактага «+» билгеләре куйганлыгы мәгълүм була. Диндар куштаннар монысына инде тыныч кала алмыйлар. Аларның уйлавынча, бу инде христиан диненә өйрәтү булып чыга. Мөгаллимгә яныйлар, авылдан китмәсәң, эшең начар булачак дип куркыталар. Төнлә белән, саклап торып, алар яшь мөгаллимне бик нык кыйныйлар. Янәсе, авылга рус динен кертергә йөрмә моннан соң, ишетсен колагың… Ләкин Габделмәннан бирешми, яңача укытуын дәвам иттерә, ул гына да түгел, гаилә корып җибәрә.
Соңрак, балаларын русча укыту теләге белән, Г. Рахманколый Казанга күчеп килә. 14 ел буе авыл мәктәбендә мөгаллимлек итеп, ул инде җитәрлек педагогик тәҗрибә туплаган, татар мәктәпләренең барлык кыенлыкларын күргән, үз башыннан кичергән була. Казанга килеп, «Борадәран Кәримовлар» нәшриятына эшкә керү белән, ул татар мәктәпләре өчен уку китаплары әзерләү эшенә керешә. 1898 елда яңа ысул белән укыту өчен төзелгән «Тәнбиһе сыйбъян» («балаларны искәртү, уяту» мәгънәсендә), «Мөгаллим» исемле дәреслекләре чыга.
Габделмәннан Рахманколыйның педагогик эшчәнлегенә бөек рус педагоглары К. Д. Ушинский һәм Л. Н. Толстойның йогынтысы зур була. Бу бигрәк тә аның 1906 елда басылып чыккан «Ачкыч» исемле уку китабында сизелә. Дәреслектә дидактик мәкаләләр, табигать күренешләре, крестьян хезмәтен тасвирлаган кызыклы гына материаллар урнаштырылган. Татар педагогикасы тарихында беренче мәртәбә бу китапка А. С. Пушкин әсәрләренең тәрҗемәләре кертелә (1901 елда ук Г. Рахманколый тәрҗемәсендә «Балыкчы һәм балык турында әкият» аерым китап булып басылып чыга). Ул «Ачкыч» ка А. Пушкинның «Кышкы юл», «Кышкы кич» әсәрләрен һәм «Евгений Онегин» нан бер өзекне тәрҗемә итеп урнаштыра. Болардан тыш, уку китабында аның үз шигырьләре дә бар. Шигырьләрендә демократик рухтагы педагогның тагын бер сыйфаты ачыла: ул капитализм шартларында ярлылыкка дучар ителгән татар крестьянының ачы язмышына сыкрана, сызлана. «Авылда фәкыйрь тормышы» исемендәге шигырь әнә шундыйлардан. Тормыш төбендә фәкыйрьлектән җәфа чиккән ана, баласын тирбәткәндә, болай ди:
Бәгъремә кан сабыша,
Бар да юклык җәфасы…
Бөтен күңеле, рухы белән ярлы халык массалары ягында торган Рахманколыйның әсәрләре шул заман өчен хас булган мәгърифәтчелек карашлары белән сугарылган. Мәгърифәтче Рахманколыйча, «бәхет кәсепкә бәйләнмеш».
Безнең өчен Габделмәннан Рахманколыйның ХХ йөз башында бөек рус әдәбиятына мөрәҗәгать итүе – А. Пушкин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә башлавы бик мөһим. Дәреслекләрендә авыл фәкыйрьләренең тормышын беренче планга куеп, алар язмышы өчен ачынып язуы да аның демократик позициядә торганын күрсәтә. Татар мәгърифәтчеләренең бу сыйфаты 1905 ел революциясе вакытындагы татар революцион иҗтимагый фикеренең формалашуы өчен нигез чыганаклардан берсе булды. Габделмәннан Рахманколыйның педагогик карашлары шул заманның мәктәп-мәдрәсәләр системасына тамырдан үзгәреш кертүне таләп итүгә нигезләнә иде. Схоластик мәдрәсәләрдәге башбаштаклыкка бик нык каршы чыгып, ул татар мәктәп-мәдрәсәләрендә уку срогы даими булуны, класста бертөрле яшьтәге балалар гына укуны, мәктәптә берничә сыйныф булып, имтихан тапшырган балаларның гына бер сыйныфтан икенчесенә күчә баруны яклады. Иң мөһиме: мөгаллим үзе укыту-тәрбия эшен яхшы белергә тиеш дип күрсәтте ул. Татар халкының иске мәдрәсәләре һәм мәктәпләре өчен бу карашлар ул заманда зур яңалык иде. Г. Рахманколый, методист буларак, язу дәресләре өчен дә берничә кулланма эшләп чыгарды. «Хөсне хат мөгаллиме» исемендәге бу кулланмалар үзләренең нигез принциплары белән бүгенге көн педагогикасының таләпләренә дә җавап бирерлек. Г. Рахманколый гарәп хәрефләрен гадиләштерү буенча да зур эш башкара. Типографиягә Рахманкулов хәрефләре белән җиңелләштерелгән система кертелә. Ул проект буенча типографиядә яңа хәрефләр коела. Язучы Г. Камал аның бу өлкәдәге эшчәнлегенә уңай бәя бирә.
Өлкән улы Солтан әнә шундый прогрессив карашлы ата кулында тәрбияләнә.
1905–1907 еллардагы беренче рус революциясендә Г. Рахманколый типография эшчеләренә прокламация басуда ярдәм итә. «Ышанычлы» конторщикның өйрәнчек печатник булып эшләүче улы эшчеләр тарафыннан басылган бу яшерен кәгазьләрне, биленә чорнап, өенә ташый.
1906 елның 11 сентябрендә 1 нче реаль училище укучыларының сходкасы була. Алтмышлап укучы, 1 нче гимназиядәге кулга алуларга протест йөзеннән, училищедагы дәресләрне өзәләр. Сходка сәгать ярым дәвам итә.
Әнә шул сходкада катнашканы өчен Солтан училищедан куыла.
Реакция башланган чорда Г. Рахманколый бик нык авыру була. Кәримовлардан киткәч, ул үзе дә китап бастыру эшенә керешә. Мәсәлән, «Шерлок Холмс» тан бер өзекне «Угырланган бриллиант» исемендә бастырып сата. Әлбәттә, бу китап кына семьяны мохтаҗлыктан коткармый. Ишле семьяның бердәнбер туйдыручысы булган Габделмәннан абзый 1908 елда нибары 48 яшендә үлә. Семьяны туйдыру Солтан өстенә төшә. Солтан Рахманколый бу вакытта инде тәрҗемәче һәм публицист буларак танылган була. Татар мәктәпләре өчен уку китаплары чыгару эшен, әтисе үлгәннән соң, ул үзе дәвам итә. 1909 елда аның ибтидаи мәктәпнең беренче сыйныфлары өчен «Мөнтәзәм кыйраәт китабы» басылып чыга. 1912 елда исә китапның төзәтелгән икенче басмасы да дөнья күрә. Китаптагы бөтен текстлар үгет-нәсыйхәтчелеккә – дидактизмга корылган. Билгеле, автор барлык урыннарда да педагог әтисенә хас булган сыйфатны – гуманизмны – беренче планга куя. Дәреслеккә кергән текстларда яшәп килгән җәмгыять шартларына кагылмастан гына яхшы, күркәм холыклы булу турында вәгазь укыла. Намуслы булу, ярдәмле булу турында новеллалар китерелә. «Кайчан урамда барганда аягы-кулы богауланган бер мәхбүсне яки бер зәгыйфь хәерчене күрсәң, анларга һичбер вакытта начар күз белән карама. Ул бичараларның күп газап чиккән, күп кайгы күргән бәхетсез кешеләр икәнен һәрвакыт исеңдә тот», – ди автор.
Бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсәдә? Мәгърифәтче Солтан Рахманколый моны шәхси фаҗигадән яки иң күбе һөнәрсезлектән, гариплектән күрә. Шуннан эчкәре керергә аңа мәгърифәтчеләргә хас булган карашлар мөмкинлек бирми. Ләкин аның дәреслекләрендә инде схоластика заманындагы «сагыз чәйнәү» юк. Монда табигать, җир-су, игенчелек, бакчачылык турында сөйләнелә, микроскоп белән дә таныштырыла. Хәтта шул заман укыту программаларының нигезендә яткан дини фанатизм да бөтенләй мәгърифәтчеләрчә, «калак сөягенә әйләндереп» салынган. «Кеше, үзенең киләчәген белү өчен, элек-электән әллә ниләр уйлап чыгара килгән, – ди С. Рахманколый. – Әмма мин боларга ышанмыйм. Төш юрау, фал ачу кебек эшләр – барчасы сафсата, барчасы юк эшләр». Шулай булгач, дин нәрсә соң? Әллә бөтенләй буш нәрсәме? Юк, автор карашынча, дин менә нәрсә: «Минем ышанган нәрсәм шул гына ки, әгәр мин берәүгә усаллык кылсам, үземә дә начар булачак, һәм, әгәр мин бер көн эшләмәсәм, иртәгә, шөбһәсез, ач утырачакмын». Бу караш инде, – гәрчә мәгърифәтчелек белән сугарылган булса да, схоластик диндарлык белән чагыштырганда, бер адым алга таба барыш.
Шундый үзенчәлекле, ләкин каршылыклы фикерләр аның «Кыйраәт китабы» ның икенче кисәгендә дә күзгә ташлана. (Бу китапның соңгы басмасы 1916 елда чыга.) Автор балаларга дөньяви белем бирә: җирнең шар формасында икәнен, физика законнарын, химия фәненең нәрсә икәнен, кешенең анатомиясен, тарихи вакыйгаларны сөйли дә – бу хәлләрнең барысы да Алладан дип хөкем чыгара. Кыскасы, химия дә, физика да, география дә Алладан. Китапта, болардан тыш, әдәбият теориясеннән дә мәгълүмат бирелә. Анда «Шигырь һәм нәсер» дигән кечкенә бер бүлек бар. Гомумән, китапта алдынгы рус педагоглары К. Д. Ушинский, Л. Н. Толстой һ. б. йогынтылары сизелә. Тарих материалларын ул Карамзинга нигезләп биргән.
Революциягә кадәрге татар мәктәпләрендә С. Рахманколыйның «Кыйраәт» китаплары төп дәреслекләрдән булып килделәр һәм татар баласын схоластик «мөһмәлат чәйнәүдән» азат итү юлында файдалы эш башкардылар.
С. Рахманколый 1916 елның 8 апрелендә үлә.
Рахманкуловларның семья архивы янгын вакытында бөтенләй һәлак булган. Шуңа күрә аларның эшчәнлеге турында, нигездә, матбугатта язылган мәкаләләрдән һәм Габделмәннан абзыйның кече кызы, РСФСРның халык артисткасы Мәрьям ханым Рахманкулова истәлекләреннән чыгып кына фикер йөртеп була.
(Совет мәктәбе. – 1967. – № 1)
XIX йөзнең соңгы чиреге татар мәдрәсәләрендә Бохара идеологиясенең, дини схоластиканың җимерелә башлавы белән характерлы. Бу катлаулы, авыр көрәш процессы иде, һәм йөз еллар буенча мәдрәсә, мәктәп эчләрендә тамыр җәеп килгән фикри торгынлыктан уяну өчен озак еллар кирәк булды. Ләкин татар халкының Россиядәге тарихи-иҗтимагый вакыйгаларга көннән-көн ныграк тартыла баруы бу процессны тизләтте. Шуның өстенә XIX йөзнең беренче яртысында ук, гыйлемгә ирек таләп итеп, Бохара догматизмына һөҗүм башлаган Г. Курсави фикерләре уңдырышлы туфракка төштеләр. Ул фикерләрне Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, X. Фәезханов, Г. Фәезханов кебек татар укымышлылары күтәреп алдылар һәм алга таба үстереп баеттылар. Мәктәпләрдә акрынлап дөньяви фәннәр – беренче чиратта матур әдәбият, халык иҗаты әсәрләре уку үзенә юл ала башлады. Бу өлкәдә XIX йөзнең мәшһүр педагогы К. Д. Ушинский хезмәтләре татар педагогларына зур ярдәм күрсәтәләр. Татар телендә, беренче буларак, шәкертләр өчен кызыклы, эчтәлекле, гади телдә язылган уку китаплары басылып чыкты. Татар балаларына күп кенә кызыклы китаплар биргән XIX йөз педагогларыннан берсе – Таип Яхин.
Таип Гыйльман улы Яхинның тулы биографиясе билгеле түгел. Ләкин аның татар педагогикасында тоткан урыны шактый әһәмиятле һәм кайда да булса аның тормыш юлы язылгандыр һәм саклана торгандыр дип ышанырга нигез бар. Безгә билгеле булганнары исә шулар: ул хәзерге Арча районы Кышкар авылында мәдрәсә белеме алган. Бу хәл әле Таип Яхин шул тирә авылныкы дип әйтергә нигез бирми. Кышкар XIX йөздә иң зур һәм абруйлы татар мәдрәсәләреннән исәпләнгән. Аңа бик ераклардан, хәтта казах далаларыннан килеп укыганнар. Бу мәдрәсә шәкертләре арасында дөньяви әдәбият белән кызыксыну бик көчле булган. Мәсәлән, шул мәдрәсәнең шәкерте, Таип Яхинның замандашы Әхмәт Уразаев Кормаши 1874–1876 елларда «Бүз егет» һәм «Таһир илә Зөһрә» дигән кыйссалар яза. Кышкар мәдрәсәсенең шәкерте Габделмәннан Рахманколый да яшьтән рус әдәбияты белән кызыксына, соңыннан, Казанга килеп, Учительская школага керә һәм тәрҗемәче булып китә. Шәкертләр арасындагы яктылыкка таба, дөньяви фәннәргә омтылыш Таип Яхинны да Казанга алып килә.
Татар педагогларын әзерләүдә 1876 елда Казанда ачылган Татарская Учительская школаның роле бик зур була. Монда рус теле һәм дөньяви фәннәр укыту беренче планга куела. Билгеле, татар балаларына ислам дине дә укытыла. Баштарак бу школада дин сабагын Шиһабетдин Мәрҗани укыта. 1885 еллар тирәсендә аның урынын дөньяви фәннәрне һәм рус телен яхшы белгән Таип Яхин алыштыра. Школада дин мөгаллименең өстенә йөкләнгән бурычлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт була: школаның барлык классларында да кабул ителгән программа буенча дин нигезләрен өйрәтү; укучылар белән берлектә җомга, гает намазларына йөрү; укучыларның школа стеналары эчендә дин кануннарын үтәүләрен күзәтү. Дин сабагы татар һәм гарәп телләрендә алып барыла. Школаның 1 нче классында «Мохтасар» өйрәнелә. Бу – намаз, ураза, сәдака, хаҗ, никах, талак һ. б. турында шәригатьнең кыскача курсы. 2 нче класста – «Гакаид» – Алла турында ислам фәлсәфәсе. 3 нче класста «Гайнел-гыйлем» укыла. «Гайнел-гыйлем» дин фәлсәфәсенә нигезләнгән тормыш кагыйдәләреннән гыйбарәт. Һәм 4 нче, соңгы класста «Фәраиз» – байлык, мөлкәткә кагылышлы дини кагыйдәләр өйрәнелә. Таип Яхин Татарская Учительская школада 25 ел буена әнә шуларны укыта. Укыту дәверендә ул, Учительская школада файдалану өчен, дин гыйлеме буенча берничә китап та яза. Бу китаплар «Бәйрәмнәр мәгълүматы» (мөселман бәйрәмнәре, патша һәм аның нәселенең туган көннәре турында белешмәлек), «Мөһиммәләулад әл-мөслимин» (дин дәресләре өчен сорау-җаваплар), «Кыскача гакаид ислам» исемнәрендә 1897–1899 елларда Казан университеты типографиясендә басылып чыгалар. Ләкин Таип мөгаллим школада дин гыйлемен өйрәтүгә бер дә игътибар бирмәгән. Шуңа күрә фанатик динчеләрнең Учительская школада мөгаллимнең дин сабагын алай-болай гына укытып ятуына эчләре пошкан.
Таип мөгаллим характеры белән юаш, ләкин кеше арасында үз дәрәҗәсен саклый белә торган кеше булган. Ул татар шәкертләренең гарәп теленә нигезләнгән дин гыйлемен үзләштерә алмыйча җәфа чигүен аңлаган һәм дин сабагын белгертү өчен тырышмаган да. Шул ук вакытта ул, имтихан вакытында инспекторлар алдында кыен хәлгә калмас өчен, шәкертләрдән бары, сораган бернәрсәгә туктамыйча, лыбыр-лыбыр җавап бирүләрен үтенә торган булган. Шәкертләр, инспекторның гарәпчә аңламаганын сизеп, «Тәбарәк» урынына «Йәсин» укып та котылганнар. Таип мөгаллим исә, мыек астыннан гына көлеп, «һай, рәхмәт, менә булдырасың» дип дәртләндереп утырган. Шулай итеп, Таип Яхин практик тормыш өчен кирәге булмаган фәнне укытуда үзенә күрә бер җиңел юл тапкан һәм шәкертләрне файдасыз газаптан коткарып килгән. Аның каравы Таип мөгаллимнең бөтен көче, энергиясе рус алдынгы педагогикасы нигезендә татарча уку китаплары төзүгә киткән.
Таип Яхинның педагогика өлкәсендәге эшчәнлегенә төп нигез булып бер караш ята: ул – татар балаларында дөньяви әдәбиятка кызыксыну уяту. 1898 елда басылган «Тәгълим әл-әдәп әлвөлад» дигән китабында ул рус телен өйрәнүнең кирәклеген күтәреп чыкты. «Балаларны укырга-язарга тиз өйрәткән өчен, Алла җәзаламас, – ди автор монда. – Мәгыйшәтебезнең күбрәк урыс илә улганлыгы өчен урысча белергә кирәк».
Бу китабында Таип Яхин, дини фанатизм белән саташып, рус телен өйрәнүгә каршы торган кешеләрне тәнкыйть итә. Ислам фанатиклары ул елларда татар балаларына русча өйрәтүгә каршы һөҗүм башлыйлар. Алар хәтта актив рәвештә репрессияләр дә кулланырга уйлыйлар, шул исәптән К. Насыйрины эзәрлекли башлыйлар. Алар халык арасында, рус телен өйрәнү белән, мөселманнарны христиан диненә күчерәчәкләр дигән уйдырма фикер тараталар. Бу фикер исә 1898 елгы перепись вакытында шактый зур трагедияләр китереп чыгаручы сәбәпләрнең берсе була. Таип Яхин үзенең китабында бу карашны тар-мар итә. «Ниндәен телне белсә, шул диндә була, имеш, дигән сүзләр бары да асылсыз булса кирәк, – ди ул, – мөселман авылларында тора торган урыслар бар, кайсы тимерче улып тора, кайсы тегермәнче улып торалар. Хәтта үз телләрен дә белмиләр, бар әйтеп кара син мөселман бул дип, якын да килмәсләр. Урысча укый белмәү, яза белмәүләрнең безләргә перепись хакында олугъ зарары булды… Әгәр безләр яза белсәк, бу җәзалар булмас иде… һәрни зарарны дәфгъ кылырлык уку тиештер».
Таип Яхин – чын мәгънәсендә XIX йөз татар мәгърифәтчесе булып исәпләнергә хаклы. Аның мәгърифәтчелек карашлары беренче башлап әнә шул «Тәгълим әл-әдәп…» китабында күзгә ташланалар. Китапның беренче бүлегендә азмы-күпме дини мәсьәләләр турында сөйли дә, автор шунда ук дөньяви карашлар, реаль күренешләр эченә кереп чума. Ул чын күңеленнән үгет-нәсыйхәт бирә, кешелек җәмгыятендәге аерым тискәре күренешләрне тәнкыйтьли, Көнчыгыш галимнәренең, Сократ һ. б. акыл ияләренең сүзләрен мисалга китерә. Бу китап укыр өчен шактый кызыклы, анда күптөрле хикәяләр бар. Мәсәлән, автор укучыга, картлар белән сөйләшкәндә әдәпле бул, алардан көлмә дип үгет-нәсыйхәт бирә. Шуңа мисал итеп ул бер хикәя китерә. Бөкрәеп беткән бабайга бер малай очрап: «Бабай, бу җәяне күпмегә алдың?» – дип көлеп сорый. Бабай әйтә: «Гомерең озын булса, улым, ул җәяне сиңа бушка бирерләр, сатып алу хаҗәт түгел, ләкин бу җәя, бәлки, сиңа лаек та булмас», – ди. Әдәпсез малай үзенең тупаслык эшләгәнен белеп ояла. Китапта әнә шундый халык акылының мисаллары шактый гына.
XIX йөз татар мәгърифәтчеләренең барысы өчен дә уртак диярлек бер сыйфат бар иде: ул – дин сабагы ятлауда җәфа чиккән татар балаларында дөньяви китапка мәхәббәт уяту. Алда әйткәнебезчә, Таип Яхин рус педагогы К. Д. Ушинский тәгълиматы нигезендә бу өлкәдә шактый зур эш башкарды. «Гайре милләтләрдә балалар укыр өчен һәм укырга зәвыкландыру өчен күп хикәяләр бар, – дип язды ул. – Бәгъзе сабый вә сабияләр, бер кызыклы хикәяләр укый башлагач, икенчесен укыйсы килә һәм өченчесен, дүртенчесен…» Шулай итеп, Таип Яхин кызыклы хикәяләр аша балаларда китап укырга, белем алуга мәхәббәт уятуны үзенә максат итеп куя. Бала, ди ул, хәреф таный белү белән, үзе китап укып ләззәт сизә башласын. Шуны күздә тотып, ул зур күләмдә хикәяләр җыентыгы бастыра («Дәфгыльәксәл мән әс-саби вә әс-сабиятә», ягъни «Ир балалардан вә һәм яшь кыз балалардан ялкаулыкны җибәрә торган хикәяләр». – Казан, 1900). Күләм ягыннан бу китап – Т. Яхин хезмәтләре арасында иң зурысы. Монда Көнчыгыштан кергән әкиятләр, татар тормышыннан хикәяләр, мәзәкләр тупланган. Шүрәле турындагы татар халык әкияте дә бар. Бу китап авторның рус әдәбияты белән бик яхшы таныш булганлыгын күрсәтеп тора. Китапка кергән әкиятләр арасында күпчелеге рус фольклористы А. Н. Афанасьевның 1855–1858 елларда басылган «Народные русские сказки» исемендәге китапларыннан алынган. Шунда ук А. С. Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият» ен дә проза белән тәрҗемә итеп биргән. Таип Яхин, шулай итеп, бөек шагыйрьнең мирасын татар теленә беренче тәрҗемә итүчеләрдән саналырга хаклы.
Рус әдәбиятын татар халкына тагы да киңрәк планда җиткерү өчен һәм, алда әйткәнебезчә, укучыларда китап белән кызыксынуны арттыру өчен, Т. Яхин 1902 елда Казанда тагын бер китап бастырып чыгара («Сабый вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугъларны тәрбия өчен гаҗәеп булган гыйбрәтләр»). Монда Т. Яхин тәрҗемәче буларак тагы да зур, әһәмиятле адым ясый: ул бөек мәсәлче И. А. Крылов иҗатын татарчага проза белән тәрҗемә итә. Аның тәрҗемәләре (аларның саны йөзгә якын) гарәп, фарсы телләре йогынтысыннан шактый чистарган булып, шул замандагы гади халык теленә мөмкин кадәр якынлаштырып эшләнгәннәр. Ул Крылов мәсәлләренең иң гади һәм иң кызыклыларын сайлап алган. Шуңа күрә Т. Яхинны без татар әдәбиятында Крылов иҗатын беренче тәрҗемә итүче дип тә саный алабыз.
Ләкин татар мәгърифәтчесе буларак Таип Яхин эшчәнлегенең тагын бер әһәмиятле ягы бар әле. Ул, – Каюм Насыйридан кала, татар халык иҗатын туплаучы беренче фольклорчы. XIX гасырның соңгы чирегендә татар мәгърифәтчеләре халык иҗатының үзенчәлекле бер жанры – мәзәкләр белән кызыксына башлыйлар. Ул чакта бу термин кулланылмый әле (К. Насыйри да, Шиһабетдин ибне Габделгазиз Рәхмәтуллин да әле аларны «хикәят», сирәк кенә «латиф», «латифә» исеме белән йөртәләр). «Хикәят» исеме белән йөртелгән татар халык мәзәкләрен җыю өлкәсендә дә Т. Яхинның роле зур булды. Мәсәлән, «Сабый вә сабияләр өчен» дигән китабына ул күп кенә татар халык мәзәкләре урнаштырган. Моннан тыш, бу китапта 900 ләп халык мәкале, хәтсез табышмак бирелгән.
О проекте
О подписке