Һәм трагедия озак көттермәде. Бер көнне без рус теле дәресендә буш утырдык. Беркем класска кереп берни әйтмәде. Төштән соң хәбәр таралды: Хәлим аганы иртән «тегендә» чакырганнар икән. Икенче көнне дә рус теле дәресендә буш утырдык. Салкын, җилле апрель көне иде. Урамдагы чокырларда бозлы су җилгә җыерыла. Класс тәрәзәсеннән урамга карап утырабыз. Ашказаны сулкылдап ризык сорый. Ачлык яз көнендә кеше тәнен аеруча нык ашый, бәгырьне аеруча рәхимсез суыра. Күрәбез: кызгылт-чия төсендәге күн пальто кигән таза гәүдәле бер абзый сулы чокырларга басмаска тырышып, койма буйлап узып бара. Тук, таза чырайлы. Бу – Арча райкомының беренче секретаре Симон Александрович Александров. Ул көн саен шушы вакытта өенә төшке ашка кайта. Ул узып киткән саен, башка бер генә фикер килә: «Бу кешенең тамагы туктыр инде…»
Бүген исә бу фикерне без уртага салып тикшерәбез: класс буш, рус теле укытучысы тагын килмәде…
Алга таба узып шуны әйтим: җитмешенче елларда мин Казан мәктәпләренең берсендә чыгыш ясаганда, инглиз теле укытучысы булып эшләүче бер ханым үзендә Арча допризывникларының 1943 елда төшкән фоторәсеме сакланганын әйтте. Аның әнисе сугыш елларында фронтка китәсе татар егетләренә махсус курсларда рус теле өйрәткән икән. Сөйләшеп, килешеп, бу рәсемне карар өчен күрсәтелгән бер көнне мин шәһәрнең Ленин районына торып чаптым. Ул рәсемдә безнең авыл егетләре булмый калмас! Мин бит алар белән бер колхозда эшләдем, алар мине ат җигәргә, көлтә төяргә, бастырык басарга, күчәр майларга, чыбыркы үрергә өйрәттеләр, һәм менә мин, алдыма куйган чәйгә бөтенләй кагылмыйча, саргайган фоторәсем карап утырам. Күзне томан баса: муеннарына ак йон шарфлар чорнаган, кыска пальтосының якасын чишеп сугышка кадәрге татар егетләренең иң модалы әйберсе – юлбарыс койрыгы төсле ефәк (эче куыш шланг) шарфларын ияк астында төенләп куйган көләч йөзле егетләрне карыйм. Менә монысы бик таныш кебек. Ләкин кем? Хәтерли алмыйм. Ә менә монысы? Бәрәч, бу… Юк, ул түгел бугай.
Укытучы ханымның күзләрендә – яшь:
– Менә уртада утырган тётя – минем әнием. Ул Арча урта мәктәбендә рус теле укыта иде. Военкоматтан аны гел шундый курсларга чакыртып алалар иде. Әнинең үлгәненә алты ел инде. Әнә ул вакытта ничек яшь булган…
Әйе, татар егетләре уртасында модалы пальто кигән мөлаем бер марҗа апа утыра. И бичара татар егетләре! Егерме бишенче елгылар инде сез. Ул 1943 елда сезне гел десантка алдылар. Кыш буе военкомат юлын таптадыгыз, мин сезне хәтерлим. Сугыш кырларыннан сезнең уннан берегез генә кайтты. Ит турагычына кереп шәһит китәр өчен, рус телен белсәң дә була, белмәсәң дә ярый. Их сез, мәзлүмнәр…
– Ә әтиегез кем иде соң? – дип сорыйм укытучы ханымнан.
– Әтием Арчада беренче секретарь иде.
– Ә? Ә?
– Әйе, беренче секретарь иде.
– Фамилиясе?
– Александров.
– Симон Александрович?
– Әйе. Сез аны беләсезмени?
Һәм мин 1947 ел апреленең шыксыз, ач көннәрен, буш калган рус теле дәресләрен сөйли башладым. Укытучы ханым исә тиз генә урыныннан торды.
– Гафу итәсез, мин сезгә бер сюрприз ясыйм, – дип чыгып китте.
Мин һаман әле теге фоторәсемне карап, дулкынланып утырам, берничә минуттан ишек янында ыгы-зыгы булып алды, ир кеше тавышы ишетелде, һәм бүлмәгә өйдә кия торган йомшак киемнәргә уралган таза гәүдәле бер карт керде.
– Саумысыз, мин Александров булам, – дип, йомшак, зур кулын бирде. – Без, – диде, – кызым белән бер подъездда яшибез. Әнисе үлгәч, менә шулай обмен ясап, кызны үземә якынрак китердем.
Өстәлгә рюмкалар килде, Таня (укытучы ханымның исеме шулай иде) зур нәзакәт белән өстәл уртасына графинлы болгар коньягы «Плиски»ны китереп куйды. Мин, авыл малае, Симон агайга теге күн пальто, аның туклыгы турында сөйләп ташладым. Ә ул көлде:
– Ул пальтоны мин эвакуация белән кайткан ленинградлылардан онга алыштырып алган идем, – диде.
Берәр сәгать сөйләшеп утырдык, әмма педучилищеда 1947 ел җәендә булган фаҗига турында мин сорау бирә алмадым. Райкомның беренче секретаре буларак коткара алган булыр идеме ул кешеләрне, әллә юкмы? Юктыр дип уйладым, чөнки НКВД-ОГПУ органнары партия райкомнарыннан өстен торалар иде. Юктыр дип уйлыйм, чөнки Иосиф Сталин үзе баш НКВДчы иде, партия бөтенләе белән әнә шул баш НКВДчыга буйсындырылган иде.
Әйе, 1947 елның шыксыз апреле. Көннәрнең берендә Арчаның кунакханәсе янында рюмкалап сата торган киоск ачтылар. Якында гына сыра эчә торган урын һәм зур, алама такта бәдрәф тә бар иде. Ничектер малайлар шул тирәдә бер көнне Хәлим аганы күргәннәр. Шактый мәлҗерәгән, ди. Бу хәбәрне без бик авыр кабул иттек. Ләкин мондый хәбәрне бервакыт көн саен диярлек ишетә башладык. Тагын яңа хәбәр: имеш, Мәгариф министрлыгыннан инспектор килгән, Арча педучилищесында рус теле укыту эшенең торышын тикшерәчәк икән. Рус теле укытуның айдан бирле бер дә рәте калмаган иде инде. Хәбәр дөрес булып чыкты: өченче дәрес рус әдәбияты дәресе иде, звонок булганчы ук, класска ридикюль тоткан, безгә таныш булмаган бер апа керде дә арткы урынга барып урнашты. Без шым калдык. Менә звонок булды, ишек ачылды, аннан кулына класс журналы тоткан кадерле остазыбыз күренде, дөмбердәшеп басуыбызга матур баритон басы белән әйтте:
– Садитесь, ребятки…
Утырдык, китап-дәфтәрләрне ачкаладык. Хәзер ниләр булыр? Артка борылып карадык, кырыс чырайлы теге апа да, кара ялтыравыклы ридикюленнән дәфтәр чыгарып, нидер яза башлады. Хәзер дәрес башланырга тиеш. Тиеш…
Ләкин ул башланмады.
Остаз калтыранган куллары белән класс журналына исемлек буенча озаклап нидер билгели иде. Һәр фамилия каршына каләм очы белән тукталып, каләмен калтырата һәм нидер яза иде. Һәр фамилия саен бер үк сүзләр:
– Так. Так. Так. Ладно.
– Так. Миннебаев. Так. Порядок.
– Так. Так. Сабирзянова. Ага… Ага…
Шулай ярты сәгатьләр. Туктагыз, бу ни бу? Остазга ни булган? Пышылдашып алабыз. Йа Хода! Хәлим Фәттахович… Хәлим ага… ләх исерек иде. Әйе, ул ләх исерек һәм томан эчендә, бөтенләй икенче дөньяда яшәп утыра иде. Безнең йөрәкләребез кысылды, тыннарыбыз бетте. Бераздан тагын бернәрсә ачыкланды: Хәлим Фәттахович дәрескә кереп утырган инспекторны бөтенләй күрми икән. Тегесе дә хыянәтче! Әдәпсез. Педагогик этиканы белми, этиканы ул Сталин кансызлыгы белән алыштырган. Әдәпле булса, дәрес башланырга, һич югы, ун минут кала ул әйтергә тиеш иде:
– Хәлим Фәттахович, сезнең 3 нче А курсындагы әдәбият дәресенә керим әле.
Ә бу әйтмәгән. Ә тегесе белми. Менә дәрес бетәр вакыт җитеп килә (Нурулла исемле егеттә сәгать бар), укытучыбыз исә һаман әле «так, так» дип каләме белән төрткәләп утыра, безгә күтәрелеп карамый.
Бу ситуациядә иң кабахәт хәлдә кем? Остазыбызмы, инспектор хатынмы? Юк, юк… Монда иң зур җинаятьне без эшлибез. Ничекме? Менә болай: юньле, тәрбияле, әдәпле булсак, без аның өстәленә кош теледәй бер кәгазь җибәрер идек: «X. Ф! На уроке в задних рядах сидит инспектор». Бу язу бөтен хәлне үзгәртер иде.
Әмма без аны эшләмәдек, остазыбыз янды. Звонок булды. Ул чыгып китте, аның артыннан инспектор да.
Үзебезнең кыюсызлыгыбыздан, остазыбызны коткара алмавыбыздан бер-беребезнең йөзенә карарга оялышып, тәнәфескә чыктык.
Укытучыбыз тагын бер көн күренмәде. Рус әдәбияты буенча программадан шактый артта калдык. Монысына алай тирәннән кайгыручы бик үк сизелми иде, әмма без белә идек: чыгарышның биш процентына югары уку йортларына керергә рөхсәт ителә иде. Һәм шыпырт кына без – Гариф Ахунов, Яхъя Халитов, мин – бу турыда хыялланып та йөри идек.
Шулай да остазыбыз берничә көннән тагын күренде, кәефсез генә дәресләр үткәрде, күп вакыт безгә карамыйча гына, ниндидер бер билгесез чырай белән сөйли иде. Ул арада Арча урамнары кипте, сыра, аракы киосклары янында ат җиккән авыл агайлары күренә башлады. Ә бер көнне кичкә таба безнең класс малайлары шул тирәдән узганда, аларны кемдер чакырып алган (күрәсең, педучилище студентлары икәнен чамалап алгандыр) һәм әйткән:
– Менә бу абзыйны өенә алып кайтыгыз, кеше арасында хур булмасын, – дигән. Карасалар, чебен сырган бәдрәф тактасына ябышып калган, аумаска тырышып азапланучы кеше – безнең остазыбыз икән. Аны, ике яктан култыклап, училище ишегалдындагы фатирына алып кайтып салганнар.
Шуннан соң ул инде дәрескә бөтенләй кермәде. Училищеда бер ямь калмады. Рухсыз гына дәүләт имтиханнарын бирдек. Тарих укытучысы ВКП(б) тарихының «Кыскача курсы» буенча дәүләт имтиханын биргәндә, мине эт итеп сүкте, чөнки «Профсоюзлар турындагы дискуссия» дигән сорау иде берсе – белмәдем. Шулай да имтихан вакытында студентларны сүгәргә ярамаганын белә идем, аңа рәнҗедем. «Өч»ле куйдылар. Ул кешене (Бикчәнтәев Дәүләтша Гәрәйшәевич), гомумән, берәү дә яратмый иде. Күңел сизә бит: кырык елдан соң гына мәгълүм булды – 1937–1938 елларда НКВД-ОГПУда следователь булып эшләгән һәм бик күп татар зыялысының канын коярга документ эшләгән кеше булган икән ул. Димәк, «учредилкачы», «халык дошманы» Г. Ибраһимовның дусты, КУТВда «халык дошманы» Галимҗан Нигъмәтине укыткан, мәдрәсә җимеше, мулла малае Хәлим Искәндәрев белән бер коллективта эшләгәннәр болар. Бүре һәм сарык бер абзарда. Кәҗә һәм кәбестә бер бакчада. Питон белән куян бер читлектә…
Рус теленнән имтиханны бөтенләй башка кешеләр алды. Тагын бер-ике имтиханнан соң эш бетеп, бөтенләй бушап калдык. Соңгы имтиханны бирергә ике көн кала ашханә эшләмәде, карточкаларыбызга тиешле ипине бирмәделәр. Котчыккыч ачлыктан унлап малай караватларга егылдык. Тәүлек буе яттык. Өметсезлеккә бирелдек. Нишләргә? Ишегалдына чыгып кергән бер иптәшебез сөйли:
– Завскладом Дәүли абыйны күрдем, аның складында тары ярмасы бар икән, – ди.
Дәүли абый аңа болай дигән:
– Егетләр, тәпиегезне сузасыз бит, нәрсә карап торасыз, гариза язып, директор янына керегез, бирсен җан башына ике-өч кило тары ярмасы…
Һәм без – ачлар дөньясы – күтәрелдек. Киттек директорга. Иң алдан озын буйлы, сыек гәүдәле Яхъя Халитов бара, мин аны бервакыт «1947 елның диаграммасы» дип атаган идем, чөнки сугыш беткәч, безгә бөтен киләчәгебезне гел диаграммалар белән чагыштырып күрсәтәләр иде – Яхъяның моңа ачуы килә. Атлый түбән карап Гариф Ахунов, директор янына кергәч, сүзне кем башларга икәнлеге турында бәхәс кора. Атлый тәбәнәк таза Габделхәй Миннебаев, ул таза тормышлы Штерә авылыннан, ачлык белән дуслыгы юк, әле беренче очрашуы. Тагын бер-ике малай.
Барышлый ачлар колоннасы карар кабул итә: сүз башлау – миңа. Мин моңа риза булам. Миңа да бер егетлек күрсәтеп калырга кирәк бу дөньяда. Директорны (ул әле яңарак кына билгеләнде, элеккеге йомшак күңелле, ипле Шакир ага Гаффаров урынына каты чырайлы Зәки Табаров дигән кешене китергәннәр иде) мин өнәп бетермим. Сәбәбе дә бар: бер дәрестә ул безгә Маяковскийның ни өчен шигырь юлларын теткәләп, бер юлдан өч-дүрт юл ясап язуының сәбәбен болай аңлатты:
– Чөнки аның һәр юлына акча түләнә, шуңа күрә ул юллар санын ишәйтә, – диде. Әдәбиятка гашыйк булып яшәүче мине бу аңлату бик рәнҗетте…
Әнә шул яратмаган кешемә, кабинетына тыпырдашып кергәч, беренче башлап мин сүз каттым:
– Иртәгә соңгы имтихан, – дидем, – безнең икенче көн инде ризык капканыбыз юк, безгә ярдәм итеп, бер-ике кило тары ярмасы бирә алмассызмы?
Ач гәүдәләр шым булып, минем артта басып торалар.
Директорның йөзе чырагач кебек кипкән, каткан. Ләкин ул агач елмаю белән елмайды:
– Әнә ишегалдында немецлардан калган иске кое бар (1946 елның октябренә кадәр монда немец әсирләре яшәгән иде. – М. М.), шуны чистартыгыз, тирәнәйтеп казыгыз, шуннан соң карарбыз, – диде. Ач гәүдәләр шыгырдап аякларын алыштырдылар. Мин исә һич тә әзерлексез әйтеп куйдым:
– Иһ, Табаров абый! Кое казырлык хәлебез булса, без сезгә мондый үтенеч белән керәбезмени…
Чырагач битнең бер генә мускулы да селкенмәде.
– Минем сезгә башка әйтер сүзем юк, барыгыз, имтиханыгызга әзерләнегез, Минпростан кеше килә бүген кич, – дип, безгә ишек ягын күрсәтте.
Коточкыч хәлдә подвалга төшеп, караватларыбызга сузылып яттык. Кич җитте, алда котчыккыч төн көтә иде. Беркем дә берни дә эшли алмый. Мин саташа башладым. Күз алдыма ипи килә. Юк, без күргәнчә түгәрәк ипи яки кирпеч формасында түгел. Күз алдына килгән ипи – авылдагы безнең өебез кадәр. Мин аны пычак белән кисеп ашамыйм, ә бер як стенасыннан баш белән тишеп кереп ашыйм. Рәхәт, рәхәт шулай. Печән кибәненә бит сарыклар, сыерлар шулай тишеп керәләр. Рәхәт, рәхәт… Аһ… Аһ…
Саташып ыңгырашам икән. Гариф уята, һәрвакыттагыча оптимист.
– Тор, малай, мә, берне төреп тарт, – дип, миңа тәмәке янчыгын суза. Гәзит кәгазе дә кулында. – Тарт берне төреп, ачыкканны баса ул…
Һәм мин төреп тарта башлыйм. Карыйм: карават саен ут. Гариф тик ятмаган, каяндыр юнәтеп кайткан. Соңгы тапкыр суырып төпчекне чиләккә ташлаганда, чыннан да, ачыкканлык бетеп китте. Рәхәт булып баш әйләнде. Мин тагын караватка егылдым.
…Гаҗәеп бер халәттә уянып киттем: өзелеп-өзелеп эчәсе килә иде. Әйтерсең кичтән тозлы ит салып пешерелгән щи ашалган, әйтерсең бер таба каз бәлеше ашалган. Су – бакта гына, барып эчтем. Торыштык, юыныштык, сигез тулганда подвалдан чыгып, агач баскычтан уку классларына күтәрелдек. Кереп билет алганымны хәтерлим (имтихан татар теле һәм әдәбиятыннан иде), шау итеп сөйләгәнемне, өстәл янында таш булып утырган Табаровны, комиссиянең миңа шундук «биш»ле куйганын хәтерлим, коридорга чыкканымны… Ә менә калганын – юк. Подвалга җитәкләп, тотып алып төштеләр. Караватыма сузып салмакчылар иде – күрәм: анда ниндидер таныш кыз утыра. Кулында – кечкенә генә төенчек. Үзе елмая.
– Менә әни сиңа күчтәнәч җибәрде, – дип, төенчегеннән тәбәнәк, колаклы дюраль савыт белән эремчек чыгара. Бәрәч, бу минем бертуган апам икән. Әни? Анысы кем тагын? Ә, әйе, авылда минем әни бар. Димәк, ул минем бу дөньяда барлыгымны онытмаган… Ә мин кичә кичен үземнең кайда туып, кайда яшәгәнемне югалткан, хәтердән чыгарган идем. Эремчекне мин комсызланып йота башладым. Ул арада кемдер подвалга йөгереп кереп кычкырды:
– Егетләр, ике көнлек ипи бирәләр, карточкаларыгызны алып йөгерегез…
Беркемгә бер сүз әйтмичә, мин ашханәгә йөгердем. Минем күз алдымда гел әллә ниткән боҗралар йөзә иде. Чират зур түгел иде. Тиз үк бер кило ипи алдым. Авыз су белән тулды. Умырып-умырып чәйнәдем. Үзем подвалга йөгерәм, үзем умырам.
Кайтып кергәндә, апам инде китәргә җыена иде.
– Ипи кабасыңмы? Ашыйсыңмы? – дип, тилеләрчә кычкырдым мин.
– Юк-юк, үзең аша, без анда ничек тә түзәрбез, мин ронога киттем әле, – диде ул.
Мин әле һаман тилеләрчә ипи чәйни идем. Апа китте, минем тумбочка өстендә теге дюраль савыт белән эремчек тора иде. (Ул савыт туган нигеземдә әле дә исән, аның инде бер колагы да төшкән, ләкин хезмәттә әле: инкубатордан алып кайткан чебиләргә шуңа салып су бирәләр. Телевизордан дөнья музейларындагы әллә ниткән фарфор вазалар, амфораларны күрсәткәндә, минем, яшьлегендә «Ачлык» исемле патша тарафыннан яньчелгән авыл малаеның, исем китми: теге дюраль савыт миңа якынрак кебек.)
Мин шундук эремчек белән бер кило ипине ашап бетердем, аннары рәхәтләнеп бер кружка су эчтем. Дөньялар тигезләнеп китте. Ләкин шул вакытта баш миемдә, йөрәгемдә бер сәер бунт барлыкка килде:
– Моннан соң ачыкмыйм! Ачыкмыйм! Миңа ВКП(б) тарихыннан «өч»ле куйган тимер тавышлы, чуен күңеллеләргә, агач чырайлы директорларга үч итеп ачыкмыйм! Моннан соң мин куркак булмыйм, беркем алдында да җебеп тормыйм, төкерәм мин сезнең таш, тимер, агач чырайларыгызга, идриянамайтлар! Төкерәм, изәм мин сезне…
Һәм форсат та чыкты.
Гариф Ахуновны шундук дирекциягә чакырдылар да матур почеркы белән безгә аттестатлар тутыра башларга куштылар. Гариф керә-чыга йөри, юньлерәк каләм, шәбрәк кара эзли. Әһә, димәк, иртәләргә чыгарылыш кичәсе була. Димәк, туйганчы бер аш ашыйбыз, ипи, рулетлар, прәннекләр белән чәй эчәбез. Бәлки әле, берәр стакан портвейн да куярлар? Ну, бер рәхәт чигәбез икән әле…
Ләкин Гариф чыгып әйтә:
– Табаров укытучыларны җыеп әйткән: «Берсекөнгә аттестат тапшырабыз, бөтен укытучыларга шунда булырга. Бернинди чәй мәҗлесе булмый, шулай аерылышабыз…»
Миңа – мин бит инде көчле – бер идея килде: давай, бу директорның өстеннән жалоба белән ВЛКСМ райкомына барабыз. ВКП(б)ныкы ук безне кабул итмәс, Александров бик эре кеше, әмма безгә узган яз гына комсомол билеты биргән кызыл сипкелле Гайнетдинова апа безне тыңламый калмас. Калмас…
Һәм өч-дүрт иптәш җыелышып, директор өстеннән «жалу» бирергә дип, райком бинасына киттек. Гайнетдинова апа тиз кабул итте. Рәхмәт аңа! Сүзебезне тыңлап бетергәч болай диде:
– Мин сезне аңлыйм, егетләр. Директорыгыз, – чыннан да, сез әйткәнчә, таш күңелле кеше. Ул безнең белән дә килешә алмый кайбер мәсьәләләрдә. Ләкин аңлагыз, мин аңа «выпускникларга аш мәҗлесе ясагыз» дип киңәш бирә алмыйм. Мине дөрес аңлагыз. Шулай да мин Симон Александровичка керә алсам, бу турыда әйтермен. Ләкин аның бик борчулы чагы: район бәрәңге утырту планын үти алмады, өлкәдән бик нык кыздыралар…
…Көтелгән җыелышка без бүре булып җыелдык. Ни сәбәптәндер аттестатлар әзер түгел иде. Тешләрне шыкырдатып утырдык, чөнки бүген тагын ипи бирмәделәр. Укытучылар арасында Хәлим ага юк иде, аның юклыгы шул дәрәҗәдә сизелә, әйтерсең без өч ел бушка, әрәмгә йөргәнбез. Директор сүз алды. Нидер сөйләде. Колагым ишетмәде. Аттестатларыгызны бер атнадан килеп бухгалтериядән алырсыз, диде бугай. Тик бер җөмләсен ачык ишеттем:
– Менә әле таралышкач, училищены сагынып сөйләрсез…
Шул чакта мин ычкындым:
– Сагынырлык булмады инде бу, – дидем.
Шунда директор, кулларын селки-селки, нәгърәләр орды инде:
– Ә-ә-ә… Әле син шулаймыни? Әле син педколлективка ачу тотасыңмыни? Менә, алайса, мин синең аттестатыңны тотып калыйм әле. Менә нарком Потёмкинның узган елгы приказын беләсеңме? Анда әйтелгән: аттестат, дигән, поведениесеннән бары тик «биш»ле куелган выпускникка гына бирелә, диелгән. Аңладыңмы? Димәк, мин педсовет җыеп синең поведениеңә «дүрт»ле чыгартам да аттестатыңны бирдертмим.
Күңелсез генә таралыштык, шул ук көнне аерылыштык та. Малайлар мине юаттылар, бирми кала алмый ул аны, тик менә «биш процент»ка кертми инде ул сине, диделәр.
Шайтан… Ә минем бик тә, бик тә инде Казан педагогия институтының рус бүлегенә керәсем, шуны тәмамлап, Хәлим Искәндәрев кебек, татар балаларына рус теле укытасым килә иде.
Бер атнадан иптәшләр белән очраштык, әлбәттә инде, миңа да аттестат бирделәр, тик теге «биш процент» янган иде. Аның урынына эшкә направление язылган иде: «Направляется в распоряжение Юдинского роно».
Яндым, беттем. Менә сиңа, телеңне тыймасаң… Менә сиңа институт.
О проекте
О подписке