Язмам бик озынга китте, максатыма әле җиттем. Максатым Хәлим аганың татар баласына рус телен өйрәтү методикасын тасвирлау иде. Бу – бөтенләй бер китапта да очрамаган методика. Шуны тасвирлау өчен генә, мин кулыма каләм алган идем. Искәндәрев үзе татар мәдрәсәсендә укудан башлап, рус телен Мәскәүдә камил өйрәнгән дә татар баласының, бу телне өйрәнгәндә, кайсы урында нинди хата ясаганын анализлаган, һәм шуннан үз методикасын эшләгән. Минемчә, бу методиканы тарихта бары тик ул гына кулланган.
Методика моннан гыйбарәт: татар баласы рус теленең кайсы почмагында, чатында сөртенә? Өйрәтүне дөрес сөйләшүдән түгел, хаталардан башларга. Минем хәтеремдә калган структура менә болай:
1. Татар баласы рус азбукасындагы б белән в ны бутый. Аңа барыбер. Ул, бырач баренье белән чәй эчә, дип сөйли, чөнки теге ике сүзнең берсе дә аныкы түгел. Шуңа күрә беренче атнада ул гел шушы ике аваз белән күнегүләр эшләтте, сүзләр уйлап яздыртты һәм үзенекенә иреште: класс в белән б ны бутамый башлады.
2. Татар баласының а авазы белән русның а авазы икесе ике нәрсә икән. Ул әйтә:
– Сез бик кызык сөйләшәсез. Он пришел дигәндә, сез ан пришел дисез.
Шулай дүрт-биш дәрес урыс а сын татарныкыннан аерырга өйрәндек. Бастырды да укытты, бастырды да әйттерде. Моны да җиңдек бугай.
3. Татарча бөтен төрле җисемне күплек санда әйтеп була: кояшлар, айлар һ. б. Русчада солнце, лунаның күплек саны юк.
4. Татарча чалбар – чалбарлар, кайчы – кайчылар дип әйтергә ярый. Русча исә бу әйберләр бары тик күплек санда гына була: брюки, ножницы һ. б.
Без шулай атна буе саннар һәм исемнәрне өйрәнәбез. Татар тагын кайда ялгыша?
5. Татар телендә «вид»лар юк дәрәҗәсендә яки ул сизелми. Рус телендә исә «совершенный вид» (сказал) һәм «несовершенный вид» (говорил) арасында аерма бик зур. «Сколько раз можно говорить» – «Ничә тапкыр әйтергә мөмкин, күпме әйтергә мөмкин» – болар дөрес. Ләкин русча Сколько раз можно сказать дип әйтеп булмый. Чөнки сколько булгач, берничә тапкыр мәгънәсен бирә, димәк, бу – «несовершенный вид». Бер атна буе «вид»ларны өйрәнәбез. X. Искәндәревнең иң яраткан алымы – өйгә эш һәм алдагы дәрестә шуны анализлау. Өйгә эшнең иң популяр формасы – «придумать слова, начинающиеся на букву…» Яки: «придумать предложения с деепричастием…» һ. б. Анализ вакытында иң яраткан алымы: моның хатасы кайда? Бу вакытта бөтен класс эшкә тартыла, баштан пар чыга. Яки болай: берәү өйдә язып килгән җөмләсен укый, кирәкле сүз дөрес язылган. Сорау:
– Нигә бу сүзне болай яздың? Кем җавап бирә, нигә болай язылган бу?
Көч-хәл белән җавап бирәсең, әмма котылу әле юк:
– Нинди кагыйдәгә нигезләп шулай яздың? Ә? Кем әйтә?
Ник дөрес язганыңа үкенә башлыйсың, әмма ул бөтен классны эшләтә.
6. Татар баласы мәктәп мөдире, склад мөдире дип сөйләшә. Руста исә мөдир – заведующий. Татарда «нәрсә мөдире?» дип соралса, руста «нәрсә белән (чем) мөдирлек итүче?» дип сорала. Шуңа күрә завшколы, завсклада түгел, завшколой – заведующий школой, завскладом – заведующий складом. Моңа бер дәрес китә.
7. Татар баласы өчен иң кыены – саннарны килешләрдә төрләндерү. Йә, әйдәгез, бер җөмләне русчага тәрҗемә итеп карыйк әле: «Мин ни эшли алам ул бер йөз сиксән өч сум акча белән?» Кая инде ул безгә аны тәрҗемә итү! Һәм без бер атна буе саннар төрләндерәбез. Өйгә эш тә гел шуннан гыйбарәт. Русчада кушма саннарның барысы да килештә төрләнә икән. Татарда бит соңгы сан гына төрләнә.
Одна тысяча триста два
Одной тысячи трёхсот двух
Одной тысяче трёмстам двум
Одну тысячу триста два
Одной тысячей тремястами двумя
Одной тысяче трехстах двух
Ә менә татарның бу өлкәдә эш ансат. Менә төрләндереп карагыз:
Бер мең өч йөз ике
Бер мең өч йөз икенең
Бер мең өч йөз икегә һ. б.
Бары тик соңгы сан гына төрләнә, тегеләре тик тора.
Татар башы моңа ничек җитсен! X. Искәндәрев исә өметен өзми, бер урынлы санны төрләндереп, алга таба ике, өч, дүрт урынлыга күчә, өйдә төрләндереп килер өчен, һәркемгә аерым бер сан яздырта. Тагын баштан пар чыга. Бигрәк тә стоның төрләнешенә зур игътибар бирә. Баксаң, иң мәкерле сан шул икән. Ниндигә генә үзгәреп бетми ул! Сто, двести, триста, пятьсот. Бер килештә генә. Дүрт төрле. Ә чыгыш килешендә саннар нишләп кенә бетмиләр? Менә татар өчен авыр урын кайда! Ә «унбиш» һәм «илле» дигәндә рус телендә нечкәлек билгесе кайда? Ни өчен пятнадцать дигәндә пятьнең йомшаклык билгесе юкка чыга, ә ни өчен пятьдесят дигәндә уртада кала? Боларны без ай буе өйрәндек кебек, һәм мин, почта переводлары алганда, саклык кассасына ордер язганда, бу мәсьәләдә бер хата да җибәрмим, саннарны язганда, минем җилкәм аркылы бөек педагог Хәлим Искәндәрев елмаеп, сынап миңа карап тора сыман.
8. Татарлар хатын-кыз исемнәрен алты килештә дә төрләндерәләр. Зәйнәп, Зәйнәпнең, Зәйнәпкә… Руста исә тартыкка беткән хатын-кыз исемнәрен төрләндерергә ярамый. «Мы вместе с Зайнабом» дип сөйләсәң, руслар көләчәкләр. Моны мин гомергә җитәрлек итеп сеңдереп калдым һәм университетның төрле җыелышларында байтак татар галимнәренең хатын-кыз исемнәрен (тартыкка беткәннәрен) рәхәтләнеп төрләндереп сөйләгәннәрен тыңлап, алар өчен оялып, тагы да остазыма рәхмәт укып утыра идем. Тукай ничек ди?
Әгәр, хәлфә, мин дә шулай надан булсам,
Синнән гыйлем алалмыйча калган булсам…
Шөкер, мондый хаталардан мин азат. Әмма рус телен бик яхшы, иркен беләм дип әйтергә һич хакым юк. X. Искәндәрев сөйли: «Татарда «мин Шәриф Камалга кереп чыктым әле» дип сөйлиләр, исем төрләнми, соңгысы гына төрләнә. Руста исә барысы да төрләнә: «Я знаком с Михаилом Александровичем Шолоховым».
Күп еллар узгач, телевизордан карыйм, тыңлыйм һәм остазым искә төшә. Анда, трибунада, Казахстан лидеры Д. Ә. Кунаев сөйли, орып та бирми:
– Мы на днях с Леонид Ильич Брежневым…
Димәш агай, димәк, Хәлим Искәндәрев мәктәбен узмаган…
9. Татар өчен иң кыен сан – ике. Русча моны кулланганда, зур белем кирәк. Мәсәлән, татарда ике ир кеше, ике хатын-кыз дип әйтелә. Руста исә башкача: двое мужчин, две женщины. Әйберләргә карата да эш бик катлаулы, йә, әйтеп карагыз әле русча ике кайчы, ике чалбар дип. Ике стакан, ике кашык ничек булыр? Анекдот сөйли: «Бер татар ашханәгә кергән. Тыңлап утыра: кешеләр две каши, один борщ, одни щи, три стакана чая сорыйлар, моның нибары ике стакан чәй эчәсе бар. Ничек әйтергә?.. «Два стакана»мы, «две стакана»мы? Татар, әгәр телне белмәсә, хәйләгә керешә. Бу – электән килгән. Официантка аның янына килгәч, татар агай болай ди:
– Три стакана чая, один унесите обратно…»
10. Татар «ул өйдә юк», «анда җиләк юк» дип сөйләшә. Руста нет сүзе бары тик родительный падежны гына сорый. «Он дома нет», «там ягода нет» дисәң бик көлке чыга. Кирәк: его дома нет; там ягоды нет. «Нет»ка өч-дүрт дәрес китә.
11. Ниһаять, тагы бер кыенлык: гвоздь, дождь, кисель – барысы да нечкәлек билгесенә бетә. Тень, соль, моль, ночь – шулай ук. Ләкин чыгыш килешендә болар башкача төрләнәләр: гвоздём, дождём, киселём; ләкин: тенью, солью, ночью, молью. Боларны ничек бутамаска?
– Боларны родительный падежга куеп карасагыз, алар үзләре үк «мин фәлән родтан» дип кычкырып торалар, – ди остаз.
Нет гвоздя.
Нет дождя.
Нет киселя.
Тегеләре исә «женский род» икән. Чөнки әлеге килештә авазларның үз таләпләре буенча үзеннән-үзе яңгырап тора:
Нет соли.
Нет тени.
Нет моли һ. б.
12. Татарның үзендә род төшенчәсе булмавы, әлбәттә, рус телен өйрәнүне кыенлаштыра. «А», «я» авазларына беткән исемнәр женский родка кергәнен аңлый ул татар баласы, монда эш кыен түгел. Ләкин бит дядя, дедушка сүзләре дә «а» белән «я»га тәмамлана. Монда нишләргә? Ике-өч дәрес шуның буенча күнегүләр эшлибез.
Родларны узганда, мин бер хата җибәрдем. Училище коридорында йөргәндә, Хәлим ага мине туктатты да өеннән почтасын алып килергә кушты. Мин торып йөгердем, бер хат, берничә газета алып килдем, шакып бүлмәсенә кердем дә, русча ярып, аңа:
– Халим Фаттахович, вот, принесёл, – дидем.
Өлкән укытучы буыла-буыла, йөткерә-йөткерә көлде. Мин ут булып яндым, әмма ул мине тынычландырды:
– Вот син әйбәт белгәнгә күрә ялгыштың, – диде. – Син бит бу җөмләне әйтер алдыннан уйлап куйгансың: кыз бала булса – «принесла», ә ни өчен әле ир бала әйтелешендә «принесёл» булмасын? Молодец, димәк, син рус телен инде үзләштерә башлагансың… (Бу фактны мин «Фронтовиклар» әсәрендә файдаландым.)
Шулай итеп, ул мине хаталанган өчен мактады.
…1944–1945 елның көзе, кышы, язы буе без «татар баласы рус телен өйрәнгәндә нинди урыннарда ялгыша» дигән проблеманы чиштек. Уку елы буе без гел ялгышлар өйрәндек. Мин аның һич тә тактага чыгарып ия, хәбәр, аергыч таптырганын, шуларның астына сыздырганын хәтерләмим. Суффикс (гомер буе шуны яратмадым да, аңламадым да) белән дә башыбызны катырмады. Тормыш итә башлагач, мәктәпләрдә өйрәтелгән бик күп гыйлемнең бөтенләй кирәксез икәнлеген күрдем һәм Хәлим Искәндәревнең чын мәгънәсендә педагог икәнлегенә аның саен тирәнрәк ышана бардым. Суффикс, аффикс, приставка кебек төшенчәләр алдагы тормышын филологиягә багышлаган кешеләргә генә кирәк булып, ә практик сөйләмнең һәр кешегә дә кирәк икәнлегенә тормыш үзе ышандырды.
Җәйге каникулга таралыр алдыннан, Хәлим ага мине коридорда туктатты да болай диде:
– Җәй көне сезнең якка балык тотарга барып чыгам, сезнең нигезне дә күрермен әле, Сеҗе, Сикертән авылларын күрәсем килә. Кто там у вас преподает русский язык? Вот что интересно: из Сизинской школы у меня на отлично учатся Гульчачак Яхина и Ахмет Асуртдинов. Из Сикертанской школы были Марьям Хасанова и Равия Магдеева. Что за регион там?
Мин рәхәтлектән кызарып басып тордым. Шатландым: алдагы елга Сикертән мәктәбеннән русчаны бик шәп белгән тагын бер малай – Мансур Билалов киләчәк һәм Сикертән мәктәбенең данын тагы да күтәрәчәк иде.
Үгез җигеп колхоз басуында иза чигүдән котылыйм дип укырга киткән идем мин. Әмма ялгышканмын: каникулга кайтып, өйдә бер кич кунуга, чолан төбендә колхоз бригадирын күрдем. «Укуың беткән икән, бик шәп, әйдә, анда пар үгез тик тора, сине сагынганнар», – диде.
Ач, бик ач, хәлсез җәй иде. Авыр хезмәт, кычыткан ашы, аз йокы. Мин бик нык ябыктым. Әни дә бик бетеште, иртән колхоз эшенә дип уятканда, мине бик кызгана иде. Июнь ахыры – әле берни өлгермәгән, июльгә кердек – һаман шул кычыткан ашы, алабута яфрагы ашы.
Үгез белән эшләү бик арыта, үгезнең башы каты, ул аны тиз генә бирми.
Менә беркөнне, кичке караңгы төшәр алдыннан гына, арып-талып өйгә кайттым. Искиткеч җылы бер кич иде. Әни ниндидер бер зур кайгы катыш серлелек белән каршы алды:
– И бала, бала, синең укытучыларың булды бит әле, – диде.
Мин шундук аңладым: Хәлим ага! Тагын кем? Әни сөйли:
– Яңа бәрәңге өлгермәдеме икән дип, бәрәңге төпләрен кул белән актарып йөри идем, капкадан ике кеше килеп керде. Кулларында – кармак чыбыклары, берсенең калын гына портфеле дә бар. Керделәр, исәнләштеләр, сине сораштылар. Иң авыры шул булды: өйгә узыгыз дип әйтергә бик оялдым. Шундый зур кешеләргә ничекләр итеп кычыткан ашын куйыйм? Эчемнән генә еладым. Аның теге мәһабәт буйлысы син мактаган Искәндәрев булып чыкты. Бар икән затлылык, бар икән Ходай биргән матур калын тавыш. Икенчесе – тәбәнәк буйлы, кыска чәчле, гел елмаеп тора торган утыз яшьләр чамасындагы ир. Башы эскерт шикеллерәк…
Белдем, белдем: бу – физика укытучыбыз Әхәт абый Кариев. Сугышны узган, дөрес булса, әсирлектә дә булган, диләр.
Алар, җәяүләп ун чакрым килгән кешеләр, нәүмиз булып, йорттан чыгып киткәннәр. Әни, үзенә урын таба алмыйча, урамга чыккан, күрше-тирәгә кергәләгән. Бераздан ишеткән: юл чатындагы Хисмәтнекеләргә ике ир кереп, бер дистә йомырка сатып алганнар да Сикертәнгә таба юл тотканнар.
Һай бу ачлыкның күңелсезлеге! Рәссамнар скелет рәвешендә итеп бик дөрес сурәтлиләр аны…
Сугыш елларында безнең гаилә шулкадәр бетәшкән иде, без инде тавык та асрарлык хәлдә түгел идек. Остазлар кайда гына кунды икән ул төндә?
Яңа уку елының беренче көнендә мин фәкыйрьлегебезгә оялып, Хәлим аганың күзенә карарга кыенсынып утырдым. Ул исә нәкъ элеккечә дәресен башлады.
– Өч ел буе миндә рус теле өйрәнсәгез – үкенмәссез, – диде.
Ноябрь ахырында, карлар ишәйгәч кенә, безгә хәбәр килде: Арчага, үз урыныбызга күчеп кайтабыз. Мең мәшәкать белән күченеп, педучилище бинасының салкын подвалына караватлар тезеп урнаштык. Укулар башланды. Укытучылар класска бүрек, бияләй киеп керәләр иде. Хәлим ага да каракүл якалы затлы пальтодан, ләкин гел кепкадан йөри, класста да шулай утыра иде. Аның кепкасы «финский» – сигез өлгеле, түбәсенең уртасы төймәле иде. Котчыккыч авыр уку елы башланды. Ачлык, салкынлык, бетләү. Авырулар. Адәм баласы эт баласы икән. Чыдыйбыз. Ачлыгын да, салкынын да җиңеп була, әмма беткә каршы бернинди сабырлык була алмый. Бет шулкадәр хәрәкәтчән, үрчемле дип кем уйлаган? Иртән урыныңны җыеп, соры одеялларың өстенә мендәреңне, сөлгеңне формалап куеп дәрескә китәсең. Алты дәрес беткәч кайтсаң – бетләр ачыккан һәм алар, туйдыручы хуҗаларын эзләп матрац сырларыннан, одеял асларыннан чыгып, барысы бер колония булып, ак мендәр тышына җыелганнар. Мендәр тышы әйтерсең лә бөрчекле материалдан. Язга таба арабызда ниндидер авыру башланды: әле беребез, әле икенчебез температура белән егыла. Торф ягабыз, подвалыбыз җылынмый. Өйгә кайткач, мине өйгә кертмиләр, салкын өйалдында чишенәм дә кием алыштырам. Ләкин бет чәчтә дә бар. Сөйләгән хәлләргә ышанып та бетмиләр.
Ул елны абый сугышлар узып, тагын бер ел хезмәт итеп кайткан иде. Арча белән Сабадан китеп алып сугыш вакытында ясалган бәләкәй Яңа Чуриле районына саклык кассасына эшкә урнашкан иде. Көннәрдән бер көнне иртә таңда безнең подвал ишеген кактылар. Торып ачсак – ярым солдат киеменнән ике егет. Берсе – минем абый. Солдат гимнастёркасының җиңнәрен, итәген буып капчык ясаганнар, шул авыр йөкне күтәреп керделәр дә «лас» итеп идәнгә куйдылар. Безгә торыр вакыт җиткән икән, уянышып, ашханәгә кайнар чәй эчәргә киттек. Мин әлеге кунакларга караватка утырып торырга куштым. Абый көлде. «Юк, сез яткан бик җиткән, без сәгать сигезгә кадәр, организацияләр ачылганчы гына утырып торабыз» – диде. Иптәше исә гимнастёрка-капчыкны минем карават астына шудырып кертте, ятмады, шулай да караватка утырды. Ул бик йончыган иде.
Сәгать сигезгә дип без дәрескә киттек, алар да капчыкны күтәреп чыгып киттеләр.
«Бер дәрестән соң Арча ашханәсенә төш, туйганчы бер ашарсың», – диделәр.
Әлбәттә, икенче дәресне калдырып шунда тайдым. Алар әле ашханәгә кереп кенә киләләр иде. Официантка эшне тиз тотты: берәр тәлинкә кайнар борщ, бер графин портвейн, котлет-мазар китерде. Портвейнны мин дә әйләндереп куйдым (һәм ул мине бик нык харап итте, аны язып кына булмый). Шуннан тегеләр сөйли. Заемның иң әшәке вакыты – март, апрель. Аның чыгуы турында карар һәр елның 5 маенда игълан ителә. Гадәттә, Сталин аны 5 млрд сумга чыгара. Заемны шул карар чыккан көннән соң гына җыя башларга тиешләр. Әмма Сталин режимында бөтен эш ялганга корылган. Заемны февраль аенда кыздыра башлап, март-апрельдә инде хезмәт халкының канын эчүгә күчәләр. Халык кан-яшь җылый. Салкын, юеш көннәрдә ач балаларын күлмәкчән генә мәктәпкә озата, итен, сөтен, йомыркасын, йонын, актык онын базарда сатып, заем акчасын түли. Апрель ае – тәмуг ае. И, аннан соң, карар чыккан көнне, китә «шатлыклы» митинглар, заем чыгарган өчен, иптәш Сталинга рәхмәтләр… Җиденче май газетасында инде заемның карардагы саныннан бер ярым, ике миллиардка артыграк сатылганы турында урыннардан бәхетле рапортлар күренә. Абый һәм иптәше апрельнең салкын бер көнендә заемга җыелган 386 мең сум акчаны агач ящикка шыплап тутырып, районның полуторкасына төяп, Арча банкына тапшырырга дип, юлга чыкканнар. Әмма Чокырча разъездына килеп җитәрәк, машина сазга баткан һәм «капитально» утырган. Буксовать итеп ята торгач, кич җиткән. Өмет киселгән, һәм алар, ике фронтовик, ящиктагы акчаны солдат гимнастёркасына бушатып, караңгы бозлы төндә җәяүләп, Чокырча разъездына килгәннәр. Анда, салкын бүлмәдә (дүрт кеше сыярлык), шул байлыкны саклап, юештә күшегеп, Киров – Казан поездын көткәннәр. Ул килгәч, теге капчыкны күтәреп вагонга кергәннәр. Вагон тамбурында басып торганнар, капчыкны күтәреп Арчага менгәннәр һәм арган, туңган көе безнең бетле бүлмәгә кергәннәр. Бүлмә – унсигез малай йоклаган бүлмә – Чокырча разъездыннан җылырак. Минем караватка ятып йокламаулары беттән курку гына түгел, дәүләт акчасын саклаулары да булган икән фронтовикларның.
Ашханәдә шуны сөйләгәндә, мин фронтовикларның тыйнаклыгына, батырлыгына шаккатып утырдым. Абыйның иптәше, солдат гимнастёркасына акча тутырган Мостафин әйтә:
– И энекәш, – ди, – акчаны банкка тапшырып чыккач, исән калуыбызга шатланып чалбар кесәсе төбеннән «ТТ»ымны (пистолет) алдым да банк янындагы тополь башына төбәп, бер атып карамакчы булдым. Шундый зур сумманы дәүләткә тапшыргач, мине кем гаеп итә ала? Һәм… шаккаттым. Пистолетым бит бөтенләй эшләми икән, чакмасы бәрми икән. Менә без, шуңа ышанып, Чокырча басуында 386 мең акча белән калганбыз, вокзалларда йөргәнбез…
…Мин ул көнне дәрескә кермәдем, абыйлар иркенләп безнең торган бүлмәне кабат кереп өйрәнделәр, мендәр тышлыгына җыелган «колония»ләрне күзәтеп шаккаттылар.
Мин бит әле Искәндәрев турында яза идем, «Боларның әлеге хәлгә ни катнашы бар?» диеп сорар укучы.
– Әкрен кирәк, ипләп кирәк, – диләр керәшеннәр. Моңа, бу хәлләргә Хәлим аганың турыдан-туры катнашы бар.
Ике фронтовик безнең мендәрләрдәге бетләр колониясен күреп киткәннәр дә уйга калганнар: сугыш беткәнгә ел ярым, без шуның өчен сугыштыкмыни, бу яшь буынны бет ашасын өчен, Прагага, Берлингача барып җиттекмени? Фронтта бит бер солдатта бер бет табылса, хәбәр шундук Генштабка барып җитә, һәм приказ чыга иде.
Һәм минем абый Татарстан мәгариф министрына хат язган (архивтан аны эзләп табу – минем хыялым). Без әле моны белмибез. Менә беркөнне училищега Татарстан АССР мәгариф министры Таһир Мөэминев (отчествосы Насибуллович дип истә калган, ялгышсам, укучылар гафу итсен) килеп төшә. Училищеда ыгы-зыгы. Ул арада, озын тәнәфестә, министр үзе безнең подвал бүлмәсенә керә. Озата йөрүчеләр байтак.
– Йә, ничек яшисез? –дип сорый ул. Ишек ачыла да ябыла, чөнки уку класслары – өстә генә. Керәбез дә чыгабыз.
– Ә менә шулай яшибез, – дим мин, кыюланып, һәм тәрәзә кырыендагы караватны күрсәтәм. Аның хуҗасы Шәриф дигән малай, бу шартларга түзә алмыйча, укуны ташлар-ташламас Түбән Кенә (бәлки, Югарыдыр?) белән Арча арасында йөри, дәрестә йә була, йә юк, аңа гаҗәпләнмиләр дә иде. Аның мендәре аеруча чуар. Министр шул мендәр янына килде. Мендәр чуар таплардан тора һәм бераз гына селкенә сыман иде. Министр агарды, «пыф-пыф» итеп авыр сулады.
– Моның булуы мөмкин түгел, – диде дә борылып чыгып китте. Мендәр тышы исә әле дә селкенә иде.
…Сәгать көндезге икедә чаң суктылар. Бөтен училище студентларына икенче катта класслап, шеренгалап тезелергә. Тезелдек. Бик күбебезнең аягында – чабата. Без – өченче, соңгы курслар – алгы шеренгада. Каршыбызда – яхшы киемле министр һәм без күрмәгән, без белмәгән кешеләр, әйбәт киемле кешеләр. Училище директоры әйтә:
– Студентларның нинди фикере бар, кемнәргә нәрсә җитми, кемнәр нәрсәдән канәгать түгел, хәзер үк чыгып әйтегез, – ди. Тынлык. Берәү дә берни дә әйтми, барыбыз да канәгать, имеш. Тынлык. Директор соравын кабатлый. Тагын тынлык.
О проекте
О подписке