Казан университетының Н. И. Лобачевский исемендәге гыйльми китапханәсендә моңарчы бер дә өйрәнелмәгән диярлек педагогик мирастан Хәлим Искәндәревнең (1888–1958) ике дәреслек-хрестоматиясе саклана. Болар «Белек йорты» исемендә 1912, 1913 елларда «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» тарафыннан Уфада «Шәрык» матбагасында 1, 2 кисәкләр (җөзэ) булып басылганнар. X. Искәндәревнең биографиясен мин, журналист Хәбиб Зәйнидән алган мәгълүматларга таянып, матбугатта язып чыккан идем (Казан утлары. – 1977. – № 1) инде. X. Искәндәрев Троицкида «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укый. Чыгышы белән Златоуст – Уфа арасындагы Дуван яки Мәчетле авылыннан. 1907 елда ул Уфага «Галия» мәдрәсәсенә килә, шунда рус теле өйрәнү түгәрәгендә актив катнаша. Якын дуслары – Г. Ибраһимов, М. Гафури. 1910 еллар тирәсендә X. Искәндәрев Троицкида «Дарелмөгаллимат»та укыта. Шул чорда ул ибтидаи (башлангыч) класслар өчен «Белек йорты» дигән ике китап-хрестоматия әзерли.
1912 елда чыккан беренче кисәгенә сүз башында ул элеккеге педагогик традицияләргә уңай бәя бирә: «Бездә мәктәп тирәсендә йөрүчеләр, Ходайга шөкер, юк түгел», – ди ул һәм моңарчы мәктәпләргә татар язучылары, журналистлары, аерым вәгазь китаплары белән муллаларның да ярдәм итеп килгәнлеген әйтә. Әмма болар бер-ике еллык укытуны гына тәэмин итәрлек китаплар, шуннан ары классларга уку китаплары җитми. «Белек йорты»ның ике кисәк итеп чыгарылуында тирән мәгънә бар. Моны I кисәккә бирелгән «Ихтар (искәртмә)» да автор үзе аңлата. «Без элек бу «Белек йорты»н бер генә кисәк итеп нәшер итмәкче булган идек. Ләкин китапның күләме зур вә бәһасе югары булачак булдыгыннан, мәктәп шәкертләренә, хосусан авыл җирләрендә фәкыйрь вә балалар берьюлы күп акча биреп алу авыр килер һәм бер елда гына укып бетерә алмый, ике-өч еллар йөртеп кадрен китәрерләр вә туздырырлар дия, мөляхазага алынып, бер микъдарысын ике булып нәшер итмәк муаффыйкъ күрелде».
Шунысы бик кызык: зур грамоталы әдип үзе төзегән бу хрестоматияләрдә бер генә өзекнең дә авторын күрсәтми. Бу – һич тә аңлашылмый. Әдип – югыйсә әдәби-методик яктан шактый әзерлекле шәхес: 1911 елда «Йолдыз» газетасының өч санында аның зур күләмле «Милли мәктәпләребез, мөгаллимнәр вазифасы, китаплар интикад (тәнкыйть. – М. М.) итү» исемле мәкаләсе басылып чыга. Шул ук газетада, шул ук елда аның тирән эчтәлекле «Бездә тарихи, әхлакый-гуманитарный әсәрләр» дигән (№ 629) мәкаләсе басыла. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә шул чорда ул күренеп ала. Шул ук «Йолдыз»да аның «Галимҗан Ибраһимов вә аның әсәрләре» дигән тирән эчтәлекле, проблемалы зур мәкаләсе күренә (1914 ел, 1093, 1103, 1113 саннар). Ничек кенә булмасын, «Белек йорты»ның ике кисәгендә дә бүгенге галимнәр җиң сызганып тикшеренерлек урыннар байтак: һич тә без ишетмәгән-күрмәгән тезмә һәм чәчмә әсәрләр тулып ята анда. Автор бу хрестоматияләргә материал сайлап алу принципларын болай аңлата: «Бездә моңарчы интикад сөзгесеннән үткәрелеп чыккан махсус әдәбият өзекләре (отрывкалар) булмаганга, мин боларны үз зәүкым белән интихаб (сайлап алу. – М. М.) иттем, хәтта каюсына үз тарафымнан сүз башы биреп алдым».
Анысы шулайдыр, хрестоматияләрдән Г. Тукай, М. Гафури, Г. Ибраһимовны танып алу авыр түгел. Шулай да билгесез проза, билгесез поэзия монда бик күп. Боларның эчтәлеге: табигать күренешләре, мәктәпкә мәхәббәт тәрбияләү, М. Гафури мәсьәләләре аркылы әхлак, акыл тәрбиясе; ел фасыллары турында мәгълүмат һәм шул фасылларга мөнәсәбәтле әдәби әсәрләр, дини бәйрәмнәр, пәйгамбәрләр тарихы, фольклор әсәрләре. Кыскасы, сабый бала өчен укып туймаслык. Беренче җөзэнең икенче бүлеге исә анатомия, зоология һәм ботаникадан тора. Автор балаларны Пастер исемле галим, микроскоп белән таныштыра. Тел галимнәре өчен монда кызыклы гына мәгълүматлар бар. X. Искәндәрев, мәсәлән, имезүчеләр отрядын «сөтче-имезүчеләр» дип атый. Табигатьнең шундый серләре (микроб, полиплар һ. б.) турында язганда, автор кинәт кенә Тукайның «Ана илә бала» шигырен китереп кертә. Бик урынлы бу: бала үзенең әнисеннән, урманнар, таулар, кош-корт, ерткычлар каян барлыкка килгән, дип сорый, җавап эзли. Әнисе болай дип җавап бирә:
Яраткан, әйләгән мәүҗүд боларның барчасын Тәңрең,
Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем.
Менә бу X. Искәндәревнең үз методикасы – материалистик текстлардан соң шул гаҗәиб хәлләрне (микроблар һ. б.) ул шагыйрь авазы белән аңлата. Тукайның үзе исән вакытта бу шигырь «Күңел җимешләре»нә кертелгән булган. 1929 елда Ф. Сәйфи-Казанлы чыгарган II томга да, 1943 елда чыккан академик басманың I томына да кертелгән, әмма шуннан соң өч басмадан төшереп калдырылган. Бөтен бер гыйльми институт, кырык еллар буе шул томнарны эшләп, әлеге шигырьне кертмәгән. Янәсе, идеалистик нәтиҗә бирелгән.
Үсемлекләр дөньясы турында мәгълүмат биргәннән соң, төзүче шунда ук Тукайның «Чыршы» шигырен урнаштыра. Кыскасы, «Белек йорты»ның беренче кисәге гыйлем белән матур әдәбиятның синтезы буларак төзелгән. Бу – хрестоматия төзүдәге махсус бер метод, татар педагогикасында моның тарихи тамырларын эзләргә, ачыкларга кирәк.
«Белек йорты»ның икенче кисәге исә «ибтидаи соңгы вә рөшди (урта) әүвәлге сыйныфлар өчен рәсемле кыйраәт китабы» буларак басыла (Уфа, 1913). Монда каты, сыек җисемнәр, газлар, металл, җылылык-салкынлык, күк күкрәү, яшен, вулканнар (төзүче аларны «янартаулар» дип атый), зилзилә (җир тетрәү), ай, кояш тотылу, йолдызлар, Коперник, Галилей турында зур мәгълүмат бирелә. Димәк, бу дәреслекнең бер өлеше физика, астрономия буенча татар баласына белем бирә. Шунда ук авторы билгесез шигырьләр очрый. Алар да текстка карата. Әлеге китапта «Җир – түгәрәк кәррә (шар)» дип әйтелә. Китапта рәсемнәр бик күп.
Дәреслекнең кешелек җәмгыяте, расалар, төрле халыкларның яшәү регионнары турындагы текстлары, рәсемнәре ифрат кызык. Автор терминнарны иркен, иҗади куллана, этимологиягә дә игътибар бирә: Алтай тавын ул төркичә «алтын тау»дан алынган ди. Китапның соңгы өлешендә татар-болгар тарихы буенча кызыклы текстлар бирелә. «Белек йорты»ның бу икенче кисәге шактый җитди дәреслекләрдән санала, моны бүген күчереп бассаң, 5–8 класс укучылары өчен кызыклы бер хәзинә булачагына шик юк.
Кызганычка каршы, X. Искәндәревкә фәнни-педагогик эшен алга таба үстерергә мөмкинлек булмый, аны империалистик сугышка алалар. Казах-кыргыз телләрен белгәнлеген истә тотып, аны тыл солдатларына меңбашы итеп билгелиләр (бу – казу, төзү эшләрендә Урта Азия, Казахстан егетләрен файдалана торган хезмәт армиясе). Октябрь борылышыннан соң ул Уфада «Ил теле» дигән татарча газета чыгара башлый. Газетаның мәсләге: «Бөтен хакимият Учредительное собрание кулында булсын!»
Элеккеге кайбер танышлары бөтен властьны большевиклар кулына тапшырырга көрәшеп йөргәндә, X. Искәндәрев тарихи бурычны иң дөрес аңлаучылардан була (соңыннан бу акылы аңа кыйммәткә төшәчәк). Большевикларның «Учредительное собрание»не куып властьны үз кулларына алуы Россиягә генә түгел, бәлки бөтендөньяга нинди канлы афәтләр алып килгәнлеге безнең көннәрдә – сиксәненче елларда гына ачыкланды. Газета ябылгач, ул Томск педагогия техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта башлый, Себер шәһәрләрендә мәгариф инспекторы булып йөри, шунда өйләнә. Бераздан хатынын аерып, Мәскәүгә китә, Әсәдуллаев мәктәбендә татар теле укыта.
Шәхес трагедиясе шунда башлана…
Характеры буенча кырыс кеше буларак, ул еш кына коллектив белән конфликтка керә: әле «Галия» мәдрәсәсендә үк аны шәкертләр җыелышында назир (староста) вазифасыннан азат итәләр. КУТВда (Шәрык хезмәт ияләренең коммунистик университеты) укытканда да (1929–1934) кырыс була. Замана шаукымына да бирелә: 1929 еллар тирәсендә, солтангалиевчелекне тәнкыйть итү өчен, Мәскәүдә зур җыелыш уздырыла. Русча бик нык хәзерлеге булган X. Искәндәрев шунда төрки зыялылары һ. б. милләт вәкилләре каршында рус телендә бик көчле чыгыш ясый (тавышы баритонга тартым бас), солтангалиевчелекне «фаш итә». Мәскәүдәге бер рус кызына өйләнә. Болар, ихтимал, үзенең «учредилка» гөнаһын каплар өчен эшләнгәндер. Ул елларда биографияләре большевикларга бик үк ошап бетмәгәнен сизгән элеккеге бай, сәүдәгәр, мулла малайлары, үзләренең «советчыл»лыгын күрсәтер өчен, шулай рус кызларына өйләнгәннәр. (Тарихыбыздан бер мисал: 1926 елда булса кирәк, Шәкүр карак һәм иярченнәренә суд үлем җәзасы чыгарганда, Шәкүрнең олы улы үзенә миһербанлы булуларын сорый: «Мин бит марҗага өйләндем, шуны истә тотыгыз», – ди.)
X. Искәндәревнең шуннан соңгы биографиясендә ак таплар бар. КУТВдан студентлар кугач (ихтимал, «учредилка»ны хәтерләптер), ул кайда эшләгән? Һәрхәлдә, Бөек Ватан сугышы башлангачмы икән, ул Татарстанга кайта һәм Арчадан урман эченә – Үрнәк посёлогына күчерелгән педучилищеда укыта башлый. Хатыны – Нина Яковлевна дип истә калган – рус теле һәм әдәбияты укыта иде.
Хәзер мин, өлкән журналист Хәбиб ага Зәйнинең миңа язган мәгълүматларыннан китеп (дөрес, М. Гафури, Г. Ибраһимов, С. Кудаш, И. Рәми материалларын да файдаландым), үзем күргәнне, үзем белгәнне язам. Мин бу училищега 1944 елның 1 октябрендә килдем. Аңарчы анда бертуган апам укый иде. Ул сөйли иде: 1944 елның 1 гыйнварыннан Интернационал урынына яңа гимн кертелгәч, училищедагы рус теле, әдәбияты дәресләрендә шул гимн текстын ятлауны программага керткәннәр. Хәлим Искәндәрев кыш буе һәр дәресен хор белән шуны укытып башлый торган булган. Кайвакытта аерым укучыны такта янына бастырып укыткан, билге куйган. Аның кулында укыган бер төркем студентларның сәләтен ул аерып алган: болар Арча районының данлыклы Сеҗе һәм шуның базасында үсеп киткән Сикертән мәктәпләрен тәмамлаган яшьләр булган. Ул арада Сикертән җидееллык мәктәбен гел «биш»кә генә тәмамлап (хәер, бер «дүрт»лем бар), сынаусыз гына Хәлим Искәндәрев «кулына» мин дә барып кердем. Беренче дәрестә үк минем русчамның башкалар белән чагыштырганда әйбәтрәк икәнен чамалап алды да кайсы мәктәптән икәнемне сорады.
– Из Сикертанской школы, – дидем мин.
Шунда ул, күзлеген салып, тәрәзәгә таба борылды да татарча болай диде:
– Нинди мәктәпләр ул Сеҗе белән Сикертән, кемнәр укыта анда рус телен? – дип уйга калды. Аннан әйтте: – Бог даст, доживу до лета, пойду посмотрю, что это за школа. А речка у вас есть, рыбачить можно?
Мин Сикертән авылы аркылы Кесмәс елгасы акканын әйттем.
Алдагы дәресләрдә ул, күпме генә кул күтәрсәм дә, миннән сирәк сорады.
«Минем бурыч тегеләр («слабыйлар») белән эшләү, син миңа иң актык чутта гына ярдәм итәрсең», – дип әйтә иде. Шунда мин зур ихтирам белән Сикертән мәктәбендә үземне рус теленә өйрәткән укытучыларымны – өч бәхетсезне – тирән сагыш белән искә ала идем. Бишенче класста безне рус теленнән Җүәйрә Хәлилова дигән Казан кызы укытты. Зоя Хәлиловна дип йөртә идек. Чибәр, кап-кара ике озын толымлы, юеш кара карлыган төсле зур күзле. Бөтенебез, малайлар, аңа гашыйк. Бөтен өйрәнгәнебез – рус теле, рус әдәбияты. Татар әдәбиятының бер кызыгы юк, анда гел хәерчелек, фәкыйрьлек турында М. Гафури әсәрләре. Ә монда Бэла, Казбич, Азамат… «Кавказский пленник», «Прыжок» һ. б. Зоя Хәлиловна, бичара, шәһәрдәге әнисенә ярдәм итәсе килеп, Теләче районындагы бер МТСка учётчица булып китеп барды һәм шул җәйне үк трактор астында калып һәлак булды. Алтынчы класста безне Киевтан эвакуация белән кайткан кәтүк кадәр генә бер яһүд хатыны укытты. Зинаида Моисеевна Дрикерман. И тилмерде инде безнең белән. Бөтен класска нибары бер дәреслек иде, ул укый, тәрҗемә итә (текстларның астында кайбер гыйбарәләрне татарчага тәрҗемә итеп бирәләр иде). Хәтерлим: Пушкинның «Послание в Сибирь» шигырен укыганда, ун-унбиш минут тилмерде. Анда «скорбный труд» дигән сүзләр бар. Шуны бит беребез дә аңламый. Ә ул китабыннан карый да безгә әйтә: «Кайгыйлый хизмәт», – ди.
О проекте
О подписке