Читать книгу «Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.

Узган гомер – калган хәтер

 
Агарды чәч,
Куарды баш,
Сары юллар сызылды.
Өмидләр, кем…
Өмидләр, кем…
Дәригъ, бер-бер өзелде!..
 
Дәрдемәнд

Дөньяда исәр кешеләр күп булмый. Сәламәт акыллылар, эшлеклеләр – күпчелек. Мин – исәрләрнең иң алдынгы сафында. Хәзер мин моны исбат итәргә тырышачакмын…

1957 елның көзе. Мин – буйдак бер егет. Тормыш көйләнмәгән. Туган авылымнан ун чакрым ераклыктагы урта мәктәптә эшлим, берүземә бер йорт, ә тегендә – авылда – карт әни ялгыз. Мин ике йортны карыйм, гел юлда. Гел велосипед белән. Яңгыр явып киттеме – юл бетте. Урман полосалары буйлап ун чакрымны утызга әйләндереп, лабиринт буйлап йөргән кебек, әни янына кайтам. Авылга керергә бер-ике чакрым кала велосипедны барыбер күтәрәсе, бу – котылгысыз. Бу машина – асфальт өчен, һич тә безнең бәхетсез Казан арты юллары өчен түгел.

Тормышның әнә шундый җайсыз-уңайсыз бер көнендә мине военкоматка чакырдылар. Шатланып куйдым. Яшьлегемә кире кайттым. Бәхетем ташыган көе военкоматка чаптым. Өченче частька (запастагы офицерлар бүлеге) кереп, юләрләрчә елмаеп, кепка кырыена уң кулымны күтәреп шәрран ярдым:

– Младший лейтенант запаса… по вашему вызову прибыл!

И мин тиле дә инде…

Переподготовкага чакыралар икән, өч айга.

– Диңгезче офицерлар безнең районда запаста өч кенә кеше, яшегез буенча сез туры киләсез, – диде өлкән лейтенант. – Ләкин менә бер уңайсыз ягы килеп чыкты: сез бит заочник икән. Сезне җибәреп булмый, менә шул кәгазьгә кулыгызны куегыз, что заочно укыйм дип. Без инде икенче кешегә тукталдык…

– Юк, юк, барам мин, барам! – дип кычкырганымны аңышмый да калдым. – Барам! Укуга зыян китермим! Барам!

– Бик еракка бит, – диде өлкән лейтенант. – Әниегез дә ялгыз икән. Амур флотилиясенә бит. Хабаровск шәһәре янында.

Амур! Амур! Яшьлек хыялым!

…Мин инде повесткага кул куеп, юл документлары алып ята идем. Әни түзәр әле, ә мәктәп, андагы эшләр, атнасына егерме сигез сәгатьлек нагрузка – ник чукынып китмиләр шунда!

Амур…

Без, Балтикада хезмәт иткәндә, күңелләребезне төшермәс өчен, политуправление әдәбият-сәнгатьне бик нык эшкә җигә иде. Ул без караган концертлар, спектакльләр! Ул без очрашкан артистлар, геройлар, циркачлар, спорт кешеләре…

Хәзер, 1988 елда, улым Төньяк хәрби флотында өч ел хезмәт итеп кайткач сорашам. Сездә дә шулай булдымы, дим. Өч ел буена аларга бер генә тапкыр да концерт күрсәтмәгәннәр, бер генә тапкыр да театрга алып бармаганнар. Юк, безнең заманда безне тәрбияләүче өлкән офицерлар акыллырак иде…

Безгә ул елларда кунак булып ике-өч тапкыр Тын океан флотының җыр һәм бию ансамбле килде. Дөньяда күп хорлар тыңладым, ләкин Тын океан флотының хоры кадәр бер генә хор да мин юләргә шулай көчле тәэсир итә алмады.

Кеше үз җирен, үз Ватанын, кешеләрне сөюе белән бәхетле. Җырлары белән бәхетле. Мин, биографиям буенча бик бәхетсез булсам да, рухым белән гомергә бәхетле булдым. Йә инде, шундый халәттә булып карагыз әле.

…Сәхнәдә – өч рәт булып тезелгән матрослар хоры. Беренче рәттән соңгылары бер башка биек, өченче рәт, күрәсең, урындыкларга баскан. Өч рәт – таза бит, җитди йөз, ирләр чырае. Ак чехол киерткән бескозыркалар, үтүкләнгән гюйслар, кулыңны кисәрлек итеп үтүкләнгән кара чалбарлар. Ленталарның бер очы алда – җилкә аркылы күкрәктә. Таза, киң күкрәк-җилкә. Сиңа арты белән баскан дирижёр – бераз гына кыланчык хәрәкәтле офицер.

Беренче рәтнең иң кырындагы мәһабәт гәүдәле матрос алга чыга да, тәнеңнән каз ите бәрдереп крейсер-линкор тавышы белән әйтә:

– Выступает ордена Боевого Красного Знамени ансамбль песни и пляски Краснознаменного Тихоокеанского флота… «Песня о Родине». Солист – матрос Остап Соловьяненко.

Дер калтырап утырасың. Тынлык. Менә бервакыт алгы рәтнең икенче кырыеннан мәһабәт гәүдәле берәү чыгып сәхнә алдына баса, котчыккыч чибәрлек, бөеклек, шәплек. Ул сиңа чалбарлар, ул сиңа ялтыравыклы бляха, ул сиңа күзеңнең явын алырлык итеп алтын буяу белән язылган ленталар: «Тихоокеанский флот». Беттем, беттем, мин дә кеше булып залда утырам, «Бас, әйдә, Өммегөлсем»нән башка бер җыр да белмим бит, идриянамайть…

Залда чебен булса, аның очканы ишетелер иде. Дирижёр хикмәтле бер хәрәкәт-ым ясады һәм залның тәненә ток йөгерде.

 
От края до края, до дальней границы,
Где горный орёл совершает полёт…
 

Йа Хода! Кырык-илле таза күкрәк күтәрелеп, таза авыздан залга куәт ташытты – без беттек, ноль генә булып калдык.

 
О Сталине добром, родном и любимом
Прекрасную песню слагает народ.
 

Мыеклы, мәһабәт матрос исә, беткән көе болар бетсен инде дигәндәй, тагын күкрәген иягенә кадәр күтәрде.

 
Летит эта песня быстрее, чем птица…
 

Өч рәт таза күкрәк, залдагы бөтен һава запасын бәреп чыгарырга әзерләнгәндәй, гәүдәләрен бераз гына өскә күтәрделәр һәм… крейсер-линкор куәте белән җырны күтәреп алдылар, ул арада хор артында ефәк полотнода бөек юлбашчы портреты җилферди башлады.

 
…Её не удержат посты и границы,
Её не удержат ничьи рубежи.
 

Җыр тәмамлангач, акылдан шашып биш минутлар чамасы кул чаптык. Хәтерлим: 1952 ел иде. Зал тынгач, тимер тавышлы фырт егет, уң кулының баш бармагын каеш астына кыстырып, хәрби конферансьеларга гына хас тавыш белән залны ярды:

– «Амурские волны». Солист – старшина второй статьи Тарас Стояновский…

Залда тагын тынлык урнашты. Хәрбиләр залын сезнең күргәнегез бармы? Ул – үзе бер дөнья. Анда җиде-сигез йөз солдат-матрос була һәм алдагы ике-өч рәттә хатыннары белән бергә әллә кем булып офицерлар утыра. Офицер да кеше бит: бүген ул сине көне буе тунады, сүкте, тәрбияләде, син аны бүген көне буе каргадың, бөтен әшәке сүзләрне аның исеменә койдың, ә менә кичен ул үзенең «дама»сын култыклап клубка килде, кеше төсле аңа буфеттан мороженое алып бирде. Ленинград яки Мәскәү училищесында, яки Хәрби академиядә укыганда, увольнениегә чыккач, очраклы рәвештә танышканнан соң хатыны булган җиде класс белемле официантка, буфетчица исә панбәрхет күлмәген киеп, битенә дөнья рәхәтлеген чыгарып, алгы рәттә утыра, аның артында – егерме-егерме ике рәт солдат-матрос массасы, аның ире – шуларга башлык… Һи-и-и, наданнар, мужиклар. Менә без кем…

Юк-юк, болай читкә китәргә ярамый, җыр тыңлыйк.

Старшина Стояновскийны тыңлыйк. Күкрәк тавышы, Ерак Көнчыгыш тавышы, Кытай чикләре, чиксез океан, туйгысыз рус дәүләтенең гел еракка – Новгород, Ярославль, Рязань, Псковтан көнчыгышка ыргылган тарихи тавышы. Зал тагын гипнозлы. Украина малае исә үз дәрәҗәсен үзе белеп кенә, акрын башлый.

 
Плавно Амур свои волны несёт,
Ветер сибирский им песни поёт;
Тихо шумит над Амуром тайга,
Ходит пенная волна,
Пенная волна плещет
Величава и вольна…
 

Мин күзләремне йомам. Очасы, биш-ун минут очып, шул гүзәл Амурга барып төшәсе, шул хикмәтле тайганы барып күрәсе килә. Шунда барып, ерак чикләрне, Бөек океанны күрәсе иде. Балтика нәрсә ул? Иптәш Сталин әнә әйткән бит адмирал Кузнецовка:

– Балтика ул нәрсә? Ул – бака күле, – дигән (юлбашчы Ленинградны, Кронштадтны яратмый иде).

Моряклар көләләр иде. Аның исемен әйтмичә генә. Имеш, болай: БФ (Балтийский флот) – бывший флот; ЧФ (Черноморский флот) – чей-ничей флот; ТФ (Тихоокеанский флот) – тоже флот; СФ (Северный флот) – современный флот…

Сталин шыксыз Кола ярыматавында Североморск дигән хәрби порт салдырды. Үзе яратмаган Англиягә каршы бер эш эшләдем дип шатланды ул.

Һәм менә мин үз теләгем белән, хыялым чакыруы буенча Амурга барам. Хәрбиләрнең туган йорты – өченче вагонда. Дөрес, миңа, запастагы офицер буларак, Свердловск вокзалында «купейный» бирергә тиешләр иде, кассир хатын минем «воинское требование» дигән кәгазьне күреп бу турыда кисәткән һәм унике сәгать көтсәм, шундый поезд булачагын, миңа «купе» бирәчәген дә әйткән иде, әмма мине Амур тартты, ашыктым. Ахырдан бераз үкенмәдем түгел, хәрбиләр йөри торган гомуми вагон ул тәртибе буенча әллә кем була алмый (ләкин һич тә хәзерге кебек сугыш, заложниклар алу, көчләү, урлашу дигән нәрсә юк), анда тәмәке тарталар, чәкәштереп, шау итеп эчәләр, теләгәнчә җырлыйлар – без шулай Хабаровск шәһәренә кадәр алты тәүлек бардык. Хәтерлим: күршедә генә солдатлар бара, арадан берсе – баянист, һәр кичне ашап-эчеп алгач, вагонның икенче бер торыгыннан җиткән бер кызны – чегән кызын чакырып алалар да баянга җырлаталар иде. Яшь солдатлар моны рәхәтләнеп тыңлыйлар, мине исә, ике тапкыр тыңлагач, бу җыр туйдырды. Чибәр мут чегән кызының куе калын кашлары, дымлы иреннәре, чакырулы күзләре һәм Бессарабия-Маҗарстан киңлекләрендәге йөзем куаклары арасында акрын искән исерткеч җил кебек мәгънәле, серле тавышы минем әле дә күз алдымда, колагымда. Ул җыр ниндидер бер чегәннең, авылдан узып барганда, бер кызга гашыйк булуы һәм шул авылда тимерче булып калуы турында иде.

«Ехал цыган…» дип теге сихерле тавыш башлануга, бөтен вагон халкы безнең «плацкарт» бүлмәсенә ишелеп өелә һәм җырның соңгы сүзләренә кадәр тын да алмыйча тыңлый иде. Ә теге кыз җырны тавышына серлелек, акрынлык биреп тәмамлый:

 
Не уехал цыган из села,
Да чего ж любовь-злодейка зла;
Цыган – первый на селе кузнец –
Вот и песенке моей конец…
 

Һәр кичне шулай, ә теге чал Амур һаман юк әле.

Инде без, плацкарттагы кешеләр, беребездән беребез бик нык туйдык. Инде без, вагондагы кешеләр, бер-беребездән шактый туйдык. Инде без, поезддагы кешеләр, станция саен су, ипи, сөт алырга чыгып очраша-очраша бер-беребездән «пачти» туйдык.

Ә Амур, чал Амур, һаман юк әле.

Минем күңелемдә шигърият үлә башлады. Ә бу хәл, – мин үземне беләм, бик хәтәр симптом. Мин шигърият булса гына яши алам, ачмы мин, ялангачмы, ләкин тормышның шәфкатьле бер юаткычы булырга тиеш…

Вагон тәрәзәсеннән күренгән нәрсә – гел сопкалар. Мин өске шүрлектә ятып, гел шуларга карап барам. Шыксыз да, моңлы да. Россия дәүләте никадәр еракка омтылган. Поездсыз, паровозсыз. Гаҗәпкә калырсың. Менә кемдер хәбәр салды: ярты сәгатьтән Байкал! Баянлы солдатны өстән төшерделәр:

– Давай, җырлыйбыз!

Урыс нишләсен инде ул? Үзенең мәшһүр өч җырын җырламаса, ул кеше дә була алмый: «Стенька Разин», «Славное море, священный Байкал» һәм «По диким степям Забайкалья»… Шуны белмәгән, шул җырларны яратмаган урыс – алдан ук әйтеп куйыйм – чын урыс түгел. Аны белмәгәне, яратмаганы – синтетик урыс. Вагонда исә (ул елларда әле синтетика юк иде кебек) урысларның чынысы җыелган иде. Баянчы солдат та йокысыннан солдатча айныды һәм аккорд та алды.

Ул арада өлкәннәрдән берәү вәсвәсә ташлады:

– Менә илле бишенче елга кадәр моннан узганда поезд акрыная иде, әнә карагыз әле, теге кыя башында граниттан уелып эшләнгән иптәш Сталин һәйкәле бар иде, аны бер политический гаепле скульптор ун ел буе эшләгән, илле сигезенче статья, шуны эшләгәч, өенә кайтарырлар дип ышанган ул. Менә мин моннан алтынчы тапкыр узам инде, элек ул һәйкәлне төнлә прожекторлар яктырта, поезд акрыная, бөтен кеше йокысыннан тора, проводниклар шым кала, купеларда йоклап ятучы юкмы дип тикшереп йөриләр, ә кәкже, аларның да яшисе килә… Поезд бик акрын уза иде. Менә хәзер аскы юл салганнар диләр, без каян узарбыз…

Без аскы юлдан уздык, яктыда уздык. Байкал суы шпаллардан өч-дүрт метр ераклыкта иде, өскә, кыяларга карап, борыннарны тәрәзәгә терәдек, «халыклар атасы»ның һәйкәле, әлбәттә, юк иде. Иллә дә инде солдатлар бөтен бугазга ярдылар:

 
Славное море – священный Байкал,
Славный корабль – омулёвая бочка,
Эй, баргузин3, пошевеливай вал,
Молодцу плыть недалечко.
 

Ә мин, авыл баласы, бу якларга бәхет эзләп киткән борынгы бабалардан кайткан җырларны барлап утырам. Ниләр бар иде әле, без бит Байкалны үзебезнең күрше авыл күле сыман гына сизеп-тоеп үстек. Ә аңа, баксаң, Казаннан чыгып, алты-җиде көн поезд белән барасы, чабасы икән.

 
Байкал күле балыклы –
Бездә кызлар данлыклы, –
 

дип җырлыйлар иде өлкәннәр мәҗлестә ачы балны бер җамаяк түнкәреп куйгач. Ә монысы?

 
Тальянский гармуннарны
Уйныйлар тартып-тартып;
Байкал күлләренә төшеп
Югалганнарым артык.
 

Бичара, бәхет эзләп килеп тә, бәхет таба алмаган татар егете авазы инде бу. Бер дә шиксез, шулай инде бу, шулай бу…

Мәшһүр Байкал күле буеннан салмак чыгып барганда, күзләренә тарихи-шашкын караш чыгарып, күкрәк тавышы белән чын күңелдән бөтен вагон җырлый иде:

 
Шилка и Нерчинск не страшны теперь, –
Горная стража меня не поймала,
В дебрях не тронул прожорливый зверь,
Пуля стрелка миновала.
 

Иллә дә урысның үзе инде! Мин гомер буе милләтнең чынысын ихтирам иттем. Мондагы лирик геройны да мин күз алдына китерәм. Рус патшасы иксез-чиксез Себерне яулап ала да үзенә ошамаган кешеләрне шунда ук сөргенгә озата, ә тегеләр җае чыкканда качалар, күчеп утырган халык исә аларны ашата, ярдәм итә. Менә бу – руслык, урыслык инде.

Ә поезд хәрәкәтен кызулатты, күлне инде узган идек, колак төбендә, рельслар җөен билгеләп, тәгәрмәчләр шаулады: «Тыкы-так, тыкы-так, тыкы-так…»

Күлне узгач, җыр да тоныкланды сыман.

Инде бөтен вагон түгел, ә ике-өч кенә «әтчәйәнни» марҗа һәм тәүлек буе, каян алыптыр, гел баш төзәтеп килгән кырык яшьләрдәге бер ир-шахтёр җырлый иде:

 
Шёл я и в ночь, и средь белого дня,
Вкруг городов озираяся зорко,
Хлебом кормили крестьянки меня,
Парни снабжали махоркой.
 

Шул мизгелдә мин рус халкының әллә кай сыйфатларын аңлап бетердем кебек. Әйе, бу халык бөек, нәкъ безнең кебек – бөек. Бу ике халыкның гасырлар буенча берсен берсе төрткәләшеп яшәвенең сәбәбен мин шунда аңладым кебек.

Шунда мин урыс агайның нинди куәт, нинди акыл, сәясәт белән безнең җирләргә килүе турында уйлап бардым: урыс агай безнең «оҗмах асты җирләренә» («подрайские земли») килә-керә чиркәү салган, сәүдә итәрлек ышанычлы нокталарны билгеләп куйган. XVI гасыр урысы бүгенге XX гасыр урысыннан акыл ягыннан шактый өстен булган. Андый акыл XX гасырның беренче чирегенә кадәр яшәгән әле. Урыс агай икмәк егылып уңа торган төбәкләргә пристань салган. Шунда икмәк складлары салган. Сарык күп асраучы татар халкының иң үзәгенә йон тетү, итек басу фабрикалары салган. «Местная промышленность» – акыллы урыс агаеның иң зур казанышы шул булган. Ул, хәзерге кебек, кырык-илле мең кешелек завод салмаган – алар «бастовать» итә, начар эшли бит, ул алтмыш-җитмеш кешелек завод, фабрика салган. Икмәк төйи торган пристань янында урыс Щербаков «винокуренный завод» төзегән (Вятка елгасы буенда, Мамадышта), Алабуга, Арчада Стахеевлар, икмәк җыю өчен, амбарлар салганнар. Чиркәү һәм спирт мөселман авылларының уртасына – бәгыренә үтеп кергән.

Әнә шулай планлаштыра-уйлый торган урыс хөкүмәте акрынлап Тын океанга килеп чыккан.

…Хабаровск вокзалының фронтонында өч уклы сәгать күреп хәйран калдым. Кыскарак булган ике укның берсенә «Московское», икенчесенә «Местное» дип язып куйганнар иде. Боларның «Местное» дигәне – иртәнге 8 не, «Московское» дигәне төнге 12 не күрсәтә иде. Алай-й… Бүген үк, Амурга барып җитүгә үк, авылга хат язарга кирәк. Бездә элек сөйлиләр иде. Нурислам солдат 1914 елда, сугышка киткәч, беренче хатында болай язган: «Җир читенә» барып җитеп, күн итекләремне салып, яр буена утырып аякларымны суга тыктым. Чолгауларымны үзебезнең кояшка җәеп киптердем».

Амур флотилиясенең базасына мине автобус илтеп куйды. Өч көнгә соңга калган идем, курслар начальнигына рапорт язарга мәҗбүр иттеләр. Хәер, әле укулар башланмаган, Гонконг гриппының беренче тапкыр безнең илгә килеп кергән вакыты – 1957 елның октябрь башы иде, медицина кешеләре югалып, каушап калган, безнең курсларга килеп җиткән малайларны Гонконг явызы чүкеп кенә тора икән – килгән берсе госпитальдә…

Исән йөргән берничә малай белән хәрби формаларны көйләдек, караватлар җайладык, хуҗалык эшләренә йөрдек. Берәр атнадан агарып калган хәлсез малайлар госпитальдән кайттылар, дәресләр башланды. Безнең контингент мондый иде: күпчелек – елга техникумын бетергән егетләр, аларга запастагы кече лейтенант дәрәҗәсен биргәннәр, боларның әле винтовка, автомат, казарма күргәннәре юк. Без – роталарга, роталар классларга бүленгән. Элек хәрби флот хезмәтен узганнар класс саен (взвод, егерме биш курсант) өч-дүрт кенә. Без – командование өчен төп терәк, безнең дәрәҗә зур. Елгачы яшь егетләргә без өстән торып «һи-и, салага» дип кенә дәшәбез, ләкин дус яшибез.

Мин хәзер аңлап бетерә алмыйм, рус дәүләтенең мактанычы, горурлыгы булган флотта да рәт киткән. Бу инде – актыгы. Бик кызганыч, безнең дәүләтебез актыгын югалткан – флотта да хәзер урлашу, кыйнашу, «дедовщина» башланган. Минем яшьлегемне үтергәннәр хәзер. Минем мактанычымны пычратканнар. Безнең бүтән югалтыр нәрсәбез юктыр да инде.