Читать книгу «Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
 








 



 



 


 



 







 





 





 



 





 





 





Хәзерге хәрби флотта хезмәт итеп кайткан улымнан сорыйм:

– Кичләрен кубрикта гитара белән җырлый идегезме?

Ул көлә:

– Һи-и… Бигрәк инде син. Кубрикта төнлә икенче тормыш башлана. Кем эссе трубалар арасына пыяла банка белән бал ачытырга куя, өченче елын хезмәт итүче Урта Азия малайлары яшьләрдән аркаларын кашыталар, төнге вахтадан сигарет эзләргә чыгарып җибәрәләр. Тапмыйча кайтып кара – ник туганыңа үкенерсең…

Боларны тыңлаганда, мин эчке яшьләр белән елыйм. Сез беләсезме, күз яшенең күзгә чыкмый торганы була? Ул яшь – йөрәктә. Йөрәктән саркып кан тама – аны кеше күрми, үзең генә беләсең. Чыннан да, миңа, демобилизациядән соң утыз еллар үткәч, бер-ике хәрби диңгез базасында булырга туры килде. Җәй иде. Шәһәр тулы хәрбиләр, тротуарларда ак болыт булып ак түбәле мичманкалар (флотта фуражканы шулай атыйлар), бескозыркалар чайпала. Мин шулар арасында йөрим. Ләкин күзгә бер нәрсә ташланмыйча калмый: мичманкаларның ак чехоллары бик үк ак түгел, керле, таплы. Болар бит инде – офицерлар, мичманнар. Аларныкы керле булгач, матросларныкы нинди булсын? Безнең замандамы? Керле чехол белән урамда патрульдән тотылып, «увольнительный» кәгазеңә берәр «замечание» алып кайтсаңмы? Алла сакласын! Командир, күзен алартып, бер генә кычкыра иде:

– Месяц без берега!

Һәм шулай саргайта, вәгъдәсендә тора иде. Хәтерлим: Лиепая хәрби диңгез базасында комендант булып майор Шеин хезмәт итә иде. Ике метрлы урыс. Моның турында легендалар йөри иде. Ул үзе шәһәргә сирәк чыга, бары тик офицерлар тәртип бозганда гына, машинасына утырып, бер төркем патрульләр белән килеп чыга (офицерларны тәртипкә чакыру өчен аерым – офицерлардан гына торган патруль группалары була) һәм шәһәрдәге хәрбиләрнең җанын өшетеп күренеп ала иде. Мин аны дүрт ел хезмәт итеп нибары бер генә тапкыр «эш» вакытында күрдем, карчыга борынлы, каратут йөзле, бөркет күзле, ябык гәүдәле бер ир иде – урыс булмагандыр ул, йә чегәндер, йә молдавандыр…

Гауптвахтага эләгү өчен сәбәпләр бик күп иде безнең «брат»ка: кафега кердеңме – беттең; ресторанга кердеңме – гауптвахтага әзерлән, унбиш тәүлектән дә ким бирмәячәкләр; чалбар балагыңа «клёш» куеп, аны кырык сантиметрга җиткердеңме (илленче елларда матрослар шулай ике аякка ике юбка кигән сыман йөриләр иде, ә хөкүмәт стандарты 24–26 см), – патрульләр тотып, лезвие белән синең «клин»еңне кискәләп бетерәләр, ә командир каршы ала:

– Месяц без берега!

Һәм шулай саргайта.

Майор Шеин турында гауптвахта диварларына әллә нинди догалар, җырлар, афоризмнар язылган, имеш, утырып чыккан малайлар боларны яттан беләләр иде. Миңа гауптвахтаны күрергә туры килмәде, шулай да үземнең дустым, өлкән матрос Колька Филиппов «янгач» командир аның кәгазьләрен миңа тоттырып, аны гауптвахтага озаттырды. Көймәгә утырдык. Лиепая шәһәренә гауптвахтага чыгабыз. Миндә – автомат, папка. Кара-каршы утырганбыз. Сөйләшмибез. Бергә учебный отрядта булдык, бергә хезмәт итәбез, төнге вахталарда туган өйне сагынып гөрләшәбез, ә монда ул – тоткын, мин – конвой. Күңелсез, күңел рәнҗетә торган хәл, төрекчә әйтсәк, – вазгыять.

Гауптвахтага аны тапшырганда, бер пачка печенье дә биреп кертмәкче идем – кая ул! Ул елларда гауптвахталарны Урта Азиядән килгән малайлардан саклаталар иде – эчке эшләр гаскәре – кая ул!

– Нэт, нэт, ни палужыны! – дип, кара егет «хәрби өтермә» ишеген зыңгырдатып ябып куйды.

– Колька, теге догаларны язып алып кайт! – дип, чак әйтә алдым.

…Унбиш көн узгач, Колька кайтты. Ябыккан, тартылып калган, күзләре уйчанланган. Авыруларча елмаеп, миңа таушалган бер кәгазь сузды:

– Чак алып чыктым, роба (матросларның көндәлек эш киеме) кесәләрен әйләндерә-әйләндерә тентеделәр теге чучмеклар, – диде.

Урыс шулай инде, үз милләтеннән булмаган ватандашларын чучмек, чаплашка, чукча, надсмен (монысын Сталин кертте – нацмен – национальное меньшинство) дип кенә сөйләшә. Нихәл итәсең, Колька да үз халкының малае бит, нишләсен инде ул?

Мин ашыга-ашыга гауптвахта фольклорын укыйм. Арадан берсе – дога – менә мондый: «О, святая мать – демобилизация! Избавь меня от стирки тельняшки, от драйки медяшки: от Шеина – беса (комендант. – М. М.), от шашуринского (Шашурин – капитан, гауптвахтаның хуҗалык мөдире. – М. М.) хлеба малого веса, от общего блага, от строевого шага, от химика вонючего, от боцмана шипучего, от лейтенантского воя, от колокола громкого боя (корабльдә зур тревога булганда кагалар. – М. М.), от работ физических, от занятий политических, да преврати ж ты, Господи, море Балтийское в пивную бочку. Аминь!» – «Во флоте от сна никто не помер». – «Аврал – равномерное распределение грязи» һ. б.

Бу фольклорда яшьлек наянлыгы да, каты дисциплинага бөгелергә теләмәү дә, протест та бар, әмма явызлык юк иде.

Әнә шуларны сагынып, мин үз теләгем белән яңадан шул дөньяга кайттым, ләкин инде бераз картаеп, искереп.

…Ерак Көнчыгышның кырыс октябрь иртәсендә тельняшкадан гына зарядкага чыгабыз да нәкъ өч чакрым йөгерәбез. Аннан унбиш минут зарядка ясыйбыз. Аннан – иртәнге аш. Аннан шинель төймәләрен, кокардаларны, ботинкаларны ялтыратып стройга басабыз да, рота-рота булып, урам гөрселдәтеп, «учебный корпус»ка барабыз. Аның ишегалдындагы плацка тыгыз строй булып – мең кара шинель, алтынлы ике мең погон! – басабыз. Строевая часть начальнигы – өченче ранг капитаны – плац уртасында тора. Барыбыз да тезелеп беткәч, ул тынын эчкә алып, күкрәген бераз күтәрә төшеп, башын артка ташлап кычкыра:

– Слушай мою команду!

Еракта башлары кызгылт-алтын нурларга күмелгән сопкалар күренә. Япония якларыннандыр инде – кояш күтәрелә. Сопкаларга бәрелгән тавыш Кытайга таба тәгәри:

– …анду-анду-нду-ду!

– Р-р-равняйсь!

Сопкалар монысын да тотып ала. Иртәнге коры салкын һавада сызгыру ишетелә:

– …яйсь-яйсь-яйсь!

– Нале-е-е…

– …е-е-е!

Строевая часть начальнигының күкрәге тагын күтәрелә, башы тагы да арткарак ташлана:

– Һо!

Монысы, сопкалар арасыннан тәгәри-тәгәри, Кытайга гына түгел, Кореяга ук китте бугай.

Ул арада уку корпусының ишегеннән курслар начальнигы – беренче ранг капитаны күренде – юан, таза, кызыл битле, саллы атлап, безгә таба килә башлады. Строевая часть начальнигы йөгеренде:

– С-слуш-шай мой-ю к-команду! Р-равняйсь! Һир-ра! Р-равнение на середину! – диде дә, кулын чигәсенә куеп, чалт-чолт атлап, начальникның каршысына ашыкты.

Йа Хода, мәһабәтлек, тәртип, рәтлелек!

Тегенең каршына ике метр ара калдырып килеп басты да ата-баба тавышы, авыр тарихыбыз, канлы сугышларда ятып калган газиз туганнар тавышы белән рапорт (флотта – рапо`рт) бирде:

– Товарищ капитан первого ранга! Курсанты вверенного вам училища в количестве десяти рот для учебных занятий построены. Докладывает начальник строевой части капитан третьего ранга Самойлов.

Мең кешелек кара, чем-кара стройның тыны кысылды. Курслар начальнигы кулын чигәсеннән алмаган көе ялт итеп безгә каршы борылды һәм иртәнге һаваны карлыккан тавышы белән тутырды:

– Здравствуйте, товарищи курсанты!

Бер-ике секунд кара стена тын тора. Шуннан… шуннан…

Мең яшь, таза күкрәк коры, салкын кызгылт күк йөзенә нәгърәләр ора:

– Здравия желаем, товарищ капитан первого ранга!

Сопкалар үкерә, әйтерсең салкын ялангач күкрәкләре белән бер-берсенә бәргәләшәләр. Ләкин начальник риза түгел: әле өч-дүрт көн генә элек кече лейтенант погоннары таккан елгачылар исәнләшә белмиләр, төрлесе төрле вакытта, төрлечә кычкыра. Начальник риза түгел.

– Плохо отвечаете! – дип кычкыра ул карлыккан тавышы белән. Монда инде безгә, хәрби хезмәт узган кешеләргә, эш бар. Монда «флотский» юмор эшкә җигелә. Монысында без генә – картлар гына – кычкырабыз:

– Служим по первому году!

Шеренга буйлап тупас ирләр көлүе тәгәри:

– Го-го-го…

Курслар начальнигы да елмайган сыман итә, әмма строевая часть начальнигы кырыс. Беренче ранг капитаны тагын авызын ачты:

– Здравствуйте, товарищи курсанты!

Бу юлы инде ничек исәнләшәсен беләләр.

Нибары алты тапкыр «һау-һау» киләсе – вәссәлам!

Һәм строй нәкъ шулай җавап бирә дә.

– Здра жам таш кан пер раңңа!

Монысын сопкалар аеруча зур канәгатьлек белән эләктереп алды, Амур буйлары зыңгылдап торды. Начальник шат.

– Хорошо отвечаете!

– Ыслуым сому сузу! (Служим Советскому Союзу!) Аннан «вольно» һәм классларга таралу. Анда радиоаппаратура өйрәнү, иң кызыгы – флажной семафор. Флажокның авыр киндере җилфердәп битеңә рәхәтлек бирә. Без, БЧ-4 егетләре (боевая часть-четыре, димәк, флот элемтәчеләре), флажок белән сөйләшергә өйрәнәбез, дөресрәге, элек «действительный»да өйрәнгәнебезне тагы да шомартабыз. Онытылган, каһәр. Тапшыруы җиңел, кабул итүе, укуы авыр. Нәкъ беренче класс баласы кебек укыйсың. Инструктор, главстаршина флажок уйната.

– Ко-ман-дир-у подать к-ка-тер к правому б-ор-ту… Пр-о-шу отгрузить д-ля хоз-яй-ства Кр-ас-нова сто кг др-ож-жей тчк так же пятьдесят кг га-ле-тов тчк.

– Сез нәрсә, башлангыч класстагы малай кебек укыйсыз, – дип, инструктор безгә рәнҗи, аннан коточкыч тизлек белән язып күрсәтә: – Менә Кара диңгез флоты почеркы белән тапшырганны укып карагыз, – ди.

Без телсез калабыз: инструктор ике флажогын маңгай өстенәрәк күтәрде дә, шөпшә куган шикелле, пыр туздырып җилфердәтеп алды. Без, әлбәттә, берни дә аңламадык.

– Менә мин, иптәш офицерлар, утыз секунд эчендә нәрсә тапшырдым: «Всему рядовому составу форма номер два (бескозырка, форменка, чалбар дигән сүз. – М. М.), увольнение на берег с восемнадцати ноль-ноль».

Беркөнне безне, автобусларга төяп, сопкалар арасына алып киттеләр. Барганда, бер-ике совхоз аркылы уздык, шыксыз гына йортлар, шыксыз гына – мамыксыз – урамнар иде.

– Менә монда переселенецлар, – диде рота командиры, бер шыксыз посёлокны күрсәтеп. Аннан безгә таба борылып әйтте (Татарстаннан без өч егет, өчебез өч флоттан – Лерон Атнагулов, Буа комсомолының беренче секретаре Наил Зарипов һәм мин): между прочим, – диде, – монда сезнең якташлар байтак.

Шулай диде дә мине иртәнге кызгылт сопкалар матурлыгыннан мәхрүм итте. Тирга баргач та, үз гомеремдә беренче тапкыр станковый пулемёттан ут чәчеп карау, ПМ пистолетыннан (пистолет Макарова) атып, мишеньнең үзәгенә тидерү шатлыгыннан да мәхрүм итте. Чөнки мине авыр еллар истәлеге басты. Басты, бетерде мине бу истәлек, җилкәне куырып, әллә кем булып алтын погоннар, ак кашнелар тагып-чорнап, борын күтәреп йөргән мин кинәт кенә суга төшкән тавык булдым да калдым. Истәлек болай…

1948 елның яз ахыры. Халык ач, халык фәкыйрь. Сугыш бетте, инде көтәсе нәрсә юк – кайтасы кеше кайтты, кайтмаганына инде өмет калмады. Апрель аенда кайбер гаиләләр өй астындагы утырту өчен сакланган орлык бәрәңгесен ашап бетерделәр. Димәк, быел бәрәңге утыртып булмый. Ачлык рәхимсез рәвештә, өметсезлек белән фәкыйрь авылга китереп бәрде. Нишләргә? Нишләргә? Нишләргә, иптәш генералиссимус, иптәш корифей, иптәш «халыклар атасы»? Нинди киңәш бирәсең Син? (Халыклар атасына зурлап «сез» дип дәшәргә ярамый иде, чөнки рядовой мәктәп укытучысына да, райком инструкторына да «сез» дип дәшәсең, даһины алар белән тиңләп булмый бит инде!)

Өметсез – шайтан, диләр.

Менә бервакыт авылга «оргнабор» дигән оешмадан вәкил килде. Бер метрлы кәгазьгә зәңгәр буяу белән татарча басылган мөрәҗәгатьне клуб чоланына да, колхоз идарәсе тирәсендәге койма-капкаларга кнопка белән беркетеп йөрде. Халык шул кәгазь тирәсенә ябырылды. Ә анда болай язылган иде: «Ерак Көнчыгышта Амур буенда колхозлар, совхозлар төзелә. Язылып китәргә теләүчеләр өчен түбәндәге льготалар бирелә:

1. Амур буена барып җиткәнче, поезд билеты һәр семья члены өчен бушлай.

2. Һәр семьяда эшкә яраклы кеше икедән дә ким булмаска тиеш.

3. Тиешле урынга барып җиткәч, һәр семьяга түбәнге озын сроклы ссудалар бирелә:

а) сыер сатып алу өчен;

б) йорт салу өчен;

в) һәр балага билгеле бер күләмдә пособие.

4. Күчеп килгән семьялар вакытлыча баракларга урнаштырылалар, өс киеме, ашау-эчү белән тәэмин ителәләр».

Ашау-эчү! Ашау-эчү! Билләһи, дөньяда андый нәрсә дә бар икән! Сыер! Кием-салым! Баракта бүлмә! Унике мең сум ссуда! Әле тагын нәрсә? «Күчеп килгән семьялар аерым бер срокка кадәр бөтен төрле налоглардан азат булалар». Йа Хода, бу дөньяда налогсыз җирләр дә була икән бит! Менә ул оҗмах кайда! Яшә, мең яшә, иптәш Сталин! Ну, баш та инде үзеңдә!

Авыл гөж килде, кичке якта актык бәрәңгеләр табылды, әле киртә буйларында ашка салырлык кычыткан өлгермәгән иде, кайбер йортларда бәрәңгене хәтта кабыгыннан арчып та пешерделәр. Китәбез, болай булса китәбез. Кичке караңгылыкта каяндыр тальян аваз бирде, кемдер ачы тавыш белән – яшь тавыш – җырлап та куйды:

 
Китәсе булгач китәрбез
Урман эчләре белән.
Бәйләсәләр дә тормабыз
Ефәк очлары белән.
 

Ә менә монысы – Ибрай тавышы. Элеккеге батрак малае, армиягә дә алмадылар, сугышка да эләкмәде, землянкада яшиләр, үз гомерендә чабатадан чыкканы, ямаусыз кием күргәне юк, ипи-сөт күргәне юк. Бөтен оялары белән хәерчеләр, гомер буе ашка кабыгын арчымыйча гына бәрәңге салып, көненә өч умач ашап яшиләр. Күршеләре жәлләп сөт биргәч, сөтле аш ашыйлар да чирләп, үтләп, өй эчләре белән авырып алалар. Ә бер көзне күршеләре, сәдака булсын дип, ашлык ит биргәч, болар итле аш ашап бөтенләй аяктан егылдылар, һәм хәтта бер малайлары шуннан үлде дә.

Әйе, батрак улы батрак Ибрай җырлый.

Нәрсә ди, нәрсә дип җырлаган була, ачуым бер килмәгәе? Тәгаен генә берәүгә бер эш эшләгән дә, моңа ярты стакан «сырец» (сугыш еллары һәм аннан соңгы еллардагы мичкәле аракы, аны колхозчыларга исемлек белән саталар иде) салып биргәннәр, ач мигә шул җитә калган, ул алмашынган. Ул менә болай җырлый (ярый әле, гармунга түгел, тавышы икенче яктан ишетелә):

 
Сы Сы Сы Рның төп законын
Үзе язган Ысталин,
Син яшәсәң, безгә рәхәт,
Мәңге яшә, Ысталин.
 

Аннан тагын берне:

 
Лилин, Маркыс һәм Ингелис,
Дүртенчесе – Ысталин.
Без тормышка ашырабыз
Шул даһилар кушканын.
 

Ибрайлар инде вәкил янына барып язылганнар, дип сөйләделәр.

…Авыл дерт итте – дүрт фәкыйрь гаилә, дүртәр-бишәр балалы тол хатыннар Амур буена китәргә әзерләнделәр. Китүче гаиләләрнең берсендә моннан ике ел гына элек унике яшьлек малай ачка шешенеп үлгән иде.

Менә бер гаиләнең тарихы.

…Заһри абзый авылның элеккеге зур бае Мөсәгыйтьнең олы улы булган. Мөсәгыйть бай авылда кибет салдырган, урманчылыктан иң яхшы агачларны кистереп, алпавыт Габдрахман Ишморатов белән берлектә шәп мәчет салдырган (бу мәчет 1990 елга кадәр авылга хезмәт итте, мәктәп, астында клуб, клубы әле дә эшли). Мөсәгыйть байдан юньле-юньле Заһри абзый һәм әдәпле-ипле Галия апа туып үскән, бер юньсезе дә туган, анысы утызынчы-илленче елларда түрә булып, халык канын эчеп яшәде.

Утызынчы елларда кемне каһәрләргә?

Әлбәттә, бай малае Заһри абзыйны. Заһри абзый болай да бәхетсез инде, ядрәдәй ике улын калдырып, хатыны үлеп китте, шул ике ул өстенә яшь чибәр Саҗидә апаны алып кайтып, әни – үги ана итте. 1933 елны крестьян Заһри абзыйны, бакчачы, умартачы минем әтине, Тукай, Ф. Әмирханнарга кием тегеп яшьлеген Казанда уздырган мәдәниятле Хәлил абзыйны Казан төрмәсенә озаттылар. Авылга норма килгән икән. Берәр елдан соң болар кайттылар. Заһри абзый тормышын рәтли алмады, сугыш башланган елны үлеп тә китте. Беренче хатыннан булган улларының олысы сугыштан «сверхсрочный»га калды, икенчесе армиягә китте дә, хезмәт срогы тулгач, Мәскәү метросын төзергә шунда башкалада төпләнде. Саҗидә апа үз балалары – җитеп килгән кызы һәм ике сабый баласы белән торып калды. Фәкыйрьлек көчле иде – Амурга ул да язылды.

…Теге гаиләләрне ничек озатканнардыр, әмма колхозның арык атына иске ястык-мендәрләрен, яньчек самавыр-комганнарын төяп Арча юлына Саҗидә апа гаиләсе чыгып киткәндә, ярты урам елады. Бөтенесе дә аңлый, беленде: ун мең чакрым җиргә киткән кеше тиз генә кайта алмый, шуңа күрә бәхилләштеләр. Ихлас күңелдән еладылар. Алар хаклы иде. Күп еллар узгач, авылга хәбәр килде: Саҗидә апа үлгән. Сыерларын, яңа йортын калдырып. И татар хатыны! Кайларда гына күмелмисең син! И татар егете! Син булмаган җир бармы? Татар кабере булмаган җир бармы безнең илдә?