Читать книгу «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.

Бәхилләшү
(Роман)

«Миңа калса, заманнар узу белән язучылар әдәби әсәр уйлап чыгарудан, гомумән, туктарлар кебек… Язучылар, әгәр инде алар булсалар, уйлап чыгарып язмаслар, бәлки тормышта үзләре күзәткән әһәмиятле яисә кызыклы нәрсәләр турында гына сөйләрләр».

Л.Н.Толстой


«Бәлки, сез «әхлакка моннан ни файда» диярсез. Гафу итегез – кешеләргә татлы әйберләрне җитәрлек ашаттык, моңардан аларның ашказаннары бозылды; ачы дарулар, яндыра торган хакыйкатьләр кирәк».

М.Ю.Лермонтов. «Безнең заман герое»

I

Исламгали – колхозның менә дигән тракторчысы – сугышта ике кулын беләзектән өздереп кайткан иде. Казанның ортопедлары могҗиза ясадылар: ике кулының икесен дә урталай ярып, җәпләкә эшләделәр һәм кашык тотарлык, каләм тотарлык уентык әмәлләделәр. Исламгали гомер буе җор булды, гарип калу да аның бу сыйфатына зарар китермәде: аның ике ордены бар, ә медальләрне гел өсти тордылар. Сугыштан да дүрт медаль белән кайткан иде, хәзер исә түгәрәк дата саен өстәп баралар. Исламгали ишетеп яши: шәһәрдә эчүчелек юлына баскан адәмнәр медальләрен саталар икән. Кайберәүләр шуны өч, ун, егерме сумга сатып алалар һәм Тугызынчы май көнне күкрәкләренә тагып урамга чыгалар икән. Исламгали сугыш гарасатын күргән кеше, бу турыда уйларга, сөйләшергә җирәнә. Ут эченә кергән өчен бирелгән медальне берәү дә сатмас; ут эченә үзе кереп, үлем белән күзгә-күз бер генә тапкыр булса да очрашкан кеше беркайчан кеше медален такмас…

Исламгали агай сугыш, госпиталь, өйгә кайту моментларын энәсеннән җебенә кадәр хәтерли. Ул кайткан көннәрдә аларның өеннән кеше өзелмәде. Берәүләр аның җәпләкәле кул белән ничек итеп ашаганын карарга, икенчеләр сугыш турындагы хикәяләрен тыңларга киләләр иде. Ләкин үзенең ничек кулсыз калганын сөйләргә яратмый иде ул.

Аңа һәр Ходай бирмеш җәйне район тәэминат бүлегеннән санаторийга бер путёвка җибәрәләр, Сочига тимер юл билетын өенә китереп бирәләр иде. Малае Хәмит, әтисен җитәкләп, Сочи каласына ничә тапкыр барды икән? Ун яшеннән шулай йөрде, юл йөри торгач, русчага да байтак шомарды, моның исә Хәмит биографиясендә роле гадәттән тыш зур булды – анысын алдарак күрербез…

Берсендә, Тифлис – Мәскәү поезды белән кайтканда, әтисенең пиджак кесәсеннән акчасын урладылар. Дөньяда ике кулсыз сугыш инвалидын талаучылар да булыр икән! Исерек бер адәм, төнлә кереп, бер-ике станция арасы гына утырып барган иде. Иртән купеда ул юк иде инде – кошелёк та табылмады. Проводницага чәй өчен түләрлек тё акча юк иде. Ә көньяк юлындагы проводницалар шундый – биш тиенлек чәй өчен егерме тиен бирәсең икән – ярый, ләкин дә инде синең бер тиенең җитмәсә… Алла сакласын. «Безнең бригада фәлән-фәләнчә хезмәт күрсәтә, фәлән исемне йөртә» дип язганнарның ул моментта хәрефе дә калмый.

Шулай да кесәләрдән егерме тиенләп акча кырыштырып алдылар – анысы метрога кирәк булды. Малае Хәмит шунда эчтән бик нык елады; бер тиен акчасыз, билетсыз Мәскәү хәтле Мәскәүдә калып кара әле син… Әтисе нишләр икән? Бер әмәл бар барын. Ул елларда инвалидлар вагон, вокзал тирәләрендә алларына кепка яки калай кружка куеп утыргалыйлар иде. Исламгали агай да аягын бөкләп вокзал идәненә утырса, ике-өч сәгать эчендә кайтырлык акча туплый алыр иде. Халык сугыш инвалидларына карата ихтирамлы. Кемдер әлеге шәхеснең гариплеген күреп кызганып, кемдер сугыштан кайтмый калган туганы – әтисе-бабасы өчен сәдака бирә. Күзен түбән каратып, шул хәлгә риза булып утыра алган инвалидлар байтак кына акча җыялар. Малай әтисен шул хәлдә күз алдына китерде. Менә актык тиеннәрен түләп метродан Казан вокзалына килделәр. Нишләргә? Дошман гаскәрләренә каршы танк белән барган, Кызыл Йолдыз, Дан орденының III дәрәҗәсен алган батыр сугышчы хәзер нишләр? Малай ялварулы кызганыч караш белән әтисенең күзләренә текәлде. Нишләргә?

Әтисе исә һич тә асфальтка утырырга җыенмады.

– Улым, кара әле кесә төбеңне, – диде. – Анда күпме бакыр калган?

Габделхәмит моны күңелдән белә иде. Тирләп беткән ике тиенлек ике акча аның уч төбендә иде.

– Менә, алайса, без болай эшлибез. Әйдә әле телефон янына…

…Сугыш ветераннары советының җаваплы секретаре Алексей Маресьев кечкенә малай җитәкләгән инвалидны ишек ачып каршы алды, шундук ике стакан чәй китертте, Исламгали агайның кайсы тирәдә сугышканын сорашты, үзе гел нәрсәдер язды, язды, нәзек үкчәле туфли кигән нәзек билле секретарша кыз керде дә чыкты, керде дә чыкты. Шулай ярты сәгатьләр чамасы узды. Габделхәмит телсез калды: Борис Полевой язган очучы Мересьев бит инде бу! У, минме? Авылга кайткачмы? Малайларны күргәчме?

Маресьев исә алай шаккатмады, өстәл тартмасыннан бер китап алды да аның тышлыгын ачып беренче битенә нидер яза башлады.

– Исемең ничек? – дип сорады ул, телсез калып утырган малайдан, һәм бераздан аның вак, әлегә көчсез, шертләмә бармаклы кулын кысты: – Бу китап минем турыда, – диде. – Әлбәттә инде, Борис Полевой бераз арттырган. Мин андый ук герой түгел. Ләкин бернәрсә факт – ике аягым да юк. Менә мин моны сиңа адреслап яздым. Миннән теләк шул: солдат хезмәтен уз. Билләһи! Шуны уз! Шуны узмаган егетләр белән узган егетләр арасындагы аерманы әгәр белеп бетерсәләр иде…

Казан вокзалына аларны Маресьевның машинасында секретарь кыз китерде. Купейный билетлар инде кесәдә иде, шуның өстенә вагонга кергәч, теге кызый өстәлгә бер тартма куйды.

– Менә монысы сезнең хатыныгызга, Алексей Петровичтан күчтәнәч, – диде. – Ә менә монысы, – кызый конверт чыгарды. – Комитеттан. Сезгә бит әле тәүлеккә якын кайтасы.

Конвертта акча иде.

Исламгали әнә шулай асфальтка утырмыйча калды.

Поезд кузгалгач, улына әйтте:

– Менә, улым, кешеләр шундый булырга тиеш. Ә теге, кичә төнлә безнең купеда барган адәм – кеше түгел. Ул үзенең тормышын барыбер чәнечкеле чыбык эчендә чикләячәк. Аның әнә ике кулы, ике аягы бар иде. Ә безнең – Алексей Петрович белән – икебездә ике аяк, ике кул җитешми. Недостача! Менә ничек…

Халыкка исә, танкист Исламгали сугыш турында бер генә дә чын нәрсә сөйләмәгән кебек, бу очракны да сөйләми калды. Ничә тапкыр аңа төрле газеталардан хәбәрчеләр йөрде, һәр орденының тарихы белән кызыксындылар – юньле бер материал ала алмадылар. Сөйләмәде. Сөйләгәне исә – гел мәзәк булды. Кичен капка төбендә сугыш турында хикмәтле хәлләрне берәү сөйләп утырса, Исламгали агай үзенең имәндәй таза, яшь килеш ике кулсыз калу фаҗигасен искә төшермәс өчен һәрвакыт көлкеле тема тудыра, эзләп таба, кыскасы, гел ялган сөйли иде.

– Танкка кадәр разведротада булдым мин. Мине фашистлардан белмәгән кеше юк иде. Гитлер әйткән, ди, әллә ничә тапкыр: Мәскәүдән Левитанны, Беренче Украина фронтыннан Ягудинны тотып китерегез, һәр икесенең башына йөзәр мең марка акча түлим, дип әйтеп әйткән, ди. Шуларны пирвый усакка асам, дип әйткән, ди.

Хатын-кыз кызыксына:

– Ул йөз мең маркага нәрсә алып була? – дип сорый.

– Аңамы? – ди Исламгали агай, бераз уйга калып. – Аңамы? Ике центнер арыш (икмәксез ел), аннан килеп бер кибән печән (мал курмысы хәзерләү крестьянның үзәгенә үткән!). Аннан килеп ике пар күн итек. И һәм дә бер тальян гармун. Өстәмәсенә.

Халык аһ итә. Аның саен әңгәмә кыза гына.

– Бервакыт Днепрны кичкәндә, «разведка боем» ясадык. Камышлык тегендә. Чаж үләне. Җилдә чажылдап хәтәр шаулый. Ну мин сизәм: шул камышлыкта фашистлар утыра. Миңа нәрсә, мин инде орденлы сугышчы, фашист белән йөзгә-йөз очрашкаладым. Автоматымны кысып тоттым, чакылдатып взводка куйдым, иптәшләремә мине ут белән сакларга кушып, камышлыкка ташландым. Хенди хох, мин әйтәм, такой-такой майтьлар, дим. Ие. Сугышта сүгенергә өйрәндем мин. Менә әле дә бизеп булмый. Хенди хох, фәлән майтьлар, ганслар, фрицлар, куртлар һәм башка сволочьлар, дим. Шуннан ни булды дип уйлыйсыз? Камышлыктан чаштырдап сигез фриц килеп чыкмасынмы?! – Ягудин, атма, биреләбез, – дип ялвара ыстаршийлары. – Атма, Ягудин, – ди… Ыстаршийны алар үзләре «обер» дип йөртәләр.

Шулвакыт күрше хатын Хәерниса җай белән генә Исламгалине бүлдерә:

– Карале, Исламгали, алар да татарча белә диген, ә? Үзе немец бит инде, немецның да бигрәк чие – «убыр» дигәне – безнеңчә белә диген, ә?

Мәсьәләнең мондый юнәлештә куелуы Исламгалигә ошап бетми, ул өстән генә, мыскыл итеп, Хәернисага карап ала. Ләкин ул кызган инде, кызган…

– Ә бервакыт, урман аланында чолганышта калгач, сигез йөз фашистны әсирлеккә алдым.

Ирләр елмаешты, хатын-кыз таң калды.

– Ул тиклем халыкны нишләттең? – диде сугыш темасын аеруча яратучы Хәерниса.

– Нишләтим? Эш таптым. Бер колхозга алып бардым да атна буе чөгендер чүбе утаттым. Аннары ике көн буе бәрәңге басуында колоратурный жук чүпләттем. Эшләсеннәр. Талый белделәр ич.

– И Ходаем, теге корткыч коңгыз шул вакытта ук булган икән…

– Булмый ни? Фашист собакаларга ияреп килде дә инде ул безнең илгә.

Габделхәмит үсеп килгән саен, Исламгали агай мондый «капка төбе лекцияләрен» сирәгәйтте. Лекциянең соңгысы менә монысы булды, ахрысы. Авылда сугыш ордены икәү булган кеше бер Исламгали агай гына иде, көннәрдән бер көнне Кызыл Йолдыз орденын кайда, ничек алуын сораша башладылар.

Монысында ул баштарак дөресен сөйләде, ахрысы.

– Маршал Жуков үзе бирде, күкрәккә адъютанты такты, – диде. – Украинаны азат иткәндә. «Тел» алып кайттык – шәп күркә эләкте, офицер. Ну да ләкин «тел»гә тилмергән идек инде. Һөҗүм алды – Мәскәү фронт командующиен кыса, тегесе – дивизия штабын. – Давай «тел», – диләр. Шуннан башка һөҗүмгә тотынырга ярамый. – «Тел» кирәк, «тел», – диләр. Ә аларның кысуы, түбәнгә төшә-төшә, миңа килеп терәлде. Миңа һәм дә бер урыс егетенә. Костромадан – Фёдор Шарапов. Таза инде менә – бер ашаганда дүрт пурсы ботка, бер кирпеч ипине ишеп кенә куя. «Полтора Ивана» дип йөртәләр иде үзен. Шуның белән чыктык теге якка. Шәп «кош» алдык. Кайтканда Фёдорым яраланды, аны тиз генә кыр госпиталенә озаттык. Сөйләделәр: маршал Жуков үзе кереп орденны тегеңә палатасында биреп чыккан. Менә нинди кеше! Ә миңа бөтен рота алдында бирде. Маршал киләсен бер сәгать алдан белдекме-юкмы, аны бит әле әйтергә дә ярамый. Шулай да юындык, кырындык, төймәләрне, итекләрне чистарттык. Бер урман аланы сыман җирдә без. Менә бервакыт капитан – рота командиры – бөтен бугазына кычкыра:

– Рота-а-а! – Ул гел шулай сузып әйтә иде. – Рота-а-а! Станови-и-и-сь! – Шулай сузып: – Ста-а-но-о-вись!

Ул арада урман юлында яшел-чуар «газик» та күренде. Комбат каушый калды, сузып торырга вакыт юк, чак-чак әйтте:

– Рота, равняйсь, равнение на середину, – диде дә машинага каршы торып та йөгерде. Ул арада машина кырт кына туктады, ишеге ачылды да маршал үзе килеп чыкты. Буйга бик биек түгел, ну да ләкин калын гәүдәле. Кызу-кызу атлап, капитан янына килеп тә җитте, докладын тыңламады, кул биреп күреште дә строй каршына килеп басты. Тагын бер машина зур офицерлар килеп туктап читкәрәк коелдылар. Күз кырые белән карыйм, стройдагы солдатларның күзләрендә яшь. Менә солдат нинди нечкә күңелле була. Ул ара да булмады, маршал көр тавыш белән кычкырды:

– Сержант Ягудин, выйти из строя!

Менә шунда, билләһи, каушадым. Тез буыннарының хәле китте. Чыга алмыйм и вчу шунда. Комбат та куркып калды, анысы тиктәскә генә йөткеренә башлады. Ул арада маршал күзләре белән бөтен стройны ялап алды – ә мин торам.

– Сержант Ягудин!

Монысы үзебезнең комбат икән, бу тавыш минем аякларны ычкындырды. Чыктым, бастым. Ул арада командующийның адъютантыдыр инде, яшь кенә майор йөгереп килеп җитте. Калганын мин хәтерләмим. Шунысын гына тойдым: иллә дә мәгәр маршалның кулындагы куәт! Ул учларының зурлыгы, ул минем кулны кыскандагы көч, мин дә бит инде таза (ул үзенең кулын күтәреп куя, әмма кул урынында анда кызганыч җәпләкә генә…), шулай да ул миннән куәтлерәк иде. Кеше йөрәгенең зурлыгы йомарлаган йодрыгы кадәр була, диләр. Моның да шулайдыр, йөрәгендә бер хикмәт булгандыр. Ул бит теге сугышта ук Георгий крестының тулы кавалеры… Ә андый кеше Россиядә бармак белән генә санарлык. Менә шулай орденны маршал үзе бирде миңа. Бер генә җөмләсе хәтердә калган:

– Молодец, Ягудин, татар солдатларын мин беләм, алар белән сугышка керергә була, – диде. Тагын бер сүзе истә: – Син, – диде, – Шараповның хәлен бел, аны бүген тыл госпиталенә озаталар, – диде.

Исламгали агайның бу хикәясен халык рәхәтләнеп тыңлады – ирләр монысының чын икәнен аңлыйлар иде. Шулай да, сугышка кагылышлы мәсьәләдә һәрвакыт сорау бирә торган Хәерниса бу юлы да сорау биргәч, Исламгали агай элеккеге «дулкыны»на кире кайтты. Хәерниса ип белән генә сорады:

– Карале, Исламгали, ул маршал дигәнегез ничек киенгән инде? Өстенә-башына, дим.

Ирләр көлештеләр. Шунда Исламгали агай элеккечә сөйләп алды:

– Ничек дип… Аларның билгеле инде. Сугышта иң зур кеше бит – ул инде яхшы киенергә дә тиеш. Шунсыз нинди ул сиңа автарит? Ничек киенсен? Өстендә чем-кара кәчтүм-чалбар, аягында кап-кара лаклы ботинкалар. Башында яхшы эшләпә…

Ирләр читкә борылалар, Хәерниса да ышанган сыман риза була. Әмма Исламгалинең хатыны Рәшидәдән башка берәү дә белми: шулай уен-көлке сөйләшеп утыра да кеше барында Исламгали, аннан, юрган астыннан ике җәпләкәсен чыгарып, төне буе ыңгыраша, сызлана. Бигрәк тә көн болытласа. Анысын – кеше белми. Үзенең дә белдертәсе килми.

…Исламгали агай, Япония белән сугышта катнашмаган көе, олыгайгач, Ватан сугышында җиңүнең кырык еллыгын билгеләгән, өр-яңа Отечественная война ордены белән бүләкләнгән җәйдә «Япун Ягудин» дигән кушамат алды.

1
...
...
17