Читать книгу «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
 





 





Мастерскойга узышлый гына кергән Ахияр да хәлне аңлады. Кәшфигә икенче көнне үк трактор бирделәр. Мастерскойда һәрвакыт аның урынына кала торган яшь егет – егерь Минһаҗ малае бар иде.

…Менә концертның чираттагы номерын әйттеләр. Рәсимә Габделбарыева җырлый, диделәр. Күрше колхоз председателенең тәбрикләвеннән соң ашык-пошык ризык капкалаган вакыт иде. Чирәм уртасына баянист белән Рәсимә чыгып басты. Культура сараеның реквизитыннан – озын, каюлы атлас күлмәк кигән, башына килешле калфак утырткан, буйлы, сагышлы күзле мөлаем бер кыз. Кәшфи тын да ала алмады. Янындагы Гыйлфанга төртте, елмайды.

– Вуву, ыввы…

Гыйлфан фамилиясеннән үк кем икәнен чамалаган иде, шулай ук елмайды.

– Молодец, яшьти, чибәр кыз үстергәнсең, – диде.

– Выввы, ваввы…

Рәсимә дә үзенекен җырлады. Ука белән чиккән кызыл саржа жилетлы баянчыга карап, ул бөтен урманны яңгыратып, ачы тавыш белән җырлады:

 
Өй артында шомыртым лай,
Яннарында куш каен шул,
Яннарында куш каен.
Үзенә тиң яр табалмый,
Ялгыз яши башкаем.
 

Халык барысын да аңлады. Бу сылу кыз егерь Минһаҗ теле белән әйткәндә – подранок. Бу – укыган, зифа буй үстергән, рухи яктан үзен бай итеп хәзерләгән, хәзер ул, чыннан да, үзенә тиң таба алмый. Ансат кына язалар, имеш, бер-береңне яратсаң, белем аермасы сизелми, дип. Рәсимә, мәсәлән, Лев Толстойны, Бернард Шоуны, Эрнест Хемингуэйны, Кобо Абэны укыган. Ул Штраусның «Зәңгәр Дунае»н, Глинканың «Арагонская хота»сын аңлый, Равельнең «Болеро»сын ярата. Ә авылның Рәсимә тирәсендә чуалган токарь егет телевизордан хоккей һәм футбол гына карый. Шәһәргә баргач, ул егет иң беренче эш итеп циркка билет ала, ә Рәсимәнең, Качалов театрына кереп, Островский, Чехов яки Гоголь әсәрен карыйсы килә. Бу егет белән менә дигән тормыш корып булыр иде, әмма рухи уртаклык? Гаилә кору турында ансат кына язган кешеләр әнә шунысын исәпкә алмыйлар. Рәсимә – ялгыз, аның буе-сыны, зифалыгы әрәм була. Әнә сеңелләре ун класс, СПТУ, ГПТУ тәмамладылар да менә дигән егетләргә кияүгә чыктылар. Кайсы кандидат, кайсы цех начальнигы, дөньяны җимереп яшиләр… Ә бит сеңелләре Глинканы да, Штраусны да белмиләр, мәҗлескә җыелсалар, авыз күтәреп рәхәтләнеп җыенысы бергә шәрран ярып җырлыйлар.

 
Ишегалдында йөримен,
Карлар яуса көримен…
 

Ә Рәсимә алай булдыра алмый. Егерь Минһаҗ малае да әйбәт кеше. Тик уртак тел генә табып булмый. Шуның өстенә юаш. Мәктәп коллективындагы тәҗрибәле хатыннар Рәсимәгә әйттеләр:

– Егет кеше артыңнан йөргәндә усал булсын, ир булгач юаш булсын, – диделәр. Моны алар кат-кат әйттеләр, күрәсең, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып сөйлиләр.

Имеш, яратсаң, уртак тел табып була. Ә Рәсимә әйтә: уртак тел тапсаң, яратып була, ди. Теге, Тавис көнләшкән хезмәт укытучысы да начар егет түгел. Берәр тапкыр озатып та куйды ул Рәсимәне. Эшләр ярыйсы гына бара иде кебек. Ләкин беркөнне хезмәт укытучысы әйтеп куйды:

– Поледельник иң авыр көн минем, алты сәгать, – диде.

– Ничек? – дип кычкырды Рәсимә, үзен үзе белмичә. – Нәрсә дидең?

Егет аның гаҗәпләнүен үзенчә аңлады:

– Ие, ие, – диде ул, – поледельниктә алты сәгать минем. Завуч шулай куйган…

Рәсимә ул көнне кич мендәренә капланып елады. Филолог кызга ул көнне зур җәрәхәт ясалды. Алар башкача инде очрашмадылар…

– Иптәшләр, мәҗлесне дәвам итәбез. Бүгенге мәҗлестә урнашкан матур традиция буенча, сүз әйткән кешегә бер нагрузка да өстәлә. – Ахияр, хәйләкәр елмаеп, Гыйлфанга карап алды. – Ул кеше бер һөнәр күрсәтә. Җырмы, биюме – дело хозяйское. Хәзер мин сүзне колхозның ветераны, безнең якташыбыз, шөһрәтле шахтёр, бик күп орденнар кавалеры, яшьтәш Гыйлфан Хәйбиевкә бирәм.

Гыйлфан уртага чыгарга ашыкмады. Башта өстәл почмагындагы баянистны каеннар арасына чакырып алды һәм алар ниндидер көйне табарга азапландылар. Гыйлфан шуннан соң гына уртага чыкты.

– Якын дуслар, туганнар… – ул тамагын кырды, – минем бу авылдан киткәнемә утыз дүрт елдан артык. Это немалый срок. Татарча бик әйбәт сөйләмәсәм, извините. Утыз дүрт ел эчендә не только телеңне, но и адресыңны да онытырга можно. Менә бүген торжественный җыелышта сез миңа почётная грамота бирдегез. Я этому очень рад. Мактанып әйтмим, мин үз гомеремдә берничә мәртәбә дәүләт орденнары алдым, Мәскәүнең Георгиевский залында да миңа орден биргәннәре булды. Сез биргән почёт грамотасы минем өчен әнә шулай ук зур событие. Бу грамотадан мин үзем туып үскән басулардагы бодай башагы, бәрәңге сабагы исен сиздем, һәм минем күңелем тулды. И мин горурлык белән әйтә алам: бу колхозга минем дә өлеш керде. И тагын бер яңалык әйтәм: пенсиягә чыгуга, мин семьям белән шушы колхозга кайтып төпләнәм… – Мәҗлес шау итеп кул чапты.

– Җырларга!

– Биеп күрсәт! – дип кычкырындылар.

Гыйлфан тамагын кырды.

– Конечно, колхоз идарәсе миңа монда кайтып урнашырга рөхсәт бирсә.

Ахияр урыннан сикереп торды, уртага чыкты һәм Гыйлфанны кочаклап алды. Чирәм өстендә ике таза ир, кочаклашып, таза куллары белән бер-берсенең аркасын сөеп торалар иде. Бу инде идарәнең карары иде.

Баянист чыгып баскан икән.

Гыйлфан, учын йомарлап, тамагын кырды һәм, чайкала-чайкала, җыр башлады. Халык тып-тын калды.

 
Шёл ли дальней стороною,
Плыл ли морем я –
Всюду были вы со мною,
Верные друзья.
 

Җырны яшьләр почмагы күтәреп алды. Гыйлфан да канатланып китте. Мәҗлес түреннән аңа сокланып, елмаеп, Байгильдеев, Кәшфи, Ахияр карап торалар иде, ул арада Гыйлфанның ике ягына ике кыз килеп басты, аларның кулларында зур-зур букетлар. Алар Гыйлфанны култыклап алдылар да җырга кушылдылар. Гыйлфанның беләкләре калтырый иде.

 
И в разлуке, и в печали
Были мы тверды,
Сколько раз мы выручали
Друга из беды.
Старой дружбы, словно песни,
Забывать нельзя,
И идут по жизни вместе
Верные друзья!
 

Гыйлфанны чәчәккә күмеп, яңакларыннан үбеп алган ике кыз – Рәсимә белән Оля икән…

Мәҗлес кызды, кичке караңгылык төшкәндә генә, учаклар өстеннән алып, чәйнекләр китерделәр. Уртага тәңкәле күлмәк, тәңкәле баш киеме кигән бер чибәр кыз чыгып басты.

Гыйлфан, борылып, Кәшфидән сорады:

– Бу кем кызы була?

Кәшфи, балаларча елмаеп, аңа аңлатты:

– Вуву, ыввы, – диде.

Татар теленә тәрҗемә иткәндә, бу «мәктәптә химия укытучы керәшен кызы Лиза» дигән мәгънәне бирергә тиеш иде, Гыйлфан «аңладым, рәхмәт» дигән сыман ияк какты.

Керәшен кызы чибәр генә. Гармунчысы да башка егет. Егет, күрәсең, шулай ук Культура сарае хезмәткәре, уртада үзен кыю тотты.

– Колхозыбызның хезмәт ветераннары, кунаклары хөрмәтенә без Лиза Евдокимова белән бер җыр әзерләдек. Лиза җырлый, ә мин бүгенге көндә кешеләр арасында бик сирәк очрый торган Михаил Вараксин гармунында аның җырлавына ярдәм итәм, русча әйтсәк, «сопровождаю».

Лизаның тавышы көмеш икән. Ул тирән итеп, күкрәк күтәреп сулыш алды да башлап китте:

 
Биеккәй генә тауның, ай, башларындай,
Салганнар лай, ай, кәнүшнәйләй…
Бергә чакта, ай, күрешеп калыйк,
Күрешеп булмай, ай, нарушнай лай.
 

Аннан, йөзенә кыю елмаю чыгарып, Ахияр каршына килеп җырлады:

 
Кулымдагылай, ай, йөзегемнең
Исемнәредәй, ай, Вараксин.
Ай югарыдай, ай, ай түгәрәк,
Айдин далай түгәрәк син.
 

Мәҗлес бу җырга да кушылды, күтәреп алды.

 
Ай югарылай, ай, ай түгәрәк,
Айдин далай түгәрәк син.
 

Мәҗлес тулысынча җыр карамагында, шуның тәэсирендә иде, керәшен кызын бер җыр белән генә ычкындырмадылар. Мәҗлес күңеле өчен, алкышлардан соң, ул тагы бер көйгә җырлады. Көенең исемен гармунчы әйтеп тормады.

 
Биекләй генә тауның башларында
Бибкәй Пауаллары бау ишә.
Безнең керәшен калкын елатмасаң,
Татар беткәнмени сиңа, падиша-а-а…
 

Гөр килеп кул чаптылар, шатландылар, көлештеләр.

…Чыклы, салкынча июнь урманында гармун тавышы тынды. Учакларда очкыннар, кисәүләр уйнады. Күрешүләр, кочаклашу-үбешүләр, вәгъдәләр, планнар ашыгыч ноталарда башкарылды, машиналар газ бирде.

Кәшфи инде гадәти киемнәрен кигән кызы янына килеп басты.

– Ваува ывва вуву, – дип, ул Гыйлфан ягына күрсәтте. Ахияр бер читтәрәк машина янында Байгильдеевны озатып йөри иде. Рәсимә аңлады: Гыйлфан белән төн уздырасы килә әтисенең. Ул арада райком машинасы газ бирде, һәм Ахияр да болар янына килеп басты.

Байгильдеев саубуллашты. Гыйлфан янына килеп:

– Йә, иптәш ветеран, сезнең планнар ничек? – дип сорады. – Киткәнче райкомга бер кереп чыгыгыз. Юньле кешеләр белән сөйләшергә без һәрвакыт әзер, – диде.

Гыйлфан вәгъдә бирде.

Рәсимә инициативаны үз кулына алды.

– Ахияр абый! Гыйлфан абый! Безнең әни тавык тутырып калды, гөбәдия пешерәм, диде, әйдәгез, безгә киттек, – дип, Гыйлфан машинасының ишеген үк ачты. Тимур баранкага тотынган, «Волга» гөрелдәп эшләп утыра, «Маяк»тан концерт бирәләр. Ахияр да тиз риза булды: Кәшфине түргә – рульдәге улы Рамил янына кертеп утыртты да үзе артка чумды.

– Әйдә, улым, Гәр Хуторга таба дуй, – диде.

Инде кошлары уяна башлаган урман артта калды. Машина фаралары, үлән өстеннән күтәрелгән урман туфрагын ялый-ялый, агачлар арасыннан чыгу юлы эзләделәр.

Тәнне, рухны рәхәтлек хисе, бөтенлек баскан һәм шуның өчен кемгәдер, нәрсәгәдер зур рәхмәт әйтәсе, канәгатьлекне белдерәсе килә иде.

Асия җиңгинең гөлт итеп торган зур тәрәзәләрен ерактан ук күреп алдылар. Ут хәтта ишегалды фонаренда да балкып тора иде. Хәер, яктырып та килә икән инде, Гәр Хутор урамында машина эченә чык баскан салкынча тузан исе бәреп керде, авыл читендәге башы корыган каен ботагында, чыр-быр килеп, карга-чәүкә уянышып ята иде.

Өйгә, чыннан да, гөбәдия исе чыккан икән. Йә инде бу ирләрне. Яктыра башлаган, көн туган бер мизгелдә ашарга-эчәргә утырдылар.

– Був-ву! Бавву! – диде Кәшфи, борчылып. Гыйлфан да, Ахияр да аңа карадылар.

Асия кайнар шулпа китереп йөри иде, Кәшфигә ярдәм итте:

– Ие, ие, ник, ди, Байгильдеевны да чакырмадык, аның, ди, безнең өйдә булганы бар, ди.

– Ә, юк инде, – диде Ахияр, – аның иртүк шәһәргә китәсе бар. Аннары райком секретаре булган җирдә туарылып сөйләшеп булмый.

– Туарылмакчымыни әле син? – Гыйлфан, күзлек киеп, стенадагы грамоталарны укып, өйрәнеп йөри иде. – Туарылып нишләмәкче буласың?

– Ә менә колхозның ветераны, республиканың алдынгы механизаторы Габделбарыевны кыздырмакчы булам.

– Гомере буе тырышып эшләгән өченме?

– Юк. Сигез бала үстереп, авыл хуҗалыгына бер кеше дә бирмәгәне өчен ут итәргә кирәк аны. Ачулану гына аз…

– Ывву! Ывву!

Асия тәрҗемә итә иде.

– Ие, ие. Үзеңнеке ничек соң, Ахияр дус, ди Кәшфи. Үзең кемне бирдең соң, гомер буе колхоз өчен чабулап, үз урыныңа кемне калдырасың, ди ул безнең Кәшфи…

– Мин берне калдырырмын күк, Асия. Менә Рамил авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, шул колхозга кайтам, ди.

– Ву! Ву!

– Кәшфи әйтә, өрлек кадәр гәүдәң белән, ди, йөз ун килолы гәүдәңне өстерәп йөреп, колхозга нибары бер кеше бирәсеңме, ди. Алайса, ди, мине гаеп итмә, минем авырлыгым нибары илле ике кила, ди, комбинезоным-нием белән, ди. Әле, ди, мине түгел, сине ачуланырга кирәк, ди. Әйдә, шулпа суынганчы утырышыгыз. Кызым! Егетләрне өйгә чакыр.

– Вы-вы, ув-ва, – дип әтәләнде Кәшфи, өстәлдәге ризыкка кулы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә. Барысы да аңлаган сыман иттеләр.

Тәрҗемә эшен үз өстенә тагын Асия алды.

– Кәшфи шул инде безнең: ашау вакыты җитсә, кара кайгыларга батам, дип әйтә ул сезгә. Тагын ашарга утырасы бар инде, дип, көненә өч тапкыр кайгырам, ди ул, тешләре беткәннән бирле.

Капка төбендә туктап калган ике машина янында гөлдер-гөлдер ике егет серләшә иде.

Рәсимә егетләрне кыю гына тотып өйгә алып керде. Укытучы дисәң, укытучы шул, егетләр белән дә класс җитәкчесе булып сөйләшә:

– Менә син монда утыр, әтиең янына. Ә син менә бу якка. Әтиеңнең бу ягына. Әтиләрегезне саклап утырыгыз. Алар бүген берсен берсе кыйнамакчы булалар.

Кәшфи киң елмайды:

– Вы-вы-а! Уввы-выва! – диде.

Әтисенең телен Рәсимә дә белә икән.

– Колхозның иң авыр вакытында ник ташлап киттең, ник аның язмышын безгә генә калдырдың, ди ул, Гыйлфан абый, сезгә.

Гыйлфан авыр сулады, елмаеп, Рәсимәнең җилкәсенә кулын салды:

– Их, сеңлем! Минем авылдан ник, нинди шартларда чыгып киткәнне белсәң иде син… Һәм минем үз гомеремнең ничә елын җир астында уздырганны белсәң иде…

…Рамил тәлинкәсен ялтыратып куйды, салфетка белән авызын сөртте.

– Рәхмәт, Асия апа, мондый тәмле шулпа ашаганым юк иде, – диде. – Без бакча яктан бер әйләнеп кайтыйк. Кояш чыкканын карап. Только сез әтигә әйбер әйтмәгез. Мин аны беләм: шушы колхоз өчен, шушы җир, халык өчен үләргә әзер ул. Без – әни, сеңел, мин – икенче планда. И, по-моему, это правильно. Бөтен кеше дә шулай булсын иде әле: Кәшфи абый, Гыйлфан абый кебек. И минем әти кебек.

– Минем малай философиядән бишкә биргән быел экзаменын, – диде Ахияр, зур кулын Кәшфинең аркасына салып.

Кәшфи гел авызын ерды.

– Ваву! Ваву! – дип башта Ахиярның, аннан Гыйлфанның кулын кысты.

– Ягез, ягез, ашап-эчеп утырыгыз инде, – дип кыстады Асия җиңги. – Шешәсен дә күрсәтер өчен куймаган.

– Минем – бавырда, – диде Гыйлфан, түш кесәсеннән чыгарып, бер таблетка йоткач. – Менә мәҗлестә кичтән бер рюмка тоткан идем, хәзер үз хәлемне үзем генә белеп утырам.

– Ә мин бер рюмка сухойны эчәрмен кебек. Председательнең ашказаны бакырдан була. Тик менә йөрәк кенә сизмәсен. Ул сизсә, мине ега да ташлый инде.

– Вуыва! Вуыва! – диде Кәшфи, үзенең алдына куелган «Рислинг»ка төртеп. Барысы да аңлаган сыман итеп елмайдылар.

– Әнә шулай ул безнең Кәшфи, шулай. Ул хәзер үзен бик саклый. Миңа, ди ул, бөтенләй ярамый, аның өчен, ди ул, минем гастрит. Шуны эчсәм, үлеп китүем бар, ди ул…

– Увыва, увыва, – дип, Кәшфи тәрәзә аша ишегалдына күрсәтте. – Вауыва!

– Ни ди ул, ни ди…

– Әнә, ди, абзарга чыгып карагыз, быел урман буенда җир сөргәндә поши баласы табып алып кайтканые ул. Шуны үстерә карап. Көзгә урманга җибәрмәкче була. Кояш чыккан, ди, тегеңә сөт бирер вакыт җиткән, ди.

Кәшфи шат һәм бәхетле иде.

Кузгалыштылар.

– Чирек сәгать кенә йөреп керегез инде, самовар яңарттым, – диде Асия җиңги.

Башланган «Рислинг» өстәлдә шулай ятим утырып калды. Поши баласын карарга дип, абзарга таба юнәлделәр. Асия җиңги дә верандада таралып йоклап яткан Фәргатьнең өстен рәтләде, бер чебен аның авыз тирәсенә кунып җәфалый икән, тастымал тотып, шактый вакыт шуны ишеккә таба куалап йөрде.

Авыл башында җиңел машиналар тавышы ишетелде. Ирләр әле абзарда, коры такта идәндә басып торган кара ялтыравыклы, ахак күзле, озын торыклы, чиста гәрәбә тояклы, чыгынкы маңгайлы юеш борын янында әйләнгәләп йөриләр, бу мәхлукка якын килергә, муенын сыпырырга тырышалар иде.

Машина тавышлары капка төбенә үк килеп җитте. Асия җиңги йөгереп чыкты. Сыер саварга да вакыт җиткән иде. Ирләр дә капка төбенә чыктылар.

Капка тирәсенә җайлап-җайлап, койма буйлап дүрт машина тезелде. Икесе – «Волга», берсе – «Жигули», берсе – «Москвич». Эчләреннән кызлар, кияүләр коелды. Япон курткаларына төрелеп йокыга изелгән өч-дүрт пычтык баланы чирәмгә бастырдылар.

– Кара, кара боларны, – диде олы кияү, таксида эшләүчесе. Зәңгәр яңа «Москвич» шуныкы икән. – Нишләп төн йокламыйсыз? Колхоз бәйрәме кайчан башлана? Без әле бер-ике сәгать йоклап ала алырбызмы?

– Соңга калдыгыз, егетләр, – диде Ахияр, – без әле шуннан тарала алмыйбыз.

– Ву-выва, – диде Кәшфи дә. Җыбыр көтүе кадәр кияүләр, кызлар, оныкларга ул әллә ничек кенә шунда, шатланмый иде.

– Ничек? – диде икенче кияү – кандидат кияү. – Ничек? Ник, сез безгә бит ял көн дип язган идегез?

– Үзгәртергә туры килде, – диде Ахияр, шәһәр кешеләре алдында акланган сыман. – Кайбер эшләрне күчереп арканларга туры килде. Иртәгә район буенча комбайнёрлар слёты. Бер группа безнең колхозга килә. Бүген шуңа әзерлек көне.

– Менә сиңа мә, – диде кияүнең иң кечесе. – Менә бензин ягып йөр инде. Мин бит синең шикелле автол, соляр якмыйм, – диде ул, үпкә катыш Кәшфигә карап. – Мин АИ-93 ягам. Ун литры дүрт сум да ноль-ноль тиен аның. Ну кызык иттегез…

Кәшфи белән Асия кунакларны өйгә алып кереп киттеләр.

– Үл-ләм! Үл-ләм! Бу нинди зат? – Верандадан олыдан кече – икенче кыз тавышы ишетелде. – Кем ямьсезе бу, монда йоклап ята?

Хатын-кыз шунда йөгереште, бераздан Асия җиңгинең үксеп-үксеп елаган тавышы ишетелде.

Кызларның кайсысыдыр берсе аеруча каты кычкыра иде.

– Штубы илтеп биргән булыгыз! Кара син аларны! Әллә нинди килмешәктән туган баланы нигезгә кертергә! Чисти тилергәннәр икәү генә калгач. Чисти котырганнар болар! Штубы!

1
...
...
17