Читать книгу «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
image



…Кайчандыр аны җитәкләп, Сочига йөргән улы, укып югары белем алгач, профсоюз эшенә сайланды. Өйләнеп, матур гына гаилә корып җибәрде, шәһәр кызы авыл малаен гел шәһәрчә яшәргә өйрәтте. Профсоюз малай инде үз хатыны белән көньякка йөрде, әтисенә, Исламгалигә, кардиологлар рөхсәт бирми иде. Профсоюз малай бераздан гади ял итүчедән чит илләргә йөрүче туристка әйләнде. Ул сиңа кирәкме Урта диңгез буенча круиз, ул сиңа кирәкме Төньяк круизы. Йөреп кайткан саен күргәннәрен әти-әнисенә сөйләп таң калдыра малай. Профсоюз эше кызык бит ул – анда гел алга барсаң гына яшәп була. Профсоюз малай бераздан чит илләргә баручы туристлар төркеменә үзе җитәкче буларак йөри башлады. Шундый сәяхәтләрнең берсендә ул, Исламгали агайның күрәчәгенә каршы, Япониягә барып чыккан: туристлар төркеменә җитәкче булып. Менә шуннан малай икенче кеше булып кайтты да инде. Ул анда барганчы Япония турында күп әдәбият укыган (профсоюз малай пединститут тәмамлаган иде), тегендә баргач та гел мәктәп, балалар тәрбиясе мәсьәләләре белән кызыксынган. Кая гына барса да, нинди генә сорау бирсә дә, мәсьәлә гел бер тирәдә әйләнгән: Япониядә балаларны аерым бер методика белән тәрбиялиләр. Кечкенә вакытта бала тулысынча ирекле: нәрсә теләсә, шуны эшли. Нинди генә зарар салса да, кыйныйсы, җәза бирәсе түгел. Бары тик акрын-акрын гына теге-бу эшнең яман яки яхшы икәнен аңлата килергә. Бала тулы ирекле булып үссен.

Профсоюз малай дүрт яшьлек улы Рабисны (малайның исем тарихын Габделхәмит болай аңлатты: «Рабоче-крестьянское искусство» сүзеннән кыскартып ясалган, – диде. – Сез, – диде, – миңа иске исем кушып, биографиямне кыенлаштыргансыз. – Һәм визит карточкасын күрсәтте. Анда фәлән-фәлән хезмәт кешесе «Ягудин Хэмид Галеевич» диелгән иде) ата-ана йортына җәй уздырырга кайтарып куйгач, шуларны сөйләде.

– Без инде япон методикасына күчтек, сез дә шуны дәвам итегез, без әнисе белән ике атнага бер кайткалап торырбыз, кирәк-яракны үзебез кайгыртырбыз, – диде.

Исламгали агай, тирән сулап, секунд эчендә үзенең сугыш алды һәм сугыштан соңгы еллардагы тормышын баш мие аркылы уздырды. Балаларга каты куллы булды ул. Шаярышып узынсалар, чыгырдан чыксалар, Исламгали агай биргәләп алырга күп сорамый иде. Профсоюз малай сугышка кадәр үк туган иде – әтисе әле сугыш чыгасы елны гына язын тополь башындагы сыерчык оясына кулын тыгып актарынган өчен малайны пешерде. Малай ике-өч сәгать елап, шыңшып, әтисенә рәнҗеп, абзар артында утырды.

…Госпитальдә аңына килгәндә, ике кулы да беләзектән киселгәнен күргәч, Исламгали агай ыңгырашып куйды:

– Һай-й, – диде ул, күз яшьләренә тыгылып. – Һай-й-й… Сабыем Габделхәмит рәнҗегәндер. Юкка гына кызып китеп яңакладым бит шул чакта. Ул бит сыерчык оясына зарар салам дип менмәгән. Аның бит оядан яшькелт-зәңгәр кабыклы бер генә йомырка алып өйдәге гөл төбенә куясы килгән. Аңа бит элеккеге язда үзем шулай күрсәткән идем: тополь төбеннән табып алынган ул йомыркага малай никадәр шатланган иде. Сабый… Шул рәнҗегәндер…

Оныгы Рабисны алып калган көнне аның йөрәге әнә шул истәлекләр белән телгәләнде. Профсоюз малай шәһәренә китеп барды, дәү әти белән дәү әни исә, оныкны японча тәрбияләргә вәгъдә итеп, капка яныннан борылып, лепердәтеп газ биреп шәһәргә таба чапкан «Волга»га карап калдылар.

– Габделхәмит акыллы шул, – диде Исламгали агай, карчыгына таба борылып. Бер җәпләкәсен оныгының җылы, йомшак муенына куйган иде – шул көе басып тордылар. – Акыллы. Әнә мин ни үкендем каты куллы булганым өчен. Дөрес, минем бала әйбәт булып чыкты. Но да ләкин минем тәрбия дөрес корылмаган булган. Әйдә, улым, мультфильм башлангандыр. «Заяц, погоди»ны яратасыңмы? Мин үзем бер дә калдырмыйм аны.

Ләкин «Погоди»ны карарга туры килмәде аларга ул көнне. Өйгә кереп, диванга урнашып рәхәткә чумабыз дип кенә торганда, малай үҗәтләнеп стенадагы герле сәгатьне сорый башлады (ул аны бая әтисе белән ашап-эчеп утырганда ук планына кертеп куйган, сәгатьнең эченнән баш тыгып күкелдәгән кош малайны шаккатырган иде). Сәгатьне стенадан алып бирергә туры килде: моннан ун еллар элек Җиңү бәйрәме көнендә колхоз парткомыннан бүләк иткәннәр иде бу сәгатьне. «Погоди» башланырга ун-унбиш минутлар бар иде әле, малай зур дәрт белән сәгатьнең калай ишеген каерып ачты, бәләкәй куллары белән теге хикмәтле кошны эләктереп җан-фәрманга бугазлый, тарта башлады. Исламгали агай бу бәләкәй варварга бераз гына рәнҗеп, ләкин япон методикасына зур ихтирам саклаганы хәлдә, урыныннан торып ишегалдына чыгып китте.

– Ярар инде, күкесез булса да йөреп торыр әле, берни эшләр хәл юк, – дип, чоланга сөялде: сәгатен кызгана иде, ул аңа һич тә сәгать булып түгел, ә гаилә әгъзасы, дус, ышанычлы иптәш, бергәләп картаючы фронтовик булып тоела, шулай уйлап күнегелгән иде.

«Погоди» башланырга бер-ике минут кала, Исламгали агай өенә керде, карчыгы әле тавык-каз белән абзар-кура тирәсендә мәш килә иде. Гадәттәгечә: һай, җүнсезләр, көш, дим, көш, азынып калыгыз, киләсе елга берегезне дә калдырмыйм, чисти үзәкләремә үттегез, гомерләрем әрәм узды… – Исламгали агай белә, сугыштан кайтканнан бирле ишетеп яши инде ул мондый «чыгыш»ларны, ләкин бу болай гына: хуҗа хатын барыбер ике ана каз, бер ата каз, егермеләп тавык белән тубал кадәр зур әтәч, ике баш үрдәк калдыра кышка. Болай гына инде ул, болай гына. Тукта, ярар, «Погоди» вакыты җиткәндер дип өйгә керсә, бәләкәй варвар, сәгать чылбырының очын учына чорнап, гер селтәп, идән уртасында әйләнеп уйный иде. Исламгали агайның шунда кул бармаклары чымырдап сызлап алды: герне әйләндереп селтәгәннең берсендә тәрәзә төбендәге яран гөл, идәнгә төшеп, чүлмәге-ние белән көл булды, икенче селтәнгәндә гер авыр хут белән өстәлдәге электр чәйнегенә килеп чыкылдап бәрелде, чәйнек, бичара, күз алдында яньчелде, әле аннан соң да чыкыр-чыкыр итеп эчтән ватылып утырды.

– Чү, улым, чү, алай ук ярамас, – дип чак әйтә алды Исламгали агай, үзенең һаман кул бармаклары сызлый, ул әле һаман аңлап бетерми иде, андый вакытта ир кеше һәрчакта да хатынына сыена, шуңа күрә ул ишекне этеп кенә ачып чыкты да абзар якка карап кычкырды:

– Син, дим, син… Кер әле тиз үк! Кер әле, дим…

Өйдә нәрсәдер шартлап ук ватылды һәм чәлпәрәмә килде. Монысы инде чамадан тыш иде һәм Исламгали агай җәһәт кенә ишекне ачып өйгә керим дисә – бәрәч! – ишек тоткасын тотарга куллары юк бит аның. Кырык елдан артык инде аның кулсыз калганына. Ни чуртым кычыта соң? Ул, ишек киндеренә аның өчен кагылган каеш элмәкне хәтерләп, җәпләкәсенә кидерде һәм атылып өенә керде. Керсә… телевизорның экраны юк, идән тулы аксыл-зәңгәр пыяла, ә малай ике кулы, башы белән телевизор эченә кереп киткән иде. Исламгали агай ыңгырашып ишек бусагасына утырды.

…Кичен капка төбенә җыелган ирләр арасында өр-яңа тема күтәреп болай сөйләде:

– Безнең тәрбия дөрес түгел ул. Без балага кычкырабыз, җикеренәбез. Сугабыз да. Әнә японнар. Алар балага берни әйтмиләр. Бала өйдә теләсә нәрсә эшли: гөлләреңне йолка, чынаяк вата – аларда әйбер әйтелми. Бала үсә төшкәч үзе аңлый. Әнә минем Габделхәмитнең малае. Яңача тәрбиялиләр. Шулкадәр тере бала. Һич кенә дә тик тормый. Шулай кирәк, японнар – акыллы халык алар. Аларның эшләгән транзисторларын гына кара син: бишенче каттан асфальтка ыргыталар икән, шайтаным да булмый. Ә телевизорларын…

Шулвакыт ул эчтән ыңгырашып куя, ләкин кешеләргә белдерми.

Берәр атнадан исә күрше хатыннары сизәләр: Исламгалиләрнең түр тәрәзәсендәге яран гөлләр гел кими, гел сирәгәя. Исламгали агай исә һәр кичне «японча тәрбия» турында «лекция» сөйли. Агай-эне, яңа тема бит, рәхәтләнеп тыңлый.

Әти-әнисен бик тә, бик тә көткәндә, инде ике атна тула дигәндә, Исламгали агайның өендә инде телевизор, күкеле сәгать, кырыну машинкасы, электр чәйнеге, зур көзге ватылган, исән калган ике чүлмәк яран гөле мич башына мендерелгән, кухня якка чыга торган аралыкка яшелчә бакчасының рәшәткәле капкасы кертеп сөялгән һәм хуҗа хатын, японнарны каргый-каргый, кергән-чыккан саен шул капканы күчереп куеп иза чиккән көннәр иде…

Шулай да беркөнне малай кухняга уза алды. Һәм дәү әнисе күрмәгәндә генә кулына шырпы кабы эләктерде. Исламгали агайның нервлар актык чигенә кадәр тартылган иде, күрше-тирә инде бу бәләкәй афәтнең болар хуҗалыгына күпме зыян салганын чамалый да иде, җитмәсә, күрше Хәерниса иртә белән радиодан көлкеле бер тапшыру тыңлаган да кичке капка төбе «җыелыш»ында шуны сөйләде.

– Әй, дим, ну шушы Казанның тапшырулары. Кем булды икән ул, танымадым, әллә Равил Шәрәфиев инде, әллә Ренат Таҗетдинов. Әллә Ирек Баһмановмы? Мин, үзләрен күрмәгәч, тавышларыннан аера алмыйм. И дә кызык итеп сөйли инде. Бер малайны, ди, Таҗикстаннан монда, Казанга алып кайтып әби-бабасына калдырганнар. Җәйне, дигәннәр, сездә торып торсын, безнең монда, дигәннәр, җир тетри, бала куркып бетте.

Шуннан соң, берәр ай узгач, әби белән бабай Таҗикстанга хат язганнар ди: «Малаегызны кайтып алыгыз, безгә сез лутчы җир тетрәүнең үзен җибәрегез», – дип әйтеп әйткәннәр, ди…

Исламгали агайдан башка барысы да хахылдап көлә.

…Нәкъ унбиш көн үткәч, японча тәрбиянең нәтиҗәсен карарга авылга ак «Волга» кайтып төште. Әмма… урамнан тыкрыкка таба борыла алмады. Техника – бензовоз, сөт машинасы, аммиак сыекчасы ташый торган машиналар тыкрыкка бөялгән. Һавада кисәү, көйгән салам, тагын әллә ниләр исе. Урамда тынлык. Кешеләр төркем-төркем җыелганнар. Сөйләшмиләр.

Профсоюз Габделхәмит машинасыннан чыкты, арткы ишекне ачып, кулыннан сак кына тотып, чибәр бер ханымны чыгарды – бу инде, бер дә шиксез, теге бәләкәй ташбашның әнисе иде, сак кына атлап техниканы әйләнеп уздылар да үз капкаларына таба юнәлделәр. Капка төбендәге эскәмиядә милиция формасы, хәрби форма кигән ике-өч кеше нәрсәдер яза, сораша, киңәшә иде.

Шыр ачык урыс капка аша ишегалдына карагач, профсоюз Габделхәмит имәнеп китте: бәрәңге бакчасының түренә тезеп, бурап салынган келәт, корт өе, ак мунча урынында кисәү өеме пыскып утыра, ишегалды ермачланган, урыс капканың бер баганасы төптән кырт өзелгән, бер торык койма ауган, бөтен әйләнә-тирә су, кисәү, изелгән балчыктан тора иде. Халык – ни гаҗәп – янгын турында түгел, Исламгали агай турында сөйли иде. Келәт артында чытырдап ялкын күтәрелүгә, урамда кычкыра башлаганнар: «Пужар, пужар!» Шунда Исламгали агай ишегалдында, киләп сарып, гел йөгереп йөргән. Нәрсә эшләргә белмәгән. Хатыны Рәшидә шундук оныгын күтәреп алган, икенче кулына иренең орден-медальләрен таккан пиджагын эләктергән дә торып йөгергән, күршеләргә кереп, шуларның бурабзарына качкан, Исламгали агай исә, янып яткан келәткә кереп, нәрсә алырга белми аптырап торгач, майланып, балавызланып беткән бер иске бишмәт тотып, авыл башына чыгып йөгергән. Каралты-кура янып беткәч, аны җитәкләп алып кайтканнар. Бишмәт дигәннәрен таныганнар: кырык бишенче елны киеп кайткан солдат бушлаты, ди. Элек яшел төстә булган, ди. Мин моны белеп эшләмәдем, дип әйткән, ди.

…Шул көнне авылда «Япон Яһүдин» дигән яңа кушамат туды. Халык, Тукай әйткәнчә, шагыйрь шул: «Япон Исламгали» диелергә тиеш иде дә бит, юк шул, халык сүзнең поэтик яңгырашын күңеле белән тоеп алай итмәде, кушамат өчен аның фамилиясен файдаланды. «Япон Яһүдин» – бу инде яңгырый.

Йомшак җылы муенлы, аяк-куллары чебиләгән бәләкәй ташбашны ул көнне кич кире үз оясына – Казанына алып киттеләр.

Теге каралтыларның страховкасы бар иде, аннан байтак чыкты, тагын профсоюз малай белән профилакторийда баш врач булып эшләүче килен байтак ярдәм иттеләр. Хәер, теге каралтылар тузган, аларны барыбер яңартасы бар иде инде.

Шулай да Исламгали агай бу вакыйгадан соң җитдиләнеп калды. Аның күңелендә – күпмегәдер – юмор үлде. Шулай, шулай, дип уйланды агай. Шулай… Габделхәмит менә ничә ел инде ашау-эчү әйберсен ничек юнәтергә, транспорт каян табарга, фатирны ничек ремонтларга, врачка ничек эләгергә дигән тормыш мәшәкатьләреннән азат. Аның бөтенесе әзер, транспорты баскыч төбенә килә, врачка чакырып алалар, ашау-эчү әйберсен кухнясына китереп китәләр. Ул моны үзе белми дә. Шулай, андый тормыштагы кешенең чынбарлыктан аерылмый хәле юк. Ул бит инде синеңчә булып уйлый алмый. Баш миендәге андый күзәнәкләр аның инде үлгән була. Хәер, аның гаебе дә түгел инде ул. Әнә Хәерниса сөйли: олы кызы Энҗе фатир сораган вакытта шәһәрдәге зур кеше исеменә болай дип гариза язган. «Уңай шартлары булмаган бер бүлмәле квартирада ирем белән бергәләп ике бала үстерәбез. Үзем кандидатлык диссертациясе язам. Мондый шартларда, үзегез аңлыйсыз, фән белән шөгыльләнеп булмый». Шул гаризасын больницаның баш врачына күрсәткән. Баш врач – акыл иясе – кардиолог, гаризаны укып чыккан да, кызыл карандаш алып, андагы ике сүзне шыгырдатып сызган: «үзегез аңлыйсыз». Энҗенең аптырап карап торуына каршы ул әйткән:

– Син аның үзенең нинди шартларда яшәгәнен күз алдына китерәсеңме соң? – дигән. – Ул, – дигән, – синең шартларыңны берничек тә аңлый алмый. Гаризада, – дигән, – бер генә артык сүз дә булырга тиеш түгел. Гариза ул, – дигән, – кешенең йөрәк тибеше. Ә йөрәк эшчәнлегендә бер генә дә артык тибеш була алмый…

Шулай, бу вакыйгадан соң Исламгали агай үз эченә батты, уйчанланып калды.

Габделхәмит исә әлеге вакыйгадан соң ярты ел буе авылга кайтмады. Дөрес, ара-тирә хатлары килә иде. Мәшәкате булган икән, соңгы хатыннан шул аңлашылды:

«Көннәр эчендә чираттагы ялымны алырга уйлыйм… Моннан өч атна арттан яңа квартирага күчтек, дүрт бүлмәлегә… Әле ун көн генә арттан туйда булдык: минем шефның малае гаилә теркәде…»

Исламгали агай хатны кат-кат укыды һәм укыган саен үзенең наданлыгын ныграк сизә барды. Утызынчы елларда ул башлангыч мәктәптә, аннан ТБУМда укып йөргән иде: иллә дә туган телгә өйрәтмәгәннәр икән аны укытучылар ул елларда!

Менә бит хәзер ничек сөйләшәсе икән. Менә бит культуралы кеше ничек шәп сөйләшә ул. Һай, һай, һай, һай… Идрит-кудрит…

1
...
...
17