Читать книгу «Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
image

XIV

Дөньяда кеше ике төрле авырудан врачка кермичә кала алмый: шуның берсе – теш авыруы. Аның ишеге төбендә утырганда кеше дер-дер килә. Теге куркыныч ак машиналар тезелеп киткән кабинеттан җаныңны өшетә торган мәкерле тавыш ишетелә. Юк, монда үз теләгең белән ничек кермәк кирәк? Качарга моннан, хәзер үк поездга утырып кайтып китәргә, аннан, беренче очраган трактор арбасына утырып, авыл басуы аша туган колхозыңа кайтырга, баллы куәт исен ишеп-ишеп йөрткән җәйге җилгә күкрәкне ачып, киң итеп суларга, үзеңнең туган җиреңнең бөтен каткагын, чокырын, ташын, ызанын тәгәрмәчләр аша сизеп кайтырга, кайтырга да, үз авылыңның чирәмле тыкрыгыннан яланаяк атлап, инешкә төшәргә, шунда бер юынып алырга… Нигә бу ысылдавык машина? Кемгә кирәк бу? Качарга!

Әмма… Юк, качып булмый. Ак машина – котылгысыз. «Теш сызлый» дигән булып сөйләшәләр. Наданнар. Теш – сөяк бит ул! Ул ничек сызласын? Юк, теш сызламый, бөтен яңак, күз төбе, баш сөяге, ми сызлый. Алай гына да түгел. Эссе яки салкын ризык тиеп алса, бөтен кешелек җәмгыяте, Җир шары сызлый, ыңгыраша. Дөньяда моннан да котылгысыз хәл булырмы? Кәшфи коридорда карап утырды: каның катарлык итеп озын, майлы чәч үстергән, баш бармагыннан пычрак озын тырнак тырпаеп торган, ямаулы зәңгәр киндер чалбар, тишек ботинка кигән алтын йөзекле бер егет. Ишек янында утыра. Кәшфи күреп тора – тунеядец бу. Ике кул аркасына татуировка белән язган: «Они, бедные, устали», «Им нужен отдых». Кәшфи шул вакытта уйлап куйды: ну, кер әле син теге ак машинага. Өшкерәләр әле сине, «отдых» бирәләр әле сиңа. Ак машина янында Кәшфи аның белән күрше туры килде. Пычрак тырнаклы егетне ысылдап торган ак машина бөгеп салды, тәмам изде. Кәшфи әле уколдан яңагы кабарган көе берни тоймыйча утыра иде, тегене күзәтте. Вәт бит, дип уйлады ул, бу эшлексез гидайны ата-анасы кеше итә алмаган. Мәктәп җиңә алмаган. Бу «сыек» производствода да эшләми – күренеп тора – производствода эшләгән кешенең бармагында озын тырнак була алмый. Бу егет студент та түгел. Студентның чәче андый алама булмый. Рәсимә сөйләве буенча, Кәшфи аны гына белә: студентларга «военка» дигән бөек фән керә, бу фән андыйларны, күпмедер дәрәҗәдә тәртипкә салып, чәчләрен рәтләп, стройга бастыра. Атнасына бер көн.

Озын тырнак ыңгырашты, кан төкерде, тагын ыңгырашты. Моны әти-әнисе, мәктәп буйсындыра алмаган. Моның белән милиция җәфаланган, ах иткән. Ә менә ак халатлы, үтә күренмәле аксыл-алсу куллы яшь кыз әлеге «сыек»ны бөгеп салды, «сыек»ның маңгаеннан борчак-борчак тир бәреп чыкты. «Яшәсен теш врачлары!» – дип уйлап куйды Кәшфи һәм Тависны исенә төшерде, тешләре ягыннан, мәрхүм, әнисенә тарткан, һәрберсе – ак таза ахак иде шул. Тавис стоматологның кем икәнен белмичә дөньядан китте. Бәлки, аңа менә бу ак машина астына кереп утырып, орчык эрләгәнен бераз гына карап утырырга кирәк булгандыр. Тәрбия өстәледер бу! Бәлки, ул исән калган булыр иде, шушы машина астына кергәләп йөрсә?

Кәшфинең бу юлы врачтан бәхете булмады. Ихтимал, кияүләр сүзен тыңлыйсы булгандыр. Таксист кияү әйтте, бер көн сабыр ит, минем бүген эш көне, минем бер белгән малай бар, больницада завгаром эшли, шуның аркылы үзем доцентка күрсәттерәм, диде. Кәшфи риза булмады.

– Сәламәтлек мәсьәләсенә танышлык катнашырга тиеш түгел, – диде.

Кандидат кияү әйтте:

– Бу атнада учёный советта минем отчёт, бик тыгыз вакытым, алдагы атна башында кил, үзем профессорга күрсәтәм, – диде.

Кәшфи каршы килде:

– Теш суыртырга профессор кирәк түгел, аңа оста мастер гына кирәк, – диде.

Менә хәзер генә, ак урындыкка кереп чытырдатып ябышып утыргач кына уйлап алды: ихтимал, кияүләр сүзен тыңлыйсы булгандыр. Врачны күрүгә үк ошатмады Кәшфи. Иң беренче эш итеп, врач аның авызына бармагын тыкты. Бармактан тәмәке төпчеге исе килә иде. Кырык бишләр чамасындагы врачның башы уртадан ялтырап тора, озын хәлсез чәчләр башны ян-яктан гына әйләндереп алган. Урындык тирәсендә әйләнгәләп йөргәндә йомшак корсагы белән юка, җиңел Кәшфине берөзлексез эткәләп, әвеш-түеш китерде. Бөгелеп, авыз эченә караганда, җитмәсә, Кәшфи борынына кичәге аракы исе бәрелде. Әмма авыз ачтырылган, берни әйтеп булырлык түгел иде. Аның каруы врач сөйләште:

– Һу-у-у, синең монда! – диде ул, корыч орчыгын көйли-көйли. – Монда хәлләр бар. Йә, йә, нәрсәгә калтырыйсың, мин бит әле бораулап кына карамакчы булам. Әле бик начар чыкса, менә бу икесен суыртып алырга туры килер. – Ул металл таягы белән рәхимсез рәвештә Кәшфинең теш төпләренә сукты, Кәшфинең күз алдыннан миләүшә төсендәге ялкын көлтәсе узды, һәм ул, ыңгырашып, урындыкка ябышты. Әллә каян, әллә кем сөйли иде, ул моны аңламады.

– Урындыкны ватма, авыл мужигы! Бу сиңа сыерга башак бирә торган тагарак түгел. Моны бормашина дип йөртәләр, надан. Моны безгә дуслар бирә, Венгрия Халык Республикасы эшли мондый нечкә техниканы. – Шул арада нәрсәдер эселди, выжылдый башлады, кемдер нәрсә беләндер Кәшфинең баш миенә керде һәм шуны нечкә көпшәдән суырта башлады, тик ара-тирә кемдер һаман сөйләде: – Нәрсә син, әле бу чебен тешләгән кебек кенә, әле менә тегесен суыртканда күрерсең. Беркөнне синең шикелле бер гыйбадны «скорая помощь» алып китте нәкъ менә шушы урындыктан…

Кәшфине врач урындыгыннан күтәреп, җитәкләп чыгардылар. Коридорда куркынган Рәсимә басып тора иде. Ул, такси алып, әтисен кандидат кияү квартирасына алып кайтты да, үзе поездга әзерләнә башлады. Аның иртәгесен дәресләре бар иде. Кәшфи, шулай итеп, «алдагы атна башланганчы» калды. Хәер, бүген җомга, тагын ике генә көн көтәсе иде.

Дүшәмбе көнне кандидат кияү телефоннан белеште: Фәлән Фәләневич бүген поликлиникада буламы, әллә кафедрадамы, дип сорады. Ыхым-ыхым килеп, озак сөйләште, елмаюлар, көлүләр, ярым-йорты мәгънәле җөмләләр булды. Шулай да, Кәшфине машинасына утыртып, каядыр алып китте. Кәшфи өчен кафедра, поликлиника дигән сүзләрнең аермасы юк, ул яңадан ак урындыкка утырасын гына күз алдына китерде. Ак халат кигән ике егет кандидат кияү белән коридорда бик җылы күрештеләр, сигарет кабыздылар.

– Абзыйның кәефе юк соңгы атнада, – диде берсе. – Менә көйләп йөрибез инде. Холостякның холостяк инде, өендә бернинди уют юк.

Ул арада егетләрнең берсе Кәшфине ак ишекле бүлмәгә алып кереп тә китте. Ишек янындагы ак урындыкка утыртты да, башланган әңгәмәне дәвам итәргә дип, бәхетле чырай белән коридорга чыгып китте. Кәшфи кабинетны карады. Берәү дә юк, язу өстәле, телефон, ак машина.

Ширма артында профессор тавышы.

– Так, так. Ә менә болай иткәч авыртамы? Юк. Ә менә болай? Яхшы, ярый. Ә болай? Бу тешләр сызламыймы? Ә бу тешләр?

Ысылдаган, выжылдаган тавыштан башка гына дәвалау ысуллары бар икән дип уйлап алды Кәшфи һәм авылча кызыксынып сикереп торды да ширма артына башын тыкты. Тыкты… Һәм телсез калды. Күпмедер секундка теш сызлавы онытылып торды. Тәрәзәгә каршы ак халатлы, таза төз гәүдәле күзлекле профессор, ә аңа ян белән утырганы күзеңнең явын алырлык чибәр яшь кыз иде. Яшь кыз билгә кадәр бөтенләй чишенгән һәм профессор аның авызын ачтырып тешләрен карый, әйләндерә, аркасына, җилкәсенә баса, матур күкрәкләренә астан кулын куеп, ниндидер авыру эзли иде.

Кәшфинең баш тыкканын алар күрмәделәр.

Ширма артыннан чыккан профессор кулын юды, озаклап сөлгегә сөртенде, үзе дулкынланып сөйләде:

– Сезнең анда бер генә чокыр бар. Иртәгә шушы сәгатькә килерсез. Металл пломба куярбыз, курыкмагыз, берни дә сизмәссез. Ә, вообще, тешләрне карап торырга кирәк. Теш начарланса, иң беренче чиратта ашказаны, аннан йөрәк эштән чыгуы мөмкин. Хатын-кыз өчен тешләрне тикшертеп тору бигрәк тә әһәмиятле. Килеп дөрес эшләгәнсез…

Профессор Кәшфине өстәл янына чакырды, ширма артында теге кыз киенә, шерт-шерт китереп нәрсәләрдер эләктерә, каптыра иде. Өстәл янына утырганчы, Кәшфи эш тәртибен белгән кыяфәттә пиджагын салды, күлмәк сәдәфләрен ычкындыра башлады.

Профессор елмайды. Аның кәефе шәп иде.

– Юк, юк, мәшәкатьләнмәгез, – диде ул, Кәшфинең карточкасын карап. – Тракторист? Механизатор! Почётлы профессия. Безне – интеллигенцияне – икмәк, сөт-май белән тәэмин итүче кеше. А как же? Сезгә – безнең бөтен осталык. Так. Менә болай утырыгыз. Аһа. Киңрәк ачыгыз. Так, так. Ничего. Куркыныч берни дә юк. Берсен суыртырбыз. Юк, авыртканын белми калырсыз. Бу – сезнең дошманга әйләнгән. Шуны алдыргач яңадан туган күк булырсыз. Нигә алай бик каты кырылды? На нервной почве шулай ук кырыла. Борчу күп күрдегезме? Балалар белән? Всё может быть. Ә протез куярга кирәк. Давай без болай килешик: сез иртәгә дә миңа килә аласызмы? Килештек. Димәк, иртәгә үлчәү алабыз. Хуш, туганкай!

Кәшфи чыкканда, ак халатлы теге егетләр кандидат кияүгә нәрсәдер сөйлиләр, көлешәләр иде. Ахрысы, анекдот.

– Юк, сез уйлап карагыз әле. Таныш булмаган чибәр хатын бара. Теге әйтә иптәшенә, вәт, ди, тегеләй-болай иткән булып кына, моны эләктерергә, ди. Шул арада теге хатын – ишетеп бара икән – боларга таба борыла да әйтә:

– Тегеләй-болайга гына минем үз ирем дә бар инде, – ди.

Бәхетле көлешү, төтенгә бәхетле тончыгып, бәхетле ютәлләү…

Кәшфине шундук киендерделәр һәм әйтә куйдылар:

– Абзыйның кәеф яхшымы? Пациентлар матур кешеләр бүген, – дип мәгънәле елмайдылар.

«Пациент» сүзенең мәгънәсен аңламаса да, бу чибәр егетләргә кушылып, Кәшфи дә елмайды. Егетләр игътибар иттеләр: механизатор абзыйның авызында им өчен бер теш күренмәде.

Профессор вәгъдәсендә торды, үлчәүләр алды, протез куярга сроклар билгеләде.

Ташлытау поездына Кәшфине озатырга биш кыз, дүрт кияү килгән иде.

XV

Ахияр беренче сүзне райком секретаре Байгильдеевка бирде.

– Хөрмәтле иптәшләр, – диде беренче секретарь Байгильдеев, бераз гына дулкынланып, – хөрмәтле дуслар, ерактан кайткан ветераннар, туганнар! Бүген без гаҗәп кызыклы бер тантананың шаһитлары булдык. Ихтимал, республикада мондый тантананың беренчесен сез оештыргансыздыр. Бүген мин президиумда уйлап утырдым. Сезнең Культура сараегызда шыплап тулган авыл хезмәт ияләренең шатлыклы чыраена карап утырдым. Илле ел эчендә нинди авыр, мәшәкатьле, данлы юл үткәнсез сез. Гаҗәп бит! Күпме язмыш сездә, күпме тарих! Иптәш Гарәфиевнең докладын бүген ал да берәр толковый язучыга бир! Колхоз турында бер роман бит бу, иптәшләр! Бу бит бөтен районның язмышы! Бөтен колхозчының тарихы! Мин уйлап утырдым. Иптәшләр, сез мине беләсез, сезнең коллективта инде унберенче елымны эшлим. Бу якларга килгәндә, монда мине кабул итмәсләр, эшләве, уртак тел табуы авыр булыр дигән идем. Мин бит бөтенләй икенче яктан, Тау ягыннан. Сезнең халыкның гореф-гадәтен, рухын, сөйләшү манерасын бөтенләй белмәгән көе килеп төштем сезгә. Сезнең бүгенге илле еллык юбилеегыз – минем дә бәйрәмем. Минем дә юбилеем. Бүген көндез сәгать уникедә бу районда эшли башлавыма нәкъ ун ел тулып, унберенчегә китте. Әйе, нәкъ ун ел элек шушы көнне партия райкомының пленумы булып, ул оештыру мәсьәләләрен дә карады. Мин чит яктан идем, озак тора алмас кебек идем. Әмма сезне яраттым. Инде сез бүген хезмәт ветераннары, колхозның җитәкче иптәшләре, алдынгы эшчеләре бәйрәм табынына җыелдыгыз. Бу өстәл янындагы кешеләрнең күңеле көр булсын, тәннәрендә сихәт артсын, колхозыгыз киләчәктә дә эзмә-эз алга барсын, иптәшләр…

Урман итәгендәге инеш буена яңа такта өстәлләр, эскәмияләргә әзерләнгән аш мәҗлесе шулай башланып китте. «П» хәрефе итеп куелган өстәлнең түрендә район кунаклары арасында ялгыз-ялгыз Кәшфи, Гыйлфан утыралар иде. Асия җиңги, кияүләр-кызлар кайтыр дип, мәҗлескә килмәде, Гыйлфан шулай ук ялгыз кайткан иде. Гыйлфан, кайтышлый Казанга туктап, университет тулай торагыннан малаен эзләп тапты да, аны рульгә утыртып, үзе ял итмәкче булды. Малай мәҗлескә катнашмады, алар ике студент – Тимур белән Рамил – яр буендагы учакта шашлык кыздырган җирдә кайнашалар иде – Гыйлфан күзәтеп утырды.

Ахиярның хатыны Сольма да бу тантанага катнашмады. Никадәр катнашасы килсә дә, булдыра алмады. Чөнки белә: авылда Культура сараенда культмассовик булып Фәхразый кызы Резеда – Сольма имезеп үстергән, беренче класска кадәр үз кызым дип яратып, бөтен йөрәк җылысын биргән кыз эшли иде, концертны ул алып барачак иде. Ничекләр итеп аңа карарсың, ничекләр итеп йөрәк җәрәхәтенә түзеп утырырсың анда?

Берничә тосттан соң мәҗлес җанлана төште, колхозның үзешчән сәнгать көчләре чирәмле квадратка чыгып бастылар. Июньнең иң кояшлы, баллы куәт, мәтрүшкә чәчәге, бөтнек үләненең кайнар исе борынга бәрелгән бер сәгате – төштән соңгы дүртләр иде. Колхозның Поник бригадасыннан килгән кунакларның руслар булуын исәпкә алып, концертны ике телдә алып бардылар. Һәркем эчендәгесен сөйләгән, җырлаган сыман иде. Ахияр, зур гәүдәсенә ниндидер җиңеллек биреп, яр буендагы казаннардан кызлар белән бергә ризык ташыды: тыйнак кына утырган Катерина алдына тәлинкә белән кайнар ит китерде, аннан, йөгереп килеп, Байгильдеев каршындагы «Боржоми»ның бөкесен ачты, Гыйлфан белән Кәшфинең ризыкларын тикшереп чыкты. Кәшфи елмаеп утыра, ризыгы суынган иде.

– Ва-ва, ывву, – диде ул, елмаеп, эченә төртеп күрсәтеп. Ахияр аңлады. Кәшфи шушы көннәрдә генә теш казнасы куйдырырга тиеш һәм ул бөтен булганын алдырып бетергән, ә инде «вавва-ывву» дигәне «ашказанымда гастрит, миңа күп ашарга ярамый», һәм дә «миңа сүз биреп маташмагыз тагын» дигән сүзе иде.

Катеринаның кызы – шушы авыл мәктәбендә укытучы, бодай саламы төсле калын ике толымлы, зур, зәңгәр тирән су күзле Оля уртага чыгып басты. Зифа буйлы, йомшак бәрхет карашлы бу кыз тыныч кына укытып йөри, фермада агитатор булып эшли, үзенең сылулыгы белән Рәсимә кебек үк ялгыз олаеп бара иде.

Су буендагы зирекләргә баян чыңы белән бергә моң бәрелде.

 
Бежит река, в тумане тая,
Бежит она, меня маня.
Ах, кавалеров мне вполне хватает,
Но нет любви хорошей у меня.
 

Кәшфи моңаеп аны тыңлый, үзенең йөрәге ачытып куя: Асия күрсен иде бүгенге матурлыкны. Гомере буе хезмәт кенә итте бит ул! Гомере буе кара майлы комбинезон юды бит ул! Кияүләргә чуртым булыр идеме? Кәшфи күз алдына китерде: Асия белән Фәргать хәзер күмәч белән сөт ашап сөйләшеп утыралардыр. Кичә генә урамнан елап кергәч, ашаганда Асия аны сораштырып утырган иде.

– Кай төшеңә суктылар, улым? – дип сорады аннан Асия җиңги, күмәч турап, алдына сөт куйганда.

Фәргать эчен тотып елый иде.

– Ят җиреңә типмәгәннәрдер бит? – Асия җиңги, куркынып, малайга иелде. Малай башын күтәрде.

– Ю-ю-к, – диде ул, яшьләрен сөртеп. – Анда типсәләр үләсең ис!

– Ник, син аны каян беләсең? – Малай елаудан туктады.

– Беләм. Кара диңгезгә китәр алдыннан әти белән әни сугысканнарые.

– Ничек итеп?

– Әни әйтте, ах син, … тәре, әле син сөйрәлсекләр яныннан кайттыңмы, мин әле сине нитәм… диде дә әтигә китереп типте. Ослы баслы туфли белән.

– Шуннан?

– Әти бөгелеп төсте.

– Шуннан?

– Суннан бер атна пиджәген дә кия алмыйса бөгелеп йөрде. Аннан Кара диңгезгә баргас үлде.

– Әтиең-әниең кайда эшлиләр иде соң? – дип сорады Асия җиңги, баланың йөрәген җәрәхәтләүдән куркып кына. Әмма Фәргать үзен тыныч тотты.

– Әни пиво сатты. Колхоз базары янында. Әти база дигән кибеттә эшләде.

…Оля һаман җырлый икән.

 
Стоит берёзка у опушки,
Грустит одна на склоне дня…
Я расскажу берёзе, как подружке,
Что нет любви хорошей у меня.
 

Кәшфи игътибар итте: Катерина күзләрен кулъяулык белән сөрткәләп утыра иде.

…Быел җәй, әллә ничек кенә шунда, моңлы, сагышлы булды. Кәшфи кызык хәзер: келт иттеме, күзенә яшь килә. Яз көне Ахияр белән төчкерешеп алдылар. Язгы сабанга чыкканда, Кәшфигә трактор бирмәделәр.

– Сәламәтлегең шәп түгел, язгы кыраулы төннәрне төнге сменада ничек эшләрсең? – диде Ахияр. – Шул мастерскойда эшләп ятсаң җитмәгәнмени?

Кәшфи каршы сүз әйтмәде, тамак төбенә яшь тыгылды да, идарәдән үпкәләп кайтып китте.

Ә авыл басуына гөрләп ике трактор килеп кергән иртәне Кәшфи, абзар артына чыгып, чын күңелдән үкси-үкси елады.

– Аның өчен чөнки… – диде ул, юан Асиянең алъяпкыч итәгенә күзләрен сөртеп, – и һәм дә яшьләр үсеп җитте. Мин олыгайганмын. Бирсеннәр миңа трактор, бирсеннәр миңа мең гектар җир, әйтсеннәр миңа, иптәш Габделбарыев, дисеннәр, менә шушы мең гектарны бер атнада эшкәртеп чык, дисеннәр… Мин төн йокламыйм, көн йокламыйм и һәм дә шуны сөреп чыгам, гөл балчыгы ясыйм.

Ул көнне Кәшфи үзенә урын тапмады.

 






 



 





 









 





 





 



 





1
...
...
17