Сугыш беткән елны Заһриның фани дөньяга дәрте сүнә башлады. Сугыш кырыннан кайткан агайлар белән сөйләшергә ничектер сүз тапмады. Кичен капка төбендә тәмәке тартып, фронт хәлләрен сөйләшеп утырган ир-ат арасында ул үзен чит кеше итеп сизә иде. Сугыш вакытындагы доходлар да кимеп китте: инде бәрәңге сатып, кием алыштырып баеп булмый. Шәйхи кода әйтә иде: дөнья куласа ул, әйләнә дә бер баса дип. Дөрестер, ахры. Герман маллары да тиз тузды. Аларның кайсы ясалма ефәк булып, бер юуга сыпылып чыкты, икенче бертөрлесе иләктәй сидрәде. Шулай да бер-ике әйберне Заһри үз кулында саклап калды. Аның берсе ялангач хатын гәүдәсенә эшләнгән зажигалка иде. Бу бик уңай әйбер булып чыкты: күкрәгендәге бер төймәгә бармак башыңны тидерүгә, оятсыз хатын бер аягын күтәреп җибәрә дә, әллә каян гына ялт итеп ут кабына. Дөрес, соңга таба Заһри моны кешегә күрсәтмәс булды. Чөнки бик тәкъваланып китте: йорт эшеннән ваз кичеп, намаз-нияз дигән булып йөри башлады. Әллә каян гына колак аппараты эшләтеп алды. Ул хәзер таякка гына таянып йөри, һавадан козгын-фәлән узса да, туктап, кулын каш өстенә куя һәм:
– Әссәламегаләйкем, хәерле хәбәр! – дип кала.
Зират тирәсенә бозау арканларга барганда да кемнәргәдер дәшә. Зират киртәсенә килеп таяна да:
– Әссәламегаләйкем, дарелкаумен мөэминин4! – дип сәлам бирә.
Тәкъва Заһри шулай итеп фани дөнья белән мәшәкатьне әкренләп өзә барды. Соңгы елларда йөрәге бик начарланды. Ахрысы, кырык беренче елда тәмәке суын күбрәк эчеп ташлагандыр. Тәмәке суы, тәмәке суы… Моны искә алырга бераз гына уңайсызрак иде. Заһри дигән даның була торып, бер карчыкның кулына үзеңнең сәламәтлегеңне тапшырдың… Син бит инде яңа шартларда да Заһрича яшәргә җай тапкан идең. Йә, ярар, егерме бишенче елда Шәкүр эләккәч эшләрең чуалды, ди. Ә маклерлык? Маклер кешегә кайсы власть булса да начар түгел бит! Йә, ярар, сугыш башланып эшне бозды, ди. Сугышта да бит бөтен кеше үлеп калмады. Берәр ат җиктереп складка кием-салым, сабын ташырга куйган булсалар? Менә бер-ике медаль тагып бүгенге көндә «фронттан» дип авылга кайтып төшсәң? Мондый сәламәтлек белән аяк өстерәп җир йөзендә йөрүеңнән ни файда? Казан арты базарларында җир селкетеп йөргән Заһри бер надан карчыкның сүзе белән шушы хәлгә төшсен әле! Булмады, тормыш ул дигәнчә булмады. Кырык беренче елның июненнән соң барысы да кирегә китте. Булмасын иде аның бер аягы, булмасын иде аның бер кулы… Бер күзе булмасын иде. Ләкин иң кирәге – Заһрилыкның бөтен сыйфатларын үзенә җыйган бер генә нәрсәсе – йөрәге сәламәт булсын иде. Юк бит, шул иң кирәге аксый.
…Шәйхи кода, герман җирендә молотилкада эшләгәнлектән, машинаның көен тавышыннан белә иде. Тузан болыт эчендә ду-чат килеп гөрелдәтеп ындыр сукканда Шәйхи карт читтән тыңлап тора да:
– Туктатыгыз әле, – дип, барабанщикка ишарә ясый иде һәм беркем дә сизмәгән бер көйсезлекне эзләп табып рәтли иде.
Заһриның да йөрәге хәзер әнә шундый хәлдә. Әгәр чит кеше аның күкрәгенә кулын куйса, һичшиксез, йөрәкнең ватык молотилка шикелле тигезсез, ритмсыз эшләгәнен сизәр иде. Дөп-дөп-дөп! Дөп… дөп… Дөп-дөп-дөп! Дөп… дөп… Ләкин бу – молотилка түгел. Моны инде берәү дә рәтли алмаячак. Болай ук кистереп әйтүче юк, әмма Ташлытау докторы бүген аның йөрәген тикшереп карап шаккатты.
– Ерак юлга чыкма, үзеңне тыныч тот, моңа дәва шул гына, – диде. Заһри бүген генә бөтен фаҗигане аңлады…
Ләкин чыкмаган җанда өмет бар, ди. Заһри яшь вакытта авыруның нәрсә икәнен белмәде. Тегенди-мондый чир эләгә башласа, аның дәвасы билгеле иде: бер стакан аракы. Шайтанны күптән авызга алган юк. Нишләргә? Бәлки, бу ватык арбаны бераз рәтләп җибәрер ул?
Вакыт соң иде инде, капка-ишекләр ябылган, кояш батыш ягы нигәдер кызарып тора. Йә давыл чыгарга, йә яңгыр килергә тиеш иде. Менә салкын җил исеп китте, кибетче Борһан, керле халатын салып, кибет тәрәзәсен ябарга дип урамга чыкты. Ишек төбендә арык, сары йөзле Заһри тора иде. Борһанга бу кеше ничектер кызганыч булып тоелды.
– Кәеф-хәтерләр ничек, күрше? Әйдә, кереп чык эчкә таба, аннан бергә кайтырбыз, – дип, Заһрины кибеткә алып керде.
Чүлмәкләр, сүс баулар арасыннан бер шешә тартып чыгарды да кырлы стаканга мөлдерәтеп аракы салды. Заһри башта бик нык каршы торган булды.
– Кирәкми, энем Борһанетдин, гөнаһ була, безнең ише авыру кешегә килешми ул, – диде. – Теге вакытларда ярады. – Ул авыр сулап куйды. – Һәй Алла, бар иде заманалар. Гомер үтте дә китте. Теге чак исеңдәме? Уңышка ярты пот бодай алганыңны әйтәм… Ну, кызык иттең син ул чакта. Ә гомер узды. Әйе, әйе, узды…
Борһан, гадәт буенча, эш бетәр алдыннан шактый ук төшереп алган иде, сөйләшерлек кеше очравына, гомумән, шатланды. Кызып, тормышта яшәүнең мәгънәсе турындагы фәлсәфәгә кереп китте.
– Менә, пример, бүген эштән кайтышлый миңа кереп бер шофёр салып чыкты, – диде ул. – Күреп торам, кызмача бу. Тагын йөз иллене сорый. Тәк. Менә мин нишлим? Тагын йөз иллене салса исерә бу, аннан көт тә тор бер хәлне, йә ул урамдагы каз-үрдәкне сытып уза, йә үзен харап итә. Или өенә кайтып хатынын җәберли бу. Йөз иллене салган кеше азрак җәбер күрсәтәме хатынына, йөзнеме? Әлбәттә, йөзне. Менә шунда инде Борһанетдин энең йөз илле урынына йөз тирәсен бирә тегеңә. Кәнишне, акчаны йөз илледән алам. Нәкъ ул дигәнчә. Йә, нәрсә, начарлык эшлимме мин, әллә яхшылыкмы? Безнең инде синең белән алган медальләр юк, нихәл итәсең! Ә шулай да яши белергә кирәк. Менә мин үзем кырык беренчедә өч ай дигәндә әйләнеп кайттым. Анысы – минем эш. Синең кияү кайтып үлде. Анысы – аның эше. Әйе… Менә мич башыннан егылып төшүнең шулай рәте бар аның…
…Төн урталары иде инде. Заһри ишектән килеп керде дә гөрселдәп агач караватына барып егылды.
Иртәгесен йокыдан торгач, Фәгыйлә җиңги бер хәрәкәтсез яткан Заһрины күреп имәнеп китте: аның күзләре пыялаланган, авызы ачылган, ияге төшеп киткән, иреннәре сап-сары булып каткан иде.
Заһриның гәүдәсен докторлар районнан ике көннән соң гына биреп кайтардылар. Кәгазендә «Йөрәк параличыннан үлгән» дип язылган иде.
Заһрины бөтен күршеләре җыелышып җирләделәр. Күмеп кайтканда нигәдер бер кеше бер авыз сүз әйтмәде, һәркайсы сүзсез генә үз капкасына кереп китте, һәркемне әллә нинди тойгы, кайгыга охшамаган авыр тойгы баскан иде.
…Бер елдан соң Әхмәтзариф та кайтып төште. Ул өс-баш, ул кыяфәт – генералмыни! Әхмәтзарифны Ташлытау автоколоннасының шофёры «студебеккер» белән станциядән Кара Чыршыга китерде. Җәйнең матур көннәреннән берсе иде – Заһриларның капка төбенә машина килеп туктауга, халык җыелды. Авыр чемоданнарны, сумкаларны, фонарьлы велосипедны шофёр кузовтан аска биреп торды. Мундир кигән, ак ефәк перчаткалы таза сержант Әхмәтзариф аларны саклык белән генә чирәмгә куеп торды. Урамнан узып баручы берничә кыз машина янына җыелды. Болар Ташлытаудан концерт белән килгән агитбригада кызлары иде. Әхмәтзариф шофёрга кызыл утызлыкны чыгарып бирде дә саубуллашты, аннан кызлар белән сүзгә кереште. Авызына сигара капты да боҗралы, хуш исле төтен сибеп сөйләнә башлады.
– Ә мин узган ел отпроситься итә алмадым. Ишеттем, что папа үлгән. Без Потсдам янында гына тордык – особое положение. Ә авыл юлын онытканмын. Адашып йөрдек. Через Атҗабар кайтырга туры килде…
Кибеттә чират торган Фәгыйлә җиңги йөгерә-йөгерә кайтып җитте. Бер сүз әйтә алмыйча, тынына буылып, Әхмәтзарифның күн каешлы биленә сарылды да калтырап елый башлады.
Күпне күргән Фәгыйлә җиңгинең битләре җыерчыкланган, таушалган иде. Әхмәтзариф затлы кызлар барында бу хәлдән бераз гына кыенсынды һәм үзенең ялтыравыклы каешыннан әнисенең кытыршы, ярылган кулларын аерып читкә этәрде.
– Подожди, мама, өйгә кергәч поговорим, – диде. Әхмәтзариф кайткан атнада авылга тагын җиде-сигез егет кайтты.
Тормыш акрынлап үзенең кысасына кереп бара иде.
Шәйхи карт сөйли торган иде: имеш, Агыйделнең бер ягында берәү чиләк ясый, икенче ягында икенче кеше шул чиләккә капкач ясый дип. Кара Чыршыда бу хәл бик күп гаиләгә туры килә иде. Әмма туры килмәгәннәргә дә Шәйхи картта халык сынамышы бар иде. Аллаһы Тәгалә, дип сөйли иде Шәйхи карт, кешеләрне парлаганда көйли-көйли, борын эченнән генә мырлап парлаган.
– Бер явызга – бер яхшы! Бер яхшыга – бер явыз! – дип көйли дә утыра икән. Ихтимал, монысына туры килүчеләр дә Кара Чыршыда аз түгелдер…
Хәер, Шәйхи картның сөйләгән әкиятләреннән тагын берсен халык хәтер түрендә саклап калган иде. Борын-борын заманда, кешеләр әле агачка, ташка табынган чорда, бер адәм аудан кайтышлый тимердән ясалган бер хикмәтле әйбер табып ала. Бу әйберне хатынына алып кайтып бирә. Хатыны бу тимерне әйләндереп-әйләндереп карый да, бер дә рәтенә төшенмәгәч, авызына каба. Калтырап торган телсыман бернәрсәсенә чиртә дә өрә башлый. Шуннан көй чыга. Баксаң – бу кубыз икән. Шуны уйнап җибәрүе була – ире шатлыгыннан бии башлый. Әнә шул заманнан бирле ирләр хатыннарның кубызларына бииләр, ди…
Шәйхи картның үлгәненә инде егерме елдан артык вакыт үткән, инде аның кабере өстендәге чардуган череп җимерелгән, ләкин сөйләгән сүзләре әле дә Кара Чыршыда яши бирә.
Алар нәселенең каберләре бер аумакта. Каберлек тирәсендә куе булып чәчәкле үлән үскән, кич белән анда чикерткәләр чурлый, чәчәкләрдән бал исе тарала… Зират янында гына клевер басуы. Кайшалып үскән клевер басуы урман полосасына кадәр тоташ диңгез булып җәелеп яткан.
Кояш батып килә иде…
Кара Чыршы урамыннан, тузан туздырып, эсселектән әлсерәгән сыерлар узды, борыннарыннан селәгәй агызып, башларын салындырган сарыклар узды – көтү кайтты. Чык төште, авылга сыер исе, сөт исе таралды, келәтләрдә сепараторлар гүелди башлады. Зират буендагы юлдан чатыр чабып килгән бер ат йөге халык күренде. Яшьләр икән. Клевер басуына таба атларын бордылар да арбадан коелып чырылдаштылар, көлделәр, тәмәке кабыздылар – ду килделәр. Егетләр җиңнәрен сызганып җибәргәннәр. Кара чалбар эченә тыгып ак күлмәк кигәннәр, кызлар кыска җиңле күлмәктән, барысының да беләгендә сәгать. Егетләрдән берсе, арба астыннан чалгы алып, клевер чаба башлады, икенчесе җәһәт кенә зират коймасын сикереп керде дә бер көлтә чәчәк җыеп чыкты. Зират тирәсе яшьләрнең шат тавышына күмелде – көянтәдәй бөгелеп очларын җиргә тидергән нәзек озын каеннар дәшмәделәр. Тып-тын калган карт наратлар дәшмәделәр. Зират үзенең бөтен тынлыгы белән әйтерсең лә бу чыркылдык яшьләрдән сорый иде:
– Юлчылар, сез кайдан киләсез?
– Без Атҗабардан киләбез!
– Юлчылар, сез кая барасыз?
– Без туйга барабыз!
Өенә кайтырга соңга калган бер козгын коңгылдап очты. Зират өстеннән кичке соңгы җилнең дулкыны узды.
– Кем өйләнде соң, балакайлар?
– Ха-ха-ха! Кара Чыршыда бүген туй була! Васфикамал Нәриманы туй ясый! Ха-ха-ха! Без ашыгабыз! Безнең бүген туйны уздырып, иртәгә Ташлытау Сабан туена барасыбыз бар! Без ашыгабыз! Син инде үзеңнең карт наратларың, көянтәдәй кәкре каеннарың белән гомер буе шулай тик торасың… Безнең яшисебез бар! Безнең бүген җырлап биисебез бар! Безнең иртәгә Сабантуйга барасыбыз бар! Ә син, картлач, гел бер урында. Син яшәүнең кызыгын белмисең, синдә тынлык… Син бүген безне тыңла…
…Туй бара. Чәчләре, сакал-мыеклары ап-ак булган Шәяхмәт почмак якта Васфикамал белән каз түшкәсе турый. Ике-өч көн инде аның ял күргәне юк: Васфикамал, өйдә туй вакытында хуҗа булырсың дип, ялгыз картны үзенә китертте. Карт тегәрҗеп белән беркеткән күзлеген борынына элгән дә тозлы каз ите турый… Бер кисәк, ике кисәк, өч кисәк. Бер ел, ике ел, өч ел… Юк, ун ел, егерме ел, утыз ел… Менә шулай, дөрес. Унарлап санасаң гына, гомерне дөрес исәпләп була. Менә бу өйне салганга ике дистәдән артык. Әйе, кырык беренчедә иде. Нәриман туганга ике дистәдән артык. Карчыгы Зәйнәбне җирләгәнгә бер дистә чамасы. Елларны шулай дистәләп исәпләргә кирәк. Гомер ит кисәге түгел. Үзенең пенсиягә чыкканына да киләсе елга унбиш ел була икән. Персональный, диделәр. Кая барсаң, почёт – бөтенесе хәлеңне сорый. Картаеп буламы? Сызланмыйсыңмы? Кәефләр ничек? Мәктәп балалары пионер сборына чакырмый калмыйлар. Сайлау вакытында һәр елны аны урналар янына утырталар. Бер сайлаучы – бер нокта, ике сайлаучы – ике нокта. Биш нокта – биш кеше тавыш биргән. Сайлау саен Шәяхмәт шуны эшли. Хәзер ревкомиссиягә дә чакырмыйлар. Анда, управлениедә, әллә ниткән тар юбкалы, югары белемле яшь кызлар исәпләү машинасын гына борып утыралар… Шәяхмәттән башка да була хәзер. Хәер, ул гына түгел, Тимерханнан башка да авыл хуҗалыгы бара икән. Аның да шул югары белеме юк иде. Тимерхан хәзер Ташлытау педучилищесында хуҗалык мөдире булып эшли. Аның да чәчләре агара башлаган. Элеккеге гайрәт, куәт кимегән. Димәк, тормышның законнары шундый, яшьлек, эш, куәт – барысы да бер вакытлык кына. Бертөрле кешеләр – бигрәк тә яшьләр – Шәяхмәттән туп-туры:
– Ничәдә инде син? – дип сорыйлар. Кайберәүләре, ике дә уйламыйча, ул барында «фәлән кеше үлгән, картаеп үлгән» диләр. Баксаң, ул кеше әле Шәяхмәт карттан яшь булган икән. Картлык, картлык…
Олы яктагы яшьләр кыздылар. Тәрәзәләр ачылды. Хромка гөрләде. Килен ягыннан килгән яшьләрнең берничәсе шәһәр егетләре иде. Алар чыбык тарттырып магнитофон, фотоаппарат, пластинкалар белән матавыкландылар. Җылы кичке һавага ачык тәрәзәләрдән җыр таралды:
Нигә яшьлек – янмагач та, көймәгәч тә,
Яшьлек уты йөрәгеңне өзмәгәч тә;
Нигә яшәү, нигә гомер, нигә хисләр –
Яшьлек гомерен сөя-сөя кичмәгәч тә.
Бүлмә ишегеннән Шәяхмәт олы якка күз салды. Бер якта Нәриманның дуслары – барысы да диярлек шофёрлар, тракторчылар. Кара беләкле, таза егетләр. Әнә берсе – көрәшче. Иртәгә ул Ташлытауда көрәшергә тиеш. Кызып алган – унлап кеше өчен өстәлгә әзерләп куйган балыкны тәлинкәсе белән тартып китерде дә җимереп ашап бетерде. Яшь килен, өстәл шәһәрчә булсын дип, бик тырышкан иде… Шәһәрчә булсын дип сөйли-сөйли, тост күтәрәләр. Тракторчылар телгә әллә ни оста түгел икән. Барысының да сүзләре чама белән бер тирәдә әйләнә.
– Ике яшь матурның тигез мәхәббәте өчен шушыны эчеп җибәрик…
– Өстәлгә килгән иткә керешкәнче, берәрне астына салып куйыйк…
– Тигез мәхәббәтле ике яшь матурның…
– Яшь матурлы ике тигез мәхәббәтнең…
Стенада зурайтып эшләнгән рәсемдә – Хәкимулла белән Васфикамал. Хәкимулла үз гомерендә кимәгән яхшы пиджактан. Танысаң таны, танымасаң – юк.
Ул зур күзләрен өстәл янындагы кунакларга текәгән дә әйтерсең лә аларга дәшә:
– Әй сез, безне хәтерлисезме? Дөньяда без дә бар идек. Сез – безне дәвам итүчеләр. Кайвакытта безне дә искә алыгыз, – дип әйтә кебек.
Васфикамалның гына карточкадагы киеме тормышта булганча. Чәчәкле маркизет күлмәге ияк астыннан ук түгәрәкләнеп муенын каплаган. Муенында ике рәт эре гәрәбә. Чәч юлы кыл уртадан ярылган. Киерелгән кыйгач кашлар. Яшь, чибәр. Утыз алтынчы елның җәендә яшькелт ящик күтәргән бер кеше Кара Чыршыда йөргән иде. Шул вакытта төшелгән рәсем. Теге кеше капкага корылган ак җәймәгә сөяп утырта иде дә, ящиктан чыккан бер чыбыкның башын тотып, иреннәрен кыймылдата иде. Кара Чыршы халкы моны сихер укый дип белә иде. Әнә шул кеше төшергән рәсемне Нәриман быел зурайтып эшләтте. Ә чибәр Васфикамал менә мич алдында паштет турый. Кайнатасы гына түгел, ул да картайган. Ирсез үткән тормыш аның канын киптергән. Арык иңбашлары, кара янган арык яңаклар. Ярылган куллар. Дәрт чаткысы сүнгән күзләр. Борчу, борчу. Нәриман авыр чорда туды. Кырык өченче елда, Васфикамал кырда бәрәңге алган вакытта, тәрәзә тупсасына ятып йоклап чирләде.
Васфикамал эштән кайтканда, бала телсез калган иде. Тәрәзә суыгы… Шуннан озак вакыт теле булмады. Кышлар, язлар узгач кына, җәйнең матур бер көнендә телгә килде, һич тә көтмәгәндә. Урамнан йөгереп керде дә ашка кычыткан турап яткан әнисенең тезен кочаклап, чырык-чырык көлә-көлә, бер сүз әйтте. Ахрысы, урамдагы олырак малайлар өйрәткәннәрдер. Васфикамал, шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, аны күтәреп төп йортка йөгерде.
– Әткәй, әткәй, – дип кычкырды ул, капкадан йөгереп кергәндә, – Нәриман … дип әйтте!
Әйтергә ярамаган сүз ул көнне бөтен нәселне шатландырды.
– Нәриманның теле ачылган!
– Нәриман сөйләшә башлаган!
– Нәриман фәлән дип әйткән!
Бу хәбәр Шәяхмәтләрнең бөтен нәселе буенча йөгерде.
Аннары сугыштан соңгы авыр еллар. Васфикамал – ферма мөдире. Көн-төн эштә. Кичен соң гына кайтканда капка төбендә малае утыра. Зур солдат фуражкасы күзенә үк төшкән, борын аслары юеш, балчыкка каткан тез башлары, чебиләнгән тәпиләр. Үзенең күлмәгендә һәрвакыт әнисенең сугыш вакытындагы хезмәте өчен алган медале булыр. Нәриман ул медальне укырга кергәнче бер дә күкрәгеннән төшермәде.
…Ә хәзер Нәриман киң җилкәле бер ир булып өстәл башында басып тора. Кулында стакан. Ул эчәргә яратмый – Шәяхмәтләр нәселендә андый кеше, гомумән, булмады. Ләкин бүген ул кызган. Шатлыктан. Кыз авырлык белән эләкте. Ничә тапкыр Ташлытауга мотоцикл белән төнлә барып карады – кызның күрше егете аяк чалды. Узган ел Сабантуйда бер авыз сүз сөйләшеп булмады – шул күрше егете күзәтте. Кыз белән сөйләшү өчен мөмкинлекне тормыш үзе ясады. Ә галимнәр могҗиза юк дип сөйлиләр. Ышан син аларга. Пычагымны беләләр. Бәхетле дуңгызның борын очында… азык булыр, диләр. Бәхетең генә булсын.
Узган ел совхозга бер путёвка килде – Ленинградтан чыгып китеп, Балтыйк диңгезе буенча йөрисе иде. Рабочкомда моны Нәриманга бирергә дигән карар чыгарылды. Еллык күрсәткечләр буенча, ул узган ел совхозда беренче урынны алган иде. Нәриман Ленинград турбазасында Зөлфияне күреп шаккатты. Болар Татарстаннан икәү генә иде. Шәһәрләрдә йөргәндә Нәриман экскурсоводларны җүнләп тыңлый алмады – күңелендә гел Зөлфия булды. Тик Фин култыгының бер урынында гына ул экскурсоводны йотлыгып тыңлады – сары чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы эстон кызы бик матур акцент белән кырык беренче елда бу тирәдә барган канлы сугышлар турында сөйләде. Нәкъ тегермән ташы төсле бер чуерташ өстенә басып экскурсоводны тыңлаганда, Нәриман үзенең учына Ташлытау кызының кулын алды. Тегесе моңа кулын кысып җавап бирде. Шуннан соң бу куллар бер-берсен ычкындырмадылар. Эстон кызы бу җирләрдә барган авыр сугышлар турында сөйләгәндә, нарат башында берөзлексез козгын очынгалады. Оча-куна коңгылдады. Бәлки, аның шул тирәдә генә оясы бардыр. Козгын, бәлки, эстон кызы сөйләгән канлы сугышларны үз күзе белән күргәндер. Козгынны бит өч йөз ел яши, диләр…
Зөлфияне Ташлытаудан алып кайтуы җиңел булмады. Моңа сәбәпләр шактый иде. Иң беренчесе – булачак кияүнең әнисен кызга яманладылар. Бөтен Кара Чыршыны дер селкетеп торган Васфикамал, диделәр. Кыз Нәриманны Ташлытауга чакырды.
– Күч тә кил, ике көн эчендә СМУга урнашырсың, – диде. Бу хәбәр ниндидер юллар белән Васфикамалга ишетелде. Тол хатынның йөрәге телгәләнде. Ярсыды. – Минем кешегә бирергә дип үстергән малаем юк, – диде ул, тынына буылып. Бу хәбәр дә Кара Чыршы белән Ташлытау арасын ике-өч көн эчендә әйләнеп чыкты.
– Минем кешегә бирергә дип үстергән малаем юк!
Аннан – эш мәсьәләсе. Зөлфия китапханәче иде – Кара Чыршыда китапханәче урыны юк. Бөтен булган китап, бильярд, волейбол тубы, уку йорты – барысы да егерме биш тәңкәлек ниндидер чирек штат белән бер апа кулында. Ә Зөлфиянең китапханәче дигән дипломы бар. Эшсез калсаң, нихәл итәрсең?
…Васфикамал бәлеш майлый.
О проекте
О подписке