Читать книгу «Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.

Контузиясе булмаса, ни әйтер идең?

Кара Чыршыдан сугышка киткән кешеләрнең иң соңгысы Әхмәтзариф та инде Германия җиренә кадәр барып җиткән. Хәер, Әхмәтзариф булмаса, Германиядә ниләр барын Кара Чыршылар каян белерләр иде! Менә ничә ай инде Заһриларга герман җиреннән бер-бер артлы посылка ява. Германның кара ипие дә чытырдавыклы кәгазьгә төрелгән, ислемайларының да исе бер җир буе ераклыктан килә. Ә беркөнне Заһри бөтен авылны сыйлады: Әхмәтзариф нәкъ мең ярым данә юан сигара җибәргән. Берсе берсен ике көн тарт, өч көн тарт, чәч араларың зәңгәрләнгәнче тарт! Һәрберсен бишәр сумнан ике көн эчендә сыпырып алдылар. Кичләрен Кара Чыршыда гел хуш исле төтен генә торды. Шәйхи карт та сигараны бер суырып карады һәм, ютәленә буылып:

– Бу ярманнарның үз тәмәкесе түгел, аларның үзләрендә үсми ул, төрекләрдән алган тәмәке бу, – дип, кешеләрне ышандырды. Шәйхи картның соңгы вакытларда кәефе гомумән әйбәт иде: ел буе эшләгән хезмәт көненә көзлектә азмы-күпме уңыш тиде. Умачтан өзелмәслек булды. Инде сугыш та бетүгә таба бара. Улибаеваның да сүзе дөрес булып чыкты: Мәйсүфә карчык котылып кайтты. Тик, Улибаева әйткәнчә, бер атнадан түгел, ә кыш кергәндә. Язулар шактый озак йөргән. Улибаеваны белмәссең. Үзе тотты, үзе утырттырды, үзе коткарды. Күңеленең әллә кай төшендә генә ниндидер кырыс дөреслек бар шул явызның…

Язның җылы, парлы көннәреннән берсе иде. Авылга Берлин шәһәрен алу турында телефонограмма килде. Райком кәгазе кырдагы колхозчыларга бу шатлыклы хәбәрне җиткерергә тәкъдим итә иде. Кәгазьнең эчтәлеген иң беренче булып каланча янында кояшта җылынып утырган Шәйхи карт белде. «Берлин» сүзе картны яшен суккандай сискәндереп җибәрде. Аның күзләре яшьләнде, тез буыннарына каяндыр көч килде, беләкләренә ниндидер могҗиз куәт тулды. Тиз генә каланча башына үрмәләде. Аның үз гомерендә бер тапкыр да каланчага болай тиз менә алганы булмагандыр. Карт басу түрендәге халыкка күз ташлады… Менә чәчүлек басуында бригадир, карт-коры, хатын-кызлар… Алар әле берни дә белмиләр. Түзегез, җаннарым, түзегез, тагын бер генә тын алсын Шәйхи бабагыз. Менә-менә калтыраган кул түбә астына кыстырып куйган арба кендеген эләктерде, тыны буылган карт уч төпләренә төкерде дә аякларын киң җәеп басты.

– Йа Хода, мәдәт бир!

Авыл өстендә кинәт кенә чаң тавышы ишетелде, капкалар ачылды, урамда ыгы-зыгы башланды.

– Кайда яна?

– Безнең авылдамы? Күренәме? – дип, халык йөгереште.

Ул арада чәчүчеләр янына, ат атланып, Тимерхан чыгып чапты. Басу түрендә бер мәлгә эш тукталды. Чаңны Кара Чыршыда бары тик янгын булганда гына сугалар иде. Карт үз гомерендә беренче мәртәбә бүген аңсыздан тәртип бозды. Ләкин бу тәвәккәллек аңа искиткеч зур рәхәтлек бирде һәм аның шатлыктан тонган күзләре инде бернәрсә дә күрмиләр иде. Карт, үзен-үзе белмичә, арба кендеге белән рельс кисәген кыйнады. Рельс кисәге елады да елады, аның саен карт селтәбрәк суга бирде.

Биш минут эчендә шатлыклы хәбәрне авылның бөтен кешесе белеп өлгерде. Ә төшкә таба Шәйхи картны каланча башында үзенең әйләнмәле урындыгына сеңеп күзләрен йомган килеш таптылар. Аның җансыз битендә ниндидер канәгатьләнү хисе бар сыман иде.

…Кабер тирәсен кәсләр белән рәтләп, көрәкләрне өстерәп зираттан чыкканда ук, Заһри кода тәкелдәп кайтты:

– Карт кода кемгә генә әйтеп калдырды икән инде? Кайсыбызга әйтте икән карт кода?

Заһрига җавап бирүче булмады – авыл башына кергәч, көрәкләрне җилкәгә алдылар.

Ә Шәйхи карт бер дә әллә кемгә түгел, үз нәселләренә әйтеп калдырган икән. Сигезенче май көнне иртән Хәкимулла начарланды. Инде авызына бер ризык та капмый иде. Көне буе саташты, ниндидер командалар бирде, сүгенде, җырлады. Кечкенә малайны бабасы Шәяхмәт йортына алып киттеләр. Кояш батар алдыннан гына, авыру аңына килде һәм әтисен, әнисен, хатынын янына чакырды.

– Әти, әни, – диде ул, буыла-буыла, – Васфикамал! Малайны үстерегез. Миңа рәнҗемәгез. Васфикамал! Әтиләрдән аерылма. Яхшы. Шулай әйбәт. Шулай…

Кем чакыруы беләндер килгән Хәбирә карчыкның сәке буеннан искергән, карлыккан тавышы ишетелде:

– Ясин… вәл Коръәнил хәким. Иннәкә ля минәл мөрсалинә галә сирател мөстәким…

…Кояш батканда Хәкимулла өзелде.

Иртәгесен миллионнар көткән җиңү хәбәре килде.

Ул көнне Тимерханның язгы җилдә ярылып кубалакланган, күптәннән елмаю белмәгән бите көләчләнеп яктырган иде. Ул идарә алдына өелгән бүрәнәләр өстенә менеп баскан да сөйли, аның тамагы карлыккан, ул кыска җөмләләр белән өзек-өзек сөйли. Май кояшында аның күкрәгендә Дан ордены ялтырап ала.

Аның сүзләре кул чабулар, әллә каян китереп җиткерелгән тальян тавышына, шатлык дулкынына күмелә, ул тотлыга. Кышын-язын кыр эшендә йөреп битләре каралган киленнәр, җиңгиләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый, кулларын артка куеп бөкрәеп йөргән бабайлар турырак басып торырга тырышалар. Бөтен кешенең йөзендә шатлык, карт-корының җыерчыклары ачылган һәм ул җыерчыклар коңгырт битләргә ак сызыклар булып сузылганнар. Бары тик Заһри гына халык төркеме артында саргылт йөзен җиргә текәп басып тора. Ул бөгелгән, һәм юл-юл күлмәкләр, сырган телогрейкалар арасында аның немецтан килгән кара ефәк жилеты сөлек сырты кебек ялтырый иде.

Тимерханның сүзләрен ул көнне күпереп яткан кара җир дә, клуб бакчасындагы купшы каеннар да, койма өсләреннән башларын салындырган көяз шомыртлар да тыңлаган кебек иде.

Җиңү бәйрәме көнне төштән соң Хәкимулланы җирләделәр. Үлем шулай Кәлимулланыкылар тирәсендә уйнады. Өйдән мәетне озатканда, хатын-кыз капка төбендә җыелып калды. Васфикамал эченнән генә бөтен дөньяны каргады. Юк, гәзитләрдә язганча ук булмады. Ярты үлек ире кайтып кергәч, ул теге мәкаләләрдә язылганча шатланмады. Андый кеше идемени аның ире! Болай газапланганчы, әлбәттә, үлгәне артык иде. Контузиясе булмаса, ни әйтериең! Булмады, бәхет булмады. Яңа өйдә малай үстереп, колхозда парлап эшләп гөр килеп яшәп булмады. Каһәр суксын дөньясын, сугыш башлаучы явызларның муеннары астына килсен!

Мәетне кабергә төшергәнче, кечкенә Нәриман чыркылдап көлеп кызыл балчык өстендә уйнады. Тик ак марляга төрелгән киңчә гәүдәне иңдергәндә генә кычкырып елый башлады:

– Әттә! Әттә! Монда мен! Монда мен!

Хәкимулла үлеп, бер-ике көн торгач, аны Хәбирә карчык төшендә күрде.

– Ләхетемне тар алдылар, әйләнеп ята алмыйм, – дип зарланган, имеш. Бу хәбәр карчык-коры арасында козгын кебек шом салып йөрде…

Шуның белән Атҗабар Хисмәтнең соңгы минуты турындагы сер мәңгегә җиргә күмелде. Бичара Хәкимулла, аңы ачыкланган саен, Хисмәтне күмүе турында сөйләмәкче була һәм һәрберсендә припадкасы кабатланып бу вакыйга томан эчендә кала иде.

«Хәбәрсез югалган» Хисмәттән исә Атҗабарга карт анасы, хатыны һәм балалары һаман да хат өмет итәләр иде…

Беркөнне шатлык Шәяхмәтнең дә ишеген тапты.

Нургали сугыш беткәннән соң бер-ике ай Көнбатыш Украинада хезмәт итте. Авылга көн саен дип әйтерлек шатлыклы хәбәр килеп торганда, Нургалинең дә үзен көткәндә, аннан бер карточка килде. Ул рәсемдә Нургалиләр взводы стройга басып төшкән, алдан икенче булып күпме кешене яшь түктергән, җәфа-хәсрәт чиктергән Нургали басып тора, ул элеккегә караганда олырак чырайлы, калынайган, әйтерсең лә зур кара күзләрен әтисенә текәп әйтеп тора:

– Менә, әти, мине гафу иттеләр, мин хәзер чорма тузанында ятучы куркак Нургали түгел, ә фашистларны кыйнап кайткан батыр сугышчы, менә мин ничек иптәшләрем белән бер сафта басып торам, – ди.

Зур шатлык Шәяхмәтне урамга куды.

– Һе, кара син аны, безнекен әйтәм. Гернадирмени! Икенче генә бит, ә! Мин үзем дә стройда өченче булып баса идем. Стало быйть, паруда шундый. Эре сөякле. Солдатка егетнең ни җиттесен алмыйлар аның, – дип сөйләнә-сөйләнә, рәсемне күрсәтеп йөрде.

Ул көнне чәй янында сүз Нургалинең велосипедын чистартып кую турында гына барды. Изүне чишкән Шәяхмәт, кәрәзле балны китеп каба-каба, чәйне күп эчте, сүз эчкәрәк кереп китте:

– Сәвит хөкүмәте диләр аны беләсең килсә, агайне. Тәки кеше иттеләр бит малайны, әй. Әнә элекке заманда ничә еллар кәтер китүдән куркып дезертирлыкта йөрүчеләр була иде. Ә безнеке кичерде, безгә ярдәм кулын сузды. Сәвит хөкүмәте диләр аны. Башка заман булса, нитукмышты… – Фәлән-төгән дип озак сөйләнде, соңгы дүрт ел эчендә генә агарган мыек бөртекләренә тир бәрде, муенын, битен тастымал белән сөрткәләп самавырны саркытканчы эчте дә эчте. Исәбе – чәй эчеп бетергәч тә Нургалигә хат яздыру, аннан, кичкә таба зиратка барып, Рәмзия каберен төзәткәләп, чәчәкләренә су сибеп кайту иде.

Шәһитләр каны – изге кан…

Ташлытау станциясенә товар поезды килеп керде. Урта вагоннарның берсеннән ак керфекле, җыйнак гәүдәле бер солдат сикереп төште, перрондагы эскәмиягә менеп басты да кулындагы җиз быргыны иреннәренә терәп, башын горур рәвештә артка ташлады.

Станция артындагы куе имән урманы ят тавышны тәгәрәтә-тәгәрәтә еракка озатты:

– Ту-ту-ту-тууу!

Бу сихерле тавыш товар вагоннарын хәрәкәткә китерде. Эшермәле зур авыр ишекләрдән җиргә шыбырдашып берьюлы йөзләгән, меңләгән солдат коелды. Бер минут эчендә урман янындагы тын станция танымаслык булып үзгәрде. Берәүләр котелокларын тотып кайнар суга йөгерделәр, икенчеләр су алып яткан паровоз янында билдән чишенеп юынырга, төртешеп су чәчрәтергә тотындылар. Бөтерелеп килгән мыеклы, киң җилкәле мәһабәт бер сержант сыра сатучы кыз янында сүз куерта башлады, күз ачып йомганчы, яңа мичкәнең бөкесен эчкә төртеп төшереп, насос киертеп бирде. Икенче берәүләре ларёк эчендәге кызлар тирәсендә кайнаштылар, аларны үзләренең вагоннарына чакырдылар… Уен-көлке, җыр, бию, этеш-төртештән станция мәш килде. Вокзал алдындагы тарлыкта берсе кызыл сөяктән коелган аккордеонда вальс уйнап җибәрде.

Бары тик бер генә солдат уен-көлкегә катышмады. Кайшалып дулкынланган кара чәчле, кылыч борынлы, гимнастёрка якаларын чишеп җибәргән бу егет перрон буйлап ары-бире йөренде дә борчулы кыяфәт белән үз вагоны янына килеп туктады. Кулындагы кечкенә төенчекне вагон эченә ыргытты, бераздан яңадан алып чыкты. Ул кемнедер көтә, эзли иде. Сөт сатучы кызлар да, яшел суган белән төеп пешерелгән кайнар бәрәңге сатучы марҗалар да бу егетнең Кара Чыршы Шәяхмәт улы Нургали икәнен танымадылар.

…Кырык беренче елгы мутлыклары Нургалигә гомерлек сабак булды. Бәрелешеп алган көнне кич белән Шәяхмәт карт ат җигеп кайтты. Төн уртасында гына Ташлытау юлына сәфәр чыктылар. Райком секретаре Искәндәрев төнге уятуларга, чакыруларга инде күнегеп беткән иде, шуңа күрә капка төбенә ат бәйләп яткан кешене күреп гаҗәпләнмәде. Таң аткан иде. Ишегалдына «Кара Чыршы» колхозы председателе Шәяхмәт карт килеп керде. Янында киңчә гәүдәле бер егет тә күренде. Карт сәлам бирде.

– Авыр вакытта үземә килерсең дип әйткәнең бар иде, менә килдем әле, иптәш Искәндәрев, – диде.

– Йә, ни булды, бабай? – диде секретарь, свитерын кия-кия. – Янгын-фәлән булмагандыр бит? Мин төн уртасында гына өлкә комитетыннан кайттым.

– Колхоз исән-имин әлегә. Әмма ләкин үземнең эшләр хөрти. – Карт, кулъяулыгын чыгарып, авыз-борынын сөрткәләгәндәй итте. Аннары тавышын әкренәйтеп, башын чоланга табарак сузды. – Минем кече малай начар юлга басты бит, – дип, янында торган егетнең җиңеннән тотты.

Искәндәрев шул вакытта гына егетнең кыяфәтенә игътибар итте, сакал-мыек баскан чандыр гәүдәле егетнең куллары каеш аркалык белән артка каерылып бәйләнгән иде. Шәяхмәт карт хәлне сөйләп бирде, егет дәшмәде.

– Хөкүмәтнең туры хөкеменә тапшырам, – диде карт. – Әле сиңа килүем дә малайны йолып калырга ярдәм соравым түгел, киңәш кенә соравым: судны халыкка белдертмичә генә ясап булмыймы? Кеше күзенә мин ничек күреним? Колхозга ничек баш булыйм? Менә шуңа синең баскыч төбенә килдем мин, иптәш секретарь энем.

Нургалинең ФЗӨдән качуы турындагы хәбәр әле Ташлытау милициясенә килеп җитмәгән икән. Иртән сәгать унда Искәндәревнең чылтыратуы буенча «Кара Чыршы» колхозы председателен хәрби комиссар кабул итте. Тагын бер сәгатьтән исә Шәяхмәт карт биштәрләгән арыш капчыгына салган ярты ипине арбадан алып военкомат коридорына алып керде. Коридорда чәч-сакалларын кырган Нургали утыра иде. Карт кулъяулыгына төргән биш тәңкә акчаны улына бирде дә читкә карап кына күреште.

– Бәхетең инде, юньле кешеләр ярдәм кулын суздылар, – диде. – Югыйсә ФЗӨдән качкан өчен биш ел төрмә икән. Инде солдат булгач үз юлыңны үзең кара. Күрешә алмасак – хәерле булсын. Әмма ләкин җанымны каһәрләдең, әйтергә дә юк…

Шәяхмәт картның өстеннән таулар төшкәндәй булды. Кара-турыны авылга кайтып кергәнче куды да куды…

Менә дүрт ел гомер узды да китте. Иркә малайны армия кеше итте. Акрынлап картның рәнҗүе дә бетте.

…Июль ахырлары иде. Нургали хезмәт иткән гвардияче дивизияне кинәт кенә Көнчыгышка күчерергә дигән әмер булды.

Сигезенче көн үткәндә товар поезды, дивизияне Идел күпереннән уздырып, Уралга таба ашыкты. Эшелон Ташлытау станциясеннән узачак булганга, Нургали телеграмма бирде. Ләкин ни өчендер Мәскәү бик ашыктырды, эшелон Нургали чамалаганнан ярты көн алда килде. Әле поезд станциягә кергәнче үк Нургали ишек янына басты. Менә ул үз авылларын күрде. Авыл ниндидер зәңгәр рәшә эчендә утыра. Менә бу җирләрдә кырык беренче елның җәендә борчак чәчелгән иде. Быел да борчак икән. Әнә басу уртасындагы юлдан бер атлы чаба. Арбасына яшел клевер салган, ак күлмәктән, киез эшләпә кигән татар карты.

Хыялга чумган Нургали станциядәге тавыш, уен-көлкене ишетмәде. Их, бер генә минутка әтисен-әнисен күрә алса иде ул! Аның хыялын теге чандыр гәүдәле, ак керфекле солдат бүлдерде. Ул яңадан, мәгърур бер кыяфәт белән башын артка ташлап, җиз быргысын кычкыртты. Нургалине туган туфрагыннан аерып алып китү әйтерсең лә аңа бер канәгатьләнү бирә иде. Команда тавышы, станцияне яңгыратып, урманда йотылды:

– По ва-һо-на-а-м!

Соңгы минут җитте. Өмет киселде. Нургали соңгы солдат булып җирдән аягын алды, тормоз баскычына менеп басты. Перрон белән ике арага каршы яктан тимер рәшәткәле вагоннар, брезент белән капланган платформалар таккан хәрби эшелон килеп керде, һәр вагонның баскычында кызыл кырыйлы фуражка кигән, карабин аскан солдатлар тора иде. Кинәт Нургалинең күз алды алмашынгандай булды: станция алдында өтәләнеп арлы-бирле аның әтисе йөри иде. Нургали шул вакытта барысын да онытты. Үзенең солдат икәнен дә, паровозның инде пошкырып тормозларны ычкындырганын да истән чыгарды. Ул үз вагонына җәһәт кенә сикереп керде дә, күз ачып йомганчы төенчеген алып чыгып, ике состав арасыннан вокзалга таба йөгерде. Каршы яктан килгән состав озын иде, шуңа күрә ул баскычлы вагон аркылы чыгу исәбе белән әле бер якка, әле икенче якка кабаланып йөрде. Ләкин баскыч очрамады. Нургали брезент ябылган платформага сикереп менмәкче булды, әмма брезент өстендә карабинын кочаклап утырган кызыл погонлы, кысык күзле кара егет:

– Әй, әй, ни падхади! – дип сикереп торды һәм карабинын күтәрде.

Ул арада дивизия төялгән эшелон кузгалды, Нургали паровозның ухылдаганын ишетте. Аңа нибары бер секунд кирәк иде, һәм ул брезентлы платформа астына ыргылып керде. Ләкин кай төшедер нәрсәгәдер бәрелде, һәм нәкъ шул секундтан, буферларын чаңгылдатып, авыр состав кузгалды. Буферлар тавышы состав буенча барып эссе һавада еракка тәгәрәде. Кемнәрдер солдатлар төялгән эшелонның туктату кранына бастылар. Вагоннардан шашкан кыяфәттә солдатлар коелды, нәрсәгәдер зарланган сыман паровоз сузып-сузып кычкыртты, пошкырып тормозларын уйнатты. Нәрсәдер булды, нидер булды, сөйләп бетергесез хәвефле хәл туды! Капма-каршы якка кузгалган ике эшелон да ухылдап туктадылар, пар чыжылдады.

Шәяхмәт карт шпал өстендәге мәһабәт солдат янына килеп тезләнде. Гаҗәп! Ата шатланып куйды: бу бит Нургали! Менә ул хәзер аңына килер, торыр, ата белән ул кочаклашырлар. Йә, кай төшеңне бәрдең, улым? Ач күзеңне, ач! Ачмый… Тукта, бусы нәрсә тагын? Нургалинең орденнары, медальләре канлы. Карт хәвефләнеп улының башын кочаклады. Аның борынына одеколон исе, таза, сәламәт ир кеше исе бәрелде. Ләкин бу кан нәрсә? Малай дәшмәде, авыр итеп бер ыңгырашты да күн итек үкчәсе белән шпал арасындагы шлакка тирән итеп сызды һәм тынып калды. Кинәт… күк йөзендәге кояш дерелдәп китте. Менә ул икегә бүленде, аннан ул кисәкләр тагын балаладылар. Күк йөзе вак кояш белән тулды, һава бөркүләнде, суларга һава бетте. Юк, һава бетмәгән, менә бугазга бер төен утырган икән. Хәзер шул ычкындырса, рәхәт-рәхәт булачак. Хәзер, солдат, хәзер, әнә шул төен ычкындырса, синең әтиең торыр, аннан сез бергәләп печәнле арбага утырып авылга кайтып килерсез. Командирыңны да чәйгә чакыр, әниең каймаклы катык белән сыйлар икегезне дә… хәзер, хәзер.

…Вокзал бакчасындагы кызыл балчык өеме өстенә гвардияче ун солдат менеп басты. Автоматларын күккә караттылар. Кырыс тавыш урмандагы бөтен кош-кортны урыныннан кузгатты. Җир шары яралганнан бирле, бәлки, бу урында мондый ят тавышның ишетелгәне булмагандыр. Каешын, фуражкасын салган старшина Шәяхмәт картны кабер яныннан читкә алып китте. Ләкин шулвакыт:

1
...
...
18