Васфикамал каенатасы белән кече якта стаканнарга компот сала. Бер стакан, ике стакан, өч… Узган гомер… Бер ел, ике ел, өч ел. Аның гомерен еллап санарга кирәк. Бу нигезгә чыкканына егерме ел. Бу авылга килгәненә утыз елга якын. Хәкимулла эшчән, намуслы егет иде. Аның белән узган алты ел хәзер алты көн дә күк тоелмый. Теге якта яшьләр гөж киләләр. Ник кенә берсе Хәкимулланы искә алсын. Хәер, аларның берсе дә Хәкимулланы белми. Ә кодагый туйга килмәде. Йөрәк ярасы.
– Хисмәт Миңнисасы туйга килмәгән!
– Теге вакытта Хәкимуллага килеп киткән икән ул!
Авылда шундый хәбәр йөрде.
– Хисмәт Миңнисасы кызын Нәриманга бирми икән! Аларның нәселдән килгән дошманлыклары бар икән!
Монысы кыз алып кайтыр алдыннан таралды. Йа Алла, нинди дошманлык булсын соң? Сугыш барысын да җимерде. Хәкимулла шулай итеп берәүгә дә калмады: Васфикамалга да, Миңнисага да. Миңниса да бәхетсез булып чыкты. Мануфактура кибетендә эшләгән егет шулай ук сугышта югалды. Бөтен булганы – Миңниса бер кыз баласы белән Ташлытауда ипи карточкасы алып яшәп калды. Гомер үтте дә китте. Инде шулардан соң да дошманлашып торыргамы?
Нәриман кызны алырга бер барды – булмады. Кыз әнисен рәнҗетүдән курыкты. Икенче барды – кинодан чыкканын көтеп торды да урлап диярлек алып кайтты. Беренче төнне сөйләшеп тамаклары карлыкты.
– Ичмасам, теге килүеңдә авызымны томалап урлый да белмәдең, – дип, кыз елап алды. Аннары кайнар беләкләре белән Нәриманның муенына чорналды. Шуннан дөнья әйләнеп китте…
Иртән ишегалдында көлә-көлә бер-берсенә су сибешеп уйнаган яшьләрне күреп, Васфикамалның йөрәге әрнеде. Малай шулай ук кешегә ычкындымыни? Әни кайда? Аңа дигән җылы сүз хәзер Ташлытау кызынамыни? Кем үстерде соң бу гөрнәдир күк егетне? – Тол хатын карасына катты.
Беренче чәйдә үк ачуы тышка бәреп чыкты.
– Менә мине кыстагыз, – диде ул, ярсып, малай белән киленнең берсен берсе кыстап утыруларына чыдый алмыйча. – Менә мине кыстап ашатыгыз! Мин шушы егетне үстергән ана булырмын!
Килен чоланга чыгып шунда ук елап керде. Кайнана явыз дигәннәр иде – рас сүз икән…
– Улым, – диде Васфикамал, күзләрен яшьләндереп, – улым, килен суга киткән иде. Менә әйтер сүзем шул: уз урыныңда тора бел – хатыныңны узындырма. Мунчала булма. Баланы яшьтән, хатынны баштан, дигәннәр борынгылар. Катырак тор. Бозау булма.
Ләкин… Ах, бу баланы! Нәриман мунчада Зөлфиягә моның бөтенесен сөйләп ташлаган…
– Шулай, шулай дигән, әни каты торырга куша, дигән…
Яшь килен дә мунча чыгуга, җае белән кайнанасына шырпыланып алды.
– Нәрсәгә дип безнең араны бозасың? – диде.
Аннан… Бер атна узуга, килен аерылып китте. Нәриман аны барып алды. Ике атнадан тагын китеп барды.
– Барып йөрмә, – диде Васфикамал улына. – Алай узындырма. Үзе килсен. Икенче китмәс. Алай ияләндермә.
Ләкин ялгыз калгач малай бозылды. Әнисе белән сөйләшмәс булды. Юк кына җирдән тавыш чыгарып, әнисенә каты сүз әйтте.
– Безнең әти, – диде ул, – бик начар кеше булгандыр. – Васфикамалның йөрәге селкенеп алды.
– Ник алай дисең, улым?
– Шәп кеше булса, ул сине алмаган булыр иде… – Ана телсез калды.
Икенче бервакыт салган баштан Ташлытауга барырга дип мотоциклын кабызды. Васфикамал ишек бусагасында юлына аркылы төште:
– Улым, йөрмә, егылып харап булырсың, тыңла сүземне, – дип ялынды. Ләкин хатыны киткән кешенең холкыннан Алла үзе сакласын.
– Әни, мине төрмәгә кертәсең килмәсә, юл өстеннән кит, – диде малай. Ничек сөйләшә бит!
Яшь килен машина белән үзе килде. Әнисен дә ияртеп килгән иде. Хисмәт Миңнисасы дигән үткен хатын шул икән… Бер мәлгә ике кодагый дәшмичә бер-берсенә карап тордылар. Әйтәсе сүзләр күп иде – һәр икесенең бугазына төер утырды. Ташлытау кодагые кулындагы җәймәсен идәнгә салды да ду күчереп шкафтан савыт-сабаны төйи башлады. Килен карават өстендәге урын-җирне бик әкренлек белән генә сүтәргә кереште. Шулвакыт комбинезон кигән Нәриман өйгә кайтып керде. Керде дә майлы киеме белән түргә узды һәм Зөлфияне кочаклап алды. Зөлфиянең өстендә җиңсез ак күлмәк иде. Кодагыйлар телсез калдылар.
– Минем җибәрергә дип алган хатыным юк! – диде Нәриман, Зөлфияне кочаклаган килеш. Ташлытау кодагые аптырап калды: Зөлфия дә, Нәриманның күкрәгенә сыенып, аны кочаклап тора иде.
– Мин дурак! Мин тиле! Синең сүзең белән йөргән мин җүләр! Канчак марҗа! – дип, Хисмәт Миңнисасы кызын тиргәде.
Килен торып калды. Ә Нәриман, имеш, кибетче хатынга елый-елый сөйләгән.
– Хатынсыз тору күңеллеме? – дип сораган тегесе Нәриманнан.
– Юк, – дигән Нәриман, – сиңа гына әйтәм, апай җаным, әти үлеп әтине дә болай юксынмаган идем…
Килен торып калгач, кибетче хатын Нәриманны туры китереп тагын сораган, имеш:
– Хатыныңны яратасыңмы? – дигән.
Нәриман ике дә уйламыйча җавап биргән.
– Көннән-көн катырак яратам, апай җаным. Көннән- көн катырак яратам…
Килен шулай торып калды. Кайнана белән ике арада артык сүз чыкмады, тик бер генә тапкыр килен үзе сүз башлады.
– Мине килеп алмаска малаеңны котырткан булгансың икән, – диде.
Васфикамал авыр сулады, бер сүз дә дәшмәде. Менә шулардан соң кодагый туйга килмәде. Ләкин, Зөлфия утырып калгач, Нәриман әнисе өчен өзелеп тора башлады.
Ә мәҗлестәге яшьләр җырлыйлар да җырлыйлар. Инде тышта яктырып килә, инде килен чоланга чыгып ике тапкыр елап керде. Нигәдер күңеле китек. Кайнана белән берсе берсен яратыша алмасалар, нихәл итәрсең? Эш урыны табылмаса, нихәл итәрсең? Болар нигә бик каты җырлыйлар соң? Ә, әйе… Болар моның яшьлеген җырлый-җырлый озаталар. Аларның бер кайгысы да юк. Сау бул, яшьлек! Хушыгыз, гөнаһсыз, борчусыз вакытлар.
Гармунчы инде тиргә баткан.
Яшь килен почмак яктан ризык ташый. Ризыкны үз вакытында, тәртибе белән генә бирергә кирәк. Башта кем алдына куясы, аннары кем алдына… Монысын олылар әйтеп тора. Кунак сыйлау уен эш түгел. Туй алдыннан Васфикамал унбиш көн йокламады. Унбиш көн салкын түшәктә йокысыз аунады. Хәер, түшәкнең суынганына тиздән утыз ел була… Ә яшьләр бу турыда белмиләр. Аларга җыр булсын.
Ах, шул назны мин дә сөеп кочар идем,
Кочмас идем, канатланып очар идем.
Әгәр яшьлек ике тапкыр килсә икән,
Икесен дә сөя-сөя кичәр идем…
Васфикамал баскычка чыгып басты. Ишегалдында – коляскалы мотоцикллар, капка төбендә – йөк машиналары, лапас астында – печәнле арба.
Кызарып таң ата. Әнә Ташлытау юлы. Ташлытау юлы өстендә быел да арыш басуы. Шул юлдан чатыр чабып, таң атканда, Васфикамалны алып кайтканнар иде. Ул кара-туры атны Васфикамал хәтерләп калды. Ул ат очраган саен, Васфикамал, яшь вакытындагы шул бәхетле таңын хәтерләп, авыр сулап сагыш эченә чума иде. Кара-туры сугыш вакытында ачлыктан егылып күтәрәмгә калды. Аннан соң аны суеп фермадагы төлкеләргә бирделәр… Бу юлдан кырык беренче елда Хәкимулла чыгып китте. Аның киң җилкәсе арыш басуында шактый озак күренеп барды. Аннан аны үгез арбасына утыртып кайтарып куйдылар. Бу юлдан Васфикамалны «урлашкан» кайнесе Миңлегали чыгып китте. Миңлегалине дә теге кара-туры белән озатканнар иде… Инде бу юлда арба тәгәрмәченең эзен дә күрмәссең. Аннан инде машиналар гына чаба. Бу юлдан атлар беркайчан да атламас инде…
Яшьләр түр башына Шәяхмәт картны да чыгарып утыртканнар. Нәриман исә һаман басып сыйлый. Инде бераз исерә дә төшкән. Җае чыккан саен Зөлфиянең әле аркасыннан, әле беләгеннән сөеп ала. Шатлыгы эченә сыймый. Зөлфиянең ялангач беләкләре кара янган, үзе ак күлмәктән. Мәҗлестә аннан да чибәр берәү дә юк.
– Дәү әти, тәбриклә мине, – дип, Нәриман бабасына кулын бирә. – Әни, тәбрик ит мине, – дип, Васфикамалга кулын бирә.
Васфикамалның сагышлы йөзенә елмаю чыга.
– Зөлфия! Тәбрик ит мине! Минем бүген иң шатлыклы көнем. Бу – беләсезме? Бу – гомергә бер килә. Зөлфия, син дошман сүзенә карама. Дошманнар бервакытта да мактамаслар. Әйбәт яшәрбез. Минем узган елдан калган уналты капчык бодаем гына бар. Дошман сүзенә карама. Безнең әнинең теле үткен булса да, гадел кеше ул. Син аны белмисең. Ул сугыш вакытында районда беренче уракчы булды. Әни! Кил монда, тәбрик ит мине…
Яшьләр Шәяхмәтнең сөйләвен үтенделәр. Стаканнар хәрәкәткә килде. Шаулаштылар.
– Шәяхмәт кода сөйләсен!
– Бабай нәрсә әйтер икән…
– Сорыйбыз, үтенәбез. Тост әйтсен!
Шәяхмәтнең күптән инде сөйләгәне юк иде. Стаканына шыпырт кына ижевский су салып кулына алды. Шул мизгелдә бөтен гомере күз алдыннан узгандай булды. Аның бөтен гомере шушы «Кара Чыршы» колхозына багышланды. Колхозга иң беренче радиоалгычны ул алып кайтты. Халык ышанмады, ящик эчендә кеше бар дип хыялландылар. Бераздан аны шәһәр радиокомитетына чакыртып сөйләттеләр. Ул көнне Кара Чыршы халкы, идарә янына җыелып, Шәяхмәтне тыңлады. Тамагын кыра-кыра, Шәяхмәт радио аркылы авылдашларына эндәште.
– Фәхерниса, Гыйльметдин, мине ишетәсезме? Мин Шәяхмәт, шәһәрдән сөйлим. Әйе, мин радио комититендә утырам. Мине ишетәсезме?
Анда да ышанмаучылар булды. Борһан, идарәгә кереп, шкаф эченнән Шәяхмәтне эзләп йөрде.
– Шушында гына ул, шәһәрдә түгел, – дип теш ыржайтты.
Ә туйдагы яшьләрнең ничәсендә генә транзистор бар. Чөй саен элеп куйганнар.
Сугыштан соң колхозда беренче электр станциясен салдырганда да Шәяхмәт карт зур эш эшләде. Идарә, станцияне эзләп-эзләп тә таба алмагач, Мәскәүгә кеше җибәрергә булды. Бер центнер бодай сатып, шуның акчасына Шәяхмәтне Мәскәүгә җибәрделәр. Колхоздан алган бер кәгазь белән йөри-йөри, ул Верховный Советка килеп җитте. Шверник янына керде. Шверник белән алар кордаш булып чыктылар. Шуңа күрәдерме, Шәяхмәт каушамады. Иркенләп сөйләште. Ул, Мәскәүдән кайтып, ун көн уздымы-юкмы, Ташлытау станциясенә йөк килеп туктады. «Кара Чыршы авылы, Кәлимуллинга» дип язылган иде. Шверникның өстәлендәге календарьга Шәяхмәтнең исеме, авылы язылды ул вакытта. «Кара Чыршы» колхозын Шверник белә иде ул чакта. Ә хәзер… Кара Чыршы дигән сүз инде бетеп бара. Хәзер инде ул «Дружба» совхозының өченче отделениесе дип кенә йөртелә. Хәзер инде директорның исемен белүче дә аз. Кечкенә «әтдилиниедә» ул бөтенләй булмый. Утызынчы елларда салынган яхшы амбарларны сүттереп, үзәк усадьбага ташытты. Тегермәнне сүттереп алып китте. Хәзер совхоз үзәгендә электр тегермәне. Бу бик уңай, ләкин шуларны сүтеп алып киткән саен, Шәяхмәтнең йөрәге әрни. Ә яшьләр моны аңламыйлар. Нәрсә, әллә шул турыда бер-ике сүз әйтергәме? Юк, аңламаслар…
Шәяхмәтнең фикерен стенадагы репродуктор бүлдерде. Анда «өченче отделение»нең бригадиры сөйли иде.
– Иптәшләр, Сабантуйга киткәнче сыерларны туйдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булыр. Әгәр шуны эшләмәсәк, яхшы булмас, иптәшләр. Галимулла, син арба тагып, аръяк басуга клеверга чыгарсың. Нәриман, сиңа да, тракторыңа арба тагып, фермага вика илтеп кайтырга кирәк булыр. Мөмкинлек бирмәдек түгел, бирдек, инде өч көн кунак җыясың, туй итү ул, кәнишне, яхшы эш, но үзеңнең төп эшеңне онытырга ярамас. Иптәшләр, һава хәлләре бу арада әйбәт тора, шуннан файдаланып, безнең өченче отделениедә эшлисе эшләрне төгәлләргә кирәк… Шуларны эшләмәсәк, яхшы булмас, иптәшләр.
Шәяхмәт карт торып басты.
– Оланнар, – диде ул, тамагын кырып, – балалар! Мин бик озак яшәдем. Әйе, озак. Инде мин олы кеше буларак үземнең гомеремдә алган тәҗрибәдән чыгып бер нәрсә әйтмәкче булам: дөньяның төрле вакыты була. Әйбәт чагы эләгә, менә бүгенге төсле күңелле була. Авыр вакыты була – теш кысып яшисең. Кеше үз гомерендә шуларның икесен дә күрә, кичерә. Әмма ләкин, шуның кайсы күбрәк эләгә дигәндә, минемчә, авыр вакыты күбрәк була. Әнә шунысында сынатмаска кирәк. Шунда ир була белергә кирәк. Әнә шуларны күтәрә белергә кирәк. Мин үзем шуларның барысын да үттем. Арысландай ике малай үстердем – беттеләр. Нәриманның әтисе гарип булып кайтып үлде. Сезнең кебек чибәр тагын бер егетем бар иде – сугышның соңгысына – Япон сугышына барганда бетте. Алар гомере миңа калды.
Әмма ләкин безне бөтенләй бетерә алмады сугыш. Без яшәрбез әле. Без диюем – менә балаларым Нәриман белән Зөлфия. Әле мин Васфикамал килен белән бергә аларның балаларын җитәкләп йөрермен дип уйлыйм…
Барысы да кул чаптылар.
Шәяхмәт карт, рәвешен китереп, стакан белән суны күтәреп эчте дә мыекларын сыпыргалап ишегалдына чыкты. Өйдә, аягүрә баскан килеш, Нәриман җырлый иде. Ул Зөлфия ягыннан килгән егетләрнең берсенә кулын биргән, сузып-сузып җырлый:
Биек тауның башларыннан
Атлар атламас инде;
Сине – миңа, мине сиңа
Ятлар мактамас инде.
Авыл тып-тын. Карт урамга чыкты. Көн инде яктырып килүгә карамастан, багана башындагы электр лампочкалары җемелдәп утыралар. Хәзер электр ерактан килә шул, кызганып тотмыйлар!
Дөнья тын.
Авыл башында клевер калгып ята. Ул басу зиратка барып терәлгән. Зиратта әле яктырмаган. Анда Хәкимулла ята. Анда Шәяхмәтнең хатыны Зәйнәб, туганнары Шәйхи карт, Фәхерниса яталар. Анда Нәриманның бабасы Заһри ята. Анысы ничек түзеп ята диярсең. Яшь чагында мәҗлестә җырлап утыру өчен аннан да шәп кеше булмагандыр. Арыш басуы артыннан поезд тавышы ишетелде – Ташлытаудан иртәнге дачный киләдер… Анда Нургали ята. Ә Нәриман инде Зөлфияне бер дә кулыннан ычкындырмас. Шуңадыр инде, ул теге җырны кабат башлаган.
Атлар атламас инде лә,
Атлар атламас инде…
1958–1968
О проекте
О подписке