Складта бәрәңге әрчегән төнне күңелле була. Беренчедән, ул төнне төне буе ашыйсың. Кәбестә, кишер, суган – нәрсә бар, барысын да. Икенчедән, ул төннән соң дәрескә бармаска рөхсәт ителә. Иртән сәгать өчләрдә кайтып йокыга таласың, таласың… «Минем иртәгә дәрескә барасы юк бит әле» дип йокыга яту – үзе бер ләззәт. Иртән кычкырышып сикереп торалар, чәйгә йөгерәләр, бераздан бүлмәне җыештыралар. Син боларның барысын да сизеп йоклыйсың. Аның саен йокыга тәм керә бара. Менә-менә сине караватың-ниең белән күтәреп күчерәләр, менә кемдер мыш-мыш килеп синең карават астында идән юа, җәфалана, ә синең эш – йоклау! Рәхәт бу дөнья. Менә сине яңадан үз урыныңа күчерәләр, ашыгып дәрескә чыгып йөгерәләр. Бөтен төкләрең белән сизеп йоклыйсың: менә педагогика укытучысы класска керде, менә берәүне бастырды, теге малай, әлбәттә, газап чигә, ә син киерелеп йоклыйсың… Сиңа бу вакытта берни дә кирәк түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү мәсьәләсе дә, гөберле баканың ашказаны системасы да, сыйфат ясагыч кушымчалар да, хәтта Елизавета патшаның ничә күлмәге булуы мәсьәләсе дә сине кызыксындырмый. Ләкин складта уздырган төннең тагын бер күңелле ягы бар әле: склад мөдире һәм шундагы бөтен складларның төнге каравылчысы Сабир абзый – хикәяче. Искиткеч ипле, җайлы кеше. Педучилищеның каравылчысы да педагогиканы белә торган кеше була икән! Ул төннәр буе утырып сөйләргә ярата.
Сабир абзый мичтән күмер алып тәмәкесен көйрәтә. Тирән сулап куя. Бүреген салып, яртылаш агарган чәчләрен сыйпап ала.
– Миңа ничә яшь дип уйлыйсыз?
Без кишер, кәбестә тутырган авызларыбызны ярым ачып аптырап калабыз. Илле? Алтмыш?
– Юк, – ди Сабир абзый, – миңа нибары кырык сигез. Берегез дә белмәдегез. Ә бу чәч нидән агарган дип уйлыйсыз?
Без тагын җавап бирергә омтылып карыйбыз. Җәфа күрүдән? Кайгы-хәсрәт күп күрелгәннән? Әлтафи мәсьәләне биологик юл белән чишмәкче була. Организмда тиешле витамин җитмәгәнлектән, янәсе.
– Юк, – ди Сабир абзый, борыныннан акрын гына төтен өреп. – Беренче тапкыр фашистлар белән очрашканда шулай агардым. Ярты сәгать эчендә. Сезнең кеше асканны күргәнегез бармы? Юк. Күрергә язмасын. Кырык беренче елны Смоленск өлкәсендә беренче тапкыр разведкага бардым. Мин разведкада идем яраланганчы. Үзебезнең старший лейтенант, мин и тагын бер латыш малае. Таза, әллә ничә фашистыңнан кәтлит ясарлык. Ну, минем дә куәтле вакыт. Төн уртасында, шуышып кереп, авыл кырыендагы бер ташландык мунчаның очырмасына урнаштык. Задание: авылда нинди часть тора, штаб йорты кайда, таш юлдан нинди техника килә – һәммәсен дә хәтергә алырга. Атарга, тавыш чыгарырга ярамый. Бездән мәгълүмат алып кайту гына сорала. Яктырды. Черек түбә ярыгыннан карап ятабыз. Кая эләккәнбез дип уйлыйсыз? Авыл советы йорты янына. Авыл читендә ике катлы йорт. Бездән нибары илле-алтмыш метр читтә. Урам тулы мотоцикллар. Иртән хәрәкәт башланды. Тын да алмый ятабыз. Безгә төчкермичә, ютәлләмичә көн уздырасы гына калды. Безнең позиция шәп. Күзәтәбез. Немец малайлары шат күңелле халык булып чыкты – штаб малайлары булды, ахрысы. Урамга чыгып, котелоктан су салып юындылар, бер-берсенә су сибештеләр, шау да шу иттеләр, берсе, артист шикелле кыланып, әллә ни әкәмәтләр ясап күрсәтте, җырлады, биеде, и мин сиңайтим, үзләренчә кычкырышалар, ихахайлап көләләр. Белми бит адәм баласы үзләренең уч төбендә кебек күзәтү астында икәнен. Белми. Одним словом, бу егетләр ошады миңа. Нүжәли шушындый шат чырайлы таза егетләр безнең җирдә кеше талап, бала-чага, карт-корыны атып йөриләр, мин әйтәм. – Сабир абзый авыр сулап тын ала. Аның тәмәкесе инде болай гына төтенли, ул аны суырмый да. Күзләрен билгесез бушлыкка тери, күз алмаларында мичнең кызгылт ялкыннары чагы-лып ала. – Шуннан нәрсә булды дип уйлыйсыз? Сәгать нәкъ унда ябык машина килеп туктады. Уен-көлке бетте. Урам буйлап фашистлар йөгереште. Шау-шу китереп халык җыйдылар. Картлар да бала-чага. Фашист солдатлары автоматларын таккан килеш стройга тезелделәр. Площадь тынды. Минем нервлар ычкынды бугай – дерелдим икән. Иске мунча селкенә башлады. Старший лейтенант шыпырт кына әйтә: ир кеше бул, Гарипов, ди. Хәзер, ди, болар җәза оештырачаклар. Әнә, ди, күр!
Читкәрәк карасам – исләрем-акылларым китте. Баулар, колгалар асылган физкультура станы була бит әле?! Шуның бер бавына элмәк ясап яталар. Минем күзне әллә ниткән пәрдә каплады. Кыймылдарга ярамый. Ә тегеләр тыныч – иптәшләрне әйтәм. Алар инде әллә ничәнче тапкырын. Миңа нәрсә? Мин үз гомеремдә тавык суймаган кеше. Тәбегә койрыгыннан гына эләккән тычканнарны кызганып, ычкындырып йөри идем мин. Шулай ятабыз. Зур ләчәннекләре чыкты. Янында йөгерешеп офицерлар йөри. Ябык машинаны ачтылар. Кем чыкты дип уйлыйсыз? Куллары артка бәйләнгән күлмәксез бер ир. Кыйналган, бөтен тәне-бите кан, шеш, кара янган. Старший лейтенант биноклен сузды. Карыйм – таза гына бер ир. Кара чалбардан, күн итектән. Бер күзе агып чыккан бичараның. Төрткәләп элмәк астына алып килделәр. Элмәк астына бер полуторка кереп туктады. Баскыч китереп сөяделәр. Муенына элмәкне киерттеләр. Площадь тып-тын. Бераздан полуторкага өч-дүрт офицер менеп басты. Ялт иткән папкалары бар. Шунда берсе, папкасын ачып, фашист телендә нәрсәдер укый башлады. Безгә начар ишетелә. Игътибар беләнрәк тыңласак – янында берсе русчага әйләндереп тора икән. Аңладык. Кичә генә авылга партизан һөҗүме булган икән. Бу – партизан. Күрәсең, эләккән. Предатель табылгандыр инде – бөтенесен белеп сөйләгәндәй итте. Коммунист, ди, сугышка хәтле шушы зур авылда мәктәп директоры булган, ди, партоешма секретаре булган, ди. Күрдегезме? Мәктәп директоры – и шул кешене площадьта, балалар алдында. Мин бинокльне латыш егетенә суздым. Шуннан нәрсә булды дисез? Бик ачы тавыш белән үзләренчә нәрсәдер кычкырдылар да ыгы-зыгы килеп алдылар. Карыйм: машина кабинасына бер фашист кереп тә китте. Мин һаман өмет итәм әле, бу, дим, куркыту гынадыр. Халыкны өркетүдер, дим. – Сабир абзыйның куллары калтырый башлады. Ул яңадан тәмәке төрергә азаплана иде. – Шуннан машинаны кабызды ук бу. Газ бирде, кузгалмакчы була. Кабинадан башын чыгарып, кузовка карый. Ә теге директор тора, бичара, бер хәрәкәтсез. Менә берзаман машина кузгалды, теге бичара чайкалып китте. Мин күзләремне йомдым. Тешем тешкә бәрелгәнен хәтерлим. Шунда сизәм: пилоткам баштан чыгып маташа. Бу нәрсә булыр, дим?
Без тын да алырга куркып тыңлыйбыз.
– Сезнең «чәч үрә торды» дигәнне ишеткәнегез бармы? Менә шул. Чәчләр керпе энәсе кебек үрә торган. Пилотка күтәрелгән. Үземне кемдер селкеткәнгә айнып киттем. Старший лейтенантның беләгенә чытырдатып ябышкан икәнмен. Карадым. Гәүдә чайкалып, бөтерелеп тора. Площадьта коточкыч елау тавышы. Әбиләр берөзлексез чукыналар. Китте тавыш, китте тавыш. Мылтык аскан егетләр аларны төрткәләп тарата, куа башладылар. Берсенең кулында противогаз горловинасы. Аны ишеткән бар иде, имеш, шуның очына ташмы, тимерме тыгып калдыралар икән, дип. Шуның белән яра гына бу халыкны. Халыкны куа-куа, без яткан җирдән 20 метр арадан узды бу. Таныдым. Теге иртән, штаб янында бөтен немецны көлдереп, артист булып кыланганы икән. Зверь дип белерсең. Карт-корыны кыйный. – Сабир абзый тынсыз тора. Ул кисәкләп сөйли. Барысын да рәттән түгел. – Менә үз кешеңне фашистлар үтергәнне шулай карап тор әле син. Ә бит бездә корал, граната. Ә ярдәм итәргә ярамый. Безнең задание аерым. Дөрес, без баеп кайттык. Без алып кайткан сведение аларга бик кыйммәткә төште. Ну, теге момент әнә минем дә чәчләрне нишләткән! Хәзер менә каты әйбер ашый алмыйм – шул моментта тешне каты кысып, мускулларын имгәткәнмен. Да-а-а… Фашист – кабахәт халык ул. Аларның җир йөзендә эзләрен калдырмаска кирәк…
– Мин, – ди Сабир абзый, – кырык беренче елның көзендә Белый янында контузия алдым. Смоленск юнәлешендә. Аннан, госпитальдән чыккач, Сталинградка эләктем. Ишеткәнегез бармы? Ту-ты. Мин актыт камчы таңга хәтле көрәштем (шушы җөмләдә ул һәрвакыт шулай авазларны бутый, ни хикмәт?) – татар халкының йөзенә тап төшермәдем.
Кәбестә күчәне кимерә-кимерә тыңлыйбыз. Ул мичтәге утлы күмерне кисәү таягы белән әвәләп китерә дә тәмәкесенә ут ала. Бәрәңге әрчелеп беткән, бакларга тутырылган, иртәгесен ашханә кешеләре аны килеп алып китәчәкләр. Бәрәңге кабыгын училищеның атына дип конюх алып китәчәк. Кем белә, атка гынамы ул?
– Смоленск янында бер карт белән карчыкта кунарга туры килде. Сөйләшә киттек. Син, ди, карт, кем? Казакъмы, монголмы? Мин әйтәм, татар. Кайсы татар? Казанскиймы, Себерскиймы? Казанский, мин әйтәм. Карт та, карчык та шунда бернәрсә сөйләделәр. Аларның өендә фрицларның штабы булган. Кара төнне боларның өенә солдатлар бер партизанка тотып китергәннәр. Өстендә телогрейка, ике толым чәче асылынып тора, ди. Кара кашлы, коңгырт битле, кара күзле унсигез-унтугыз яшьлек бер һәйбәт сылу кыз, ди. Кыйнаганнар теге дуңгызлар. Ләм-мим бер сүз дәшмәгән бичара. Таң атканчы ләм-мим. Таң атканда үзләре алгы өйгә кереп йокыга яткач, карчык бу бичараның янына килгән. Кайнар чәй биргән, эчкән теге, дәшмәгән. Карчык сораган, кызым, болар сине харап итә бит, атаң-анаң бармы, син кем, миннән тел яшермә, дигән. Шунда теге кызның авызыннан бердәнбер сүз чыккан. Мин, дигән, татарка! Менә бөтен сүзе шул булган. «Мин – татарка!» Иртән аны алып чыгып киткәннәр. Кая? Нәрсәгә? – Сабир абзый авыр сулый. – Фашистларның билгеле инде. Мәсхәрә итәләр дә тотып аталар. Менә, балалар, фашист кем ул.
Без тып-тын калып тыңлыйбыз.
Училищеның күп укытучылары дәрестә мондый тынлыкка ирешү турында хыялланалар гына!
– Госпитальдән кайткач, Александровкада көтү көттем. Колхоз көтүен. Күрше колхозның чапкан люцерна басуына кергәнмен. Председателе килеп чыкты. Күзләре ут уйный, карарга куркырсың. Син, ди, шундый-шундый майть, ди, границаның кайда икәнен беләсеңме ди. Беләм, мин әйтәм, а как же. «Кайда, белсәң әйт». – Безнең граница, – мин әйтәм, – Берлинның центральный урамында. – Телсез калды. – Әле син монда нишләп йөрисең, мин әйтәм. – Әле синең тазалык белән монда йөрисе түгел, тегендә, – дим. Тфү дип төкереп китте.
Сабир абзый янына кич утырырга военрук Родионов та килгәли. Родионов – майорның чынысы. Авызында ике-өч алтын теше бар. Госпитальдә ике кабыргасын алганнар. Семьясын югалткан. Үзе Көнчыгышта хезмәт иткән икән. Хатыны кырык беренче елның июнендә бала белән Киевка әтиләренә кунакка киткән булган. Шуннан сугыш. Родионов Киев хәрабәләрен күргән. Киевны азат иткән. Әмма семьясын тапмаган. Ләкин гомере буе Көнчыгышта хезмәт иткәнлектән, ул Бөек Ватан сугышын түгел, һәрвакыт Япония чигендәге хәлләрне генә сөйли. Ул Хасан күле вакыйгаларында катнашкан. Монголиядә булган. Камчаткада яшәгән. Сахалинда японнардан йөз метр арада заставада торган. Класста дәрес алып барганда, арткы парталардагы студентларга ул:
– Әй, на Камчатке! – дип кычкыра.
– Камчатка шумит! – дип тавышны туктата.
Складта тимер мич янында тәмәке тартканда ул безне күрми дә, белми дә. Сабир абзый белән генә сөйләшә. Сабир абзый фрицлар турында, тегесе гел самурайлар турында сөйлиләр. Родионов, сүз туктаган арада, кисәү таягы белән мичне актара-актара җырлый. Гел бер җырны:
На дальней границе посты и станицы…
Көен белмәсә дә, бу җырга Сабир абзый да шыңшып кушыла. Дөнья күргән, сугыш күргән бу ике ир безнең өчен ул минутта Җир шарының иң бөек, иң даһи кешеләренә әйләнәләр, Родионовның җырлаган вакытта күзләре дымлана.
Враги убежали от красной границы,
Пляшите, снежинки, играй, ветерок.
Прощай, Забайкалье, прощайте, станицы,
Бойцы отстояли Советский Восток…
Родионов шинелен чишә. Аның гимнастёркасының күкрәгендә сары, кызыл тасмалар. Бу – фәлән тапкыр яраланган, фәлән тапкыр контузия алган дигән сүз.
Складтан без теләмичә генә таралышабыз…
О проекте
О подписке