Читать книгу «Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)» онлайн полностью📖 — Марселя Галиева — MyBook.

Тимер ишек

Язучылар йортының тышкы ишеген туң тимердән ясап маташалар. Моңа барысыннан бигрәк Рөстәм Мингалим борчыла:

– Язучыларга тимер ишек куялар димени?! Ти- мер ишек артында утырмыйм мин! – дип пыр тузына бу.

Аны җаваплы сәркатип Мансур Шиһапов болай дип тынычландыра:

– Кызма син, Рөстәм туган. Күпләр тимер ишек артында утырып классик булдылар. Муса Җәлилне ал! Хәсән Туфан, Фатих Кәрим… Аяз Гыйләҗев… Тагын кемнәр? Ә! Үземне онытып торам икән әле… Мин дә биш ел гомерне тимер ишек артында чыныктырдым бит!

– Язучылар арасында төрмә бәхете тигәннәр бетеп бара… Урам исеме, һәйкәл урыннарын бүлешкәндә, син беренче инде, алай булгач, – дигән Рөстәм Мингалим.

Яхшылык

Ринат Мөхәммәдиевнең Казан белән Мәскәү арасында йөргән еллары. Монда – Язучылар берлеге рәисе, тегендә депутат санала.

Чираттагы командировка алдыннан коридорда хушлашу мизгеле. Ринат Мөхәммәдиев бер кулын урынбасары Мансур Шиһаповның калын иңсәсенә, икенче кулын шофёрының ябык иңенә салган:

– Мин киткәч, атна буе Мансур абыеңны йөртерсең, аңладыңмы? Мансур абыең кая әйтә, шунда барасың. Машинаны жәлләмә!

– И рәхмәт инде, Ринат Сафич! Яхшылыгыңны ил онытмас! – ди Мансур Шиһапов.

Ул арада сәркатип кыз Мансур Шиһаповны телефонга дәшеп ала.

Ринат Мөхәммәдиев шофёры колагына иелә төшеп пышылдый:

– Мин китүгә… ватыл! Ватыл!..

Коры тота

Эш сәгате бетеп килә.

Редакция бүлмәсендә бер төркем язучылар чәйләп, гөр килеп сөйләшеп утыралар. Шулчак Равил Фәйзуллинның кесә телефоны мырылдап куя. Телефонын колак яфрагына ябыштыруга, Фәйзуллинның маңгаена шагыйранә тир бәреп чыга:

– Әйе. Тыңлыйм, Газиз Равилович. Аңладым, Газиз Равилович. Хәзер, хәзер кузгалам, Газиз Равилович!

Ул арада Фәйзуллин, тиз-тиз генә киенеп: «Минем вакыт бетте, егетләр!» – дип китеп тә бара.

– Бик җитди урыннан шалтыраттылар, ахры. Ул Газиз Равилович дигәннәре әллә Президент аппаратында эшләүчеме? – дип сорый язучылар арасына эләккән район кунагы.

– Газиз аның улы була, – дип елмаеша язучылар.

– Зур урында эшлимени шулай, әткәсен бик коры тоткач?..

– Газиз Равиловичка биш яшь кенә тулып килә әле, – дип көлешә язучылар.

Кәгазь төсе

РСФСР Язучылар берлегендә Сергей Михалков җитәкчелегендә киңәшмә бара.

Юктан да фәлсәфә чыгарып, үзеннән акыллырак күренергә тырышкан Юрий Бондарев сөйли:

– Менә мин ак кәгазь каршында куркып калам. Олы уйлар агышыннан йөрәк кага башлый, тетрәнеп, ак кәгазь каршында чарасыз утырам…

– Ә син яшел кәгазь ал! – дип бүлдерә аны Сергей Михалков.

Икәү генә калганнар

Бервакыт Рәсүл Гамзатов, офтанып, болай дигән, имеш:

– Их, гөр килеп эчә идек элек Мостай Кәрим белән, Кайсын Кулиев белән, Чыңгыз Айтматов белән… Бар иде заманалар!.. Табын янында икәү генә утырып калдык хәзер!.. Мин дә… совет халкы.

Кем ничек яза?
(Сабый хәлендә)

Туфан Миңнуллин, ак кәгазь каршына килеп утыргач, яңа гына тәпи йөрергә өйрәнгән сабый хәлендә кала. Сүз карыша, сүзләр бирешми. Үз-үзен мәҗбүр итеп, бер бит нидер яза да кабат укып та тормыйча ертып ата. Тагын икенче биткә тотына. Шаулап агып торган сүз улагын таба гына алмый бит! Шуннан соң Туфан Миңнуллин өйдә генә яратып кия торган, сүтелгән, сүсәргән иске күлмәген салып ташлый, өр-яңа күлмәк кия, галстук тага, чалбар каешын кысыбрак буа да, тәрәзә каршына килеп, Чыңгыз хан олы яуга чыгар алдыннан Күк Тәңрегә гыйбадәт кылган шикелле, бертын аяз күккә карап тора. Ике каш арасында тармакланган тирән өч җыерчыкны кавыштырып, тагын язарга утыра.

Нәҗибә ханым бу мәлдә аяк очына гына басып килә, ишекне кысып кына ача: «Әһә, дөньяны умырып тешләргә җыенган айгыр кыяфәте кергән үзенә, димәк, яза…» – дип, кофе әзерләргә кухня ягына китеп бара.

Җиденче битне ерткалап ыргытканнан соң, Туфан әкә башына бер мәзәк килә:

«…Дөбер-шатыр итеп, яшеннәр яшьнәтеп, авыл өстенә кара болыт килә икән. Бер керәшен малае куркуыннан әнисенә сыенган.

– Курыкма улым, – дигән әнисе. – Бисмиллаңны әйтеп чукын да юрган астына кереп ят».

Бу мәзәктән Туфан Миңнуллин рәхәтләнеп көлеп куя, ике каш арасындагы аркылы җыерчыклар бер-берсеннән этелеп, язылып китә. Моңарчы каядыр посып яткан сүзләр, бер-берсен ашыктыра-ашыктыра, кәгазь битенә тезелә башлый.

Шәлия иленнән

Камил Кәримов төнге уникедән соң «яши» башлый. Менә ул, кухня тәрәзәсенә килеп, Казансу ярына төбәлә. Аргы якта Роберт Миңнуллин тәрәзәсе караңгы.

– Әһә, йоклыйсыңмы, картлач, президиумда утырмагач, йокы эләкмидер шул хәзер… Йокла, йокла, йоклаган чагың шәп синең!

Камил икенче як тәрәзәсенә килеп карый:

– Ләбиб Лерон да сүнгән. Иске «Москвич» ын ремонтлап арыгандыр. Зиннур Хөснияр тәрәзәсе дә күзен йомган. Тә-әк… Уң якта Ләис Зөлкарнәй тәрәзәсе бит әле. Ул инде күптән йокыда… Зөлфәт, чукынчык, миңа үч итеп, таңга кадәр утын сүндермичә тота. Юк, бүген аның да уты күренми. Йоклагыз, җанашларым, йоклагыз! Мин сезнең йоклаган чагыгызны үлеп яратам.

Камил Кәримов зур канәгатьлек белән кәгазь битенә беренче юлларны төшерә.

– Йөргән буласыз китап чыгарган булып, тираж җыя алмыйча, бер-ике мең данәгә сөенеп. Ә минем бу проблема юк! Шәле авылым исән булсын! Дүрт мең ярым авылдашларыма рәхмәт! Шулар укыса җиткән. Шәлемдә халык саны артканнан-арта бара…

Чаллы – Казан юлына абзар артлары, әбрәкәйләре белән килеп чыккан авылның отыры киңәя баруын күз алдына китереп, Камил болай дип уйлап куйды: «Фәлән елдан соң бөтен Татарстан җирләре Шәле авылы астында калачак. Фәлән елдан соң Шәле йортлары Татар бугазына барып терәләчәк, ул чакта инде Русия дигән исемне дә алыштырырга туры киләчәк…»

Яза-уйлана торгач, ул аягына каты әйбер бәрелүдән сискәнеп китә. Ата-бабалары Мадагаскарда калган ташбакасы уянып килгән дә таш сырты белән аягына сыенган икән. Димәк, иртәнге сәгать дүрт. Камил Кәримов ташбаканың таш сыртын сыйпап куйды:

– И-и җанашым, тагын өч йөз ел яшәп, Шәлия дигән илне дә күрәчәксең бит әле син!

Кәгазь «йончыту»

Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм чип-чиста, керсез-эчкерсез ап-ак кәгазь битләрен башта нык эшкәртә, бөек фикерләрен кабул итәрлек хәлгә китерерлек итеп әзерли. Иң башта кәгазь битләрен яңгыр астында тотып җебетә, аннары кояшка куеп киптерә, утыз градуслы салкында туңдырганнан соң, кызган таба астына куеп чыныктыра, әнә шулай уттан алып, суга салып талкый торгач, бичара кәгазь битләре саргаеп, чит-читләре тычкан яратып кимергән сыман тетелеп, тәмам җыерчыкланып, картаеп бетә.

Ниһаять, «олы хәсрәт кичереп йончыган» кәгазь битләренә берәм-берәм шигырь юллары тезелә башлый. Юк, язып мәшәкатьләнми Әгъләми, башкалар кебек язып интекми! Аның шигырьләре Күк катларыннан үзеннән-үзе савылып кына тора:

 
Ачыгыз тәрәзәгезне,
Тәрәзәгез булса?!
 

Менә шулай

Үз гомерендә унике язу машинкасы туздырган Аяз Гыйләҗев, яңа әсәргә тотыныр алдыннан, аш-суны гаҗәп әзерли торган хатыны Нәкыя ханымнан ике йөз илле пилмән пешертә, Зәй, Ык, Мишә болыннарында үскән өч төрле казны духовкада кыздырта. Аннары Шәриф Хөсәеновка шалтыратып ала:

– Слушай, парин, утыз җиденче пьесаны башлыйм, карагыз аны!

– Болай да өч Шекспир, алты Чехов кадәр яздың бит инде, әзрәк ял итмисеңме?.. – ди аңа Шәриф Хөсәенов.

Бәкәлле һәйкәл

Тәлгат Нәҗмиев, ишәккә атланып, фотога төшәргә ярата. «Саба мәзәкләре» нә җим бетсә, күрше районнар уҗымына да кереп чыккалый ул. Чираттагы мәзәген язып куйгач, идәндә ауный-тәгәри, күзеннән яшь савылып чыкканчы, рәхәтләнеп көлә. Шулай итеп, өчьюллык мәзәктән өч йөз грамм авырлыгын җуеп, тәненә шифа ала.

Тәлгат Нәҗмиев – ирекле көлү тарафдары. Мәзәгенең кайсы урынында көләргә икәне укучының үз ихтыярында.

Тиздән ул татарның иң зур әдибе саналачак. «Тәлгат Нәҗмиев чорында ниндидер Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Батулла кебек роман языштыргалаштыргалап йөргән әдипләр булган икән» дип сөйләячәкләр.

Теле саегып, аң-зиһене төчкерек мәзәкләр укырлык кына диапазонда калган татарлар Тәлгат Нәҗмиевкә һәйкәл бастырып куячак. (Нинди материалдан булыр – сөян агачыннанмы, керамзиттанмы – бусы сабалылар прерогативасында.)

Тагын хикәя…

Ләбиб Лерон башта, ак кәгазьне дошман күреп, ничек язмаска икән дип, сәбәп табып йөри. Хатыны янына кухняга чыгып, бәрәңге әрчергә тотына, савыт-саба юа башлый.

Хатыны Фирдания:

– Бар, язуыңны бел! – дип куып чыгаргач та, һаман әле кирәкмәгән эш эшләп йөри.

Аптырагач, ни язарга икәнен белмәгән-уйламаган килеш язарга утыра. Геройларына исем кушып, типкәләп, урамга чыгарып җибәрә дә үзе шуларга ияреп, күзәтеп бара. И йөриләр тегеләр, и сөйләшәләр, тегендә керәләр, моннан чыгалар.

Шулай өч тәүлек тоташтан кәгазьләрдән сөрем чыкканчы язып ятканда, хатыны колагына килеп пышылдый:

– Ләбиб, нокта куй. Ашарга бетә, гонорар кирәк бит… – ди.

Шулай итеп, Ләбиб Лерон, геройларының туасын тудырмыйча, үләсен үтермичә, әсәренә нокта куярга мәҗбүр була. «Романга тарта иде, тагын хикәя генә булып калды, ну бу хатынны!» – дип, уфтанмыйча сөенеп, өстәл яныннан тора.

Тын кал, дөнья!

Өендә Ркаил Зәйдулла, гадәттә, каты мишәрчә сөйләшә. Колакларың чыңларлык: көмеш дагалы ат тояклары, очкын чыгарып, таш юлдан чыкы-чыкы үткән кебек.

Әдәби телгә күчү, скафандр киеп, галәм тирәнлегенә чыгуга тиңдер аның өчен.

Язу өстәле янына утыргач, ул, чалбар балагын тезенәчә сызганып, йомран-йомран бармаклы, яссы табанлы аякларын тастагы җылы суга тыга, улы Баязитка кычкырып ала:

– Олан, цәй эцке кели, китер!

Хатынына карап, ягымлы гына җикереп куя:

– Ацу китереп, ыцкыр төшереп торма, апаңның хален төшенеп кать!..

Ул арада Баязит чәй китереп өлгерә. Чатнап ярылган тавыш чыгарып, борынын тартып куя. Бусы – хәзергә соңгы аккорд… Әтисе яза башлап, тынлык урнашкач, ул бу ләззәттән мәхрүм булып торачак.

Менә өйдә тынлык урнаша. Ркаил Зәйдулла кәгазьне алдына шудыруга, саллы бармаклары арасында тыпырчынган каләм сулышсыз-күндәм хәлгә кала. Ркаил, дөньяны сөзәргә җыенган шикелле, үҗәт маңгай астыннан төбәлеп, стенадагы мөһим ноктаны табып ала.

Тәшвишле мизгел бу!

Тын кал, дөнья! Ркаил Зәйдулла язу яза!

Зөлфәт

Күңеленә илһам килеп, менә хәзер язарга икәнен сизенгән Зөлфәт, кулына кәгазь-каләм алуны сузар өчен, ни генә уйлап чыгармый: чүп савытын түгеп керә, турникта баштүбән асылынып тора, савыт-саба юып ала, яңа киемне өнәмәгәнгә күрә, өр-яңа костюмын, салып таптап, киярлек хәлгә китерә, форточкадан очып кергән чебенне ярты сәгать куып йөри, китап шкафыннан тузан эзли башлый һәм шул чакта… көтеп-көтеп тә тәкате калмаган Шигырь аның башына ишелеп төшә.

Лепкәсен чокып…

Фәүзия Бәйрәмова башта намаз укып ала. Коръән аятенең бер-берсенә моңлы үрелеп барган сүзләреннән давыллы җанына тынычлык иңдергәннән соң, ана телебезгә күчеп, Ходайдан түземлек, илһам чыганагы иңдерүен сорап, үзе генә белгән доганы укый. Нефертити, Клеопатра, Сөембикәләрдән килгән хакими дәртне – хикмәтле җенне – койрыгыннан эләктереп ала.

1
...