Гәрәй Рәхим белән Мөдәррис Әгъләм урам чатында очрашалар. «О-оо, сине күрмәгәнгә…», «О-оо, туган, бер ел узгандыр…» – дип, бер-берсен күрми торуларына эчтән сөенеп, тыштан сагынган булып кыланышалар – шагыйрьләр гадәте…
– Кайларда йөрисең югалып? – ди Гәрәй Рәхим.
– «Шәһри Казан» га эшкә кердем бит, малай, – ди Мөдәррис.
– Бәрәч, мин дә шунда эшлим бит, – ди Гәрәй.
– Шулаймыни, ишетмәгән идем әле, кайчаннан эшли башладың? – ди Мөдәррис.
– Бер ел була инде эшли башлаганга, – ди Гәрәй Рәхим.
– Менә кызык, минем дә эшкә кергәнгә байтак булды инде, – ди Мөдәррис, – нишләп бер дә күренмисең соң син?
– Өйләнеп йөрдем әле соңгы арада, яшь хатынга, – ди Гәрәй.
– Мин дә яңа гына өйләндем бит, вакытлыча, – ди Мөдәррис Әгъләм.
– Син кайсы бүлектә эшлисең? – ди Гәрәй.
– Әдәбият-сәнгать бүлегендә, – ди Мөдәррис.
– Бәрәч, мин шул бүлекнең мөдире бит! Нишләп сине бер дә очратканым юк икән?..
– Син төшкә кадәр генә киләсең мәллә? Шулайдыр. Мин бит кичке якта эшлим. Шимбә, якшәмбедән кала, дүшәмбе белән сишәмбене санамаганда, җомга көнне ял итәм.
– Нишләп алай? – ди Гәрәй.
– Синең бер дә гарәп илләрендә булганың юкмыни? Хәзер теләсә нинди урам этен хаҗга алып баралар. Анда мөселманнар кинәнеп ял итәләр, – ди Мөдәррис.
Шулчак, битенә кунган черкине куарга дип, Гәрәй кулын күтәрә. «Чукынырга, ахры, моның исәбе», – дип уйлап өлгергән Мөдәррис:
– Онытып торам икән, мөселман түгел бит әле син, безнең янда гына – Гәрәй, Казанны чыгып китүгә, Гөргөригә әйләнәсең бит… Христианнарга эшләргә дә эшләргә, туган, – дип, ул башын Мәккә ягына кыйшайтып китеп бара.
Гәрәй аны кычкырып туктатырга тели:
– Мин – бүлек мөдире. Син миңа буйсынырга тиеш! Бүген үк эштә бул!
Мөдәррис, борылып карамыйча, сүзен җилкә аша гына тәмәке төтене белән бергә бөрки:
– Мин буйсынырдай бәндә җирдә тумаган әле!
Мөсәгыйт Хәбибуллинның татар ханнары династиясе турындагы язмасы «Мирас» журналында басылып чыга. Һәр ханның яшәгән елы, туган-үлгән көне минутына чаклы шулкадәр төгәллек белән бирелгән ки, исең-акылың китәрлек.
Бу язманы укыганнан соң, шагыйрь Ркаил Зәйдулла башын чайкап торган да:
– Алла, төгәл дә язган бит Мөсәгыйт ага, архивлардан чын хан документлары табылса, арага кыстырырлык та урын калмаган, – дип куя.
Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе Мансур Шиһаповка шагыйрь Рөстәм Мингалим кергән дә, карлыкканрак тавыш белән:
– Синең, Мансур әфәнде, театр директоры булып эшләгән шәп чакларың бар иде. Кабинетыңа кергәч, кайсын салыйм дип, өстәлгә коньяк, ак аракы утыртыр идең дә, күпме салыйм дип, күзгә генә карап торыр идең, – дигән.
Мансур Шиһапов болай дип җавап биргән:
– Ул чакта син дә бит, Рөстәм дус, Мәскәүдә укып йөри идең. «Министр-мазар булып кайтмагае бу», – дип уйлаганмындыр инде. Кем белгән аны, язучы булып кына каласыңны…
Җырчы Рафаэль Сәхәбиев белән Язучылар берлегендә төш вакытында очраштык. Ул бер айдан артык ил буенча гастрольләрдә йөреп кайтты. Сагындырган. Бильярд уйнаштырган булып, Разил Вәлиевнең эш сәгате беткәнен көтеп тордык та кичке бишләрдә Бауман урамындагы кафега җыелышып кердек. Сөйләшәбез. Көлешәбез. Рафаэль гадәтенчә без ишетмәгән анекдотларны сибеп кенә тора.
Сәгать сигезләр тулганда, Рафаэлебез кинәт моңсуланып калды. Кайтырга иде бит, дип кыбырсый башлады.
– Син нәрсә, хатының танымас, болай иртә кайтып керсәң, – дип, без аны битәрләргә тотындык.
Ул, кыенсынып кына, «ашыгуының» сәбәбен аңлатып бирде:
– Кече малайны ишегалдында уйный тор дип калдырган идем… Садикка илтмә, әти, диде дә… Бер ай күрмәгән бит… Малай сагынган… – диде.
Язучылар белән Яшел үзән районында чыгышлар ясап йөрибез. Бер авылга килеп төшкәч, безне бер әбигә фатирга урнаштырдылар. Җил капканы шыгырдатып ачып керүгә, чирәмле ишегалдында безне хуҗабикә:
– Сез, улларым, артистлармы, әллә язучылармы? – дип каршы алды. Безнең белән бердәнбер артист Рафаэль Сәхәбиев иде, ул алгарак чыкты да:
– Җазучылар, апа, – диде. – Гариф Ахуновның «Хәзинә» романын укыганыгыз бардыр бит?
– Әйе-әйе, укыдым, үскәнем.
– Менә шул романны мин яздым бит инде, апа җаным.
– И-и, шулаймыни, бик рәхмәт инде үзеңә.
– «Война и мир» романын укыганыгыз бармы, апа?
– Ишеткәнем бар, әйе.
– Толстойның ул романын да мин яздым бит, апа җаным.
– Булыр-булыр, малаҗис, – дип, хуҗабикә Рафаэльнең иңеннән сөеп куйды.
Шулай җылы каршылау булса да, без бу йортта, ачка киселеп, төн кундык.
Икенче көнне, бүтән авылга күченгәндә, Вакыйф Нуруллин әйтеп куйды:
– Син, Сәхәби, борчакны күбрәк сиптең, ахры, кичә. Алдагы авылда Гариф Ахуновта туктап калсаң җитәр, Толстойга ук сикермә.
Коридорда бер төркем язучылар җыелган. Һәммәсе дә үзенең әле генә басылып чыккан әсәре турында уйлый, берәрсеннән җылы сүз көтә. Ләкин, гадәттәгечә, язучылар бер-берсенең әйберен укымыйлар. Мактау сүзе әйтү дә аларга акча югалтуга бәрабәр.
Уртада ак чәчле, ак күлмәкле Марс Шабаев яктырып, балкып тора. Әле генә илле яшьлек юбилей көннәре үткән. Уңга карап та, сулга карап та төшкән фотолары газета-журнал битләрендә урын алган.
– Җәмәгать, – дип башлады ул сүзен, тутыкмый торган корыч тавыш белән, – карап-күзәтеп киләм, малай бетеп бара бит… Мөдәррис Әгъләмовны әйтәм. Нинди көчле шагыйрь иде бит, ә?! Кая карама, такмаклар бастырып ята хәзер… Тәнкыйть ни карый? – дип, ул янәшәсендә торган Ринат Мөхәммәдиевкә күз атты.
– Безнең Мөдәррис бер генә, тимәгез аңа, – диде Ринат Мөхәммәдиев.
Янгын каланчасы буйлык тәнкыйтьче янәшәсендә Марс Шабаев салам түбәле бәләкәй генә каравыл өен хәтерләтә иде.
– Менә минем кебек, икенче сулыш ачылганны көтә белергә кирәк. Нигә рифмоплётство белән шөгыльләнергә? – дип, Марс Шабаев, теләктәшлек эзләп, бүтәннәргә күз төшерде. («Минем кебек» диюенең хикмәте: нәшриятның баш мөхәррирлегеннән төшеп, түрәлек ләззәте беткәч, ул ныклап шигырь язарга күчкән иде.)
– Каждому – своё! – дип, Равил Фәйзуллин теннис ракеткасыннан алып сарымсакка кадәр салынган сумкасының җилкә каешын рәтләп куйды. Бухенвальд концлагереның капка башына язып куелган, Рим императорлары һәм Гитлер яратып куллана торган бу әйтемне эчке канәгатьлек белән янә кабатлады: – Каждому – своё…
Гариф Ахунов әңгәмәнең Мөдәррис Әгъләмов турында икәнлеген үтеп барышлый да аңлап алган иде. Тукталып тормыйча, сүзен иңбашы аша гына ыргытты:
– Зарланмый ул – шунысы ошый миңа. Өч көн вокзалда кунып килсә дә, борыны югары булыр. Башкалар кебек, фатир сорап та тинтерәтмәс… Одним словом – җегет! Черәшеп яза торган шагыйрь! – дип, ул, ашыгып, кабинетына кереп китте. Язып бетерәсе романының 492 нче битендәге өченче абзацта «шөшле» сүзен, Азнакай ягындагыча, интеллигентный итеп, «чөшле» сүзенә үзгәртергә ашыга иде.
Марс Шабаев, миңа кушылмас микән дигән өмет белән, Мөхәммәт Мәһдиевкә карады.
– Мин үзем шигырь закончалыклары белән шөгыльләнмәдем. Аны безнең кафедрада Марсель Бакиров белән Хатыйп Миңнегулов нык өйрәнделәр. Мөдәррис Әгъләмов хакында төпле бер тәнкыйть фикере күптән сорала. Аны кем дә булса язып чыгарга тиеш кебек шикелле тоела сыман миңа… – дип, сак кына кагылып, дипломатының бикләвечен тикшереп алды.
– Такмак язса язсын кеше, ахмак кына булмасын, – дип, Илдар Юзеев тәмәкечеләрдән читкәрәк китте.
Марс Шабаев сораулы карашын төбәгәч, тәнкыйтьче Мансур Вәлиевнең уң кашы күзлек ырмавы астыннан үрле-кырлы сикерә башлады… Ике төн, ике көн уйланып, җавапны өченче көнне генә табарга гадәтләнгән иде ул.
– Башыңа ни килә, быр-рат, яза барырга кирәк. Уйлап утырсаң булмый ул! – дип, Әхәт Гаффар балыклы сыра тәме килгән мыек чылгыен авызына капты.
Төркем уртасын ярып, Рәис Даутов килеп керде:
– Язганы җитәр! Мөдәррис Әгъләмов алты шигыре белән генә дә тарихта калачак. Алты чын шигырь сезгә язарга кирәк әле! – дип, ул кыска бармаклы куллары белән һаваны кискәләп сөйли башлады.
– Аның нинди премиясе бар әле? – дип, Роберт Миңнуллин сүзгә кушылды.
– Бернинди дә…
– То-то… Премиясез шагыйрь була димени!
– Алайга китсә… Тукайның үзенеке дә юк! Әнә Зөлфәтнең әле… – дип, Рәис Даутов тотлыгып калды.
Барысы да Зөлфәтнең түшендәге значокка төбәлделәр. Утызынчы еллардагы Осоавиахим значогын Зөлфәт, үзе дә яңа гына искәреп, якасыннан умырып алды да бер кырые сүтек кесәсенә салып куйды:
– Азамат эше бу, мөртәт малай! Өйгә кайткач, взводны күтәрергә туры килер! – диде.
Зөлфәтнең биш баласы барлыгын һәм ул өендә хәрби тәртип керткәнлеген белгәннәр елмаешып куйдылар.
Шулчак коридорда Мөдәррис Әгъләмов үзе күренде. Июнь челләсендә генә кия торган сырган эчле җылы кепкасын маңгаена ук төшереп куй- ган.
– Синең турыда сөйләшеп тора идек әле, – диде Шабаев.
– Сез гомер буе сөйләдегез инде, язарга вакыт! – диде Мөдәррис.
– Соңгы арада аз язасың, егет! – диде Марс Шабаев.
– Бер шигырең булсын, берәгәйле шигырь! – диде Мөдәррис Әгъләмов. – Толстой әнә «Хаҗи Морат» тан соң итек тегү, крестьян кызларын мунча кертү белән генә шөгыльләнсә дә, барыбер бөек булып калыр иде… Юкка азапланган «Война и мир» ларны язып…
– Син бит… – Марс Шабаев сүзен башлаган гына иде, Мөдәррис аны бүлдерде:
– Эльс Гаделевнең дачасыннан кайтып киләм әле. Салкын тидергән. Авырып ята. Бердәнбер тавыш бит ул безнең халыкта… Бүтән андый диктор булмаячак. Заманында аны Сахалиннардан күрергә килә торган булганнар. Сакларга кирәк егетне… Хәлен белергә Нәкый ага Исәнбәт тә килгән иде…
– Эльсның дачасы бармыни?
– Гомәр ага Бәширов бүрәнә өен сатты бит аңа. Химзавод якын булгач, Аккош күлендә һава начарланды, дип әйтеп әйтә, ди. Ак кулъяулык җәеп куйган үлән өстенә, ике сәгать ярымда корымга баткан кулъяулык… – Шуның белән сүзе беткәнне аңлатып һәм халыкны ышандырдым дип уйлап, Мөдәррис Мөхәммәт Мәһдиевне, иңеннән тотып, читкәрәк алып китте:
– Бер сәгатьтән Әлмәткә китәм. Командировкага. Заочно укучы хатын-кызларыңа сәлам әйтәсең юкмы?
– Акча кирәк булса… Ахуновтан сорап кара. Мин бит әле кичә генә диңгез буеннан кайтып төштем.
– Вакланасың! – диде Мөдәррис. – Метеорга билет алынган.
– И, мондый эсседә шәп тә инде метеорда кайтулар… Саф җилдә. Тирләгән шешәле салкын сыраң да булса…
Өенә кайткач кына, Мәһдиевнең башына килде: Әлмәт шәһәре су буенда түгел бит, анда нинди метеор йөрсен? Вәт син аны, ә! Ну бу Мөдәррисне! Коеп куйган Хуҗа Насретдин үзе!
Ә бу вакытта Мөдәррис Әгъләмов Казан елгасы ярында, ярык көймә өстенә утырып, «Спорт» газетасы укый иде. Газетасын читкә куйды да, башын фәлсәфи кыегайтып, том-том иҗатын күз алдыннан чигерде. «Бер шигырь дип әйттем дә… Тарихка кайсысын калдырырга? Һәммәсе жәл бит…»
Шулчак су киңлекләренә күтәрелеп караса, иңрәеп, Равил Фәйзуллин йөзеп бара. «Көн дә йөзә, сәламәтлеген ныгыта егет, – дип уйлады Мөдәррис, – үз шигырьләреннән дә озаграк яшәргә исәбе…»
О проекте
О подписке