Читать книгу «Китап / Книга» онлайн полностью📖 — Марата Кабирова — MyBook.
cover



– Монда бары тик дисклар гына,  –  диде Хәниф, шкаф ишеген ябып.  –  Ә без эзләгән пакет күпкә калынрак һәм…

– Тавышланма!  –  Гомәр һаман кырыс иде.  – Тавышланмый гына эзлә. Шкафлар, өстәл тартмалары, гомумән, кайдан мөмкин  –  шуннан…

Хәниф башкача бер сүз дә дәшмәде. Ул эшкә кереште.

Озак маташтылар. Бер бүлмә дә, аның бер генә урыны да игътибардан читтә калмады. Хәтта чүп савытлары да актарылды. Әмма бернәрсә дә табылмады.

– Юк,  –  диде, ниһаять, Хәниф, авыр сулап,  – берни дә юк…

Бераздан ваннада яткан профессор селкенеп куйган кебек булды. Моны иң беренче булып Хәниф күрде.

– Профессор уяна,  –  диде ул, пышылдауга күчеп,  –  ул кузгалып куйды.

Гомәр баш какты да ишеккә ымлады. Хәниф шунда атлады. Карашлары белән бөтен бүлмәне тагы бер кат тикшереп чыккач, Гомәрнең күзе ванна янындагы тумбочкада яткан шприцка төште. Ул бертын уйланып торды да аны, целлофан пакетка төреп, сумкасына тыкты. Ә аның урынына шундый ук буш шприц калдырды. Бу хакта ул монитордан профессорның эшен күзәтеп утырганда ук уйлаган иде. Һәм, бүлмәгә тагын бер кат күз йөгертеп, ишеккә атлады.

– Без нәрсә эзләдек соң?  –  диде Хәниф, үз бүлмәләренә кайткач.

Гомәр аңа бертын сынап карап торды да мыскыллы елмаеп куйды:

– Пакет,  –  диде ул, иптәшенең тилелегенә үртәлеп.  –  Егермегә ундүрт сантиметрлы ак төстәге пакет. Калынлыгы ике сантиметр чамасы. Без менә нәрсә эзлибез.

Хәзер инде Хәниф елмайды.

– Анысын беләм,  –  диде ул, иптәшенең сантыйлыгына һич аптыраусыз.  –  Ләкин ул пакет эчендә нәрсә соң?

– Ә моны белү сиңа мәҗбүри түгел,  –  диде Гомәр коры гына,  –  монысы сер.

– Димәк, син үзең дә белмисең,  –  дип елмайды Хәниф.  –  Аңлашыла…

– Эш бөтенләй дә анда түгел.  –  Гомәр нәрсәгәдер үртәлә иде.  –  Ул пакетның шушы лабораториядә икәнлеге шиксез. Һәм безгә аны табарга кушылды. Һәм без табарга тиешбез.

– Димәк, без эзләгән нәрсә бу лабораториядә түгел,  –  диде Хәниф. Гомәрнең үз эшен нык бирелеп эшләгәнен ул белә һәм уңышсызлыклар вакытында аның йөрәгенә шулай шом салып, җанына тиеп алырга ярата иде. Бу юлы да иптәшенең кабарынып китүен көткән иде. Әмма Гомәр тыныч калды.

– Ә кайда соң?  –  диде ул, Хәнифтән киңәш көткәндәй.  –  Кайда?

9

Хатыны Илдарны болдырга ук чыгып каршылады.

– Беләсеңме, кадерлем…  –  диде ул сүзләрен әйтеп өлгерә алмаудан курыккандай,  –  синең якынлашуың турында миңа йорт хәбәр итте. Мин бизәнү бүлмәсендә идем… Ул миңа синең кайтуыңны әйтте. Ә киенеп залга чыксам, кухняда аш пешә башлады, синең кием шкафың хәрәкәткә килде… Өй түгел бу, ә ниндидер могҗиза!

Илдар аны кочаклап алды.

– Ә мин сине шундый сагындым…  –  диде ул, хатынының ирененә сарылып.  –  Сагындым…

– Мин дә…  –  Ләйлә аны акрын гына ишеккә юнәлтте.  –  Мин сине…

Йортка узып, артында ишек ябылу белән, Илдар аны күтәреп алды да йокы бүлмәсенә юнәлде. Эштән киткәндә, ул үзендә чиксез арыганлык тойган сыман иде. Әле бернинди дә уңайсызлык сизелмәде. Ул көчле, дәртле, гайрәтле иде.

– Бердәнберем минем…  –  дип, кайнар пышылдады хатын, аның уң кулы иренең муеныннан кысып кочаклаган, ә сулы аның күлмәк төймәләрен ычкындыра иде.  –  Сагындым сине шундый…


…Ашап алгач, Ләйлә Илдарны бергәләп ванна керергә кыстады. Әлбәттә, ирнең теләге зур иде. Әмма ул үзенең эш бүлмәсен кереп тә күрмәвен уйлап баш тартты:

– Соңрак, кадерлем…  –  дип елмайды ул.  – Минем әле бераз эшем бар.

– Юкка баш тартасың,  –  дип, иреннәрен очлайтты хатын,  –  ярый, үз иркеңдә. Әгәр эшләреңне тиз генә бетереп, бергәләшеп коенып чыгарга уйласаң, мин ваннада булам…

– Ә мин уйлармын…  –  диде Илдар.  – Һәм коенып чыгарга гына да түгел…

– Ярый… Көтәм…

Эш бүлмәсе лабораториядәге алгы бүлмәдән артык аерылмый иде. Тупсадан узу белән, ягымлы тавыш яңгырады.

– Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…

Илдар, тавышка бөтенләй игътибар итмәстән, тирә-якка күз йөгертте. Бүлмә түрендә  –  ишеккә карап торган кызгылт төстәге зур гына пластик өстәл. Аның өстендә  –  берничә яссы монитор һәм компьютер клавишлары, өстәл артында  –  зур кәнәфи. Кәнәфинең аркасында  –  әллә нинди корылмалар. Илдар әлегә андагы колакчын белән баш миендәге импульсларны билгели торган шлемны гына таный алды.

Сул як стенаның буеннан-буена шкафлар тезелеп киткән. Беренче карашка аларның шкаф икәнен дә аерырлык түгел, бары тик тартмалар һәм ишекләрдәге ачкыч-клавишлар гына сатып тора. Ә уң як стенага тулысы белән сыек экран көйләнгән икән. Илдар моны өстәл артына утырып, пультларга баскалап карагач кына төшенде. Бер мизгелгә стенада су өстенә таш ташлагандагы шикелле дулкыннар пәйда булды да, бераздан ул урамга әйләнде. Теләсәң, чыгып йөреп керергә дә мөмкин. Яңа урыннарда гел шулай урам күренеше куелган була. Аннан соң хуҗа аны үзе теләгәнчә үзгәртә. Илдар стенадагы сыек экранны сүндерде дә шкаф янына килде.

– Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…  –  диде теге тавыш.

Илдар елмаеп куйды да шкафларның ишекләрен ачкалап карады. Әле бернәрсә дә юк иде. Ялтырап торган пластик шүрлекләр. Дисклар, колбалар, тагын әллә нәрсәләр куяр өчен җайланмалар. Озакламый болар шыплап тулачак инде. Илдар тагын берничә ишекне ачып карады да өстәлгә терәлеп диярлек торган шкафка килде. Бүтәннәр белән бер үк төстә булса да, монысы аерыла иде. Илдар, үз уйларын куәтләргә теләгәндәй, бармак сырты белән ишеккә сугып карады. Тавыш чыкмады да диярлек. Бу ниндидер ныклы материалдан иде.

– Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…

– Ярый,  –  диде Илдар, үртәлә башлап.  –  Кушармын барысын да. Тын гына тор әле.

– Сез система таләпләрен бозасыз,  –  дип, үзенекен тукыды баягы тавыш,  –  әгәр инструкцияләрне төгәл үтәмисез икән, бу көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…

Илдар авыр көрсенде дә тагын өстәл артына барып утырды. Кирәкле төймәләргә баскалады. Ниндидер тылсымлы музыка уйный башлады.

– Автоматик хезмәтләндерү системасы уңышлы кушылды,  –  дигән тавыш ишетелде бераздан.  – Тиешле инструктаж үтү өчен, колакчынны киегез дә креслога җайлап утырыгыз.

Илдар кушылганны эшләде. Креслога киерелеп утырып тынып калды. Аның йөзе җитди иде. Ара-тирә сизелер-сизелмәс кенә баш кагып та алгалады. Бераздан колакчынын салып, урынына куйды. Тагы музыка ишетелде.

– Бераз ял итегез,  –  диде ягымлы тавыш.  – Система сезнең таләпләргә яраклашу процессын башлый. Аз гына көтәргә туры киләчәк.

Ягымлы, якты музыка астында вакыт бик тиз үткәндәй тоелды. Илдар татлы изрәп утырган җиреннән янә таныш тавышны ишетте:

– Автоматик хезмәтләндерү системасы куллануга тулысынча әзер. Барлык таләпләрне дә җиренә җиткереп башкарганыгыз өчен рәхмәт.

Тагын кыска вакытлы музыка яңгырады һәм:

– Илдар, мин тулысынча синең карамакта,  –  дигән ягымлы тавыш ишетелде.  –  Синең зур көч таләп иткән эшеңдә ярдәмчең булырмын дип ышанам.

Илдар елмаеп куйды. Шушындый күзгә күренмәс хезмәтчең булу кызык та, рәхәт тә иде. Ул тагын беркадәр тын гына утырды да бүлмәдән чыгып китте. Озакламый, Рамил Әхмәтович биргән нәрсәләрне алып, кабат килде һәм системадагы дискны алыштырды. Һәм тагын елмайды. Бая гына бүлмәдә кемдер бар шикелле иде. Күзгә күренми торган ниндидер көч барлыгы үзен сиздерә, һәм бөтен фикер көчең шул затны күрәсе килүгә сарыф ителә иде. Әле бу тойгы юкка чыкты. Ул үзенең эш бүлмәсендә берьялгызы калгандай булды. Ул беркемнең дә күзәтүе астында түгел иде. Аннан соң баягы ныклы шкаф янына килеп, ишекләрен ачып җибәрде. Шкаф ныклы материалдан булгач, аның эчендә ниндидер бик затлы әйбер булыр шикелле тоелган иде. Әмма ул буш булып чыкты. Башкалары шикелле үк буп-буш. Илдар бермәл аптырабрак торды да Рамил Әхмәтович биргән флаконны шүрлекләрнең берсенә куйды. Аннан соң шкафның ишеген япты да чыгарга җыенды. Ләйлә инде көтә-көтә көтек булгандыр. Бергәләп су коенырга, йөзеп уйнарга… Ишек тоткасына үрелүгә, бүлмә телгә килде. Илдар аны бөтенләй сүндердем дип уйлаган иде, көтелмәгән тавыштан аптырап китте һәм кире борылды.

– Илдар,  –  диде ягымлы тавыш,  –  син шкафны дөрес япмадың…

Илдар, дөрес итеп яңадан ябарга теләп, шкаф янына килде һәм шүрлеккә карап катып калды. Бая гына ул калдырган флакон янында ниндидер ак пакет ята иде. Илдар, үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә, аны кулына алды. Бер карышка ике карыш чамасы зурлыктагы бу пакет авыр гына иде. «Ярты кило бардыр»,  –  дип уйлады Илдар. Һәм бу уй аны сискәндереп җибәрде. Шундый зур һәм авыр нәрсәне ул ничек күрми калган? Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Димәк, әлеге пакет шкаф эчендә яңарак кына барлыкка килгән, яки моңарчы ул күзгә күренмәс хәлдә булган. Боларның икесе дә сәер иде. Илдар конверт рәвешендәге пакетны ачты да эчендәге нәрсәне күреп катып калды. Бу бик борынгы нәрсә булырга тиеш иде. Илдар аның нәрсә икәнен дә чамалый шикелле иде. Ул аны конверт эченнән алды да бармаклары белән угалап карады. Кәгазь. Әлбәттә, борынгы әйбер. Хәзерге заманда кәгазьне каян табарга мөмкин, ди…

Илдарның кәгазь турында ишеткәне дә юк иде. Моннан берничә атна элек кенә, алдагы тәҗрибәләргә әзерлек вакытында, Рамил Әхмәтович сөйләде. Борынгы заман кешеләре кәгазьне чамасыз күп кулланган, хәтта туалет хаҗәтләренә дә кәгазь файдаланганнар, һәм шул кәгазь акча буларак та хезмәт иткән. Илдар туйганчы көлгән иде ул вакытта… Ләкин профессор аның шаярырга маташуын җавапсыз калдырды. Мәгълүмат йөртү чарасы да кәгазьдән булганлыгын әйтте ул. Кәгазь битләренә төрле тамгалар төшереп эшләнгән шул мәгълүмат йөртү җайланмаларын төрле исемнәр белән атаганнар. Газета, журнал, китап… Болары иң нык таралган нәрсәләр булган. Һәм әлеге нәрсәләрне беркемгә дә сөйләмәскә, онытырга кушкан иде профессор. «Бу белем сиңа әлегә кирәкми, һәм син аны онытырга тиешсең,  –  дигән иде ул.  –  Вакыты җиткәч, син аны искә төшерерсең һәм кайда, кайчан, ничек кулланырга икәнен үзең аңларсың…» Моңарчы чынлып та оныткан иде Илдар. Әле исенә төште…

Ул кулындагы табышка тагын беркадәр карап торды. Борынгы агачны эшкәртеп ясалган табигый кәгазь битләрдән торган бу китап кәгазь катыргы белән тышланган, ялтыр тышлыгына зур, алтынсыман хәрефләр белән авторның һәм әсәрнең исеме язылган. Һәм ул «КИТАП» дип атала иде. Әйтерсең нәшер итүчеләр бу язманың берничә гасырдан соң табылачагын, ә ул чорда инде «китап» дигән төшенчәнең бөтенләй юкка чыгачагын алдан белеп эш йөрткәннәр. Киләчәк буын кешеләре: «Бу нәрсә икән соң?»  –  дип аптырап тормасын өчен, аның тышына зур хәрефләр белән «КИТАП» дип язып куйганнар.

Бәлки, чынлап та шулай булгандыр. Әмма наширләр, ничек кенә алдан күрүчеләр булмасын, бер нәрсәне исләреннән чыгарган  –  дәверләр үзгәрү белән кешеләр дә, шул исәптән телләр дә үзгәрә, бер төрле төшенчәләр, анахронизмга әйләнеп, кулланыштан төшеп кала, алар урынына яңа сүзләр килә. Әлеге табылдыкның тышына зур хәрефләр белән КИТАП дип язып куелса да, бу сүз бүгенге заманның гади кешесе өчен берни дә аңлатмый иде.

Ләкин Илдар гади кеше түгел иде. Рамил Әхмәтович аңа мәҗбүри рәвештә диярлек борынгы символларны өйрәткән иде. Ул вакытта әлеге эш Илдарга мәгънәсезгә вакыт үткәрү сыман тоелды. Хәтта профессор миннән нәрсәгәдер көлә шикелле, ни өчендер мыскыл итәргә тели, дигән уй да килгәләде башына. Әмма бу фикере шундук юкка чыкты. Ул Рамил Әхмәтовичның яхшы кеше икәнен белә һәм аңа тулысынча ышана иде. Өйрәнергә куша икән, димәк, шулай кирәк. Ләкин нигә иркенләбрәк эшләү мөмкинлеге бирмәскә? Шулкадәр нәрсәне берничә сәгать эчендә ерып чыгып буламыни?! Ләкин, кич җитүгә, бу уе да таралды. Профессор һәрвакыттагыча хаклы булып чыкты. Илдар ул биргән тамгаларны таный гына түгел, ә тамганы тамгага кушып укый да ала иде инде. Һәм искиткеч кызык нәрсә икән  –  әлеге тамгалар белән кешенең сүзләрен билгеләп була… Илдарга бу кызык та, соклангыч та булып тоелган иде. Хәтта үзенең фәнни эшчәнлеген шушы темага багышлау турында да уйлаган иде. Һәм… Һәм, лабораториядән чыгуга, барысы турында да онытты. Әле менә, кулына китап килеп эләккәч, ул һәммәсен искә төшерде һәм канәгать елмаеп куйды. Әлбәттә, ул үзенең белемен генә түгел, ә Рамил Әхмәтовичның кисәтүләрен дә исенә төшерде. Бу белемнәрне беркем белән дә уртаклашырга ярамый. «Син боларның берсен дә белмисең. Кирәкле чагыңда гына хәтерлисең дә, кирәге беткәч онытасың,  –  дип кабатлады ул үзенә.  –  Аш сиңа ачыкканда гына кирәк, йокы  –  арыганда гына. Әлеге белем дә шулай ук. Ул сиңа бары тик ниндидер мәсьәләне чишкәндә генә кирәк…» Ләкин ул үзен бу уйларына ышандыра алмады.

«Аң астыңа беркетеп куй,  –  дигән иде профессор,  –  үзеңнең гыйлемле икәнеңне аңлаган көннән алып, син  –  куркыныч кеше.»

Кинәт Илдар буыннарының йомшарып китүен тойды. Ул, сыңар кулы белән өстәлгә таянып, акрын гына креслога килеп утырды. Мондый очракта бүлмә аны юатырга тырышыр, нинди дә булса музыка куяр, рухын дәваларлык импульслар җибәрер иде. Әмма аңа беркем дә ярдәм итмәде. Автоматик хезмәтләндерү системасын ул сүндергән иде. Хатыны  –  ваннада. Йөрәгең ярылып үлсәң дә, йөгереп килүче булмас. Ул креслога утырды да өстәлгә башын салып тынып калды. Күзгә бәрелеп торган сәбәп булмаса да, ул үзе өчен барысы да үзгәргәнен яхшы аңлый иде. Гадәтләнгән тормыш инде артта калды. Ул хәзер  –  шушы соклангыч дөньяның гади бер галиме түгел, ул куркыныч кеше иде.

Илдар кулындагы табылдыкка тагын беркадәр карап торды да беренче битен ачты. Тамгаларга күз йөгертте.

Хәзер эш бүлмәсеннән тиз генә чыга алмаячагын чамалый иде инде. Бу китап монда бер дә юктан гына пәйда булмаган, һәм Илдар аны укырга, нәкъ менә хәзер, нәкъ шушы вакытта укырга тиеш иде.

10

«КИТАП» тан өзекләр

* * *

Миңа калса, бөтенесе дә гади генә бер бәхәстән башланды.

Даутовны сез беләсез микән?.. Абрар Муса улын… Ә минем бүгенгедәй күз алдымда әле.

Телевизор экраннарыннан да, газета-журнал битләреннән дә бик сөйкемле булып күренә. Озын буйлы, зифа гәүдәле. Бөдрәләнебрәк торган коңгырт чәчләре тагын да ныграк сөйкемлелек өстәп җибәрә. Ә елмайганда ялтырап киткән тигез тешләре күзнең явын алырлык дәрәҗәдә булып, аның елмаюын тагы да яктырак итә. Әлбәттә, әгәр ул акыллы фикерләре белән күңелләрне яуламаса, боларның берсе дә, хәтта Айдар Галимовныкына[1] охшабрак торган бәрхет тавышы да шаккатыра алмас иде. Ул һәрбер сүзен нәкъ үз вакытында, нәкъ үз урынында әйтә. Һәм һәрвакыт син көткән, син ишетергә теләгән фикерне җиткерә. Телевизор караганда да, газета укыганда да аны теләктәшең, фикердәшең итеп күрәсең һәм хәтта үз мәнфәгатьләреңә каршы килә торган уйлары белән дә бер каршылыксыз килешәсең. Бер сүз белән әйткәндә, күз сирпү белән хатын-кызның акылын җуйдырырлык, ә ир-атларда хөрмәт уятырлык шәхес. Моңа тагын аның бик югары урында утыруын, бик бай әфәнде булуын һәм өйләнмәгәнлеген дә өстәсәң…

Ул чакта Даутов бик билгеле кеше түгел иде әле. Әлбәттә, үз даирәсендә, сәясмәннәр һәм бай түрәләр арасында аның абруе элек тә зур иде, ә ил буенча… Һәрхәлдә, ул вакытта мин аның кем икәнен дә белми идем.

Мин ул вакытта бары тик язучылык белән генә шөгыльләнә идем. Бүген безнең һөнәр кешеләрен хәтерләүче юк диярлек инде. «Әдәбият» дигән төшенчә кулланылыштан төшеп калды. Ул чорда да бу эш лоторея уены сыманрак нәрсә иде  –  йә уңышка ирешәсең, яки ирешмисең. Өлешеңә шушы ике юлның кайсы төшсә дә, үзеңне бәхетле дип саный алмыйсың, чөнки китапларың алып килгән дәрәҗә сине мул, иркен тормышка чыгармый. Бу  –  аз санлы халыкның әдипләре өлешенә төшкән котылгысыз язмыш. Һәм иҗатчыларның барысы да моны аңлап, чамалап тора. Дөресен әйткәндә, алар белән матди табыш артыннан куу теләге идарә итми, алар язган әсәрләре белән халыкның яшәешен бизәргә, күңелен матурларга омтылалар һәм үзләрен рух сакчысы итеп күрәләр. Бу кыланышлары өчен аларны берәүләр изгегә, берәүләр сантыйга исәпли. Мин дә менә шул кавемнең бер кисәге идем.

Язылган әсәрләр бик күп, тик аларның берсе дә китап булып чыкмый, һәм мин очраклы акчага көн күреп яшәргә мәҗбүр идем. Берәр повесть журналларда дөнья күрсә, бу бик зур вакыйгага әйләнә. Юк, укучылар өчен түгел, ә минем өчен. Укучылар арасында да йә телефоннан шылтыратып, йә үземне очратып мактап яки сүгеп китүчеләр табыла, ләкин күпчелек аларны укымый, укыса да ошатмый, ошатса да, эндәшми калуны хуп күрә. Ә минем өчен укучылар фикере артык мөһим дә түгел кебек, әсәрнең басылып чыгуы үзе үк сөенеч  –  чөнки ярыйсы гына гонорар түлиләр, һәрхәлдә, минем ярлы язмышымда ул бик зур булып күренә иде.

Мин китап кибетләренә кермәскә тырышам, андагы киштәләрдә тезелеп торган чит ил язучыларының унар-егермешәр том китапларын күргән саен, җаным әрни, мин дә алардан ким түгел бит, мин дә, шулкадәр китаплар чыгарып, данлыклы һәм бәйсез язучы булып яши алыр идем, дип уйлыйм. Бу уй минем бөтен кәефемне кыра, үземнең мескенлегемне искә төшерә. Кайчагында хәтта үз талантларын бар дип белмәгән халкыма да, аны шушы хәлгә төшергән ата-бабаларга да рәнҗеп куям. Күп санлы, дәүләтле милләт булсак, безнең китапларны укучылар да күп булыр иде. Китап кадерен белгән кешеләребез күп булса, халыкның үз-үзенә булган ихтирамы артыр, ул үз тормышына аек күз белән карар дәрәҗәдә булыр иде. Һәм бәйсез, иркен тормышлы иҗатчылар тагы да яхшырак әсәрләр язар иде. Бу «иде» ләрне санап кына бетерерлек түгел. Һәм алар миңа беркайчан да тормышка ашмаячак хыял гына булып тоела.

Берничә ай элек кенә «Китап» нәшриятының директорына кереп чыккан идем. Калын гына берәр китап чыгарып булмасмы дип инде. Ул болай диде: «Без һәр авторның җыентыгын биш елга бер генә чыгарабыз. Синең китабың былтыр гына дөнья күрде, шулай булгач, тагы дүрт ел көтәргә туры килер».

Язучы биш елга бер китап кына язып тора алмый, һәм биш елга бер генә китап язган кешене «язучы» дип атау да дөрес түгелдер. Димәк, бездә язучылыкны юк итү күренеше дәүләт нәшриятлары дәрәҗәсендә рәсмиләштерелгән булып чыга. Мин директорга мондый нәрсәнең әдәбиятны  –  димәк, мәдәниятнең умыртка сөяген  –  бетерүгә юнәлтелгән гамәл икәнен аңлатырга тырышып карадым. Әмма ул берни дә ишетергә теләмәде. Һәм мин өметсезлеккә бирелеп чыгып киттем. Күңелдә әрнү иде. Юк, үзем китап чыгара алмаган өчен түгел… Ә нәшрият директоры булып утырган кешеләрнең шундый мөнәсәбәте, үз халкына булган битарафлыгы өчен. Әгәр эшләр шулай барса, бер ун-унбиш елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер йөз-йөз илле ел узуга, Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз. Шуны беркем дә аңламый микәнни соң?! Аңлыйлар инде, әлбәттә. Ләкин беркем дә моның өчен борчылмый. Көндәлек мәшәкатьләр, корсак хәстәре янында ул чынбарлык булып тоелмый, тоелса да, бик тә ерак, безнең гомердә генә килеп җитмәстер кебек тоела. Бу, күрәсең, югалуга дучар ителгән халыкларның бер үзенчәлегедер инде.

Нишлисең, мескен халыкның язучылары бәхетле була алмый.

Мин үз халкымның менә шундый бәхетсез бер баласы идем. Ул мәлләрдә мин үз бәхетсезлегемне аермачык күрә идем: яңа роман белән булашып, дөньямны онытканмын  –  бурычка да хәтсез керелгән икән, ә түләргә бер тиен дә акчам юк. Һәм иң аянычы  –  тиз генә эшләп алырлык мөмкинлек тә юк иде. Әҗәткә сорап торырлык кешеләр турында авыз да ачасы түгел  –  монысы әйтмәсәм дә аңлашыладыр. Акча, әлбәттә, бәхетсез кешене бәхетле итә торган нәрсә түгел. Әмма аның бер серле ягы бар  –  кесәңдә акчаң бетсә, үзеңне мескен итебрәк тоя башлыйсың. Һәм күңелеңә корт булып оялаган шушы тойгы сине, чынлап та, мескенгә әйләндерә. Үз-үзеңне кимсетергә тотынасың… Ә бу дөньяда беркем дә (беркем дә!) сине үз-үзеңне кимсеткән дәрәҗәдә кимсетә алмый. Газапның иң зурысы  –  үз җаныңны үзең талаудыр ул.

Җанымның таланган чагы иде. Моңа, әлбәттә, тәннең хәлсезләнүе дә сәбәпче булгандыр. Соңгы әсәремнең соңгы ноктасын куюга, мин үземнең чиксез арыганлыгымны тойдым. Бу  –  берни белән дә тиңләп булмаслык алҗу. Тәнеңнең бөтен күзәнәкләре берьюлы һәм аерым-аерым хәлсезләнеп таркала башлагандай була. Син әкрен генә җебеп төшәсең…


1
...
...
10