Читать книгу «Китап / Книга» онлайн полностью📖 — Марата Кабирова — MyBook.
 



 


Ә чынбарлык котылгысыз иде. Ул бәйрәм шавы, кыргый шатлык авазлары булып тәрәзәләрдән, теге яки бу тамаша булып телевизор экраннарыннан килеп керә. Мин телевизорны яба алмыйм, чөнки бу Гуляны рәнҗетәчәк. Һәм күргәннәремнән тәм табарга тырышып, экранга төбәләм. Ә анда менә ярты сәгать инде «Бәхетеңне сынап кара!» тапшыруы бара. Алып баручы кыз чибәр дә, сөйкемле дә. Ул дәртле, назлы тавыш белән тамашачыларны экрандагы алты хәрефтән сүз төзергә чакыра. Д О Г О Р О. Шушы хәрефләрдән исем табарга һәм кесә телефоныннан 72344 номерына шылтыратырга, яки sms хәбәр җибәрергә кирәк. Беренче булып дөрес җавапны әйтүчеләргә  – биш мең сум акча. Әлбәттә, тамашачылар шылтыратып кына тора. Тик берсе дә дөрес җавап бирми. Билгеләнгән ике минут вакыт инде үтеп китә, һәм алып баручы кыз тагын уфтанырга мәҗбүр була.

– Ике минут үтеп тә китте,  –  ди ул, авыр көрсенеп.  –  Әмма минем сезне бәхетле итәсем килә. Шушы хәрефләр ярдәмендә акча эшләр өчен, сезгә тагын ике минут вакыт бирелә. Мин бүләкнең бәясен алты меңгә кадәр күтәрәм һәм сезнең җавапларны көтәм. 72344 номерына шылтыратып дөрес җавапны әйткән кешене алты мең сум бүләк көтә. Хәзер үк шылтыратыгыз! Әгәр соңласагыз, сезнең алты мең акчаны бүтән кеше алачак. Менә безгә шылтыраталар да. Мин аның җиңүче икәненә шикләнмим. Алло!..

– Исәнмесез,  –  ди ягымлы хатын-кыз тавышы,  –  мин теге сүзне әйтергә телим.

– Исәнмесез,  –  дип елмая алып баручы,  –  мин сезнең җиңәчәгегезгә шикләнмим. Рәхим итегез!

– Дорога!

Кызның артында җиңелчә генә бәвелеп торучы декорация бер мәлгә тынып кала. Кыска вакытлы матәм музыкасы ишетелә. Хыялларның җимерелеп төшүен хәтерләткән музыка.

– Кызганычка каршы, дөрес түгел!  –  дип үпкәли алып баручы кыз.  –  Уенның шартларын тагы бер тапкыр исегезгә төшерәм. Бары тик шушы алты хәрефтән генә торган сүз табарга кирәк… Безгә тагын шылтыраталар. Алло!

– Сука җыен! Ненавижу!  –  дип, кулындагы трубканы атып бәрә Гуля.  –  Ник мине туры эфирга үткәрмиләр?!

– Ә нәрсә диләр соң?

– Нәрсә дисеннәр!.. «Сезнең хәбәр компьютерга язылды. Якын арада туры эфирга чыгачак».

– Димәк, көтәргә генә кирәк.  –  Мин елмайгандай итәм.

– Инде унынчы тапкыр шулай диләр ич!  – Гуля миңа нәфрәтләнеп карый,  –  Теге сүздә дә шулай дигәннәр иде. Чыгармадылар.

Мин сүз әйтмим. Экран астыннан үткән титрларга карап алам. Анда әлеге хезмәтнең түләүле булып, бер шылтырату бер доллар торуын хәбәр итәләр. Мин эчтән генә Гуляның якынча өч йөз сум акча «эшләвен» билгеләп үтәм. Әмма моны сиздермим. Чөнки бөтен гаеп үземдә. Әлеге тапшыру башланып, экрандагы хәрефләр күренү белән, нинди сүз булырга тиешлеген әйткән идем. Гуля телефонга ябышты. Анысында җиңеп чыгалмагач, икенче биремгә тотынды. Д О Г О Р О. Әлеге сүзләр күренү белән, ул миңа төбәлде.

– Огород,  –  дидем мин,  –  О Г О Р О Д.

Һәм менә…

– Бәлки, башка каналга күчәрбез…

– Юк!  –  Гуля диванның бер башында яткан телефонны үрелеп алды.  –  Монысын карыйбыз.

Ул тагын номерлар җыйды. Һәм корт чаккандай кычкырып җибәрде:

– Шайтан! Анаңны!

– Нәрсә булды тагын?

– Телефонда акча беткән!

– Әлбәттә, бетәргә тиеш!  –  дидем мин.  –  Бу уенның максаты  –  күбрәк кешене шылтыратырга мәҗбүр итү бит. Шуңа да һәркемнең башы җитәрдәй җиңел сораулар куялар. Күбрәк кеше шылтырата икән, димәк, күп акча эшләнә. Син экранга кара, барысы да психология кануннары буенча корылган. Бөтен тәнеңне йомшарта торган ягымлы музыка, җиңелчә генә бәвелеп торучы декорация… Һәм шул фонда алып баручы кызның дәртлелеге…

– Җитте!  –  Гуля үпкәли башлый.  –  Син гел киресен сөйлисең. Син гел үзеңне акыллыга исәплисең. Башкаларны тиле дип беләсеңме әллә?!

– Гафу ит…

– Син миңа үз телефоныңны биреп торыр идең…

Мин каршы килмәдем. Трубканы Гуляга тоттырдым да тәмәке тартырга чыгып киттем. Һәм кичә кичтән акча салмаганым өчен сөенеп елмаеп куйдым.

Балконнан урамга карадым. Урам матур иде. Үзе бер сәнгать әсәре булырдай йортлар. Адым саен үзенә чакырып торган кибетләр. Багана саен эленгән реклама такталары. Тип-тигез автомобиль юлының читендә үк диярлек үскән куаклар. Машиналар. Моннан берничә ел элек кенә алар гадидән гади иделәр әле. Ә хәзер һәркайсы ниндидер тылсымга ия кебек, һәрберсенең кабатланмас үз матурлыгы бар. Тормыш күзгә күренеп алга бара иде. Тик сулар һава гына тынны кысарлык авыр. Ул ничектер тыгыз, әллә нинди кирәксез нәрсәләр белән шыплап тутырылган кебек. Шушы әкият шәһәрен хәтерләткән матурлык һәм байлык эчендә үзеңне иркен итеп, бәйсез итеп, бәхетле итеп тоя алмыйсың. Монда синең уйланырга да, күрергә дә, ишетергә дә вакытың юк. Һәрвакыт ниндидер мәсьәлә калкып чыга, аны хәл итүгә  – икенчесе, өченчесе…

Тәмәке тартып керүемә, Гуля икенче каналга күчкән иде. Мин сөенеп куйдым.

– Сериалмы?  –  дидем мин, дәшми калмас өчен.

– Әйе.

Гуляның миндә эше юк иде. Ул бөтен булмышы белән телевизор экранына береккән.

Мин, язучы кеше, дөресрәге, элеккеге язучы, мондый нәрсәләрне бөтенләй карый алмый. Әлбәттә, элегрәк тә сериаллар белән мавыкканым булмады. Әмма аларны карарга мөмкин иде әле. Ниндидер эчтәлеге, мәгънәсе бар иде аларның. Бары тик һәрбер нәрсәне сабый бала аңларлык дәрәҗәгә җиткереп чәйнәп каптырулары гына күңелгә тия иде. Ә хәзергеләр…

Әлеге сериалны карамас өчен, үземә нинди дә булса шөгыль табарга кирәк иде. Әмма бер эш тә табылмады. Идәннәрне Гуля пөхтә итеп юып куйган. Суыткыч тулы кибеттән алып кергән әзер пакетлар. Аларны ике минут эчендә җылытып кына аласы. Кер юу машинасы үзе юып, киптереп бирә. Фатирның бер генә почмагында да җимерелгән яки кителгән нәрсә юк. Мин аларны төзәтеп куйганмын. Хәзер мин берни дә язмыйм, акчам үлгәнче җитәрлек, вакытым баштан ашкан, һәм өйдәге эшләрне нәкъ үз вакытында эшләп барам. Шайтан алгыры! Тотып эшләрлек бер эш юк! Теге заманнарда, мин язучылык белән маташканда, әле канализация килеп чыга торган иде, әле башкасы… Минем аларга вакытым булмый, һәм бер-ике роман язган арада, өйдәге бөтен нәрсә таралып төшә яза иде. Шайтан алгыры!..

Мин фатир буйлап бер әйләндем дә йокы бүлмәсендәге телевизорны кабыздым. «Дивандагы кибет» ерактагы кешеләрнең сөйләшкәнен тыңлау өчен уңайлы җайланма сата. «Зәңгәр дулкын» телевидениесе җенси бәйләнешләр вакытында куллана торган мазь рекламалый. «Шәхесләр» программасында эстрада йолдызы кемнәр белән түшәк бүлешүе хакында бәян итә. Кызыклы тапшыру  –  фотолар да, видеороликлар да күрсәтәләр. «Яшьләр» каналында хатын-кызларны аздыру буенча фән докторы чыгыш ясый. Танышу, җенси бәйләнешкә керү буенча файдалы киңәшләр бирә. «Спорт» каналында танылган боксёрның бер яшь кызны көчләве турында сөйлиләр. «Авыл хуҗалыгы» нда яңа төр техника рекламалана. «Гаилә» каналы полигамия буенча бәхәс алып бара. Берничә ир белән яшәгән хатынны да, берничә хатын белән яшәгән ирне дә хуплыйлар. «Бәхетеңне сынап кара!» тапшыруы һаман бетмәгән. Анда һаман шул  – ГОДОРО. Тагы берничә каналдан акча отуга корылган тапшырулар бара. «Тәрбия» каналында баланы өйдә үстерү яхшымы, әллә туу белән махсус балалар йортына урнаштырумы дип баш ваталар. Күпчелек балалар йортына урнаштыруны яклый. Беренчедән, ата-анага мәшәкать кими, икенчедән, балага тиешле шартларда, махсус белгечләр кул астында тәрбия алу мөмкинлеге ачыла. «Медицина» каналы соңгы вакытта берничә тапкырга күбәйгән наркоманнарны дәвалау ысуллары турында сөйли. «Виртуаль дөнья» тапшыруы үз сафларының көчәюе белән мактана. Соңгы вакытта хәтта тоташ отпускларын виртуаль сәяхәттә үткәрүчеләр күбәя икән. «Сез җәннәткә бармыйсыз, җәннәт сезгә үзе килә!»  –  дип кызыктыра ул…

Йа, Ходай! Барлыгы биш йөзгә якын канал. Рәхәтләнеп карарлык, рухыңа азык алырлык бер генә нәрсә дә табып булмый. Телевидение халыкны мәгълүмат белән тончыктыра. Ул шул тиклем күп, илдә ниләр баруы турында уйлап торырга да вакытың юк. Кешенең аңы шултиклем мәгълүматны эшкәртеп өлгерә алмый. Хәер, моны мәгълүмат дип атап та булмыйдыр әле. Псевдомәгълүмат. Кешенең аңын мөһим нәрсәләрдән читкә юнәлтү. Зомбификация.

Бер телевидение генә түгел бит әле ул. Моңа эреле-ваклы радио каналлары да, төрле киностудияләр төшергән примитив сериаллар да, музыкаль язмалар да, кесә телефоннары, Интернет челтәре аша һөҗүм итүче төрле чаралар да өстәлә. Һәм менә шундый дәвердә кешеләрнең наркоманиягә, азгынлыкка, виртуаль дөньяга тартылулары бер дә гаҗәп түгел. Туктаусыз рәвештә һөҗүм итүче псевдомәгълүматтан котылырга, ял итәргә теләгән аң чынбарлыктан качу юлын эзли. Йа, Хода!

Мин Гуля яратып караган каналда тукталганмын икән. Сериал инде беткән иде. Ишектә Гуля күренде. Аның кулында телефон иде.

– Кичә кичтән генә өч йөз сум салган идем,  – диде ул,  –  акчасы беткән дә. Син сөйләшмәгәнсеңдер бит?

Мин кинәт кенә ни дип әйтергә дә белми тукталып калдым. Авызымны ачам гына дигәндә, ул тагын телгә килде:

– Син дә «Иделия» не карадыңмы?!  –  Ул минем сериал каравым өчен шатлана сыман иде. Һәм әле генә биргән соравын оныткан иде инде.  –  Мин дә шуны карап утырдым. Син ничек уйлыйсың, Иделия Артурны сайлармы, әллә Робертнымы?  –  диде ул, экранга карап. Мин иң сикертеп кенә куйдым. Ул дәвам итте:  –  Артурны сайлар, минемчә. Роберт яшь тә, чибәр дә. Тик Артур бай. Ул аңа нинди чәчәкләр бүләк итә! Ә алтын муенсасын күрдеңме?! Вәт муенса дисәң дә була!

Мин елмаерга тырыштым:

– Роберт яшь бит әле, ул да вакыты белән баерга мөмкин…

Гуля миңа сәер караш ташлады.

– Ну-у… Алай булырга да мөмкин… Ул вакытта Робертка күчәргә була. Ә хәзергә иң кулае  – Артур. Ул иртәгә машина алып бирергә вәгъдә итте.

Мин, телевизорны сүндерәм дип, ялгыш икенче төймәгә бастым, һәм «Бәхетеңне сынап кара!» тапшыруы тагын килеп чыкты. Кызыл төймәгә басканчы, ДОГОРО сүзе ялтлап калды. Бәхеткә каршы, Гуля моңа игътибар итмәде.

– Гуля,  –  дип елмайдым мин, аның игътибарын читкә юнәлтергә теләп,  –  ә син мине яратасыңмы?

Аның күзләре назлы елтырап алды.

– Яратам,  –  ул, елмаеп, иренен ялап куйды.

Аның назлы «яратам» ына алданып, мин сизгерлегемне җуйганмын, күрәсең. Тик шундук елмаерга ашыктым. Бу минем дөнья түгел һәм «ярату» сүзе монда бер генә мәгънәне аңлата иде.

– Юк, ул мәгънәдә түгел…  –  дип үҗәтләндем мин.  –  Ну… Сиңа минем белән рәх… ну… син миңа тартыласыңмы?.. Юк, алай да түгел… Ну… Кеше төрле хисләр кичерә… Курка, кайгыра… Ә син… Син миңа карата берәр хис кичерәсеңме?

– Юк.

Ул моны сабыйларча эчкерсезлек белән әйтте, һәм мин кабатларга мәҗбүр булдым.

– Юк?

– Юк, бернинди хис тә кичермим. Курыкмыйм да, кайгырмыйм да.

– Юк, мин ул хакта түгел… Ник син минем белән яшисең?

Ул бер мизгелгә сискәнүле караш ташлады. Әлеге соравымның куу түгеллеген аңлагач, җиңел сулап куйды.

– Ну… Синең белән яшәү уңайлы.

Шайтан алгыры!

Минем, берничә дистә роман язган язучының, «ярату» төшенчәсен Гуляга аңлатырлык сүз запасым юк иде. Хет көл, хет ела.

– Ник син минем белән йоклыйсың? Ну…

Ул янә күз сирпеп алды.

– Ә кайда йоклыйм соң? Икенче дивандамы?

Мин кычкырып көлеп җибәрдем. Ул бертын сәерсенеп карап торды да кушылып көләргә тотынды.

– Шайтан алгыры!  –  дидем мин, көлүдән туктый алмыйча:  –  Ни өчен син миңа бирәсең. Аңлашыламы? Мин секс турында…

Гуля тагы да ныграк көләргә кереште.

– Чөнки син мине телисең,  –  диде аннан соң.  – Әллә сиңа ошамыймы?

– Ошый. Ә кайчагында ник үзең башлап… Ну…

Гуля тагын көлде.

– Чөнки мин сине телим…

– Ә ник… Ник мине телисең? Ник…

– Сәер кеше син! Һәр нормаль хатын-кыз аны тели. Ә мин нормаль хатын. Ә син сәер кеше. Син балаларча беркатлы сораулар бирәсең. Син бөтенләй бүтән… Син чит планетадан төшкән шикелле. Әйе, кайчагында мин сине башка планета кешеседер дип уйлыйм. Һәм… Һәм мин сине тели башлыйм. Мин әле дә шулай уйлыйм. Һәм…