Читать книгу «Китап / Книга» онлайн полностью📖 — Марата Кабирова — MyBook.
cover



Бу өйгә алар әле кичә генә күченеп килгәннәр иде. Бүген беренче көнне генә каршы алалар. Һәм һәр күренеш алар өчен зур яңалык, чиксез могҗиза булып тоела иде. Алар бәхетле иделәр. Бер-берсен өзелеп яраткан утыз биш яшьлек ир белән хатын өчен шуннан да зуррак бәхет юктыр төсле иде.

Бераздан Ләйлә ирен озатырга ишек төбенә чыкты.

Икесеннән дә якты нур тарала иде. Өйдә бары тик алар гына тоя, алар гына ишетә алган татлы моң яңгырый.

– Мин мондый йорт турында хыяллана да алмаган идем…  –  Хатын, назланып, аның муеныннан кочаклады:  –  Рәхмәт сиңа, кадерлем!

Илдар канәгать елмайды. Хатынының чәчләреннән сыйпап, бит очыннан үбеп алды да аның кулын сак кына шудырып төшерде.

– Чынлап та шәп, әйеме?  –  диде ул, галстугын төзәтеп.  –  Кыйбат та түгел.

– Ә миңа, барысыннан да бигрәк, диван ошады,  –  дип, назлы елмайды хатын.  –  Эшеңнән тизрәк урап кайт, яме…

Илдар сәгатенә карап алды да, мут елмаеп, тагын галстугына үрелде.

– Әле вакыт бар.  –  Ул, галстугын салып, шкаф ягына ыргытты.  –  Күп түгел түгелен…

– Юк…  –  Ләйлә аның галстугын эләктереп алды да кабат иренең муенына кидерде.  –  Эштән кайткач, яме…

Илдар иренен бүлтәйтеп куйды. Һәм бик төксе кыяфәт белән галстугын төзәтергә тотынды.

– Эшеңә соңлавыңны теләмим,  –  дип акланды хатыны,  –  үзең беләсең бит инде, мин ашык-пошык кыланганны яратмыйм. Кайткач, яме… Иркенләп, рәхәтләнеп…

Илдар аны кинәт кочаклап алды да, күкрәгенә кысып, кая туры килә, шуннан үбәргә тотынды.

– Бердәнберем минем…

– Җаным…

Алар, үзләре дә сизмәстән, наз дөньясына чумдылар, һәм кайнар сулышлар моңы, хисләр яктылыгы бөтен өйгә таралгандай булды. Әлеге иркәләшү тиз генә тукталачак түгел иде. Әмма көтмәгәндә ягымлы тавыш ишетелде:

– Онытылып китмәгез! Илдар, эшеңә соңлыйсың.

Әлеге тавыштан икесе дә аптырап катып калдылар. Кемнедер күрергә теләгәндәй, ирексездән тирә-якка күз ташладылар. Һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, икесе дә берьюлы кычкырып көләргә тотындылар.

– Өй!  –  дип шаркылдады Ләйлә.  –  Өй безгә рөхсәт итми.

– Күралмыйм бу өйне!  –  дип көлде Илдар.  –  Аның безгә комачауларга ни хакы бар? Ишетәсеңме, өй, син безгә комачаулама! Югыйсә…

– Ә ул чынлап та хаклы…  –  диде Ләйлә.  –  Сиңа китәргә вакыт, кадерлем…

Илдар хатынын үпте дә ишек төбендәге кечкенә келәмгә барып басты. Шундук келәм эченнән аның туфлие күренде, ул үзлегеннән ирнең аягына киелде. Бу хәл мизгел эчендә эшләнде, хәтта күз дә иярерлек булмады. Бер үк вакытта ниндидер күзгә күренмәс кул Илдарның чәчләрен матурлады, киемнәрен төзәтте, хәтта хушбуй да сиптереп куйды. Һәм барысы да әзер булгач, ишек ачылды.

– Хәерле юл сиңа, Илдар!  –  диде ниндидер ягымлы тавыш.  –  Исән-имин йөреп кайт…

Боларны сокланып күзәтеп торган Ләйләнең иренендәге елмаю бер генә мәлгә сүрелеп калды. Ишектән чыгып киткәндә, иренә соңгы сүзне ул әйтергә тиеш иде. Ә монда… Адәм баласының бөтен теләк-хаҗәтләрен үти торган шушы йорт хатынны икенче планга күчереп куяр төслерәк тоелды. Ләкин ул моңсулыкка бирелмәскә тырышты. Йорт чынлап та соклангыч иде. Ул сине үзе ашата, үзе киендерә, үзе йоклата. Йокы турында уйлауга, ул бүгенге төнне исенә төшерде дә татлы елмаеп куйды. Диван. Ир белән хатынның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен искә алып эшләнгән бу диван йокының тирән һәм тәмле булуын гына тәэмин итми, ул хәтта җенси мөнәсәбәтләрне дә тулыландырырга, яктырак, татлырак, ләззәтлерәк итәргә сәләтле иде. Гомумән, бу йорт кеше өчен, аның бәхетле тормышы өчен эшләнгән изге нәрсә иде.

Ләйлә болдырга йөгереп чыкты. Илдар машинага утырып өлгермәгән иде әле. Ул хатынын күреп елмайды. Ләйлә бармакларын елмаюлы ирененә тидереп алды да иренә кул болгады. Илдар аңа карап күз кысты һәм кабинага кереп утырды. Машина кузгалып китте.

3

– Мин сезгә хезмәт итәргә әзер,  –  дигән ягымлы тавыш ишетелде машина кәнәфиенә кереп утыру белән.  –  Кая юнәләбез?

– Эшкә.

Илдар машинаның мондый гадәтләренә күнегеп беткән иде инде, артык әһәмият бирмәде. Ул йорт турында уйлады. Һәм болдырга чыгып кул болгап калган хатыны турында. Әле аерылышуларына мизгел дә үтмәде, ә ул инде сагынып та өлгерде. Сагыну көчле иде. Өйдән ераклашкан саен, йөрәгенең ниндидер бер кылы ныграк суырылган төсле тоелды. Кире борыласы, эшкә барудан берәр сәбәп табып баш тартасы иде. Мондый гамәл ахмаклык икәнен белсә дә, ул бүген беренче тапкыр өйдән китәргә теләмәде. Беренче тапкыр ул чынлап, өзелеп сагынды. Сагыну көчле иде. Тик ул бер нәрсәне генә ачыклый алмады. Ләйләне сагынуы идеме, әллә өйнеме? Икесен дә… Икесен дә сагыну иде бу… Һәрхәлдә, Илдар шулай уйлады, үзен шуңа ышандырырга тырышты…

Илдар тәрәзәгә карап бара башлады. Иртә иде әле, кояш офык читендә генә тора, ә һавада төнге салкынлык таралып өлгермәгән иде, урамда кеше заты күренмәде. Хәер, Уфаның бу бистәсендә җәяүлеләрне бик күпләп очратырмын димә. Бу  –  йокы районы. Кешеләр иртә белән эшкә чыгып китәләр дә монда кичен генә кайталар. Ә өйдә калучылар булса, алар урам буенда селкенеп йөрми. Өйләрендә бөтен нәрсә өчен дә шартлар тудырылган, өйләрендә алар оҗмахтагы шикелле яшиләр. Кеше-фәлән күренмәде. Ә урамнар… Күз явын алырлык якты нурлар белән балкып торган йортлар да, ул йортларны әйләндереп алган коймалар да искиткеч дәрәҗәдәге сәнгать әсәренә тиң иде, алар тередер, сулыш алалардыр, тирә-юньдәге хуш исләрне тоялардыр, талгын гына агылган тылсымлы моңны ишетәләрдер шикелле иде. Хәтта автомобиль юлы да җанлыдыр, син юл буйлап бармыйсыңдыр, урыныңда гына торасыңдыр, юл сине каядыр йөздереп барадыр сыман тоела иде. Соклангыч матурлык монда һәммәсен дә җанлы итеп күрсәтә, ә җаны бар әйберләргә карата ирексездән күңелдә хөрмәт уяна, син аларны үзең дә абайламастан ярата башлыйсың. Илдар ирексездән рәхәт елмаеп куйды. Бу дөньяны ул ярата иде. Һәрнәрсәсен аерым-аерым һәм барысын берьюлы. Үзең яшәгән дөньяга сөю йөртү шултиклем рәхәт иде.

Агыйдел күперен чыгып Зорге урамына якынлашуга, хәрәкәт арта төште. Юлда автомобильләр дә, тротуардан атлаган кешеләр дә ешайды. Монда бөтен нәрсә үзгә иде. Бу инде алар яшәгән бистә түгел, бу шәһәрнең үзәгенә керә. Һәм ике-өч катлы шәхси йортлар бөтенләй юк, алар урынында егермешәр катлы хөкүмәт өйләре иде. Әмма алар да Илдарның күңелендә уянган ярату хисен сүрелдерә алмады. Бу йортлар үзләренчә матур иде. Алар да иртәнге кояш нурында төрле төсләргә кереп балкый, алар да җиргә үзләренчә ягымлы нур сибә. Моннан берничә көн элек кенә Илдар белән Ләйлә дә шушы йортларның берсендә яшиләр иде. Илдар үзләренең шушы йортларда гомер иткән чагын күз алдына китерергә тырышты. Унтугызынчы катта урнашкан өч бүлмәле фатир иде ул… Гаҗәпкә каршы, шуннан артык берни дә килеп чыкмады. Хәтерли алмады. Бөтен уңайлыклары булган яңа өйләренә кичә генә күченеп килсәләр дә, Илдар фатирдагы тормышның нечкәлекләрен оныткан иде. Әмма ул бер нәрсәне яхшы белә, бу фатирлардагы тормыш һич тә зарланырлык түгел, гомумән, алар бәхетле илдә, бәхетле шәһәрдә яшиләр, һәм алар белгән бөтен кеше дә үзен бәхетле итеп тоя иде.

– Эх!..

Илдарның күкрәгеннән ургылып чыккан шушы канәгатьлек авазыннан якты моң яралды, һәм ул моң, бар тирә-юньне дәртле дулкынга күмеп, бөтен салонга яңгырады. Ир аны ләззәтләнеп, бөтен күзәнәкләренең рәхәт земберләвен тоеп тыңлады. Үз күңеленнән яралган моң ич! Әлбәттә, Илдар әлеге моңның автомобиль синтезаторыннан таралуын яхшы белә иде. Аның күңел кичерешләрен тоеп торган автомобиль шул халәтенә туры килердәй музыка уйната. Ләкин бу үзе үк соклангыч түгелмени!

Бераздан өен һәм хатынын юксыну белән бәйле баягы уңайсызлыкның эзе дә калмады. Ул үзен бәхетле итеп сизде. Шатлык очкыннары уйнатып торган күзләре белән тәрәзәгә бакты. Бәхетле шәһәрнең якты урамына. Урамда кешеләр бик күп түгел иде. Дөресрәге, нәрсә турындадыр сабыр гына гәпләшеп килгән ике ирдән башка берәү дә күренмәде. Ирләрнең икесе дә кырык яшьләр тирәсендә булып, икесе дә костюм-галстуктан иде. Хәтта киемнәренең тегелеше дә бертөрле сыман тоелды. Алар бары тик төсләре белән генә аерылалар, бөдрә коңгырт чәчлесе ак күлмәге өстеннән көрәнсурак төстәге пинжәк кигән, ә җирән чәчләрен кыска итеп алдырганында кара зәңгәр пинжәк иде. Болар, күрәсең, якындагы берәр урында эшләүче инженерлардыр, өйләре якын булгач, эшкә дә җәяүләп кенә йөриләрдер. Илдар елмаеп куйды. Саф һавалы якты урамнардан җәяү атлауның да үз рәхәтлекләре бар. Кинәт аның елмаюы бер мизгелгә катып калды. Күзләрендә гаҗәпләнү галәмәте пәйда булды. Илдар башын селкеп, керфекләрен җемелдәтеп алды да тәрәзәгә ныграк сыенды. Күзләре аны алдамый иде бугай. Көрәнсу пинжәк кигән ир юкка чыккан иде. Ләкин моның булуы мөмкин түгел. Урамнан атлап барган җиреннән адәм баласы берничек тә эзсез-нисез юкка чыга алмый. Әллә күзенә генә күрендеме соң? Автомобиль әлеге күренешне узып киткән иде инде. Илдар артына борылып-борылып карады. Мөгаен, күзенә генә күренгәндер, әнә ич, бергә атлап барган иптәше берни булмагандай юлын дәвам итә. Яныңдагы кеше кинәт юкка чыкса, алай тыныч кала алмас идең. Димәк, күзгә генә күренгән. Илдар үзенең сәерлеге турында уйлап елмаеп куйды. Тулысынча сау-сәламәт кеше булса да, кайчагында аның белән мондый кыска вакытлы гаҗәп күренешләр булгалаштыра иде. Докторлар да артык әһәмият бирми, күрәсең, бик зарарлы нәрсә түгел. Үз уйларыннан үзе юанып, ул якты ягымлылык белән яңгыраган музыкага колак салды. Әллә нинди илаһи моң! Җанны иркәли торган…

Беркадәр вакыттан музыка талгын гына үзгәрә төште, һәм Илдарның уйлары эш урынына күчте. Ул бүген башкарырга тиешле кичектергесез эшләрен барлады, һәм тизрәк офиска барып, аларны тормышка ашыру теләге уянды.

Ул Фәннәр академиясенең өлкән гыйльми хезмәткәре иде. Рәсми телдә шулай атала, ә асылда алар бүлектә нибары дүрт кенә кеше: бүлек мөдире профессор Рамил Әхмәтов, озын буйлы, таза гәүдәле, иллегә җитеп килүче ир, аның урынбасары Илдус һәм бөтен нәрсәгә дә өлгерә торган кечкенә буйлы ябык кыз Зифа. Әлбәттә, килеп-китеп хезмәттәшлек итүче, теге яки бу мәсьәләдә фикер алышучы, киңәш бирүче галимнәр аз түгел, әмма нигездә төп эшне шушы дүртәү алып бара, төрле тәҗрибәләр үткәрәләр, исәп-хисаплар ясыйлар, көнозын бергә кайнашсалар да, бер-берсенең хәлен белешергә дә вакыт табалмаган чаклары да бик еш була.

Әле алар ясалма кан эшкәртү белән мәшгуль иделәр. Бу кеше организмын теләсә нинди халәттә дә кислород белән тәэмин итүче кан булырга тиеш. Әгәр барысы да уңышлы килеп чыга икән, кеше, су астында да үзен иркен хис итеп, үзе теләгән кадәр сәяхәт кыла алачак. Әлбәттә, барысы да яхшы булачагына аларның ышанычы зур иде…

– Без билгеләнгән урынга килеп җиттек,  – дигән ягымлы тавыш ишетелде.  –  Сезнең күрсәтмәләрне көтәм…

Илдар уйга бирелгән иде, әлеге тавышның каян килүен башта аңламыйчарак торды. Аннан соң елмаеп куйды.

– Рәхмәт!  –  диде ул, аппаратуралар панелен сыйпап.  –  Рәхмәт сиңа… Әлегә беркая да китмибез. Үз урыныңа барып ял итәрсең…

Һәм урамга чыкты. Автомобиль ниндидер якты нур белән балкып алды да акрын гына стоянкага юнәлде. Илдар аның артыннан бертын карап торды. Һәм Академиягә илтүче эскалаторга басты.

4

Бүген дә эш тыгыз иде. Килү белән, барысы да бер-ике авыз сүз генә алыштылар да тәҗрибә үткәрергә әзерләнә башладылар.

Перфторуглеродларның, икенче төрле әйткәндә, барлык углерод бәйләнешләре фтор ионнары белән тулыландырылган углеводородларның, кеше организмындагы бернинди матдә белән дә бәйләнешкә кермәве моннан берничә гасыр элек үк билгеле булган. Бу  –  кешенең аерым бер органын кирәкле матдә, әйтик кислород белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итүгә юл ача. Бүгенге тәҗрибәнең нигезендә шушы гади күренеш ята иде.

Ләкин профессорның исәп-хисаплары бик тә үзенчәлекле була, һәм ул алар белән артык уртаклашып бармый иде. Бүлектә эшләгән галимнәрнең һәрберсе мәсьәләнең үзенә кагылган өлешен генә яхшы белә, ул шуны зур төгәллек белән башкарырга тиеш. Гомумкартинаны бары тик профессор үзе генә күзаллый ала. Һәм тиешле нәтиҗәне дә фәкать ул гына чыгара. Бу, әлбәттә, галимнәрнең эчен пошырмый калмый, әмма фән дөньясының тәртибе шулай: кем башлангычында эшлисең, шуның әмерен үтәргә тиешсең. Әгәр буйсынырга теләмисең икән, үз эшеңне булдыр. Ә Рамил Әхмәтович белән эшләү  –  үзе бер бәхет. Ул җитди галим. Яхшы кеше. Бу ике сыйфатны бер галимдә сирәк очратасың. Илдар үзен бик зур химикка исәпләми, мәсәлән. Монда ул очраклы кеше. Үз башлангычында ниндидер яңа ачышлар ясарга теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Кайчагында ул үзенең ник монда эшләп йөрүенә аптырап та куя. Ләкин нишлисең, кайда да булса хезмәт түгәргә кирәк. Ә Фәннәр академиясе  –  начар урын түгел… Кыскасы, хәлләрнең әлеге торышы Илдарны артык борчымый иде. Ул үзенең вазифасыннан да, хезмәттәшләреннән дә, эш хакыннан да канәгать. Шуңа да һәрнәрсәне җитди итеп, бернинди ялгышларга да урын калдырмаслык итеп башкарырга тырышты. Барысы да аның хәлендә иделәр бугай, берәү дә игътибарын читкә юнәлтмәде.

Бары тик төш җиткәч кенә, алар, эшләрен читкә алып куеп, башларын күтәрделәр һәм шунда гына бер-берсен күргән сыман булдылар.

– Ничек соң яңа йортта?  –  дип, мыек астыннан елмайды Илдус.  –  Рәхәтме?

– Соклангыч!  –  Илдар да елмайды.  –  Әйтеп бетермәле түгел…

– Ә сезгә кадәр анда кем яшәгәнен беләсеңме соң?

– Юк. Ә кем яшәгән?

– Профессор Гаскәров. Хатыны белән.

– Нәрсә?!

– Илдус!  –  Рамил Әхмәтовичның тавышында шелтә яңгырады.  –  Теләсә нәрсә сөйләп, кешенең кәефен җибәрмә. Тиздән син дә шундый ук йортларның берсенә урнашачаксың.

– Ә профессор Гаскәров кем ул?

Илдус аның шуны да белмәвенә авыз ерды. Рамил Әхмәтович җитди иде.

– Бик талантлы бер галим бар иде,  –  диде ул,  –  әмма соңгы вакытларда күренми башлады. Аны акылын җуйган икән дип сөйлиләр. Хатынын да, үзен дә психик авырулар хастаханәсенә салганнар.

– Ә йортын сиңа бирделәр,  –  дип чеметеп алды Илдус.  –  Шәп бит!

– Илдус!  –  Бу юлы профессорның тавышы кискен яңгырады.  –  Җитте!

– Чынлап та шулаймыни?  –  Илдар профессорга карады.  –  Без аның йортында яшибезме?

– Әйе.  –  Рамил Әхмәтовичның тавышы тыныч иде.  –  Сез аның йортында яшисез. Ләкин йорт инде сезнең психологик хәлегезгә, сезнең хасиятләргә яраклаштырылган. Ул сезнеке.

– Ә профессор Гаскәров…  –  Илдар тотлыгыбрак калды.  –  Ул дәваланып чыккач… Әйе, ул дәваланып чыккач, безне тагын күчерәчәкләрме?

– Юк. Үзегез теләмисез икән, сезне беркем дә беркая да күчермәячәк.

Илдар елмаеп куйды. Әмма аның елмаюы Илдуска ошамады.

– Ләкин сез үзегез үк күчәргә теләячәксез,  – дип, астыртын елмайды ул.  –  Син үзең күчәргә теләячәксең. Чөнки син минем чиратка кердең. Ул йорт миңа булырга тиеш иде.

– Нинди аерма?!  –  дип елмайды Илдар.  –  Мин кичә күчтем, син иртәгә күчәчәксең…

Һәм, үзенең артыгын ычкындырганын сизеп, кинәт туктап калды.

– Иртәгә?!  –  Илдус үз колакларына ышанырга теләмичә, әле Илдарга, әле Рамил Әхмәтовичка карады.  –  Ничек иртәгә?

Кинәт бүлмә ишеге ачылып китте дә Зифаның елмаюлы йөзе күренде

– Ә менә шулай!  –  диде ул, кулындагы пультны Илдусның борын төбенә сузып.  –  Сөенчегә нәрсә бирәсең?

Илдус аптырап торуында булды.

– Пульт!  –  диде ул ниһаять, елмаеп.  –  Фатир белән идарә итү пульты!

– Сөенчегә нәрсә бирәсең?  –  дип кабатлады Зифа.  –  Әйдә, саранланма…

– Бүген мин сыйлыйм!  –  Илдус кызның кулыннан пультны эләктереп алды.  –  Барыгызны да! Киттек хәзер үк ресторанга!

– Ашыкма әле син,  –  дип елмайды Рамил Әхмәтович,  –  эшне ташларга уйлыйсыңмы әллә?

– Ә бәлки, иртәгәгә калдырырбыз?

Рамил Әхмәтович кеткелдәп көлеп җибәрде:

– Ә бәлки, фатирга күченүеңне кичектереп торырбыз?

– Юк инде, Рамил Әхмәтович!  –  Илдус бәхетле иде.  –  Бер минутка да кичектерү юк! Ә табынны… Эштән соң… Эштән соң барыгызны да гаиләләрегез белән бәйрәм табынына чакырам…

– Ашыкма әле, Илдус,  –  дип елмайды Рамил Әхмәтович,  –  ашыктырма. Бүгенгә табынны кичектереп торырга туры киләчәк. Син башта кайтып хатыныңны сөендер. Ә иртәгә… Иртәгә безне дәшәрсең… Иртәгә мөмкин. Ә бүген булмый.

– Миңа гел көтәргә язгандыр инде,  –  дип үпкәләгәндәй итте Илдус,  –  гел көтәргә…

– Син үзең ашыгасың,  –  дип елмайды Зифа.  – Ә ашыккан кеше ул гел көтәргә мәҗбүр була.

– Ярый,  –  дип елмайды Илдус,  –  иртәгә икән  –  иртәгә!

– Юк, бүген дә!  –  дип кеткелдәде профессор:  –  Төшке аш  –  синең исәптән. Бәйрәмне бүген башлыйбыз…

– Иртәгә дәвам итәбез…  –  дип элеп алды Илдар.

– Берәр айдан туктыйбыз,  –  дип шаркылдады Зифа.  –  Ай буе синең яңа фатирны бәйрәм итәбез.

– Юк, алай булмый!  –  Илдус, ике кулын да күтәреп, аларга каршы төште.  –  Илдарның йортын кем юа?!

– Ну, аныкы бик һуш китмәле түгел бит инде…  –  диде профессор, мыек астыннан елмаеп.  –  Чирле кешеләрдән калган бичара гына өйне юдың ни, юмадың ни аны… Ә синеке!.. Монысы бөтенләй бүтән!

– Ярый, килештердегез! Киттек, әйдә, ашханәгә!..

Алар шулай, шау-гөр килеп, ашханәгә атладылар. Ашханә дигәне лабораториядән чыгып берничә адымда гына урнашкан бер бүлмә иде. Бу  –  аларның гына ашау-эчү урыны, башка бүлекләрнең һәркайсының үзенеке бар, һәм анда да күзгә күренмәс роботлар сиңа теләгән ризыгыңны әзерләп бирә. Һәм, әлбәттә, монда барысы да бушлай, ә Илдусның «минем исәп, синең исәп» дип сөйләнүләре бары тик күңел күтәрү өчен генә, һәм моны бөтенесе дә аңлый иде.

– Ике бифштекс, бер балык, бер…  –  дип тезеп китте Илдус, әмма профессорның күтәрелгән кулларын күреп туктап калды.  –  Тагы көтәр-гәме?

– Юк,  –  дип елмайды Рамил Әхмәтович,  – Илдар белән безгә  –  ике бокал минераль су. Ә үзегезгә теләгәнчә алыгыз.

– Ләкин, профессор…

– Без бүген синең белән  –  тәҗрибә астында булачак кешеләр,  –  дип бүлдерде аны Рамил Әхмәтович.  –  Шуңа күрә тамак ягын бераз чикләргә туры киләчәк.

Илдар бер сүз дә әйтмәде, өстәлдә пәйда булган тәлинкәләргә карап, моңсу елмаеп кына куйды.

5

Илдар киткәч, Ләйлә күтәрмәдә озак кына басып торды. Күршедәге йортларны күзәтте  –  соклангыч матур йортлар, әмма карашың тоткарланырлык бер генә нәрсәсе дә юк. Ул үзләренең өенә гашыйк, шуңа да башкаларга бик игътибар бирми иде бугай. Акрын гына күтәрмәдән төшеп, ихата буйлап атлады. Койма буйларындагы чәчәкләр дә, сукмак янындагы куаклар да искиткеч бер төгәллек белән утыртылган  –  Ләйлә бер мәлгә моның адәм кулы белән эшләнүенә шикләнеп тә куйды. Һәм елмайды. Әлбәттә, кеше кулы белән түгелдер. Күзгә күренмәс роботлар сине тирбәтеп йоклата, тәмләп ашата, хәтта аягыңа башмакка кадәр кидерә икән, урамдагы эшләр, әлбәттә, адәм кулы белән башкарылмый инде. Элеккеге фатирларында Ләйлә бөтен эшне диярлек үзе эшли иде. Кер дә юа, ашарга да пешерә… Әлбәттә, боларның барысын да кечкенә роботлар башкара инде, әмма алар белән Ләйлә идарә итә иде. Әле ул үзен ничектер читкә тибелгәндәйрәк итеп тойды. Ул үз өендә түгелдер, кунакка гына килгәндер шикелле булды. Үзенең хуҗа икәнен расларга теләп, бәйләнерлек урын эзләп, ары-бире йөренде дә кире болдырга килеп басты.

Өйгә керәсе килми иде.

Ул янә буш урамга күз йөгертеп алды. Күршеләрдә кемнәр яши икән? Моны ул тиз генә белә алмас инде. Шәһәр җирендә күрше белән күрше бик аралашып яшәми. Унар ел бер тирәдә гомер итеп тә, кемнең кем икәнен белмәгәннәр күп. Кинәт Ләйлә үзен япа-ялгыз итеп тойды. Илдар ташлады да китте. Аңа рәхәт. Аның янында һичьюгы хезмәттәшләре бар. Ә Ләйлә…

Җил исеп куйды, һәм аның күңелен ниндидер салкынлык биләп алды, бөтен булмышын күңелсезлек, сагыну, юксыну тойгысы ялмады, әлеге хисләрнең бер дә юктан гына икәненә үзен ышандырырга теләсә дә, берни дә килеп чыкмады  –  ул көчсез иде. Берничә көн элек кенә үзенең чиксез мөмкинлекләре белән кызыктырган өй бүген аңа көндәше кебек булып тоелды. Синең иреңне шушы өй ашата, шушы өй йоклата, хәтта никах түшәгендә дә ул килеп кысыла… Соң шулай булгач… Ләйлә ни өчен кирәк Илдарга?! Теләсә нинди хатын белән теләсә нинди ирне яраштырып яшәтә ала ич бу йорт. Моңарчы Ләйлә белән Илдар үз тормышларына үзләре хуҗа, аларның эш-гамәле белән бер-берсенә булган мәхәббәт, ихтирам идарә итә иде. Ә бүгеннән башлап, алар белән шушы йорт идарә итәчәк. Әнә бит, иртән рәхәтләнеп үбешергә дә ирек бирмәде.

– Онытылып китмәгез. Илдар, эшеңә соңлыйсың…  –  дип, өйгә охшатырга тырышып кабатлады хатын.  –  Онытылып китмәгез… Илдар, син болай ит… Ә син, Ләйлә, болай эшлә…